Ф. ВӘЛИЕВНЕҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН


Борынгы архитектура һәм гамәли сәнгать буенча
искиткеч бай гыйльми нигезгә корылган фәнни моно
графияләр авторы, исеме җәмәгатьчелек арасында киң
таралган, халык сәнгате буенча татарлардан әлегә бер
дәнбер фән докторы булган, тик үзенең туган йорты
Казанда һәм аның фәнни тикшеренү институтында даими
хезмәт урыны таба алмыйча, бу фани дөньяның каһәр
суккан каршылыкларын җиң» алмаудан гаҗиз булып, үзенә
карата көнчелектән һәм хөсетлектән тәмам туеп,
тормыштан вакытсыз китеп барды Фоат Вәлиев. Фәнгә,
сөйгән халкына хезмәт итүдән башканы белмәгән, киң
күңелле, әмма шактый авыр холыклы, зур интеллектуаль
акылга ия, ләкин күпләргә аңлашып бетмәгән үзенчәлекле
шәхес иде ул. Олы талантларның күбесенә хас
сыйфатлардыр инде болар...
Хатирәмне шул фидаи затның авыр язмышы өчен
газаплану сүзләре белән башласам да, Фоат абый минем
күңелемдә татар халкының искиткеч бай мәдәни тарихын
армый талмый тикшерүче һәм аны ялкынланып
пропагандалаучы фәнни баһадир булып калачак. Үземне аның рәсми булмаган. әмма чын
укучысы дип игълан итәргә дә җөрьәт кылам, моңа минем бөтен әхлакый хакым бар. Фоат
Вәли турындагы хатирәләрем яңарган саен, иң әүвәл миңа моннан 30 ел элек, ягъни 1960
елда элекке Касыйм ханлыгының башкаласы Касыйм шәһәренә кылган сәяхәтебез искә
төшә. Борынгы шәһәрнең татарлар яши торган өлеше, шундагы татар зираты, Хан мәчете,
XV йөздән калган биек таш манара, халкыбыз тарихында кара эз калдырган Шаһгали
мавзолее, аның эчендәге җисеменә бик үк туры килеп бетмәгән, зур һәм матур кабер
ташлары, шунда Сөембикә каберен эзләп йөрүләребез... Фоат абыйга 39, миңа 23 яшь. Ул
миңа тарих - татар тарихын сөйли, мин йотлыгып тыңлыйм. Инде бүген, үземнең дә шул
тарихны ярыйсы гына белүем күзлегеннән караганда, мин Ф. Вәлневнең шул вакыттагы
фәнни эрудициясен, киң белемлеген искә төшереп хәйран калам. Бер уйласаң, махсус
тарихи белеме дә юк төсле. Киевтә төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган, аннан соң
ун ел Гипро- татнефть трестында архитектура төзелеш бүлеге җитәкчесе, ике ел Казан
реставрация остаханәсендә баш архитектор. Хәер, бу елларда инде ул атаклы этнограф Н.
И. Во робьевның аспиранты, бер үк вакытта Г. Ибраһимов исем ендәге Тел, әдәбият һәм
тарих институтының кече гыйльми хезмәткәре. Институтта 10 ел эшләү дәверендә бу
«дәрәҗәле» исем аның артыннан даими ияреп йөрде. Әйе. 50 яшен тутыручы танылган
галим. «Казан татарлары орнаменты» исемле бәһа биреп бетермәслек зур монография,
дистәләгән фәнни хезмәтләр авторы һәм... кече гыйльми хезмәткәр. Дөресен әйтим, Фоат
абыйны бу исем кимсетте. Үзенең югарырак исемгә, «өлкән хезмәткәр» дәрәҗәсенә лаеклы
булуын исләренә төшерсә дә, игътибар итмәделәр һәм ул институттан китте. Мин аны
аңлыйм. Бигрәк тә соңрак, бүген дә шушы ук институтта биш алты чиле-пешле мәкалә
чыгарып, фэләнчә еллык »образованиеләрен селкетеп» йөргән кайбер өлкән гыйльми
хезмәткәрләр барлыгыннан чыгып карасаң, Ф Вәлневнең ул чактагы принципиаль адымы
гаҗәп тоелмый. Ләкин ул бөтен булган үпкәсен онытып, берничә елдан институтка
кайтырга теләде, конкурста катнашты, тик гыйльми совет аны үткәрмәде. Сәнгать буенча
фәнни хезмәткәр булып бер ханым
узды һәл^ ул шуннан берничә ел үткәч институт буенча кыскартылуга эләгеп, аннан китәргә
мәҗбүр булды. Баксаң, әлеге мөхтәрәм ханымның фәндә ун елдан артык эшләү дәверендә...
бер генә фәнни хезмәте дә булмаган икән. Ә конкурстан уза алмаган, ул вакытта Мари
политехник институтында доцент булып эшләгән Фоат Вәлиев Иошкар Ола шәһәрендә татар
халкының сәнгать һәм архитектура тарихы буенча ике монография бастырып чыгарды.
Казанга кайтып. Татарстанның халык декоратив сәнгатенә багышлап тагын бер китап чыгарды
һәм докторлык диссертациясе яклады. Әйе. инде әйткәнемчә, татар сәнгатенең тарихы, ягъни
матди культура белән бәйле булган бик тә мөһим өлкә буенча һәм. әлбәттә, татарлар арасында
әлегә бердәнбер фәннәр докторы булды. 60 яшь тулганда күп еллык гыйльми хезмәтенең
җимешен диссертациясен СССР Художество академиясендә яклап, шуннан сабый балалар
кебек шатланып кайтып, тагын үзенең туган институтына эшкә алуларын, һич югында
консультант итеп билгеләүләрен сорап бара һәм тагын «отказ» ала. Бу юлы сәбәбе дә бар —
пенсионер! Ә ул вакытта анда хәтта 80не тутырган кайбер тарихчылар консультант булып тора
иде.
Мии бу сүзләремне әлеге институтта, ягъни үзем үк инде 28 ел өзлексез эшләүче фәнни
оешмада ошатмаячакларын белеп язам Фоат Вәлиевнын татар тарихын, аның гаҗәеп бай
архитектура һәм сәнгать тарихын тырышып тырышып өйрәнүдә, шуны дөньяга чыгаруда
искиткеч зур хезмәт куюын, ләкин үзе исән чакта шул зур хезмәтне, аның талантын әлеге
институтта танымауларын, дөресрәге, танырга теләмәүләрен, югары класслы белгеч буларак
читкә кагылуын үзе үк белә торып, күп газапланулар, артык гасабиланулар нәтиҗәсендә
(«быстротечный рак») вакыт сыз дөньядан китеп баруы өчен йөрәгем әрнеп, җаным сыкрап
язам. Берничә моно графиясенең фәнни редакторы һәм рецензенты, фикердәше һәм якын
дусты буларак, аны институтка алуларын сорап ул вакыттагы институт җитәкчелегенә, СССР
Фәннәр Академиясенең Казан филиалы президиумына. КПСС өлкә комитетына берничә
тапкыр мөрәҗәгать итеп тә сүземне үткәрә алмаганлыгыма гарьләнеп язам. Кемнәр
каһәрләгәннәр, кемнәр рәнҗеткәннәр, кемнәр аны читкә какканнар — шулерның
намусларында калсын.
Даһи Тукайның үлемсез сүзләре, әйтерсең, туган халкын, аның бөек матди һәм рухи
дөньясын сөеп иҗат иткән, әмма һәртөрле түбәнлекләр, мыскыллаулар тоеп яшәгән Фоат
Вәлигә дә багышлап язылганнар:
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын. Без үлэрбеэ. билгеле, тик
үкенечкә калмасын
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, >вак» диген. Таптасыннар,
хурласыннар, тик җаның хурланмасын.
Әмма Фоат абыйның җаны да хурланды. Дөрес, ул көчле кеше иде, үзенең күпләрдән бер
башка югары булуын сизеп яшәде, кемнәр алдындадыр баш имәде, ялагайлыкны җене
сөймәде. Дөрес, хурланды, әмма сынмады, рухи гарипләнмәде.
Мин Фоат Вәлиевне идеаллаштырырга җыенмыйм. Күпләрнеке кебек, аның да
җитешмәгән яклары бар иде, әйткәнемчә, холкы да бик җиңел түгел иде. Мин моны үзем дә
татыштыргаладым. Сөйләшеп утыра торгач, төрле гыйльми мәсьәләләр турында бәхәсләшеп
китеп, сүзгә килешә, үпкәләшеп аерылыша торган идек Әмма аннан яшь кеше буларак, аның
олы галим булуын тоеп, шуны кабул итеп, үзем башлап, Щапов урамына, аның өенә тагын
барам, әнисе Нәгыймә апа (безнең әни ләрнең исемнәре дә бер иде) пешергән бик тә тәмле
йомшак кабартмалар ашап озаклап, сөйләшә сөйләшә чәй эчәбез, тагын төрле фәнни
мәсьәләләр турында фикер лошәбез. Әлбәттә, еш кына уртак тел табабыз. Һич кенә дә үпкә
сайлаучан, үч тотучан кеше түгел иде мәрхүм.
Мин Ф. Вәлиевне белгәннән бирле аның талантына, эшкә ифрат сәләтле булуына
сокланып яшәдем. Киң эрудицияле тарихчы, этнограф, сәнгать белгече, архитектор һәм
рәссам. Мин аның ике кулы белән дә бер үк дәрәҗәдә, бер үк тизлектә сызым сызу яки рәсем
ясау сәләтенә сокланып бетә алмый идем «Ничек алай эшли аласыз?» дигән сөалемә каршы
елмаеп кына куя иде. Дөресен әйтим, аның бу табигый сә лотсно Бакый Урманче да зур бөя
бирде. Без икәү Бакый ага янында булгалап. сәнгать һәм гомумән халык тарихы турында
озаклап сөйләшеп утыра торган идек. Кайбер гадәтләре өчен аны җиңелче шелтәләп. «Юк,
Фоат җан. бу юлы син хаклы түгел», дигәләсә дә. олы рәссам аны бик зур ихтирам итә, хәтта
ярата иде. ә Фоат абый Урманчаны гомере буе үзенең остазы итеп санады. Мин моның шаһите
Әлбәттә, мин аның бөтен басылган китапларына да фәнни анализ бирергә җыенмыйм,
кечкенә генә язмада моны башкарып та булмый: җитмәсә. минем хати ремнең максаты да ул
түгел. Аның күпьеллык фәнни хезмәтенә бәя биреп, берничә
сүз белән генә болай дип әйтеп булыр иде. Фоат Вәлиев милли сурәтләү елкәсендә татар халык
сәнгатен өйрәнү фәненә чын мәгънәсендә нигез салды, халкыбызның декоратив-гамәли
сәнгате аның фәнни тикшеренүләрендә беренче тапкыр гыйльми- теоретик нигезгә корылды.
Бу аның биш фәнни монографиясендә. Мәскәүдә басылган берничә зур коллектив хезмәттә
(шулар арасында «Урта Идел һәм Урал буе татарлары» дигән һәйбәт китап, дөнья халыклары
сәнгате буенча энциклопедик басма) чагылыш тапты, раслану алды, тиешле фәнни калыпка
с алынып бирелде.
Беркадәр баналь, кабатланган сүзләр кушып әйткәндә. Ф. Вәлиев башка бер нәрсә дә
язмыйча, инде телгә алынган «Татар халык орнаменты» дигән капиталь монографиясен генә
иҗат иткән булса да. аның исеме татар халкының күп гасырлык сәнгать тарихын өйрәнү
эшендә алтын хәрефләр белән язылып куелыр иде Исеменә караганда, бу китап сәнгатьтәге
техник алымнарның бер төренә — орнамент бизәккә генә багышланган кебек тоелса да, монда
халыкның искиткеч бай рухи дөньясының матди чагылышы булган декоратив-гамәли
сәнгатькә, аның төрледән-төрле төркемнәренә. шуларны эшләү алымнарына, аларның килеп
чыгышына һәм тарихи язмышына гаҗәеп төпле, нигезле, профессиональ анализ бирелгән.
Мин бу китапны кулыма алган саен — ә мин аңа бик еш мөрәҗәгать итәм — тыныч кына
укый алмыйм. Никадәр зур байлык, никадәр гүзәллек вә сылулык, никадәр тирән сәнгати
фәлсәфә! Әйе. бу сәнгать — чын мәгънәсендә халкыбызның бөек акылы, аның гасырлар буена
тир һәм канлы яшь түгеп җыйган рухи вә матди байлыгы. Ә югалганнары. 1551-52 елларда һәм
шуннан соңгы чорларда таланганнары күпме булгандыр...
Алтын көмештән, кыйммәтле ташлардан эшләнгән атаклы ювелир, ягъни зиннәтле бизәнү
әйберләре: чулпылар, хәситәләр, яка чылбырлары, беләзекләр, йөзекләр, алкалар, бөтиләр,
кечкенә һәм нәфис коръән савытлары, тагын әллә ниләр, алар- ны бизәкләүнең бай алымнары,
әйтик, кою. нәкыш, бөртекләү, каралту, кырлау, басма һәм башка югары сәнгати ысуллар —
болар һәммәсе байлык, осталык вә илаһи нәфислек. Ә менә энҗе, якут, зөбәрҗәт, ахак, фирүзә
кебек асылташлар куеп, яссы нәкыш, бигрәк тә төерчекле нәкыш алымы белән эшләнгән
бизәнү әйберләре, Ф. Вәлиев раславынча, бары тик татарларга гына хас һәм алар дөнья зәр-
кән сәнгатенең иң гүзәл үрнәкләреннән саналырга хаклы.
Бу әле халык сәнгатенең бер төрен генә искә алу булды. Ә һәрберебезгә балачактан бик
тә таныш булган, һәр татар өен. хәтта ярлы-ябагайның да җыештырып куйган куышын үзенчә
бизәп торган, әби-бабаларыбыз. әти әниләребез, абый-апа- ларыбыз. ниһаять, үзебез дә киеп
йөргән, чигеп эшләнгән җиһаз һәм киемнәр. Кызыл башлы сөлгеләр, япмалар, келәмнәр,
ашъяулыклар, башъяулыклар. түбәтәйләр, калфаклар, башмаклар, читек кәвешләр, аларны
чигүнең күп төрле алымнары, мәсәлән, элмәле чигү, тоташ чигү, каеп чигү, сәйлән чигү, чуклы
чигү. Аларны бизәкләүнең бер генә төрен, чәчәк орнаментын гына ал син — мәңге яшәр
табигатьтән никадәр олы байлык, гүзәллек кабул ителгән: Йөзем агачы, дәлия, лалә, канәфер,
кашкарый, мәк. миләүшә, гөлчәчәк, чалма чәчәк, кыңгырау чәчәк, ак чәчәк, алтын чәчәк..
Сөйли-яза китсәң, туктый алмассың. Боларның һәммәсе Фоат Вәлиевның әлеге китабында,
аның башка хезмәтләрендә гыйльми вә сәнгати яңарыш алып, сөйгән халкына кире
кайтарылды.
Сөйгән халкы... Бу сөю берьяклы гына түгелме соң? Юк. мин һич тә бөтен халык
тарафыннан сөелү турында сүз алып барырга җыенмыйм. Фән кешесе ул җырчы да.
композитор да. шагыйрь дә түгел, галимнәрне, гадәттә, азрак беләләр, аларның булган
популярлыгы күбрәк шул голәмә. интеллигенция арасында. Ләкин болары да бит шул ук
халыкның уллары, җитмәсә, теге яки бу галимгә халык исеменнән бәя бирергә яратучы партия-
совет эшлеклеләре. һәртөрле чиновниклар, функционер- лар бар. Аларның «сөюе» ни
дәрәҗәдә? Үзе исән чакта кагу, мыскыллау, эшенә төрлечә аяк чалу, үлгәч күкләргә чөеп
мактаумы? Дәрдемәндчә әйтсәк:
Бетеп гомерең, игеп күмгәч үзеңне.
Итәрләр хирзе җан ' күмгән сүзеңне.
Шул ук Фоат абыйның институтка кире кайтуына комачаулау өчен бөтен көчләрен
куючыларның кайберләре бүген аның татар сәнгате тарихын өйрәнүгә керткән «зур өлеше»
турында сөйлиләр, кайберләре аның 70 еллык юбилее уңае белән үткәрелгән фәнни
конференциянең оештыру комитеты әгъзалары... Иа. хода, кайдан соң бу бездәге рухи
гариплек, бу җаһилият? Кайдан бездәге бу кеше көенеченә сөенеп.
1 Хирзе җан — бәти, талисман.
кеше сөенеченә көенеп яшәүләр? Нигә татарның әле күптән түгел генә без белгән галимнәре
— менә дигән тарихчы, эпиграфист, этнографлары Хәйри Гнмади. Һарун Иосыпов, Әхәт
Заһидуллин үз үзләренә кул салдылар? Нигә? Кем моңа җавап бирә ала? Нигә халкыбызның
гасырлардан килә торган тарихи, газиз исемен — «татар» исемен сүгеп, аны икенчегә
әйләндерү максатында китаплар һәм мәкаләләр бастырып. 1552 елда Казанның «Рус дәүләтенә
кушылуы прогрессив күренеш булган» дип язып, шушы институтта кадер хөрмәт казаналар?
Кайда намус, кайда пакьлек, кайда вөҗдан? Җавап таба алмагач, ирексездән тагын Тукайга
мөрәҗәгать итәм:
Керлән» ост. остен» рух, һич хозур вожданга юк;
Ни сәбәптән җир йозендә тәнгә — мунча, җанга — юкГ
Әмма андый вакытта мин Фоат Валиев кебек фән каһарманнарының намуслы исемнәрен
искә төшерәм. аларның якты хатирәсе алдында үземнең чаларган башым ны иям. киләчәккә
өмет белән карыйм. Аллага шөкер. Фоат абыйның татар халык әсәрләрен җыйнау, гыйльми
классификацияләү, аны бөтен итеп халыкка кире кайтару, гомумән, халкыбызның чын
тарихын һәм мәдәнияте тарихын язу эше бүген ыша нычлы кулларда — аның сәләтле кызы,
тирән белемле сәнгатькәр Гүзәл Вәлиева Сөләйманова. Фоат абыйның фикердәшләре, якын
дуслары кулында

Реклама