ШИГЫРЬЛӘР

Күңел кошы
Яшь чагында күңел кошы бик югартын оча иде, Болытларга канат җилпеп, йолдызларны коча иде.
Оча иде, канат талды, кунаклады түбәнгәрәк.
Нәни генә белем калды: җир түгәрәк, ай түгәрәк...
һәр агачны, һәр чәчәкне сөеп. Җырлап үттем гомер сукмагын.
Ташны тишеп чыккан үлән кебек Тәмугларга кереп чыкмадым.Уралларда урманлы тау биек, Борыла-борыла барды сукмагым. Ни тапсаң да шушында тап, диеп, Туган якка кайтып туктадым.
Дәште Кыпчак
Яшисең син риваятьләр җыеп.
Моңлы җырлар җыеп кочак-кочак, Идел-Урал сахрасына сыеп.
Дәште Кыпчак.
Идел-Урал буе — ватан шәйлә. Оҗмах бакчасыдай яшел почмак, һәр халыкның хөр яшисе килә. Дәште Кыпчак.
Җылы якка китә киек казлар.
Тирмәң уртасында яна учак. Кая китте сандугачлы язлар. Дәште Кыпчак!
Лгабыз — кыпчак, анабыз — бомар—
Борынгы әйтемнән
Ил имин торса да, иңдә калкан, Ил имин булса да. кында пычак. Кайда тирмә корсаң — шунда ватан. Дәште Кыпчак.
Иркен далаң буйлап чапты атлар. Хәтәр яулар килгән сөңге очлап. Озын тарих тулы канлы таплар. Дәште Кыпчак.
Карфаген да. Вавилон да яна.
Озын тарих буе яна учак...
Тарихта бер моңлы исемең кала. Дәште Кыпчак!..
Сыйнфый дошманнар...
Җелекләргә үткән курку хисе ихтыярсыз итте...
Мал караган, иген иккән кеше сөргеннәргә китте.
Ирекле дә түгел, ирексез дә,— «сыйнфый дошман», имеш.
«Удар эштә төзелергә» сезгә власть кушкан, имеш...
Биек таулар күккә карап ята тирән уйга талып.
Көрәк, кәйлә тотып, ут уйната чабаталы халык.
Сәхраларга чыксаң, сулыш җиңел, күктә шул ук кояш.
Монда беркем «сыйнфый дошман» түгел, ә «рабочий класс».
Монда сиңа ләгънәт укып торган авыл түрәсе юк.
Озын барак, сәке, тигез урам,— налог түләсе юк...
Таулар итәгендә яшел дала, шаулап сулар ага.
Таштан-ташка сикереп сулар ага кыйбла якка таба.
«Бишьеллыкны — дүрт елда!» дип тора баш өстендә комач.
Таш нигездә яңа шәһәр кора урыс, татар, чуваш.
Таулар итәгендә озын барак, илгә-көнгә ярап.
Тора, гүя ярга чыккан кораб, яшь шәһәргә карап.
Туган якның арыш басуларын күреп төшләрендә.
Тальян гармун моңлы көйләр сыза моңсу кичләрендә.
Яшь балалар пионерга керде, укып, белем алып.
Бәйрәмнәрдә байрак тотып йөрде, галстуклар тагып.
Удар эшкә көрәк, кәйлә тотып, йөрде төркем-төркем;
Күргән-белгәннәрен эчкә йотып, рәнҗемәде беркем.
Ватан кушкач, кулга корал алып, ил сакларга килде...
«Сыйнфый дошман» дигән эшче халык дошман түгел иде...
Ил корабын кире якка борып, дан-дәрәҗә сорап.
Бөтен илне йөз ел алдап торып булмый икән, брат!
Идел белән Урал арасында Офыкларга карап барасың да.
Төртеләсең төрки исемнәргә Таулар, ташлар кебек җисемнәрдә
Урманнар да шаулый бездәгечә, Мин бу җирдә булдым кебек кичә
Әллә йөз ел, әллә мең ел элек, Мин бу җирдә туып үстем кебек.
Әллә йөз ел, әллә мең ел элек. Мин бу күлдән сулар эчтем кебек.
Тирә-якта яман эшләр барда. Торасы да килми дөньяларда...
һәр тарафта сайрап торса былбыл. Тырышасы килә тагын йөз ел.
Җылы җәйләр үтә, көзләр килә, Сары көздә сабыр күзләр көлә.
Кабат-кабат искә төшерделәр: Балта биреп шөшле алма инде, Иске күрсәтмәләр искерделәр. Заманадан артта калма инде!
Гомер буе кәнтәй күзле мәкер Хуҗа булып тормас дөньяга.
Тһмугка керсәң дә. ил белән кер,— Без түзәрбез әле моңа да...
Җилләр канат какты. Ярсып сулар акты:
- Без хәрәкәт яклы!
-- Без сәяхәт яклы!
Кыя дәлил тапты:
— Минем йокым татлы.
Минем күгем якты.
Мин тынычлык яклы'
Кеше факторы
Нинди бәхет килер, кайсы елда — Әйтеп бирә алмам мин сезгә.
Борыла-борыла аккан безнең елга Барып җиткән инде диңгезгә.
Диңгез шаулый, төбе тулы корбан. Нинди өмет яши инсанда:
Ярый әле — «Без бар» диеп торган.
Уйлый торган тамчы булсаң да!
Күрәзә
— Әүвәл килер сезгә хак кешеләр, изге көрәш өчен берләшергә.
Аннан килер явыз, сак кешеләр шәхси шөһрәт өчен көрәшергә.
Аннан килер сезгә вак кешеләр, уңга-сулга тәңкә өләшергә...
Бик соңлап беләбез илне ни көткәнен.
Бик соңлап беләбез кемнең кем икәнен.
Дөньяны бүлгәләп ачларга-тукларга Бик озак йөргәнбез ышанып юк-барга.
Табигатьнең таҗы булып тудың. Бәхет эзләп ерак киттең, улым. Тайга уртасында торып та. Татар икәнеңне онытма.
Таңнар матур безнең туган илдә. Тал-тирәкләр сөенә талгын җилгә. Тамырларың Идел буенда. Тальян моңы йөрсен уеңда!
Сабыр иткән — морадына җиткән. Ә сабырлык бездә җитәрлек.
Таланып һәм телгәләнеп беткән Җиребезнең данын күтәрдек.
Әвеш-тәвеш итеп теге-бусын.
Тәвәккәлләп юлга чыгасың.
Тормыш йөге авыр булса-булсын. Күзгә карап алдау булмасын!
Хыялыңда дөнья йөзен буйла.
Изге хисләр сиңа иярсен. Табигатьнең җаны — мин, дип уйла,
Биек-биек тауга менәрсең.
Уйчан-уйчан ага агым сулар.
Ул да шәфкать сорый үзенә. Нәфрәт булып тайфуннары дулар. Вулканнарын атар йөзеңә...
«
Ботак сынсын, яфрак җилгә очсын.— Туган җирдә кала тамырлар.
Килер еллар безнең жан ачысын Тамырларга карап танырлар.
Бу таулар, бу үзәнлекләр иске, Шул ук елгалар, шул ук җир. Әле һаман син гаепле төсле: Монголлар өчен җавап бир, Мамай хан өчен җавап бир!
*
Үле күлләр... үле сулар ага. Агу койгач, агу сиптергәч. Кыргыйлык һәм оятсызлык кала... Алланың битенә төкергәч.
«
Нәфис сәнгать барлый кадрларын, Тотып-тотып карый тоташтан:
Хәят дымы биргән тамырлары Кол Галигә барып тоташкан.
Елар идем, күздә яшьләр кипкән,— Таулы-ташлы барыр юлыбыз... Беркемне дә алдамыйча китәм, Әүлиялар, дога кылыгыз!

Ялган тарих янып очсын җилгә, Алтын белән язган булып та!
Тукаең бар, Җәлилең бар илдә Татар икәнеңне онытма!
«Ирек,
бәхет,
тигез хокук!» дидек, Яңа тормыш ясап уйнадык. Өченче сорт халык түгел идек. План өчен генә тумадык!
Тәнкыйтьчеләргә
Көмештән язларда, алтындай көздә Күп уйлар уйладым көлеп, җырлап. Мин бер сөяк ыргытырмын сезгә, йөз ел кимерегез ырлап-ырлап!

Реклама