КАТЫ БӘГЫРЬЛЕ КЕШЕЛӘР


драматург Ризван Хамиднең 1989 елда
басылып чыккан «Олы юлның тузаны»
исемле җыентыгына соңгы вакытта
иҗат ителгән һәм илебез сәхнәләрендә
уйналып килгән әсәрләре тупланган Алар —
бишәү Пьесаларның күзгә ташланган беренче
үзенчәлеге — тышкы үзенчәлек — вакый-
галарның урыннары бер: Кыдаш елгасы буена
утырган кечкенә Аксак авылы, Турай, Иске Шах
һ. б авыллар. Кызылтау. Дүртмаңгай исемле
таулар. Гомумән, авторның бөтен пьесаларын
берләштереп, шул як кешеләре турында
кинофильм да төшереп булыр сыман
Драматург авыл кешеләре тормышының
төрле якларын, кешеләрнең төрле характерын.
һәркайсының үзенчәлекле язмышын сурәтләүгә
алына. Җыентык «Олы юлның тузаны» исемле
ике бүлектән торган драматик хикәя белән ачыла
Анда вакыйгаларны. конфликтны бирү
бердәнбер персонажга— җитмеш яшьләрдәге
Нәүхәбәр әбигә йөкләнә.
Автор искә төшерү, хатирәләр, истәлекләр
яңарту алымын уңышлы куллана. Шушы ук
алым Нәүхәбәр карчыкны һәм аның хисләрен
тормыш белән бәйләнешкә дә
Драматик хикәядә характер иҗат итү ничек
бара соң? Бу яктан алганда, гомумән, Нәүхәбәр
әби—табигый авыл карчыгы. Аның холкы,
фикерләре, эш-гамәлләре дә шактый кискен.
Драматург гомере буе авылда яшәгән карчык
психологиясен оста күрсәтә алган
Характер иҗат итү — язучының кеше
психологиясен белүе һәм тасвирлый алуы ул. Р
Хамиднең Нәүхәбәре тирән эчтәлекле характер
булып чыккан
Дөрес, драматик хикәянең темасы, кү-
тәрелгән проблемасы яңа түгел, ә менә дра-
матургның бу проблеманы үзенчә, яңа рәвештә
хәл итүе игътибарга лаек.
Улы Нәүхәбәр әбине машина белән кайтып
алырга тиеш. Көне буе олы юлда күтәрелгән
тузаннарга карап ана улын көтә Бу көтү газиз
баласын күрәсе килү, аның үз анасына
игътибарын, ихтирамын тоясы килү белән
сугарылган
Ананың гомер иткән җиреннән, туган йор-
тыннан кузгаласы килми Шуңа да әби китми
калырга сәбәп эзли башлый: улының
үзсүзлелеген, кискенлеген исенә төшерә, ки-
лененең кайбер тиешсез якларын телгә ала, тик
җыенуын дәвам итә
Нәүхәбәр әбинең улы һәм килене белән
мөнәсәбәтләрендә башта сизелеп калган
киеренкелек үсә бара. Инде Тәфкилнең аны
алырга кайтмыйча, чакырып телеграмма гына
җибәрүе алар арасында конфликтны тагын да
кискенәйтеп җибәрә Ананың беркемгә дә
сиздерәсе килмичә күңелендә генә саклаган
рәнҗүе ачы хакыйкать булып, менә шул вакытта
йөрәгеннән бәреп чыга
— Нәрсә аңа газиз анасының сүзе!.. Синең
кайгы-хәсрәтең ни дә аңа. туып- үскән йорт-
җиреңнең кадере ни1. Чөнки анасы кирәкми
аңарга Чөнки баласын алып калучы булмаса, чит
илгә вирбәвәт- сә итмиләр аны. Акча эшләп
кайталмый... Менә нәрсә важны аңа!
Уйлана-уйлана. ананың күзе почмакта
онытылып калган мылтыкка төшә: атылырга
уйлап та, аңа үрелгәндә генә урамда машина
кычкырткан тавыш. Ана тәрәзәгә ташлана: улы
кайткан, дип уйлый бичара Ә инде анда чит
кешеләр булуын белгәч, мылтыкны аларга төби
Драматик хикәя әбинең мылтык күтәрел
керүеннән башланып китә, һәм мылтык белән
бетә дә. Ни өчен?
Драматург әсәрен бербөтен итәргә ты-
рышканмы? Йә булмаса. төп характерның
кискенлеген күрсәтергә теләгәнме? Карчыкның
мылтыкны калага китәргә җыенганда гына
чоланда күреп алуы (әйтерсең, ул анда моңарчы
кермәгән!), аннары авторның әбине наданга
чыгарыпмы, әллә инде ахырда мылтыкның
авторга тагын да бер кирәге чыккангамы, карчык
кешедән аны хәрәкәткә китертүе — барысы да
мылтыкның кирәклек дәрәҗәсен киметә, болар
табигый килеп чыкмый. Димәк. Нәүхәбәр әби
чын- чынлап атылырга уйлаган кеше түгел бу-
лып чыга.
Әбинең «пырдымсыз» дигән кушаматы бар
Әгәр шул пырдымсызлыкны күрсәтү өчен генә
кертелсә, мылтык белән уйнауның, тамашачыны
шаккаттырырга тырышуның кирәге юктыр
Монда мылтыкның килеп керүе бер ясалмалык
кына тудыра шикелле.Автор Нәүхәбәр әбине ничек кенә авылда
калдырырга тырышмасын, драматик хикәянең
соңгы эпизоды үзе үк аның авылдан китәчәген
раслый Ул кайтса, билгеле. Ә улы кайтачак аңа
чит илгә китәргә кирәк, ә баласын алып калучы
юк Ләкин бу хакыйкатьне драматик хикәя
мылтыктан башка да раслый алган булыр иде
«Майның унбишләрендә» исемле пьесада
Тәфкил шикеллерәк тип — Закуан бар һәм
Нәүхәбәр әби яшендәге Варис карт белән аның
атасы бар Ата-ана һәм балалар арасындагы
менәсәбәтләрне ачу бу пьесада да геройларның
әхлакый сыйфатлары яктылыгында бара
Авылда яшәүче Варис карт Мәгариф ми-
нистрлыгында эшләүче елкән улының абруена
ышана, аның ярдәме белән. 6-7 генә йорты калган
туган авылын саклап калыр-
Бу юлы да картлар күңеле алдана —
Нәүхәбәр әби шикелле үк. үз улының ул уйлаган
кеше булмавын күреп, карт үкенә Ике пьесада да
менә шушы нәрсә — елкән буынның яшь буынга
булган еметләрендә. ышанычларында алдануы,
алардагы битарафлык. кешелексезлек
сыйфатларына >ңан әрнүе күрсәтелә
Дерес. «Майның унбишләрендә» дра-
масында картның кече улы Мәгави дә бар Тик ул
әле тормышта кыюсызрак. сүлпәнрәк
Шуңадырмы, башта Варис картның аңа ышанычы
да юк диярлек. Ләкин тора-бара ул кайсы улының
кем икәнлеген аңлый, яңа йортын үзе үк ут тертеп
яндыра
Янгын вакыйгасы пьесадагы һәрбер
геройның дөньяга, тормышка һәм кешеләргә
булган менәсәбәтләрен ачыклый, аларның
һәркайсы кеше буларак шушы эпизодларда
ачыла. Мәгави белән Зәримә кай- гыртучан,
Закуан һаман янгынны ачыклый, авыру атасына
гамьсез, битараф Айдар белән Гүзәл — аларның
балалары исә — бабаларына кешелекле
мөнәсәбәттә
Айдар белән Гүзәл — еченче буын вә-
килләре, аларның холык-фигыле. тормышка
мөнәсәбәте башкача Гүзәлне драматург кыю,
принципиаль характерлы ител бирергә
тырышкан һәм ул шулай кабул ителә дә Айдар
исә табигатьне дә, кешеләрне дә җаны белән тоя.
тыңлый һәм ишетә белүче киләчәк кешесе Үткән,
хәзерге һәм киләчәкне тоташтыра торган буын
кешесе.
Драманың ике бүлеге дә менә шушы бәй-
ләнешне күрсәтү максатында «Мәңгелектән бер
мизгел» белән башланып китә Әсәргә символик
образлар — үзара сөйләшүче ике тау Кызылтау
белән Дүртмаңгай килеп керә Айдар аларга карал
тора һәм аларны ишетә дә кебек Ул ишетә генә
түгел, уйлана да белә
Таулар сөйләшүе — кешеләр, аларның
язмышы турында үзенчәлекле фәлсәфә де ул
Беренче фикер — кешеләр белән җирдә яшәве
кызыклы, серле, ләкин алар табигать белән
уйламыйча эш итәләр Икенчесе— кешеләрнең
яшәве мәгънәсезлек, акыл — кешеләргә кирәк
нәрсә түгел, ул табигатькә зыян гына китерә
Ике тау ике чорның символик чагылышыдыр
сыман. Дүртмаңгай гел йоклый, ул дөньядагы
хәлләргә дә битараф кешеләргә дә акыл кирәк
түгел, дип саный Торгынлык елларына ишарә
шикелле бу тау Кызылтау — һаман уяу. бу —
уянып килүче яңа заман, үзгәрешләр килер вакыт.
Аның исемендә дә, сүзләрендә дә кешеләргә
ышаныч бетмәгәнлеге сизелә
Пьеса 1983-84 иче елларда язылган Тор-
гынлык чорының ахырлары, яңа фикерләрнең
дөньяга чыгуы, кешеләрнең яңаруга омтылышы
көчәю еллары Гел абыйсыннан калганны киеп,
кимсенеп, үзен аңардан кечерәк итеп тоеп яшәгән
Мәгааидә дә бер үзгәреш бар — хәзер инде ул аңа
«Ничек тоталар икән сине Мәгариф
министрлыгында?»— дип әйтерлек булган Бу
сүзләр Закуаннарның көне бетә баруын күрсәтә,
җитәкчеләргә ышаныч какшавына, торгынлык-
ның соңгы көннәре килүенә ишарә булып
ишетелә
Шулай итеп, драмада оч буын, аларның
бәйләнеше һәм үзара мөнәсәбәте белән бергә.
кешеләрнең торгынлык елларында нинди хәлгә
төшүләре дә дерес күрсәтелә һаман алга барабыз
дип сейләл. кешеләр берберен күрми башлыйлар,
юк-барда казынучыларга әйләнәләр
битарафлыкка юл бирелер
Драма «Майның унбишләрендә» дип
исемләнгән Табигатьнең чәчен аткан матур
вакыты һем янгын вакыйгасы Әлеге ике поляр
хәлне параллель куеп суретлеү язучыга
вакыйганың драмада тәэсир көчен арттырырга
мемкинлек бирә, чынлык дәрәҗәсен көчәйтә;
вакыйганы атау белән фаҗигале вакыйгаларның
булу мөмкинлеген чикли.
Әсәр шуны раслый югары урында эшләү.
укыган булу гына да кешеләрне чын кеше итми,
аларның культурасын һәм әхлагын билгели
алмый Дөньяда кешелеклелек, намус диген изге
төшенчәләрне югалтмаска
Р. Хәмид драмаларындагы геройларның
күбесенә кырыслык, катылык хас. кешеләрнең
күңеле суына бара Бу — билгеле бер дәрәҗәдә
машиналар заманы. ФТР чоры, кешеләргә
игътибар кимү белән да бәйлә Шул ун вакытта бу
— торгынлык елларындагы битарафлыкның, ул
вакытта хөкем сөргән тәрбиянең дә бер
чагылышы
Андый каты бәгьфьлелек белен беэ дра-
матургның башка әсәрләрендә дә (кКитем инде
«дә Инзар. «Каен җиләге*нде Илсур һ 6 )
очрашабыз Инде менә Тәфкил балан Закуаннар
янына Нариман белән Зирәк («Пыяла кыз»)
образлары өстәлә Дерес.
аларның һәммәсенә дә бердәй кырыслык, бер үк
дәрәҗәдәге бәгырьсезлек хас түгел. Баштагы
мисалларда бу сыйфат ата-аналар һәм балалар
мөнәсәбәтендә ныграк тоем- ланса, соңгы
икесенең кырыслыгы баш- качарак. Зирәк —
колхозда агроном, ә Нариман — колхоз рәисе.
Икесе дә кешеләр арасында, алар — кечкенәме-
зурмы, кешеләр белән эш йөртүче җитәкчеләр
Нариманның гади колхозчыларга, кешеләргә мө-
нәсәбәтендә сизелә кискенлек.
Драматик повестьта күбрәк колхоз эше,
тракторчылар, рәис белән Зирәкнең бәйлә-
нешләре бирелүгә карамастан беренче планга
аның гаиләдәге хәле, шуның аша тормышка
мөнәсәбәте чыгарыла. Пьесага ••Пыяла кыз»
дигән исем куелу да тикмәгә
Р Хәмид үз әсәрләрен драматик повесть яисә
драматик хикәя дип атый. Хикәя, повесть — эпик
жанр төрләре.
Ә эпик жанрга мөрәҗәгать итү нәрсә белән
аңлатыла соң? Драманың үзендәге тарлыкмы,
әллә катнаш жанрда вакыйгаларны колачлырак
бирә алу мөмкинлегеме? Бу очракта А.
Луначарскийның сүзләрен китерү урынлы булыр.
■• ..Трагедия, комедия һәм драманың үзара бер-
берсенә үтеп керүеннән башка, драмада хәтта
эпос һәм лирика элементлары да яшәргә
мөмкин».
Драма жанрында язылган әсәрләрне жанр
ягыннан бер какшамас кысага гына
урнаштырмыйча аларга ирекле яшәү бирү,
минемчә, әсәрләрне кызыклырак, серлерәк һәм
тормышчанрак итә. сәнгатьлелек ягын көчәйтә.
Хәзерге көндә Татар дәүләт академия театры
сәхнәсендә шундый исемдәге һәм характердагы
әсәрләр уйналып килү, тамашачыларның аларны
яхшы кабул итүе.— моңа ачык дәлил.
Р Хәмид әсәрләрендә кеше күңелендәге
каршылыклар шактый оста сурәтләнә. Аеруча
өлкәнрәк буын кешеләренең күңел икеләнүләре.
Мәсәлән, Нәүхәбәр әбинең авылдан китәсе
килмәсә дә калага җыенуы яки «Диде кардәш»тә
Фәүзиянең (Минза- һитка дөресен әйтергә теләве
һәм әйтмәве Билгеле, бу геройларның күңел
каршылыкларында һәркайсының үз сәбәбе бар.
һәм бу табигый, шулай булырга тиеш тә — һәр
кеше үзенә бер төрле характер бит. Әнә шундый
төрле холыкларның күңел хәрәкәтен нечкә
тоемлау, психологик тирәнлеккә омтылу хас Р
Хәмид иҗатына.
Инде «Җиде баҗа» драмасы турында
берничә сүз.
Яңа чор җитәкчесе Дулатның кешеләр белән
мөнәсәбәтләрен, төрле ситуацияләрдә үз-үзен
тотышын, аерым кешеләр белән бәйләнешләрен
драматург үз әсәренә уңышлы кертеп җибәрә. Бу
инде Нариман түгел (••Пыяла кыз-) Шул
бәйләнешләре аша без Дулатның югары әхлаклы,
кешеләр фикере белән исәпләшә торган,
яңалыклар белән кызыксынучан кеше булуына
сокланабыз.
Ләкин уңышсыз шәхси тормышын күрсәк тә,
күңелдә аны кызгану хисләре тумый. Чөнки
хатыны Вилена аңа лаек кеше түгел. Шулай да
Вилена белән Дулат мөнәсәбәтләрен бирүдә
нәрсәдер җитми сыман тоела.
Бу драмадагы һәрбер персонаж кайсыдыр
бер сыйфаты белән истә кала. Мәсәлән, Кобра
белән Сатай — һаман да үзгәреп җитә алмаулары,
фикерләренең искелеге белән, Чуракай карт исә
үзенең турылыкны яратуы, дөресрәге, бөтенесен
белә торып, аны читләтеп, вакыйга-мисаллар
китереп аңлатуы белән. Дая — әйтәсен беркемнән
дә курыкмыйча, турыдан ярып салуы белән
Ләкин пьесадагы персонажларның ха-
рактерлары аларның исемнәре белән һич тә туры
килми. Монда инде драматург, «мөгез чыгара»
сыман. Билгеле, бу исемнәр барысы да татар
халкында борынгыдан алып кулланылган һәм
аларны Гомәр Сат- таровның «Татар исемнәре
сүзлеге»ннән табу өчен күп көч тә, күп вакыт та
китмәгәндер. Драматургның, бәлки, узган за-
маннарны хәзерге вакыт белән чагыштырып
бирәсе килгәндер. Тик Күгәй. Кобра, Чуракай, Дая.
Сатай, Дулат, Вилена кебек персонаж
исемнәренең колакка ятышбыз, тел өчен дә
уңайсыз булуы күренеп тора.
Инде йомгак ясыйк: Р. Хәмид иҗатын бөтен
иткән, башка драматургларныкын- нан аерып
торучы нинди яклар бар соң?
Иң элек — кешеләрнең үзара мөнәсәбәт-
ләрендәге кырыслыкны, бәгырьсезлекне. күңел
җылысы җитмәүне ассызыклап күрсәтү. Билгеле,
бу сыйфатлар ФТР белән, табигатькә мөнәсәбәт
үзгәрү белән аңлатыла. Тик шулай да, уебызча, бу
каты бәгырьлелек сыйфатларын раслау өчен
әсәргә ясалмалылык төсмере бирә торган күре-
нешләрне кертеп җибәрү артыграк. Мәсәлән,
Инзарның күршеләренә өрмәгән өчен генә этен
атуы, яки Нәүхәбәр әбинең мылтык белән
«уйнавы», йә булмаса, әтисенең хаксызлыгын
күреп. Айдарның теле ачылуы һ. б... Соңгысы
чынлыкка якынрак, билгеле.
Икенче үзенчәлекле як — Р. Хәмид әсәр-
ләрендә торгынлык елларының ачы җимешләрен
күрсәтү, шул еллардагы тәрбиянең
тамырсызлыгы, битарафлык, өлкән буын белән
яшь буын мөнәсәбәтендәге бәйләнешләр үзгәрүе,
өлкәннәрнең яшьләргә булган ышанычы
акланмау.
Драматург заманның үткен проблемаларын
кыю күтәрә, аның һәр әсәренә вакыйгалылык,
тыгызлык һәм хәрәкәтчәнлек хас Шулай ук ул
үзенчәлекле хәтерләү, фәлсәфәгә корылган
алымнарны да уңышлы куллана. Иң мөһиме — Р.
Хәмид геройлары тормышта үз юлларын
эзлиләр, аның дөреслеге яки дөрес түгеллеге
хакында уйланып яшиләр.

Реклама