ӘЙТИКИННӘР НӘСЕЛЕ ТУРЫНДА


Әйтикин фамилиясе беренче тапкыр, безгә мәгълүм булганча, 1883 елда Казан университеты профессоры Н. Загоскинның «Волжский вестник» газетасында урнаштырылган кыска бер хәбәрдә телгә алына Аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: сәүдәгәр Әйтикинның пароходы Объ елгасында сәүдәгәр Громов пароходы белән бәрелешә. Бай эшкуарларга Себер киңлекләре дә кысаная бара Пароходлар бәрелеше һәр ике як өчен дә әллә ни фаҗига белән бетми бетүен.
Громовлар «эше» күлләргә «Хәсрәт дәрьясы» («Угрюм-река») китабы буенча яхшы таныш, ә Әйтикиннәр исеме исә күпләргә бөтенләй билгесез.
Әйтикиннәр нәселе бик ишле һәм бай була. Тара һәм Тубыл татарларының риваятьләренә караганда. Әйтикиннәр нәселенең ыру башы Миргали хуҗа Себер рус дәүләтенә кушылганга кадәр үк килә, ә «Әйтука» (Әйтикин) этнонимы Миргали хуҗа оныгының улы исеме белән бәйләнелгән диелә.
Әйтикиннәр нәселе башында торучылар казакъ далаларында Россия товарларын алмаштырып сату белән шөгыльләнгәннәр. Шактый күләмдә байлык туплагач, алар кәрван белән сәүдә итәргә керешәләр Әйтикиннәрнең кәрваннары Урта Азиянең Бохара. Кукан, Ташкент һәм башка шәһәрләрендә күл тапкырлар була. Алар XVIII гасырда ук Кытай белән сәүдә элемтәләре урнаштыралар Әйтикиннәр Балтыйк диңгезе портлары аша Көнбатыш Европага да зур партия товар чыгаралар
XIX гасырның икенче яртысында Әйтикиннәрнең Себердә, сәүдә предприятиеләре дә барлыкка килә Тара шәһәрендә — Әйтикиннәрнең туган җирендә—аларның ике биналы күн заводы була 1852 елда бу заводта гомум бәясе 7 200 сумлык 3 000 данә күн эшкәртелә Заводның әзер продукциясен Әйтикиннәр эчке базарга. Көнбатыш Европа илләренә. Кытайга. Ташкентка һәм Бохарага чыгаралар. Әлеге заводның хуҗасы Габделфәттах Әйтикин була. 1865 елда исә Рәхмәтулла Әйтикин Павлодар шәһәрендә күн заводы төзетә
XIX гасырның беренче яртысында Себер сәүдәгәрләренең иң бае 1-Ьяэ хаҗи Әйтикин санала 1828 елда Көнбатыш Себер генерал-губернаторы кушуы буенча ул Омскидан Куканга кадәр элеккегесенә караганда кыскарак яңа кәрван юлы сала2.
Нияз хаҗи Әйтикинның уллары Габделфәттах («Патша»), Рәхмәтулла («Рахмуш»), Насретдин (Әйтикиннәр шәҗәрәсен карагыз) эчке һәм тышкы сәүдә белән шөгыльләнәләр
Габделфәттах Павлодар, Алма-Ата. Симәй һәм Тара шәһәрләрендә кибетләр тота Ул мануфактура, галантерея һәм азык-төлек әйберләре белән сәүдә итә. Ә чит илгә исә ул, башлыча үзенең вәкилләре — вак һәм урта хәлле сәүдәгәрләр тарафыннан җыелган бодай сата.
Габделфәттах, шулай ук. кирпеч чәй, аш тәмләткечләр, фарфор, фаянс савыт-саба, ефәк һәм йон тукымалар кебек традицион кытай товарлары белән дә сәүдә итә. Ул аларны Кытайдан үзе алып чыга торган була.
XIX йөзнең илленче елларында Әйтикиннәр Симайнең 1 иче гильди сәүдәгәре Сидор Самсонов, Кяхтаның 1 нче гильди сәүдәгәре Иван Носков һәм башкалар белән берлектә Чүгүчәк, Голҗа. Кяхта кебек кытай, монгол шәһәрләрендә сәүдә итәләр. 1854 елда рус сәүдәгәрләре Чүгүчәктә үз факторияләрен оештыралар. Бу эшләрдә Габделфәттах Әйтикин дә зур активлык күрсәтә’.
Узган йөзнең сиксәненче елларында Әйтикиннәр Тарада тәрәзә пыяласы һәм савыт-саба җитештерүче завод ачалар. Дөрес, бу завод озак эшләми. Ялланган эшче-
' Омск өлкәсе дәүләт архивы, 3 ф.. 2 тасв. 3488 эш. 290 6
'Шунда ук. 1 тасв . 425 эш. 132—133. 150 6
1 Шунда уч. 3 тасв . 3657 эш. 1—2 бб.
лар, хезмәт шартларының начар һәм хезмәт хакының түбән булуына ачу итеп, аңа ут тәртәләр
XIX йөзнең икенче яртысында яшәгән ҺЬяз хаҗи Әйтикиннең кече улы Насретдин бик үзенчәлекле шәхес була Мөгаен ул Россиядә бик тиз үскән капитализм чоры таләпләрен башка сәүдәгәр туганнарына караганда яхшырак тойгандыр Әтисе һәм елкәи туганнары Урта Азия товарлары белән сәүдә итүне кулай күрсәләр. Насретдин Әйтикин исә рус һәм Европа капитализмы вәкилләренә хас рәвешле эш йертә башлый.
Өлкән Нтяз Әйтикингә сәүдә кәрваннарын Омскидан Кунайга һәм Урта Азиянең башка шәһәрләренә илтеп җиткерү өчен татар, үзбәк казакъ һәм башка кайбер терки телләрдә яхшы ук сөйләшеп, рус телен уртача белү дә җиткән Аны, мәсәлән гади исәп-хисап мәгълүматлары да канәгатьләндергән Әмма Насретдин Әйтикии боларга гына риза булмый Ул күп укый, рус телен һәм әдәбиятын тырышып өйрәнә Гарәп һәм хәзерге терки телләрне үзләштерә Кайбер чыганаклардан күренгәнчә. Насретдин һәм Рәхмәтулла, шулай ук. немец һәм инглиз телләрен дә өйрәнәләр Тарада Әитикин- иәрнең өй китапханәсендә гарәп, фарсы, рус һәм Көнбатыш Европа телләрендә шактый күп санлы китап тупланган була Насретдин Россия һәм чит илләрдәге сәүдә, промышленность предприятиеләрендәге исәп-хисап системасының заманча булганнарын аеруча игътибар белән өйрәнә Ул озаклап Мәскәүдә Петербургта яши. Берлинда һәм Парижда була Кайда гына булмасын, сәүдә һәм промышленность предлриятияләрен идарә итү методларын, аларда эшне оештыру тәртипләрен тырышып өйрәнә Яшь Әйтикин Истанбул, Каһирә. Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә дә булып кайта
Насретдин, Тара һәм Павлодарда кибетләр һәм кун заводы белән беррәттәи. Төмән суднолар төзү верфендә үз акчасына ике буксир пароходы төзетә «Эшче» һәм «Тара» дип исемләнгән пароходларны 1877 елда— Тубыл елгасының урта агымы суднолар йөрү өчен ачылгач — суга төшерәләр Алар Тубыл һәм Иртеш буйлап Томән- Тубыл-Павлодар линиясе буенча йөк йөртәләр, пассажирлар ташыйлар Насретдин Әи- тикин абыйсы Рәхмәтулла белән берлектә, Иртештәге башка пароход компанияләренә караганда алдаирак. Төмән-Симәй линиясе буенча пароход җибәрә Бу пароходларның капитаннары итеп Әйтикиннәр Тарадан — Мөхәммәди Агафуроины. Павлодардан — Габделкадыйр Каримовны билгелиләр Алариың икесе дә элек бурлак булганнар Рус бурлаклары белән Ямыш күленнән Төмәнгә кадәр тоз төялгән авыр баржа һәм баркасларны йөрткәннәр. Шуңа күрә Иртешнс бик яхшы белгәннәр
Билгеле, Әйтикиннәр хөкүмәт заказларын да үтәгәннәр Шуның өчен аларны патша хөкүмәте почетлы граждан исеме һәм башка бүләкләр белән зурлый Омск өлкә дәүләт архивында 1868 елгы документларның берсендә мондый юллар бар «Тара шәһәренең 1 нче гильди сәүдәгәре бохаралы Рәхмәтулла ҺНяз улы Әйтикин һәм аның энесе Насретдин Көнбатыш Себер генерал-губернаторы һәм хәрби министр тәкъдиме белән 1868 елның 7 июнендә патша тарафыннан хәрби министрлыкка күрсәткән хезмәтләре өчен Рәхмәтулла — Александр тасмасына, ә Насретдин — Станислав тасма-сына беркетелгән көмеш медальләр белән бүләкләнәләр- 1
Почетлы гражданнар буларак, Әйтикиннар җирле идарә органнарына да билгеләнәләр. Мәсәлән, 1889—1892 елларда Рәхмәтулла Әйтикин төрмәләр буенча Тара өяз попечительләр комитеты члены, ә Насретдин Әйтикин шул ук елларда Тара еяэо ясак җыю оешмасы әгъзасы була 1
Сәүдәгәр Әйтикиннәр тарихын шушының белән тәмамларга да мөмкин булыр иде Шулай да алар Россия сәүдә капиталына нигез салучы яңа җирләр үзләштерүче, кыенлыкларга карамастан, илнең байлыгын арттыручы, башка ипләр һәм халыклар белән элемтәләрне үстерүче башка байтак сәүдәгәрләрдән күпкә кызыйлырак шәхес булып тарихта калганнар
Габделфәттах Әйтикиннең оныгы Мөнирә Гобәйдулла кызы Исхакова (1893 елда туган) сүзләре буенча, бабасы тарафыннан оештырылган китапханә Тара шәһәренең түбән өлешенә урнашкан ике катлы Әйтикиннәр йортының берсендә урнашкан була Китапханәгә Петербургтан. Мәскәүдән, Истанбулдан Каһирәдән Казаннан һем башка шәһәрләрдән газета-журмаллар даими килеп тора Китапханәне яңа китаплар белен баетуны Рәхмәтулла Әитикин кайгыртып торган Ул заманының укымышлы кешесе була 1965 елның май аенда Ташкентта бу мәкалә авторларының берсе (Ф Велиев) М Г Исхакова белән очрашып сөйләште, 1912 елга кадәр китапханәдә тарих һәм әдәбият буенча кулъязма чыганаклар да сакланган Аларны узган гасырның урталарында Габделфәттах Әйтикин җентекләп җыйган була Бүгенге кендә алариың язмышы билгесез 4 Омск өлкәсе дәүләт архивы, Э ф, 6 тасе . 7982 >ш, « 6
» Кара Календарь Тобольской губернии ко 1889 год — Тобольск 1888 34. 36 66
Габдельфәттах Әйтикин XIX йөзнең алтмышынчы елларында тоткынлыктагы Н Г Чернышевскийны беренче тапкыр коткарырга тырышучыларның берсе була. Сөргендәге рус һәм поляк революционерлары белән бергә көрәшергә әзерләнә: шул максат белән корал сатып ала. Сорау алулар вакытында патша ялчыларына бернинди дә мәгълүмат бирми Аның янына провокаторлар да җибәреп карыйлар, әмма файдасы булмый. Жандарм офицеры да аннан бер мәгълүмат ала алмый.81 Зур түрәләр, канәгатьсезлек белдереп, үзләре әзерләгән хәйлә кармагына капмаган сәүдәгәрнең тәҗрибәле һәм хәйләкәр булуын документка теркәп куялар. Алар аеруча «татар милләтенең бер җирдә сәяси үзәге» булу-булмавын ачыкларга тырышалар.82 83
XX йөз башында Әйтикиннәрнең социал-демократ Ибраһим Әхтәмов гаиләсе белән туганлашуы да кызыклы. Ибраһим Әхтәмовның сеңлесе Зөһрә Әйтикингә кияүгә чыккач та, 1902 елның язында. Тарадан абыйсына кызыклы хатлар юллый.
Әйтикиннәрнең варислары революциядән соң Советлар хакимияте ягында булалар аларның яшь буыны илебез данын арттыруга хезмәт итә. Күбесе Бөек Ватан сугышында катнаша, хөкүмәт орден һәм медальләре белән бүләкләнә.
Әйтикиннәр нәселе 100 ел гомер узуга карамастан, үзенең уңай кешелекле сыйфатлары белән бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмый. Кызганыч: күбесенең эшчән- леге безгә бик аз билгеле. Сирәк очрый торган кулъязмалар булган Әйтикиннәр китапханәсенең эзсез югалуы да аянычлы. Бу язма, бәлки, яңа фәнни эзләнүләргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

Реклама