Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘР ЧАГЫШТЫРУ ДА УРЫНЛЫМЫ?


Авылыбыз китапханәсеннән алып, язучы Рәфкать Кәраминең -Очар кошлар белән
янәшә» дип исемләнгән трилогиясен тәшкил итуче повестьларны аерым-аерым укып
чыктым
Автордан сөенче өмет итә алам — өч китап та. укыла торгач, шак-
тый таушалганнар
Трилогиягә карата язучы Барлас Камалов кайбер фикерләр әйткән иде инде Биредә, өч
повесть бер китап булып басылып чыкканчы әдәбият сөюче гади укучы буларак кына,
тагын кайбер мәсьәләләргә тукталасы килә Ниятем изге — авторга ярдәм итү
Әсәрләрдә яшәеш чынбарлыгының тирәнрәк катламнарына яшеренгән мәгънәләрне
ачыклаучы, мәхәббәт кичерешләрен, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен һәм гаилә
багланышларын чагылдыручы сөземтәләр, бик матур урыннар күп Шулар белән бергә,
ахырынача уйланып җиткерелмәгән >рыннарга да тап буласың Бу бигрәк тә әдәби алым
буларак кулланылып та, теге яки бу яктан үзләрен акламаучы чынбарлыкка туры килмәүче
урынсыз яки йомшак чагыштыруларга кагыла.
Язгы табигать хозурлыгының иң күркәм бизәкләреннән берсе булган тургай очышы
һәм сайравы тәэсире белән шул мизгелдә кеше күңелендә туган хисләрне язучы җыйнак
кына итеп тасвирлый алган: - Кояшлы иртәгә, яз җитүенә сөенеп өздереп сабан тургае
сайрый Бик текәлеп карасаң, аның үзен дә күреп була Менә шактый югары күтәрелә дә.
канатларын җәеп, әкрен генә аска төшә башлый. ә үзе берөзлексез сайрый да сайрый
Бераздан ул вертолет шикелле бер урында тора » Бу сурәтләүне укыганда үзеңне, чыннан
да. яңа яшәреп килүче язгы аланда тургай моңын тыңлаучы кебек хис итәсең Ләкин
шундагы -вертолет шикелле» дигән чагыштыру бал эченә тамган дегет кебегрәк килеп
чыккан Моңлы тавышлы нәфис кошчыкның канатларын җилпеп бер урында тора алуын
күрсәтү өчен генә гаять зур гәүдәле, җирләрне селкетеп, миләрне диңкетеп һәм сасы газлар
бөркеп гөрелдәүче вертолетны янәшә кую һичбер уңыш китерми Беркадәр охшашлык
булуга карамастан, алар икесе язучы әйтергә теләгән бер мәгънәгә сыеша алмыйлар, чөнки
һавада үкереп торучы вертолет тургай моңнарыннан алган ләззәтне күңелдән тиз җуяр.
Шулай итеп, бу чагыштыруда раслау урынына инкарь итү килеп чыккан Гомумән, сабан
тургаеның әле генә алынган күңел неч- кәрткеч күркәм сыйфатларын нәрсә белән булса да
чагыштыру кирәкме икән’ Кешеләр табигатьнең ахыргача камилләшкән андый гүзәл
мизгелләре белән күп мең еллар буе очрашканнар һәм хозурланганнар.— андый
күренешләр күңел тарафыннан. исбат итү яки көчәйтү мохтаҗлыгыннан азат күренеш
буларак, саф килеш кабул ителәләр.
Танышуны дәвам итик
Әгәр шул нәрсә булса (төзелеш романтикасының тәэсир көче турында сүз бара — Г
В ) — син чын төзүче һәм сина. чәчәктән чәчәккә кунып нектар җыйган бал корты кебек
эштән эшкә күченеп йөрисе дә. озын берлек артыннан куасы да юк»
Әлеге чагыштыру формасы ягыннан бераз туры килгән кебек булса да. эчтәлеге
ягыннан үзен бөтенләй акламый Мәгълүм булганча, бал корты эшчәнлеген гаять катлаулы
табигый инстинкт идарә итә Ә инде җәмгыятькә юньләп хезмәт итмәүче летуннарны
үлемен дә табыштан очып кайтканда таба торган югары дәрәҗәдә эшчән бу бөҗәкләр белән
чагыштыру сыеша алмый һәркем үз эшен бал кортлары кебек тырышлык һәм төгәллек
белән башкарсын иде әле!
Әсәрнең беренче кисәгендә яшь егет Гөлүс, гомерендә беренче тапкыр эчү мәҗлесендә
катнашып, нык кына кызгач, космонавтлар кебек, авырлык хәлен югалткандай сизә
А
Белүемчә, матур әдәбиятта чагыштыру алымы бәян ителгәнне укучы күзаллавында тагын
да ачыклау һәм фикерләвендә аңлаешлырак итү өчен кулланыла. Димәк, чагыштыру өчен
алынган җисем яки аерым бер халәт укучыга якын һәм таныш булырга тиеш Әле алынган
чагыштыру исә аңлашылмаучылыкны тагын да арттыра
Автор болай яза «Димәк таяк ике генә башлы түгел, өч-дүрт һәм аның берсе һәр очракта
да идарә башлыгына килеп төшәчәк- «Таяк» дигән сүз үзе үк аның ике генә башлы булуын
билгеләп куя һәм башкача күзалларга урын калдырмый Уртак эш буенча җавап бирүчеләрнең
күплеген күздә тотып булса кирәк автор шундый аңлатмага бара Шуңа да карамастан, күчермә
мәгънәле «таяк»ның да (инде таяк турында сүз бара икән') башлары икедән артмас Идарә
башлыгы шул «таяк-ның үзенә төшәчәк очын әлегә кулында нык тотып, ирекле башы белән
кул астындагыларны. «гөнаһларына» карап, төрлечә «кыйный» икән.— аңа карап кына
таякларның башы ишәя дигән нәтиҗә ясап булмый бит
Бик ук уңышлы булмаган тагын бер чагыштыруны китерик «Каравай поселогы ягында
әтәчләр кычкыра, ерактагы мылтык авазларын хәтерләтеп, чәүкәләр тавыш биреп куя, каргалар
каргылдый» Чәүкәләр чаңгылдавын мылтык авазына ошаткач, үрдәкләр бакылдавын нәрсәгә
тиңләргә кала соң’’ Бәлки бомба шартлавынадыр'
• Ләкин комплексны сафка бастыру көннәре отыры якынлаша кысыла бара Гүя бу срок
— тимер кыршау һәм ул кысыла барган саен, үз эчендәге бөтен нәрсәне җитезрәк
хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә»
һәркемгә мәгълүм, тимер кыршау берничек тә кысыла-кыскара алмый Киресенчә. катып
калган кыршау мәгънәви яктан вакыт агышын инкарь итә һәм автор, әлеге чагыштыруы белән
әйтергә теләгәненә үзе үк каршы чыга.
Ахырда. Р Кәрамидә күп тапкырлар кабатлана торган бер күңелсез чагыштыру турында
Ул — дәү кулны көрәк белән тиңләү
-Зиннәтнең корак кадәр куллары кү > иярмәс тизлек белән йири- Монда партия
җыелышы, диде калын тавышлы Мәхмүтов. көрәктәй кулы белән залга ишарәләп» Ә
«Сагышлы кояш» повестенда Сәлим корәктәй учлары белән артистларны алкышлый Гел
«көрәк, корәк һәм көрәк* дип кабатлау укучыны туйдыра башлый Ә бу язучының башкачарак
әйтергә дә мөмкинлеге һәм җае бар бит Мвсәлән • Мәхмүтов телефон трубкасын күтәрде,
көчкә-көчкә номер җыйды чөнки номер чокырына бармагы керми, дискы ычкынып китә иде»
Бу сурәтләүдән соң да •көрәк-нең кирәге булырмы икән'' Кеше акылының тәрәккый итүендә
һәм көндәлек ипчәнлегендә төп таяныч булган иң камил һәм хәрәкәтчән әгъза - кулны,
халыкчан булам дип һәм укучыга аның зурлыгын чамалату өчен генә, катып калган корәк
белән тиңләү һәм шуны җае чыккан саен тәкрарлап тору, кемгә ничектер минемчә әсәрне
бизәми
Сүз дә юк трилогиядәге күпчелек чагыштырулар, охшатулар тиңләүләр уңышлы
кулланылган, персонажларның зчке кичерешләре табигать күренешләре һ б белән аваздаш
бирелгән, ә бу хәл әдәби сурәтләүнең тәэсирен тагын да көчәйтүгә китерә
Берничә мисал
Илфир ерактагы таныш кызы Галя турында бүлмәдәш егетләренә сш кына мактап сөйли
Көннәрнең берендә укуын тәмамлаган Галя Казанга килеп чыга, оялып кына егетләр бүлмәсенә
керә Аңа урындык тәкъдим итәләр Әле кыз хакында җәелеп сөйләргә авторның да. озаклап
күзәтергә башкаларның да вакыты юк. ә беренче тәэсирне күрсәтергә кирәк Язучы нәкъ шушы
мизгел өчен тиешле сүзләрне таба алган -Бүлмәгә әйтерсең зур чәчәк бәйләме кертеп
утырттылар Ул бөтен дөньяны нурга чумдырды, ямьләп җибәрде- Чибәр йөзендә сылу
сынында эчке халәтенең матурлыгы, кызлык сафлыгы нур булып балкыган, килешле итеп
киенгән тыйнак яшь кызга беренче күз сирпүнең уңышлы бәясе бу Ә менә шул ук яшь парга
карата икенче аңлатма алай ук уңышлы чыкмаган «Бераздан алар шәһәр карарга дип урамга
чыгып киттеләр Чөнки аларның шатлыгы, бәхете, куанычы Тудай торакның бер бүлмәсенә
генә сыярлык түгел иде Аларның сөенече шәһәр кебек зур. урам кебек киң, күңел шатлыклары
Иделдәй тирән һәм тулы иде- Кешенең эчке дөньясында бара торган гаять катлаулы хис-
кичерешләрнең чамасын шулай бүлмә, шәһәр, урам үлчәмнәре белән тиңләү аларга бер генә
бизәк тә өстәми киресенчә, ярлыландыруга китерә
Бу очракта әйтәсе килгән сүз шул. кешенең тышкы дөньясына мөнәсәбәтен, карашларын
күпмедер дәрәҗәдә тулы аңлата алган тел байлыгы эчке кичерешләрне ачыклау очен шактый
зәгыйфь Инде без ниндидер сүзләр, якынча чагыштырулар кулланырга мәҗбүрбея икән — алар
һәммәсе дә диярлек кешенең тышкы дөньяга бәясеннән эчке дөньясына көчләп тагылган
«килмешәкләр» генә, шунлыктан, яки
алар бер нәрсә дә аңлатмыйлар, яки күрәләтә бозуга китерәләр һәм күңел акылга хәбәр итәргә
теләгән мәгънәләрне, матурлыкларны биреп җиткермиләр Җыйнап кына әйткәндә тел хәзинәсе
инде югары дәрәҗәдә бай тоелса да. кеше үзенең эчке дөньясы белән җитәрлек сөйләшә-
аңлаша алмый әлегә Китерелгән чагыштыру — шуның ачык мисалы
Идарә башлыгының эшче егетләр белән әңгәмәсеннән кечкенә өзек • Әнә сора Фатыйх
абыеңнан, метроны ничек төзегәннәр икән Көрәк, кәйлә, ат Ә ул аларны ничек сагынып,
горурланып искә ала Чөнки аның яшьлеге ул.
Мәхмүтов шулай диде дә бераз тынып калды Аның үзенең дә яшьлеге Урал таулары
буенда зур заводның мәһабәт корпуслары булып торып калды*
Бу чагыштыруларда һәр тырыш төзүченең соңыннан күңелендә урнашып кала торган
мәңгелек горурлыгы, патриотик хисе көчле итеп әйтелгән Әйе. чын төзүче үзенә дә һәм
халкына да һәйкәлләр сала.
Соңгы повестьтан бер мисал
Хикәяләүнең башында ук җан тетрәткеч фаҗигадән күңеле тирән җәрәхәтләнгән. үзен кая
куярга белмәүче, төн йокылары качкан Галя белән яңадан очрашабыз. Ул тышына бәреп
чыккан кара кайгысыдай күлмәген киеп, авыр хәсрәтедәй кара шәльяулыгын иңбашына салып
балконда басып тора һәм туып килгән көнне көтә Үзенең хәлен урам ташында аунап ятучы,
инде беркемгә дә кирәге калмаган. тыны чыгып яньчелгән резина тупка тиңли Кайгысын
уртаклашуны үтенеп, күңеленнән, тып-тын утыручы агачларга мөрәҗәгать итә Алар да
дәшмиләр Әнә койрыгын сөйрәп, башын сузып, төнге биләмнән бер кара мәче кайтып килә
Галя бөтен тәне белән калтыранып куйды. Мәче еланга охшаган, ул. балконга атылып менеп.
Галяны чагар төсле Шулай итсә, барысы берьюлы онытылыр, юкка чыгар иде Ә болай яшәү'
Илфирсыз берьялгызы * Алга таба кояш чыгышындагы кабартылган мендәрдәй ак болытлар
Галя күңелендәге өмет чаткылары итеп сурәтләнә
Бөтен барлыгы белән якын күргән тормыш юлдашын шулай тиз югалткан яшь хатынның
рухи һәм физик халәтен укучы күңеленә илтеп җиткерү өчен сайланган бу чагыштырулар,
охшатулар бик тә урынлы Шуларны күздән кичерү белән укучы әдип теләгән -сукмакка баса
һәм. уенда күпләгән борчулы сораулар кузгалган хәлдә, әсәр эченә кызыксынулы сәяхәт
башлый
Илебездә башланган гаять тирән мәгънәле үзгәртеп корулар халык өчен рухи байлыклар
иҗат итүче осталар алдына да зур таләпләр куйды. Без. укучылар, чыгачак трилогиянең әнә
шул таләпләр югарылыгында булачагына өмет баглап, әдәбиятыбызның тагын да уңышлы
әсәрен кулыбызга алырбыз дип ышанып торабыз
Галимҗан ВӘЛИЕВ.
Түбән Кама