Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗГӘ НИНДИ ЖУРНАЛИСТИКА КИРӘК?


r И.1.1И тормышта үзгәртеп кору гаять зур җанлану тудырды. ми.ии мәдә- I
ниятләрнең кузгалышын китереп чыгарды, куәтле милли хәрәкәтләрне донья га
китерде. Һәр милләт һәм халык үзенең узгандагы тәҗрибәсен барлый, милли
ихтыяҗларны һәм мәнфәгатьләрне тормышка ашыра торган нәтиҗәле чаралар эзли.
Матбугат, телевидение һәм радио әнә шундый чараларның беренче сафында тора.
Әйе. журналистика торле милли көчләрнең сәясәтен эшләүдә һәм тормышка үткәрүдә
актин роль уйный. Эш тагын шунда: «һәр халык үзенең рухын үз мат бугазында чагылдыра»
(К. Маркс). Милли мәъмгигггне. мкгн телне үстерү ы ы журна листикага зур роль туры килә.
Шуңа күрә дә торле иҗтимагый көчләр. политик партияләр, аларның лидерлары һәм
идеологлары һәрвакыт милли матбугат челтәрен булдыру зарурлыгын әйтә килделәр һәм бу
сүзләрне практик төстә тормышка ашыру өстендә эшләделәр.
Россиядә милли журналистика челтәрен булдыру хәрәкәте озак һәм кыеннан барды. Ул.
нигездә. XVIII—XIX гасырларны һәм XX йөзнең башын колачлый. Ә татарларда исә бүген без
күздә тоткан матбугат системасы XX гасыр башында бик тиз арада барлыкка килде. Моның
объектив һәм субъектив сәбәпләре бар иде. Мин капиталистик иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең
чагыштырмача үскәнлеген (ә матбугат, кагыйдә буларак. феодализмнан капитализмга күчкән
чорда туа), сәяси һәм идеология алшартларның җитешкәилеген. татарның милләт буларак
оешуын, милли үзаңының калыплашуын, материаль-техник базаның, әдәби алшартларның
(күп жанрлы халык авыз иҗаты, күн гасырлык әдәбият, публицистика үрнәкләре. К. Насыйри
календарьлары. листовка әдәбияты һ. б.) өлгерүен күздә тотам Ләкин патша самодержа-
виесенең колониаль политикасы аркасында татар журналистикасының барлыкка килүе ясалма
тостә тоткарланып килде. И Запольский. М Никольский. К. Насыйри. Г. Ильяси. III. Әхмәров.
Һ. Максуди, И. Тсрегуловларнын милли басмалар чыгарырга омтылып та, патша
властьларының кире кагуларын искә төшерик
1905-1907 елгы халык революциясе патша самодержавиесе корган ясалма киртә ләрне
алып ташлады. Объектив һәм субъектив факторларның өлгерүен, милли үзаңның нык үскән
булуы татар журналистикасының бик тиз барлыкка килүенә сәбәп булды.
Г. Ибраһимов татар матбугатын төп социаль көчләргә һәм аларның партияләренә яраклы
рәвештә дүрт төркемгә аерды: большевистик, реакцион клерикаль, либераль һәм эсерлар
матбугаты (Ибраһимов Г. «Урал» һәм уралчылар. Казан. 1927. II б.). Октябрьга кадәрге
матбугатны |ифференциацияләүлә Г. Ибраһимөинын зирәк легенә тиешлесен биргән хәлдә,
гасыр башындагы революцион-демократик журналистиканы эсерлар матбугаты кысаларына
гына сыйдырып бетерүнең мөмкин түгеллеген дә искәртик Мөгаен, шуңа күрәдер, профессор
Ибраһим Нуруллин ул чорда чыгып килгән га.зета-жу риалларның иҗтимагый-политик
юнәлешен билгеләүнең кыен эш икәнен әйтеп, аларны түбәндәгечә төркемләргә тәкъдим итә:
либераль-буржуаз. вак буржуаз-демократик, пролетар-революцион. клерикаль һәм карагруһ
матбугат. (Нуруллин И. XX йөз башы татар әдәбияты. Казан 1902).
Әйтергә кирәк, бу бүленеш тә шартлы гына. Мәсәлән, еш кына клерикаль һәм буржуаз
матбугат арасында аерма табу җиңел түгел Икенче яктан, яак буржуаз- демократик басмалар
арасында да житди аермалар бар. Революциягә кадар чыгып килгән һәр газета һәм журналны
комплекслы төстә җентекләп өйрәнәсе бар һәм шуннан соң гына яның тибын аныыарга була.
(иргч-. безгә прогрессив юнәлешле газета журналлар яхшы ук өйрәнелгән. Мин I Ибраһимов.
И. Рәми. М. Гайнуллин. Р Нә- фыйков. Р Әмирханов. X Хәсәнов. Ү. Гыймадиев һ. б.
хезмәтләрен күзда тотам Әмма бездә реакцион яки либераль буржуаз дип Йөртелгән матбугат
органнары («Тәрҗеман», «Казан мөхбире». -Нур». «Бәянел-хак». «Кояш». «Вакыт». «йолдыз»
һ 6.) ■күтәрелмәгән чирәм» килеш диярлек ята. Хәзер аларны ныклап өйрәнү сорал»
XX гасыр башында төрле социаль төркемнәрнең мәнфәгатьләрен яклаучы һәм яларга
юлланган матбугат формалашты. Сүз яшьләр һәм хатын-кызлар өчен чыгарылган газета-
журналлар хакында бара («Тәрбиятсль әтфаль». • Эль-ислах». «Сөембигы» һ. б.).
Торле профессиональ төркемнәрнең информациягә булган ихтыяҗларын канә-
гатьләндерүче газета-журналлар зур төркемне тәшкил итте. Профессиональ тармак
структурасы буенча промышленник һәм сәүдәгәрләр, мәгариф хезмәткәрләре һ. б өчен
матбугат та чыгып килде.
M
Татар матбугатын тормышны чагылдыру ысулы буенча да төркемләргә момкин. Бу
билге буенча сатирик басмаларның тур отрядын атарга кирәк.
Ниһаять, вакытлы матбугат органнарының шактый зур өлешен мнлли-терри- ториаль
матбетат төркеме берләштерә. Татарлар тупланып яшәгән төбәкләрнең күбесе: Балан.
Петербург. Уфа. Оренбург. Мәскәү. Әстерхан, (лмара, Сембер, 3>ральск һ. б. милли матбугат
белән тәэмин ителгән иде. Кайбер чыккан газета журналлар, әйтик. Казан һәм
Оренбургныкылар тагарлар очен үзәк басма ролен дә уйнаган.
Шулай итеп, революциягә кадәр 58 газетаны һәм 37 журналны берләштергән татар
журналистикасы системасында (Кара: Нуруллина Р. М Газеты и журналы на татарском языке
(1905 — 1985) Казан, 1989), ул чордагы төп газета-журнал типлары булган. Бу матбугатның
югары дәрәжәдә үскән булуын күрсәтә. Чөнки матбугат дифференциациясе — аның
олгергәнлеген күрсәтүче билгеләрнең берсе һәм әһәмиятлеге.
Әлбәттә, заман таләпләренә, политик кечләр нисбәтенә, матерналь-техник мөм-
кинлекләргә ярашлы рәвештә, шулай ук патша властьларының кысуы аркасында бу система
үзгәрә торган. Әйтик, 1905 — 1907 еллар тирәсендә туган татар журналистикасын оештыру
моделендәге күп элементлар юкка чыккан. Әлеге система Февраль революциясеннән соц гына
янә тулылана башлаган.
Октябрь революциясе милли журналистика челтәрен тамырдан үзгәрткән. Клерикаль.
буржуаз, вак-буржуаз матбугат әлеге системадан тетелгән. Шул ук вакытта хезмәт халкының
барлык катлауларының информацион ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлеш алынган. В И.
Ленин җитәкчелегендә матбугатның днфференциа- цияләнгән челтәрен булдыру җәһәтеннән
киң колачлы эш җәелдерелгән. Партиянең \ III съездында В. И. Ленин, халыкны агарту
юнәлешендә гигант эш җәелдереп җибәреп, тарихта беренче мәртәбә хәзерге эре капиталистик
типография техникасын буржуазия очен түгел, ә эшчеләр белән крестьяннар өчен
файдаланылуын горурланып сөйләгән. «... Без бу җәһәттән чирек яки ярты гасыр эчендә бер
генә социалистик партия дә эшли алмаганны эшләдек» (Ленин В. И. Әсәрләрнең тулы
җыелмасы, т. 38. ISO б.). Әмма ул тулаем бу эш белән канәгать булмаган.
Партиянең XII съезды укучыларның һәр катлавына исәпләнгән матбугат типларын
булдыру һәм үстерүнең зур программасын билгеләде. РКП(б)ның XIII съезды әлеге
программаны аныклады, милли, яшьләр һәм профессиональ матбугат челтәрен үстерү
зарурлыгын күрсәтте. Бу программаны үтәү нәтиҗәсендә, илдә милли матбугатның яңа моделе
формалашты. Ул түбәндәге типларны берләштерә иде: мнлли- террнториаль (үзәк, республика,
өлкә, өяз. соңрак район-шәһәр, колхоз-совхоз басмалары), сыйнфый (эшчеләр, крестьяннар,
интеллигентлар матбугаты), профессио- наль-тармак (металлурглар, тире-ярычылар, химиклар
һ. б. матбугаты), социаль-де- мографик (хатын-кызлар, яшьләр матбугаты), чынбарлыкны
чагылдыру ысулы җәһәтеннән сатирик органнар.
Бу милли матбугат системасы утызынчы елларның беренче чирегенә кадәр диярлек яшәп
һәм камилләшеп килде. Ләкин зур үкенечкә. Сталин культы һәм торгынлык елларында әлеге
система бик зур зыян күрде. Милләтләрнең бергә кушылуы турындагы фәнгә каршы булган
теория, иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренең. шул исәптән рухи яшәешнең ялгыш
аңланган һәм ясалма төстә кызулатылган интернациональләшүе, масса-күләм информация
чараларына җитәкчелекнең чиктән тыш үзәкләшүе, журналистиканың оештыруның
кыршауларга куып кертелүе милли матбугатны нык чикләүгә һәм аның массаларга
йогынтысын киметүгә китерде. Системадан байтак элементлар алынды. Бигрәк тә милли-
территориаль матбугат нык зарар күрде. Татар телендәге үзәк һәм өлкә газета-журналлары
бетерелде. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез туган телдә информация алуга
булган ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмады. Матбугатның башка буыннары да
хәлсезләндерелде.
Әлбәттә инде, сугыш милли матбугатка зур зыян салды. Дорсс, сугыш елларында
матбугатның бер тибы — хәрби пресса үсеш алды. Мәсәлән, татар телендә 16 хәрби газета
чыкты. Ләкин хәрби матбугат булдыру, беренчедән, мәҗбүри чара иде. Икенчедән. ул ни генә
әйтсәң дә «экстремаль» журналистика иде. Өченчедән, хәрби матбугат тыл матбугатын
кыскарту исәбенә яшәде.
Сугыштан соң татарча кайбер матбугат торгызылды. яңалары барлыкка килде: «Азат
хатын». «Татарстан коммунисты». «Татарстан яшьләре». Ләкин, шул ук вакытта. милли
матбугатныц массаларга йогынтысы кими барды. Нинди дә булса яна матбугат органын
тергезү үтә кыен эш иде. Моның очен КПСС Үзәк Комитеты секретареннан рөхсәт алырга
кирәк иде. Бу эшнең башында, билгеле булганча, озак еллар буе М. А. Суслов торды. Ул исә
теория һәм идеология өлкәсендә милләтләрне кушу идеясен иң актив үткәрүче булды. «Идел»
журналы очен корәшү тарихын гына искә тошерик. Ул үзе генә дә — бер гыйбрәтле тарих һәм
сабак. Яшьләр журналын
чыгару идеясе илленче еллар ахрында без япь-ишь егет чакларда ук. жәмәгитьчелек фикере
үзәгендә иде. Ә бу эшне тормышка ашырганчы инде мин картаеп бетә яздым, аны укырдай
уллар гына түгел, онык үстерә башладым'
Үзгәртеп кору аркасында милли тормышнын уянуы илдә өр-яна ситуация тудырды.
Милли журналистика, бер яктан, милли харәкәтнен. массаларның милли үзаңын
формалаштыруның куәтле катализаторы, халыкларны политизанияләү чарасы булса, икенче
яктан, бу процессларның колачын һәм олгергәнлеген билгеләүче бер критерий да булып тора.
Хәзерге яңарыш шартларында безгә милли журналистиканы оештыруның яңа моделе
кирәк һәм аңы эшләгәндә 20 иче еллар тәҗрибәсен исәпкә алу. аннары аны этаплап тормышка
ашыру зарур. Яңа модельне эшләгәндә төп принцип итеп; милли матбугат йогынтысы белән
бөтен татар халкын колачлау алынырга тиеш. Әлеге модель шундый дифференциацияне күздә
тотарга тиешле ки — ул милләттәш ләребезнең күптөрле ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен
формалаштыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән булсын. Чөнки һәр-ьяклап һәр гармонияле үскән
шәхеснең асылында нәкь менә ихтыяжларнын күптөрлелеге һәм өлгергәнлеге ята.
Милли матбугат системасының барлык элементларын шушы алшартлар җирлегендә
камилләштерергә кирәк.
Беренче. Ин элек милли-территориаль вазифалы басмалар тибы үзгәрешкә мохтаҗ.
Зарури булганда. СССР яки союздаш республикалар Югары Советларының Милләтләр Советы
байрагы астында үзәк газета һәм журналлар чыгаруга көрәшергә вакыт. «Зарури булганда»
дигән тәкъбирие кулланганда, мин теге якн бу милләтнең Союз буенча таралышын күз алдында
тотам Әйтик, украиннарны, татарларны, чувашларны, әрмәннәрне һ. б. Татарларга килгәндә
исә. алар өчен СССР Югары Советының Милләтләр Советы каршында үзәк газета һәм
журналлар чыгарырга кирәк 20 иче еллардагы кебек. Дөрес. Татарстанның кайбер матбугат
органнары («Социалистик Татарстан». «Сөембикә». «Казан утлары». «Чаян». «Татарстан
яшьләре») үзебездә генә түгел, бүтән республика һәм өлкәләрдә дә байтак тврала. Шуны исәпкә
алып булса кирәк. Татарстанның матбугат органнары үз битләрендә Союзның төрле өлкә һәм
республикаларында яшәүче татарлар тормышын яктыртуга да урын бирә башладылар.
«Социалистик Татарстан» газетасында «Милләттәшләребез авазы» дигән махсус сәхифә биреп
барыла. Бусы — изге эш. Ләкин ул гына җитми. СССР да һәм аннан читтә яшәүче
милләттәшләребезнең ишәешен даими яктыртып баручы газета-ж у риаллар кирәк. Алар
милләтебезме рухи яктан туплауга, милли үзаңны үстерүгә, информацион ихтыяҗларны
канәгатьләндерүгә сизелерлек өлеш кертә алачаклар.
Икенче. Тоташ яшәүче милли төркемнәр булган төбәкләрдә республика, өлкә, шәһәр,
район матбугаты системасын камилләштерү таләп ителә Татар матбугатының бу төре, өтек
килеш булса да. байтак еллар яшәп килә. Мәсәлән. Башкортстанда рес публика газетасы
«Кызыл таң», берничә мөстәкыйль һәм русчадан тәрҗемә ителә торган район газетасы.
Чувашстанда. Мари илендә. Ульяновск. Пермь өлкәләрендә берәр район газетасы чыгып килә.
Ә бит 20 иче елларда бу төр матбугат органнары бихисап иде.
Үзгәртеп кору заманында татарча өлкә газеталары да терелә башлады. Улья- новскидп
«Өмет» Самарада «Бердәмлек» исемендә. Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә. Төмән
өлкәсенең Тубол шәһәрендә һ б. төбәкләрдә татар телендә газеталар нәшер ителә. Оренбург.
Свердловск. Түбән Новгород өлкәләрендә дә татар телендә өлкә газеталары чыгарыр өчен
әзерлек бара. Татарлар күп яшәгән башка төбәкләрдә до татарча газеталар оешыр әле дигән
өмет яши. Һәрхәлдә бүтән өлкәләрдә татар газеталары чыга башлау — күңелле күренеш Әлеге
газеталарның байтагын караш тыргалаганым бар. Аларда милли мәсьәләләргә, милли телне
һәм мәдәниятне пропагандалауга зур урын бирелә. Әмма бу матбугат органнары әлегә һәр
җәһәттән зур кыенлыклар кичерә. Аларга тернәкләнеп китәр өчен ярдәм кирәк. Әдипләребез
тарафыннан да. Бәлки. Язучылар берлеге бу игелекле эшне оештырып җибәрүче булыр'
Өченче. Милли республикаларның үзләрендәге журналистика да камилләштерүгә мохтаҗ. Бу
уңайдан милли республикалардагы күренеш бик чуар: матбугат органнары кайда аз. кайда күп.
Әйтик < ою.здаш республикаларда туган телдә территориаль. социаль-демографик һ. б.
матбугат типларының киң челтәре бар. ә элеккеге автономияләрдә бу челтәр үтә ярлы.
Дерес. соңгы вакытта бездә хзга китеш сизелә. Татарстанда яшьләр һәм балалар өчен
журналлар («Идел». «Салават күпере»), берничә район һәм күптиражлы га зета (Әлмәттә.
Түбән Камада. ЧпллЫДП. Зәйдә. Лениногорскила. Казан университетында). тармак газетасы
(«Авпз») барлыкка килде, Уйлавымча, әлеге тенденции дәвам итәчәк.
Республикаларда милли журналистикамын барлык типлары да тулыландыруга лаек Ин
элек сүз милли-территориаль тип басмалар, ягъни район һәм шәһәр газеталары турында баря.
Әйе. Татарстанның һәр шәһәрендә һәм районында татар газетасы чыгып килә. Әмма ул тип
газеталар арасында русчадан татарчага тәрҗемә ителә торганнары (һәм киресенчә) байтак.
Андый басмалар заманы әллә кайчан узды инде. Алар аудиториянең ихтыяҗ һәм
мәнфәгатьләрен канәгатьләндерә алмый. Бу газеталар баштан ук рус телендә сөйләшеп
аңлашучы укучыларга юлланган. Шу- на күрә әле тәрҗемәнең түбән сыйфатлы булуын да
китереп остик. Дубляж газеталарының тиражы аз булу әнә шуннан килә. Димәк, район һәм
шәһәр газеталары челтәрен камилләштерүне дубляж газеталарын мөстәкыйль басмаларга
әйләндерүдән башларга кирәк.
Бездә башка тип басмалар челтәре дә тулыландыруны көтеп ята. Әйтик. КПСС илдә
тоташ властьтан баш тартып, политик плюрализмга юл ачылгач, партиячел- сыйнфый билге
буенча дифференциацияләнгән басмалар тибы зур үзгәрешләргә дучар булырга тиеш. Хәзер
бит. КПССтан тыш. башка политик партияләр дә борын төртеп китә. Алар, һичшиксез,
матбугат органнарына мохтаҗ булачак, чөнки прессадан башка бернинди иҗтимагый хәрәкәт
яши алмый. Халык власте органнары буларак, советларның да үз матбугаты юнәячәк дип
уйларга кирәк.
Аннары килеп, бездә милли телдә мохит мәнфәгатьләрен, ягъни экономик, гыйль ми.
эстетик һ. б. мәнфәгатьләрне канәгатьләндерердәй газета-журналлар бик аз. Ә бит матбугат
челтәре һәр ихтыяҗны һәм мәнфәгатън канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.
Дүртенче Республикалар, шул җөмләдән Татарстанда, башка телләрдәге матбугат
челтәре дә камилләштерелергә тиеш. Мәсәлән, бездә чуваш телендә республика газетасы яшәп
килә иде. Аны яптылар. Хәзер ачарга вакыттыр.
Журналистика информаңиясен «җитештерү» — хәзерге заман матбугат ин- дустриясе
эше. Ул, гомумән, безнең илдә, аерым алганда республикабызда, бик артта калган тармак. Ару
дигәне дә—КПСС республика комитетыныкы. Теге яки бу газета-журналны ул теләсә бастыра,
теләмәсә — юк. Ә бүтән социаль көчләрнең басмаларын кем чыгарырга тиеш соң?
Полиграфия промышленностен, информация туплау, эшкәртү һәм таратуга бәйле башка
тармакларны яңарту проблемасы бик җитди булып алга килеп баса. Минемчә, республикада
информация чараларын, шул исәптән аларның материаль- техник базасын үстерүгә
юнәлдерелгән хөкүмәт программасын эшләү зарур. Бу программа район үзәкләрендә һәм
шәһәрләрдә, югары уку йортларында, берләшмәләрдә. Казанда китап, матбугат, телевидение,
радио, рекламаның материаль-техник базасын яңартуның күләмен һәм этапларын билгеләргә
тиеш. Югыйсә безнең, «милли культураны үстерик» дип сөйләнүләребез авыз суы корыту гына
булып калачак.
Әлеге программа кадрлар әзерләү проблемасын чишү чараларын да сыйдырыр иде
Милли кадрлар әзерләүдә бездә беркадәр тәҗрибә тупланды. Шул тәҗрибә җирлегендә Казан
дәүләт университетында яңа уку елыннан журналистика факультеты эшли башлады. Анда
татар журналистикасы кафедрасы да бар. Факультетта рус теленнән татарчага тәрҗемә итү
буенча белгечлек ачылды. Кафедрэ студентларны укытуны, нигездә татар теленә күчерә, ана
телендә дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре әзерләргә, татар журналистикасының тарихын һәм
хәзерге проблемаларын өйрәнү эшен җәелдереп җибәрергә ниятләнә.
Милли кадрлар әзерләү димәктән. тагын бер проблема бар. Ул да булса — журналистика
факультетына татар абитуриентларының аз килүе. Без көндезге һәм читтән торып уку
бүлекләренә ел саен унар кешедән артык студент кабул иткәнебез юк. Конкурс дигәнең булмый
да. Моның сәбәпләре, әлбәттә, тирәндә. Ул милли мәдәниятне кыскан сәясәт, милли
мәктәпләрнең бетә язуы, туган телнең абруе төшү белән бәйле. Ләкин безгә хәзер «алма пеш
— авызыма төш» дип кул кушырып утыру ярамый. Алмаш әзерләү — һәммәбезнең уртак эше.
Язучылар берлеге дә ярдәм кулы суза алыр иде. Берлек яни. каләм ияләре белән шактый эш
алып бара ич. һәр районда диярлек әдәби берләшмә бар. Әдипләребез яшь талантлар белән
эшләгәндә журналистикага сәләтлеләрен дә күздән ычкындырмасыннар иде диюем.
Шулай, милли журналистиканы үстерүгә кагылышлы проблемалар җитәрлек. Ә аны
үстерергә кирәк. Чөнки милләтне туплау, милли үзаңны үстерү, милли мәдәниятне алга
җибәрү, милли хәрәкәтләрнең активлыгын арттыру матбугаттан башка була алмый.