ЮГАЛМАСКА ТИЕШ БУ МОҢНАР


Табигатьтә шулай- кечкенә гене инешме ул. әллә зур сулы елгамы
яки биниһая олуг дәрьямы — барыбер аларның теп чыганагы
җир астыннан өзлексез бөркелеп торучы саф сулы чишмәгә
тоташа Безнең кешелек тарихында да нәкъ шуның шикелле — һәр
фән яки сәнгать тармагы узенең беренчел нигезеннән сулыш ала.
шуңа таянып үсә, җитлегә, бөеклеккә ирешә Беренче адымны
атлаучыларның фидакарьлеге исә буыинан-бу- ынга зурлап
телгә алынырга, өйрәнелергә, хөрмәт ителергә тиеш.
Мәгълүм ки, безнең музыка культурабызның чишмә башы
да ерак еллар катламыннан бөркеп тора. Октябрь революциясенә
кадәрге дәверләрдә үк инде, терледәи- төрле көчле
каршылыкларны җиңә барып, татар профессиональ музыкасына
нигез салынган Бу изге юлда әйдәп баручыларның берсе —
һичшиксез, Солтан Габәши
Ул 1891 елның 14 маенда Казан губернасының Алат
волостендагы Сулабаш авылында туа Башта малайны
заманының алдынгы фикерле кешеләреннән саналган әтисе үз
мәдрәсәсендә укыта Аннары егетне Казандагы «Мөхәммәдия»
мәдрәсәсенә бирәләр Солтанның музыкага һәвәслеге бик яшьли
билгеле була: күпләр аның гармунда, кубызда өздереп уйнавын
сокланып тыңлый
1908 елны гаилә белән Уфага күчеп киткәч тә, Солтанның бу сәләтен үстерергә тырышалар Төп
укуы реальное училищеда булса да. ул фортепиано буенча дәресләр ала башлый һәм шушы,
беренче карашка, «уйнал кына башланган эш« Солтан язмышында теп рольне уйный Озак та үтми,
аның турында газеталарда мактап яза башлыйлар Бу җәһәттән бигрәк тә «Тормыш» газетасы
игътибарга лаек
1915 елны Солтан Габәши Казан университетының юридик факультетында укый башлый.
Студентлык чорында ул милли музыканы профессиональ нигезгә кую өчен күп тырышлык күрсәтә
1917 елны исә егетне армиягә алалар
Революциядән соң Солтан Габәши тагын да дәртләнебрәк милли музыканы үстерү
юнәлешендә эшли. Әмма кайбер тәнкыйтьчеләр аның хезмәтләренә кире бәя бирә, социаль
чыгышын күздә тотып, газеталар аны хурлый, республика җәмәгатьчелеге исә һәрвакыттагыча,
авызына су капкандай, эндәшми тик тора
Мондый шартларда саф күңелле, моңлы җанлы Солтан Габәши Казанны ташлап китәргә
мәҗбүр була 1932 елдан алып гомеренең азагына кадәр, ягъни 1942 елның 8 январенача, ул Казанга
әйләнеп кайтмый Күбрәк башкорт музыкасын өйрәнү һәм аны үстерү белән шөгыльләнә.
Бу талант иясенең иҗатын энциклопедик дип атасаң да урынлы булыр Ул безнең XX гасыр
башы музыкаль культурабызның барлык теп тармаклары белән нык бәйле Солтан Габәши. барлык
талант ияләренә хас булганча, үз көчен милли музыканың һәр юнәлешендә сынап карый. Сәхнәгә дә
чыга ул, җырлар да башкара ансамбльләр дә оештыра, хорлар да булдыра, шул ук вакытта көйләр
дә яза Шушындый төрле яклы хезмәт Габәшине композитор, педагог, мәгърифәтче, музыкаль
җәмәгать эшлек- лесе, музыка тарихчысы һәм теоретигы, фольклорчы хор коллективлары
оештыручы һәм башкаручы итеп таныта
Никадәр генә киң әтрафлы булмасын. Габәши иҗатында барыбер мәгърифәтчелек естенлек
итә Бигрәк тә революциягә кадәрге чорда ул музыкаль кичәләр оештырып, әдәби-музыкапь
темаларга лекцияләр укып дан ала Аның әдәбиятка якын торуы бик табигый, чөнки бу тармакның
зур тарихы, тәҗрибәсе һәм таянып эшләрлек көчле вәкилләре бар Г. Ибраһимов, М Гафури С Рәмиев
Ф Әмирхан, Г Камал Һәм,
ниһаять, Габдулла Тукай Тирә-юнендә мондый талантлар булудан файдаланып, Габәши үз
эшчәнлеген нәкъ менә әдәби-музыкаль кичәләр оештыруга юнәлтә.
1909 елны ул Уфада пианист һәм аккомпаниатор буларак чыгыш ясый башлый. Шундый ук
кичәләрдә Габәши оештырган вокаль ансамбльләр дә катнаша Программада күбрәк халык
җырлары файдаланыла: татар, башкорт, рус, украин, казах һәм башка төрле халыкларның да
җырларын җырлыйлар. Иң күп яңгыраган җырлардан «Тәфти- ләү», «Ашказар». «Кара урман»
кебек әсәрләрне атарга мөмкин.
Музыкаль яктан сәләтле яшьләрне эзләү, табу, һәм укыту өлкәсендә дә Солтан Габәши
ифрат күп эшли. Яшь талантлар ачу максатыннан. Шәрык клубында үтә торган кичәләрне
оештыра. Монда ул балалар өчен көндезге дәресләр дә үткәрә. 191822 елларда исә ул Казанның
М. Вахитов исемендәге мәктәбендә музыка дәресләре алып бара. Шулай ук Арчадагы башлангыч
класс укытучылары әзерләү курсларында һәм Казан педтехникумында да музыка укыта. Аның
укучылары арасыннан талантлы яшьләр үсеп чыга, милли музыканы, җыр һәм опера сәнгатен
үстерүчеләр барлыкка килә. 1922-26 елларда Солтан Габәши Казан музыка техникумының мөдир
урынбасары итеп билгеләнә, музыка теориясеннән һәм хор буенча дәресләр дә алып бара.
Утызынчы еллар башыннан ук исә шул ук фәннәрдән Башкортстан сәнгать техникумында укыта.
Солтан Габәшиның мәгърифәтчелеге музыка теориясе һәм мандолинада уйнау кул ланмасы
кебек китаплар язарга да этәрә. Бу темаларга ул татар һәм башкорт телләрендә лекцияләр укый,
мәкаләләр дә бастыра. Габәши оештырган әдәби музыкаль кичәләрнең берсендә һ. Такташ белән
Салих Сәйдәшен тә катнаша. Кичә шәһәр җәмәгатьчелегенә зур тәэсир ясый, киң яңгыраш ала.
Ул язган мәкаләләрнең барын да анализлап бетерү кыен. Берсенә—1931 елны «Яңалиф»
журналында басылганына гына тукталыйк. Автор монда милли музыканың төрле
культураларның өзлексез һәм көчле тәэсире астында үз сафлыгын, үз яңгырашын саклап калуы
хакында яза. Шунда ук милли музыканың дөнья аренасына чыгарга, моның өчен һәр талант
иясенең җан аямый тырышырга тиешлеген исбат итә. Ул төп күзәтүләрен татар һәм башкорт
көйләренә нигезләнеп алып бара. Аларның охшашлыгын һәм аерымлылыгын күрсәтә, башка
төрки халыклары көйләре белән дә чагыштыра. Бу күзәтүләрдәге төгәллек, алдан күрүчәнлек
бүгенге теоретикларга да үрнәк булырлык.
Солтан Габәши хезмәтләре практик әһәмияткә дә ия. Үз хезмәтләрен барлаганда,
композитор ике йөз данә татар һәм йөз чамасы башкорт халык җырын теркәп алуы турында яза.
Ул бит күп кенә экспедицияләрдә йөри. Әлеге әсәрләр әнә шул чакта язып алынган.
Күпләр Солтан Габәшине, әлбәттә, композитор итеп белә Ул безнең музыка дөнья сына иң
кирәк чакта, халыкның композиторлар иҗатына иң сусаган чагында килеп керә Шунлыктан
беренче әсәрләре белән үк тиз танылып китүе, хуплануы бер дә гаҗәп түгел. Автор буларак аның
беренче чыгышларын 1914 елның 17 октябрендә тыңлыйлар. Монда ул фортепиано өчен язылган
кечкенә генә композицияләр — «Хәсрәт», «Кайгыдан соң килгән шатлык», «Яшьлек» әсәрләрен
башкара, ә кыллы ансамбль аның «Пикник» пьесасын уйный. Бу хакта без «Тормыш»
газетасының 1914 елгы 22 октябрь санында басылган С. Рәмиев мәкаләсеннән укыйбыз.
Габәшинең беренче әсәрләре халык музыкасындагы алымнарны шәһәр чынбарлыгында
урын алган яңгырашлар белән берләштерергә омтыла кебек. Әйтик. «Кәккүк» җыры. Бу әсәрне
романс дияргә дә мөмкин. Ә соңра автор хор өчен язылган әсәрләрне эшкәртүгә күп көч куя. Алар
арасыннан халык җырларын, маршларны, «Яңалиф» тынлы оркестры өчен язылган маршны
күрсәтергә мөмкин. Автор һәрчак сәхнәне күздә тотып эшли. Аны, күрәсең, тиз арада дан казанып
өлгергән милли театр аеруча канатландыргандыр
Шул ук «Тормыш» газетасының 1917 елгы 30 март санында, ниһаять, Солтан Габәши
тарафыннан музыкалаштырылган «Ашказар» пьесасының куелачагы хәбәр ителә. Әсәрне «Нур»
труппасы сәхнәләштерә. Бу очрак Габәшинең татар композиторлары арасында иң беренче
башлап спектакльләрне музыкалаштыручы икәнлеген күрсәтә. Шул ук 1917 елны Габәши
»Сәйяр» труппасы өчен «Зөләйха» спектаклен музыкалаштыра Бу әсәр Г Кариевның бенефисы
хөрмәтенә куела. Шәрык клубында куелган әлеге спектакльне 13 март санында «Йолдыз»
газетасы аеруча зурлап язып чыга.
Болардан тыш, Габәши музыкалаштырган әсәрләрдән «Таһир-Зөһрә» һәм «Бүз егетине
күрсәтеп була. 1921 елда драма артистлары һәм Казан педтехникумы студентлары (алар
арасында мәшһүр Сара ханым да бар) тарафыннан куелган «Бүз егет» аеруча киң яңгыраш ала.
Бу әсәрне татар операсына беренче адым итеп санарга да мөмкин Чөнки озак та үтми. «Бүз
егет»не музыкалаштырган С. Габәши «Сания» һәм «Эшче» исемле беренче татар операларын
иҗат итүдә катнаша. Аның ярдәмчеләре — җырчы һәм композитор Г Әлмөхәммәдов. музыкант
һәм педагог 8 Виноградов.
• Сания» операсында Солтан Габәши либретто авторы, көй һәм гармония мате
риалының өлешчә авторы, әсәрне сәхнәгә куючы һәм иң үзенчәлекле рольләрне башкаручы
сыйфатында катнаша. Премьера 1925 елның 25 июнендә була. Операга заманның иң күренекле
көчләре тартыла Г Әлмөхәммәдов. 3. Байрашева. С Садыйкова. дирижер А. Литвинов, Шәрык музыка
техникумы укучыларының хоры һәм оркестры
Әсәр — яшьләрнең мөстәкыйльлек өчен элекке яман гадәтләргә каршы көрәше турында. Монда
татар һәм башкорт халык көйләренә зур урын бирелгән Беренче күренештә «Сания» көе төп урынны
тота, аны хор җырлый Икенче күренештә «Уфа әпипәсе» яңгырый башлый, монда биюле
күренешләре ешая төшә, ә хор «Алмагачлары» көенә җырлап тора. Баш партияләрне җырлаучы Зыя
белән Сания игътибарны аеруча нык тарта. Аларда да халык җырлары, бигрәк та озын, моңлы
көйләр күңелне били.
Бу операның музыкасында көнкүреш җырлары, бишек көйләре, маршлар, вальслар да киң
файдаланылган Мондый күп төрлелек халык күңеленә якынаерга, аңлаешлы булырга омтылудан
килгәндер, мөгаен Шунысы куанычлы, әсәрнең төп эчтәлегенә музыка бик тә тәңгәл ярашып тора.
«Сания» операсы көткәнгә караганда да зуррак уңыш казана. Аның хакында хәтта Берлинда
чыга торган атналыкта да язалар, кайбер көйләрнең ноталарын да бирәләр Италиянең Көнчыгыш
Европа институты журналы да 30 октябрьдә бу турыда әтрафлы мәкалә бастыра. Татар
матбугатында исә опера турында В. Бороздин (ул — профессор, этнограф) һәм К. Тинчурин
мәкаләләре басыла.
Татар музыкасы дөньясында «Сания» операсының куелуын бәяләп бетерү әле дә бик кыен.
Чөнки милли операның тууы халык музыкаль байлыгының барлык тармакларын бер ноктага
туплый, һәм мөһиме шулдыр ки, бу зур казаныш милли кадрларны да бер йомарламга җыеп карарга
мөмкинлек тудыра. Кыскасы, бу вакыйга, бер милләтнең яңа адымы гына булудан узып, ил күләм,
хәтта Европа күләм гаҗәеп бер җиңү — матурлыкның, гаделлекнең музыканың җиңүе итеп
билгеләнергә хаклы
1930 елда Татар дәүләт театры шул ук өч авторның яңа әсәрен — «Эшче» операсын
сәхнәләштерә. Анда җырчылардан Г. Әлмөхәммәдов, С. Айдаров. М Рәхмәтуллина. К. Хисамова
катнаша, режиссеры — С. Вәлиев-Сульва. дирижер — А. Литвинов Операны шул елда ук Бөтенсоюз
милли театрлары Олимпиадасында Мәскәүдә дә күрсәтәләр
Бу операның нигезендә Мәҗит Гафуриның шул исемдәге поэмасы алынган Либ реттоны поэма
авторы үзе язган. Музыкасына җирлек булып халык кәйләреннән «Казан селгесе», «Тәфтиләү» һәм
Себер татарларының «Тамчы тама» кәе алынган Кайбер арияләр башкорт халык җырларын
хәтерләтә
Теманың героик-революцион рухта булуы операга совет музыкасына гомумән хас ритмнарны
да мул кертергә юл ачкан Хорларда да, аерым чыгышларда да керәш рухы, марш характерындагы
яңгырашлар естенлек ала Халык керәшенең аерым билгесе буларак, «Марсельеза» да яңгырый.
Бу опера бездә инде шактый күл профессиональ музыкаль кадрлар үсеп җиткән чорда язылган.
Ул бигрәк тә героик көрәш темасына язылган әсәр буларак әһәмиятле. Аның кайбер арияләре аерым
чыгышларда әле дә булса яңгырый
Югарыда телгә алынган операларның тарихи әһәмиятен аңлатып бетерү мөмкин түгел.
Аларның барлыкка килүе Идел һәм Урап буена урнашкан башка милләтләрнең музыкаль сәнгатен
үстерүгә дә бик якты үрнәк булып тора Бәс. шулай икән, димәк, Габәшинең иҗаты да илебезнең
күпмилләтле музыка сәнгатендә бәяләп бетермәслек кыйммәткә ия.
Кызганыч ки, без бу бөек шәхесебезнең тормыш юлын, драматик язмышын, иҗат байлыгын
бүгенге көнгәчә җентекләп өйрәнгәнебез юк. Аның күл кенә хезмәтләре, музыкаль язмалары югалып
та беткән инде һич югы. калганнарын барлап анализлап тиешле бәясен биреп, бер җыентыкка туплан
халык кулына тапшыралсак иде! Бездән моны заман үзе кетә.

Реклама