Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСӘНМЕ, ГАГАУЗСТАН!


Кардәшлек
Халкыбызның күренекле уллары һәм кызлары борын борыннан кардәш ләребез белән элемтәләребезне җанландыруга зур әһәмият биргән. Бары XIX йөздә һәм XX йөз башында гына да үзбәкләр арасында Г. Курсавый, Ш. Мәрҗани, Утыз Имәни, Ә. Каргалый, Г. Баруди, казакълар арасында — К. Халиди, М. Гафури, Г. Ибраһимов, С. Шәрипов, уйгырлар арасында — Б. Шаһиди, Г. Бубый, Г. Монасыйпов, Әзербайҗанда — бертуган Терегуловлар, Г. Гобайдуллин, М. Даутова, Төркиядә — И. Акчура, С. Максудый, Г. Исхакый, кырым татарлары арасында — М. Акъегетзадә, С. Байкина, Р. Тынчерев, чувашлар арасында 3. Бәшириләр яшәгән, шул халыкларның алдынгы вәкилләре белән хезмәттәшлек иткән. Тугандаш халыклар белән багланышларны ныгыткан Габдерәшит Ибраһим, Нәүширван Яушев кебек мәшһүр сәяхәтчеләребез, әдәбият-сәнгать, матбугат, мәгариф мәйданында көч түккән бүтән йөзләрчә һәм меңнәрчә милләттәшләребез, беренчедән, Урта Азия, Казагстан һәм Кавказ якларында татар халкына карата мәхәббәт уятса, икенчедән, Идел йортка кардәшләребезне танытып торган. «Казакъ кызы», «Таранчы кызы», «Чуваш кызы Әнисә», «Каракалпак кызы» роман-повестьлары дөнья күрү, матбугатта йөзләрчә мәкаләләр бастырылу аркасында, без тугандаш халыкларның байтагын әйбәт кенә танып беләбез.
Якынлыкны көчәйтүгә радио-телевидение, кино, театр һәм филармонияләр, рәсем күргәзмәләре дә күренекле өлеш кертә. Ләкин кардәш халыклар белән хезмәттәшлек, матди һәм рухи байлыклар алмашу әле һич тә канәгатьләнерлек түгел. Моңа милли дәүләтчелекләребезнең төрле хокук-дәрәҗәгә ия булуы яки кайбер төрки халыкларның дәүләтчелеге гомумән булмавы да аяк чалды. Соңгылары исәбенә гагауз (күк-|-угыз) милләте дә керә.
Әсәр кыскартып басыла.
Ж иде бабаңны, җиде буын кардәшеңне белү кирәк ди халык. Хак сүз бу, әмма бөтен җир шары тормышы матбугат, радио-телевидение, кино ярдәмендә һәркемнең күңел дөньясына, аңына // үтеп кергәндә һәм йогынты ясаганда, бер нәсел чигендә генә йомылып яшәү мөмкин түгел. Ата-баба мирасын һәм үз-үзеңне гасыр җилләре туздырып ташлавыннан коткарыр өчен тамырларны тирәнрәк һәм киңрәк җибәрү зарур. Нәселдәш ыру-кабиләләрне, халыкларны барлау, алар белән өзелгән яки зәгыйфьләнгән багланышларны ныгыту фарыз.
Алтай, балкар, башкорт, гагауз, долган, казакъ, караим, каракалпак, карачай, комык, кыргыз, кырым-татар, нугай, тофалар, тува, төрек, төрекмән, уйгыр, хакас, чуваш, шор, якут, әзербайҗан, үзбәк — безгә нәселдәш мил ләтләрнең гомуми халкы саны хәзер ике йөз миллион чамасы. Чуваш белән якутларны искә алмаганда, без аларның теләсә кайсы белән татарча аңлаша алабыз.
Совет матбугаты гагаузларга соңгы вакытта гына киң урын бирә башлады. Моңа кардәш халыкның үз хокуклары өчен кискен көрәшкә күтәрелүе сәбәп.
Татар укучыларына бөтенләй диярлек билгесез гагаузлар белән танышыр өчен мин алар яшәгән Бужак даласына — Молдованың көньягына беренче тапкыр 1976 елда бардым, 1984 елда исә Молдова Фәннәр Академиясенең гагауз этнографик экспедициясендә катнаштым. Шул сәяхәтләр нәтиҗәсендә • Исәнме, Гагаузстан!» язмам барлыкка килде, аның кайбер өзекләре тиздән гәзитләребездә басылып та чыкты. Әмма ул чакта гагаузлар хакында бөтен хакыйкатьне ачыктан-ачык язу мөмкин түгел иде. Ул көннәрдә әле гагаузларның гына түгел, алардан күпкә өстен торган. Союздаш республикага ия булган молдаваннарның да милли аңы, уяну хәрәкәте болай дөрләп кабыныр дип фараз итү бик кыен иде.
Үзгәрешләр заманы килде. Тыюлар юкка чыкты, телләр чишелде, әле кайчан гына берәм-сәрәм кешеләрнең башында — «төрмәдә» бикләнеп яткан фикерләр мәйданнарда яңгырап, иҗтимагый кузгалышка меңнәрне тартып чыгарды, әле кайчан гына күндәм алаша шикелле эшләп, милли рухи тормышның хаҗәтлеген дә тоймаган гагауз гаммәсе Суверен Гагауз Республикасын кору эшенә кереште. Бу омтылыш аларның үзләре өчен генә түгел, хөррият сөйгән бөтен кеше, барлык төркиләр, җөмләдән, безнең өчен дә гыйбрәтле. Мондый шартларда 1984 ел язмаларын шул көе дөньяга чыгару акланмаганлыктан, быелның гыйнварында тагын Молдовадагы иске танышларымны һәм яңа каһарманнарны күрергә, Буҗак даласындагы үзгәрешләрне ачыкларга сәфәр чыктым. Язмага, аңлашыла ки, кардәш халык сурәтен тагын да тулыландырыр өчен, икенче катлам өстәлде.
Батыр
Гагауз галиме һәм шагыйре Степан Күруглы белән Кишиневка беренче баруымда үзем эзләп табып танышкан идем. Ул чакта Молдова чемпионнары арасында штангачы М. Кристуглы, көрәшчеләр Грекуглы һәм С. Күруг лының гагауз егетләре икәнлеген ишеткәч, соңгысын эзләргә керешүем хәтердә. Күруглы исемен берничә кеше телгә алганлыктан, башта шуны эзләп киттем. Ләкин адрес мине ни өчендер спорт сарае урынына бүтән бер оешмага алып килде.
— Спортчы Күруглы? Сез нәрсә, шаяртасызмы әллә? Бу — «Динамо» җәмгыяте түгел, Фәннәр Академиясе. Бездә галим Күруглы гына бар. Менә аның тикшеренүләре, рәхим итеп танышыгыз!
Тарих институты хезмәткәре шулай диде дә алдыма гагауз халкының гаилә йолаларын һәм гомум рухи мәдәниятен яктырткан китапларны тезеп куйды.
— Мин хәзер бу галимегезне күрә аламмы соң?
— Бәлки китапханәдәдер. Җәмәгать эше белән йөрүе дә мөмкин, ул безнең партком секретаре ич. Хәер, бүген Күруглы яшьләр комиссиясе утырышын уздырырга тиеш иде, барыгыз әле менә шушы адрес буенча!
Институтның спорт базасын күзаллап, тагын урамнар гизеп киттем. Ләкин яңа адресым мине Язучылар берлегенә алып килде.
— Шагыйрь Күруглын эзлисезме?— диделәр миңа.— Утырышлары бара әле, тиздән бетәр инде.
Бу юлы мин инде кыю гына туп туры шушындагы китапханәгә атладым Ялгышмадым, монда да миңа Күруглы китапларын китереп бирделәр. Шигырьләр, хикәяләр.
Укыйм, укыгак таен таныш игамнарга юлыгам Ерак бабаларыбыз бол гарларга онык туры кил» икан ич бу шагыйрь. Әгарларанл. гагауз калкынып
Балкан. Балкан.
Назлы ватан.
Синд.» туган
Бабам, атам
Балкан. Балкан.
Болгар җире Улларыңның Мин ич бере
һәм илебезнең тарихи үткәне, замандашларыбызның данлы эшләре, күркәм сыйфатлары чагыла.
Мин әнә шулай әсәрләре белән китапханәдә илһамланып утырганда, мәҗлес тәмамланган, Күруглы өенә кайтып киткән булып чыкты. Молдаван язучысы Филип Миронов аның өй адресын әйткәч, килгән юлымнан кире юнәлдем — кирәк кешем Фәннәр Академиясе янында гына яши икән.
Мин ишек шакыганда хуҗа инде «өй кошы» кыяфәтенә кереп өлгергән: трикодан, җиңе сызганылган күлмәктән иде. Кара бөдрә чәчле, ачык йөзле, нык беләкле — баксаң, менә шушы егет тарих фәннәре кандидаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Молдованың көрәш буенча экс-чемпионы дәрәҗә ләренең барысына да берүзе ия икән. Эзләп йөрү михнәтләрен сөйләп биргәч, Степан:
— Без бит аз санлы халык, бөтен СССРда да ике йөз меңгә якын гына,— дип көлде.— Шуңа күрә һәрберебез әллә ничәгә «ярылырга» мәҗбүр. Язма әдәбиятыбызга нигез салучыларның берсе Д. Танасуглы галим һәм композитор да. Шагыйрь Кара Чобан проза да яза, рәсем дә ясый, фильм да төшерә. Н. Бабуглы, каләм кыштырдатудан тыш, туган телебездә радиотапшырулар оештыруга да күп көч түгә.
Хәтерлим, ул әүвәлге очрашуда әңгәмәбез тиз генә җайга салынып китмәде. Төрки республикалардан гагаузлар белән танышырга махсус килгән беренче кеше булганмын икән мин. Җитмәсә, четерекле мәсьәләгә, гагаузларның үсешенә, дөресрәге, милли яктан мәхрүмлекләр кичерүенә бәйле бик күп «хәтәр» сораулар биргәнмен? 1976 елгы «торгынлык» шартларында, гагауз укымышлылары әле бармак белән генә санарлык әз чакта, Күруглы- ның кунактан шикләнүе, мәкер, этлек йөртми микән бу бәндәне, дип пошынуы бик табигый булган. Галим яки язучы дисәң — таныклыгы, эш белән рәсми килгән дисәң, командировка кәгазе дә юк, паспорт бит ул уналтысы тулган һәр кемсәгә бирелә, шул исәптән, коткычы провокаторга да!
Безне ятсынудан әдәбият коткарды. Телебезнең ни дәрәҗәдә якынлыгын чамалар өчен, бер-беребезгә матбугатта басылган әсәрләребезне укып күрсәттек, бүләк итештек. Хуҗа китап киштәсеннән М. Җәлил шигырьләр җыентыгын, академигыбыз М. Мәхмүтов фәнни хезмәтен кулга алды. Аннары Күруглы:
— Казаннан кадәр гагаузларны эзләп килгән кардәш безгә бик тансык, бик кадерле,— дип мине табын янына чакырды һәм чын йөзем шәрабе белән сыйлады.
Аннары инде... Казанга кайту белән, мин Степанның шигырьләрен татарчага тәрҗемә иттердем һәм алар матбугатта дөнья күрде. Тиздән Күруглы үзе дә Татарстанга килде, республикабыз иҗат яшьләренең «Идел» халыкара лагеренда уздырылган конференциясендә катнашты, андагы үзәк гөмбәз астындагы залда уенга да чыкты. Бу мәйданда аны шаярып. • Молдованың атказанган артисты» дип таныттык. Кунак, дәрәҗәле исеменә көч китермәстән, төрекчә һәм гагаузча җырлар җырлап бирде. Әнә шулай ул, спортта, фәндә һәм әдәбиятта гына, хәтта музыка дөньясында да батыр булырга тырышты. Тырышып кына калмады, моңа инде шактый дәрәҗәдә иреште дә!
Язучыларның Мәскәүдәге китап кибетендә очрашкач, Күруглы:
— Тәүфикъ, мин хәзер синең кем икәнлегеңне яхшы беләм,— диде.— Бездә хәзер шундый хәлләр бара... Син тиз арада Молдовага килергә, гагауз кардәшләреңә ярдәм итәргә тиеш. Бөтен рухи халәтең, теләгең, омтылышың белән син безгә булышырга иң кулай кеше.
— Тукта әле, нәрсә булды соң сездә?— дидем мин аңа гаҗәпләнеп.
— И-и. кардәш Былтыр без Мария Маруневич белән бергә МССР гагауз халкының көнкүрешендә һәм мәдәниятендә социалистик үзгәрешләр- дигән монография чыгардык, Татар-Кыпчакта һәм тагын берничә авылда шул китап буенча укучылар конференцияләре уздырдык. Тарихын да, гореф гадәтләрен, йолаларын һәм мәдәниятен дә гыйльми өйрәнмәгән гагаузлар тарафыннан бу тикшеренү аяз көнне яшен яшьнәү шикелле кабул ителде. Күпләр үзләренең, нәкъ молдаваннар, украиннар кебек үк, зур тарихка, мәдәнияткә һәм хәтта... хокукка ия халык икәнен искәртеп, безне төрле сорауларга күмеп ташлады: Нигә мәктәпләрдә гагауз теле укытылмый? Туган телебездә нигә вакытлы матбугат, радиотапшырулар юк? Нигә...» Билгеле инде, без милли мәсьәләгә сакланып кына кагылып җаваплар бирдек. Бәлки безнең китап чыгу, аңа багышлап кичәләр уздыру гына сәбәпче дә булмаган
дыр, тик шунысы ап ачык: былтыр Кишинев һәм Мәскәүгә гагауз халкының милли ихтыяҗларын канәгатьләндерүне таләп иткән хатлар агымы бик нык көчәйгән. Уяу хакимнәрнең бу мөрәҗәгатьләргә ничек колак саласы билгеле инде — «коткы таратучыларны» авызлыкларга кирәк! Бар кадәресе биш алты гагауз язучысы һәм галименең һәр адымын җентекләп тикшереп, гадәттән тыш җитди оператив эш башкарылды, һичбер гаебебез булмаса да, нәтиҗәдә безгә гагауз авылларына бару, укучыларыбыз белән очрашулар уздыру катгый рәвештә тыелды. Менә шулай, дустым: Күруглыга һәм бүтән гагауз язучыларына, галимнәренә молдован. украин, болгар авыл ларына юл ачык, ә Бишалмага. Кунказга. Бавырчыга аяк басарга да ярамый. Кемнән рухи азык алырга тиеш инде ул безнең халык? Син башка рес-публика, Татарстан вәкиле булып киләсең. Бәлки, кунакны озатып йөрү сылтавы белән, миңа да гагауз авылларына барып, туган телемдә шигырь сөйләргә насыйп булыр...
Шушы очрашудан соң без Степан белән берничә ай буе хат аша хәбәрләшеп, киңәшеп тордык. 1984 елның июлендә исә улым Айнур һәм балкар шагыйре Гәкки белән әлеге гагауз этнографик экспедициясендә катнашыр өчен, Кишиневка килдек.
Ул көннәрдә Молдова алтмыш еллыгын бәйрәм итәргә җыена иде. Шул уңайдан татар матбугаты өчен язмалар әзерләргә теләвемне аңлаткач, Молдова Язучылар берлеге, «дуслыкны ныгытыр өчен*, халык алдында чыгыш ясарга егерме путевка бирде, республиканың көньягына барырга теләвемә дә каршы килмәде!
Буҗак даласына сәяхәткә киттек. Молдаван, урыс, болгар, украин укучылары алдында чыгышлар ясадык, әмма иң сусаган очрашуларыбыз, әлбәттә, гагауз авылларында булды. Гәкки белән мин һәр очрашуда үз республика ларыбызда милләтләрнең үсеше, казанышлары турында сөйләп, гагауз кардәшләрдә уз рухи учагын дөрләтү өмете уятырга тырыштык. Күруглы ның зирәклеге, үҗәтлеге аркасында, этнографик тикшеренүләребез дә уңышлы барды — байтак матди һәм рухи мәдәният үрнәкләрен җыйнадык. Кыскасы, Вуҗакта милли фикерләргә кысым куерганда, безнең мәгърифәтчелек эшчән легебез үзен үзе бик тә аклады сыман.
1991 ел. Степан Күруглы без күрешмәгән арада тагын берничә шигырь һәм хикәя җыентыгы, фәнни тикшеренүләр бастырырга өлгергән. Молдова Югары Советына депутат итеп сайланган, әмма Гагауз Республикасын оеш тыруда катнашуы өчен, вәкаләтеннән законсыз төстә мәхрүм ителгән. Эшендә дә аңа карата суык җилләр исә башлаган — шуңа күрә ул хәзер туган ягына — Гагауз Республикасының Җимешле (Чимишлия) район үзәгенә күчеп килеп, шушында милли белгечләр әзерләр өчен урта махсус уку йорты оештырырга йөри.
Бөртекләп җыелган хәзинә
Күруглы белән саубуллашкач, 1976 елның гыйнвар азагында мин Комрат районының Бишалма авылына. Гагауз тарих этнография музее белән танышырга киттем. Кишиневтан көньякка сузылган асфальт юл бакчалар, йөзем кырлары арасыннан үтә, автобус йөз чакрымнан артык араны өч сәгать эчендә уза. Кыш уртасы булса да. җирдә кар ятмаган. Кая карама уңдырышлы кара туфрак. Җимеш агачларына күмелгән авыллар. Биналар төзек, шахмат тәртибендә төзелгән йөзем казыклары басуларга аерым бер пөхтәлек өстәгән. Җирнең монда кадерле булуы, халыкның йорт җирен карап тотуы әллә кайдан күзгә бәрелә.
Музейда халыкның үткәнен һәм бүгенгесен матди хәлендә күрергә була Степанның киңәшенчә, миңа аның мөдире Кара Чобанның үзен күрергә кирәк иде. Шуны истә тотып, мин, кешеләр кая да булса таралып өлгергәнче дип, ишекне иртән үк шакыдым.
Музейда иске күн бүрек, кыршылып, буялып беткән пальто кигән, кулына чүкеч тоткан ач яңаклы бер ир-атка очрадым. Зал уртасында буяулы чиләкләр, мичкәләр — төзәтеп, сылап, буяп маташалар, ахры, бннаны
Кара Чобан мондамы икән? — дип сорадым әлеге ир-аттан
— Күрмәдем.
■ Бәлки өендәдер, чакырыгыз әле үзен монда, бик ерактан килгән «. «к. у.» мв 43
идем, сүзем бар,— дидем шунда йөргән икенче хезмәткәргә.
— Сорауларыгызга, бәлки, без дә җавап бирә алырбыз?— диде кызыкай өнәмичә генә.— Килгәне бере Кара Чобанны сорый, кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә. Барысына да ничек өлгерсен инде ул?
Чүкечле ир исә тимерчыбыклар, буяулар күчерә, бүреге астыннан бүселеп чыккан чәчләрен төзәтеп куярга да кулы тими. Монтерга да, буяучыга да охшаган бу егет берни белмидер лә, дип яңадан әлеге кызга мөрәҗәгать иттем һәм аңа ияреп эш кабинетына ук килеп кердем. Үзсүзлелегемне ошатмавын йөзенә чыгарып, шулай да чакырып килергә китте бу. Бер заман мин монтердыр дип уйлаган баягы ир-ат бүлмәгә башын тыгып:
— Ни йомыш? Мин ул — Кара Чобан! — димәсенме.
Хуҗаның мөгез чыгарып йөрүенә хәтер калса да, сабыр гына гозеремне әйттем.
— Хәзер Комратка хисап бирергә китәм, теләсәгез, әйдәгез, юлда туйганчы лафлашырбыз.
Килгән юлымнан ял да итми кире китү зур шатлык булмаса да, тәвәккәлләдем. Ләкин автобуста алма төшәрлек тә буш урын калмаган иде. Кысыла- кысыла икебез ике ишектән эчкә уздык. Гәп куерту кайда, кыршылган бүреген дә күреп булмый иде абзыкайның. Комратта инде ул район культура бүлегенә кереп батты!
Хисап биреп чыккач. Кара Чобан райүзәк кибетләреннән кадак, ишек тупсалары, линолеум һәм башка әйберләр сатып алды. Ияртә килгән хезмәткәр кызы белән алар бер олы гына төргәк линолеумны җилкәләренә салып, авыр-лыгыннан бөгелә-сыгыла атлаганда, тайгак юлда тәмам хәлләре бетте. Кадак белән тупсаларны баштан ук миңа күтәрергә туры килде. Кара Чобанның музей дигәндә үзен-үзе аямавы теләсә кемне таң калдырырлык иде.
Бу музейдагы тәртип мин күргән башка шәһәрләрнекеннән бер дә аерылмый. Әйберләрнең пөхтәләп куелышын, аңлатмалар белән тәэмин ителешен, урнаштырылуын әйтәм. Барысы да пыяла астында. Ефәк чуклы ак шәл, куштанлы җиңле кызгылт сары кофта, очында буй-буй ике ак каймалы шәмәхә итәк, бизәкләр чигелгән алъяпкыч. Уен һәм эш кораллары, йорт җир, каралты-кура макетлары, китаплар, сурәтләр, гагаузлар тарихын яктырткан стендлар...
Гагаузлар, күрәсең, борынгы скиф, һун, хәзәр, болгар, кыпчак, угыз һәм бүтән кабиләләр кушылу нигезендә формалашкан. Гагауз телендә шор, хакас, алтай, якут телләренә генә хас бик борынгы үзенчәлекләрнең дә саклануы халыкның үтә катлаулы һәм озын үсеш юлы узуы хакында сөйли. Днестр һәм Прут елгалары арасына күчеп урнашканчы, алар, нигездә, Дунай аръягында яшиләр. Славян һәм роман кабиләләре арасында азчылык булып бүленеп калу аларның телләренә, көнкүрешләренә, йолаларына да мәгълүм йогынты ясый. Буржуаз Болгария һәм Румыйния идарәчеләре гагауз милли культурасы үсешен тоткарлау гына түгел, туган телләрен дә юкка чыгарырга тырыша. 1940 елда СССР составына керү генә бу халыкка яңарыш юлына басарга ярдәм итә. Аның матди хәле ныгый, 1957 елда гагауз әлифбасы чыгарылу, мәктәпләрдә туган тел укытыла башлау белән, рухи тормышы да җанланыш кичерә. Кызганыч ки, бу хәрәкәт 1962 елда ук шактый сүлпә- нәйтелә яки бөтенләй туктатыла, мәсәлән, гагауз теле мәктәпләрдә янә юкка чыгарыла. Әмма музейда мондый күләгәле хәлләр, әлбәттә, искә алынмаган иде.
Сезнең тагын ниләр беләсегез килә? Кара Чобан бөртекләп җыйган, кайчак ялына-ялына сорап, кайчак үз акчасын да куша куша сатып алган әйберләр сезгә барысын да сөйләр. Ул гына канәгатьләндермәсә, директор үзе телгә килер. Сүзләре белән килешмәсәгез, яңа төшергән кинофильмын күрсәтер. Шул арада әле генә алып кайткан линолеумыннан сынлы сәнгать түгәрәгендә шөгыльнәнүче балаларның иртәгә ниләр ясаячагын әйтеп, шатлыгын уртаклашыр.
Кара Чобанны гагаузлар арасында белмәгән бер генә кеше дә юктыр. Ул Бишалманың үзендә туган, китапханәсендә эшләгән, аннары Харьков шәһәрендә йортлар салган. Кишиневта сәнгать училищесен, Мәскәүдә Әдәбият институтын тәмамлаган. Туган авылы мәктәбендә сабак бирү, халык авыз иҗатын җыю. рәсемнәр, сыннар ясау, нәфис фильмда уйнау — аңардан берсе дә калмаган. Гагауз, молдаван, урыс телләрендә дистәдән артык шигырь, хикәя китаплары да чыгарырга өлгергән ич әле ул.
Ә музей? Тарихы тикшерелмәгән, язма әдәбияты һәм сәнгате, милли
мәктәбе булмаган заманда тотына бу эшкә Кара Чобан. Буш җирдә! Халыкның матди һәм рухи хәзинәләрен бер үзәккә җыеп күрсәтергә, кемлеген танытырга, үткәнен яхшы күзаллатып, бүгенгесен һәм киләчәген матуррак коруда ярдәм итәргә тели ул.
Гагауз тарих этнография музеенда экспонатлар тулы унлап бүлмә, дәүләт бюджеты карамагында эшли торган дистәдән артык хезмәткәр бар. * Аның бусагасыннан гагаузлар гына түгел, күршедә яшәүче болгарлар һәм _ молдаваннар, урыслар һәм украиннар, читтән килүче бүтән милләт вәкилләре < дә өзелми. Бишалма музее хәзер халыкның гыйбрәт ала торган җире дә. - белем, мәгърифәт учагы да. горурлыгы да. Мондый хәзинә һәм аны барлыкка китерүче кайнар йөрәкле кеше белән танышыр өчен Бишалма белән Комрат арасын бераз урап алу да үкенечле түгел!
Башкаладагы тарихи этнографик музейның гомум мәдәниятне күтәрү и- белән бергә, гагаузларның милли аңын да үстерәчәген «телләрне, милләтләрне S үзара якынайту һәм кушу»га хезмәт итүче партия хөкүмәт чиновниклары, = әлбәттә, аңлаган, әмма Молдова республикасы шартларында молдаван = культурасын саклауга күпмедер кайгырту чанлык күрсәтелгәндә, аз санлы ♦ икенче халыкның мәдәни учагы көйрәвенә дә юл куелган. Бу учакны сүндерү ® бурычы музейның зарарлы «бациллаларны», ягъни, милли уяну очкыннары - чәчрәтү ихтималы ныграк сизелгәннән соң куела. Дөрес, музейга милләтчелек в ярлыгы ябыштырырга сылтау табылмый, әмма милли ихтыяҗларын канәгать ләндерүне таләп итеп Кишиневка һәм Мәскәүгә гагаузларның хатлар яудыруы х артуын башкача ничек аңлатасың? Милли идеалларны уята алырлык үзәкләр = икәү генә ләбаса: Фәннәр Академиясенең Тарих институтында гагаузларны £ өйрәнү бүлеге һәм шушы музей. Галимнәр, язучылар һәммәсе диярлек урыслар ~ һәм украиннар белән катнаш никахка кергән, интернационалист икәнлек- *" лэренә икеләнеп кара! Ә Кара Чобанның «гөнаһсы» күз алдында — гагауз кызына өйләнгән. Димәк, Гагауз тарих-этнография музее — шикле учак. Аны бөтенләй сүндереп булмаган очракта, пыскырлык итеп кенә калдыру акланыр...
Тиздән шул юнәлештә эш башлана — музейның Республика күләмендәге статусын, хәтта «гагауз тарих-этнография* дигән исемен дә җуярга карар бирәләр. Моны тормышка ашыруга бер җитди киртәне генә җиңәргә кирәк була — Кара Чобанны! Аның музейны саклар өчен теләсә нинди корбанга барырга әзер торуы, гөнаһ шомлыкка, урыс һәм молдаван телләрендә дә китаплар чыгарган танылган шагыйрь булуы эшне шдктый катлауландыра. Әмма тоталитар режим шартларында хакимнәр үти алмаслык бурыч бар идемени? Тарткалашу тукталмый, баш имәс директорның иҗат кешесенә хас сәер холкы һәм кайбер адымнары түрәләргә менә дигән форсат бирә — нигез салучыны эшеннән бушаталар. Аның белән бергә күпчелек бүтән хезмәткәрләр дә яраткан хезмәтеннән аерыла штат кыскарту аркасында, гадәти авыл, колхоз музеена әйләндерелгән учакта берничә генә кеше калдырыла. Гагауз милли мәдәниятен үстерү хыяллары киртә арты киртәгә очрап чәлпәрәмә килү, көнкүрештә вак җанлылык, икейөзлелек, мәкер белән артык еш бәрелешү, ниһаять. Кара Чобанны соңгы адымга этәрә ул 1986 елда үзен үзе фаҗигале төстә һәлак итә. Әзерлекле эшлеклеләре санаулы гына булган кардәш халык бу югалтуның чын бәясен күзаллар өчен әле күпме еллар узар! Бер генә юаныч бар: атасы юлыннан улы сәнгать дөньясына кереп килә — уйма сыннар иҗат итә.
1991 ел. Үзгәртеп кору җилләре Бишалмага да кагылмый калмаган музей «Гагауз тарих этнография» дигән элекке шәкеленә һәм статус ына кайткан. Аның яңа хуҗасы Мина Күсә белән без Кишиневта таныштык Ул Бишалмада туган, яшьтәше Кара Чобан белән бер үк урамнарда тәгәрәп үскәннәр, бергә укыганнар, хәтта Харьков шәһәренә дә бергә китеп, төзелештә эшләгәннәр. Шулай ук шагыйрь — сигез китап авторы Әсәрләре молдаван, белорус, урыс, украин, әзербайҗан, кырым татар телләренә тәрҗемә ителгән. Игенче, йөземче, терлекчеләр нәселеннән - хезмәт сөюе, әхлаклылыгы шуннан килә. Өч баласы, алты оныгы бар тәмәке иксәләр до, берсе дә тартмый.
Уртак яклары шактый булса да. Мина Күсә Кара Чобакнаи аерыла. Үз үзен тотышы, мөгамәләсе, сәяси карашы белән ул бөтенләй бүтән камырдан Кешегә игътибарлы, ягымлы һәм ипле мине дә Бишалмага ул үзе чакырды, кайгыртучан хуҗа рәвешендә алып та кайтты һәм ким дигәндә бер атна кунак булырга өндәде!
Мина Күсә — Бишалманың беренче югары белемле укытучысы, пед-училищедан соң Кишинев университетының тарих факультетын тәмамлаган. Унике ел мәктәп директоры, җиде ел колхоз парткомы секретаре, биш ел музей директоры — соңгы дәвердә ул әнә шундый вазифаларны башкарган, авыл һәм район советларына депутат итеп сайланган, бүтән җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан. Биш алты бүлмәле иркен йорт җире, төзек каралты курасы, бакчасы каралган җыештырылган булуы белән колеп тора. Хатыны — украин кызы Пелагея Бишалмага килен булып төшкәч, гагаузча өйрәнеп алган — балалары инде гагаузча һәм урысча гына сиптерә!
Мина Күсә — шагыйрь, әмма аңарда элекке партия-совет аппараты тәрбиясе эзе нык сизелә. Әгәр Гагаузстанда милли уяну давылы күтәрелеп, бөтен иҗтимагый тормышны дер селкетеп алмаган булса, ул, мөгаен, милли мәсьәләне яңача хәл кылу кебек хә.тәр шөгыльгә башын тыкмас иде. Хәер, ул әле хәзер дә бу җәһәттән үзәктә кайнамый, ләкин аны читкә тайпыла дип тә әйтеп булмый.
Бишалма — шагыйрьләр авылы. Моңа мин Васи Филиуглы белән очрашкач, янә бер кат ышандым. Югары белемле агрономның музейга куелган җыентыгы белән танышкач, гагауз әдәбиятына өметле каләм килүен күрдем.
Васи утыз икедә. Бишалмада шигырь язучылар арасында егерме ике, унике яшьлекләр дә бар хәзер. Димәк, халык күңеленнән Кара Чобан рәвешендә бәреп чыккан шигъри чишмә тибүен дәвам итә. Типсен, аның юлы моңа кадәр гасырлар буе томаланып торган, моннан соң ул сусаганнарга һәрвакыт шифа биреп аксын!
Кабакка — икенче гомер
Бакча, кырлар гөлдәй ямьле бездә. Торна күзе — чишмәләребез бар. Алтын нурлар уйный күгебездә, Көмеш күлләребез шуларга пар!
Шагыйрь Танасуглы Днестр, Прут һәм Дунай тамагында җәелеп яткан туган җиренә — Буҗакка »йә, гилиң бизә!» дип әнә шулай кунаклар чакыра. Менә без хәзер экспедиция белән Буҗакта йөрибез. Башлыгыбыз Степан Кү- руглының Мәскәүдә очрашканда әйткән сүзләре әле дә колагымнан китми». Бер-ике көндә генә ни күрәсең, ни беләсең?— дигән иде ул.— Ай буе сәяхәт итәргә кирәк, йөзем, тәмәке, кукуруз, борыч басуларын гизәргә, көтүчеләребез җырын тыңларга, келәмчеләр эшен күзәтергә, яшьләребез биюләренә кушылырга. картларыбызның тәҗрибә йомгагын сүтәргә тырыш! Молдованың гагаузлар яши торган төбәгенә республиканың кырык ике процент йөзем бакчалары туры килә. Безнең авылларыбыз Европада иң зурлардан санала, аларда йөз иллеләп һөнәр иясе яши. Менә шуларны үз халкың һәм әдәбиятың белән таныштырырсың...»
Экспедициядә лаборант Айнур белән миннән тыш, рәссам Влах, тарихчылар Маруневич, Калашникова, Станчу, шагыйрь Гәкки бар. Урыныбыз — йөк машинасының әрҗәсендә, башлыгыбыз Күруглы — шофер Иван янында. Күруглының махсус тырышлыгы белән төрле милләт балалары бергә җыелганбыз — Иван авылда туып үскән молдаван егете. Тарих фәннәре кандидаты Станчу да авылда үскән молдаван кызы. Фән кандидаты Калашникова — Ленинград яһүдәсе. Балкар Гәкки — шахтер, Мәскәүнең әдәбият институтында читтән торып укучы студент, бөтен төркиләр язмышы белән кызык сынучы шагыйрь. Б-.'^рэк тә кызларга игътибарлы’ Маруневич — гагауз хатын кызларыннан беренче тарих фәннәре кандидаты. Аларны болай аяк өсте генә санап чыгу, әлбәттә, җитми, шуңа күрә озын сүзне Влахтан башлап китим. Аның иҗаты белән дә Бишалма музеенда очрашуымны укучылар инде чамалый торгандыр.
Рәссамның Комрат шәһәрендәге өенә килеп кергәч, өстәлендәге каурый кебек җиңел, чын сәнгать әсәредәй үзенчәлекле алтынсу төстәге савытларга игътибар иттем. Аларның һәркайсына гагауз милли бизәкләре һәм төрле-төрле сурәтләр көйдереп төшерелгән иде. Кувшин, ваза шикеллеләре дә, әллә нинди
кәкре муенлылары да бар. Ул муеннарга кош яки хайван башлары «утыртыл гаи». Еәсемнәрдә, гомумән, гагауз халкы хәяте гәүдәләндерелгән. Мисалга, шәраб савытында сарык көтүе һәм таякка таянган көтүче карт сурәтләнгән. Ул үзенең милли үзенчәлеге, зур гомумилләштерү көче, хикмәтлелеге белән игътибарны тарта. Барысы да нәфисләр, кабатланмас рәвештә матурлар.
— Нәрсәдән ясалган болар? ф
— Кабактан,— ди хуҗа. *
Кабактан ясалган савытлар Идел буенда да, Африка, Америкаларда < да мең еллар буена киң кулланылып килә. Влах аларны балачагында 3 шулай ук еш күреп үсә. Берәүләр аңарда кашык, тоз. он. борыч, сарымсак - тота (кабакта һәрчак коры), икенчеләр шәраб, май. сөт саклый (кабакта тиз бозылмый), өченчеләр кырдагыларга су илтә (кабакта һәрчак салкын).
Бервакыт ишегалдында шәраб ясаганда, атасының яңа өлгереп килгән х- эчемлекне авыз итеп карыйсы килә. «Тустаган китерегез әле!»— ди ул. әмма ? аны көтеп торырга чыдамы җитмәгәнлектән, түтәлдәге бер кабакны өзеп ала ; да, эчен умырып атып, яңа «касәсенә» шәраб коя. «Кабак савыт сулыш ала, = шунлыктан аңа салынган эчемлек тә куәтен, тәмен җуймый».— ди ата кеше ♦ баласына. Влахның иптәшләре исә киптерелгән кабакларны билбауларына = калкавыч урынына бәйлиләр дә елгада йөзеп уйныйлар — берсенә дә бату 2 куркынычы янамый.
Әмма әкренләп Буҗакта да кабактан ясалган нәрсәләр юкка чыга бара — . аларны фабрика савыт сабалары алыштыра
Петр Влах соңрак Кишинев сәнгать училищесында бик яратып халык = иҗатын, халык һөнәрләрен өйрәнә. Каникулда туган ягына кайткач. ® ул рәхәтләнеп таныш җирләрне гизә һәм шул чак бакчаларда үзе күреп күнеккән кабакның юкка чыгуын абайлап шакката. Кабак савытлар сакланса ~ да, чорма һәм ерак шүрлек почмакларында гына тузанланып ята — гомерләре сакаулы калган икән ләбаса. Влахка шул мизгелдә кабак кына түгел, бала чагына бәйләнгән иң бәхетле көннәре дә. гагауз тормыш көнкүрешенең тере табигать белән тыгыз үрелгән озын бер шагыйрәнә дәвере дә әллә кая чыгарып тондырылган төсле тоела. Минуты белән аның күңелендә декоратив кабакка икенче гомер бүләк итәргә, дигән уй борынлый. Орлыгын табып алып, колхоз бүлеп биргән кырга чәчә дә, кабаклар ул теләгән кыяфәт шәкелдә үссен, аларның кайбер җире бүтән юанаймасын, тагын да бөкрәйсен өчен, аерым урыннарын бәйләп бәйләп куя.
Әлбәттә, безгә таныш гадәти ашамлык кабагы булмый ул. Әүвәле кояшта, аннары кызу мичтә киптерелгән дүрт биш килолы кабак, ниһаять, йөз граммга гына кала. Рәссам аның ярты миллиметр калынлыгындагы тышкы кабыгын сак кына каезлап ата — бизәк төшерергә әзер җимеш бильярд шарыдай каты, шома рәвешкә килә. Калынлыгы миллиметрдан артмаган мондый кабак савыт имәннән дә нык була кешегә бик озак хезмәт итә ала
Аннары Влах рәссамлык осталыгы җитешмәвен тоеп, Львов полиграфия институтына укырга керә. Шуннан соң кабакларына борынгы келәмнәрдәге бизәкләрне, үзенә таныш тормыш күренешләрен көйдереп төшерә башлый. Аның бу хикмәтле савытлары Кишиневтагы гамәли сәнгать күргәзмәсендә һәм башка үзәк залларда да игътибар казана, бөтен Союз матбугатында да Петр Влахның шагыйрәнә иҗатын яратып өлгергән меңләгән сәнгать сөючеләр аңардан махсус кабак үстерү, төрле төрле савытлар ясау, шул савытларны бизәү серләрен сорашып, хатлар яудыра башлый. Кабак гагауз тормышына яңадан әйләнеп кайта, тик ул азык һәм савыт саба хәлендә кулланыр өчен генә түгел, халыкның матурлыкка ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен дә кайта
СССР Сурәтчеләр берлеге әгъзасы II. Влах иҗаты китап бизәү өлкәсендә дә уңышлы үсә. Бөтен Союз һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашып, күп кенә хуплау сүзләре ишеткән рәссам хәзер гагауз милли сурәт сәнгатенең тамырларын барларга, үзенчәлекләрен ачарга, гасырлар дәвамында барлыкка килгән сыйфатларны гомумиләштереп, аны яңа югарылыкка күтәрергә омтыла. Влах иҗаты аша аз санлы гагаузларның сәнгате әнә шулай күпләр йөрәгенә юл сала.
Сәнгатьнең теләсә кайсы тармагы халыкның тормыш көнкүрешенә нык бәйләнсә генә, озын гомерле була Рәссамга исә үз милли тирәлеген, торак, кисм салым, эш кораллары һәм бүтән нәрсәләрен бөтен нечкәлегенә кадәр белү зарур. Влах экспедиция барышында нәкъ менә туган халкының матди дөнья сын өйрәнде, аны кәгазьгә төшерү белән шөгыльләнде Бу аның, беренчедән, гагауз этнография фәнен үстерүгә кушкан өлеше булса, икенчедән, шәхси
иҗаты нигезен дә киңәйтү һәм ныгыту иде.
Влахның рухи дөньясы байлыгына, нечкә күңелле һәм югары әхлаклы булуына тугызынчы класс укучысы Айнур да сокланды. Яшүсмер ышанычы һәм хөрмәтен казаныр өчен эчкерсезлек, күпне белү һәм шул тәҗрибә-беле- меңне, бүтәннәрнең мин минлегенә кагылмыйча, юмарт уртаклашу сәләте кирәк.
— Тәкъдим итсәләр, мин үз осталыгымны татар китабын бизәүдә дә сынап карар идем,— диде ул. — Безнең танышу чын хезмәттәшлеккә дә алып барсын иде. Кардәшлек шулай гына ныгытыла ала.
«Көн уза».„
Сәяхәт вакытында Буҗак җирләренең яхшы эшкәртелүе, әйбәт файда ланылуы әллә кайдан ук күзгә бәрелә. Шахмат тәртибендә утыртылган алмагач, груша, шәфталы, йөземнәр, тыгыз һәм бердәм күтәрелгән тәмәке, кукуруз үсентеләре, яшелчәләр. Кая карама, яшеллек. Тау битләренә кадәр киртләч киртләч уелып түтәлләр ясалган. Туфрагы уңдырышлы, җылысы мул. әмма яңгыры шактый саран ява торган як бу. Ләкин, кешенең маңгай тире мул тамса, табигать монда барысын да үстерә икән, дип фараз кылырга мөмкин.
Молдовага самолет белән килгәндә офыкның бер кырыеннан икенчесенә кадәр дистәләрчә чакрым арада зур төгәллек белән йөз меңнәрчә шырпы төртеп куелуын күрәсең, җир өстенең умарта кәрәзе шикелле кыяфәткә керүенә игътибар итәсең. Самолет кунарга якынлашканда инде аларның кеше буе бетон казыклар икәнлеге ачыклана. Шул казыкларга тарттырылган тимер чыбыкларга йөземнәр бәйләнә икән. Үскән саен югарырагына беркетелә. Моның өчен җәй дәвамында куаклар сафын әллә ничг тапкыр аралап үтәргә кирәк була. Уңыш җыелгач исә, картайган ботакларны кисеп ату, калганнарын җиргә егып, күмеп куюга көч түгелә. Чыбык чабыкны басудан чыгарып ташлау, җирне кат кат сукалау, тырмалау, ашлау™ Сугарулы җирләрдә тагын әллә нихәтле өстәмә мәшәкать!
Молдова чиген узып, Украинадагы гагауз авылы Димитровкага барган чакта куәтле генә яңгыр явып узды. 1984 елда Буҗак, гомумән, дымга рәхәтләнгән. Шуңа күрә Димитровканы икегә ярып ага, әйтүләре буенча, җәйләрен кибеп бетә торган елга әле июль уртасында да балалар су керерлек хәлдә иде. Тик без караңгыда килеп җиткәнлектән, авыл белән танышуны иртәнгә калдырдык.
Иртәгәсен без уянып урамга чыкканда оетып кояш кыздыра, юеш җирдән сизелер сизелмәс җылы пар күтәрелә башлаган иде инде. Авылның үзәк урамына асфальт җәеп яталар. Бульдозер артыграк умырып киткән җирләрдә капка төпләрен тигезләп йөрүче карт-коры күренгәли. Алар иртәгә уздырылачак Беренче көлтә бәйрәменә тирә-юньне ямьләргә тырыша иде, ахры. Койма буйларында тут җиләкләрен чүпләп йөрүче казлар да аларга булыша иде шикелле. Бакча артларыннан калка башлаган үрдә исә сарык көтүе утлый. Аның бер өлеше якындагы чикләвек урманына кереп күмелгән. Кеше хезмәте ярдәмендә барлыкка килгән бу урманда кыргый груша, алмагачлар, алардан да биегрәк булып буй сузган сәрбиләр дә хәтсез икән.
Бакчаларда — йөзем. Кайберләрендә урман шикелле күкрәп кукуруз үсә. Билгеле, яшелчә, җиләк-җимеш төре дә ишле монда. Борыч, баклажан, сарымсак...— Димитровка халкы боларның берсен дә базардан сатып алмый.
Экспедициягә чыгып өйрәнмәгән кеше буларак, мин башта тәҗрибәле галим Мария Маруневичка тагылып йөрдем. Ул гагаузларның йорт-җирен, кием-салым, аш-суын өйрәнүче зур белгеч. Юлдашым нәни кулъяулыктан алып яхшы ук салмак һәм күләмле кул тегермәненә кадәр җыеп йөргәнлектән, минем иярүемә бик шат иде. Хәер, кул арасына керүемне ул буш итмәде, мине кирәкле мәгълүматлар белән баета барды, мәсәлән, саман өйләрнең элек шушында ук яшәгән татарлар үрнәгендә, биек ташпулатларның исә немец колонистларынча корылуын сөйләде. Димитровка авылы архитектурасының, нигездә, өч тамыры бар икән. Бу — карниз, ишек-тәрәзә тирәләрен бизәкләүдә дә, тимер капкага тимер чыбык белән чигелгән сурәтләрдә дә күзгә бәрелә.
Чигү. Туку. Бәйләү. Мин бу һөнәрләрне гагаузлар арасында шул хәтле
киң таралгандыр дип һич те уйламаган идем. Кайсы өйгә килеп кермә, идәннәренә палас җәелгән. Диварларда — бүзгә чигелгән аллы-гөлле чәчәк ләр. Карават, диван өсләрендә — зур вә калын келәмнәр. Паласлар, чигешләр бездә дә элек йорт саен иде, хәзер аларны фабрика товарлары алыштырып килә. Ә келәм... Мондыйларны Татарстанда һичкайда күргәнем булмады. Зурлыгы дүрткә ике метр. Калын, тыгыз тукылган. Кара җирлектә олы • олы яфраклар арасында күз явын алырлык эре чәчәкле гөл. Төсләр ачык, үсемлек үрентеләре нәфис. Мин келәмнең кулдан тукылуына, әле әйткәч тә, - бераз икеләнеп тордым. Шушындый зур, зәвыклы, югары сыйфатлы матур - келәмне кулданмы?
— Әйе,— диде Ольга Ташуглы.
Кояшта каралган түгәрәк йөзле юантык хатын. Шакмаклы зәңгәр күлмәк, аның өстеннән җиңсез тире куртка кигән. Курткасының итәк. _ изүләрендә гагауз чигешләре. Кара җирлекле яулыгын, карчыклар шикелле, 1 иягеннән үк урап бәйләгән. Үкчәләре, кипкән сыр йомарламыдай, яргаланып беткән — өйдә дә, ишегалдында да яланаяк йөри. Әллә кайдан күренеп " тора: хушбуй, иннек кершән ише нәрсәләрне бар дип тә белми, кием салымга ♦ да исе китми, эсседән яки суыктан сакласа, бик риза
Мин аның түшәмгә орына язган биек, бөтен бүлмәне иңләп алган киң s тимер ыстанын күргәч, үземне фабрикадагы төслерәк хис итә башладым һәм ирексездән:
- Менә бу колач!—дип сокландым.— Ә сез елына ничә келәм тукыйсыз7 .
— Җәен бүтән эшләр күп, ыстан артына кышын гына утырам. Кызларым - да булышса, шулай да дүртне өлгертәм.
— Бизәкләрегез бик зәвыкълы чыккан.
— Күчергечләре бар. Билгеле, аларны келәмнән келәмгә үзгәртебрәк, яңартыбрак тукыйм.
Бу кадәр келәм нәрсәгә соң сезгә?
Балаларыма. Буй җиткән ике кызым, өйләнерлек улым бар. Әле менә бер келәмне сатып, телевизорлы булдым. Яшьләргә кирәк.
— Үзегез дә яшь ич әле.
Минме?— диде Ташуглы шаккатып.— И и-и, энем, узды инде ул яшьлек, картлык басты хәзер апаегызны. Эш белән генә мавыгып юанмасам
Ул миннән һич тә өлкәнрәк түгел, мин исә үземне әле һаман егет санап йөри идем.
Сүзгә сүз ялганып, мин аның бик иртә тол калуын, шуннан соң бар гомерен балаларын тәрбияләүгә багышлавын белдем, һәм, әлбәттә, колхозда да, өендә дә хезмәт, хезмәт!
Бала — бәгырь, диләр. Алар өчен борчылып, алар өчен шатланып яшәү ананың кешелеген күрсәтә торган асыл сыйфат Ләкин чамадан тыш эшкә күмелүне хупларга мөмкинме соң? Бу рухи фәкыйрьлеккә китермиме Нибары кырыгын гына тутырган һәм әле сау-сәламәт хатын ни өчен соң әле яшьлеге дә, үзенең бөтен шәхси тормыш белән яшәү мөмкинлеге дә әллә кайчан узды, дип санарга тиеш? Түр тутырып торган телевизорны карарга да буш вакыт таба алмагач...
Әмма мин мондый уйларымнан бик тиз кире кайттым. Эш бит Ольга Ташуглы очен иҗат, яңаны тудыру. Бу инде, кайберәүләр кебек, бүтәннәр барлыкка китергән матурлыкны тамаша итү, аңа табыну гына түгел, ниндидер югарырак баскычка күтәрелү. Бу — иң нәтиҗәле хәрәкәттә булу, чынбарлык үсеш-үзгәрешләренә үзеңнән өлеш кертә кертә замана белән бергә атлап, тулы канлы, мәгънәле тормыш белән яшәү. Ул моны инде әллә кайчан күңеле белән аңлагандыр, шуңа күрә тышкы ялтыравыкларга, дөньяның бәясе тиз төшә торган кыйммәтләренә артык кызыкмыйдыр, төрле шаукымнарга бирелмидер. Сабыр холыклы, айнык акыллы, тыйнак һәм эшчән гагауз хатын кызларына бик хас сыйфат бу.
Бу фикеремне раслар өчен, мин башка очрашуларыма да таяна алам, Шуларның берсе Молдованың Айдар авылында. Филип бабай Челак өендә булды.
Кон инде күптән кичкә авышкан, кояш кызуы шактый сүрелергә өлгергән иде Авыл җирендә гадәттә көтү кайтыр алдыннан була торган тымызык бер мәл. Мин башта йорт почмакларыннан төшкән яңгыр торбаларына, шулар буйлап өскә менеп барган канатлы калай атларга, әтәчләргә кызык сынып карап тордым. Буҗак бизәкләре! Алтын нурларда коенган көмеш сыннар зуп зур таш пулатны күккә ашыра алмаса да, аңа тангык бер җиңел
лек, нәфислек өстәгән, таш диварларга җан өреп җибәргән. Өй һәм каралты эргәсендә биек-биек җимеш агачлары, арырак — җилкәне генә күмәрлек йөзем куаклары. Бакчада шулар тирәсендә казынган карт, ят кеше авазын ишетеп, теләмичә генә эшен бүлде, аннары ишегалдына кереп, көтелмәгән кунакны өенә чакырды.
Ераклардан килеп гагауз телен һәм тарихын өйрәнеп йөрүем Филип бабайга ошады булса кирәк, кәефе күз алдында үзгәрде — минем белән бик теләп гәпләшә башлады.
— Молдаван мәктәбендә дүрт класс кына тәмамлый алдым шул, сорауларыгызга юньле җавап бирүем икеле,— диде ул тыйнак кына.— Җир- су исемнәре монда борынгыдан килә. Элек бу якларда татарлар, төрекләр яшәгәнен беләсездер. Рус-төрек сугышлары барышында Буҗак төбәге тәмам бушап калгач, әби патша яңа биләмәләрендә гагаузларга да җир бүлеп бирүне рөхсәт итә.
Шул чак без утырган түр бүлмәгә җил-җил атлап үтә эшлекле кыяфәттәге хуҗа әби яңа гына пешкән түгәрәк күмәч күтәреп керде. Мин исәнләштем дә яңадан Филип бабайны тыңлавымны дәвам иттердем.
— Без монда Болгариядән 1820 елларда күчеп килгәнбез, бабагыз — шушында яши башлаган Чөлакларның дүртенче буыны. Гагаузлар терлек асрый торган халык. «Әйдә, әйдә!» дип мал куалаган, менә шуннан «Айдар» исеме ябышып калган, диләр...
Әби калачларны ташый да ташый, кергән саен үзе безгә дә күз сала. Сизеп торам, нидер әйтергә тели, әмма кыймый. Бабай исә гәпкә тәмам хиресләнеп китте: үзенең кайчан, кайда татарлар белән күрешүен, аларның нинди холык-фигыльле булуларын. Айдарда кемнәрнең борынгы тарихны белүен һәм тагын бүтән кешеләрне, бүтән хәлләрне телгә алды.
— Ә күрше авылга исем болай бирелгән, имеш,— диде ул җанланып.— Элекке заманнарда өч ир-ат гомерлек тамыр җибәрергә бер җайлы урын эзләп дала гизгән, шуларның берсе сыңар күзле булган икән. Димәк, өчесенә — биш күз. Озакламый алар корган авыл да БИШГИҮЗ аталып киткән...
Чираттагы керүендә әби түзмәде, мин җиңел аңласын өчен әле һаман урысча гәп сугып утырган картына:
— Лафларың чук дәгелмә? Чалышуны унутмушсән, бак, гөн узадыр,— диде.
Көн уза! Әби баядан бирле картының эшне онытуына кыйналып йөри икән ләбаса. Аһ. бу дөнья куучы җитмешне тутырган тиктормас карчыклар! Алар мин үскән Татарстан авылы Түбән Балтайда да, гагаузлар яши торган Айдарда да ике тамчы судай охшашлар!
Ирексездән урынымнан кузгалырга мәҗбүр булдым.
— Гафу итегез, хәзер сүзебезне очлыйбыз.
Филип бабай, саксыз искәртү өчен уңайсызланып, хатынына:
— Сән нә лафлашырсән, гагаузча дөшенәдер ул!— дип шелтә белдерергә ашыкты.
Әби мондый хәлне һич тә көтмәгән иде, күрәсең. Башта ул каушап калды, аннары әлеге күмәчләрнең берсен барып сындырды да, күбек шикелле кабарып торган йомшак, җылы кыерчыкны миңа сузып:
— Хуш гилдиң, углым, үз кардәшебез икәнсең ләбаса, йәле, икмәгебезне авыз ит!— диде.
Өсте аз гына кызарган, юка тышчасы ләззәтле кетердәп, тәмле исләр аңкытып торган ризык. Аштан олы кеше юк, шуңа күрә мин дә, әлбәттә, йоланы үтәп, яңа пешкән күмәч сыныгын кулыма алдым. Шул ук вакытта, «гәбегез күпкәрәк китмәде микән? Эшне оныттың, ахры, көн уза лабаса», дигән искәртүне дә хәтеремнән чыгармадым. Вакытның кадерен белүче эшлекле гагауз хатын-кызларына үпкәләү мөмкинме соң? Алардан үрнәк алырга гына кирәк!
Кое
Этулы авылына барганда без тагын коеп яуган яңгыр астында калдык. Асфальтта тамчылар бии, юл буйлап ике яктан тезелеп киткән алмагачлар башларын-сыннарын юа. иген басулары изрәп дым сеңдерә, ә без, машина
әрҗәсендәгеләр. брезентны уеп ачкан тәрәзәне чемодан белән капларга азапланабыз, төн кунар өчен алынган йокы капчыкларыбызны чыланудан сакларга тырышабыз. Тиздән без бер авылга килеп кердек һәм туй танта насына очрадык. Актан киенгән кәләш, кара костюмлы ыспай кияү, чәчәкләр тоткан, иңнәренә сөлгеләр аскан көяз яшь-җилкенчәк, музыка. Барысы да манма су булган, әмма күңелләре шат — җырлыйлар, бииләр. Кулларына * кувшиннар тоткан кияү егетләре, төп төркемнән арткарак калып, юлларында = очраган бер кешене шәраб белән сыйлап бара. Күруглы тиз генә машинаны < туктатып, фотоаппаратына ябышты: чарт та черт’ Без югарыдан үрелеп кенә s туй сыен авыз иттек — бәйрәмнәрнең уртак булуы күңелле
Кайбер колхоз идарәләре урак өстендә туйлар ясауны тыеп карар чыгар 5 ган. Һәр гаилә елына ике өч тонна шәраб әчетә торган якта бу — котылгысыз - чара, берәү дә ризасызлык белдерми. Хәер, гагауз авылларында күпме йорсәм дә, әле хөкүмәт указы чыгарылмаган 1984 елда да урамда исерек ? ир-ат күрмәдем мин. Әмма бу монда бәйрәм итә белмиләр икән дигән сүз § түгел, билгеле. Кибет эчемлекләренең агын да, кызылын да сөймиләр сөюен. = ләкин үзләре йөземнән әчеткән шәрабсез табынга утырмыйлар. Чамасын, ♦ тәмен белеп, мәҗлес ямен саклап, сүз җилеме итеп файдаланып кына “ сыйланалар. Кунак килгәч кенә түгел, гадәти шартларда да’
Урам уртасыннан туй килә. Яңгыр коямы? Койсын! Яшен уйныймы? я Уйнасын! Никах таныклыгын утлы каләм белән күккә язу. яңа туган гаиләне тәбрикләп муллык яудыру котлы булсын! Табигать үзе кайбер карарларны туктатып торып, яшьләргә бәхет өләшә икән, хәерлегә, бары 7 хәерлегә генә бу!
Күруглының алдан вәгъдәләшүе буенча, без юлдагы бер анылда төшке 2 ашка туктарга, җитәкчеләр белән очрашырга тиеш идек. Ләкин кичәге программаның озаккарак сузылуы, шуннын соң изелеп йоклавыбыз арка сында, без бүген нәкъ өч сәгатькә соңга калдык. Җитәкчеләр инде тара лышырга өлгергән, әмма казандагы ризык әле һаман кайнар иде.
Гагауз һәм, гомумән, төркиләр йоласы буенча, ширбәт салынган касәне башта хуҗа үзе күтәрде. Әлбәттә, гәүдәсе таза, рухы нык карт безгә «Хуш гилдиңиз!» дигән сәламләү сүзләрен янә кабатлады. Ул әнә шулай мөрәҗәгать иткән арада Күруглы колагыма иелеп:
— Аның фамилиясе «Аксакал», символик ич бу, әйеме? дип пышыл дады.
Без яңадан юлга җыена башлаганда, ишегалдына таза таза ирләр кайтып тулды. Аксакалларның яшь буыны. Арыган, талчыкканнар, киемнәре балчыкка баткан, тик йөзләре якты, күңелләре шат.
— Килгән кунакны каршы алырга ашыкмый икән яшьләр,- дип исәнләште Күруглы.
—- Аның каравы сез дә, тагын башка күпләр дә юл буенда сусын кандыра алачак,— диде бабай кеше.— Күптән түгел көчле ташкын кырдагы бер коебызны күмеп киткән иде. Балалар шуны тазартып, бурасын ныгытып, биегәйтеп кайтты.
— Колхоз җитәкчеләрегез мондый эшне көннәр язылгач куша алмый идемени?— дидем мин гаҗәпләнеп.
— Аларга моны берәү дә кушмады,— диде карт - Үз күңелләре тал пынды. Явымсыз көннәрдә куллары бушамый. Ә бит ул япан кырдагы кое яныннан көтү дә, юлаучылар да узып китә, эсседә бер йотым су да аларга хәл кертеп җибәрүе ихтимал. Тәмле суын татыгач, шул коены казучыларга, кадерләп саклаучыларга рәхмәт хисләре белдереләчәк
Без Айдардан чыгып киткәндә, авыл кырыенда дүрт-биш ир кое тирәсен бетонлап ята иде. Мин ул чакта Күруглының, сәфәребезне кичектереп, шуларны фотога төшерү өчен туктавын аңламаган, кое тирәсендә бөтерелүен артыграк та санаган идем. Ә хәзер... кырдагы ниндидер бер исемсез коены яңгыр астында үз теләкләре белән бушлай тазартып, төзәтеп кайткан егетләрне күргәч, ялгышуымны төшендем.
Кое гагаузлар тормышында аеруча күренекле урын тота икән Табыныр лык дәрәҗәдә изге нәрсә. Җәе эссе һәм бик озын, явым төшем саранрак. елга күлләр, чишмәләр сирәк далада ул ышанычлы терәклек чыганагы Шуңа күрә монда дәрманы җиткән һәр гаилә ишегалдында кое казырга тырыша. Урамда җәмәгать коелары да булдырыла Хәзер алар бетон боҗра лар батырылып ныгытыла, өстенә тузан төшмәслек капкачлар ясала. Кое үзе махсус корылган чатыр эченә алына, чатыр тирәсен» исә куаклар, агачлар
утыртыла. Тирәк, тут, груша, шәфталы, алмагачлар. Чатырлар, курчак өедәй, матур итеп төзелә, кәрнизләре челтәрләнә, тулаем буяла, аның эченә утыр гычлар тезеп куела. Гагауз коелары су алу урыны гына түгел, ял урыны да. Чатырның үз микроклиматы да бар — яшеллек гөмбәзе аны тузаннан, бөркүлектән саклый, астан исә салкынча дым бәреп тора. Явымда ышыклый, эсседә сусынны баса, күләгәсе, тәмле суы белән хәл кертә торган куышта күрше-күлән, дус-иш күңел бушатып утырырга да мөмкин. Кое — авылның йөзек кашы, урамга ямь өсти торган архитектура корылмасы да.
Буҗакта берәр кеше үзенең яхшы данын чыгарасы, бүтәннәргә изгелек эшлисе килсә, урам чатында яки авыл башында, юл буйларында кое казый, әгәр моңа үз куәте генә җитми икән, кеше яллап эшләтә. Моның өчен карт-коры еллар буе җыеп килгән маясын файдалана, шулай итеп, үзеннән соң калачак буынга күңел җылысын бүләк итеп калдыра. Туган җиреннән киткән кайберәүләр дә кендеге киселгән авылга сагыну һәм рәхмәт билгесе итеп кое казырга, аның өстенә матур чатыр корырга тырыша. Шушында тормыш кичереп яткан яшьләр исә тәмле сулы кое казуны, аны тазарту, төзәтүне егетлек һәм намус эше, кое өстенә күзне иркәләрлек чатыр корып куюны аеруча бер булдыклылык билгесе исәпли.
Гагауз авыллары зур, урамнары озын — өйдән өйгә кереп, аның бер башыннан икенчесенә барып чыкканчы, әллә ничә коеның суын эчүең ихтимал. Этулы авылында алар йөз иллегә якын. Шуларның суын эчкән саен синең ихтыяҗны кайгырткан билгесез һәм үзең белән бергә гомер итүче исемнәре билгеле дистәләгән кешегә хөрмәт, рәхмәт хисләре уяна. Шулар кебек юмарт, яхшы күңелле буласы килә башлый. Йөрәк матурлыкка — матурлык, изгелеккә изгелек белән җавап бирергә куша.
Мондый коеларның суын эчеп йөргәндә мин гел үзебезнең Татарстанны уйладым. Яхшы башлангычлар бездә дә бар. Әмма төссез-нурсызлары, җансызлары күпме? Әйтик, күп авылларда сугыш корбаннары истәлегенә куелган бер төрле бетон баганалар! Үзәк урамда яки мәйданда калыккан матур кое чатыры бәлки аларга лаеклырак һәйкәл булыр иде? Бәлки шуның шифалы суын эчүчеләр үлемсез якташларын ешрак искә төшерер, тормыш кадере турында ешрак уйланыр иде?
Буҗакта чишмәләр дә бар. Аларның төзек тотылуы бер хәл, анысы инде гаҗәпләндерми дә. Улаклары чуеннан, баскычлары бетоннан. Сокландырганы — чишмә бәреп чыккан ярның, тау кашының ямьле итеп бизәлүе. Бетоннан калкытылган диварга төсле чынаяк китекләре ябыштырып ясалган сурәтләр нинди генә күренешләрне гәүдәләндерми! Йөзем кырлары, җимеш бакчалары, елга күлләр, иген басулары, канатларын җәйгән акчарлаклар, шул табигатькә җан өргән замандашларыбыз.
Түләүле хезмәт югарыдан бирелгән әмер буенча барлыкка китергәнме моны? Коелар казу, чишмәләр ачуда, ихтимал, андый мөнәсәбәтләр һәм көчләр дә катнашкандыр. Ләкин йөрәкне җылыта торган чын ямь күңел кушуы буенча гына барлыкка килә ала. Буҗак чишмәләренең шифалы суларын эчкәндә, уңайлы кое чатырлары эчендә утырып хәл җыйганда мин һәрвакыт гагауз халкының инде күптәннән беренчел ихтыяҗына, яшәү төшенчәсенә әверелгән сыйфатларына кабат-кабат әйләнеп кайттым. Адәм баласы тән тереклеген саклар өчен дә күпме көч түгәргә мәҗбүр. Ләкин Буҗакта мин андый тырышлыкны гына түгел, матурлыкны тоеп, шуңа омтылып, шуны иҗат итеп яшәүчеләрне күрдем. Монысы инде сәламәт нигездә үсеп, югары баскычка күтәрелгән халыкка гына хас.
У к ы тучы
1976 елның гыйнвары. «Кишинев Измаил» автобусы асфальт тасмадан елдам гына йөгерә башлауга, өске киемнәрен салып утырган юлаучылар гөр гөр килеп, җай гына гәп ачып җибәрде. Салон тулы гагауз. Юлдаш ларына эре генә караштыргалап барган янәшәмдәге егет тә шул халыктан.
— Тәрәзә буена мине утыртмассызмы икән, бу якларга юлым беренче мәртәбә төште, әйбәтрәк күзәтеп барасым килә,— дигән үтенечемне ул аңла маганга, ишетмәгәнгә сабышты. Әмма юл йөз чакрымнан да артык булганлыктан, бер заман мин барыбер аның телен ачуга ирештем. Кишинев медицина
институты студенты Илья Калпак икән, ата-анасы янына Кунказга кайтып бара.
Я63 анда Бабуглыны беләсезме?— дип сорадым күршемнән.
Әлбәттә. Укытучым ич ул минем,— диде юлдашым.
Менә мин шул кешене эзләп киләм инде. Табарга булышсагыз ярар иде... ф
Бераздан ул, артык тәкәбберләнүе өчен кыенсынып, миңа үз урынын = тәкъдим итте, Кунказга якынлашкач исә, шушы очрашуны гомере буе зарыгып * көткән кеше төсле кайнарланып, өзми-куймый өйләренә кунакка керергә - кыстый башлады.
Мин юл буе Калпактан туган халкы, туган төбәге хакында сорашып < килдем. *-
— Буҗак керемнең өчтән бер өлешен йөземнән ала,— диде ул.— Рес- « публикада җитештерелә торган йон һәм сарык итенең биштән өч өлешен ' Буҗак хезмәт ияләре бирә. Көнбагыш мае сыгу, шәраб әчетү, тәмәке игү. ' яшелчә, җиләк-җимеш, бөртекле иген үстерү дисезме — якташларым тотын ® маган берәр тармакны табу бик кыен. *
Кунказга без төштән соң сәгать өчләрдә килеп җиттек. Авылның ве рандалы җыйнак өйләре йөзем бакчалары, алмагачлар арасына чумып утыра. = Ап аклар. Бабуглының ындыр табагы шикелле такыр ишегалдына килеп “ кергәч, мин шаккаттым, һәр карышы алтын бәясенә торырлык уңдырышлы _• җирне кысыр яткыра торган нинди пошмас адәм икән ул?
Ишеген шакыгач, урта буйлы, озынча йөзле бер ир уртасы кеше килеп ® чыкты. Кем икәнемне, ни өчен килүемне, адресын Күруглы бирүен әйтүгә, > хуҗа кояштай балкып:
— Бик шәп, рәхим итегез!— дип күтәреп алды.— Менә бу башмакларны киегез. Табуы кыен булмадымы? Арыдыгызмы? Татарстаннан ук килдегезме? Менә рәхмәт, әйдәгез, әйдә, түр бүлмәгә узыгыз!
Николай Бабуглы үтә кызыксынучан, эчкерсез, шат күңелле кеше икән. Базык гәүдәсе, елмаюларга юмарт алсу чырае, дустанә мөгамәләсе белән ул бөтен бүлмәгә нур тарата иде.
— Автобуста озак килгәнгәме, башым бераз чатнап тора,— диюгә, хуҗа минем өчен динанга урын җәеп бирде.
— Бераз ятып торыгыз. Ойдә үзегез генә калачаксыз инде, мин хәзер берничә дәрес укытып кайтыйм әле. Кичке мәктәп директоры бит мин, хәл итәсе бүтән йомышларым да бар. Шулай да бик озакламаска тырышырмын
Хуҗа чыгып киткәч, кызышкан маңгаемны тотып, китап шүрлеге янына килдем. Монда гагауз, молдаван һәм русчадан тыш, испан, итальян, француз телләрендәге китаплар да күренә иде. Бабуглы Кишинев университетының молдаван бүлеген тәмамлаганлыктан, румыйн телен камил белә, шунлыктан аңа әлеге телләрдә уку да кыен түгел, күрәсең
Шүрлектәге ике китапны аеруча игътибар белән карадым. «Легенданың эзе» дигән хикәяләр җыентыгын һәм гагауз теле дәреслеген Николай Бабуглы үзе иҗат иткән, имеш.
— Менә шул китаплар аркасында ишегалдым да. бакчам да буш инде, диде ул, мәктәптән кайткач. Әткәй килгән саен: «Хөрәсән, биш алты төп йөзем утыртсаң, хәрам булыр идемени, үзе үсә ич ул», дип сүгеп китә. Ә мин, буш вакытым булды исә, язу өстәле янына килеп утырам. Шундагы бакчаны эшкәртәм, чәчәм, урам...
Бабуглы иркенләп гагауз мәдәниятенең үсеше, бу юлдагы кыенлыклар һәм беренче уңышлар турында, каләмдәш дуслары хакында сөйләде.
— Мин мәктәп директоры вазифасын башкару белән бергә, җәмәгать тәртибендә алты ел буе район гәзитендә гагаузча сәхифә чыгардым, өч ел дәвамында ана телендә радиотапшырулар алып бардым,— диде ул Ярдәмгә килүчеләр юк чамасында иде. Менә шундый ифрат авыр шөгыль ләрдән соң гына китаплар язарга керештем. Хәзер Буҗак далаларындагы сыйнфый көрәшне киң планлы, зур күләмле бер әсәрдә гәүдәләндерергә телим. Тәҗрибәм җитми, туган телебез әле без хыялланган дәрәҗәдә эшкәртелмәгән, чарланмаган, әдәби калыпларыбыз тәмам урнашып бетмәгән. Шуның өстенә, төрки дөньядан да аерылыбрак киткәнбез, кардәшләребез белән аралашу, тәҗрибә уртаклашуыбыз зәгыйфь
Бабуглы армый талмый Татарстан, татар мәдәнияте турында сорашты, татарча сүзләрнең аңлаешлы булуына шатланды. Аңа «ашказаны, сүзе аеруча ошады
— Бигрәк тапкыр атагансыз!— дип сокланып, көлеп йөрде. Аннары җитдиләнеп үтенде:— Казанда төрки телләр, әдәбиятлар буенча зур киңәшмәләр уздырганда, безне дә онытмагыз. Гастрольгә концерт бригадагыз килсә, татар җырларын ишетер идек. Гагаузлар инде хәзер Румыйния составында түгел, тыгызрак аралашыйк!
Беренче очрашудан соң байтак гомер узды, Бабуглы ул арада яңа китапларын иҗат итте, СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде һәм Молдова Язучылар берлегенә гагауз әдәбияты буенча консультант хезмәтенә чакырып китерелде. Ул яңа дәрт белән яшь каләмнәр тәрбияләргә кереште. «Каләмдәшләрем,— дип мөрәҗәгать итте ул.— безнең ана телебез — яшь-җилкенчәк уйнаган курайлар тавышыдай, шуны тыңлап туймаган моңлылар сагышыдай, яңгырдай, көмеш чыктай, агымсудай, орчыктай... Шуның барлык хасиятләрен тулы файдалана алсак кына, иҗат җимешләребез укучыларга барып җитәр».
Гагауз тормышының, мәдәниятенең төрле мәсьәләләрен күтәрү белән бергә, татар әдәбияты белән бәйләнешләрен ныгытуга да игътибар бирде Бабуглы. Күп кенә әсәрләребезне алдырып укыды. 1986 елда исә Молдова язучылары вәкиле рәвешендә Г. Тукайның йөз еллыгын бәйрәм итүдә катнашты, шагыйребезгә багышланган шигырен һәм мәкаләсен берничә телдә бастырып чыгарды.
Гомерең кыска кыскасын.
Җырың үлемсез—
Йолдыз булып күк йөзендә
Балкый синең сүз...
Хәтердә син гел тересең — Һич бетмәс көчең;
Мәңгелек саф чишмә сыман Син безнең өчен,—
дигән юлларында аның Г. Тукайга булган мәхәббәте бик ачык чагыла.
Беренче
Мин Танасуглын Кишиневка элгәреге килүемдә үк күрергә теләгән, әмма өлгерә алмаган идем. Молдовадан кайткач, тиз арада гагауз шагыйрьләрен татар укучысына тәкъдим итәргә уйлаштык, озакламый Кара Чобан, Күруглы әсәрләре матбугатыбызда басылып та чыкты. Танасуглыга, шигырьләрен җибәрүне үтенеп хат җибәрдек, әмма җавап миңа да, тәрҗемәчегә дә килмәде. Шуңа күрә 1977 елның декабрендә аның өенә барып кергәч, сүземне нәкъ әнә шуннан башладым.
— Хәзер инде шуның өчен арт сабагымны укытырга килдегезме?— диде ул елмаеп.— Әйдәгез, түргә узыгыз!
Өстәл янында мин аңа былтыр һәм быел Буҗакта күргәннәремне сөйләдем һәм:
— Гагаузлар турында менә шуларны язып чыксам, ярармы икән?— дип кызыксындым.
— Әйбәт булыр иде,— диде ул.— Билгеле, танышлыкны тагын да киңәйтергә, тирәнәйтергә мөмкин. Мисалга, дирижер Н. Казанҗы, пианиночы М. Гагауз, композитор Н. Күсәләрнең музыкаль фольклорны җыю, өйрәнү һәм эшкәртүләре дә игътибарга лаек.
— Н. Күсә гагауз сюитасын иҗат итүчеме?
— Әйе,— дип раслады Танасуглы.— Аннан тыш байтак җырлар да чыгарды әле ул. Молдованың атказанган артисты Ион Бас та безнең егет. Гагауз җырларын чит илләрдә дә башкарды инде, тәлинкәгә дә яздырып таратты. Скульптурада А. Келе уңышка иреште, сез искә алган Кара Чобанның «Туйдан кайту» фильмын гагауз авылларында бик яратып карыйлар.
Хуҗа хәзер фәннең төрле тармакларында уңышлы эшләүче хәтсез исемнәрне телгә алды. Төш физикасы өлкәсендә фән кандидаты Ю. Келуглы, математика буенча фән докторы В. Арбаҗы, гагауз теле, культурасы һәм тарихын өйрәнүчеләрдән Г. Гайдарҗы, М. Губуглылар нәтиҗәле эшли
икән. Югыйсә әле кайчан гына гагаузлар бу турыда хыяллана да алмаган ич.
Дионис Танасуглы үз халкы арасында укымышлылыгы белән даны таралган, вакытлы матбугатта үз кардәшләре арасында беренче әдәби әсәрне бастырган Николай Танасуглы гаиләсендә туа. Румыйн гимназиясендә укыган чакта ук аңарда гагауз гореф гадәтләренә, халык җырларына мәхәббәт уяна. 1945 елда Буҗакта совет хакимияте урнашкач, егет халык иҗатын җыю һәм өйрәнү эшенә керешә. Мәктәптә укытучы, мәдәният йортында дирижер булып эшләгәндә дә ул мондый шөгылен туктатмый. Көйләрне скрипкада уйный, җырларны һәвәскәрләргә өйрәтә, «Гагауз бию сюитасы»н иҗат итә. 1957 елда Чадыр Луң җыр бию ансамбле гагаузлар тарихында беренче мәртәбә бөтен дөнья фестивалендә катнашып, үз милли җырларын һәм биюләрен башкара. Анда Танасуглы сюитасы нигезендә куелган хорео график композиция алкышлап каршылана. Шул ук елны Дионис «Молдаван башлангыч мәктәбе өчен җырлар җыентыгы* дигән дәреслек-кулланма да бастырып чыгара.
Илленче елларда әле берәү дә гагауз профессиональ культурасын үстерү турында уйламый. Махсус югары белемле милли кадрлар түгел, әле гомуми урта белемле кешеләр дә санаулы гына була. Шуңа күрә туган халкының язмышы, ана телендә белем алу турында баш вата башлаган Диониска фикердәшләр һәм ярдәмчеләр табу ул заманда әле бик читен була.
Әкренләп җәмәгатьчелек фикерен кузгатуга ирешә, беренче гагауз әлифбасы һәм ана теле дәреслекләрен иҗат итә, курслар ачтырып, бик тиз арада өч йөз туган тел укытучысы әзерли ул. Гагауз телендәге радио тапшыруларга һәм гәзиткә нигез сала
Бу елларда ул бөтен дөньясын онытып, төн йокыларын калдырып эшли. Чөнки җигелерлек бүтән әзерлекле кеше юк, әгәр Танасуглы дәреслекләрне вакытында язып өлгертмәс.), алар басылып чыкмас, димәк, гагауз телен укыту да тиз генә тормышка ашмас иде Менә шундый киеренке эшчәнлек сәламәтлеге нык булган егетне дә өзлектерә — Дионис шифаханәгә кереп ятарга мәҗбүр була. Әмма ул барыбер гагауз дәреслекләренең барысы да беренче сентябрьдә укучылар кулына эләгүенә ирешә Гагауз теле, ниһаять, мәктәп ләрдә укытыла башлый.
1958 елда Молдова язучылары съезды гагауз әдәбияты туу хакында трибунага менеп сөйләгән Танасуглыга кул чаба.
Хәзер инде хикәяләре, шигырьләре, повестьлары белән укучыларга киң танылган, хәтта бүтән телләргә дә тәрҗемә ителгән Н. Бабуглы, М. Күсәләр Дионис оештырган әнә шул гагауз теле курсларында тәрбияләнә
— Кара Чобан минем янга беренче тапкыр сугылганда бер малай гына иде,— диде Танасуглы ӘдәбйЙтны хәрефтән башлап узарга тотындык. Аннары беренче өйрәнчек әсәрләрен алып килде. Ниһаять, элгәреге китап кулъязмасы да тупланды. Тора бара студент Степан Күруглы да өемә сукмак салды. Әдәбиятыбыз үссен, дип һэркайсына хәлем җиткәнчә ярдәм кулын сузарга тырыштым. Киңәшчеләре һәм беренче редакторлары да мин булдым.
Өстәлдә бер өем гагауз теле дәреслекләре. Барысының да авторы шушы фатирның хуҗасы Китап шкафларында шыплап тутырылган әлиф балар, грамматика кулланмалары, әдәбият хрестоматияләре Төрки телләрдә. Автор менә тулардан үрнәк алып эшләгән. Арада Казан басмалары да байтак.
Танасуглы бераздан:
Сөйли сөйли арытканмындыр, хәзер магнитофонга колак салыйк инде, дип миңа ял бирергә булды Аның шигырь җыентыкларын карый карый беренче «Гагауз тангосы» н тыңладым. Анысы да Танасуглы иҗаты' Әгәр пианинода, аккордеонда да уйный башласа, безгә, мөгаен, төнне бергә уздырырга кирәк булган булыр иде. Инде озак утыруымны искәртеп, кайтырга куагалдым.
Әле вакыт бар, кичке унбер генә. дип юатты мине хуҗа. - Сез тарих белән дә кызыксынасыз икән, шул борынгы тормышларны да сурәтләгән бер ике хикәямне укып күрсәтим әле мин.
Тагын утырырга туры килде. Төрки халыкларның үткәне, гагаузларның аерымлану хәлләре киң колачлы вакыйгалар аркылы куе һәм ачык буяулар белән гәүдәләндергән әсәр миндә матур тәэсир калдырды.
— Тик хикәядән бигрәк героик либреттога охшый бу. дидем мин
авторга.— Талантлы композитор кулына эләксә, менә дигән операның нигезе булачак.
Танасуглы, канатланып, янә бер хикәясе белән таныштырды. Бусы инде озын бер заманны эченә алган күләмле әсәрнең эскизын хәтерләтә иде. Фикеремне шунда ук авторга да белдердем:
— Бик кызыклы язма, фантазия байлыгыгыз сокландыра. Әмма бу сюжет төрек язучысы Кәмал Таһирныкыдай романнар сериясен багышлауны таләп итәр сыман.
— «Дәүләт-ана» кебекләрне, әйеме?— дип килеште Танасуглы.— Ихти мал, ихтимал. Бәлки мин шул юнәлештә кыштырдап карармын да әле.
Төн уртасы җиткән иде инде. Әмма мавыктыргыч хикәяләре, кызыклы шигырьләре, ягымлы көйләре белән таныштырган кунакчыл Танасуглыдан тиз генә аерыласым килмәде. Гагауз халкына беренче әлифба, беренче пьеса, беренче сюита бүләк итүче кеше. Тагын әллә ничә тармакта, жанрда әнә шулай беренче, профессиональ мәдәнияткә нигез салучы. Чәчләренә кырау төшкән, әмма гәүдәсе әле һаман яшүсмерләрнекедәй сыгылмалы, дәрте әле һаман кайнар. Югыйсә, гагаузларга 1957 елда бирелгән хөррият биш елга гына җитте, аннары бу дәреслекләр мәктәпләрдән архивка яки чүплеккә илтеп ташланды, бер-бер артлы гәзитләрдәге гагауз битләре, радиодагы гагауз тапшырулары да юкка чыкты. Әлбәттә, «ата аналар теләге», «халыкның ихтыяҗы булмау» сәбәбеннән! Хыялларыңны кара сөрем каплаганда, төннәр йокламыйча башкарган хезмәтең оятсызларча гамәлдән чыгарылганда, ирек, намус, гаделлек кебек төшенчәләр аяк астына салып тапталганда сынмас-сыгылмас өчен нинди көч-куәт кирәк икән? Танасуглыны тыңлаганда, иҗаты белән танышканда, бердән, соклансам, икенчедән, аны кызганудан йөрәгем сулкылдады. Егетлек күрсәтеп, ул зарланмады, аның сызлануларын кабат яңартмас өчен, мин дә сорау биреп бимазаламадым. Мине озатканда ул:
— Халык иҗаты үрнәкләрен, байтак шигырь, хикәя җыентыкларын, поэма, очерк, повестьларны, «Гагаузча русча молдаванча сүзлек»не бастырып чыгардык,— дип бирешмәвен сиздерергә тырышты.— Үсеш кыенлыкларыбыз бар, әмма инде хәзер хәлебез өметле, алга атлавыбыз ачык күренеп тора. Сөйләшерлек, киңәшерлек, бергәләп йөкне тартышырлык сәләтле һәм көчле яңа буын үсеп җитте. Гагауз культурасы хәзер инде куәтлерәк тизлек, зуррак адымнар белән алга үрли, шуңа күрә яшәве дә күңелле хәзер.
Уяну
1984 елгы экспедициядә йөргәндә без җирле түрәләр белән хөрриятне киңәйтү, гагаузларның милли хокукларын тормышка ашыру хакында сүз кузгатмаска тырыштык, гәпне алар үзләре шуңа борса да, уңышлар, казанышлар турында гына лаф оруны хәерлерәк күрдек. Университетның тарих бүлеген тәмамлаган Айдар авыл советы рәисе Иван Чебан, гагауз әдәбиятын бөртекләп укып баручы Чадыр-Лундагы «Союзҗивмаш» заводы директоры Митри Чимпоеш, гагаузларның район һәм республика җитәкчелегенә үтеп керә алмавына борчылучы Бавырчы колхозы партком секретаре Михаил Даниҗилар шул четерекле мәсьәләләрне кузгатканда да чыгырдан чыкмадык. Югыйсә әлеге иптәшләрнең көнкүрешебезне җиңеләйтергә ихлас тырышулары, төрлечә хөрмәт күрсәтүләре, гагаузларны өйрәнүче экспедиция оештырылуына, аның эшендә Татарстан һәм Кабарда Балкар республикалары вәкилләре дә катнашуына чын чыннан шатланулары, безгә ниндидер өмет баглаулары, димәк, провокация өчен генә кыланмаулары әллә кайдан күзгә бәрелә иде. Ләкин ходай тәгалә сакланганны гына саклармын дигән, имеш. Аппаратта эшләүчеләрнең күпчелеге югарыдан килгән күрсәтмәләрне сукыр рәвештә үтәгән, бигрәк тә милләтчелекне фаш итәргә ажгырып торган заманда, хакимнәр өнәмәгән фикерләрне вакытсыз ычкындырып, нигә әле без халык белән уздырырга тиешле егерме рәсми очрашуны хәвефле хәлгә куярга тиеш? Төрки халыкларның озын тарихка, бай әдәбият-сәнгатькә ия булулары хакында туган телебездә сөйләвебез генә дә зур әһәмияткә ия чакта артык тәвәккәллек күрсәтү һич тә акланмас иде. Һавадагы аккошка исәп итеп, кулдагы үрдәкне кулдан ычкындыру акыллы эшмени? КПССның Чадыр Луң райкомы икенче секретаре Кирил
Валентирның без га күрсәткән хайран җилле һәм шырпылы мөнәсәбәте але дә хәтердә.
Сез нигә нәкъ менә гагауз авылларына килергә булдыгыз?— диде ул миңа.
— Гагаузлар кардәшләребез. Кардәшләре белән кызыксыну һәркемгә дә хас, дип уйлыйм. *
Кардәшләрегез бүтән якларда да бардыр ич?
— Бар. Мин Урта Азия белән Кавказны йөреп чыктым инде. Молдованың i көньягы исә тагын да тансыграк җир — монда, гагаузлардан тыш, молда = ваннар белән болгарлар да яши. Молдаван каләмдәшләремне тәрҗемә итәм, < бәлки әле болгарлар турында да язарга туры килер. Татарстан болгарлар һәм < Болгария белән онытылган багланышларны юлга салуга аеруча әһәмият бирә.
— Нинди онытылган багланышлар соң ул? “
Валентир иптәшнең болгар икәнлеген алдан ук белгәнлектән, тарихка = мөрәҗәгать итеп, Кубрат, Аспарух ханнарны. Дунай һәм Идел Кама - болгарлары туганлыгын искә төшердем.
— Алайса нигә Болгариягә генә бармыйсыз?
Татарстанда болгар әдәбияты тәрҗемә ителә, Болгария галимнәре, < сәнгать эшлеклеләре кочак җәеп каршылана, әле яңарак кына «Аспарух = патша» фильмын рәхәтләнеп тамаша иттек. Молдова болгарының мине болай тупка тотачагын кайдан башыма китерим? Бездә кунакчыллык бүтәнчәрәк - күрсәтелә... Виза сорап торасы юк, юлы да кыскарак, гагауз, болгар авыл ~ ларын берьюлы күрәчәкмен, дип шатлана шатлана юлга чыккан идем 2 С. Күруглы да, бүтәннәр дә «сорау алу» барышын, бигрәк тә җавап > ларымның мәрәгә төгәл тиюен тыштан тыныч, эчтән исә кәефләнеп күзәтеп _ утырдылар. Валентир да, артыграк бөгештереп ташлавын төшенеп, ахыр чиктә үзенең физкультура институтын тәмамлавын ачты, тарихта сай йөзүен таныды һәм миннән Казанга кайткач ук, татар-болгар багла кышларына кагылган әдәбият җибәрүемне үтенде.
Рухи тормышка физкультурачылар һәм бүтән «интеллектуаллар» җитәкчелек иткән заман иде бу!
Гади игенчеләр һәм терлекчеләр, эшчеләр һәм инженерлар исә безне тансыклап көтеп алды. Алар алдында инде Татарстан, аның мәдәнияте турында башланган сүз әдәби әсәр уку белән төгәлләнә. Тыңлаучыларның сорауларына:
— Оренбург өлкәсе татарлары 150 мең генә булса да, үз милли профессиональ театрына ия, Чувашстан республикасы яки Киров өлкәсендәге милләттәшләребез кырыгар мең чамасы гына, шулай да анда татарча гәзитләр чыгарыла,— дип җавап бирә идем.
Каләмдәшем Гәкки дә чыгышында:
— Балкарлар сан ягыннан гагаузлардан өч мәртәбә калыша, шулай да әдәби журналыбыз, зур форматлы гәзитебез, профессиональ җыр бию ансамблебез, радио-телевидениедә балкарча тапшыруларыбыз бар. СССР Язучылар берлегенә кабул ителгән язучыларыбыз егерме алты. Сездә дүртәү генә икән, — дип тезеп китә иде. Сораулар исә бирелми калмый!
Кыскасы, без милли рухи тормыштан, нигездә, мәхрүм ителгән гагаузлар эшенә тыкшынмадык аларны үз казанышларыбыз белән генә таныштырдык. Кемнәрдер моннан ниндидер хикмәт чыгарган икән, үзгәртеп кору хәрәкәте кузгалганда гагауз халкы тиз арада үзбилгеләнү хокукын таләп итә; лек дәрәҗәгә күтәрелгән икән, моңа төрки халыклар теләктәшлеге дә күпме/ер өлеш кертүе гаҗәп түгел. Гагаузларның киң катламы җитез уянуы һәт көрәш колачы, кайнарлыгы белән Урта Азия, Идел Урал төрки республика ларын да узып китүе менә күпләрне таң калдырган вакыйга булды. 1991 елның гыйнварында Бишалма авыл советы рәисе Петр Завричко белән без нәкъ шуп1ы хакта сөйләштек.
— Уянуыбыз 1988 елда Комратга рәссам Дмитрий Савостин тарафыннан «Бәхәс клубы» оештырудан башланды,— диде ул.— Әүвәл 20-25 кеше генә җыела, туган телебезне саклау, гагауз милли культурасын үстерү мәсьәләлвре тикшерелә иде. Рәссам Петр Фазлы, юрист адашым һәм кардәшем Патр Завричко, укытучы Михаил Кәндегиләннәргә минем кебек авылларда яшәүче ләр дә килеп кушылды. 1989 елда «Бәхәс клубы»быз үз уставын һәм програм масын кабул иткән «Гагауз халкы» иҗтимагый хәрәкәтенә әверелде. Авылларда аның башлангыч оешмалары барлыкка килде. «Гагауз халкы» хәрәкәте эчендә «Милләт санҗысы». ягъни, «Милләт сызлавы» яшьләр
оешмасы пәйда булды. Вулканешт районында 1989 елда «Ватан» җәмгыяте шытып чыкты. 1989 елның 17 октябрендә аларның вәкилләре I съездларына җыйналып. Гагауз Автономияле Республикасы төзүне, шулай итеп гагауз милләтенең саклануы һәм үсүе өчен шартлар тудыруны көн тәртибенә куйды. Молдова Югары Советы молдаван телен дәүләт теле итеп игълан кылгач, гагауз халкы хокукларының тагын да чикләнүе ачыкланды. Без 1989 елның 12 ноябрендә гагауз халкы вәкилләренең гадәттән тыш съездына җыелдык һәм Молдова ССР составында Гагауз АССР төзелүен игълан иттек, карары бызны Молдова һәм СССР хөкүмәтләренә җибәрдек. Мәскәү дәшмәде. Кишинев исә карарыбызны шундук юкка чыгарды. Имеш, автономия төзер өчен җирлек юк. Имеш, гагаузлар милләт түгел, этник төркем генә, шуның өстәвенә, алар Молдовада килмешәк кенә, төп өлеше һәм тарихи ватаны — Болгариядә. Молдова җитәкчелеге, Сталин-һитлерның җинаятьчел килешүе аркасында, Бессарабия һәм Буковина СССРга көчләп кушылган, шунлыктан Молдова ССР законсыз төзелгән, дип белдергәч, без, гагаузларның авыл, район, республика, Союз советларына сайланган барлык депутатлар (800 вәкил!) съездын үткәрдек. Молдова законсыз төзелгәч, аңа гагаузлар яшәгән Буҗак төбәге дә халык теләген санга сукмый кертелгән була ич инде. Бу хәл безгә 1990 елның 19 августында СССР составында суверен Гагауз Республикасын игълан итәргә мөмкинлек бирде. Безнең бу адымга Молдова Халык фронтының икенче съезды да этәрде. Ул беренче программасының үтәлүен — молдаван теленең дәүләт теле статусы алуына, латин әлифбасы гамәлгә кертелүенә, дәүләт символикасы үзгәртелүенә, милли мәдәният базасы ныгытылуына, Республика суверенитеты игълан ителүенә ирешелүен белдерде. Чыннан да. Республика парламентында Халык Фронты вәкилләре җитмеш процент урынны алуы хөкүмәтне дә алар тарафдарларыннан гына төзергә мөмкинлек бирде. Анда бер урыс, бер украин, калганнары — мол даваннар. Халык фронтының икенче съезды яңа программасына Молдова Республикасын Румыйниягә кушуны бурыч итеп куйды. Румыйния составында яшәдек инде, бу кушылуның безгә ни бирәчәген яхшы чамалыйбыз. Шуңа күрә 1990 елның 28 октябрендә Гагауз Республикасы Югары Советына сайлаулар уздырырга әзерләндек. Безнең бу законлы адымыбыз молдаван нарга шок ясады. Аннары радио-телевидение, матбугат безгә кара ягарга, молдаваннарда безгә карата дошманлык тәрбияләргә тотынды. Молдова парламенты исә, «аерылу хәрәкәтендә катнашулары өчен», күпчелек гагауз депутатларының вәкаләтен законсыз рәвештә юкка чыгарды. Безгә янаулар, безне куркытулар коточкыч дәрәҗәгә җитте. Молдаван гәзитләрендә кәкре пычак аскан төрек янычары карикатураларын күрсәгез, мыскыл ителүче — без инде ул. Сайлау көнебез якынлашканда, гагаузларның үзбилгеләнү хокукын тормышка ашырмас өчен, без яшәгән төбәккә дүрт йөзләп автобуска, йөк һәм җиңел машиналарга төялеп, коралланган молдаван волонтерлары агылды. Буҗакны бар яктан чолгап алдылар. Молдова эчке эшләр министры генерал-майор Косташ җитәкчелегендә тулы бер гаскәр. Трактор, куәтле булдозер, трейлорлар белән — гагауз авылларын җир белән тигезләргә, диңгезгә себереп түгәргә! Менә шундый драматик шартларда без бөтен халкы бызны аякка бастырдык, сайлауларны 25 октябрьгә күчердек. Бишалмада кичке җидедән тугызга кадәр сайлаучылар тулысынча тавыш биреп бетерде, аннары ир-ат Буҗак төбәгенең чик буйларын сакларга юнәлде. Хәл үтә киеренке иде — милициябезнең коралын Кишинев алдан ук җыеп алган, аны турыдан-туры Косташка буйсындырган иде. Менә шундый шартларда Тираспольдән Одесса өлкәсе аркылы урау юлдан безне якларга мең кешеле отряд килү гагаузларны ни дәрәҗәдә дулкынландыруын, куандыруын күрсәгез иде сез! Хәлебез мөшкел — без коралсыз халык идек. Кагул ягыннан килүче волонтерлар Московий авылы янында тракторчы Николай Шкембә- җене тотып алып кыйнап ташлыйлар. Кагул врачлары яралыга ярдәм күр сәтми, милләттәшебезне Кишиневка алып китәләр, ул шунда җан бирә. Шушы көнгәчә аңа диагноз куелмаган, үтерүчеләр җәзага тартылмаган. Милли дошманлык мине томалаганда, исерткеч эчемлек канны кыздырганда, гаделлек эзләп, үзеңчә яшәргә теләвеңне, моңа тумыштан хакың барлыкны төшендереп кара — волонтер тыңлар микән? Кан коюны булдырмас өчен бердәнбер юл калды — тәртип саклар өчен эчке гаскәрләрне кертүне үтенеп. СССР президентына мөрәҗәгать иттек. 26 гыйнварда хәрбиләрнең ярдәм кулы сузуы гына волонтерларны айныта алды — киеренкелек әкренләп кими башлады.
Петр бүгенге Гагаузстаиның йөзен чагылдыручы җитәкче. Анын өчен тыелган темалар юк, үз фикерен әйтүдән дә кыенсынмый, чынбарлыкка аек карый. Тамырлары өзелмәгән — институтны бетергәннән сон, туган авылында унсигез ел инженер булып эшләгән. Мәктәптә химия укытучы хатыны белән дүрт бала үстерәләр. Кырыкны әле яңа гына атлап узган — түгәрәк тулы йөзендә, таза гәүдәсендә физик эш башкаручыларга хас ныклык. Сәяси хәлләр кискен үзгәрсә, уяну хәрәкәтендә актив катнашучыны башыннан сыйпамаулары мөмкин. Шушы хакта сүз кузгаткач, ул:
Гел үзеңне кайгыртып кына да яшәп булмый,— диде.— Халкымны тигезләр арасында тиң итеп күрәсем килә. Гагаузлар моңа тумыштан лаек. Гаиләләребез тотрыклылыгына гына игътибар итегез — йөз никахтан берсе таралу да гадәттән тыш вакыйга бездә. Илле алтмыш меңгә төшереп йортлар салабыз, уртача мәйданы унбиш сотыйлы бакчаларда ни генә үстермибез, һәр шәхси хуҗалыкта әллә ничә баш сарык, дуңгыз — без берәүгә дә салынмыйбыз. Колхоз эшендә дә сынатмыйбыз, ә менә рухи тормышыбыз аксый. Милли мәктәп челтәребезне төзү милли уянуыбызны тотрыклы итәр иде. Кардәш республикалар ярдәменә өметебез зур — Молдова безне торган саен үгисетә бара. 1988 елда аның югары уку йортларына 182 гагауз керсә, 1989 да бу сан 132 гә генә калды. Шуңа күрә Комратта Гагауз университеты ачу бурычын куйдык — халык дүрт йөз меңгә якын акча җыйды инде Милләтнең көче күп санлы булуда гына түгел, уртак максатка бердәм рәвештә омтыла алуда да. Алай бик аз санлы да түгел инде без — ике йөз мең! Бездән кимрәк санлы халыклар да бәйсез дәүләт булып гомер итә.
Беләсе иде: Татарстанның һәр авыл советы рәисе үз халкы турында шушылай уйлыймы икән? Уйласа, гамәлләре Бишалма җитәкчесе Петр Завричконыкына тиңләшерлекме? Моңа татарның да яшәү яшәмәү мәсьәләсе бәйләнгән ич!
Чир генәме?
Моңа кадәр дөньяда түгел, СССРда да аз билгеле булган гагауз халкының 1988 елда үзе теләгәнчә яшәр өчен көрәшә башлавы, тиздән матбугатта һәм эфирда татарга караганда бермә-бер ешрак телгә алынуы күпләр өчен көтел мәгән хәл булды. Берәүләр моны милли аңның табигый үсеш нәтиҗәсе дип санаса, башкалар - чир, нәфесен күпкә сузган бер төркем кешенең җавапсыз рәвештә гауга кузгатуы итеп танытырга тырышты. «Гагауз халкы* хәрәкәте җитәкчеләре турында төрле имеш мимешләр таратты. Мәсьәләгә ачыклык кертер өчен, мин 1991 елның гыйнварында Комратка килеп. Гагауз Республика сы Югары Советы рәисе Степан Топал белән дә очраштым.
Ул кичке сигезләрдә генә күрше район үзәге Җимешледә уздырылган утырыштан кайтып керде. Анда СССР президентының Молдова ССРдагы хәлне җайга салу хакындагы указы тикшерелгәнлеген мин инде ишеткән идем.
Уртача буйлы, озынча йөзле, киң маңгайлы кырык яшьләрдәге ир. Куе кара чәчле, кара кашлы, җыйнак кара мыеклы. Күзләре буенча азияле дип әйтеп булмый, әмма мондый янар карашлы кешенең шәрекъне хәтерләтми калуы да мөмкин түгел. Хәрәкәтләре төгәл, мөгамәләсе тыныч, затлы. • Шарлатан*, «авантюрист* дип ярлык тагучыларга шаккатам масаю, даһи булып кылануның, мескенләнүнең, акылсыз фикер йөртүнең эзе дә юк. Киресенчә, фәһемле, тыйнак. Беркадәр шаянлык очкыны чәчрәтә тагын
— Кишиневтагы митингларда кайберәүләр безнең халыкны «молдаван тәнендәге тимрәү», парламенттагы экономист Кирка исә «презерватив» дип кенә атый. Беребезне мыскыллап «хан*, икенчебезне «паша» дип тә эндәшәләр. Шундый яманнарның хәлен белешү өчен килергә ничек батырчылык иттегез?— диде ул елмаеп.
— Тарих китапларында татарга ябыштырылган ярлыклар тагын да оятсызрак. - дидем мин.— Яшибез ич әле Молдаваннарның кайсылары артыграк кызып киткән икән
— Кыздылар шул. Без бит башта Молдова ССР составында Гагауз Автономияле Олкәсе төзелүен генә сорадык. Югары ( овет сессиясе исә безне «реп очырды. Милләт тә түгел икән без, ата бабаларыбыз җирендә дә яшәми без икән!
Степан Топал — инженер, Комрат ПМКсында эшләгән. «Гагауз халкы» хәрәкәтенә дә Молдова Югары Советы молдаван телен дәүләт теле дип игълан иткәч, аны үзләштерү өчен бик кыска вакыт билгеләгәч кенә кушылган. Аны забастовка комитеты рәисе итеп сайлаганнар. Корәш кызган, кемнең кем булуы — белеме, акылы, кешеләр белән аңлаша алу сәләте ачыклангач. С. Топалны Молдова ССР Югары Советына депутат итәргә дә халык үзе тавыш биргән.
Молдова ССРның Гагауз Республикасы дип игълан ителгән биш районында бөтен халыкның 47,2 проценты — гагауз, 25,1 — молдаван. 15,7 — болгар, 5,2 — урыс, 5,2 — украин, 1,5 — проценты — бүтән милләтләр. Бу төбәктә җан башына акча тоту (капитал салу) республикадагы уртача дәрәҗәдән утыз процент чамасы кимрәк. Буҗакта завод фабрикалар корылмау, югары уку йортлары ачылмау аркасында, яшьләр туган җирен ташлап китә, хәтта студентлар да укыган җирләрендә төпләнеп кала яки. юнәлтү буенча, ерак өлкә, республикаларга тарала. Бу сибелү гагауз мил ләтенең киләчәген хәвефләндерә. Милли ихтыяҗларын санга сукмау арка сында, ул бергә тупланып яшәгән җирендә дә милләт буларак юкка чыга бара. Күпләр фикеренчә, бу гагауз милли дәүләтчелеген төземәүгә бәйләнгән.
— Кара диңгез буе далаларында төрки халыклар, ким дигәндә, мең ярым ел яши инде,— диде Топал — Ата-бабаларыбыз, күпмедер заман Болгария, Румыйниядә гомер иткәннән соң, Буҗакка кире әйләнеп кайтканнар икән, алар чынлыкта ватаннарының бер тарафыннан икенчесенә генә күчеп утырган. Кайбер молдаван галимнәренең безне килмешәк итеп танытырга маташуы сәер. Тагын шунысы да гаҗәп: алар Болгариядә гагаузларның чагыштырмача бик аз өлеше генә калуын, анда аларны болгарлаштыру сәясәте уздырылуын язалар. Әмма шундук гагауз милләте — Болгариядә. Молдовада ул — этник төркем генә, дип тә белдерәләр. Гагауз дигән милләт, гомумән, юк, болгарларның төрекләшкән өлеше генә ул, дип игълан итүчеләр дә очрый. Моны исбатлар өчен үзләре үк хөкем итеп узган болгар шовинистларына таяну һич тә икейөзлелек саналмый. Молдаван галимнәренең кайберсе фәнне да «презерватив* саный, күрәсең.
Милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын тормышка ашырмас өчен. Союзның яки республиканың хөррият кысылган дәвердә кабул ителгән конституциясенә ябышып яту да намуслы эш түгел. Шул ук вакытта андый бәндәләргә, үзләренә кирәксә, төп законны бозу берни түгел. Мисалга, Гагауз Рес публикасы Вакытлы комитеты бер утырышын КПССның Комрат райкомында башлый, аннары ПМК залына, ахыр чиктә күрше районының урман аланына күчәргә мәҗбүр була, чөнки, Молдова ССР конституциясенә таянып, Кишинев «сепаратистларны» кулга алырга чаралар күрә. Вакытлы комитет әгъзасы булган Молдова Югары Советының дүрт депутаты (Топал. Кәндегилән, Таушанҗы, Калчо) шушы утырыштан соң башта кача-поса Одессага, аннан Киев аша Мәскәүгә барырга һәм үз халкының ирекле яшәргә хокукы барлыгын исбатлап йөрергә мәҗбүр була. «Гагауз халкы» эшлеклеләрен — Комрат район советы депутатлары Добров белән Стоматовны Тараклы районында кулга алалар һәм төрмәгә ябып куялар. Добров шунда ике ай ялгызлар камерасында «кунак» була, кыйнаулары очен аңардан берәү дә гафу үтенми, депутатның ачлык игълан итүенә дә төкереп кенә карыйлар. Әле кайчан гына «Хөррият!» «Үзбилгеләнү хокукы!» дип Кишинев урамнарын гөрләткән кайберәүләр: «Гагауз Республикасына җир кирәкме’ Бары кабердә генә аларга җир!» дип кычкыра башлыйлар.
Милли эгоизм теләсә кайсы халыкның аңын томаларга мөмкин. Гагауз эшлеклеләренең Тирасполь «имперфронты* белән берләшүе кызганыч, әмма котылгысыз чара. Башка берәүдән дә реаль ярдәм ала алмый ул Милли эгоизм белән «имперфронт* арасында калган гагаузларның киләчәге җиңелдән түгел.
— Президент указы чыкса да, без Суверен Республикабызны төзүдән баш тартмыйбыз,— диде С. Топал.— Әлбәттә, без аны күрше халыклар, республикалар белән тыныч рухта аңлашып барлыкка китерергә тиеш. Экономик эшчәнлегебезне бәйсез алып барыр өчен безгә үз дәүләт банкыбыз кирәк. Аннары белгечләр, белгечләр... Комратта Гагауз университеты ачуга зур өметләр баглыйбыз. Төрки республикалар, шул исәптән, Татарстан югары уку йортлары да безнең яшьләргә ишекләрен киңрәк ачсын иде. Бары укымышлы халык кына үзен кимсеттерми, тормыш дәрәҗәсен югары күтәрүгә ирешә. Без шуның өчен көрәшәбез.
— Авыр бурыч.
— «Ә кемгә җиңел? Чагыштырмача күбрәк санлы татар халкына җиңелме? Күзәтеп торабыз, суверенитетыгызны гамәлгә ашыру катлаулы бара. Максатыгызга ирешүне телибез. Безнең белән кызыксынуыгызга исә аеруча рәхмәт!
Гагауз Республикасы Югары Советы рәисе, вакланам дип курыкмады, ф Татарстан вәкилен автовокзалга үзе илтеп, озатып җибәрде.
Буын ныгыту й
Яткан таш мүкләнә, хәрәкәттә — бәрәкәт, ди татар. Шулай дисәк тә, u без соңгы дәвердә югарыдан килгән әмер буенча гына кыймылдарга күнегеп « киттек. Күнектерделәр! Үзенчә уйларга, үзенчә эшләргә тырышкан кеше, = халык мең киртәгә очрады. Еш кына аның ахыры хәтта фаҗига белән 8 тәмамланды. Илнең сәяси җитәкчелеге алышынганнан соң, безнең ихтыярны, “ ирекне бәйләп торган богаулар берәм берәм ватыла башлады. Бу гагаузларга * да иркенрәк сулыш алырга, хәтта бездән дә елдамрак алга үрләргә мөмкинлек * биргән икән. к
1991 елгы сәфәремдә Кишиневта игътибарымны тарткан беренче нәрсә — э киоскыдагы «Ана сүзе» гәзите булды. Кече форматтагы сигез битле атналык * басма. Тиражы — тугыз мең. Күршебездәге мариларның — автономияле рес- * публикасы, милли мәктәбе, югары үскән профессиональ мәдәнияте булган, е ниһаять, гагаузлардан өч тапкыр күбрәк санлы халыкның төп гәзите уналты > мең таралуын исәпкә алсаң, «Ана сүзе» өчен сөенерлек. Телефоннан шалты- 2 ратуга, аның баш редакторы Тодур Занет мине каршы алырга вокзалга килеп тә җитте.
Хат аша гына таныш Тодур — дәрманы ташып торган таза гәүдәле, тулы йөзле, киң маңгайлы, кап кара куе бөдрә чәчле ир-егет икән. Йөзенең шомалыгы, киеменең модалы булуы (куртка, чалбары - кыймәтле зәңгәр варенка!) белән коеп куйган шәһәр малае. Әмма ул — Бабуглы директор булып эшләгән Кунказ авылыннан, игенче улы. Кунказ Европада иң зур авыл санала. Урамнары асфальтлы, гөл-чәчәкләргә, җимеш агачларына күмелеп утыра. Ләкин Тодур анда калмаган. Политехника институтын тәмамлагач, Кишиневта инженер-конструктор булып эшли башлаган, анда комсомол секретаре итеп сайланган. Республика телевидениесендә гагаузча тапшыруларга, 1988 елда исә «Ана сүзе» гәзитенә нигез салган. Балаларга, яшьләргә атап шигырьләр язган, инде ике җыентыгын да бастырган.
— «Ана сүзе» бик кызыклы чыга, дидем мин - Былтыр аңа Татар станда сигез кеше язылган идек, ләкин бер генә санын да ала алмадык.
— Молдовада дөнья кайнавын беләсез. Әллә шул сәбәптән инде. «Союз печать» «Ана сүзе»н читкә юньләп җибәрмәде. Әзүрбайҗанда һәм Украинада гәзитебезгә илле меңләп гаилә язылган иде, без былтыр 76 мең нөсхәдә чыктык бит. Халыкның гайрәте төрлечә чигерелде, быел менә матбугат каталогыбызны бүтән республикаларга илтеп җиткермәдек тә. Нәтиҗәдә, 1991 елда «Ана сүзе» читкә 400 данә генә китәчәк.
Кечкенә генә бүлмәдә өч өстәл, шкафлар, машина, кәгазь өемнәре Тодурдан тыш, монда әдәби хезмәткәр һәм машинистка да утыра. Кысан. Әмма баш редактор төшенкелеккә бирелми.
— Быелга чаклы без «Советская Молдова»ның кушымтасы рәвешендә ике атнага бер мәртәбә дүрт бит күләмендә чыктык. Хәзер Молдова хөкүмәте гәзитенә әйләндек, редакциябездә эшләүчеләр саны өчтән унсигезгә җитәчәк. Әзерлекле журналистлар юк, шулай да хезмәткәрләрне туплармын, дип ышанам. Быел кварталга бер балалар журналы «Кырлагач»ны («Карлыгач») да чыгара башлаячакбыз. Билгеле, сезнең «Салават күпере», «Ялкын.га тиңләшеп булмас, үрнәк алып эшләргә тырышырбыз.
Буш җирдә барлыкка килсә дә. «Ана сүзе.нең укучылары да. хәбәрчеләре дә ишле хәзер. Гагаузларны уятуга, яңарыш өчен көрәшкә туплауда «Ана сүзе.нең зур роль уйнавын кем генә кире кагар икән?
Хәзер Молдова радио-телевидениесендә гагауз, болгар, украин, яһүд телләрендә тапшырулар алып барыр өчен махсус милли редакцияләр оештырылган. Гагаузларга ай саен туксанышар минут бүлеп бирелгән, өлгерсәләр, вакытны озынайтырга да мөмкинлек бар икән
Гагаузлар тормышындагы икенче яңалык Молдова мәгариф министр лыгында министр урынбасары Николай Бабуглы кабинетында Дионис Та насуглының алтынчы класслар өчен төзегән «Гагауз теле һәм әдәбияты* дәреслеге кулъязмасын тикшерү булды. Әле кайчан гына аяк басмас борын мәктәпләрдән куылган гагауз теленә, күрегез, нинди игътибар — дәреслекне тикшерүгә унбишләп укымышлы җыйналган иде. Алар арасында Педагогия фәнни тикшеренү институты һәм Фәннәр Академиясенең Тарих институтын нан дүрт галим, мәгариф министрлыгы һәм район мәгариф бүлекләреннән биш инспектор һәм методист, музей директоры, педучилище һәм мәктәпләрдән укытучылар катнашты. Барысы да — югары белемле гагауз филологлары һәм тарихчылары. Яңа дәреслек кулъязмасын тагын да яхшырту юнәле шендә фикер алышу мәсьәләнең асылын аңлап һәм таләпчән рухта барды Әле кайчан гына мондый мәҗлескә «милләтчелек» ярлыгы тагылу ихтималын онытмасак, алга китеш күз алдында.
— Мин хәзер әдәби иҗаттан бөтенләй аерылдым, милли мәктәпләр эшен юлга салу бу кадәр катлаулы булыр, болай күп көчне суырыр, дип һич тә уйламаган идем,— диде Бабуглы.
— Хәзер Молдованың 44 мәктәбендә 277 класста 24335 бала атнасына өч сәгать гагауз теле, әдәбиятын өйрәнә. Беренче классларда ана теленә алты сәгать биргән мәктәпләр дә бар. Башлангыч белемне, гомумән, туган телебездә укыту мәсьәләсе кузгатыла. Кагул педучилищесендә, Кишинев университетын да һәм пединститутында башлангыч класслар һәм гагауз теле-әдәбияты укыту чылары әзерләү өчен махсус төркемнәр алдык. Программа, методик ярдәмлек, күргәзмә әсбаплар, дәреслекләр язабыз, бастырабыз. Дөресен әйтим. Молдова җитәкчелеге безнең культура автономиясенә, хәтта Төркия белән багланыш ларыбызны ныгытуга да уңай карый, булыша, безнең Молдовадан аеры лып чыгу эшенә генә риза түгел... Митинглар җыю, милли дәүләтчелеге- безне тергезергә омтылу яхшы. Әмма туган телне мәктәпләр аша гына кайтарырга мөмкин. Моның өчен исә дәреслекләр, һәм укытучылар кирәк.
— Гагауз университеты ачылу милли мәктәпнең киләчәген бермә-бер яхшыртыр. Аны оештыруга минем күптәнге танышым, Гагауз Республикасы Югары Советы президиумы әгъзасы Мария Маруневич җитәкчелек итә икән.
— Монысы — җитди эш,— диде Бабуглы.— Сәнгать институтында Д. Танасуглы тырышлыгы белән инде өч гагауз төркеме укый — актерлар, режиссерлар әзерләнә. Ләкин хәзер бу җитми инде безгә.
Дионис Танасуглын мин яңа иҗат уңышлары белән котладым. Дәрес лекләр генә түгел, «Озын кәрван* романын да бастырырга өлгергән иде ул. Туган әдәбиятында янә бер жанрга тормыш биргән, халкы тарихын сәнгать чаралары белән җанландырып, укучылары кулына тапшырган.
— Молдова филармониясендә гагауз «Дүз ава» дәүләт җыр-бию ансамбле корылуын беләсезме?— диде ул миңа.— Оркестры, хоры, җырчылары, биючеләре бар — кырыклап кешене берләштерә. Мин шуның өчен махсус программа әзерләп, сәхнәгә куйдым. Былтыр Төркиягә барып, төрки халыклар фольклор фестивалендә катнаштык. Чыгышыбызны ошаттылар. Чакырсагыз. Татарстанда да концерт бирергә әзер без.
Буҗакта экспедициядә йөргән көннәрдән соң әле нибары алты җиде ел гына вакыт узган, әмма гагаузлар тормышында күпме үзгәреш! Мәктәп ләрдә туган тел-әдәбият тиешле урынын алып бара, радио-телевидениенец гагаузча тапшырулары, «Ана сүзе» гәзите һәм «Кырлагач» журналы, Молдова Язучылар берлегенең гагауз секциясе, «Дүз ава* дәүләт җыр-бию ансамбле кардәш халык тормышына азак заманнар зарыгып көткән рухи азык, яктылык һәм күңеллелек тарата башлаган. Нәүбәттә — Гагауз университеты, суверен Гагауз Республикасы.
Берәү дә шикләнмәсен — боларның һәммәсе оешу, берләшү һәм милли идеаллар, сәламәт кеше өчен дәвамлы каты көрәш нәтиҗәсе. Әгәр алар шулай уңышлы дәвам итсә, билләһи, «җиде миллион» дип кабатларга яраткан, әмма күпчелеге ходайдан һәм яхшы патшадан шәфкать көтәргә ияләшкән татарны узып китәргә мөмкин. Чөнки ахыр чиктә эшне сан түгел, сыйфат хәл итә. Гагаузларның исә ачылмаган сәләтләре, кузгалмаган көчләре күп булуына, ул сәләт һәм көчнең киләчәктә үз милләтен үстерүгә дә, башка халыклар белән дуслыгын ныгытуга да тиешенчә этәргеч бирәсенә ышанам Теләкләреңә иреш, гагаузлар иле!
Ка ти Кишинев. 19Ы1991