БОРЫНГЫ МӘХӘББӘТ БИЛГЕСЕ


Узган җәй һәвәскәр археолог Е. А. Беговатов Татарстанның Кама Тамагы
районыннан бер борынгы таш орчыкбаш табып кайтты. Борынгы орчык башлар,
шул хисаптан таштан ясалганнары да. гомумән еш табыла. Бусы шул җәһәттән
үзенчәлекле: анда борынгы төрки рун хәрефләре белән аермачык итеп бер юлда
брк. икенче юлда ркң хәрефләре язылган.
Татарстан җирендә руник хәрефләр белән язылган язмалар моңарчы да табыл ганнары бар.
Күрше өлкәләрдән дә мондый табылдыклар билгеле мәсәлән, бер язма Мари АССР җиреннән,
икенчесе Куйбышев өлкәсеннән табылган. Әмма ул язмаларның берсе дә ышандырырлык итеп
укылганы юк. Ә монысын бик зур ихти маллык белән «бэрки әркәңә* дип укып була. Хәзерге
татар фонетикасынча. ‘бирге Иркәгә». булып чыга, ягъни «Иркә исемле кызга бүләк» дигән
сүа.
Язуны уку белән шундый сораулар килеп туа: Кем язган һәм ни өчен язган?
Руник язмачылыкның безнең якларда мөселман дине кергәнче һәм ныгыганчы, ягъни, IX
XI гасырларда кулланылганы мәгълүм
Орчыкбашка ни өчен язмак кирәк? Әлбәттә, орчыкбаш иясенә беркетелсен, югалмасын
өчен. Билгеле, бу хол орчыкбаш кыйммәтле әйбер булганда гына муа фикъ. Безнең орчыкбаш,
чыннан да. читтән ерактан китерелгән (моны аның ташы да раслап тора) һәм заманында
чагыштырмача кыйбат торган Димәк, орчыкбаш сатып алынган. Әгәр кыз үзе яисә әтисе, әнисе
сатып алса, бер ике хәреф кенә язып куяр иде (бер ике-өч рун хәрефе язылган орчыкбашлар
безнең кулыбызда берничә). Алты хәреф язып куярга кирәк тапкан кеше — бүләк бирүче генә
була ала. Димәк, орчыкбаш — бүләк.
Бзркә. бәрик, бэргү — «бүләк» сүзе борынгы төрки язмаларда да. хәзерге төрки телләрдә
дә (мәсәлән, караимча бэркэ, бәрик, якутча бәрик «бүләк») еш очрый. Татар теленең көнбатыш
(мишәр) диалектында бирге кызның егеткә (яки киресенчә) биргән бүләге (Татар теленең
диалектологик сүзлеге. Казан. 1969. 86 б.). Шул факт лардан чыгып, брк хәрефләрен без блркз
(яки бәрик) дип укыдык
Ркң хәрефләре нәрсә булырга мөмкин? Төп төрки телләрдә сүз башында р авазы очрамый
һәм руник язуда сүз башында үзе генә килгәндә әр дип укылырга тиеш. Димәк безнең кулда
зркң сүзе бар. Ул нәрсәне белдерә влв? Эркәң «иркә»ме? Ләкин болай әйтү егетләр теленә хас
түгел. Без әркәңз ягъни иркәгә дип укумы хуп күрдек
Шулай итеп, безнең кулыбызда борынгы (X XII гасырлардан калган) мәхәббәт билгесе
булып чыга. Һәм Иркә дигән исем, димәк, бездә мең еллык тарихка ия!
Рифгать

Реклама