КАР КЕШЕ


Нәрсә буласын әле берәү дә белми иде
Бу минутларда аның йөрәге: «Китәргә, хәзер үк китәргә!» — дигән кайнар талпыныш белән типте. Кая китәргә, ни өчен китәргә — сүз әнә шул хакта барачак та инде. Балачакның яшел сукмаклары башланып кына килгәндә шундый кискен адым ясау өчен нинди кеч кирәк булгандыр — моны берәү дә ансат кына әйтеп бирә алмас, мөгаен. Малайга тугыз яшь тулып килә иде Менә шушы кыска гына ара эчендә ул әллә ничаклы хисләр кичерде. дөньяның байтак төсләре белән танышып өлгерде. Ләкин бу халәте бик тә тынгысыз иде. көн арты кон узган саен төсләр буталды, тузгыды, хисләрнең үзара бәхәсләшүеннән буталчыклык галәмәте көчәя генә барды
Бүген исә яшерен бер хыял, читлегеннән котылып чыккан кош сыман гайрәтле талпынды да. малайны ерак сәфәргә чакырды' Нәкъ шул минуттан дөнья урталайга — ак һәм карага бүленде. Дөньяны бер сызык, фәкать бер сызык кыл урталай аерып тора. Ул сызык малай басып торган төштән уза. Сызыкның теге ягына борылып карыйсы килми иде. чөнки анда соры, караңгы төсләр. Хәзер иң яхшысы — алга таба кузгалу, ак дөнья белән очрашу һәм үзең дә шуңарга тизрәк кушылып китү
Әйе. ул бүген бөтенләйгә китәргә булды. Кая таба, ничек барачак— монысын әйбәтләп уйлады, бар хыялын эшкә җигеп, җентекләп әзерләнде Уен эшмени; ни әйтсәң дә. карлы-бозлы чакрымнарны, күз күрмәгән киңлекләрне ера-ера әллә ничаклы араны узасы бар аның
Уңайлы форсат үзеннән-үзе килеп чыкты. Мәктәптә укулар, шау- шу тукталган чак — каникул вакыты Димәк, каядыр китеп барганын белми дә калачаклар. Әнисен кичә ашыгыч рәвештә больницага алып киттеләр. Олыларның сүзенә ышансаң, ул менә-менә бала табарга тиеш икән. Узган ел инде бер тапкыр бәби алып кайтырга дип барып та буш кул белән әйләнеп кайткан иде Гаеп кемдә булган-
Рашат НИЗАМИЕВ (1950) - шагыйрь һам прозаик -Кызыл Ярй». -Воск сер. дигән китаплар һам -Атаклы кешеләр тормышы- серилсеннгн композитор Фзрит Яруллин турындагы роман-хроника авторы Казанди яши
дыр — анысы малай өчен караңгы. — әмма әти белән әнисе бу хакта еш кына сүзгә килеп, баштарак хәйран ямьсезләнеп йөрделәр. Ямьсезләнергә сәбәп бар иде шул әтисе эчеп-исереп йөргәндә өй һәм абзар-каралты тирәсендәге барлык авыр эш әни кеше җилкәсенә төште Инде бу юлы больницадан бала белән кайта күрсен, бәлки икесенең дә дөньяга карата мәрхәмәте артыр7 Хәер, бу чакта инде малай еракта, бик еракта булыр. Әнә бит. сәфәргә җыенган чагы, алда аны кул тимәгән икенче бер дөнья көтеп тора...
Мәктәпкә йөри торган каптырмалы күн сумкасын үзе белән аласы итте. Чөнки ул. ике каешлы булганлыктан, җилкәгә бик тә ипле менеп утыра Ике кулың буш икән, чаңгы таякларын кирәгенчә рәхәтләнеп селти аласың дигән сүз. Озынча тастымалга ярты ипи һәм кичтән пешерелгән берничә калҗа ит төреп салды. Бер шешә чәйне, түгелеп китмәсен дип. сумка почмагына җайлабрак урнаштырды. Икенче бүлемтектәге чиста дәфтәр һәм каләм янына «Туган тел» китабын куярга да онытмады. Хәзерге заманда белемсез калу ярыймы соң: әгәр анда — ул барасы урында мәктәп юк икән, үзлегеннән укый-яза торыр.
Әтисе фермага төшеп киткән Иртән аның чәй эчеп, ашык-пошык киенеп чыгып киткәнен йокы аралаш бераз хәтерли ул Терлекчеләр йортында ферма мөдире өчен дигән аерым бүлмәсе бар аның. Әти кеше шунда көнозын диярлек исәп-хисап эшләре, төрле саннар белән мәш килә, өстәл тулы кәгазьләрен әле бер якка, әле икенче якка шудырып йөртә Сыерлар күпме ризык ашаган, күпме сөт биргән — әтисе боларны кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә үз кулында тота иде булса кирәк Колхоз фуражын сатып эчкәне өчен бер тапкыр каты шелтә бирделәр инде аңа бирүен...
'Их. әти, әти, минем китеп баруыма син дә сәбәпче ич...»
Малай бу сүзләрне кычкырып әйтмәде әйтүен, ләкин үзе күңел төпкеленнән күтәрелгән әлеге эчке авазны аермачык ишетте Соңгы вакытларда ул үз-үзе белән сөйләшергә күнегеп китте шул.
Өй эчендә сәер тынлык иде ТЪрәзә пәрдәләре, аңардан да бигрәк кар көртедәй сураеп торган акшарлы мич нигәдер моңсуланганнар шикелле Аерылышу минуты җиткәнен алар да сизә микәнни7 Аннары малайның күзе, ирексездән. сул як стенадагы рәсемгә төште. Рәсем, биш-алты кнопка ярдәмендә, расписание кәгазе янына беркетелгән. Кайсыдыр журналдан кисеп алынган бу сурәт сине «ә» дигәнче табигатьнең кул җитмәстәй ерак бер почмагына илтеп куя. Ап-ак киңлек! Кар һәм боз патшалыгы Бер читтәрәк котып станциясе. андагы йортлар һәм радиоантенна баганалары төсмерләнә. Әнә. зур. мәһабәт гәүдәле ак аю сәяхәткә чыккан. Котып йортларын урап-урап. боҗра-боҗра эзләр калдырып, бәлки сунарга барышыдыр аның.
Малай әлеге рәсем белән төшендә дә, өнендә дә хәйран саташып өлгергән иде Бу юлы күңеленнән генә болай саубуллашты: Ә син моңайма, ак аю. без синең белән Арктикада очрашырбыз әле».
Чыгып китәм дигәндә генә, үз-үзен читтән күреп калырга теләгәндәй, көзге каршына килеп басты Күпне күргән агач рамлы, бер почмагы чатнаган көзгедән аңа нәкъ үзе төсле бер малай карап тора иде Нәкъ шундый колакчын бүректән, кышкы пәлтәдән, аякларында тезгә җиткән киез итек Пәлтә якасы өстеннән яшел шарф буган. Ике як җилкәсендә сумка каешлары
— Син чынлап та китәсеңме? — дип сорады көзгедәге сурәт.
— Әйе. чынлап китәм, менә хәзер үк. — диде малай.
— Юлың озын, туңмассыңмы соң?
— Юк. мин җылы киендем. .
— Син ничек сереңне моңарчы берәүгә дә әйтмәдең? — дип төпченде көзгедәге сурәт
— Кемгәдер чишсәң, сер булудан туктый ич ул. — диде малай һәм көзгедәге чагылышына үз итеп кенә күз кысты.
Стенадагы сәгать, шаңгырдатып берне сукты да унынчы ярты җиткәнлеген искәртте Вакыт, китәргә вакыт' Кар өстеннән батмый бара торган чаңгылары аңа тугры юлдаш булыр Таяклар да сынатмас. һәрчак ярдәмгә килер *
Ул. һәр адымын истә калдырырга тырышкандай ашыкмый гы- = на атлап ишегалдына чыкты Авылда карак-фәләннең булганы юк. 5 ишеккә йозак салып тормаса да ярар Чаңгылар, тимер таяклары-ние < белән бергә, утын әрдәнәсенә сөяп куелган иде Шәм кебек төз ике ~ таякның икесен ике якка батырып куйды да. иелә төшеп, киез итек- а ләрен чаңгы каешына тыкты Бу эшен төгәлләгәннән соң таякларны “ кабат кулына алды, култасмаларына таянып, аларның ныклыгын s тикшергәндәй итте. <
Тукта, нәрсәдер онытыла түгелме9 Менә шушы уй тукталып ка- * лырга. тирә-ягына күз салырга мәҗбүр итте Әйе. ишегалды бакча- х сындагы миләш белән саубуллашасы бар ич әле аның' Үзенең яраткан < сердәше белән... =
Әнә ул билдән кар эченә чумган Шәрә ябалдашларын күккә суз- х ган да, болытларга үзе генә белгән телдә нидер ялвара кебек Бәлки салкын, күңелсездер аңа9 Кешеләр, җылы итеп киенә дә. суыктан тамчы да курыкмыйча рәхәтләнеп йөри бирә, кирәксә өенә кайтып сыена Агачларның исә ни җылыныр киеме, ни ышыкланыр почмагы юк Шуңа күрә дә алар, көннәр җылынгач, ашкынып яфрак яра башлый Мөгаен, миләш агачы да түземсезләнеп кояшны һәм язны көтә торгандыр
Бакча уртасындагы келәт тә яртылаш кар эчендә күмелеп утыра. Ул кышкы йокыда, хәзергә аңа кереп-чыгып йөрүче юк Түбәсен чүмәлә кадәрле кар баскан Җәйләрен малай түбәгә бик еш үрмәләп менә, дөньяны шушы биеклектән күзәтергә ярата иде Аның әле анда үзе генә яхшы белгән тылсымлы куышы да бар Куыш түбәсенә дә бүрек-бүрек кар яткан
Кояшлы, эссе көннәрдә миләшнең куе ябалдашлары келәт түбәсен күләгәләп тора. Монда җиләс, монда рәхәт Яфрак арасында кайчак кояш нурлары комеш энәдәй чагылып-чагылып китә Могҗиза түгел диген син моны бармак башы тикле бөреләрдән җәй саен ничаклы җилпәзә ачыла, ничаклы тәлгәшләр барлыкка килә' Малайның моны әллә ничә тапкыр сокланып күзәткәне бар Баштарак бөреләр бүртә, «черт» итеп кабыгын сала Аннары сабый бала йодры- гыдый йомарланып килгән нәни яфраклар берәм-берәм бармакларын ача башлый Хәзергә алар әрем төсендәрәк Карыйсың, берничә көннән ботак саен җилпәзә-яфраклар пәйда була Алар көн арты көн һаман яшелләнә, ныгый, зурая баралар. Нечкә саплы чемкәләрдә исә тары бөртеге хәтле генә миләшләр күренә Менә шулар тыгызлангач, борчак кадәрле булып өлгергәч, түзмисең, авыз итеп карыйсың У-ух, миләш ачысы телне һәм аңкауны көйдереп кенә ала' Сабыр итәргә, тәмам кызарып-пешеп җиткәнен көтәргә кирәк шул аларның
Ямь-яшел, ачы миләш ничек, ни рәвешле алсуланып пешә — хәзергә монысы табышмак Тормыш үзе. гомумән малай өчен зур бер табышмак иде Аның берәүгә дә зыян-зарар эшләгәне юк Ә ни өчен аны рәнҗетәләр9 Нигә берәү дә аңламый малайны9 Ни өчен әләкче исемен күтәрүгә караганда кимсетүләрне йоту җиңелрәк икән9 Нигә ул үзенең язмышы, үткәне турында берни дә белми9
Сораулар күп. ә җавап юк
Шулвакыт, малайның уйларын бүлдереп, миләш агачына ике кызылтүш килеп кунды Сирәк-мирәк булса да. бирегә килеп чык- калый иде алар Тагын сыйланырга килгәннәр, күрәсең Миләшнең иң очтагы ботакларына берәүнең дә кулы җитәрлек түгел Көзен әни-
се. бер кәрҗин миләшне җыя да. кышка саклар өчен чоландагы зур кадакка элеп куя. Ис тигәндә һәм баш авыртканда шифасы бар икән аның. Уңышның күп өлеше, өзелмичә, агачында килеш кала. Малай бу хәлгә куана гына. Уттай янып торган тәлгәш-тәлгәш миләшләр бакчага, ишегалдына, келәт һәм койма буйларына әнә ничек ямь биреп тора' Кара көзләрдә дә. якты кышларда да гел шулай.
Малайның хәтереннән бер вакыйга йөгереп узды...
Кара көз иде. яңгыр тоташлай яуды-яуды да авылны һәм аның йорт-кураларын энәсеннән җебенә кадәр чылатып ташлады. Малай кичтән йокларга яткач та тәрәзә артында әле һаман яңгыр пышылдый иде. Иртән табигатьне икенче ягы белән алмаштырып куйганнар диярсең: яңгыр туктаган, күк йөзе шома-зәңгәр булып ачылган, аяк асларын туңдырган. Кичәге күлләвек урыннарны көзгедәй боз каплаган Бер төн эчендә шундый кискен үзгәреш булса да булыр икән! Әнә. кемдер хәтта түбә кыекларына санау таякчыгы хәтле генә ялтыр бозлар элеп чыккан Малай бу тамашага сокланып, гаҗәпләнеп калды. Ләкин бу минутта аны иң нык сокландырганы миләш агачы иде Ул ничектер биегәеп, ачылып, мәһабәтләнеп киткән. Утлы күмердәй төртке-төртке миләшләре дә күз явыңны алырдай булып ялтырый. Көннәрнең болытлы һәм яңгырлы торуы элегрәк бу матурлыкны кеше күзеннән читкәрәк яшергән, күрәсең.
Келәт почмагына сөялеп әлеге күренешне тамаша кылганда, бо-такларның берсенә песнәк килеп кунды. Малай, суларга да куркып, келәт стенасына тагын да ныграк сеңде. Кыймылдамаска тырышты. Песнәк кебек тиктормас кошны якыннан күрәсе килә иде аның. Сары түшле, карасу-яшел канатлы кошчык бер урында озак тормады, тимерчыбыктай нечкә аяклары белән этенеп, ботактан-ботакка сикерде Аннары, үрелә төшеп, нәни томшыгы белән кызыл миләшләрне чукырга кереште. Ни гаҗәптер, томшыгына табигать сые эләкми иде. Миләшләр бер-беренә җиңелчә бәрелеп, бары «зең-зиң дигән нечкә аваз чыгардылар. Әйтерсең, күзгә күренмәс нәни кыңгыраулар зең- ләште. Бүрек колакчынын төшергән булса, мондый музыка»ны бөтенләй ишетми дә каласы икән.. Ул арада, чит кеше барлыгын сизенепме, песнәк уктай атылып очып та китте.
Зеңләү авазының серен белергә теләгәндәй, малай миләшкә якынрак килде: хикмәт менә нәрсәдә икән! Яңгыр тамчылары төнлә, кибәргә өлгермәгәнлектән. юка боз катламы булып миләшләрне төреп алган лабаса! Бер-беренә бәрелеп, шулар үзара зеңләшкән икән Бозлы миләшләр... Алар матур, алар кызыктыра. Ләкин мондый каты, авыр, кызыктыргыч хәзинәгә песнәкнең көче җитәме соң — гәүдәсе дә, томшыгы да бәләкәй, таяныр тәпиләре дә нечкәрәк шул аның.
Кызылтүшләрне күр әнә: агачтан миләшне турыга баскан килеш кенә чүплиләр Томшык, тәпиләре генә түгел, аларның койрыгына тикле гайрәтле!
Кыш уртасы булганлыктан, миләш агачының иң очында диярлек соңгы тәлгәшләр генә эленеп калган иде Куркытучы-мазар күрен- мәсә дә, ашык-пошык сыйланганнан соң. ике кызылтүш ничек кинәт килеп чыксалар, шулай кинәт кенә китеп тә бардылар, һавада беразга канат эзләре генә уелып калды кебек. Ишегалды еш көрәлгәнгә күрә, бакча рәшәткәләре кар астында калган диярлек. Малай рәшәткә башларына бәрелмәскә тырышып кына бакча эченә узды, миләш каршына тукталды. Кызылтүшләрнең ашык-пошык кылануы эзсез узмаган: агач төбендәге кар өстенә, эре-эре кызыл йолдыз булып. соңгы миләшләр коелган иде.
Түбә башына гына түгел, җәйләрен миләш очына да еш үрмәли иде малай. Андый чакта уч төбе һәм бармаклары кызарып чыга, карала торган иде. Әнә шунда да ул хәзер, көрәнсу кәүсәдә һәм ботак
ларда үзенең бармак эзләрен күрергә теләгәндәй, миләшкә тагын бер кат озаклап текәлеп карады
— Хуш. миләш! Мин китәм инде . — дип пышылдады ул. һәм капыл гына китте Шушы минуттан башлап кыр ягына, тау ягына барасы иде аңа Өйләренең авыл читендә, ялгыз утрау сыман аерым бер калкулыкта булуы малай файдасына иде Чөнки кая таба кит- м кәнен авыл кешеләреннән берәү дә күрми калачак. Каршы очрамау- = лары.~ төпченмәүләре хәерле — юкса алдашсаң яхшы түгел, ә дөре- * сен әйтергә ярамый Ә инде өйләре авылдан шулай читтәрәк бүле- < неп калган икән моның үзенә күрә сәбәбе бар Әтисенең сүзләренә ф караганда, йорт тирәсендә кайчандыр тагын дүрт-биш хуҗалык тор- = ган, яшәгән, бәрәңге үстергән, мал-туар асраган Заманнар үтү белән - күршеләр, йорт-җирен сатып, читкә киткәннәр. Әрем, кычыткан s баскан нигез урыннарына карап кайчандыр анда чынлап та йорт * булганлыгын әле дә чамаларга мөмкин Кечкенә авыл бетәргә тиеш. = диләр иде бит элек. Кечкенә булса да. чит-читеннән тарала башла- н са да. кайсыдыр акыллысының киңәше белән авыл үзәге барыбер < сакланып калган Менә шундыйрак тарихлы авыл бу
Әтисе, күршеләренә ияреп, нигә ул чакта шәһәр яисә утар үзәге- е- нә күченеп китмәгән — малай моның сәбәпләрен белми иде
Күпме ераклашканын чамаларга теләп, ул артка — авыл ягына борылып карады һәм. әлбәттә, иң элек үзләренең өен күрде Өй түбәсен кар каплаган, ул бераз корымланган; урта бер җирдән күтәрелгән калай торба бу күренешне күпмедер бозып тора икән Ни генә булмасын, бакчаны, келәтне, келәт буенда үсеп утырган миләшне, әле тагын абзар-кура рәтен үзе тирәсенә җыеп китергән бу йорт аның өчен кадерле дә. кызганыч та иде Әнә шул хисләре тәэсирендә күңеленнән генә: «Хуш. туган йорт!» — димәкче иде дә ничектер тыелып калды Туган йорты шушымы соң аның9 Кайда туган, ничек дөньяга килгән — моны бит берәү дә белми Кемнән сорыйсың ди аны Әти- әнисеннән сорау, гомумән, оятлы һәм гаеп эш булыр иде Малайларга тел чишеп кара, шундук бармак төртә-төртә көләчәкләр генә
Малай үзенец чын әтисен һәм әнисен белми иде — фаҗиганең башы менә нәрсәдә Малайны тәтерсезлектә гаепләп булмый, чөнки сабыйлар — ничек туганын, олкәннәр үзенец ничек үлгәнен беркайчан да белә алмыйлар
Әле дөньяда тагын мәктәп дигән нәрсә бар иде Шәм шикелле тигез бүрәнәләрдән салынган, класс саен кара тактасы, өстәл һәм парталары булган, тәнәфесләрдә гөрләп торган гап-гади башлангыч мәктәп Өй түбәләре бар да кар белән капланганлыктан, хәзер кырдан аны төп-төгәл чамалавы читен Ләкин мәктәп малай өчен барыннан да бигрәк укытучысы белән кадерле, якын иде. Кара чәчле, ачык йөзле. йомшак тавышлы япь-яшь Чулпан апа аны хәреф танырга, укыр- га-язарга. үсемлекләрне һәм җан ияләрен рәнҗетмәскә өйрәтте Менә шуларны белмәсә, Чулпан апасының кырыс та. ягымлы да карый торган күзләрен күрмәсә. малай никадәр хәзинәдән, дөньяны таный башлауның беренче Шатлыкларыннан мәхрүм каласы икән' Укытучысын ул беренче күрүдә үк яратты, аңа тартылды, аның кебек булырга омтылды.
«Әйбәт малай күренәсең». — диде укытучы беренче тапкыр күрешкәндә үк Менә шуннан соң начар булып кара син' Мактау сүзләреннән малай бер башка үсеп киткәндәй булды ул чакта Үзенә карата мондый сүзләрне беренче тапкыр ишетүе иде аның Бүтәннәр дә айтсен иде бу сүзне, әтисе яки әнисе Юк шул. алар мактауга саран, бик тә саран
Кинәт Чулпан апасын мәктәптә итеп күз алдына китерде ул
Класста дәфтәрләр тикшереп утырган чагы икән аның. Класс тәрәзәсеннән малайның китеп барганын күреп алган да, иң өстенә пәл- тәсен салырга да онытып, ап-ак күлмәктән килеш мәктәп болдырына чыгып баскан. Үзе кулын болгый, үзе борчылып әйтә кебек:
— Хәтәр юлга кузгалгансың, энем Борыл, ишетәсеңме?!
Малай икеләнеп калды, тик бу озакка түгел иде Аны бит алда беркем дә белмәгән хыялы, әле берәү дә сизмәгән зур сере көтеп тора Шушы тыелгысыз көч аны алга әйдәкли ашыктыра, офыклар артындагы ак дөньяга чакыра.
— Гафу итегез, Чулпан апа, миңа ничек тә китәргә кирәк...
Яраткан укытучысы белән саубуллашуы шушы иде. Яшь, ап-ак сынлы укытучы сурәте, хыял җимеше буларак, мәңгелеккә мәктәп болдырында басып калды. Аннары сиздерми-нитми генә укучысының күңеленә күчте.
Малай, ике терсәге белән сумкасын өскәрәк этәргәндәй итте дә, алга омтылды. Күңеленә иң якын нәрсәләр белән саубуллашкач, аңа ничектер җиңел булып китте. Чаңгы табаннары астында кар шыгырдый. таякларны алга таба күчергән саен пластмасс бөгәлҗәләр арасыннан кар кисәкләре очып чыга. Үзе теләгән, көтеп алган сәфәре бу аның, кыенлыклар очрый калса, түзәр, ничек тә түзәр. Иң мөһиме — сәфәр ахырына кадәр чаңгыларны ничек тә таза, бөтен килеш сакларга кирәк.
Тау дигәне авылдан бер-ике чакрым читтә иде. Тау итәгенә аяк басканчы әле иң элек кечерәк кенә елга аша чыгасы бар. Елга инде әллә кайчан туңган, су һәм бозлары белән калын кар астында күмелеп калган. Каралып күренгән яр читләрен исәпләмәгәндә, хәзер аны танырлык та түгел. Сөзәк һәм тигезрәк урынны сайлап, малай елга уртасына шуып төште. Чокыр-чакыр җирләрне әйләнеп узганнан соң саклык белән генә ярның икенче ягына күтәрелде Әнә тау якында — кул сузымы жирдә генә! Ләкин тау үз итәгендә басып торган малайны бөтенләй искәрмәде шикелле. Ничек оеп утырган булса, шул хәлендә өнсез генә йокымсырый бирде. Аның каравы тау итәге, башланмаган дәфтәр битедәй, искиткеч матур, чиста, шома иде. Малай түзмәде, таякларының берсен карандаш итеп, кырпак кар өстенә ашыкмый гына бер-бер артлы җиде хәреф төшерде Бу хәрефләрдән «АРКТИКА ■> дигән тылсымлы сүз барлыкка килгән иде
Тауның күзе, колаклары, озынча гәүдәсе генә түгел, хәтере дә кар астында күмелеп калган, күрәсең. Юкса, җәйге көн булса, малайны танымый калмас иде Җәйге эссе көннәрдә су коенырга килгәч, алар тау өстенә менмичә калмыйлар иде. Таш. ком, кыска үлән киртләчләренә ялантәпи баса-баса өскә күтәреләсең. Тезне кочаклап тау башында утыру — үзе бер шатлык! Авыл ягына бармак белән төртә-төртә «Әнә безнең өй!» — дип бәхәсләшү, әүмәкләшеп көрәшү дисеңме — берсе дә калмый.
Ни гаҗәптер, тау өстендәге басуда елның-елында күкрәп арыш үсә иде. Кемнәр, кайчан чәчә аны — малайлар арасыннан моны берәүнең дә күргәне юк. Ат дугасы күмелерлек арыш, дулкын-дул- кын булып тирбәлә дә, офыклар артына китеп, җай гына югала. Күпме текәлеп карасаң да, арыш кыры белән офык кушылган сызыкны күрә алмыйсың. Тау башындагы кырның иге дә, чиге дә юктыр, ахры.
Хәзер әнә тау кышкы йокыга талган. Ул өнсез, битараф. Күпме теләсәң дә, аны уята алмыйсың. Тау битендә тамырланып яшәүче кәрлә чикләвек куаклары да кар әсирлегендә. Әнә кайсының очлары, кайсының ябалдашлары бихисап антеннадай өскә сузылган Малай инде тырыша-тырмаша тауның уртасына җитеп килә иде. Баштарак ул, сөзәк урында, «Беларусь» тәгәрмәчедәй эзләр
калдыра-калдыра менде Тора-бара алай менү кыенлашты чөнки артка мәтәлеп китү куркынычы бар иде Мәтәлдеңме — якаңа итәк- җиңнәренә. итек кунычларыңа кар кереп тулачак. Ансат котылырмын димә андый чакта кар киемгә һәм тәнгә тигәнәктән дә болайрак сырыша1
Тауның урта бер җирендә ул, кырык биш градус борылыш ясап. * чаңгыларын янәшә бастырган иде Чикләвек куаклары тирәсенә җит- = кәч. болай бару күпмедер җиңеләя төште: мондагы кар тотрыклы. * калынрак икән Өскә таба кыйгачлабрак та күтәрелергә мөмкин < Ләкин бу юаныч озакка бармады. Үч иткән шикелле, чикләвек ф ботаклары әле таяктан каптыра, әле чалбарын яисә пәлтә итәген в йолыккалый Берсендә, егылып китәм дигәндә генә, көч-хәл белән “ каршындагы ботакка тотынып өлгерде Шәрә ботакларын суза-суза, s былтыр җыйган чикләвекне соравымы әллә куакларның' Җыйды — * анысы хак. Тик үзенә булдымы соң бөртекләп өзгән әлеге чикләвек- = ләре?
Бу күңелсез вакыйга әле дә хәтерендә
Август ахырлары иде Ике классташы — Сипкел Хәмит һәм 3 Саескан Сәмит белән малай бирегә чикләвеккә килде Тау битенә а. күтәрелделәр дә кечерәк бер әрәмәдәй үсеп утырган куаклар арасына өчесе тиң кереп югалдылар һәркемнең күбрәк җыясы килә иде. билгеле. Әмма чикләвек аз күренә, чөнки биредәге кәҗә сукмакларын өлкәннәр дә, бала-чага да берничә кат таптарга өлгергән иде. Малай тиз төшенде: өскә карап күзләреңне талдырасы юк. чикләвекнең күбесе дәшми-тынмый гына аскы ботакларда посып ята икән1 Яфракларны аралый-аралый эзлисең, уенчыктай тирбәлгәнен күрәсең — менә шуннан соң гына алар учыңа төшеп кунаклый Кишәнкәсеннән салдырсаң, балавыздай саргылт чикләвекләр тагын да матурланып китә Бер-берсен тапканга сөенүдәнме, күңелле генә шылтырашып та куялар Бер сәгать чамасы узды микән, куактан- куакка күчә торгач, малайның кепкасы таза-йомры чикләвекләр белән тулды Якында гына иптәшләренең көлешкәне, үзләре янына чакыоганы ишетелде
Хәмит белән Сәмит, чыннан да. аны көтеп торалар иде
— Ә-ә. син хәйран җыйгансың! — дип каршылады аны Хәмит, гаҗәпләнүен яшермичә
— Без җыеп азапланмадык, менә монда гына тутырдык. — дип шаркылдады Сәмит һәм кыска бармаклары белән корсагына сугып алды
— Җеннәрең булышкан сиңа! . — Сипкелнең теленә генә түгел, җәлпәк йөзенә дә үчекләшү төсмерләре ташып чыккан иде
Боларның астыртын нияте барлыгын сизенеп малай ни дип җавап бирергә белмәде ул чакта Мондый кыл нмышлары беренче тапкыр гына түгел инде йөриләр-йөриләр дә азакта сиңа карата берәр этлек эшләп куялар Алар икәү, син берүзең Мондый чакта малай өчен шактый кыен хәл туа.
Бер көчек өргәндә аңа икенчесе кушылып киткәндәй Хәмитнең сүзләрен Саескан бик тиз эләктереп алды
— Әйе. сиңа җеннәрең булышкан! Юкса кай арада кепка тутырыр идең7 Безгә бит әнә юньләп тәтемәде дә чикләвек
— Соң сез бит ашап бардык, дисез
Малайның бу сүзләре тегеләрне, киресенчә, кыздырып кына Җибәрде
— Ашаса, әллә синекен ашаганмы'
— Әйе. үзебезнекен ашадык
— Ияртеп килгәнебез өчен рәхмәт әйт
— Әйт. рәхмәт әйт Без булмасак. безнең авыл булмаса. син бу Чикләвекләреңне төшеңдә дә күрмәс идең
Хәмит тагын ниләрдер әйтте. ■әйе»ләрен кушып. Сәмит тагын ниләрдер кабатлады — малай боларны ишетми иде инде Ярты сүздән аңлашылды ич кепкадагы чикләвеккә күзе кызган боларның. Нишләргә’ Ул бит әти-әнисен чикләвек белән сыйларга, аларны шатландырырга уйлаган иде Юньләп сорасалар, өлеш чыгармас идемени’ Ә болай масаеп, рәнҗетеп, гаделсез төстә җаныңда тукыналар икән, киресенчә, үҗәтлек күрсәтәсе килә Бирешмәскә кирәк, юкса җиңелү ачысы йөзеңә корымдай ягылып калачак.
Саескан» дип белеп әйткәннәр, Сәмит һаман такылдый икән әле:
— Кеше өлешенә кул сузасың. Син бит безнең авылныкы түгел!
Соңгы сүзләр мал йның иң авырткан җиренә сукты Башы әйләнеп китте, аяк астындагы җир чайкалып куйды сыман Әллә түгелмәсен дип, әллә тотыныр әйбер эзләүдәнме — кепкасын ике кулы белән ныграк кысып тотты. Үзенең рәнҗүен дә, әйтерсең лә, кулларында әнә шулай кысып тора иде ул Бу минутта кайдан тәвәккәллек килгәндер аңа. артка каерыла төшеп.
— Мәгез алайса! — диде дә кепкасындагы чикләвекләрне нәфрәт белән тегеләрнең күкрәгенә сипте. Бу аның иң дәрес җавабы иде Кәҗә сукмагына һәм куак төпләренә шыбырдашып эре чикләвекләр коелды Аларның кайберләре, бу хурлыкны күтәрә алмыйча, тау астына ук тәгәрәде.
Сипкел белән Саескан шуны гына көткәннәр диярсең: комсызланып, терсәкләре белән берсен-берсе этә-этә җирдәге чикләвек өстенә ташландылар, һәркайоы күбрәкне эләктерергә тырышты Әле генә бер сүздә булган ике дусның тузан туздырып, пар әтәчтәй тарткалашуы читтән караганда кызык та, кызганыч та иде. Ә малай алардан өстен калуын күңеленең кай төше беләндер тойды, үзен җиңүче итеп хис итте.
Ике дус аны тау астында куып җитте. Шундый да канәгать, тыныч һәм гамьсез атлыйлар ки. гүя. әлерәк кенә арада бернинди низаг та. мал бүлешү дә булмаган! Гүя, алар берәүне дә рәнҗетмәгән ... Әле җитмәсә чикләвек тәкъдим иткән булып маташалар янәсе әнә ничек юмарт һәм кешелекле алар. Юк инде, юхаланмагыз, ул чикләвекләр утлы күмер булып болай да малайның тамак төбендә утыра.
Авылга кайтып җитәрәк Сипкел шулай да кисәтәсе итте;
— Кара аны, әтиеңә әләклисе булма, юкса..
— Әйе. әләклисе булма.—дип, Саескан аңа кушылды.— Юкса телеңне ничек тешләтергә белербез.
Бу кисәтүгә исе китмичә генә, малай өйләренә борылды. Таудагы хәлләр турында әти-әнисенә ул болай да бер сүз әйтмәячәк иде анысы Түзмәс, елап җибәрер, мин бу авылныкы түгелмени, алайса мине кайдан алдыгыз, дип ычкындырып ташласа, үзе өчен бер дә яхшы булмас. Тегеләр исә «әләкче» дип мәктәпкә сасытырлар Андый исемне күтәрәсе килми иде аның
Малайның әлеге хәлләрне хәтерләве шушы урында өзелде Кыйгачлап күтәрелә торгач, тауның буеннан буена аска таба сузылган ермак читенә килеп чыккан иде ул Аста — упкын рәвешендәге бушлык, тирәнлек, ермакның чит-читләрендә исә юка көртләрнең каен тузыдай бөгәрләнеп төшкән канатлары күзгә ташлана Чаңгы таягы белән сак кына чукып, шундый кантарларның берсен китеп төшерде ул. Кар кисәгенә ияреп, баягы уй-хатирәләре дә аска тәгәрәде шикелле. Кире чигенде дә, инде икенче якка кыйгачлап, өскә күтәрелүен дәвам итте. ,
Балачакта кечерәк түмгәк тә зур тау булып курена, диләр. Малайның чаңгыда адымлап-адымлап күтәрелгән тавы табигать корып куйган уртача тауларның берсе иде, әлбәттә. Ул географик кар- 124
таларга да төшерелмәгән. Авылда аның биеклеген берәүнең дә үлчәп караганы юк. Гомер-гомергә бу тауның зурлыгын өлкәннәр дә. балалар да уз каланчасы биеклегеннән чыгып бәяләгәндер Тау менү ләззәтен аңа күтәрелеп караганнар гына белә Малайның кыш кочагында йокымсырап утырган, билгесезлек белән өретелгән тауга беренче тапкыр күтәрелүе Үткәненнән һәм рәнҗүләрдән ераклаша барып, ялгызлыкка һәм азатлыкка сусаган күңелнең биеккәрәк ашкы- = нуы бу. Ул бүген хыялына һәм йолдызларга якыная төште ши- - келле..
Тау сыртына күтәрелеп, тигез урында таякларына таянгач кына ♦ ул еш-еш сулыш алуын аермачык тойды Әллә шатлыктан, әллә “ беләкләренә көч килүдән инде, йөрәге дә шушы дулкында дөп- = дөп- тибә иде Юк. ул тамчы да арымады, киресенчә, бөтен гәүдәсен- * дә яңа бер көч уянган һәм шул көч. бөтен тәне аша узып, күзгә - күренмичә генә салмак әйләнеш ясый Шулай да маңгай бераз = тирләп чыккан Бүреген күтәрә төшеп, бияләен салмыйча гына кул - аркасы белән маңгаен сөртеп алды Рәхәт, күңелле иде бу минутта, i әйтерсең, ул дөньяның иң биек ноктасында берүзе басып тора
Әйе, хәзергә — берүзе, ялгызы Ләкин ул Арктикага барып җитәргә, эзләгән кешесен табарга һәм шуның белән ялгызлыкка да. язмышындагы табышмакка да чик куярга тиеш Шулай булмаганда бу сәфәрнең нигә кирәге бар7
Хәл җыеп, тынычланып күпмедер басып торганнан соң чаңгыларын тагын хәрәкәткә китерде Әле кайчан гына арыш тирбәлгән, хәзер исә тоташ кар астында калган кырга ничек аяк басканын сизмәде дә кебек Алда аны кул тимәгән ап-ак дөнья, күз күрмәгән ап-ак киңлек көтеп тора иде Текәлебрәк карасаң, басу киңлекләре белән офыкның кушылып киткән җирен бераз шәйләргә мөмкин Көн матур. күкләр аяз. Кояш үз итеп, ниндидер ягымлылык белән карый, нурлары белән ашыкмый гына җирне иркәли Очкындай ялтырап, бихисап кар бөртекләре күзне чагылдыра Җемелдәп артка күчүләре кая. анда инде бер кочак булып яңалары кабынып өлгергән' Аяк астында әнә шундый йолдызлы, якты юл җәйрәп ята Артта, ике тасма булып, чаңгы эзләре сүтелә.
Тирә-юньдә аклык, аклык Кышның шушы матурлыкларын бераз күзәтеп барганнан соң ул яңадан уйга чумды Тырышып-тыры- шып атлаган саен аның уй-хыялларына да җегәрлек. җитезлек иңә иде кебек. Әнә. сул якта, ниһаять, кибән теземнәре һәм телеграм баганалары күзгә чалынды Юк. малайның хыялы аларны бүтәнчәрәк рәвештә күрде, бүтәнчәрәк кабул итте тегеләре — котып йортлары. болары —• радиоантенна мачталары
Малайның күзаллавы, хыялдан тизрәк чынбарлык ясарга омтылышы шушы дулкынга тәмам көйләнеп җиткән иде Менә ул курку белмәс котыпчылар яши горган станциягә якынаеп килә' Шундагы иң биек йортларның берсенә, дөресрәге, антенна очына булса кирәк, урак-чүкечле кызыл байрак беркетелгән Малайны кызыл йолдызлы вертолеттан әллә кайчан күреп алганнар инде Әнә зур чанага әллә ничәшәр эт җигеп, кар тузгытып җилдерә-җилдерә. аны алмага чык-каннар! Алар һәммәсе дә бер төслерәк киенгән өсләрендә җылы тун. бүрек, ак халат. Берсенең кулында хәтта мылтык та бар Дилбегәгә Җигелгән этләр, килеп җитү белән, уйнарга иптәш табылды дип. шатлыктан өреп куяр, әлбәттә Халатлы кешеләр исә малайны шундук урап алыр
— Исәнмесез! Мин сезнең янга килдем - дияр малай, күшеккән кулларын угалап
— Син ничек безне таптың7 — дип таң калыр котыпчы абыйлар Менә шунда ул үзенең эзләгән кешесен күреп алыр* Кар кеше
килеп кочаклаганда ничек тә елап җибәрмәскә кирәк Юкса, чын сәбәбен белмичә, җебегән, диярләр Тик менә Кар кеше аны дөрес аңлармы, шундый исем белән дәшкәнгә үпкәләмәсме9 Ә нигә үпкәләсен икән, малай хәзергә аның чын исемен белми ич
«Аның чын исеме ничек икән соң?»
Күпме генә уйлап караса да, малай бу соравына җавап таба алмады
Әйе, малайның зурдан кубып, ак өметләр белән Арктикага чыгып китүенә, чыннан да, Кар кеше сәбәпче иде. Вакыйга исә болайрак булды.
Көннәрнең берендә, дәресләрен әзерләгәннән соң, өйләрендәге телевизорны кабызып җибәрде ул. Анда беренче сурәтләреннән үк игътибарыңны үзенә җәлеп итәрдәй кызыклы тапшыру бара иде Тау чаклы боз кантарлары Бу галәмәт тамаша кочагында бер генә җан иясе дә күренми... Юк. бар икән! Әнә, буйдан-буйга чатнап ярылган бозлы тирән суда ак аю су коена. Каерылып төпкә чуму белән, су аның артыннан күбекләнеп, зур казандагы шикелле кайнап-кайнап кала. Кире чыкканда исә шундый да киң ярыктагы сулар, бозлы ярларына сыешмыйча, өскә үк атылып менә. Ак аюның бер-бер тәпие генә дә киез итек кунычы кадәрле бар икән ләбаса!.. Бу күренештән әсәрләнеп, малай экранга тагын да ныграк беректе.
Аннары әлеге күренешне башкалары алыштырды. Котып станциясе. палаткалар, радиоантенна очындагы әләм, җигүле этләр, ак халатлы абыйлар Хәтта канатлары белән күкне яра-яра очкан вертолетны да күрсәтеп алдылар. Аннары экранда сакаллы бер абый пәйда булды. Өстендә ак халат, бүреге дә ак башлык белән каплаулы. Анда, боз һәм карлар илендә, бик тә салкын, ахры — бу абыйның сакал-мыекларын. бүрек колакчыннарын ап-ак бәс каплаган Кыскасы, бөтен җире ап-ак! Ул үзләренең эше турында сөйләгәндер, әлбәттә, малай аларның күбесен аңламады, аңларга тырышмады да. Бу кеше аны үзенең матурлыгы, нинди суыктан да курыкмавы, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаюы белән әсир иткән иде Ул аны шул минуттан ук яратты, озаграк сөйләвен теләде. Бөтен җире ап-ак булганы өчен, мавыгып китеп, күңеленнән генә аңа «Кар к ше» дигән исем кушып та өлгерде.
Кар кеше тагын күпме сөйләгәндер, малай аның:
— Минем икенче класста укучы бер улым бар. мин аны бик сагынам.— дигән соңгы сүзләрен генә хәтерләп калды. Бу сүзләр аңа тылсымлы тәэсир итте, иләс-миләс хыялын әллә нинди яңа төсмерләргә манчыды. Шушы көнне малай күңелендә, йомылган чәчкә бөреседәй, үзе генә белгән яшерен сер барлыкка килде. Чәчкә ачылса, нинди төстә булачак — монысын ул белми иде әле.
Кичен әти-әнисе эштән кайттылар.
— Мин Кар кешене күрдем!—дип. малай сөенче алырга ашыкты.
— Саташтыңмы әллә? — диде әтисе кырыс кына.
— Хыялый, юк белән баш катырма! — дип, әнисе почмак якка кереп китте.
Малай ялгышканын аңлады. Әгәр серен менә хәзер ахыргача чишеп бетергән булса, аның бит тиргәлүдән башы чыкмас иде Сер төпкәрәк, тирәнгәрәк төшеп ятты Әнә шул сер, көннәрнең берендә канат ярып чыгар өчен, көч җыя, беренче мөмкинлек тууын көтә иде.
Ул көн килде Малайның зурдан кубып, ак өметләр белән Арктикага чыгып китүенә, чыннан да, Кар кеше сәбәпче иде. Ул гына иде микән соң?
Бу сорауга җавап бирү өчен без Госман атлы малайның моңа кадәрге тормышына да күз салырга тиеш булабыз.
Балачакка күпме кояшлы көннәр, су коенулар, кештердәтеп яшел кыяр ашау ләззәтләре бүләк иткән җәй узып та бара. Җәйнең яшел канатына берән-сәрән булса да кызгылт-сары төсләр кунаклый башлады Йомгактай йомры каз бәпкәләре, тәмам үсеп, инде әнкәләре * янына янәшә бастылар Өлкәннәр көнозын басу-кырдан кайтып кер- = ми диярлек — бар булган ашлыкны урып, суктырып, амбарга ташый- * лар Авылга август айларында гына була торган җитдилек, моң- < сулык иңә.
Госманның беренче класска барыр чагы җитеп килә иде Ул аны = шатланып көтә, әле кайчан гына кырыеннан карап уза торган мәк- “ тәпкә инде үзенең дә аяк басасын уйлап, күңелендә рәхәтлек тоя я Әнисе сатып алган өр-яңа күлмәк һәм мәктәп формасын көн дә бер * тапкыр тоткалап, сыйпап-сыйпап карый Кичә әтисе район үзәгеннән = кайтты, кулында — Госманга дигән тимер каптырмалы сумка Аның х эченнән дәфтәр, каләм һәм төсле карандашлар килеп чыкты Аларны < күргәч, җиде төстәге карандашка тиң булып, малайның күңелендә = аллы-гөлле салават күпере кабынды' £
Тагын дә күңеллесе алда булган икән әле Авылга читтән яңа укытучы килгән, диделәр Өй борынча кереп чыгачак, мәктәпкә йөрисе балаларның әзерлеге белән танышачак икән, дип тә сөйләделәр Көннәрнең берендә, чыннан да, Госманнар өенә килеп керде ул Бусагадан узды, исәнләште
— Исәнмесез! Мин Чулпан булам Улыгызны беренче класста укытачакмын, — диде ул гаҗәеп ягымлы, табигый тавыш белән
Малайның колак төбендә аның шушы ягымлы тавышы гына утырып калды Укытучы апаның яшь, чибәр, ак күлмәктән булуы малайның аңына томанлырак барып җитте Боларны ул алга таба, мәктәпкә йөри башлагач кына якыннанрак күрәчәк һәм эчке соклану кичерәчәк иде
Әти-әнисе кунакчыллык күрсәтеп
— Бик әйбәт, — диделәр икесе беравыздан
— Мактап йөрисең икән, кызым Самавырым өлгерергә тора.— дип әнисе чәйгә үк кыстарга тотынды
— Бер дә борчылмагыз. Чәйләп торырга вакытым юк Мин бары танышырга, улыгызның мәктәпкә әзерлеге хакында кызыксынып килдем—Аннары малайга борылып —Исемең ничек әле. үскәнем’ — диде
— Госман
— Менә таныштык та Минем дәфтәргә дә шулай дип язылган Күз тимәсен, әйбәт малай күренәсең
Госман, колакларына хәтле кызарып, дулкынланудан кулларын кая куярга белмичәрәк басып торды
— Китап-дәфтәрләрең әзерме’ — дип, укытучы сорашуын дәвам итте
— Әзер, әзер, — дип күтәреп алды әнисе һәм шкафны ачып малайның күлмәк-костюмнарына хәтле күрсәтте
— Алайса бик әйбәт,— диде Чулпан апасы шатланып Әти-әнисе- нең эшләре турында да бераз сорашкач, саубуллашып чыгып китте
— Мәктәптә күрешербез. — дип елмайды ул киткәндә
Укытучы әнә нинди ягымлы, көләч, тәмле телле була икән' Малайның күңел дөньясына яңа бер нур. кешеләр арасында гына була торган яктылык күпере сузылды бу көнне
Кичен исә, малай йокларга яткач, ир белән хатын арасында мондыйрак сөйләшү булды
— Алып кайтканда бер яшь идеме әле үзенә’ — диде ир нәрсәнедер хәтерләргә тырышып
— Әйе.— диде хатын теләр-теләмәс кенә.
— Кара син. алты ел узып та киткән...
— Әйбәт укый күрсен инде
— Укыр, анысы өчен борчылма, акыл тәпәне буш түгел аның Син менә мин әйткәннәргә борчылсаң иде. хатын.
— Тагын таларга керештеңме9
— Чәбәләнмә, әйтәм генә ич. Үз балабыз булып, әлеге костюм һәм сумкаларны аңа тоттырсак, бөтенләй бүтән булыр иде дим
— Госманны да үзебез үстерәбез, барыбер түгелмени9
— Барыбер булса, дуга белән печән чабарлар иде аны Үсә төшкәч. барыбер дөресен беләчәк Син аны тәрбиялә, эшкә өйрәт, ә ул, үсеп җиткәч кенә, көннәрнең берендә, безне ташлап, бөтенләйгә китеп барса9
— Алай куркырлык булгач, баштарак ни уйладың соң9
— Беләсең ич. балагыз булмас, диделәр. Ә миңа малай, аңлыйсыңмы. малай кирәк иде! Госманны үстерербез анысы, шикләнмә Тик миңа үзебезнеке, үз каным, үз дәвамым кирәк
— Нишлим соң. ходай мәхрүм иткәч
— Ул чаклардан соң ун ел узды инде. Ә син врачларга яңадан бар Врачның берсе тегеләй, берсе болай сөйли аның. Кайсы хаклы икәнен дә белмәссең.
Ир белән хатын, икесе берьюлы уфтанып.сүзне шушында туктаттылар. Малай тирән йокыда ид Ярый әле ул аларның сөйләшкән сүзләрен ишетми калды.
Көннәрдән бер көнне ишетер, бергә уйнап йөргән иптәшләреннән ишетер ул бу хәбәрне .
Көннәр, атналар, айлар сизелми генә уза торды
Беренче класста укый торган малайлар ягымлы, тәмле телле Чулпан апаларының кирәк чакта кырыслык та күрсәтә алуын белделәр Бернинди гаебе һәм катнашы булмаса да. бу эшнең бер очы Госманга да барып тоташа иде Нинди бәйрәмдер, малай анысын яхшылап белми, беркөнне әнисе иртүк торып гает коймагы пешерде. Госман шуларның икесен чиста кәгазьгә төреп салды да сумкасына тыкты Класска керү белән, китап-дәфтәрләрне буямасын дип. аларны парта капкачы астына яшерде. Исәбе — озын тәнәфестә тамак ялгау иде.
Тәнәфес булгач та ул иң элек тышка чыгып йөгерде Әйләнеп керсә. Чулпан апа Сәмит белән Хәмитне өстәл янына кара-каршы бастырган да, аларны нык кына орыша иде:
— Ризыкны рәнҗеткән өчен беләсезме, иң зур җәза тиешле сезгә Бөртеген дә калдырмыйча хәзер үк ашап бетерәсе булыгыз!
Хәмит белән Сәмит тәнәфестә коймак атышып уйнаганар икән. Укытучы апа күреп алган да. сабак булсын дип, тузанлы коймакларны көчли-көчли ашатып бетергән үзләренә.
— Госман, гафу ит. — диде Чулпан апа. коймакларның кемнеке икәнен белгәч
— Ә мин алар атышып уйнаган коймакны барыбер ашамас идем. — дип җавап бирде малай.
Фермада эшләгәнгә күрә, әтисе күбрәк шунда кайнаша Әнисен авылда «кибетче Са мә дип йөртәләр, ул да көнозын диярлек кибет эшләре белән мәшгуль. Шуңа күрә, билгеле инде, ишегалдын себерү, казларны алып кайту, бакчадагы түтәлләргә су сибү кебек җиңелрәк эшләр Госман җилкәсенә төшә иде Ул аларны, әлбәттә, теләп-яратып башкара, үзенең кирәклеген тоюдан зур үсеп киткәндәй була
Кул астына керә торсын диптер инде, беркөнне әтисе утын ярган җирдән малайны үз янына чакырып алды
— Кил әле. кулың эшкә өйрәнә торсын Балта тотып торсаң да файда,— дип. түмәр өемнәренә ишарәләде.— Күрәсеңме боларны7 һәркайсына ачкыч таба белсәң генә шартлап ярыла алар
Госман инде беренче классны тәмамлаган, балта тотарлык кына * куәт бар иде аның беләкләрендә
— Аякларыңны аерып бас'
— Балта йөзен агачка туры куй
— Сапның очыннанрак тот. Менә шулай! — дия-дия. әтисе * киңәш арты киңәшен яудырып кына тора Аның кулына эләккәч, зур а башлы агач тукмак уенчыктай очып кына йөри Балта түтәсенә сугар “ алдыннан, үз-үзенә көч бирер өчен. «һоп'« дип кычкырырга да оныт- я мый әтисе. Самавыр чаклы дәү түмәр чырт-чырт ачыла да тукмак < басымына түзә алмыйча бер заман кап урталай ярылып китә
Аннары әлеге яркаларны, берәр пүлән зурлыгында калдырып. х як-яктан турап чыгалар Агач түмәрнең төрлесе бар. бигрәк тә ботак- < лысы тиз генә бирешергә теләми Әтисе, акыл биргән кебек итеп. = инде ботаклы агачны ничек ярырга кирәклеген өйрәтә башлый
— Балтаны ботакка беркайчан аркылы чапмыйлар Юкса, кереп каба да. кәҗә маеңны чыгара ул Балта йөзен агачның үзәгенә туры китергәндә генә ботакны җиңеп була Әһә. һаман бирешмиме7 Ул чагында аны чөй белән куркытабыз!
Боларны әтисе әнә шулай сөйли-сөйли, күрсәтә-күрсәтә эшли
Шулай тырыша торгач, байтак утынны турап ташладылар Ял итәргә генә утырганнар иде. капка ишеге ачылып китте Түбән очның Әтәч Закиры икән Бернинди әтәчлеге юк. бу кушаматы аңа әтисеннән күчеп калган. Имеш, сугыштан соң әтисе базарга әтәч сатарга киткән моның. Базарга тикле урман аша узасы бар икән әле Менә шунда әтәче тота да урманга кереп кача тегенең. Артыннан куып та карый, тик теге хәерсез нәрсә суга чумгандай юкка чыга Буш кул белән кайтса кайта, ләкин кушаматлы була әтисе
Эре-эре атлап килгән уңайга Әтәч Закиры сәлам бирде, утын өемнәрен күргәч
— Эшләрегез каты икән, — диде.
— Тырышкан булабыз.— дип. әтисе бер сәбәпсез көлеп җибәрде Кордашының килеп керүенә шат күренә иде ул
— Сөйләшкәнчә, кордаш — Әтәч Закирының нинди дә булса йомышы бар иде булса кирәк, куен кесәсенә ишарәләде — Алып та килдем мин аны
Яннарында Госман булгангамы, бүтәнчә сүз куертмадылар Әтисе ым кагу белән, лапаска кереп киттеләр Малай бүрәнә өстендә утырып калды. Олылар эшенә тыкшынуны яратмый иде ул. Үзләре ярган утын агачыннан каен тузы кубарып алды Кәгазь юкалыгы шушы нәрсә, ике ирен арасына куеп өрсәң, йомрандай әче итеп сызгыра башлый Мавыгып китеп, әтәч килгәнен күрми дә тора икән Кызыл кикрик, башын бер якка кыйгайткан да. ят тавышны сәерсенеп тыңлый Малай, бу шөгылен ташлап, үзе әтәчне күзәтергә кереште Тавыклар патшасы җирдә яткан кайры черекләре арасыннан ты- рышып-тырышып корт эзли иде
Әтиләренең мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетелде Лапастан чыгып та киләләр икән Йорт хуҗасы җилкәсендәге капчыкны дөпелдәтеп җиргә төшерде Малай, «дөп» иткән тавыштан, капчык эчендә буш бидон ятканлыгын аңлады Ферма бидоннарын әтисе нигә шулай уңга-сулга тарата икән7 Нигә икәнлеге аңлашыла әнә ничек «кәефләнеп» чыккан ич ала
— Капчыгын кайтарырсың Мин фермага киттем
— Әлбәттә. — диде Әтәч Закиры һәм капчыклы йөкне җилкәсенә
атландырып чыгып та китте. Госман ирексездән төлке белән әтәч турындагы мультфильмны исенә тшере: әнә төлке кетәклеккә кергән әнә капчыгындагы әтәчне эләктереп качып бара Әнә аны куа чыктылар...
Кушаматы «әтәч» булса да. Закир абый әкияттәге төлкегә бик тә охшаш иде бу минутта. Тик аны куа чыгучы гына күренми. Тормыш белән әкият арасында зур аерма бар, күрәсең.
Әтәч Закиры, гомумән, куен кесәсен буш йөртми иде булса кирәк. Аннары ул моны Госманның әнисеннән һәрвакыт яшереп эшләргә тырыша Бозау сую тарихында да нәкъ шундый хәл килеп чыкты ич
Нәрсә булгандыр бичаракайга — күзгә генә карап торган җан иясе язга кергәндәрәк тәмам тамактан язды, ябыкты. Мөлдерәп карап торулары кызганыч үзенең Мантымый башлагач, аны суярга булдылар Чакырыптырмы, әллә борыны сизепме, әтисенә ярдәмгә Әтәч Закиры да килеп җиткән. Госман киенеп тышка чыкканда алар инде бозауның яртылаш туналган гәүдәсен, аягыннан тияккә эләктереп, юан аркан белән сугым киртәсенә асып та куйганнар иде.
— Кешедән усал нәрсә юк дөньяда, энем. Күрәсеңме, әле генә аякта йөргән җан иясен «ә» дигәнче нишләтеп ташладык, — диде Әтәч Закиры, малайның гаҗәпләнеп карап торуын күргәч.— Син бу тирәдән китеп торсаң да ярар
Әтисе аның бу сүзләренә кулын гына селтәде:
— Ир бала ирләр эшен күреп үсәргә тиеш ул.
Әтәч Закирының тел төбендә бүтәнчәрәк нәрсә яткан икән
— Бисмилла әйтеп чалдык Инде, нитеп алсак та ярыйдыр, кордаш, — дип, як-ягына каранып алды ул һәм куенына үрелде Әтисе, аның сүзләрен хуплап, баш какты Госман үзенең китеп торырга тиешлеген аңлады Баскыч төбендә аңа кулына чиләк-чүмеч һәм тастымал тоткан әнисе каршы очрады Чиләктә—кул юарга дигән кайнар су иде.
— Әйдә, улым, әтиләрең кулына суны син салып торырсың, булмаса.
Госман әнисенә иярде. Алар килгәнне күреп, ирләр ашык-пошык рәвештә бозау түшкәсенә иелделәр. Бигрәк тә Әтәч Закирының хәрәкәтләрендә кабалану сизелә иде. Әнисе авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәде, ул борчулы һәм куштан тавыш белән:
— Менә, Саимә, бозавыгыз нәрсә йоткан булган, бичаракай,— дип. гөнаһсыз малның бугазыннан буш «чикүшкә» шешәсе тартып чыгарды.
Канлы шешәне күреп, әнисе гаҗәпләнде, аптырап калды, билгеле.
— Әй аллам, бозау аяк астындагы теләсә нәрсәне чәйни, йота, диләр шул аны ӘнисеннәҢ аергач, шешә белән сөт эчергәли идем, әллә шул гадәтен куды микән9
— Менә монысын хак әйтәсең, хатын,— диде әтисе сүзгә кушылып.
— Ә син дәшми калыр идең ичмасам! Сатып алган чирең үзеңә генә түгел, бозау язмышына да төшкән әнә, — дип, әнисе аны җиңел- чә битәрләп алды.
Бәрәңге тукмагы хәтле генә чикүшкәнең бозау тамагына сыюы әллә ни гаҗәп түгел. Тик менә кай арада бушаган, кай арада анда күчеп өлгергән ул? Юкса аның баярак кына Әтәч Закиры куенында ялтыраганын Госман үз күзләре белән күреп калды ич Әйе, Закир абый хәйлә корды, алдашты, тик менә әтисе нигә аңа кушылды, үзенең дәшми калуы белән алдашуга юл куйды икән? Малай бу сорауга җавапны төсмерли, ләкин әтисе белән әнисен ачуланыштырасы килми иде аның.
Әнисе өйгә кереп киткәч, ирләр икесе тиң мыек астыннан мәгънә-
ле генә елмаеп куйдылар. Әтәч Закирының теле чишелеп үк китте:
— Беләсеңме, кордаш, — дип сүз башлады ул, туныйсы тиренең сырт өлешен баш бармагы белән каезлап — Буш шешәләр белән тәҗрибәнең төрлесен ясап караган бар минем Майбәдәр карчык беркөнне морҗасын төзәтеп бирүемне үтенде. «Тиешле акчасыннан тормам, энем, рәтләп кенә бирче шуны»,— ди бу гозерләнеп Миңа * нәрсә, ике кулга бер эш дигәндәй, килеп тә җиттем Морҗасының = төтен юллыгы җимерелгән икән. Тыштагы берничә кирпечне куба- * рып, эшкә дә керештем Күрәм өстәлгә шешәле нәрсә чыгарырга < уенда да юк моның. Төбендә генә калган нәрсәкәйне куенга кыстыра * килгән идем. Карчык ишегалдына чыккан арада тиз генә шуның в белән тамак чылаттым
— Шуннан, шуннан? — диде әтисе аны куәтләп. я
— Шуннан әлеге буш шешәнең төбен китеп төшердем дә, як- * яктан кирпеч белән камап, төтен юллыгына тыгып калдырдым. = Икенче көнне иртүк килеп җиткән Майбәдәр карчык «Закирҗан х энем, морҗабыз үкерә, зинһар, тагын бер карап кына алчы шуны», — < дип ялвара бу. Яңадан бардым, караштырган булам Мичкә ныграк = яксаң, һава өскә суырылганда шешә авызының ничек үкергәнен 2 белеп торам үзе. «Маһибәдәр җиңги, бер яртысыз да рәтләп булмас моны»,— дигәч, карчыгың чыгарып куйды бит яшергән запасын Шуннан соң гөлләр иттем морҗаны, әле дә рәхмәт укып туймый!
Закир абый сөйләп бетергәч тә әтисе иң элек кычкырып көлде, аннары кинәт җитдиләнеп
— Безгә төрттереп куюың түгелдер ич бу’ Курыкма, мондый мәшәкать уңаеннан Саимә сыйламый калмас үзебезне.— диде
Әтәч Закиры аны тынычландырырга ашыкты
— Юк ла инде, булмаганны! Чикүшкәне мин. эш башына күчтәнәч булсын, дип, кенә алып килдем. Син бит моны яхшы беләсең
Үзе тыңлады Госман, һаман бер нәрсә турында сөйләшәләр, дип, аларны сабыйлыгы белән жәлләп тә куйды
Менә нәрсә газаплаган икән аны эчәгеләрен эшкәрткән чакта бозауның ашказаныннан чабата хәтле бияләй килеп чыкты' Йон бияләй диярлеге дә калмаган тегенең, тапталып, яшелләнеп беткән, мунчалага охшаш иде ул. Мескен бозау табакларга турап салганнан соң да кызганыч иде әле.
Ирләрнең ни өчен шундый тәмсез исле сыеклыкны эчкәнен, аңардан ни юаныч тапканын малай берничек тә аңлый алмады Әтисенең исерек, бигрәк тә чайкала-чайкала кайтып кергән чагын күрсә, ул аны кызгана, аңардан ераклаша иде Ничек кыюлыгы җиткәндер бервакыт шулай да, үзен җиңеп, сәрхушләнеп кайткан әтисенең янына ук килеп утырды ул. Әтисе, сизмәмешкә салышкандай, баштарак оеп, тын гына утырды Түзмәде, зиһене ачылып китеп, кытыршы куллары белән Госманның чәченнән сыйпады Менә шушы хәрәкәт инде болай да нәүмиз малайның күңелен нечкәртеп җибәрде
— Әти, әти, бүтән эчмә! — диде ул йорт башының тәмәке исе сеңгән киемнәренә капланып Аннары, калкына төшеп, ике йодрыгы белән күз яшьләрен сөртте
Әтисе аны әллә чынлап, әллә юатып.
— Ярар, улым, соңгы тапкыр бу.. Бүтән эчмәм.— диде — Ә хәзер миңа йокларга кирәк
Мондый көннәрдә әнисе борчулы йөри, юньләп сөйләшми Сөйләшсә дә, иренә ачулы сүзләр белән җавап кайтара Ярый да шундый чакта әтисе дәшми калса
Икенче көнне инде әтисе, гаепле кешедәй, сөйләшми йөри, чүмечләп салкын су гына эчә Госманга әйткән сүзендә тора ул. кичен аек килеш кайта Гаиләдәге кичәге борчулар каядыр артка чигенә, өйдә
тынлык, үзара аңлашу урнаша Тик озакка түгел, берничә көннән тагын шул ук хәлләр кабатлана Аннары әтисе, ишегалдында тукталыш ясап, капка баганасы белән «сер»ен уртаклаша.
Калхуз — диңгез, без — парахут.
Уртасыннан йөзәбез
Бу — аның үтә «кәефле» чакларда гына җырлана торган җыры Берсендә, кыш көне, әтисе бөтенләй кайтмыйча калды Ферма өендә куна калган, дип уйладылар Ә ул. кайтып җитә алмыйча, юлда кар өстенә ятып йоклаган икән Чәче һәм бишмәтенең бер җиңе кар өстенә ябышып каткан. Кичен клубтан кайтучы яшьләр күреп алма- са. үзе тиз генә уяныр иде микән ул9 Ябышып каткан чәчен, җебетеп азапланмыйча, кайчы белән генә кисеп алганнар. Гәүдәсен кубарганда бишмәтенең җиңе умырылып калган, билгеле...
Госман бу хәлләрне икенче көнне генә ишетеп белде. Аңа әтисе өчен оят, хурлык иде Качып кына елаган чакта үзенең көчсезлеген, бәләкәйлеген тойды. Бөтен күңелсезлекләргә аракы гаепле иде шикелле Дөньяны ничек итеп яхшыга таба үзгәртәсен белми иде әле ул. Күңеленең кай төшендәдер нәфрәт яралгысы барлыкка килде, үзенә чыгар сукмак эзләде.
Форсат көтмәгән-уйламаган җирдән калкып чыкты. Ишегалдына май ае кергән, койма буендагы чирәмнәрне кояш иркәләгән чак иде Госман, юк эшен бар итеп, лапастагы әрдәнәлеккә керде Эреле-ваклы утыннар арасыннан юка каен тузы кубарып алырга да, шуны сызгыртып карарга иде исәбе Актарына торгач, бөтенләй уйламаган нәрсәгә тап булды ул: ике утын арасындагы бушлыкта башланмаган шешә посып утыра иде!.. Бу хәерсез табыштан Госманның баштарак күз аллары караңгыланып китте Кем булсын, әтисе яшергән, әлбәттә, шулай качып эчә торган гадәте бар ич аның.
Нишләргә7 Күрмәмешкә салышып китеп барыргамы? Әллә. Госман табылдык нәрсәне курка-курка гына кулларына алды Шешә саллы, авыр күренә иде, кузгаткан чакта эчендәге сыеклык сәер генә чупылдап алды Малай нәни кулларында агу тотып тора — әтисенең бөтен яхшылыгын, кешелеген юкка чыгара, өйдә еш кына гауга тудыра торган әшәке агу Малайның нәфрәте учына, бармак очларына ургылып төште. Хәзер инде, тәвәккәлләп, соңгы хәрәкәтне ясыйсы гына калган иде. Хәйран көч белән ыргыткан шешә әрдәнә почмагына килеп бәрелде. Госман аның «доңк» итеп бәрелүен, чатнап пыяла ватылганын ишетте. Эчендәге байлыкның «ә» дигәнче шыбырдап акканы, утын башларының чылануы исә кыска төш шикеллерәк хәтерендә калды Әллә дөрес эшләде, әллә юк — шушы ике хис буталчыклыгын җиңеп, бу тирәдән тизрәк качу хәерле иде.
Аяклары үзеннән-үзе инеш буена алып китте. Госман, игътибарын читкә юнәлтү өчен, су өстендә йөзеп йөргән каз бәпкәләрен санарга кереште Буталды, яңадан башлады. Каз бәпкәләренең тамчы да батмыйча шулай табигый йөзеп йөрүләре гаҗәеп иде Госман әнә, суга кердеме, аяк-кулларын туктаусыз хәрәкәтләндереп торырга тиеш Юкса бөтен гәүдәң аска китә башлый, авыз-борынга су тула.
Биредә инеш буе аулак иде. Буа — авылның түбән очында, малайлар күбрәк шунда кайнашучан. Госман анда барасы итмәде, бүген аңа ялгызы да бик тыныч, рәхәт иде. Чирәмгә ятып, үлән арасыннан аваз бирүче дәртле чикерткәләрне күзәтте. Алар, кемдер чиртеп җибәргәндәй атылып, бер үләннән икенчесенә күченәләр. Әнә, әле бөреләнеп кенә килгән шайтан таягы чәчәгенә энә карагы килеп кунды Төрле төстә ялтыраган үтә күренмәле канатлары нәфис, соклангыч иде бу затның. Ни өчен энә карагы дигәннәр аңа — белмәссең.
Төш җиткәндәрәк Госман өйләренә кайтты. Кайтып керер алдыннан гына күңеленә шик, курку үрмәләде аның. Лапас вакыйгасы 132
суынмыйча, кайнар килеш көтеп торадыр шикелле. Күңеле дөрес сизенгән икән, шулай булып чыкты да лапас эчендә, чыннан да. ыгы-зыгы купкан чак иде! Әти-әнисенең ни өчен кычкырышканын аңлар өчен ул лапас почмагына елышты Сагаеп кына эчтәге тавышларга колак салды.
— Кысыр башың белән талашып торганчы, лутчы әнә бала табу * турында уйлар идең.— дип җикеренә икән әтисе.
— Тагын шулай мыскыллыйсы булсаң..— дип. әнисе нидер * әйтергә теләгән иде. ирнең ачулы тавышы аны бик тиз бүлдерде <
— Кара, янап маташа тагын! Синнән курка торган бүрегем әллә * кайчан тузган инде минем
— Юньлегә түгел синең бу кылануларың
— Ә синеке юньлегәме9 Кая куйдың, нигә ваттың минем за- г пасны9
— Валлаһи дип әйтәм, күргәнем дә юк андый нәрсәне! Ватылган = икән, бик әйбәт, эчми торырсың әнә.
Госманның эче «жу* итеп китте Яхшы нияттән эшләгән эше < начарлыкка булды микәнни9 Ул бит әтисенә дә, әнисенә дә бернинди = начарлык теләмәгән иде. Никадәр генә кыен булмасын, хәзер ул < чын дөресен әйтеп бирергә, әти белән әнисе арасындагы гауганы туктатырга тиеш.
Тик ничек әйтергә моны, аякларын җирдән аерып, лапас ишегенә кадәр ничек барып җитәргә9 Иң авыр адымнар иде бу. Үзен җиңә- җиңә, Госман шушы араны үтте, уңайсызланып зурлар каршына килеп басты. Малайның нидер әйтәсен сизеп тегеләр тынып калды.
— Әти. шешәне мин ваттым, түлке әнине орышма —дип әйткәндә аның күзләреннән терекөмештәй ике яшь тамчысы төште Әтисенең бөтен ачуы шундук малайга күчте
— Шулаймы? Әле син, борын астың кипмәс боры, атаң тапкан мал белән шаярасыңмы? — диде дә кисәктән генә Госманның яңагына сугып җибәрде.
— Нишләвең бу9 Баланы харап итәсең ич!
Госман, үзе дә сизмәстән, чайкалып киткән уңайга болай да әнисе куенына барып кергән иде Шунда үкенечле бер хис белән беренче тапкыр диярлек ана кочагының кирәклеген аңлады ул Яңагы авырткан өстенә, авыз эчендә җылы һәм тозлы ят тәм барлыгын да тойды
Чәйнекне ваткан өчен әнисе бервакыт аны шулай ук кыйнарга җыенган иде. Ул чакта, баланың ни гаебе бар дип. җәзадан әтисе аралап калган иде аны Бүген әнә киресенчә килеп чыкты Аңламассың бу өлкәннәрне
Буа тыкрыгы — малайларның иң яраткан урыны Кояшта кызыну һәм су коену өчен шуңардан да кулай җир юк авылда Чирәмдә ятасың-ятасың да. аннары «чулт!» итеп берәм-берәм инешкә чумасың Еракка чумуда ярышасың Андый чакта иң яхшысы — елга төбенә кадәр чумылып төшәргә дә, аяк бармакларын ләмле балчыкка тери-тери әйбәтләп этенергә кирәк, юкса коры кул белән су ишеп кенә әллә ни ерак китә алмыйсың. Бу хәйләне Госман уйлап тапты, тел яшереп тормыйча иптәшләренә дә сөйләп бирде
Узган ел җәй җылы һәм яңгырлы килгән иде Шуның хикмәтедерме, тыкрык буендагы кычытканнар котырып үсте Алар — усал, чага-нитә калса, яман ачыттыра Сипкел белән Саесканның теле кебегрәк! Беркөн Госман таякка агач «ат»ка атланып килде Тыкрык-
та әлеге берәү дә күренми иде Менә шунда үзе өчен бик кызыклы уен уйлап тапты ул Сул кулы белән «агач ат»ын иярләде, «кылыч» итеп уң кулына тагын бер таяк тотты Әнә шул рәвешле «дошман» өстенә ташланды. Әй тураклый, чаж да чож кырып кына сала кычытканнар гаскәрен! Бөтен тыкрык кычыткан исе белән тулды.
Үзләре белән берничә малай ияртеп, бераздан Хәмит белән Сәмит тә килеп җиттеләр. Кычытканнар онытылды. Күлмәк-чалбар- ларын тыкрыкта калдырып, тизрәк инеш буена йөгерделәр.
— Әйдәгез, ярышабыз! Су астында кем озаграк торыр икән? — дип, Хәмит яңа уен тәкъдим итте.
— Әйе, кем озаграк торыр икән? — диде Сәмит аңа куштанланып.
Беренче малай суга чуму белән санарга керештеләр:
— Бер, ике, өч, дүрт, биш...
Кырыкка тикле түзде бу, шуннан соң пошкыра-пошкыра су эченнән атылып чыкты. Сәмит — кырык бишне, Госман кырык тугызны җыйды. Чират Хәмиткә җитте
— Сәмит санасын минем күпмегә түзгәнне, — диде ул.
— Әйе, үзем саныйм.— диде тегесе белдекле кыяфәттә һәм. Сипкел суга ташлану белән, тырыша-тырыша, бармакларын бөгә-бөгә аның су астында күпме торганын исәпләргә кереште. Саескан димә син аны акрын гына саный башлаган җиреннән берзаманны шундый кызу такылдарга тотынды бу. шулай итә-итә Хәмитнең күрсәткечен «алтмыш ике»гә җиткерде.
— Су астында иң озак торучыга дан! — дип. Хәмитнең әле су тамчылары да кибәргә өлгермәгән беләген өскә күтәрде.
Малайлар. Сипкел белән эләгешәсе килмичә, бу рекордны теләр- теләмәс кенә таныдылар, билгеле.
Кояшта бераз кипшенеп алгач, Сипкел урыныннан сикереп торды:
— Әйдәгез, хәзер йөгереш үткәрәбез. Куш өянкене күрәсезме, барыбыз да шунда киттек. Ә син, Сәмит, монда кал. Менә таяк, майкаңны бәйлә дә, шуны селтәп безгә сигнал бирерсең.
Сөйләшә-сөйләшә куш өянке янына киттеләр. Чирәмнән ялантәпи бару искиткеч рәхәт, ярыш дәрте үзенә бер тынгысызлык белән күңелләрен кытыклап тора иде Өянке карт инде, аның кытыршы һәм яргаланып беткән кәүсәсендә әллә ничаклы истәлекләр посып ятадыр сыман Шуның күләгәсенә тезелеп бастылар. Менә Сәмитнең майкасы, кузгалырга дигән мәгънәне белдереп, кинәт кенә аска кадалып төште Шул сигнал, әйтерсең, малайларны баскан урыннарыннан кубарып алды! Ялангач беләкләр, һаваны ишә-ишә, аяклардан да ныграк хәрәкәтләнә. Җир, күк. болытлар — болар һәммәсе дә сиңа кушылып йөгерә, кушылып әйләнә, артыңнан чаба шикелле.
Берзаман Госман, җан көче белән ыргылды да, алга бәреп чыкты Аның үкчәсенә бастырып диярлек Сипкел килә . Тыннары бетеп, сулышлары кабып, тыкрык чирәменә капландылар. Госман беренче килгән иде.
Сипкел каршында уңайсызланыпмы, Сәмит йөзен-кашын җыерды Ләкин бурычын ахырга кадәр үтәргә кирәк иде аңа. Бу юлы ул бик сыек кына итеп:
— Беренче килүчегә... дан,—диде һәм Госманның уң беләген өскә күтәрде.
Малайлар берәм-берәм таралып беттеләр. Госман йөгерештә беренче булып килүеннән канәгать иде, ул да авыл читендә ялгызы гына моңаеп утырган өйләренә кайтып китте Кайтып җитәрәк кесәсенә кулын тыккан иде, корт чаккандай кире тартып алды. Кулын нәрсә соң шулай көйдереп алды аның9 Сак кына актара торгач күрде, чалбар кесәсенә кемдер кычыткан яфрагы салган лабаса! Сәмит эше
микәнни' Сигнал бирергә дигән булып, тыкрык буенда ул калды ич..
Кул аркасы һәм бармак аралары үтереп сызлый да башлады Анда тимгел-тимгел кызыл таплар бәреп чыккан иде, шулар кычыта, ачыттыра Башта сыйпап, аннары кашып карады, сызлану исә көчәйде генә Малайның рәнҗү һәм гарьләнүе төер булып тамагына утырДы... *
Икенче көнне рәнҗүнең тагын да зуррагы көтеп торган икән аны = Тыкрык башына гына кергән иде, Госманны Хәмит белән Сәмит * куып җитте
— Кичә кычыткан тәмле булдымы7 —диде Сипкел. «
Әйе, тәмле булдымы? — дип куштанланды Саескан =
Госман аптырап калды, тегеләр үзләренең гаебен шулай тиз генә £ әйтеп салырлар, дип бөтенләй уйламаган иде ул Сипкел сүзен * дәвам итте: *
— Хәтерлисеңме, теге чакта арифметикадан күчерергә бирмәгән = идең. Синең аркада без «ике»ле алдык ул көнне Кичә шуның өчен и бүләк алдың син!
Саескан исә, «әйе»сен әйтергә дә онытып, туп-туры һөҗүмгә Э күчте: а.
— Кичә йөгерештә дә бик масаеп киттең Бездән узып йөрердәй булсаң, тиз туктатырбыз үзеңне' Син бит безнең авылныкы түгел, бары асрамага алган малай
Бу сүзләр кычытканнан да, әтисенең теге чактагы сукканыннан да болайрак итеп Госманның йөзен, алай гына түгел, бөтен тәнен, җанын өтеп алды. Әйтерсең, күк ишелеп төште дә аларның өчесен бер чатыр астына ябып куйды Монда тар. кысан, һава җитми иде! Монда ул алар белән бергә калырга тиеш түгел — шушы чатырны ертып, тизрәк икенче дөньяга чыгарга кирәк Ә гарьлекне нишләтергә7 Госман үзе өчен кулларыннан да ышанычлырак ярдәмче күрмәде бу минутта Бар ачуын йодрыгына йомарлап. «Саескан тәре'» — дия-дия, Сәмиткә ташланды
Ике малай, яшь әтәчләрдәй оча-кунып, чирәм өстендә әүмәкләшә дә башлады Әле берсе, әле икенчесе өскә чыга Госман өскә чыккан саен Сипкел аны аска әйләндереп төшерә Әнә шундый тигезсез көрәш булса да, кабыргасы авыртса да, Госман үкенү хисләре кичермәде Саесканга тамчы да бирешмәде ич ул. Сипкелнең ярдәме генә хурлыклы җиңелүдән коткарып калды аны Икенче юлы авызын үлчәбрәк ачар
Әмма тиз генә күрешер микән соң алар7 Моннан ары Госман алар белән уйнамаячак Сәмитнең оятсыз чыраена ныграк кундырасы булган да бит, Хәмит комачаулады Юк. юллары аерылды, арада упкын барлыкка килде Тегеләр кайдадыр еракта, елганың аргы ягында басып торалар Алар үзләре дә бу упкыннан куркалар, юл табалмаслар шикелле
Хәмит белән Сәмит ноктадай кечерәеп, алар урынын дөньяга булган үпкә, рәнҗү, аңлашылып та бетми торган тагын әллә нинди хисләр биләп алды Баярак ишеткән сүзләре, күпме куып караса да. колак төбеннән китми иде «Асрамага алган малай » Дөресме бу7 Дөрес икән, үз әтисе һәм әнисе кемнәр, кайда алар7 Нишләп моңарчы бер дә эзләп килмәгәннәр соң7 Боларга җавап юк иде Аңлады боларны ул берәүдән дә сорый алмаячак; үзеңә тигән бәхетсезлек турында нигә әле төпченергә — башкалар белгән саен ул зурая, тармаклана гына барачак ич Кемнән, ничек итеп сорыйсың ди тирә-якта бары бушлык, томан, билгесезлек иде
Малайга бәйсез рәвештә дөнья һаман уз күчәре тирәсендә әйләнә.- кояшның иң биек ноктасына якынлашып килгән, аяк астындагы чикерткәләрнең атылышып уйнаган, эсселектән сусап-әлсерәп утыр-
ган агачларның туфрактагы ерак дымны сөзеп-сөзеп кенә яфрак биеклегенә кадәр күтәргән чагы иде. Үзенең борчу һәм сораулары чолганышында калган Госман бу хәрәкәтләрдән әллә читкә атлап чыкты, әллә, киресенчә, дөньяның талгын әйләнешенә яңа бер дулкын булып кушылды — моны тәгаен генә әйтү кыен иде бу минутта
Өйләренә ничек кайтып җиткәнен юньләп хәтерләмәде ул. Бакчада, миләш агачы каршында басып торуы гына аңына барып җитте Малайны ниндидер хәвеф туктаусыз эзәрлекли, артыннан куып килә иде шикелле. Менә шунда ирексездән «Гөлчәчәк» әкиятендәге кызны, кыен чакта аның алмагачка ялварып әйткән сүзләрен исенә төшерде:
Әйләнмәле алмагач, Бәйләнмәле алмагач. Соры бүре куып җитте. Яшерсәнә, алмагач. Яшерсәнә, алмагач!
Нәкъ шушы сүзләрне кабатлый-кабатлый миләшкә эндәшәсе, бушанасы килде аның. Миләш кенә аны аңлар, үзенә сыендырыр, яшел куллары белән иркәләп өскә — кешеләрдән, рәнҗүләрдән азат булган икенче бер дөньяга күтәрер иде шикелле. Менә шул чакта, капыл гына аҗаган яктырып киткәндәй, малайның зиһенендә илаһи бер фикер ялтырады Йолдызларга кадәр үк барып җитмәсә дә, ул бер баскыч биеклегендә күккә күтәреләчәк, бүгеннән алып шунда яши башлаячак!
Малайның гайре табигый хыялы, никадәр генә сәер тоелмасын, аның нык ышануынча, чынбарлыкка якын, бик тә якын иде Ул, вакытның бер минутын да әрәм итмичә, шундук эшкә кереште Лапас һәм койма буеннан эреле-ваклы такталар ташыды, янәшәдәге келәттән пычкы, чүкеч һәм кадаклар алып чыкты Аннары, элекке чакларыннан да остарак итеп, келәт түбәсенә үрмәләде. Иң озын ике тактаны алдан ук әзерләп куйган иде, шуларны миләш ботагы белән келәт түбәсе арасына сузып салды. Басма әзер һәм ул нык. ышанычлы күренә иде
Инде хәзер булачак «өй»нең идәнен һәм түбәсен корырга кирәк. Он иләгәндәге кебек итеп, миләш төбендәге әрекмәннәр өстенә пычкы чүбе коела. Тукран тавышына охшап, бакчага чүкеч авазы чәчрәп очты. Эш кораллары, малайның ниятен аңлагандай, бәләкәй оста кулында шактый терчә, өметле хәрәкәт итте. Госман ялгышрак селтәнеп, чүкеч белән бер-ике тапкыр бармагына да сугып алды, әмма үҗәтләнеп түзде, еламаска тырышты, аның өчен корылманың тизрәк оешуы кыйммәт иде.
Тактага такта ялгана, малайның уйлары уйга ялгана..
Авылда моңа кадәр агач башларына сыерчык оялары гына хуҗа иде. Шуларга иш булып, әмма алардан зурлыгы белән нык аерылып торган өр-яңа куыш барлыкка килде. Аның басмасы келәт түбәсенә тоташкан Шунда бөтен гәүдәң белән сузылып ятарга да мөмкин гәүдәң — эчтә, аякларың тышта калачак Тик менә ялангач идән, бераз ятып тору белән, кабыргаларыңның кайдалыгын бик тиз искә төшерә иде! Госман моның да әмәлен тапты — келәт почмагында эленеп торган иске бишмәтне менгереп җәйде.
Малай менә шулай күктә яши башлады
Биредә аңа беркем комачау итми иде. Дәүләт «чик»ләрен бозып керүче дә күренмәде. Ул шушында китап укый, кыяр белән ипи ашый, хыял дәрьясында йөзә, хәтта кайчакларны йоклап та ала иде. Әти белән әнисе, үз мәшәкатьләре муеннан булганга күрә, малайдагы үзгәрешне әллә ни сизмәделәр Аның иске такталардан куыш корып, көнозын диярлек шунда кайнашуына уен дип карадылар.
— Кара аны, егылып төшә күрмә! — дип кисәтү ясады беркөн әтисе астан.
— Хыялый икәнсең, агач башыннан төшкәнең юк, — диде әнисе аның бу сәерлегенә гаҗәпләнеп.
Малайның тирә-юнь белән элемтәсе өзелмәгән иде. Күзләре күргән, колаклары ишеткән чакта мондый мөмкинлектән качарга җыенмый да ул Әнә кайдадыр трактор тырылдаганы колакка чалына Биредән авыл йортлары, аларны да узып өскә үрләгән тупыллар * рәсемдәге шикелле кечерәеп күренә. Аста, кул сузымы җирдә генә, з ишегалды күзгә ташлана «Кыр-кыр» килеп, анда ике тавык нәрсәдер * бүлешә Шифер түбәле агач йорт Госман шунда үскән. Аны тәр- < бияләп үстергән ике кеше: ир белән хатын әнә шунда яшиләр, дөнья * куалар ‘
Уйлап карасаң, аларның кайгысы Госманныкыннан зуррактыр да “ әле. Аларга бит бала кирәк. Кычкырыша башласалар, сүзләре һаман я шуңа килеп төртелә. Шушы арада әнисе тагын врачларга барып * кайтты Госман да үзенең берәр энекәше яки сеңелкәше булуын тели. = бик тели. Бәлки, шуннан соң әтисе эчүен ташлар Бәлки, алар тату, “ күңелле генә яшәп китәрләр Бала арбасын Госман үзе рәхәтләнеп < тартып йөрер, елый башласа, бәбигә имезлек каптырыр иде Агач 3 башында, үзенең куышында яткан чакта, ул күп вакыт әнә шуларны * уйлый, яшерен генә теләк тели иде.
Кайчакларны Госман җиргә «кунакка» төшә
Төшми хәле юк, чөнки ишегалдын себерәсе, түтәлләргә су сибәсе, кичен казлар алып кайтасы бар аның, һаман-һаман кыяр белән корсак тутырып булмый, ашарга да төшә, сөйләшми-нитми генә тәлинкәдәге ашны сыпыртып куя. Кайда куну дигән нәрсә генә четерекле булып чыкты. Төнгә агач башында калыр идең, әти-әнисе орышачак, барыбер җиргә чакырып төшерәчәк Җәйгә кергәч, быел чоландагы агач караватта йоклый башлаган иде ул Вакытның йокыга дигән өлешен хәзер дә шунда үткәрәсе итте. Юрганга төренеп. май кебек эреп йоклыйсың — нәрсәсе начар моның7
Үзенең уенча, Госман җәй буе әнә шулай күктә яшәде, җиргә кунакка гына төшкәләде
Ләкин агач башындагы тормышына ияләнеп җитте дигәндә генә яраткан куышын ташларга туры килде аңа. Авыл көзгә керде, табигать кышка әзерләнә башлады Бөтен агачлар шәрәләнеп, моңсуланып калганда бакчадагы миләш, киресенчә, матурланды, тәлгәш- тәлгәш утлар кабызып, тирә-юньне бизәргә ашыкты Аңардан, нәни парашют сыман бөтерелеп, җиргә яфрак арты яфрак коелды Җил ерак офык артларыннан салкын болытларны куып китерде, яңгырлар ешайды Пыскаклап яуган яңгыр Госманның иске такталардан ясалган куышын да баштанаяк чылатып, каралтып ташлады
Госман тагын җирдә яши башлады, мәктәпкә йөрде, бозда шуды, беренче кар төшкәнне көтә-көтә чаңгыларын хәстәрләде
Экранда Кар кешене күрергә, аннары Арктиканы, ак кыйтганы эзләп сәфәр чыгарга берничә ай калган иде
Эңгер-меңгер әле куерып кына килгән чакта малай еракта ялгыз эскерт күреп алган иде Турылап шунда китте Ничә чакрым җир узгандыр, аяк-куллары. гәүдәсе арыган иде инде аның Чаңгы таяклары да гер асып куйгандай авырайды. Малайның ашыйсы да килә иде. Эскерт бик вакытлы очрады аңа — ял итәр, җылыныр, тамак ялгап алыр Өмете алдамады япан кыр уртасындагы эскерт- нең бер ягын калын кар капласа, икенче ягында саламнары күренеп торган, куышка охшашлы ышык урын бар иде
Чаңгысын салып, таяклары белән бергә эскерткә сөяп куйды
Сумкасындагы шешәле чәйне, җылына торсын дип, куенына тыкты Малай шушында төн кунарга кирәклеген аңлап алды Моның өчен, саламны йолкып, куыш авызын тирәнәйтергә кирәк иде. Бу эшкә тотынганчы иң элек ашап алырга булды.
Саламга аркасы белән терәлеп утырды да, сумкасыннан чыгарып, тастымалдагы ризыкларын алдына җәеп салды Ит кисәге салкын иде, кабу белән тешләрне камаштырды. Ипи белән бергә чәйни торгач кына җылынды, авыздан сулар китерде. Карыны ачкангамы, ризык бик тәмле иде Шуңа күрә анысын ваклап-ваклап капты, йотып җибәргәнче авыз эчендә йөртеп, җылытырга тырышты
Салкын ризык тәнгә әллә ни җылы китерми икән, киресенчә, бияләен салган арада бармаклары туңып өлгергән Ризыкларны җыештырганнан соң малай куыш авызын тирәнәйтергә тотынды: эше дә барыр, бармаклары да җылынып китәр. Саламның исә бирешергә исәбе юк иде — ул тәмам тыгызланып, катлы-катлы булып яткан. Шулай да учка керә, йолкыган саен кисәге-кисәге белән сүтелеп чыга Малайның туңган бармаклары, чыннан да, бик тиз җылынып китте, аркасына кайнар елдырым йөгерде.
Энә белән кое казыган шикелле, байтак тырышты ул. Бияләйләрен салып, хәтта яланкул йолкый башлады. Болай эшләгәндә салам тагын әйбәтрәк савылып чыга икән. Тик менә салам очлары бармакны чәнчә, пәлтә җиңе аша үтеп, беләккә кадала. Кинәт куллары бушлыкка кереп китте аның! Шикләнеп кенә тагын бияләен киде, бушлыкны капшап карады Төргәк-төргәк бөгәрләнеп яткан ике салам арасы икән бу. Көчәнеп-көчәнеп йолыкканнан соң гына ике кочак салам, бер-бер артлы кубып, аяк астына тәгәрәде Шунда гына малай җиңел сулыш алды — төн кунарга урын бар дигән сүз.
Кышкы көн кыска булганлыктан, бик тиз караңгы төште Күктә, бозлы миләшләрне хәтерләтеп, тәлгәш-тәлгәш йолдызлар кабынды Кинәт малайның үрелеп аларны тотып карыйсы килде. Ләкин йолдызлар аның өчен кул җитмәслек биеклектә иде Менә шунда тагын бозлы миләшләргә үрелгән песнәкне хәтеренә төшерде ул. Эскерт һәм йолдызлар каршында япа-ялгыз калган малай үзен әнә шул песнәк хәлендәрәк тойды Никадәр гаделсезлек: үзе теләгән бик күп нәрсәләргә көче җитми аның.
Үзеннән-үзе яктырып ай калыкты. Аның нурлары, үтә күренмәле юка пәрдә булып, кыр өстенә төшеп капланды. Караңгылык, чигенә-чигенә. ай хакимиятенә юл бирде Кырда «шылт» иткән аваз да юк Баягы саламнар кыштырдавы колак төбендә эленеп тора иде, тынлык анысын да кысрыклап чыгарды. Чү! Җир белән күк арасында ниндидер аңлашу бара, шуның авазы кар өстендә сизелер-сизел- мәс кенә тирбәлә кебек Шул тылсымлы авазларны тотарга, кайдалы- гын чамаларга тырышып, баскан урынында катып калды малай, күңе е ' шом басты Йөрәге типкән тавыш икән ләбаса бу! Тынычланып. ай яктысында коенучы эскерт тирәсен күздән кичерде.
Ниндидер сихри көч белән ай туктаусыз үзенә тарта, күтәрелеп карарга мәҗбүр итә иде Нәрсәләр бар икән бу билгесез, галәм куенында көмеш табактай ялтыраган җисем кочагында9 Малайның уйлары ай турында ишеткән әкияткә барып ялганды Тынсыз, өнсез карап торган айның уртасында иңнәренә чиләк-көянтә аскан Зөһрә кыз шәйләнә иде Малай, үз хәлен зе белмичә, әкияттәге ятимә кызны кызганып куйды. Җем-җем килгән хыялый сурәт малай өчен бик тә вакытлы иптәш, юаныч иде. Зөһрә кыз әнә биектә, малай исә эскерт кочагында төн үткәрер. Бәлки әле Зөһрә кыз да Җирдәге малайны күреп торадыр...
Йолкынган салам юрган булып хезмәт итәч иде Сумкасын эч- кәре урнаштыргач, малай үзе дә куышка кереп ятты, гәүдәсен тыры- шып-тырышып баштанаяк салам белән каплады. Суык кай арада тә
ненә кереп өлгергән — баштарак туңдырып, калтыратып җибәрде Аяк-куллар н гәүдәсенә тагын да якынрак елы -тырды Нык кына арыганга күрә, үз сулышы белән үзе җылынып, тиздән йокыга да китте
Төшендә ул Арктиканы күрде. Кар кеше белән саташып чыкты. Чирләп киткәнен, температурасы күтәрелгәнен малай белми иде. к
Нәкъ шул сәгатьләрдә малай йоклап яткан эскерткә аклы-кара- | лы бер эт якынлашты. Ай әле һаман да алкын нурлары белән -пан а. кырны, эскертне һәм аңа сөяп куелган таяк-чаңгы ларны коендыра х иде Этнең сизгер борыны якында гына кеше исе барлыгын сизде. ♦ Яңа актарылган салам тирәсендә арлы-бирле ташланып, ул шундук ~ өрергә, хуҗасына хәбәр бирергә ашыкты Хуҗасы килеп җиткәч. = шыңшуга күчеп, аның аяк астында бөтерелергә кереште
Төнге сунарчы, этнең сәерлеген һәм эскерт буендагы кечкенә « чаңгыларны күреп, нидер барлыгын бик тиз аңлап алды Мылтыгын = җилкәсенә ташлап кулларын бушатты да көпшәк саламны аралый ь башлады 3
...Туңудан чирләп, саташып киткән малай күзләрен ачкан бер < мәлдә каршысында Кар кешене күрде. Әйе. чынлап та Кар кеше иде ь бу! Әле генә төшендә күргәнчә ак халаттан, ак башлыктан, сакал- мыекларын бәс каплаган, хәтта аркасында мылтыгы да бар Ул нигәдер бик җитди, борчулы күренә, нидер сорашмакчы була, ләкин малайның җавап бирерлек тә хәле юк Шуңа да карамастан, ул барыбер сөйләшкәндәй итеп иреннәрен кыймылдата, өзек-төтек авазлар чыгара, кайчаннан бирле зарыгып көткән очрашуны югалтасы килмичә, әле генә төшендә күргәннәрен саташа-саташа өр-яңадан аңында терелтә иде
— Исәнме. Кар кеше? Мин синең янга килдем
— Син ничек эзләп таптың мине’
— Бик озак килдем, ничә көн узганын хәтерләмим дә
— Юлда курыкмадыңмы соң9
— Курыктым, ләкин кире кайту оят иде. Төнлә кибәндә кундым мин...
— Туңгансындыр ич, ничек аяк-кулларыңны өшетмәгәнсең әле
— Мин җылы киендем
— Юк. син туңгансың Сиңа җылы ыр а кирәк Әйдәле. палаткага керик.
— Кар кеше, мин әти-әниләрне ташлап киттем
— Шулай ярыймы соң инде! Моннан ары алай эшлисе булма
— Мин Арктикада, сезнең янда калам Рөхсәт итәсеңме. Кар кеше?
— Рөхсәт итәрмен Ләкин барыбер Зур Җиргә кайтарырбыз сине. Шушы көннәрдә самолет киләчәк
— Кирәкми. Кар кеше! Мин бит кайтып китәр өчен килмәдем Миңа шушында калу кирәк'
— Уйлашырбыз Бу нәрсә миннән генә тормаячак
— Кар кеше, шундый исем белән дәшкәнгә үпкәләмисеңме син9
— Нигә үпкәләргә, мин бит чынлап та Кар кешегә охшаган
Малай Кар кешегә исәктән генә «әтием» дип әйтергә батырчылык итмәгән иде «Инде хәзер әйтсәң дә ярыйдыр». — дип уйлады
— Кар кеше, мин сиңа «әти» дип эндәшсәм ачуланмыйсыңмы9
— Юк. әлбәттә Минем бит нәкъ синең кебек улым бар. Госман исемле
— Менә, мин булам ич инде ул? — дип шатланды малай ак халатлы «әтисе»нең куенына ташланып
— Шулаймыни9 — дип гаҗәпләнде Кар кеше һәм малайны җиңел генә күтәреп алды да кочагына кысты
— Әти, әти. без бергәләп әнине дә эзләп табарбыз, шулай бит7 Кар кеше, ризалык белдереп, уйчан кыяфәттә баш какты.
Малай аңында төш. хыял, чынбарлык өчесе бергә ән шулай килеп кушылды Ул Арктикага барып җитүенә һәм Кар кешене эзләп табуына ш лкадәр нык ышанган иде ки, сунарчы кочагында аңа җиңел булып китте. Хәтта елмаерг азапланды.
Кар кешенең аучы икәнен белмәве белән беразга булса да бәхетле иде ул.
Сунарчы боларның берсеннән дә хәбәрдар түгел иде, малайның саташып әйткән сүзләреннән ачык кына мәгънә тапмады. Менә ул малайны кочагыннан төшерде һәм, ауга чыкканда гына кия торган ак халатын салып, аны баштанаяк шуңарга төрде «Туган тел» китабы һәм ризыклар салынган сумканы, анда ниләр барын карап та тормыйча, тиз генә аркасына, дөресрәге мылтык көпшәсенә элде. Бераздан. малайны күкрәгенә кысып кочаклаган хәлендә, эскерт яныннан кузгалып китте һәрвакыт алдан барырга өйрәнгән эт, сунарның өзелгәнен аңлап, күндәм бер кыяфәттә хуҗасы артыннан иярде.
Бозлы миләшләр сыман чекрәеп, куктә әле һаман төнге йолдызлар яна иде.
Ишетәсеңме, малай, мин сиңа гомер уртасыннан эндәшәм! Тормыш сине, кып-кызыл миләшләр кебек, матурлыгы белән кызыктырды Ләкин синең язмышка миләшнең ачысы, бозлысы эләкте. Никадәр сәер тоелмасын, бозлары эреп төшкәннән соң андый миләш тәмле була Миләштәге бозларны эретү өчен сиңа вакыт һәм тор- мыш-яшәеш тәҗрибәсе кирәк иде.
Мин синең исән калуыңны һәм көннәрнең берендә үз акылың белән шушы хакыйкатькә ирешүеңне телим.
Беләсең микән, синең барлык кичерешләрең, яндырып-яндырып, минем йөрәк аша да узды. Синең белән бергә кайгырдым, шатландым, әллә ничә кат туңдым һәм җылындым мин. Эскерттәге салам сабаклары минем дә кулны һәм беләгемне тырнап узды. Арктикага кыйтгага барып җитәсемә мин дә шикләнмәдем. Синең пакь, керсез йөрәгең күтәрелгән биеклеккә асылда мин дә күтәрелдем Синең фаҗигаң — минем дә фаҗигам иде. Ә фаҗига кешеләрне актан караны аерырга, уйлый белергә һәм сафлыкка өйрәтә.
Син әти-әниеңә начарлык теләмәдең. Хәмит белән Сәмиттән үч алырга җыенмадың. Чөнки табигать сине дөньяга гадел, намуслы, киң күңелле, эчкерсез итеп яраткан иде Син бары дөреслек артыннан киттең, сорауларыңа җавап эзләдең. Бары шул
Ишетәсеңме, мин синең исән калуыңны телим Хакыйкать эзләү көрәшендә син әле намусыңны күп тапкырлар яманлыкка каршы калкан итеп куячаксың. Мин моңа ышанам.
Февраль, 1990 ел.

Реклама