Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИШЕЛМӘГӘН ТӨЕННӘР


Татар һәм башкорт якынлыгының, мәдәнияттә үзара йогынтысының ерак тарихтан килүче тамырлары бар Бу тугандаш ике терки халык күптәннән янәшә мәдәни-рухи кыйммәт әр алмашып яши Шуның нәтиҗәсендә, әхлакый күзаллау, деньяны таныл белү, һәм тойгыларны белдерү кебек рухи өлкәдә уртак сыйфатлар шактый Шул ук вакытта бу халыкларның һәрберсенең үз үткәне, үсешенең үз тарихи юлы бар Хәзерге татарларның ата-бабалары болгарлар утрак тормышка бик иртә аяк басалар, әле X гасырда ук үз дәүләтләрен төзиләр, эре шәһәр үзәкләренә нигез салалар, игенчелек, һөнәрчелек һәм сәүдә үсешен тәэмин итәләр. Бу инде утрак халыкка хас язма культураның аларда иртә барлыкка килүенә йогынты ясамый калмый Башкортлар исә XIX гасырга кадәр күчмә тормыш белән яши һәм бу хәл котылгысыз рәвештә аларның мәдәниятендә халык авыз иҗатында, язма мәдәният тууда һәм үсешендә үзенчәлекле чагылыш таба
50—60 нчы елларга кадәр фәндә башкорт әдәбиятының яшь булуын, күптән түгел генә барлыкка килүен белдергән караш яшәп килде Мәсәлән «Әдәби знциклопедия»- нең (М., 1929) 1 томында башкорт әдәбияты «Ьәкать Октябрь революциясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән яшь революцион әдәбиятларның берсе» (373 6). ә «башкорт язучылары үзләре саф башкорт телендә язуны «Башкортстан» газетасы чыга башлау белән бәйләп, башкорт әдәбиятының һәм башкорт әдәби теленең туган елы итеп 1924 елны саныйлар» (375 б), дип әйтелә. Башкорт әдәбиятының яшь һәм яшь язма телле булуы «Зур совет энциклопедиясенең» (М., 1950) 2 басмасындагы 4 томында да чагылыш тапкан. «Октябрь революциясенә кадәр,— дип яза анда СССР фәннәр академиясенең хәбәрче әгъзасы М. К Дмитриев,— башкортларның уз язулары, әдәби телләре һәм әдәбиятлары булмый»
«Башкорт совет әдәбияты тарихы»нда (БДУ нәшрияты. Уфа, 1963) «Беек Октябрь социалистик революциясенә кадер башкорт әдәбияты әле мөстәкыйль милли әдәбият булып китә алмый Фәкать Октябрьдан соң гына башкорт әдәбияты алдында мөстәкыйль рәвештә үсәр өчен киң юллар ачылды Революциягә кадәр формалашырга өлгермәгән әдәбиятның тарихында сыйфат ягыннан ер-яңа чор башланды» (8—10 6,), дип басым ясала.
Бу тарихи объектив фактны үзенең «Башкорт тамгасы» (1967) дигән мәкаләсендә Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое Мостай Кәрим тирән һәм дөрес гомумиләштерде «Дистә гасыр дәвамында башкорт ук-җәя асып ат өстендә утырды Ләкин, мәгълүм булганча, сугышчы һенәре яңаны иҗат итә торган һөнәр түгел Ул фәкать хәрабәләр ясарга һәм кабер өстенә курганнар өяргә генә сәләтле һем шуңа күрә, үзебезнең ирек сеючән ата-бабаларыбыз турында уйлаганда, горурлык һәм соклану миндә үкенү һәм пошыну белән бергә кушыла Әбугалисина үзенең соклангыч фәнни ачышларын ясаганда. Нтзами үзенең үлемсез поэмаларын иҗат иткәндә Рафаэль Санти үзенең шедеврларын тудырганда Бөек Петр баткаклык урында шәһәр торгызганда, ул тыныч һәм мәһабәт кыяфәттә иярдә утырды Денья өстендә Моцарт. Бетховен Чайковскийның сихерле аһәңнәре йөзеп йөргәндә ул үзе һәм даласы өчен моңлы озын
Яхья АБДУЛЛИН (1920)—галим фелсефа фәннәре докторы, профессор. Татарстанның һем РСФСРның атказанган фен >ш лек лесе дүрт гыйльми кител һем күл кенә бүтен тетматлар авторы Казанда яши.
Т
җырларын сузды Иван Федоров Русьта китап бастыра башлаганнан соң да башкорт кулына үзенең туган телендә язылган китапны алу вчен 350 ел кирәк булды
Тормышның, тулаем алганда, акмый торган суга охшавына, ә бай һәм юмарт рухлы халыкның уз сәләтләрен һәм иҗади көчләрен тәрәккыят эшенә җигә алмавына кем гаепле иде соң? Октябрьга чаклы үзенең милли дәүләтчелеген булдыруга ирешмәгән халыкның тарихи язмышы шулай булды- Дөнья цивилизациясенә без әле бик озак гомер кушылып китә алмас идек. Бу безнең гаеп түгел, ә бәлабез. Тарих шулай хөкем итте... Чынлыкта кешелек дөньясы илле гасыр дәвамында тудырган кыйммәтләрне без фәкать илле ел элек кенә аңлау бәхетенә ирештек Болар бар да башкорт халкы Ленин партиясе кулыннан яңартылган нигездә үзенең автономияле дәүләтчелеген алгач кына мөмкин булды». (М. Кәрим. Өч туган турында хикәят. М.. 1978. 272—273 б.).
■•Халыкның тарихи язмышы шулай булды», дигән фикер башкорт мәдәниятенең кайбер эшлеклеләренә ошамады һәм алар халыкның шул рәвешле яңаруында тарихи могҗизаны, яңа социалистик милләт барлыкка килүен тирәнрәк аңлатасы урында, үткәннең мәдәни мирасыннан үзләре өчен дә өлеш чыгарырга тырышу кебек җиңел юлга бастылар. Ә мондый өлешне алар тугандаш татар халкының бай сәнгать мирасыннан таптылар.
Күрше татар халкы исәбенә әдәби чикләрне киңәйтү һәм башкорт әдәбиятын баету гамәле әле сугыш алдыннан — кырыгынчы елларда ук башланды. Башкортстанда яшәүче татар әдәбияты классигы Мәҗит Гафурины башкорт совет шагыйренә әверелдерү бу юнәлештә ясалган беренче җитди адым булды. Революция алды елларында һәм 20—30 нчы елларда ул фәкать татар шагыйре булып кына саналды М. Гафури үзе да шулай исәпләде Башкорт язучысы Д. Юлтый да үзенең мәкаләләрендә М. Гафурины. С. Кудаш- ны. Г Гомәрне. Г. Насыйрины «үзләренең әсәрләре белән башкорт әдәбиятын үстерүгә өлеш кертүче» «Башкортстанның татар язучылары», дип саный (Д. Юлтый. Башкортстанның матур әдәбияты — 10 ел мәдәни фронтта, Уфа. 1929). Акрынлап М. Гафури башта башкорт совет әдәбиятына нигез салучыга, аннары башкорт әдәбияты классигына әверелә һәм аның иҗаты башкорт әдәбиятының совет чорындагы гына түгел, революция алды елларындагы күренеше буларак та карала башлый. Менә шулай акрынлап-акрынлап М Гафуриның иҗаты тулаем башкорт милли әдәбияты казанышы итеп карала башлый һәм хәзер инде Башкортстанның әдәбият белгечләре «XIX гасыр ахырында мәгърифәтчелек традицияләрендә башланып киткән М. Гафури иҗаты XX гасырда башкорт әдәбиятында тәнкыйти реализмны ныгыту өчен барган көрәштә үзәк урынны ала» («Халыкка бирелгән талант» Уфа. 1982, 74 6.). дип язалар. М. Гафуриның башкорт әдәби хәрәкәтендә катнашуын беренче планга чыгарып. Башкортстанның әдәби галимнәре аның татар әдәбияты вәкиле булуы хакында бик сирәк искә алалар Бу хәл хәтта М Га- фурииың тәрҗемә китапларына да үтеп керде. Барлык әсәрләре туган татар телендә иҗат ителсәләр дә, анда башкорт теленнән тәрҗемә диелгән.
Татар әдәбияты вәкиле М Гафуриның тарих ихтыяры белән ике тугандаш халык — татар һәм башкорт халыкларының классигы бул 'П китүе б хәссез нәрсә. Ике яисә өч халыкның язучылары булу язмышы М. Акмулла (татар, башкорт, казакъ), Ш. Бабич (татар, башкорт) кебек әдипләр өлешенә дә чыкты. Алар бу әдәбиятлар тарихында үзләренә лаек урыннарны алдылар Моны аңлатып була әле.
Ләкин шушы күркәм мисаллар, бигрәк тә М. Гафурины башкорт совет әдәбиятына нигез салучыга әверелдерү гамәле башкортның әдәбият галимнәренә башкорт әдәбиятын борынгылатып күрсәтү юнәлешендә яңа омтылышлар ясап карау өчен этәргеч бирде Монысы — борчылырлык хәл.
Башкорт әдәбиятының тарихи кысаларын гасырлар катламына җәяргә омтылуның икенче чоры Ә Харисовның «Башкорт халкының әдәби мирасы (XVIII-XIX гасырлар)» (Уфа. 1965) монографиясеннән башланып китә. Үзенең китабында Ә. Харисов Башкорт- стан әдәбиятының формалашуы һәм үсеше, татар һәм башкорт әдәбиятлары арасындагы үзара багланышлар кебек гаять катлаулы мәсьәләләрне күтәрә. Ләкин бу тарихи- теоретик проблема бик тә субъектив аңлатыла, тарихилык һәм фәннилек принципларыннан чигенеп, өстән-өстән генә хәл ителә. Башкорт галиме хәзерге Башкортстан төбәкләрендә һәм аның тирәсендәге өлкәләрдә табылган XVIII һәм XIX гасырга караган барлык тарихи язма ядкарьләрне, татарлар тарафыннан т >тар телендә язылсалар да, башкортныкылар дип белдерә Ә Харисов монда Башкортстанның башкортлар өчен генә түгел, ә башка халыклар, шул исәптән татарлар өчен дә икенче ватанга әверелүе хакында күзгә күренеп торган фактны күрмәмешкә салыша. Төрле тарихи сәбәпләр аркасында 6.645 мең татарның фәкать чирек өлеше генә (1 764 мең яисә 26,6 проценты) үз республикасында яши. (Моны 1989 елда уздырылган халык санын алу буенча рәсми мәгълүматлардан чыгып әйтәм). Татар халкының калган өлеше республика чикләреннән т шка. шул исәптән Башкортстанга һәм аңа чиктәш өлкәләргә таралып утырган. Шунысын да әйтергә кирәк, ашкортстанда татарларның рәсми саны (1.120 мең) бер өлеше әле
һамаи «башкорт» дип теркәлүгә карамастан, (Д Сираее Беләсезме мәлләрне—«Шәһрн Казан» газ . 26.11 1991 Һ б) башкортлардан (863 мең) күбрәк
Башкорт җирләрендә татар катламы борынгыдан ук килә Профессор Р Г. Кузеев раслаганча, әле Казан ханлыгы басып алынганчы ук, хәзерге башкорт җирендә татарлар һәм башкортлар бергә яшәгән. XVI-XIX гасырларда Идел буйларын Россиягә кушканнан соң, татар катламы Казан, Пенза, Сембер һәм башка губерналардан күчеп килүчеләр исәбенә тагын да арта. Бу күчеп утыручылар дәүләт тарафыннан да, бигрәк тә саклану чикләре тезүгә бәйле рәвештә башкарыла, шулай ук үзләре теләп килүчеләр дә шактый күп була (татарлар өчен патша хөкүмәте урнаштырган авыр ясактан котылу омтылышы, дини һәм милли эзәрлекләүдән качу, буш җирләр эзләү һәм сәүдә эшләрен җайга салып җибәрү). Нәтиҗәдә хәзерге Башкортстаи мәйданында һәм аңа чиктәш төбәкләрдә күп санлы эреле-ваклы татар авыллары һәм шәһәрләре барлыкка килә Мәсәлән. «Баш- кортстан АССР Административ-территориаль бүленеше» (Бишенче басма Уфа, 1969. 432 б.) белешмәсе мәгълүматлары буенча. 1969 елның 1 январена Башкортстаи АССРның 48 районында (53 районнан) 1000 нән артык татар авыллары санала
Җирле халык арасында сакланып калган архив һәм тарихи материалларга һәм хәзерге Башкортстаи җирләренең ничек итеп үзләштерелүе хакындагы риваятьләргә караганда, XVII-XVIII гасырларда татарлар, хәер еш кына башка милләт вәкилләре дә. зуррак күләмдә җир алып калу максаты белән, ул чакта өстен хокукларга ия булган «башкорт» сословиесенә язылганнар. Нәтиҗәдә «башкорт» этнонимы икенче мәгънәне дә ала — ул билгеле бер этносның вәкилен генә түгел, сословиене дә аңлата башлый һәм социаль атамага әйләнеп китә. Хәзерге Башкортстаида Казан татарлары һәм мишәр сөйләмнәренә ия татар телле «башкортлар»ның булуы өлешчә шуның белән дә аңлатыла. 1959 елда халык санын алу вакытын а 305348 башкортның татар телен ана телләре итеп тануын әйтү дә җитә
Үзе өчен яңа булган бу төбәкләрдә татар халкы мәдәни традицияләрен үстерүне дәвам итә, әдәби телен саклый «Кире кагып булмаслык тагын шушы фактны да искә алырга кирәк,— дип язды башкорт галиме Җ Киекбаея,— башкорт җирләренә күчеп утырган татарлар мәдәни яктан үсеш дәрәҗәсе буенча бер башка югары тора иде • («Башкорт һәм татар диалектларын өйрәнүнең кайбер мәсьәләләре» Җыентык Казан. 1961, 370 б ). Җ Киекбаев. А. Юлдашев һәм башка башкорт галимнәренең хезмәтләрендә күп тапкырлар басым ясап әйтеп кителгәнчә, татарлар Башкортстаига утрак тормыш рәвеше, игенчелек ысуллары һәм кораллары һәм үз язма мәдәниятләрен алып киләләр Алар анда үзләре һәм башкорт балалары өчен мәктәпләр ачалар Бу татар мәдәниятенең Көнчыгышка. Көньяк-Көнчыгышка һәм Теньяк-Кенчыгышка таралу чикләрен киңәйтә. Күчеп килгән татарлар яңа эстетик һәм башка рухи кыйммәтләрен тудырып, башкортлар белән кулга-кул тотынышып эшлиләр
Шушы шартларда ике якын тугандаш халык—татарлар һәм башкортлар үзара кушылып, бер-берсен баетып торалар. Башкортстандагы татар халкының мәдәниятенә һем әдәбиятына башкорт мәдәниятенең тәкирен дә инкарь итәргә ярамый Халыкның авыз иҗаты, халык музыкасы өлкәсендә бу бигрәк тә ачык күренде Бер үк вакытта башкорт мәдәнияте үсешенә татар мәдәнияте дә көчле йогынты ясый Мөктәп-мәдрә- сәләрдә татарлар һәм башкортлар уртак программа буенча татар телендә бергә укый башлыйлар. Татарның әдәби традицияләре, китаплары, әдәби әсәрләре акрынлап башкорт гаиләләренә дә үтел керә.
Үзенең борынгы традицияләренә нигезләнгән татар әдәбияты Урал тирәсендәге төбәкләрдә әнә шулай туды һәм үсте. Менә шушы әдәбиятны башкортның әдәбият белгечләре 60—70 нче елларда, теге яки бу язучының кайда яшәвенә карап «башкортныкы» дип атый башладылар
Башкортстаида һәм аңа чиктәш өлкәләрдә башкорт галимнәре тапкан ул язма ядкарьләрнең күлчелеге татар халкы вәкилләре тарафыннан иҗат ителгән иде Аларны авторсыз калдыру өчен. Ә Харисов үзе үк уйлап тапкан сафсатачыл теориясенә мөрәҗәгать итте имеш, «татарның әдәби теле фәкать XIX гасырның икенче яртысында гына кулланышка керә» (49 6.), ә шуңарчы татар язучылары «тере сөйләм теле белән Һич тә уртаклыгы булмаган «төркидән»— ясалма китап теленнән генә файдаланганнар» (50 б ) Бу рәвешле күрәләтә ялган борынгы татар әдәбияты әсәрләрен исемсез, милләтсез итә аларны татар халкының тарихи һем иҗади эшчәнлеге чикләреннән чыгарып ташлый «иясез малга» әверелдерә Ә иясез малны кулга төшерергә кем кызыкмас! һәм Ә. Харисов Башкортстаида табылган кулъязмаларны башкортныкы дип игълан итеп. XIX гасырда иҗат иткән Әбелмәних Каргалыны, Һибәтулла Салиховны, Шәмсетдин Суфи-Зе- кине башкорт әдипләренә әверелдерә
Ләкин Ә Харисов һәм башка башкорт филологларының «Урал ягы — Идел буе теркнләре»нең әдәби теле һем шул телдә иҗат ителгән әдәбияты турында концепциясе, этник иясе күрсәтелмәгәнгә, тарихи дөреслеккә каршы килә Ул татар әдәби телен
һәм шул телдә язылган әдәбиятны инкарь итүгә юнәлдерелгән. Ләкин тарихи гаделлек шундадыр, әле XV-XVI гасырларда ук иске үзбәк, иске азәрбайҗан, иске терекмән телләреннән аермалы буларак, Урал-Идел буенда чын әдәби тел формалаша башлый Рус дәүләтенә кушылгач та шушы телдә әдәби әсәрләр иҗат ителә, рәсми кәгазьләр языла Академик В Бартольд күрсәтүе буенча, тарихның аерым чорларында татар теле дипломатик тел буларак та кулланыла, һәм нәкъ менә шушы тел Россиянең рәсми һәм фәнни даирәләрендә татар теле дип атала Академиклар А Казымбәк, В Бартольд, В Рад л ов аны казан татарлары теле дип саныйлар Күренекле шәрык белгечләреннән Петербург университеты профессоры В Григорьев, Казан университеты профессоры Н. Катанов та шул ук фикердә торалар. Төрки халыклар арасында татар телендә әдәбият һәм дәреслекләрнең киң таралуы христиан миссионерларын да зур хафага сала. Н. Иль- минский һәм А Знаменский, мәсәлән, эшчәнлекләрендәге уңышсызлык ларны шуның белән аңлаталар Русча-татарча сүзлек төзегән рус галимнәреннән И. Гиганов (XVIII гасыр) һәм Трояновский (XIX гасыр) татарның язма материаллары белән эш итүләренә шикләнмиләр.
Татар телен гыйльми рәвештә өйрәнүнең ике гасырдан артык тарихы бар. Бу эшне әле XVIII гасырның 70 нче елларында татарның беренче грамматикасын һәм беренче та- тарча-русча сүзлеген әзерләгән Казан гимназиясе укытучысы С. Хөлфин башлап җибәрә. Аны Казан университеты адъюнкты С. Хәлфинның оныгы Ибраһим Хәлфин (XIX гасыр) дәвам итә. Татар телен, әдәбиятын өйрәнүгә С. Күкләшев, А Ваһапов, М. Иванов, Г Мәх- мүтов һәм, ниһаять, атаклы мәгьрифәтче-демократ К. Насыйри зур өлеш кертте. Бу галимнәрнең һәммәсе дә бу телне татар теле, ә шул телдә язылган әдәбиятны татар әдәбияты дип карыйлар С Күкләшев исә бу телдә өч стиль булуын билгеләп үтә: I) әдәби әсәрләр языла торган югары стиль; 2) рәсми эш кәгазьләре алып барыла торган урта стиль; 3) гади сөйләм стиле.
Үзләре тарафыннан ук уйлап табылган «Урал ягы — Идел буе төркиләре» концепциясенә яраклаштырылып. боларның барысы да башкорт галимнәре тарафыннан инкарь ителә, үткәннең язма документларына мөрәҗәгать иткәндә саксызлык күрсәтелә Бу хәл кайбер басмаларда ап-ачык күзгә бәрелеп тора. Әйтик, «Башкортстан тарихы буенча материаллар» җыентыгы томнарында (М.,— Л., 1 том, 1949; IV том, 1956; V том 1960) мисал итеп татар телендә язылган документлар китерелгән һәм документларның үзләре дә «татар язмасыннан тәрҗемәләр» дип билгеләнгән (мәсәлән, өченче томның 11, 511—513, 539—540, 544 битләрдә урнаштырылганнарында). Ләкин башкорт тарихчылары документлардагы мондый искәрмәләрне төшереп калдыралар, йә башка белән алмаштыралар, яисә үзләренчә төзәтәләр Җыеп кына әйткәндә, киң җәмәгатьчелекне саташтыру, алдау бара
Ә Харисов башлап җибәргән башкорт әдәбиятын «баету», аны күп гасырлык тарихы булган әдәбиятка әверелдерү гамәле 60—70 елларда бүтән башкорт әдәбият белгечләре тарафыннан да күтәреп алынды Бу мәсьәләдә профессор Г. Хөсәенов аеруча өлгерлек күрсәтте Өстәвенә Ә Харисовның «теориясе» хәзер XX гасыр башына карата ул чакта башкортның әдәби әсәрләре татар әдәби телендә язылган дигән күрсәтмә белән тулыландырыла Бу концепция әдәбиятлардагы теләсә нинди художество-эстетик үзенчәлекләрне юк дәрәҗәсенә калдыра, Башкортстанда яисә элеккеге Уфа губернасында яшәгән һәм татар телендә язган теләсә кайсы язучы иҗатын башкорт әдәбияты җимеше итү өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ача Бүген ул шулай эшләнә дә: Уфа яки Оренбург губерналарында яшәгән барлык язучылар, композиторлар, музыкантлар, артистлар башкортныкы дип игълан ителә!
1979 елда биш томлык «Башкорт әдәбияты тарихы» план-проекты нәшер ителде, «Урал ягы һәм Идел буе халыклары әдәбияты тарихы мәсьәләләре» (Уфа, 1978), «Башкорт әзәбияты тарихеннән» (Уфа, 1975), «Башкортстанның язма ядкарьләре» (Уфа, 1982), «Урал-Идел буе халыкларының әдәби мирасы һәм заман» (Уфа. 1980), «Көньяк Уралның археографиясе һәм лингвистик текстологиясе» (Уфа, 1977) кебек аерым җыентыклар чыкты. Аларда башкорт әдәбиятының формалашуы һәм үсеше турында яңа концепция эшләнә һәм тәкъдим ителә. Җыентык ларның авторлары, бу концепция яңа ысуллар кулланып һәм зур тикшеренүләргә нигезләнеп эшләнде, диләр. «Башкорт әдәбияты тарихының» беренче томы (план проекты буенча) башкорт әдәбиятының борынгы һәм урта гасырлар дәверенә багышлана. Ул «борынгы Болгар нигезендә туган башкорт- татар уртак мирасы» дип карала, һәм аны «Кыйсаи-Йосыф»тан башларга тәкъдим ителә Ә XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башындагы башкорт әдәбиятына багышланган икенче томда исә татар язучылары һәм галимнәре С. Күкләшев, М Иванов, һ Салихов, III Зәки, Г Мокрый, Риза Фәхретдинев, 3. Һади, Ф. Туйкин иҗатлары башкорт әдәбияты мирасы итеп күрсәтелә Башкорт милли әдәбияты кысаларын Башкортстан филологлары революциягә кадәр чыгып килгән «Карчыга» һәм «Чүкеч» дигән татар журналлары исәбенә дә киңәйтергә маташалар.
Язучының кайсы милләттән булуын ачыклау ечен аның кайда тууын дәлил итеп алу гына аз булуын исәпкә алып, башкортның әдәбият белгечләре теге яки бу язучыда башкорт каны эзли башладылар Алар фикеренчә, бу хәл теләсә кайсы язучыны башкорт әдәбияты вәкиле итеп санарга хокук бирә. Ләкин язучының теге яки бу милли мәдәният вәкиле булуын этник чыгышына карап кына билгеләргә ярамый Гоголь — украинлы Аның әтисе украин телендә шигырьләр язган. Иҗатының күпчелек элеше дә украинлылар тормышын чагылдыра. Ләкин ул чын рус язучысы. Безнең кәннәрдә күп кенә татарлар башкорт, рус. үзбәк, казакъ язучылары булып китте. Башкортстанның халык шагыйре С. Кудаш хәзер башкорт язучысы санала, ә революциягә кадәр һәм егерменче елларда ул татар язучысы дип исәпләнде. А Таһиров белән дә шул ук хәл килеп чыкты Иҗатының эчтәлеге һәм характеры белән ул егерменче еллардагы татар язучысы булса да, утызынчы елларда башкорт прозаигы булып китте Егерменче елларда Башкортстан- иың татар язучылары булып саналган Г Гомәр. Г Насыйри утызынчы еллардан соң башкорт язучыларына әверелде
Соңгы елларда Г Хөсәенев «XI-XVIII гасырларда Урал-Идел буе тебәкләре терки телле әдәбиятларының бердәмлеге» турындагы теорияне күтәреп чыкты Аида татар һәм башкорт әдәбиятлары «бер үк терле үсүләре, әдәби телнең уртаклыгы, этник, географик факторларының бик якын булуы» белән характерлана («Урал ягы һәм Идел буе халыклары әдәбияты тарихы мәсьәләләре» Уфа. 1978. 3—6 битләр) Шушы концепциягә таянып, башкортның әдәбият белгечләре XIII-XVIII йөзләрдәге бөтен татар әдәбиятын башкорт һәм татар халыкларының уртак хәзинәсе ител санарга тырыша. Татар шагыйрьләре Мәүлә Колый (XVII г.), Утыэ-Имәнине (XVIII г), Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүләрен истә тотып, башкорт халкы шагыйре дип белдерәләр Халык юлбашчысы Батыршаны (XVIII г.) 1755 елгы башкорт күтәрелеше җитәкчесе итеп кенә таныталар. Мәгълүм булганча, аның иҗтимагый әдәби эшчәнлеге турыдан-туры татар җәмгыяте тормышына да бәйләнгән. Ул җитәкчелек иткән баш күтәрүдә башкорт белән бергә татарлар катнаша Батырша (Габдулла Галиен) мишәр-татар гаиләсендә туып үсә. татар мәдрәсәсендә укый. Аның «Падишага хат» һәм «Мөрәҗәгать»ләре татар телендә 'эылган Башкорт тү еллеген ул үзе әйтә Башкортлар янына барып очрашулар уздыруын ул һәрвакыт күршеләре белән аралашу рәвешендә сурәтли
Әгәр урта гасырлар атар әдәбиятының аерым вәкилләре «Идел-Урал төбәге терки телле әдәбияты бердәм системасы» теориясе нигезендә башкортка әверелдерелсә. соңгырак зам и (XIX йөз-ХХ йөз башы) язучылары туу урыны яки паспортка теркәлү принцибы буенча үткәрелә Мисалга. «Агизел» (1983. N9 3) журналында басылган бер мәкаләдә Р Фәхретдиневнең -башкорт-булуын раслаган яңа документлар табылды, диелә. Чынлыкта исә мәшһүр галим Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат дигән татар авылында дөньяга килгән Заманында Р Фәхретдиневнең үз «Асаркында (II китап, 83 бит) басылган шәҗәрәдән мәгълүм булганча, аның бабалары Казан губернасы Зөя өязе Шырдан авылыннан, ягъни, атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри туган авылдан. Аның паспортындагы «башкорт»лыгы исә иҗтимагый эшчәнлегенә бәйләнгән социаль-сәяси исәптән булуы ихтимал Ләкин моңа карап кына ул татар галиме һәм язучысы булудан туктамый: әсәрләрен татарча яза, татар журналы «Шура»ны редакцияли Һәм читтән тагылган «татар» этнонимын танымаса да. татар халкы исеменнән эш йөртә
1983 елда басылып чыккан XX гасыр башы башкорт поэзиясе антологиясендә («Башкорт әдәбияте» XX йөз башы. Поэзия Уфа. 1983) М Гафурн. С. Кудаш. Г Ходаяров. Я. Юмаов. Ф. Туйкии, Б. Мирзанов кебек татар шагыйрьләре һәм татар мәдәнияте зшлек- леләре башкорт дип күрсәтелгән Революциягә кадәр «Карчыга», «Чүкеч» журналларында һәм «Урал» газетасында басылып чыккан билгесез авторларның революцион рухтагы шигырьләре дә шулай ук башкорт революцион шигърияте үрнәкләре итеп тәкъдим ителә Ф Туйкинның биографик белешмәсендә аны беренче башкорт драматургы дип атаудан да тайчанмыйлар
Хәтта күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәизине дә башкорт совет әдәбияты классигына әверелдерергә омтылышлар булды Башкорт язучысы Н. Иделбай «Агизел» (1981, N9 11) журналында басылган мәкаләсендә бу фаразны дәлилләү өчен үтә беркатлы фактлар китерә Имеш, драматургның анасы Зәйнәп ханым башкорт кызы була, ул озак еллар Башкортстанда яши һәм, ниһаять. М Фәизи әсәрләренең теле «Урал башкортлары теленә бик якын тора» Менә шулардай чыгып М Фәизи татар халкының классик драматургы гына түгел, башкортныкы да булган, дигән нәтиҗә ясала (123 бит)
Чынлыкта М Фәйзи Чистай татары улы (аның агасының малае — күренекле татар композиторы Җ Фәизи) һәм әсәрләрен дә саф татар шигъри телендә язган Дерес, аның әсәрләре, бигрәк тә пьесалары Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да киң таралды Ләкин М. Фәйзи үзен татар язучысы Дип саный (кара Фәизи М Сайланма әсәрләр Ике томда. 2 том. Казан. 19S7, 442—443 битләр)
Башкортның әдәбият белгечләре татар телен Октябрьгә кадәрге башкорт әдәбиятында
гамәли тел ител танысалар да. алар тарихилык принцибын сакламыйлар аларны хәзерге башкорт теленә кайбер гарәп сүзләрен һәм иске стиль элементларын саклап тәрҗемә итәләр (мәсәлән. М Акмулла шигырьләре шул рәвешле -яңартылган»), язучыларның исемнәрен башкорт әйтелешенә күчерәләр (мәсәлән, Чокрыйны — Сокрыи. Ялчыголны — Ялсыгол). аларның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткәндә «башкортчадан тәрҗемә» дип күрсәтәләр (мәсәлән, оригиналлары татар телендә язылган М. Акмулланы. М. Гафу- рины, Ш. Бабичны).
Матбугат басмаларында татар фольклоры әсәрләрен башкорт халык авыз иҗаты дип тәкъдим итү күренешләре дә очрый. Мәгълүм булганча. СССР Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Башкортстан фәнни үзәге Тарих. тел һәм әдәбият институты Башкорт халык иҗатының күл томлы җыентыгын әзерләде һәм бастырып чыгарды Җыентыкның томнары белән җентекләп танышкан кеше анда чыганаклар һәм гамәли материаллар белән бер яклы һәм алдан ук хәл ителгәнчә саксыз эш итүне күрми кала алмагандыр. Мәсәлән, революциягә кадәрге чыганакларга (XVIII-XIX гасырлар) мөрәҗәгать иткәндә, гәрчә алар татар телендә язылсалар да. аларга бик еш алда искә алып кителгән «терки» тәгъбире өстәлә.
Башкортларда да, татарларда да сюжетлары һәм әйтергә теләгән фикерләре буенча аваздаш лирик әсәрләр шактый күп. Без моны ике тугандаш күрше халыкның милли- мәдәни элемтәләре нәтиҗәсе дип исәплибез. Ләкин татар фольклорчыларыннан аермалы буларак, аларның башкорт һөнәрдәшләре, гадәттә, бу турыда сөйләргә теләмиләр. Мәсәлән, башкорт фольклоры җыелмасында төрки халыкларның күбесенә, шул исәптән татарларга да мәгълүм булган тарихи һәм язма эпослар «Заятүләк һәм Сусылу» (1 китап), • Алпамша». «Кузы Күрпәч белән Баянсылу» (2 китап), «Чура батыр». «Бүз егет», «Йосыф белән Зөләйха*. «Таһир белән Зөһрә». «Сәйфелмөлек» (3 китап) басылып чыга Кызганыч ки, җыелманы төзүчеләр бик сирәк очракларда гына татар фольклорында теге яки бу дастанның булуы хакында искә алалар.
Башкорт халык иҗаты җыелмасының җыр фольклоры кергән беренче китабына татарларның киң таралган «Сәгать чылбыры», «Бөдрә тал», «Дим-Дим» һәм башка шуның кебек җырлары башкорт көйләре буларак кертелгән «Ямьле Агыйдел буйлары», «Ямьле Дим буе», «Мәдинәкәй», «Порт Артур» һәм ике халыкның да уртак мирасы булып саналган бүтән җырлар шулай ук фәкать башкорт җырлары итеп кенә тәкъдим ителә.
Башкорт фольклоры җыелмасының «Ривайәттәр. Легензалар» томында (Уфа. 1980) татар халкының рухи мирасы булса да, берничә риваять башкорт халкыныкы итеп карала Мәсәлән, томның 139 битендә «Килкабыз» риваяте басылган. Бу топонимик риваять 1974 елда Башкортстаниың Бакалы районы Килкабыз дигән татар авылында язып алынган («Башкортстан АССР Административ-территориаль бүленеше» белешмәсендә Килкабыз татар авылы буларак билгеләнгән. Бишенче басма Уфа, 1969, 61 бит. №86).
Мәдәни мирас мәсьәләләрен хәл итүдә үз максатларына ирешү өчен башкорт галимнәре башка төрле гамәлләрдән дә тайчанып тормыйлар Аерым алганда, алар башкорт этносының таралу даирәсен ясалма рәвештә киңәйтергә омтылалар. Барлык тарихи-лингвистик дөреслеккә бармак аша карап һәм гамәлдәге тел фактларын санга сукмыйча, алар «фәнни-теоретик нигез» үткәрергә омтылып, Башкортстан территориясендә һәм аңа чиктәш өлкәләрдә яшәүче татарларның сөйләмен башкорт теле системасына кушалар Хәзерге диалектологларның, шул исәптән СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтының өлкән фәнни хезмәткәре С. Мир- җанованың мәкаләсе моңа ачык мисал булып хезмәт итә ала. -Совет Башкортстаны» газетасында (1983 ел, 26 февраль) ул «Башкорт әзәби теле һәм төньяк-көнбатыш һөйләше» дигән язма бастырып чыгарды Ул анда Башкортстаниың көнбатыш, төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче татарларның гына түгел. Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Әгәрҗе районнарында һәм Пермь өлкәсендә яшәүче татарларның телен дә башкорт теленең бер диалекты дип белдерә Башкортстаниың санап үтелгән районнарында башкорт әдәби телен өйрәнү һәм беренче сыйныфтан башлап мәктәпләрдә татар балаларын башкорт теленә өйрәтү автор тарафыннан хуплана һәм дөрес дип табыла
Ә соңгы вакытларга кадәр татар телендә сөйләшүче авылларда мәктәптә татар теле укытылуы һәркемгә мәгълүм. Бу мәсьәлә (укыту теле һәм эш кәгазьләрен алып бару) 1933 елда Башкортстаниың ВКП(Б) өлкә комитеты тарафыннан төзелгән махсус комиссиясенең эшчәнлеге нәтиҗәләренә нигезләнеп һәм халыкның теләген искә алып гадел хәл ителгән иде (карагыз: 1933-1935 еллардагы лингвистик экспедицияләр материаллары фонды, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында саклана торган 107 нче туплама; Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты Президиумының 1930 елның 16 сентябрендә кабул ителгән «БАССР район башкарма комитетларында эш кәгазьләрен шушы милләт телендә алып баруны кертү турында» карары. СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институты архивы 3 фонд. 9 ичы тасвирлама, 5 нче эш. Бу карарда татар теле мәктәпләрдә укыту һәм учреж
дениеләрдә эш кәгазьләрен алып бару теле буларак кертелгән районнар санап кителә).
Үзләренең нигезләнмәгән дәлилләрен раслау өчен башкорт филологлары татар һәм башкорт сөйләмнәренең чикләрен ясалма рәвештә урнаштыру белән шөгыльләнәләр. Бу чынбарлыкка бөтенләй туры килми Революциягә кадәр (А Г Бессонов. Н Ф Катаное, В. В. Котаринский, Мартемьян Иванов, В. М Филонеико) һәм революциядән соң башкорт телен өйрәнүчеләрнең Һәм кайбер башкорт тел белгечләренең Башкортстаниың төньяк- көнбатышында Һәм көнбатышында яшәүче халыкның сөйләмен чынлыкта бу тел сис-темасында карамадылар, яисә алариы күчеш тибына керттеләр (мәсәлән, башкорт диалектларын өйрәнүче профессор Җ Киекбаев) Бу мәсьәләдә башкорт диалектларын күптәннән өйрәнеп килүче филология фәннәре докторы Н Ишбулатовның фикерләре дә чынбарлыкка туры килә. Ә башкорт теленең күренекле белгече А. Юлдашев Башкортстанның көнбатыш һәм төиьяк-көнбатыш районнарында татар сөйләменең урнашуы тарихи үсеш нәтиҗәсе булды дип яза. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң Башкортстанның бу районнарына татарларның күлләп күчеп килүе нәтиҗәсендә анда татар һәм башкорт халкының нисбәте тамырыннан үзгәрде XVIII-XIX гасырларда бу районнарга татарлар электәгечә күпләп килмәсәләр дә, татар теле даирәсенең йогынтысы көчәя барган. Монда кайбер өязләрдә, аерым алганда Бәлә- бәйдә һәм Бөредә (анда халыкның 60-65 проценты татарлар) татарларның сан ягынмам күбрәк булуы гына түгел, ә күчеп килгән татарларның Уфа, Бәләбәй, Бөре. Эстәрле- тамак шәһәрләрендә, игенчелектә, сәүдә үзәкләрендә күпчелекне тәшкил итүе, татар телендә укытыла торган мәктәпләр ачылуы, башкорт халкы арасында татар публицистикасының, матур әдәбиятының һәм әдәби татар теленең киң таралуы бик тә мөһим роль уйный. Ә башкортның язма теле тарихи үсеш дәверендә, ягъни XX йөзнең 30 ичы елларына кадәр, татар әдәби теленә таяна (Юлдашев А А Башкорт теленең теньяк- көнбатыш диалекты үзенең әдәби телгә мөнәсәбәтендә Җыентык. Төрки телләрнең диалектология мәсьәләләре Фрунзе, 1968. Башкорт милли теле формалашу проблемаларына карата Җыентык. Башкорт филологиясе мәсьәләләре М , 1959; Башкорт теленең бердәм формалары барлыкка килү мәсьәләләре Җыентык. Милли телләрнең формалашуы һәм үсеше мәсьәләләре М , 1960, 275—276 битләр. Башкорт теле СССР Халыклары телләре, 2 том, М., 1960, 173 бит; Хәзерге башкорт теле грамматикасы. М , 1981, 13 бит)
Башкортстандагы көньяк-көнбатыш, көнбатыш һәм теньяк-көнбатыш районнардагы халыкның сөйләме татарча булуы Г Ибраһимоа исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты һәм КДУ галимнәре үткәргән диалектологик тикшеренүләр белән дә раслана Башкортстанның теньяк-көнбатыш һәм көнбатыш районнарындагы сөйләмнәрне өйрәнү максаты белән беренче экспедицияләр илленче еллар урталарында оештырылды Тупланган материаллар Башкортстанның алда санап үтелгән районнарында гамәлдә татар сөйләмнәре булуын күрсәтте (Л. 1 Мәхмүтова. Башкортстан АССРның теньяк-көнбатыш районнарындагы татар сөйләмнәре турында «Татар диалектологиясе буенча материаллар». 2 нче чыгарылыш, Казан, 1962, 57—85 битләр; А. Ш. Әфләтунов БАССРның көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш өлешендәге татарларның тел үзенчәлекләре Кандидатлык диссертациясе буенча автореферат, Казан, 1961. X. Алмаз Башкортстанның Дүртөйле һәм Илеш районнары татарларының сөйләшенә карата «Татар теле һәм диалектологиясе мәсьәләләре» Казан, 1959, 145—165 битләр)
Илленче еллардагы экспедицияләр нәтиҗәләре 1968-1979 елларда уздырылган лин-гвистик географияне өйрәнү һәм Идел буе. Урал ягы татар халык сөйләмнәре атласы материалларында да расланды
Күрсәтеп үтелгән шушы чор эчендә Г Ибраһимоа исемендәге 1ел, әдәбият һәм тарих институты Башкортстанның теньяк-көнбатыш, көнбатыш һәм төньяк-кенчыгыш районнарына 29 экспедиция үткәрде Барлыгы 321 торак пункт өйрәнелде Нәтиҗәдә аларның 254 ендә татар теленең урта диалекты сөйләмнәре, 56 сында мишәр сөйләме һәм II ендә Казан татарлары һәм мишәр сөйләмнәре таралуы мәгълүм булды Бу хакта татар диалектологлары Л 1. Мәхмүтова. Д Б Рамазанова, Ф С. Баязитова, I X Хейретдииова күп санлы хезмәтләрендә язып та чыктылар («1атар диалектологиясе буенча материаллар». 2 нче чыгарылыш Казан. 1962; 3 нче чыгарылыш Казан. 1974 4 нчө чыгарылыш Казан, 1978; «1атар теленең тарихи диалектологиясе буенча тикшеренүләр», Казан. 1979, «Татар теле белеме буенча СССРның 50 еллыгына багышланган конференция Докладларның тезислары» Казан, 1972, «Татар теленең диалектологиясе һәм тарихы буенча тикшеренүләр» Казан, 1982 һәм башкалар).
Сан ягыннан татарлар күбрәк яшәгән төбәкләр ничек итеп Башкортстан мәйданында калды соң әле? Эш шунда ки, татарларның дәүләтчелеген тезү катлаулы һәм кыен эш булды Патша Россиясенең колониаль сәясәте, даими эзәрлекләүләре нәтиҗәсендә тотарлар Идел буйларына һәм Урал ятындагы төрле кавемнәр яшәгән җирләргә ничек туры килсә, шулай күчеп утыралар Бу хәл тезелә торган республиканың чикләрен билгеләүдә шактый зур кыенлыклар китереп чыгара
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү буенча гамәли ча-ралар 1920 елда, Идел буеннан һәм Уралдан акларны куып чыгарганнан соң күрелә башлады. Моңа кадәр исә, 1919 елның 20 мартында ук Совет хөкүмәте Совет власте ягына чыккан Башкортстан хөкүмәте белән Башкортстанны совет автономиясе итү хакында Килешү төзеде. Моның белән Кече Башкортстан чикләрендә БАССР төзүгә нигез салынды Аңа автономияле республиканың хәзерге территориясендәге көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш районнар керде
В И. Ленинның күрсәтмәсе буенча. 1920 елның 4 мартында 1АССР чикләрен билгеләү белән шөгыльләнүче Хөкүмәт комиссиясе эшли башлады Бу комиссия каравына, хәзерге мәйданнан тыш, Татарстан АССР составына шулай ук Уфа губернасының Бә- ләбәй һәм Бөре өязләрен дә кушу турында тәкьдим кертелде.
1920 елның 27 маенда 1атарстан АССРны төзү турында РСФСР Халык Комиссарлары Совет декретына кул куелды Анда Республиканың мәйданы да билгеләнгән иде Ләкин Уфа губернасының Бәләбәй һәм Бөре өязләре турындагы мәсьәләне, ул төбәкләрдә татарлар күпчелек тәшкил итсә дә, бу өязләрдәге хезмәт ияләренең теләген аныклаганчы ачык калдырырга карар ителде. Ул замандагы мәгълүматлар буенча. Бәләбәй өязендә яшәүче 671 мең кешенең 62 процентын татарлар һәм 4.5 процентын башкортлар тәшкил иткән. Ә Бөре өязендә 626 мең кешенең 65 проценты татар һәм фәкать 4,4 проценты гына башкорт була (С. Атнагулов, Башкортстан. М.-Л., 1926, 83 бит).
Ревком, соңрак 1АССР хөкүмәте, шулай ук республиканың чикләрен төгәл ачыклау буенча административ комиссия бу өязләрдә җәмәгатьчелек фикерен белү өчен омтылыш ясап карыйлар. 1921 елның 11 июлендә административ комиссиянең рәисе Әхмәтшин бу өязләрне 1атреспубликага кушу хакындагы мәсьәлә буенча ТАССРның Үзәк Башкарма комитетында чыгыш ясаганда, «Бу өязләрнең җаваплы эшлеклеләреннән бөтен халыкның да lACCPra керергә теләве турында күп санлы гаризалар керә, ләкин алардан күренгәнчә, бу мәсьәләне Уфа губернасы башкарма комитеты һәм башка администрация тоткарлый». дип сөйли (ТАССРның Үзәк дәүләт архивы. 128 фонд, 27 эш, 136 бит).
Бөре һәм Бәләбәй өязләрендә бернинди плебисцит уздырылмаса да, Кече Баш-кортстанның партия һәм совет органнары үтенече белән 1922 елның 14 июнендә БҮБКның «Автономияле Башкорт Совет Социалистик Республикасының чикләрен киңәйтү турындагы» декреты белән Уфа, Бөре. Бәләбәй өязләре Башкортстанга кушыла (Башкорт- стан АССРның төзелүе Уфа, 1959, 733 бит).
Оешып килгән вакытларда Татарстан АССР белән Башкортстанның чикләрен билгеләү тарихы шундый Бүген Башкортстандагы татарларның өчтән икесе авыл җирләрендә яши, шуның белән бергә «татар авылларының күпчелеге башлыча республиканың чувашлар. марилар, мордвалар, удмуртлар һәм башкалар яшәгән көнбатышында, көньяк- көнбатышында һәм өлешчә төньягында тупланган (Гарипов Т. М. Башкортстанда телләрнең үзара йогынтысы барышы «Башкортстанда тел багланышлары». Уфа. 1972. 26 бит). Болар нәкъ элеккеге Бәләбәй һәм Бөре өязләре мәйданы. Бу факт шулай ук башкорт галиме Р 3. Шәкүров тарафыннан да раслана. Ул: «Хәзерге Башкортстанның этник картасында татарлар Башкортстанның көнбатышында һәм өлешчә төньяк-көнбатышында аеруча тыгыз утырганнар», дип яза (Шәкүров Р 3. Дим елгасы бассейны этнонимнары Уфа. 1975. 183 бит). Нәкъ менә ул чактагы Бәләбәй һәм Бөре өязләрендә яши торган татар халкын бүген башкорт галимнәре башкорт, ә телләрен башкорт диалектының үзенчәлекле бер төре дип игълан итәләр.
1922 елда күпчелеген татар халкы тәшкил иткән җирләрне, анда яшәүчеләрнең теләк-ләрен исәпкә алмыйча. Башкортстан АССР составына кушу аркасында шундый дәгъваларга урын калдырылды. Соңыннан бу мәсьәләнең торышына Республикабызның хакимият даирәләренең Башкортстан АССРда яшәүче татарларның язмышына битарафлык күрсәтүләре дә тискәре йогынты ясады 1921 елда ТАССРның Эчке эшләр халык комиссары Әхмәтшин Бәләбәй һәм Бөре өязләрен Татарстан республикасына кушу турында партиянең өлкә комитетына мөрәҗәгать итте. 1921 елның 21 июлендә өлкә комитеты бюросы бу тәкъдимне карый һәм искә алып үтү белән чикләнә. Мондый хәл алга таба да дәвам итә Башкортстанда исә акрынлап-акрынлал татар халкының мәдәни мирасына кул сузу башлана һәм киң җәелә Республиканың рәсми җитәкчеләре моңа битараф карыйлар. Татарстан галимнәре дә дәшми Фәкать Ә Харисовның китабы чыккач кына «Казан утлары»нда А Фәтхинең башкорт галимнәренең «тикшеренүләренә» хак бәя биргән «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар» (1968, N5 2) дигән мәкаләсе басылды Ләкин бу язманы республиканың рәсми органнары дошманлык белән каршы алалар, журнал редакциясенә һәм мәкалә авторына каты шелтә сүзләр әйтелә Ә татар мәдәнияте мирасын башкортлаштыру гамәле дәвам итә.
Шушы шартларда Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты га-лимнәре арасында сиксәненче елларда шушы гамәлгә каршылык күрсәтү фикере туа. Күл санлы материаллар җыела, әдәби чыганаклар һәм матбугатта чыккан рәсми доку
ментлар берләштерел» Шушы нигездә тиешле белешмәләр әзерләнә. Мәсьәлә Мәскәү. башкорт һәм безнең галимнәр катнашында СССР фәннәр академиясенең М Горький исемендәге денья әдәбияты институтында тикшерелүгә куела Бу сейләшүгә СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Ломидзе җитәкчелек итә Безнең яктан филология фәннәре докторы Н. Г Юэиев. профессор М. А. Госманов филология фәннәре докторы Гали Халит, филология фәннәре кандидаты Л. Т. Мәхмүтова. Ф С Фасее» һәм шушы юлларның авторы катнашты. Сейләшү барышында без килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләү өчен мондый очрашуларны чиратлап Казанда һәм Уфада оештырырга тәкъдим иттек. Бер үк вакытта, менә шушы язма әзерләнде һәм ул 1983 елда КПСС өлкә комитетына тапшырылды Ләкин аңа бәйле рәвештә бер генә эш тә эшләнмәде Башкорт галимнәре белән дә очрашулар оештырыл булмады Ә алар исә милли мирасны үзләре теләгәнчә тарту-суэуларын дәвам иттерәләр Күптән түгел башкорт авторлары Ә Ишбирдин, И. Галәутдинов һәм Р Халикованың -Башкорт әдәби теле тарихыннан очерклар» исемендә «Наука» нәшриятында чыккан китабы моңа ачык мисал булып хезмәт итә ала. Бу хезмәттә дә профессорлар Ә Харисов һәм Г Хөсәеноа башлап җибәргән һәм үстергән тенденцияләр дәвам иттерелә
Менә шушы хәлләрне истә тотып, без 1983 елда КПСС өлкә комитетына бирелгән бу язманы хәзер халык игътибарына тәкъдим итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Ник дигәндә, бүген авыз йомып дәшми калу тарихи үткәнебезгә һәм бай мәдәни мирасыбызга дөрес бәя бирүгә, рухи куәтебезне баету мәнфәгатьләрендә файдалануга зур комачаулык китереп чыгара Ә иң куркынычы, бу гамәл татар-башкорт халыкларының гасырлардан килгән дуслыгына, ике тугандаш халыкның үзара аңлашуына һәм мәдәниятләрен баетышуына зур зыян китерә. Бу хәл шушы ике якын туган халыкның бер- берсенә карата дошманлык саклавы белән кызыксынган көчләр тегермәненә су коя Безгә, татарларга, башкорт халкының борынгы мәдәнияте якын һәм аңлашыла Без аның бай фольклорын, бию үрнәкләрен, гамәли сәнгать нәкышьләрен. көнкүреш традицияләрен беләбез һәм хөрмәт итәбез. Татарларның һәркайсы башкорт музыкасын һәм халык көйләрен үзенекедәи яратып кабул итә. Казанга башкорт театрлары килсә, заллар шыгрым була. Татар мәдәниятенең, татар әдәби мирасының башкорт халкы өчен дә якын һәм кадерле булып әверелүенә, аның рухи тормышына тирән үтеп керүенә көенмибез, сөенәбез генә Без фәкать мирасыбызга беркемнең дә кул салмавын, мәкерле ният белән аның күп гасырлар дәвамында халкыбыз вәкилләре тарафыннан тудырылуын шик астына куймауларын гына телибез
Бу мәсьәләдә җәнҗал чыгару безне дә, башкорт халкын да яхшыга илтмәячәк Шуңа күрә килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзләргә һәм үзара аңлашуга ирешергә кирәк. Шушы күзлектән караганда, татар һәм башкорт галимнәренең, азучыларының түгәрәк өстәл янына утырып тыныч шартларда үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүләре ифрат файдалы булыр иде һәм моны кичекмәстән эшләргә кирәк Ике бертуган халык арасында гасырлардан килгән дуслыкны саклап калу һәм ныгыту мәнфәгатьләре Шуны таләп итә
Искәрмә Мәкалә филология фәннәре докторлары профессор Г Халит һем Н Юэиев. тарих фәннәре докторлары С Алишев һәм 3 Гыйльманоа. фән кандидатлары Л Мәхмүтова. И Кадыров һәм М Сәйдәшева катнашында әзерләнде Эшлекле киңәшләре һәм биргән материаллары өчен автор аларга рож^отен белдерә