Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛТЫН ШИШӘК


Ачыш, әгәр моны шулай дип атарга яраса, кайчак бер дә уйламаган җирдә дә
ясала, күрәсең. Бүлмәдә нәрсәдер язып утырганда дивардагы зур календарьга күзем
төште. Анда энҗе, алмаз, асылташлар белән бизәлгән алтын шншәк (аны борынгылар
ашук та дип йөрткәннәр) очындагы зәңгәр- күк фирүзә мозаиканы кайдадыр күргәнем
бар шикелле тоелып китте. Мондый зәңгәркүк төс. асылда, борынгы татар
истәлекләренә хас. Савыт- саба ясаганда да. сарайлар салганда да аны киң
кулланганнар. Күрәсең, баба ларыбызның яраткан төсе булгандыр ул. Шундый бизәк
ничек итеп урысның алтын шишәге очына эләккән соң?
һәм кинәт... мозаика астындагы алтын нәкыш — бәдиз эченә ишерелгән гарәп
хәрефләрен абайлап алдым. Гаҗәпләнүем бермә-бер артты. Бусы инде берничек тә
урыс шишәге белән сыеша алмын торган нәрсә!
Календарьдагы белешмәдә шишәкнең 1621 елны патша Михаил Федоров өчен
Никита Давыдов дигән оста тарафыннан эшләнүе язылган иде. Бу мәгълүмат та
бернинди ачыклык кертмәде. Мондый катлаулы бизәк эченә урнаштырылган гүзәл
язуны аеруча талантлы нәкышчылар гына башкара алган. Эзләнә башладым. 1902
елда чыккан «Художественные сокровища России» дигән китапта әлеге шншәк
турында шундый ук фикер кабатланса да. өстәп, аның Свинин, Малиновский атлы
кешеләр тарафыннан өйрәнелгәнлеге, аларның бу затлы сугыш киеме Александр
Невскийныкы булган дигән риваятьне искә алулары әйтелгән иде.
Бу фаразда азмы-күпме дөреслек булуы ихтимал. Чөнки А. Невский — татар
патшаларының турылыклы йомышчысы (олысбашы) IIIишәктәге язуның мәгънәсе дә
шуны раслый кебек. Аны • һәм туганын «җиңүче» дип фараз кылырга була
Елъязмалардан күренгәнчә. А Невский урда ханнарына каршы көчле гаскәр туплаган
агасы Андрейны тар мар итә һәм үзе бөек кенәз исемен ала.
Хәзер татар бизәге төшкән һәм гарәпчә яэулы берничә шншәк билгеле. Фәндә,
кызганычка каршы, мондый табышларга карата шома эшләнгән терминология
кулланыла. Идел буе шәһәрләрендә эшләнеп, мәдәният югарылыгын күрсәткән бу
әйберләрне исемсезләндереп. гадәттә. «Көнчыгышта эшләнгән» дип кенә карыйлар.
Югарыда тасвирланган шишәк Болгар нәкышчылары тарафыннан эшләнгән
булса кирәк. Беренчедән, шундый ук шишәкнең Төньяк Кавказда, кыпчак
курганнарында табылганы бар. Икенчедән, XIII йөзнең 40-50 елларында Көнчыгыш
Европада монгол һөҗүмнәреннән соң тиз арада аякка бастырылган шәһәр бер генә —
ул шәһри Болгар. Бары тик Болгар нәкышчылары гына хан заказын үтәп, шәхси язулы
мондый нәфис шишәкне эшли алган булырга тиеш.
Никита Давыдовка килгәндә исә. шишәкне бизәүдә ул да үз өлешен керткән.
Мәсәлән, борынча өстенә Архангел Михаил сурәте беркетелгән, ә татар таҗы өстенә
тәре сызылган. Тик алар тупасрак. Төсе белән дә. формасы белән дә алар башка
стильдә эшләнгәннәр.