Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯСАЛМА ЧӘЧӘКЛӘР


Баш врач бүлмәсенә. «Мөмкинме9»—дип, бер кыз килеп керде. Артык кыю иде, ишекне дә шакып тормады, тартынып-нитеп тә маташмады — килеп тә керде, түргә дә үтте.
— Мин шәхси эш белән кердем,— диде тәкәл-лефсез генә.
«Тагын берәр шикаятьтер инде, баш врач янына рәхмәт белән керәләрмени?»—дип уйлады Чыңгыз.
Кыз үзен әллә ничек сәер тота иде Каядыр ашыккан, эшен тиз генә бетереп чыгарга кергән кеше шикелле, бер җирдә генә тора алмый, утлы
— Рәхим итегез, утырыгыз,— диде Чыңгыз, сүзнең озакка сузылачагын сизеп, үзе кәгазьләрен читкә үк этәреп куйды да, гәүдәсен артка ташлап, дикъкать белән кызга төбәлде. Кыз да керфек астыннан аңа бер кыска, сак караш ташлап алды. Шул мизгелдә Чыңгызның йөзенә ягымлы нур сирпелгәндәй булды, күз аллары балкып китте Бары тик хатын-кыз алдында гына кабына торган, инде онытылган, әмма таныш, якын, кадерле һәм изге бу ялкын аның хәтерендә ләззәтле, якты дулкыннар кузгатты Кыз искитәрлек дәрәҗәдә Аңа — Диларәгә охшаган иде...
Әй күзләр, күзләр! Кеше матурлыгының күркәм бер юлдашыдыр сез Сез — җан көзгесе Сез чәчәкләр кебек төрле һәм, чәчәкләр кебек үк, гүзәллекнең иң югары билгесе
Чыңгыз, кызга артык төбәлеп карамас өчен, башын иеп, чәчләрен бармаклары белән җентекләп аралый-аралый, уйга калды Әллә кызга артык тирән карады микән ул? Юк, иркәләп, үз итеп кенә карады ич Шундый охшашлык аны сискәндереп кенә алды лабаса Кыз. беравык икеләнеп торганнан соң, Чыңгыз күрсәткән урынга, озын өстәлнең сул ягындагы кәнәфигә килеп утырды.
— Йә, тыңлыйм?—диде Чыңгыз, ниһаять.
— Белмим Кая булса да!..
Кызның утыруында, гәүдә тотышында, җиңелчә генә калтыран-
Заһир САДЫЙКОВ (1951) - «Ялгышсыз язмыш» повесте һам кондәлек матбугатта чыккан сатирик хикәяләр авторы Казанда яши
табага баскан шикелле таптана, як-ягына боргалана.
— Мин моннан китәм,— дип башлады сүзен кыз
— Кая китәсез?
ган бармакларында, юка, ләкин горур җилкәләрендә, чем-кара чәч дулкыннарында күзне генә түгел, йөрәкне дә җәлеп итәрлек аерым бер нәзакәтлелек, күркәмлек бар иде. Каушау аркасында тагын да бераз агарып киткән йөзе, тигез кашлары, шәрыкча бераз кара күзләре. кечкенә генә туры борыны, иреннәре нәкъ Диларәнеке кебек. ф
Туктале' Кинәт исенә төште Чыңгызның бу кызны — Диларәгә охшаган кызны элек кайдадыр күргәне бар түгелме соң аның’! j Тик кайда? Кайчан? 2
Әйе. узган җәйдә, комбинат ашханәсенә кереп барганда баскычта ? очраткан иде ул аны Кыз, ашханәдән чыгып, баскычтан төшеп < килә иде, Чыңгыз, гадәтенчә, уйланып барган җиреннән кинәт башын ч күтәреп, шушы сылу кызны күреп, сыны катып калган иде Күктән - иңгән, һич көтелмәгән бу очрашу, бу сәер охшашлык аны шундый • тәэсирләндерде ки. ул хәтта исен-акылын җуеп торды, кызның кая « китүен карап калды Ләкин кыз халык арасына кереп югалган иде 3 инде -
Кызның моңарчы бу комбинатта күренгәне юк иде Киләчәктә - ничек тә эзләп табарга, кем икәнен белергә, һич югында читтән < генә булса да тагын бер мәртәбә карап калырга, дип үз-үзенә искәр- 7 теп куйган иде Чыңгыз ул чакта. Искәртте дә. онытты да Эшкә = муеннан гына түгел, башы-аягы белән чумган, яңа шифаханә төзү < эше белән ду килеп йөргән Чыңгызның вакыты шактый тыгыз иде “ шул. Гомумән, ул кешеләр белән башкалар кебек тиз генә, җиңел генә таныша алмый, ә хатын-кыз белән танышу өчен аңа шактый гомер, аның күңел нечкәлеген, уй-тойгылары тирәнлеген ачып салырлык гадәттән тыш шартлар кирәк кебек иде Шушы холкы аркасында Чыңгызның дус-ишләре. таныш-белешләре дә күп түгел һәм. шуңадыр ахрысы, ул аларның кадерен бик белә иде Юкка-барга сарыф ителмәгән йөрәк җылысын ул алар өчен саклый, дуслыкка, урнашкан мөнәсәбәтләргә бик сак һәм җаваплы карый иде Аның шундый бераз йомыклыгын кайберәүләр тәкәбберлек дип кабул итәләр иде булса кирәк
Икенче тапкыр бу кызны моннан бер ай чамасы элек, поликлиникада күргән иде Чыңгыз Кыз беренче каттагы олы көзге каршында ыспайланып тора иде Ә Чыңгыз исә. эшен бетереп, кире үз бүлмәсенә менгәндә игътибар итте: ул әле һаман көзге каршында' Чибәрләр көзге ярата шул Көзге яратмаган кеше чибәр дә. пөхтә дә була алмый— анысы да бар Врач бүлмәсе янында утырмагач, кызның ни сәбәпле поликлиникага килүен, кайсы врачка керергә теләвен сорау кыен да. уңайсыз да иде.
Әллә артык игътибар белән карады микән ул чакта Чыңгыз бу кызга? Бәлки, кыз шуны сизгәндер’ Аңа — буйдак, җитәкче кешегә — хатын-кыз белән салкын гына сөйләшү гадәте алыштыргысыз бер нәрсә кебек иде. Ә күзлеге исә аның күзләрендә чагылган кичерешләрне яшерә, гүя күңеленнән очып чыккан очкыннарны кал- лап-яшереп тора. Шунлыктан, күзлек кигәндә ул үзен калкан тоткан кеше сыманрак хис итә Һәм күзлек аңа башкаларны күзәтеп, үзен сер итеп сакларга ярдәм итә кебек иде Менә шул. врачларга гына хас аерым бер сизгер күзәтүчәнлек, һәр төсмерне нинди дә булса фал итеп кабул итү. очраклы хәлләр арасында да ниндидер бәйләнеш эзләү, ал арны юрау һәм аннары аларның дөреслеген тикшерү гадәте Чыңгызның күңелен нечкәртә, уйларын тирәнәйтә, тойгыларын баета. фантазиясен күпертә, тормыш тәҗрибәсен яшенә караганда күпкә арттыра иде Шуңадыр ахрысы, ул гаҗәеп бер сизгерлек белән башкаларның күзенә дә чалынмаган әллә нинди нечкәлекләрне күрә сизә, белә кебек иде
Чыңгыз Исламович кызның үз-үзен тотышыннан, сүзләренең әзсезлегеннән аның нигә кергәнлеген тойды Тик. нишләптер, әллә
кызны Диларәгә охшатканга, каршысында озаграк утыртасы килеп, әллә аңа шушы гаҗәеп охшашлык өчен бер илаһи изгелек эшләргә теләп, сүзне кинәттән өзмәскә булды.
— Мин монда калалмыйм —дип өзгәләнеп дәвам итте кыз, баш врачның бүтән сораулар бирмәячәген тәгаен аңлагач Билгеле, ул Чыңгыз Исламовичның сүзсез калуын аңа теләктәшлек йөзеннән тынычлану мөмкинлеге бирү дип кабул итте.
— Авырга уздыгызмы?
— Әйе.
— Ә нишләп соң миңа кердегез, алай булгач, безнең гинеколог бар ич? Хатын-кыз үзе...
— Кералмыйм мин аның янына...
•— Миңа керергә берәр кеше киңәш иттеме?
— Юк. үзем кердем
— Ни өчен турыдан-туры миңа кердегез?
— Хатын-кызга аңлату кыенрак..
— Соң, мин бит гинеколог түгел
— Мин сезнең баш врач икәнегезне белмәдем, мондый врач кына дип уйлаган идем. Ир врач итеп сезнең янга кердем
— Ярый Мин ничек ярдәм итә алам соң сезгә?
— Белмим...
— ТЬшертмәкче буласызмы?
— Әйе.
Чыңгыз тагын уйга калды Бүлмәдә киеренке тынлык урнашты Кыз түземсезлек белән аның карарын көтә иде Чыңгыз исә уйларының очына һич кенә дә чыгып җитә алмады. Ул икеләнә иде һәм сораулар биргәндә, кызга киңәшләр биргәндә, аларны үзе өчен дә әйтә, сөйләгән сүзләренә үзенең дә ышанасы килә иде.
— ТЬшерттегез, ди. Аннары киләчәктә балагыз булмаса? Гомер буена кысыр калсагыз, баласыз интексәгез? Уйладыгызмы шул хакта?
— Уйладым,—диде кыз кырт кисеп — Мин сезне дә, үземне дә беркайчан гаепләмәячәкмен
— Бүген, әлбәттә, сез шулай дисез Ә иртәгә? Кайгы тиз онытыла бит ул Аннары кеше үз ялгышларында беркайчан да үзен гаепләргә яратмый Намус хөкеменнән дә авыррак нәрсә юк дөньяда. Үлмичә котылып булмый аңардан Ә сез, әнә. читкә китеп котыл- макчы буласыз.
— Мин инде аны таба алмыйм Гарип бала табасым килми...
— Дарулар кулландыгызмы әллә?
— Әйе
— Нинди дарулар?
— Исемнәрен белмим, ул эчерде .
— һмм Ничек инде нинди дару эчкәнегезне дә хәтерләмисез?
— Ул бит миңа ал арның исемнәрен әйтмәде Аракы да эчерде.
— Ни дип эчерде инде ул аларны’
— Менә шушы даруларны эчсәң, аракы эчсәң, үзеннән-үзе төшә, диде.
— Сез шуңа ышандыгызмы?
— Ышандым
— Ул кем, врачмы?
— Юк, ветеринар.
— Кайда эшли?
— Укый гына әле...
Чыңгыз ветеринария институтында танышлары барлыгын, шулар аркылы теге азгын егетне җавапка тарту мөмкинлеген уйлап куйды
— Яратасызмы соң сез аны?
— Юк Мин аны хәзер кеше дип тә әйтә алмыйм Кеше түгел ул. хайван.
— Ләкин сез бит шул «хайван»ны әле күптән түгел генә яраткансыз. Хәзер ул сезгә, әлбәттә, начар кеше булып тоела Кайгы болыты үтеп киткәч, кояш тагын чыгачак Хикмәт менә нәрсәдә бит ф
— Юк, хәзер инде мин аны аңладым
— Ә ул сезне яратамы соң9
— Элек, яратам, ди иде... Башта мин аны үзем яратмадым. 2 санламадым Шундый үҗәт нәрсә, һаман минем арттан тагылып йөрде. 2 ялгызымны гына беркая аяк бастырмады, гел эзәрлекләде <
— Аның әти-әнисе сезне беләме’
— Беләләр
— Соң, шулай булгач, барырга да әтисе белән әнисенә сөйләп ф бирергә: «Мин сезнеңулыгыздан бала табам»,— дияргә =
— Аның әнисе мине яратмый £
— Каян беләсез? =
— Шулай инде, яратмый Нишләтсәң дә, алар барыбер малай- j! ларын яклаячаклар. <
— Ул бит сезне ярата. Ирләр алар, яратсалар да. мондый хәлдә ” үзләрен кырыс тоталар, юри начар кеше булып кыланалар Ул да = кылана гына Әгәр сез аңа бала күтәреп кайтып керсәгез, кая китсен < ди ул? Бер кая да китә алмый Димәк, сезгә тәвәккәлләргә, баланы " табарга кирәк
— Кешедән оят бит Кеше ни уйлар’
— Бу уйлар сезгә элегрәк килергә тиеш иде Ә хәзер инде сезне бүтән кайгы борчырга тиеш
— Кем миңа квартира бирә? Мин аны тулай торакта үстерергә тиешмени?
— Бүлмәгездә ничә кыз торасыз?
— Өчәү.
— Менә шул иптәшләрегез ярдәм итәр
— Иптәшмени алар миңа
— Бу хакта алар беләләрме’
— Юк, минем аларга белгертәсем килми
— Мин сезгә шуны гына киңәш итә алам егет белән тагын бер тапкыр ныклап сөйләшергә кирәк Бер ирнең дә үз тормышын алименттан башлыйсы килми Әти-әнисе дә килешерләр Күрше-күлән, туган-тумача алдында хурга каласылары килмәс ич инде Кулларына онык китереп тоттырсаң, эри дә китә ул әби белән бабай йөрәге Телисез икән, егетегез белән үзем сөйләшеп карыйм
— Кирәкми, ул монда килмәячәк . Баштарак ул үзе. тап, диде, ул чакта мин риза түгел идем. Хәзер аның ишетәсе дә килми Шуның өчен дарулар да эчерде
Кыз сөйләгәннәрнең очы-очка ялганмый кебек иде Бәлки, кыз әле дарулар да эчмәгәндер, бәлки юри өметсезрәк итеп күрсәтмәкче- дер Бу шикләнүләр нигезсез түгел иде Моннан ярты сәгать чамасы гына элек, поликлиникадан чыгып барганда, Чыңгыз ишек төбендә кыз белән күзгә-күз очрашкан иде Кыз артыннан озын буйлы, аксыл- көрән төстәге куртка белән тезләре уңган джинсы чалбар кигән, ялан башлы, маңгай түбәсе шәрәләнә башлаган юка. сары чәчле бер егет килеп керде Чыңгыз аларга юл биргән иде Егетнең кыз артыннан ук килеп керүе очраклы хәлме, әллә Нигәдер Чыңгызга кызны поликлиникага шул егет алып килгән, алар сөйләшә-сөйләшә кереп, баш врачны күргәч кенә шып туктап калганнар шикелле тоелган иде
— Шулай да. сез егет белән тагын бер мәртәбә ныклап сөйләшеп карагыз әле Ул үзен утта янмый, суда батмый торган, боз кебек шома кеше итеп күрсәтергә маташа Ә сез аның әйткән бер сүзенә ышанасыз Егет кармакта, аның котылу чарасы юк. язмышы хәзер
сезнең кулда. Бердәнбер юлы — теләсә ничек сезне төшертергә мәҗбүр итү Менә шул меңнән бер котылу мөмкинлеген, аңлыйсызмы, бердәнбер мөмкинлекне сез аңа үз кулларыгыз белән китереп тот- тырмакчы буласыз Әгәр телисез икән, хәлне рәсмиләштерергә була уку йорты директорына, комсомол комитетына врачлар исеменнән хат яза алабыз Билгеле, азгынлыгы өчен түгел, күрәләтә агулаганы өчен, махсус рәвештә дарулар эчерткәне өчен Моңа статья да кулланып була Егетне хөкемгә тартырга мөмкин ич Барысын да аңлатып, мин әйткәннәрне искәртеп сөйләп күрсәтегез үзенә.. Бөтен эш сезнең катылыктан гына тора Әлегә сезнең икегезнең арасында «кем-кем- не» дигән көрәш бара Кайсыгыз йомшаклык күрсәтә, кайсыгыз чигенә— шул җиңелә Әлбәттә, баладан котылып була, ләкин мәхәббәттән. үз-үзеңнән котылып булмый.
— Сөйләшүен сөйләшеп карармын, билгеле, ләкин ул өйләнешү турында ишетергә дә теләмәячәк
— Их, бөтен нәрсә дә дөньяда теләк белән генә эшләнсә икән, бөтен ир дә теләп кенә өйләнсә икән ул!.. Шулай булгач, өйләнешегез— егет беренчесе дә, соңгысы да түгел. Студент егетләр арасында мәҗбүри өйләнүчеләр очрый ул. Белмәсәм, мин сезгә мондый киңәш биреп маташмас та идем Сез аның белән кайчан очрашырга тиеш’
— Шимбә көнне.
— Ярый, миңа дүшәмбедә керерсез. Тһгын бер тапкыр әйтәм: ятып калганчы, атып калырга кирәк!
— Сау булыгыз...
Кыз чыгып киткәч. Чыңгыз иркен сулап куйды. Күптән инде аңа мондый четерекле үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәре юк иде Эшли генә башлаган елларда, ярдәм сорап, егетләр килгәләделәр килүен Ул, ничектер, әллә инде яшьлек катгыйлыгы белән, кырт кисеп, аларны кире борып җибәрде. Бүген исә алай итә алмады Нигә кызны шундук кире борып чыгармады соң ул? Кешенең серен тыңлау да үз өстеңә бик зур җаваплылык алу дигән сүз бит Ярдәм итәрлек булмагач, кызны җәһәннәм утына салган кебек, сөйләтеп тә тормаска иде Шул охшашлык бәласе инде һаман Диларә эзәрлекли Чыңгызны Диларә Элек хыял булып җанга тынгы бирмәде, хәзер инде шәүләгә әйләнеп артыннан йөри Бу кыз Диларәнең шәүләсе ич Шәүләсе. Һәрхәлдә, кыз үзенең нинди адым ясаганын бик ачык белергә тиеш Үз-үзеңнән качу юк, вөҗдан газабыннан качу да юк дөньяда. Кызга менә шуны төшендерергә тырышты Чыңгыз Шуңа озаклап сөйләште, акыл сатты һәм уйланырга, барысын бизмәнләп карарга вакыт бирде.
Хатын-кыз табигатен ярыйсы гына аңлый иде бугай Чыңгыз. Кубада госпитальдә хезмәт иткән ике елын исәпләмәгәндә, институт бетергәннән алып бирегә күчкәнче, ул хатын-кызлар бүлегендә эшләде Шул елларда ук инде ул, үз күзәтүләреннән һәм тәҗрибәсеннән чыгып, бала тапмаган хатын-кызның нервлары какшавы, холкы тиз үзгәрүе, гомумән, аларның авыруга бирешүчәнлеге һәм, иртәме-соңмы. кыен дәвалана торган нинди дә булса бер авыру белән авыруы турында ныклы нәтиҗә ясап өлгергән иде. Ә үзең ясаган нәтиҗәне тиз генә онытып та, үзгәртеп тә булмый шул аны Әгәр кызга булышса. кыз шул сәбәпле гомерлеккә баладан мәхрүм булып калса, Чыңгыз аны, белә торып, киләчәктә бәхетсезлеккә дә, авыруга да дучар итә түгелме соң’ Юк-юк, ул болай гына әйтте дүшәмбедә керегез, дип Ул кызга ярдәм итмәячәк Тапсын баласын кызый' Кеше сөйли-сөйли дә туктый ул Яшьлек үтә, авырлыклар да җиңелә, ә бала картлыкта бердәнбер юаныч булып кала. Һәм хатын-кыз гомере буе кимсенеп яшәми, баласы барлыгына сөенеп, ана бәхете белән канатланып яши Ирсез тору, ялгызың бала үстерү — бу бит хәзерге заман өчен гадәти бер нәрсә. Кем генә тигезлек белән кар-
таер микән соң алар буыныннан9 Сирәк, бик сирәк булачак андый парлар Хәзер үк инде, кая карама.— шунда ялгыз Егетләр кызларга ышанмый, кызлар — егетләргә Яраталар да ялгышалар, ялгышалар да, янә ярата башлыйлар Мең яшьлек мәхәббәтнең, адәм баласының кинәт кадере китте. Сайлыйлар, сайлыйлар да, сайланып калалар Утызда, кырыкта гына табалар кайбер хатыннар беренче * балаларын Ничек таза булсын инде ул балалар Чәчәк кебек вакытта 2 табарга кирәк баланы' Кияүгә иртә чыкканнары күз дә йоммыйча = аерыла Алимент белән тәмам котын алдылар мескен ир-атның | Алар хәзер инде җиде тапкыр түгел, җитмеш тапкыр үлчәп тә бер < кисәргә куркып торалар Шуңа күрә ирләр, аерылсалар, икенче тапкыр 5 өйләнергә ашыкмыйлар; алар үзләре алдаган кызга ышанмыйлар * өйләнмәс өчен аларны төрле юллар белән бала төшертергә мәҗбүр ® итәләр Юк, юк, болай баралмый дөнья, монда нәрсәнедер үзгәртергә _ кирәк Хатын-кыз көчәйдеме, ирләр — көчсезләнә Алар батырайса. ° ирнең бәясе бетә Ай-яй, тәвәккәлләнде хәзер хатын-кыз' Аларга ба- 1 ла гына тусын, ир булса ярый, булмаса да начар түгел Чыңгызның 2 танышлары арасыннан да ике хатын-кыз, утыздан узгач, тавышсыз- < тынсыз гына бала тапты Кем дә «Атасы кем балаңның?»—дип - төпченеп йөрмәде Дөрес, аларга эш урыннарын алыштырырга туры 2 килде. Әмма тәвәккәлләделәр бит Бу — кыз чибәр Ә чибәрләр ку- - лыннан андый батырлык килми, алар үзләрен корбан итәргә яралма- - ганнар Алар, сорыкортлар кебек, бүтәннәр хисабына яшиләр Шуңа күрә алданалар Алдакчылар алар — чибәрләр Гомумән матурлык ул — алдау, күз буяу гына Алдансаң да үкенәсең, чибәрләрне яратсаң да үкенәсең Азагы бер Кыз да төшертәчәк баласын Ялганлый ул. бернинди дә дару эчмәгәндер әле. Чыңгызны гына куркытмакчы Дүшәмбе көн керер дә Бардым, очраштык, сөйләштек ул риза түгел»,— дияр Ялгыш әйтеп ташлады, ахры. Чыңгыз ярдәм итү мөмкинлеген Кырт кискән булса, тәвәккәлләми кая китсен кызый9 Йомшаклык, җебегәнлек күрсәтте ул, икеләнүен белгертте Хатын- кыз белән икеләнеп сөйләшергә ярый ди мени9 Хәзер инде кыз аның ярдәмеиә ышана, баладан котылуына ышана Менә сиңа мә — авыртмас башка тимер тарак! Нишләп кыз турыдан-туры аның янына керде соң9 Кем кертте кызны аның янына9 Теге джинсы чалбар кигән егетме9 Бәлки, Чыңгызны белгән берәр кеше керткәндер9 Кем дә булса шундый яшерен эшләр белән шөгыльләнәме әллә9 Кем аны кырын эшкә барыр дип уйлый икән9 Чыңгыз Исламович бу сорауларның очына һич чыга алмады
Ни генә әйтсәң дә, кызның турыдан-туры аңа килеп керүе гадәти хәл түгел Нәрсәдер ята моның төбендә Ләкин нәрсә9 Чарасызлыкмы9 Соңгы өметме9 Димәк, кыз аңа ышана Ышанмаса кермәс иде Әгәр кыз, чыннан да, арлы-бирле сугылып, тәмам хәлдән таеп, куллары салынып, чарасызлыктан өметләнеп, үз теләге белән кергән булса9 Бу кыз бүтән врачларга ышанмый, аңа гына ышана дигән сүз Аның бәладән коткаруына, сер саклавына, олы җанлы, мәрхәмәтле кеше булуына ышана Әгәр кыз, чибәрлегенә инанып, үзенең баш врачка ошавына ышанып «Мин—матур, сез мин ни сорасам, шуны эшләячәксез, шулаймы9»—дип кергән булса9 Юк. юк. кыз алай дип керергә тиеш түгел Беренчедән, ул әле бозылып ук бетмәгәндер, икенчедән, бәла алдында мин-минлек онытыла Чыңгыз сәгатенә карады Эш сәгате бетеп килә иде инде Тик ул. уйлары алып киткән дөньядан кайта алмыйча, дөресрәге, кайтырга теләмичә, һаман утыра бирде Әйтерсең, ул хәзер томанлыкта йөзә, менә шул томан таралып, утырып бетмичә, дөньяның кыясы — кыя кыйбласы булып күренмичә, җаны тынычланмас, ә җаны тынычланмыйча ул кайта алмый иде
Узган җәйлә әле кызның егете булмаган икән бит Димәк, узган
җәйдә ул кыз белән танышкан булса, бүгенге күңелсез хәлләр килеп чыкмас иде. Ник туктатып сөйләшмәде икән ул теге вакытта кыз белән?.. Тукта' Нигә үкенә соң әле Чыңгыз’ Киресенчә, монда шатланырга кирәк түгел микән? Үз намусын саклый алмаган, шундый җилбәзәк, ышанычсыз кызга юлыккан булыр иде Ни генә димә — бүгенгесе көндә аның җаны тыныч. Тынычмы соң’ Юк шул. Нидер көйдерә җанын. Астан гына, бер генә почмагын көйдерә. Ничек кенә көйдерә әле!..
Менә шулай, аны сагынып көткән көннәрдән бер көнне чәлпәрәмә килгән бәхетең ватыкларын тотып, үз аяклары белән килеп керсен әле яныңа сөйгән кызың! «Бөтен өметем синдә, бәхетемне ябыштырып бир».— дисен әле! Нигә аңа гына шундый тозаклы сынаулар корган икән язмыш? Бүтән бер дә шаярыр кешесе юк микәнни соң бу язмышның’. Ис китмәслек мени бөтенесе яңадан кабатлана. Бу кызда да — Диларә үтенече. Шул күзләр, шул ук үтенеч!
Ник шул хәтле башсыз микән бу кызлар’ Ике кешенең бәхете салынган касәне кулларыннан төшерәләр дә ваталар. Алдап яисә алданып бәхетле булырга мөмкин микәнни’ Соңарды, тагын бәхетенә соңарды, бусында да бәхетенә соңарды Чыңгыз Гомере буе шулай— ошаткан бер кызын югалта барды ул. Алар белән якыннан танышуны, очрашып сөйләшүне һаман иртәгегә калдыра, киләчәккә кичектерә килде. Ул кызлар аның карашыннан ук үзләренең аңа ошаганлыкларын беләләр, оялчанлыгын да күрәләр, шуңа көтәләр, көннәрдән бер көнне, ниндидер гаҗәеп мизгелдә килүен көтәләр сыман тоела иде. Бу — алдану иде Чыңгыз шуны сизмәде, күрмәде, белмәде. Күп тә үтми, ул кызлар янында башка егетләр пәйда була, ә тагын бераздан алар кияүгә дә чыгып китәләр иде.
Эшли башлагач, ул эшләгән мохитта күңел төшәрлек кызлар бөтенләй очрамады Иртә өйләнүдән уттан курыккан сыман курыккан Чыңгыз өчен бу бик тә кулай иде Кырык төрле шөгыле бар, галәмәт мавыгучан иде ул. Бу шөгыльләр аңа җан азыгы иде. Алар Чыңгызның игътибарын үзләренә җәлеп итеп, аны гел алдый килделәр Яшьлектә мөмкин кадәр күбрәк эшләп, күбрәк укып, күбрәк һөнәр- шөгыль үзләштереп калырга кирәк, картлыкта бернәрсә дә сиңа сер булмасын, дип яшәде ул. Өйләнсә, аның бөтен хыяллары зилзилә килер кебек иде Бәйсезлеген, иреген югалтудан курыкты Чыңгыз. Ул белә иде: бер өйләнсә, ул аерылышып йөри торган кешеләрдән түгел, түзеп булса да торачак. Ләкин бу очракта ул ике ут арасында яшәр иде. Шуңа күрә, һаман: «Өйләнергә әле иртәрәк»,— дип йөрде, кызлар артыннан дөнья бетереп кумады. Ә очраганнарына игътибар итмәгәндер, күрәсең.
Менә бу кыз йөрәгенә керер, Диларә урынын алыр шикелле иде. Шул охшашлыгы өчен генә дә яратыр кебек иде аны Чыңгыз. Кыяфәтен, килеш-килбәтен, күзләрен, әлбәттә Кем ул, нәрсә ул —бу турыда Чыңгыз берни дә белми иде Хәер, аның өчен хәзер моның әллә ни әһәмияте дә юк иде төсле. Күзәтә-өйрәнә, уйлана-уйлана ул шундый фикергә килгән иде инде: хатын-кызның барысының да уй-фигыле, аңы-җаны, холкы бер чама, ә Чыңгызны аңлый алырлык, аның бар таләпләренә дә җавап бирерлек, аны тезләндерерлек, ягъни идеалы булырлык хатын-кыз дөньяда юк Ул идеал аның хыялында гына туып, хыялында гына яшәгәнлеген Чыңгыз бик тә сыкранып, авырлык белән аңлаган иде. Матурлыкны күрә белгән, таный белгән кешегә дөньяда яшәү бик тә читен. Ул үз идеалын чибәрләр арасында да, урта матурлар арасында да, чибәрлектән мәхрүм кызлар арасында да очратмады Көткән кешесе табылмады Ахырда, барысына да кул селтәп, мәхәббәттән бөтенләй ваз кичте Чыңгыз Исламович Аннары төрле димләүләр китте Иренмәгән һәр кеше аны кемгә дә булса димли иде. Төп туганнарыннан алып, чыбык очына, энә очла
рына хәтле барып җитәләр иде димчеләр һәм һәрберсенең, гөнаһ шомлыгына каршы, йә ирдән кайткан, йә кияүгә чыгалмый калган кемедер табыла. Күңелләренә авыр алмасыннар өчен, ул алардан һәрвакыт, елмаеп: «Вакыт юк бит әле»,— дип котыла иде Күңеле төшеп, өметсезләнеп йөргән вакытлары да булды Егерме тугыз-утыз яшендә ул шактый тирән өзлегү кичерде Язлар инде бүтән килмәс. * ул үз оясына соңарган, аның өчен дөньяда төсләре ташып, яктырып 2 торган, -мин мәңгелек гүзәллек өчен тудым» дип торган бер генә = язгы чәчәк тә калмаган, язмыш юлында хәзер әрсез, бары тик орлык ? өчен генә яралган, төсләре уңган, кыска сабаклы көзге чәчәкләр < генә очрар кебек тоела башлаган иде
Аннан соң тагын йөрәгендә өмет шытты һәм шул өмет таҗла- 5 ры бик озак шиңми торды. Яшәү — бер нәрсә, хыял — икенче нәрсә. * дигән карарга килде Чыңгыз Өмет инде аңарда беркайчан да сүнмәс я шикелле иде Тик... сүнде шул Ә бит. уйлап карасаң, һәммәсе дә— о кичәге кебек кенә... s
Моннан ун ел чамасы элек. Кара диңгездән кайтышлый, бер * группада укыган, күптән инде ирле-хатынлы булган Алмаз белән Әкълимә сугылды аңа. Институтны бетергәч. Алмазны — хирург. Әкълимәне терапевт итеп Төмәнгә эшкә җибәргәннәр, алар шунда төпләнеп тә калганнар иде
Кызык бит ул ирләр дуслыгы Хат та язышмыйлар, хәбәрләшмиләр дә. ә очраштылар исә — яңа гына аерылышкан кебек, шундук араны җылытып та өлгерәләр Алмазлар да. хат-фәлән язмыйча җай уңаена гына сәлам юллап, ара-тирә. исләренә төшкәндә, бәйрәм уңаеннан гына котлап тордылар
Иртә өйләнгән иде Алмаз — беренче курста ук Икенче курста кызы туды Кызга Диларә дип исем куштылар
Әтиләренә Диларә дә ияргән иде Аны күреп шаккатты Чыңгыз. Елак бер кызчык урынына сокланып туймаслык сылу кыз басып тора иде Үтсә дә үтә икән гомер сигезенче классны тәмамлаган иде инде Диларә
Чыңгыз дусын Казанга кайтырга өндәде Алмаз да аны шундый теләк белән эзләп тапкан булып чыкты Озакламый ул. чыннан да. Чыңгыз Исламович ярдәме белән, ординатурага керде, диссертациягә тотынды Ординатураны тәмамлап, читтән торып аспирантурага кергәч кенә гаиләсен алып килде Алмаз Квартира алыштыруда да Чыңгыз булышты аңа Аңынчы тулай торакта яшәде Алмаз Баш-тарак һәр көн йә шалтыратты, йә килеп йөрде ул Чыңгыз янына. Авыр иде аңа яңа шартларга ияләшү Билгеле, фән буенча да. яшәү өчен дә таныш-белешләр кирәк иде Көченнән килгәннең барын да эшләде булса кирәк Чыңгыз үз дусты өчен
Гаиләсе дә күчеп килгәч, бөтенләй үзгәрде дөнья
Шул көннән башлап. Чыңгызның тормышында да бертөрле эзлеклелек. нур кебек туры. якты, ерак бер максат барлыкка килде Күптән көткән алсу офыктан Диларә калкып чыкты да. зәңгәр яулыгын болгап, томанлы болытларны таратты аны тылсымлы гүзәллек дөньясына чакырды
Бу мәхәббәт иде һәм ул мәхәббәттән курка да иде Чыңгыз һәм шул курку үстерде, көчәйтте генә бугай аның мәхәббәтен Яратамы ул аны'’ Юк. юк. ошый гына аңа Диларә Ә ошау белән ярату арасында әле тамчы белән диңгез кебек аерма бар Әйе әйе. ошый гына Кемгә кем ошамас бу дөньяда Шулай дигәч. Диларә аның
уеннан югала Ләкин күпкә түгел. Суга батырылган төнбоек шикелле. бераздан яңадан калкып чыга
Диларәне оныту хакына элек үзен туйдырып бетергән таныш-тыруларны кире какмый башлады ул. Чакырган җирләргә йөрде. Үзен бик иркен тотты, чөнки бик тиз. аны ошатсалар да. ошатмаса- лар да. яңа танышларның үзе өчен барыбер булуын аңлады
Яшерен утта янды Чыңгыз'
Бөтен бәла шунда: эш монда мәхәббәттә генә түгел иде Аның өчен Диларә — ул зарыгып көткән, сусап беткән сафлык, нәфислек, гүзәллек идеалы һәм. аның фикеренчә. хатын-кыз өчен мәҗбүри һәм мөһим бөтен күркәм сыйфатларга ия булган бердәнбер якты, даһи образ, чын алиһә иде Ничектер Диларә шундук аның идеалына да. хыялына да әверелде Ул идеалын тапты, ниһаять, идеалын тапты' Чыңгызның бу хәбәрне күкләр күкрәтеп кычкырасы килә, ләкин ул аны беркайда да, беркемгә дә әйтә алмады Менә шундый тыелган күкрәү йөртә иде ул күкрәгендә. Богауланган, яшерен мәхәббәт иде бу Мәңге иреккә чыгалмаслык. үзең белән генә сүнә торган көзге мәхәббәт, соңгы мәхәббәт иде бу. Сөйләү түгел, мәхәббәтенең аз гына кыймылдавыннан, ыңгырашуыннан да куркып яшәде Чыңгыз Бу мәхәббәттә хатын-кызга карата мөмкин булган, яшәү дәверендә югалтмыйча, җилгәреп бетермичә сакланган һәм еллар гына, тормыш тәҗрибәсе генә тудыра торган, әле бөтенләй сарыф ителмәгән. иң саф. иң җылы, иң изге хисләр тупланган иде.
Чыңгыз яшендә инде ирләр үзләреннән олы яшьтәге хатын- кызларга гашыйк булмыйлар Кырыкка җиткәндә, яшьләргә тартыла ир күңеле Дәрт тә. дәрман да ташып торган бу яшьтә ирләр үзләрен күк йөзендәге бөтен йолдызны йолкып алып, сөйгәннәренең түшенә кадый алыр сыман хис итәләр Чыңгызның да Диларә өчен. Гыимаевлар гаиләсе өчен, вак-төяк изгелекләргә генә риза булмыйча. әллә нинди могҗизалар ясыйсы килә иде. Әкълимә ханымга могҗиза кирәкми, аңа — җирдә нык басып, җәяүләп йөргән кешегә — конкрет эш бүгенге көндә кызын институтка кертү, киләчәктә аны отышлы итеп кияүгә бирү кирәк
Гыимаевлар Казанга Диларә унынчыда укыганда күчтеләр. Чыңгыз исә бу кадерле вакыйганы яшерен, эчке тантана белән каршылады
Тормышлары җайга салынгач Алмазларга Чыңгыз сирәгрәк бара башлады Гыймаевлар да аны артык кыстамыйлар иде инде хәзер. Участок терапевты булып урнашкан Әкълимә тиз арада кирәкле кешеләр белән танышып өлгерде Алмазның да яңа дуслары арткан- нан-арта барды Хирург кешегә очрый торган тегенди-мондый танышларны исәпкә дә аласы юк Дөрес. Чыңгызның аларга барасы килә, бик тә килә, ләкин ул серен белгертүдән, хисләрен сиздерүдән шүрли һәм. шуңа күрә. Гыймаевларның берәрсе шалтыратмыйча яисә үзенең берәр җитди йомышы төшмичә, сәбәпсез генә бармый, барырга кыенсына иде Аның каравы. Диларә аны һәрвакыт көтеп ала кебек иде Килгәндә гел Чыңгыз абыйсы янында бөтерелә, бөтенләй үзгәреп, канатланып китә.
Еш кына Чыңгызга ишекне Диларә ача һәм шатлыгы эченә сыймаган кебек «Әни. әти. Чыңгыз абый килде!».— дип, өйгә гаҗәп бер җанлану кертеп җибәрә иде. Чыңгызга шул минутта рәхәт тә. моңсу да булып китә «Абый» сүзе колагын сыйпап үтә дә. йөрәгенә ук сыман барып кадала
Әмма ул моны сиздермәде Менә шулай, эчтән яна-яна, кичерешләрен тыштан белгертмәскә өйрәнде ул
Теләсә кайсы яфракка, кыякка кунарга мөмкин булган саксыз, саф чык тамчысы кебек иде Диларә
Чыңгыз озаграк килми торса. Диларә аны гел Без сезне бөтен
ләй югалттык-.— дип үпкәле һәм шелтәле-иркә тавыш белән каршы ала
Бу мәхәббәт ялкыны булмады, ахрысы Ялкын булса, аз гына җылытыр иде жанны Ә ул. йөрәгенә кан саудыра-саудыра. саргайтып киптерде Чыңгызны Шушы көннәрдә аның күңеле тагын да ныграк бикләнде Ул күзгә күренеп уйчанланды Чәчендә элек бе- * ленер-беленмәс кенә, энҗе инәләр кадаган кебек кенә ялтыраган | сирәк чаларган төкләр чамасыз куерып, бөтен башын каплап алды *
— Чыңгыз абый, чын мәхәббәтне ялган мәхәббәттән аерып бу- 5 ламы’—дип сорады аннан беркөнне Диларә
— Әлбәттә, була.— диде Чыңгыз.— Ләкин моның өчен вакыт ки- 2 рәк Чын мәхәббәт озын гомерле була. Ялган мәхәббәт кыска го- < мерле. йөрәк озакка түзә алмый ул Дөресрәге, озак алдаша алмый 1
— Йорәк алдаша да беләмени’— дип гаҗәпләнде Диларә
Ә икенче тапкыр алар арасында мондый сөйләшү булды
— Сезгә нинди хатын-кызлар ошый’— дип сорады аңардан “ Диларә 2
— Акыллы хатын-кызлар. 5
— Ә ирләрнең ниндиләре ошый алайса’— диде Диларә, серле - елмаеп
— Ирләрнең дә акыллылары
— Ничек белергә соң аларның акыллымы, түгелме икәнен’ *
— Матур кешене ямьсез кешедән аерып буламы’ Була Шуның шикелле инде, акыллыны да акылсыздан аерырга мөмкин
— Бик тә җиңелдер сезгә яшәве. Чыңгыз абый Сез шундый акыллы, сез шундый күп беләсез Сез беркайчан да ялгышмаган- сыздыр һәм ялгышмассыз да. мөгаен Кайвакыт миңа шундый бер күңелсез уй килә сез берзаман өйләнерсез, сезгә усал хатын эләгер дә. сезне безгә җибәрми башлар Безгә бик. бик күңелсез булачак Мин сезне югалтудан куркам. Чыңгыз абый
Шушы сүзләр җитә калды Чыңгызга Диларәләрдән кайтканда аның шатлыгы ташып чыккан, ул бәхетле иде Әйтерсең, аның йөрәге кыңгырау һәм шул кыңгырау бөтен шәһәргә тантана авазлары тарата иде
Бервакыт Диларә аңардан Югославиядән килгән артистлар концертына билет табып бирүен сорады Уйлаштылар да. концертка дүртәүләп кызның әти-әнисе белән бергәләп бардылар Диларә Чыңгыз янында утырды Ал арны концертта Диларәнең классташ кызлары күреп калган икән Күпмедер вакыт үткәннән соң. Диларә аңа бу турыда үзе әйтте
— Чыңгыз абый, безнең кызлар сезне шундый ошатканнар Каян таптың син аны шу-ундый ир-рр диләр Озын. зифа, могтәбәр, диләр Ә сез. чыннан да. мәһабәт ир Чыңгыз абый Сезне хатын- кыз яратадыр, күпләре гашыйктыр әле. мөгаен
Артык зур әһәмият бирде Диларәнең бу сүзләренә Чыңгыз Үзе күп уйлап, аз сөйләшүчән кеше булгангамы, ул бу сүзләргә, үзеннән өстәп, әллә нинди тирән мәгънәләр салып бетерде
Диларәнең әлеге сүзләре аның уяулыгын йоклаткан булып чыкты ТЪтлы сүзләрдән айныганда Диларәдәге үзгәрешләр шактый иде инде
Ул көнне дә Диларә аны «Без сезне бөтенләй югалттык-.— дип каршылады Бусы гадәттәгечә иде Чыңгыз аңардан
Син моңсулангансың әле. Диларә Моңсулануыңның сәбәбе йөрәктә, савабы еракта кебек шулаймы’—дип сорады
— Шулай.— диде Диларә— Каян белдегез’ Әйтәм ич. сез акыллы. дип
Диларә аңа ТЬмәндә чакта бер рәссам егеткә гашыйк булуын хәзер шул егетне сагынуын сөйләп бирде Моны ишеткәч, тәне буй-
лап кайнар дулкын йөгерде Чыңгызның Диларә, әлбәттә, аның авыр, тирән кичерешләрен сизмәде. Замана баласы иде шул Диларә
Ул көнне кайтканда күкрәгендә кыңгырау какмады инде Чыңгызның. Кыңгырауның телен кемдер, нәрсәдер кысып тоткан да. ычкындырырга һич тә уйламый кебек иде
Диларәнең теге егеткә барыннан да бигрәк рәссам булганга гына күз салуы Чыңгыз өчен көн кебек ачык иде һәрхәлдә, ул үзен шулай ышандырды Бәлки, нәкъ менә шуңа күрәдер, кызга берәр матур рәсем бүләк итәргә уйлады
Тик менә кайчан бүләк итәргә соң? Аның берәр ныклы сәбәбе булырга тиеш ләбаса Тора салып рәсем күтәрен килеп кермәссең ич инде Башта ул Кубадан алып кайткан диңгез пейзажларыннан берсен бүләк итмәкче иде Ләкин тора-бара ул уеннан да кире кайтты Диларәгә атап махсус язылмаган рәсем бүләк итәргә аңа намусы кушмый иде Уйлады, уйлады да. елның унике аен да тасвирлаган, кечкенә генә унике рәсемнән торган. «Романтик төсмерләр» дигән цикл ясарга карар кылды Өйдә буяулары җитми иде Күптәнге танышы рәссам Әбрар Уразгильдиевнең остаханәсенә китте
— Гашыйк булдыңмы әллә9—дип каршылады аны рәссам Күрәсең. Чыңгызның хәл-халәте кыяфәтенә үк чыккан иде
— Бер туташка үзем ясап пейзажлар тезмәсе бүләк итәргә иде исәп.— диде Чыңгыз, серенең шулай тиз чишелүенә бераз күңеле кителеп
— О-оо! Бик мәслихәт, бик мәслихәт.
Әбрар хатын-кыз мәсьәләсендә тос-тәм белә торган ир иде Ул, бик иртә өйләнеп авызы пешеп аерылган һәм шуннан бирле өйләү- нүдән— ирекле көндә муенга элмәк салудан» тәмам ваз кичкән, хәзер инде ахыргача буйдакка әверелгән бер кеше иде Шуңадыр ахрысы, аның хатын-кызга мәхәббәтен, гомумән мөгамәләсен аңлап кына бетерерлек тә түгел иде.
Чыңгыз аның остаханәсенә еш йөрде, армый-талмый эшләде
— Ял итеп ал — ди аңа Әбрар — Ашыкма, болай да өлгерәсең Чыңгыз белә Әбрарның теле кычыта, сөйләшәсе килә Ул ялгызлыктан туйган, шуңа күрә тыңлаудан бигрәк, сөйләүгә мохтаҗ:
— Гүзәллекне аңларга безне хатын-кыз өйрәтә Яныңда сөйгәнең булмаса. табигатьнең нинди генә хозур почмагы да сиңа матур булып күренми Ә яраткан хатын-кыз каршында торганда, син чүлдә дә мең төрле гүзәллек табасың Сәнгатьнең дөньяга тууына да хатын-кыз сәбәпче Мәхәббәт абстракт нәрсә түгел, үтә конкрет нәрсә Шуңа күрә һәрбер бөек сәнгать әсәренең конкрет илһамчысы бар Шуңа күрә иҗат кешесенә хатын-кызга иптәш итеп кенә карарга ярамый, ул аңа йә фәрештә, йә алиһә итеп карарга тиеш. Хатын- кызга мәңгелек мәхәббәт — менә нәрсә иҗатта җанны хәрәкәткә китерә
Чыңгыз инде бу сүзләрне яттан диярлек белә, ләкин һәрвакыт яратып тыңлый.
— Бөтен бөек әсәрләр дә әнә шул хатын-кызга мәхәббәт аркасында туган. Ләкин иҗат өчен гади мәхәббәт кенә җитми Тирән мәхәббәт көчле мәхәббәт кенә иҗатка егәрлек, нур өсти ала. Ә иң тирән, иң көчле мәхәббәт ул — кысыр мәхәббәт Бары кысыр мәхәббәт кенә мәңгелек була ала Йөрәктәге хисләр алар — капкачын ябып кайнатканда гына ургып, пар атып кайный Без менә шул парны саклый белмибез Шуңа безнең йөрәкнең дә. ир-атның да егәре юк Хәлбуки, бөтен классик әсәрләр — кысыр мәхәббәт җимеше. Бир син 90
миңа шундый кысыр мәхәббәт — һәм мин менә дигән шедеврлар иҗат итәчәкмен' Чынлап әйтәм. бүләк ит син миңа ялкыныңны'
Әбрар, урыныннан сикереп торып. Чыңгызның рәсемнәре янына килде, күрәсең, яңа бер күзлектән карап чыкты
— Ярыйсы бит Үлгән талантны тергезгәнсең бит Әгәр минем осталыкка синең мәхәббәтне кушсаңмы9'
Ул. бармагын чиртеп, урынында бөтерелеп алды Аннары | Чыңгызның каршына килеп басты
— Беләсең килсә. Чыңгыз, монда мин гаепле түгел, хатын-кыз S үзе гаепле Гашыйк буласың, бәлки инде бусы мине саргайтыр < дисең — юк! Танышасың, очрашасың, кем икәнлегеңне әйтәсең һәм * менә шуннан китә инде Рәсемнәреңне күрсәт әле. дия башлыйлар * Остаханәгә чакырасың, йөрәкне сикертә торган бик отышлы бер- ф ике рәсем күрсәтәсең, аннары шәраб белән шоколад, аннары талгын а гына музыка, йә үзең гитарада чиртеп, карлыккан тавыш белән бә- ° хетсез язмышың турында җырлап җибәрәсең Өч җырдан соң -ТУ- = таш. син шундый чибәр, минем синең портретыңны ясыйсым килә дисең һәм туташ йөрәге, кызган табага салган май кебек, эри дә < төшә Мәхәббәт гөле тумас борын сула. Йә монда мин гаеплеме' “ Хатын-кыз дан-шөһрәткә шулкадәр мохтаҗ ки. минемчә, ул дан- з шөһрәт өчен, рәсемнәрен күргәзмәләрдә элдертер өчен әллә нинди “ корбаннарга риза. Гомумән, ярата белү, минемчә, үзе бер талант зур « талант Күрәсең, ул миндә юктыр
— Нишләп булмасын Аның яралгысы һәркемдә дә бар Ул синдә әлегә уянмаган гына Дөресрәге, ул синдә уянырга өлгерми дә кала, чөнки син бик еш һәм нык гашыйк буласың, ләкин тиз суынасың Яз саен мәхәббәт яңартасың, ә көзгә суынасың Шуңа илһамың да гыйшкың гомере сыман кыска синең
— Язмыштан узмыш юк Монда да. күрәсең, мин үзем генә гаепле түгЪлдер Мин шулай уйлыйм һәрбер ирнең йөрәгендә беренче мәхәббәт эзе ята Тәүге хисләр күңелдә нинди дә булса бер төсмер — ярату төсмере калдыра, һәм син. кемне генә яратма күпме генә яратма, һаман шул бер төсмерне эзлисең
Чыңгызның әле беркайчан да шулкадәр илһамланып, тырышып, дулкынланып рәсем ясаганы булмагандыр Аның саф мәңгелек мәхәббәте бар' Әнә ничек өзгәләнә Әбрар сөя белмәве аркасында' Димәк. Чыңгыз — бәхетле' Бәхетсез мәхәббәте белән бәхетле
Яңа ел кичендә ул. рәсемнәрен күтәреп. Диларәләргә килде Тик бу мәҗлестә Диларә юк иде -Иптәшләре белән каршылый» — диде әнисе
Рәсемнәрне бик тә ошаттылар Алмаз белән Әкълимә -Диларә, мин аларны сиңа багышлап ясадым-.— дип әйтмәкче иде бит юкса Чыңгыз
Алмаз, дусты алдында үзенең ир дәрәҗәсен күрсәтергә тырышып булса кирәк, кызын аның рөхсәтеннән башка җибәргән өчен. Әкълимәне шелтәләп алган иде, әмма хатыны
— Ул бала түгел инде хәзер, бераз иреккә чыксын, кеше күзенә күренеп йөрсен Почмакта утырып калуын телисеңмени7— дип. хуҗаның авызын бик тиз япты Алмаз шып булды Чыкылдап торган •«матриархат» иде бу гаиләдә Әкълимә участок терапевты булып урнашкач, ашарга-эчәргә дә үзе таба башлагач, ул ни әйтсә, шул дөрескә әйләнде Телисеңме, теләмисеңме — кыз баланы барыбер ана тәрбияли
Соңгы чиктә Яңа ел кичендә ярыйсы гына йомшарып наян кешенең шаян сүзе итеп. Алмазның телен тарткалап карарга да әзерләнеп килгән иде ул Иртәгә Яңа ел, яңа тормыш башлана ич Сөйләнгән сүзләр иске елда кала һич югында, котылу чарасы бар исерүгә сылтарга була
Шушы мәҗлестән соң аларның араларыиЭ- мәңгегә суыначак, йә Менә шул «йә» дип килгән иде дә инде Чыңгыз, һаман бил- гесезлектә йөзгәнче, әнә шулай бер талпынуда ике ярның берсенә чыгу бу хәлдән котылу өчен бердәнбер юл кебек иде Ләкин ул исермәде Башына да. теленә дә гел аек фикерләр генә килде Шулай итеп, сөйләшү, аңлашу тагын кичектерелде. Сөйләшү булмый калуда Диларәнең юклыгы да хәлиткеч бер сәбәп иде. Айлар, еллар үткәннән соң кайта-кайта уйлап та. бары тик шул Яңа ел кичәсендә генә аңлашырга мөмкин иде дигән нәтиҗәгә килде ул. Чыннан да. бүтән андый җай чыкмады..
Диларә, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, медицина институтына керде Болай да кызының өс-башы, «бишлекләре белән генә кызыксынган Әкълимә морадына ирешкәч. Диларәне бөтенләй иреккә чыгарды Чыңгыз килгәндә Диларә өйдә сирәк туры килә торган булып китте Бәйрәм, каникул вакытларында ул еш кына иптәшләре белән каядыр китеп бара иде. Ә Чыңгыз исә кызның үзе белән очрашканда бераз оялуын, бит очлары алсулануын, дулкынлануын тели иде Бик бик көтте ул кыз мәхәббәтенең бу тәүге төсмерләрен Ләкин Диларә аңа абыйсына караган кебек кенә карый иде. ахрысы
— Бигрәк изге кеше инде сез. Чыңгыз абый, сез ярдәм итмәсә- гез. без Казанга да күчеп кайта алмас идек, әти дә диссертация яза алмас иде.— диде Диларә бервакыт. Ул мондый җан җылыта торган сүзләрне, гүя, Чыңгызны бәйдә тоту өчен, аның йөрәген бөтенләй үк бозландырып җибәрмичә, вакыт-вакыт җылытып тору өчен генә әйтә иде. Ә ул. юләр, шуңа ышана иде. теләмәсә дә ышана иде Диларәнең татлы сүзләреннән нинди генә өметле нәтиҗәләр ясап бетерми иде Чыңгыз’.
Диларәнең тизрәк студентка булуын түземсезлек белән көткән иде Чыңгыз. Чөнки көннәр аның файдасына, аның бәхете хакына агалар кебек иде Чыннан да. бу сыйфат үзгәреше аларның яшь аермасын киметә, һәрхәлдә, күзгә артык ташландырмый торган итә иде Ләкин вакыт, киңәя барган елга шикелле, аларны — ике ярдагы ике йөрәкне — ерагайтты да ерагайтты.
Болай озак дәвам итә алмаячагын аңлагач, Чыңгызның башына бер-бер артлы артык кыю, юләр уйлар килергә тотынды. Ул. Диларәне каядыр институт юлында очратып, аңа серен ачып бирергә карар кылды. Әгәр Диларә аны кире какса, Чыңгыз Диларәдән бу турыда әтисе белән әнисенә беркайчан да сөйләмәвен үтенергә, ә үзе алар өенә аяк та басмаска тиеш иде
Әмма, гадәтенчә, бу эшне дә тагын кичектерде Чыңгыз. Ә үзе көтте, һаман көтте, һаман ялгыз килеш, буйдак килеш йөри бирде. Уйларның төрлесе килә бит аның: агы да. карасы да Вакыт-вакыт ул да •Нигә кирәк кысыр хыял, ник онытмыйм мин аны7 Ул гына мени сөйкемле сөяк7 Синең өчен җанын фида кылырлык кызлар тирәңдә чуалганда, кара кайгыга батып, бер җилбәзәккә мөкиббән китеп йөр инде».— дип уйлана иде. Дөньясына төн иңә иде аның шул минутларда. Тик озакка бармый иде күңеленең андый вакыты. Бераздан тагын таң ата һәм алсу офыкта зәңгәр яулык болгаган Диларә күренә иде Югалганда энә күзе хәтле генә яктылык-нур — өмет нуры калдырып югала иде ул.
Беренче курстан соң. Диларәнең практикасы вакытында. Алмаз белән Әкълимә бер атнага авылга кайтып киттеләр Диларә өйдә берүзе калды Язмыш үзе елмайды бит. югыйсә, шунда Чыңгызга
Хәзер булса, һичшиксез барып Диларә белән аңлашыр иде ул. Һәрхәлдә. хәзер аңа шулай тоела Кемгә файда соңарган акылдан7 Теге вакытта ул бара алмады Бу юлны аңлашу өчен тыелган ысул дип санады Чыңгыз Әтиләренең киткәнен генә көтеп йөргән кебек яшерен эш кебек килеп чыга сыман иде.
Рәсемнән туйды шулчакта Чыңгыз Бу сәнгатьнең төгәллеге аның ■_ рухи халәтенә һич тәңгәл килә алмый, аның йөрәгендә билгесезлек ң йөз төрле билгесезлек иде. Ә күңел төшенке вакытта җанга музыка £ кирәк Музыка йөрәк сызлавын баса, китек җирләреннән сыйпый- 2 сыйпый, күңелне тынычландыра Чыңгызның да йөрәге моңга сусады < Әгәр шушы шөгыльләре булмаса. мең төрле сораулардан, төссезлек- ? тән. чарасызлыктан ул авыруга сабышыр, хәтта акылдан шашар * кебек иде Ул Уфадан, әтиләреннән, малай чакта уйнаган пианиносын “ алып килде һәм шуның белән үзенә беразга менә дигән иптәш, s сердәш тапты Эштән борчылып кайтканда борчуларын тарата кү- = ңелен күтәрә, уйларын бер төрле талгынлыкка юнәлтә иде Музыка- = ның чиксезлеге. ирекле һәм мәңге яшь булуы җанын дәвалый “ иде аның... <
Диларә икенче курска күчте Шул вакыттагы тагын бер авыр сөйләшү хәтерендә калган Чыңгызның
— Минем бүгенге көндә биш поклоннигым бар.— диде аңа Диларә — Ничек уйлыйсыз, бу күпме, азмы7
— Анысын белмим, ләкин шуны әйтә алам бәхетең өчен бары берсе кирәк
— Әгәр мин аларны сезнең белән таныштырсам. Чыңгыз абый сез аларның кайсысы мине ныграк яратуын әйтә алыр идегезме7
— Кайсысы белән синең тиң булуыңны, кайсысын яратырга мөмкин икәнен, бәлки, әйтә алыр идем Әлбәттә, аның белән берәр кич сөйләшеп утырганнан соң Яратып та. сөйгәнеңне бәхетсез итәргә. һәлакәткә илтергә була ич Мәсәлән, сине үлеп яраткан егет көймә ала да. аның тишекме-юкмы икәнен дә тикшереп тормыйча, давыл кузгаласын да белмичә. Әйдә, диңгезгә' — дип чакыра һәм сине һәлакәткә дучар итә
— Минемчә сез әле беркемне дә чынлап яратмагансыз Сез әле үз мәхәббәтегезне, бәхетегезне очратмагансыз. Чыңгыз абый
— Бәлки, шулайдыр да Тик шуны исеңдә тот акыллы ирләр генә акыл мәхәббәте белән яраталар. Ә син йөрәк белән яратканын эзлисең Бу — синең яшьлек галәмәте Бу синең хатаң түгел, борчылма
— Сез үзегез кемне дә булса әнә шул акыл мәхәббәте белән яраттыгызмы7
— Бу турыда өч сүз белән генә әйтеп булмый Диларә Моңа шактый вакыт кирәк, ә син ашыгасың
— Әйе шул. свиданиега барасым бар Бер артист белән очрашам бүген
— Нинди артист соң ул7
— Әй, җәйге практика вакытында танышкан идек Чибәр болай Ул укый гына әле. театр училищесында
Диларә чыгып киткәч, алар өчәүләп чәй эчәргә утырдылар
Син кара аны. кызның тәмам башы әйләнгән -диде Алмаз хатынына —Әллә ниләр булып куймасын тагын, ходай сакласын
Йөрсен, сайласын, гомерлеккә сайлый бит.— дип кырт кисте Әкълимә
— Алай сайлануга калгач, бетте инде ул Арадан иң начарын
сайлар әле менә, күреп тор Бер кеше бел әй генә йөрергә кирәк.
— Синең дә кызларың бар иде инде миңа чаклы, минем арттан да егетләр йөрми түгел иде Шулар арасыннан син мине сайладың, мин — сине.
— Без яшь вакытта заманы башка иде шул аның Без «әйләнәм дигәч кенә үбә идек кызларны, ә хәзер
— Йөрсен, мөстәкыйльлеккә өйрәнсен
Еллар нык үзгәрткән иде Әкълимәне Беренче курстагы оялчан. кечкенә, шыпырт-тыйнак Әкълимә җир тетрәтерлек юан һәм кырыс бер хатынга әверелгән иде инде Ул бер дә икеләнеп сөйләшми, әйткән бер сүзен өзә дә тезә, өзә дә тезә иде
Чыңгыз алар сүзенә катнашмады Шушы көннән, ахры, ул мәхәббәтен тере килеш җиргә күмә башлады Аны сүзгә тартырга теләпме. Әкълимә, соңгы вакыттагы гадәтенчә, яңа димләү тәкъдимнәре ясарга тотынды Аның туганнан-туган бер апасының бик уңган. бик булган олы кызы, «булмаган бер адәмгә ялгыш кияүгә чыгып, күптән түгел ирдән кайткан икән Элек Әкълимә аңа таныш- белешләрен генә димли иде. бүген чират үз нәселенә дә җитте Әллә тормыш әрсезләтә. тупасландыра бу хатын-кызны, әллә табигатьләре шундый — көннән-көн ир күңеленә җим булган тыйнаклык, нәфислек горурлык дигән гүзәл сыйфатларын югалта баралар
Чыңгыз шимбә көннәрне теннис уйнарга йөри иде Әллә нишләп аның бу көнне иртәннән үк кәефе булмады Гадәтенчә, йөгереп тә кайтты, гадәтенчә, салкын душ та керде Әмма йөрәгеннән шом китмәде Дөрес, ул Диларә белән соңгы очрашудан соң болай да күңелсез йөри иде Ләкин күңелсезлек бер нәрсә, шом икенче нәрсә шул Чыңгыз беркая бармаска, көне буе китап укып утырырга булды Әмма ул Әбрар белән теннис уйнарга килешеп куйган иде. аңа шалтыратты Әбрарның өендә дә. остаханәсендә дә телефон җавап бирмәде Сүз куешкач. Чыңгыз уенга бармый кала алмый иде Җанын тынычландыру өчен иртәрәк чыгып, җәяү барырга, юл уңаеннан медицина китаплары кибетенә дә сугылырга булды
Кояшлы, җылы көн. шәһәрдәге язгы җанланыш аның күңелен бераз күтәрә төште Шом да басылды шикелле Менә, студент чактан ук һәр чокыры, ярык-йорыгы дигәндәй таныш Бутлеров урамы, гаҗәп зәвык белән салынган, үткән саен күзгә ямь өсти торган. Казан өчен, ул исәпләгәнчә, җиде могҗизаның берсе булган күз шифаханәсенең сокландыргыч бинасы Чыңгыз Казанга килү белән игътибар итте бу бинага Үзенең борынгы. Казан өчен ят бер стильдә эшләнүе белән беренче күрүдә үк тәэсирләндергән иде ул Чыңгызны Кемдер аңа бер бай сәүдәгәр үзенең сөяркәсенә бүләк итеп төзеткән ул йортны, дип сөйләгән иде Сүз дөрес булса, менә нинди гүзәл эз калдырган бит җирдә сәүдәгәр мәхәббәте1 һиндстандагы Мәһәл мавзолеен да Җаһан шаһ сөйгән хатыны Мәһәлгә багышлап төзеткән ич Кызык та. кызганыч та мәхәббәтең җирдә гүзәл эзен, тарихта гүзәл исемен калдырсын өчен, йә шаһ йә сәүдәгәр булырга кирәк Гади кеше даһи итеп сөя алмый микәнни7 Чыңгыз да. кодрәтеннән килсә. Диларәгә багышлап мәхәббәтен мәңгеләштерерлек берәр гүзәл һәйкәл салдырмас идемени7!.
Үткәнне уйлаганда киләчәк онытыла, киләчәкне уйлаганда үткән онытыла Юк. юк, кеше беркайчан да бер үк вакытта өч заман турында уйлый алмый Шуңа ялгыша, абына адәм баласы Кинәт ул уйларыннан арынды Туктап бер мәл һәйкәлгә карап торды да. юлын яңадан дәвам итте Шулвакыт ни күзе белән күрсен — нәкъ аңа каршы үзара шаяра-шаяра. Диларә белән бер егет килә иде Чыңгыз өнсез калды Ул тиз генә юлның икенче ягына чыкмакчы иде дә. өлгерә алмый калды. Нәкъ шул вакытта Диларә алга карады Ул. һичшиксез Чыңгызны күргән булырга тиеш иде Хәзер инде тегендә-
монда борылу качу сыманрак килеп чыгачак
Үч иткәндәй, урамның бу ягында бер генә кеше дә юк Алар өчәү генә. Гүя. бөтен кеше, аларны махсус очраштырыр өчен урамның теге ягыннан гына йөри башлаган
Чыңгыз йөрәгенең дөп-дөп типкәненә хәтле ишетте Әгәр кинәт ф җир убылса, гарьләнүдән шунда җир астына да кереп китәргә әзер иде ул. Йөрәге юкка гына шомланмаган икән иртәдән бирле
Диларә белән егет, берсен-берсе йомшак кына, иркә генә иңнә- = ре белән этешеп, шаяра-шаяра. киң урамны иңләп киләләр Ал арга 2 бүген урам гына түгел, дөнья да тар шикелле
Диларә шундый шат. шундый бәхетле, бөтен урамны яңгыратып ч көлә. Чыңгыз белән тигезләшкәч. Диларә аңа битараф кына караш - ташлап исәнләште дә кабат егеткә таба борылды Алар тагын бер * мәртәбә нидәндер кычкырып көлделәр Чыңгызның моңарчы әле = беркайчан да шундый ахмак хәлдә калганы булмагандыр мөгаен * Ул шулкадәр уңайсызланды, шулкадәр үртәлде ки. бөтен тәне, ут = капкандай, кызып-кызып янарга тотынды Шабыр гиргә батты Чың- ~ гыз. -Юләр, юләр!—дип битәрләде ул үзен.— Син акыл сатып. < үгет-нәсихәт биреп әллә нинди югары материяләр турында әкият " сөйләп йөрисең Ә Диларә Диларә гап-гади бер гашыйк Әнә ич ни- s чек очкынланып балкый аның күзләре! -
Ул китап кибетенә кереп тормады, турыдан-туры паркка юнәлде Капка төбендә Әбрар күренмәде Хәер, ул килергә иртәрәк иде әле Тынычланыр өчен. Чыңгыз берничә тапкыр паркны әйләнеп чыкты Йөрәге үз урынына һаман урнашып бетмәгәнгә күрә, ул әкрен генә йөри алмый шуңа күрә паркны бик тиз әйләнеп килә иде
— Нигә сөмсерең коелды7
Чыңгыз Әбрарның көр тавышыннан сискәнеп китте
— Болай. уйланып кына утырам
Алар уйнарга тотындылар. Чыңгыз ачу катыш бер кыргый дәрт белән уйнады. Тупны да тукмады гына' Кизәнеп-кизәнеп суккан саен, аның хәле дә. тәне дә җиңеләя барды Диларә исенә төшкән, күз алдына килгән саен, үҗәтләнебрәк селтәнде Бертуктамый тәүлек буе уйнарга да риза иде ул бу сәгатьләрдә
Уеннан соң алар, күнегелгән гадәт буенча, ресторанга кереп, ашыкмый гына ашадылар Әбрар һаман Чыңгызны сүзгә тартырга маташты:
— Табигатьтә иң гүзәл чак таң аткан вакыт һәм кояш баеган вакыт Көндез яктылыктан күз камаша, тавышка колак тона йөрәк кан белән тула Бары тик таң атканда, яисә кояш баеганда гына безнең уй белән хисләр бер-берсенә тиңләшәләр, бер-берсенә гашыйклар кебек сокланалар Без уй белән хис кушылганда гына дөньяга табигатькә тиешле дәрәҗәдә тирән итеп карый алабыз
Чыңгызның исә хәле фәлсәфә тыңларлык түгел иде Әбрар да моны аңлады, ашыгып саубуллашты Чыңгыз яңадан паркка кереп китте. Ул. аягы кая тартса, шунда барды Шулай исәнгерәп йөри торгач, паркның моңарчы үзенә таныш булмаган бер аулак почмагына — каенлыкка килеп чыкты Каенлыкның бер читендәге буш җирдә агач утыртып йөргән кешеләрне күреп, шулар янына килде Кинәт аның башына көтелмәгән, матур, тәвәккәл бер уй килде
— Миңа да утыртырга мөмкинме?
— Утырт кына, энекәш Әнә. тегендә тагын бер машина үсенте бар Хет бөтен аланны утыртып бетер Рәхмәт кенә әйтербез
Чыңгыз, арадан иң төз. иң озын, үсәргә иң өметле бер каен үсентесен сайлап алып, истә калырдайрак урын эзләп китте Ахырда чәчәк түтәле кебек калкыбрак торган бер урында чокыр казыды Үсентене шул чокырга төшерде дә ниндидер йола үтәгәндәй тантаналы рәвештә уйланып торды Аннары, бу тантаналы минутларның
кадерен белеп кенә, учы белән чокырга берәм-берәм балчык ташлады Гүя ул агач утыртмый, ә бәлки мәхәббәтен, мең дә бер кайгылы мәхәббәтен җиргә күмә Аның мәхәббәте дә шул каен тамыры кебек күмелеп, сер булып, күренми, беленми калды түгелме соң7
Чыңгыз тагын парк буйлап китте Йөри-йөри. үзе дә сизмәстән, зиратка килеп керде Зиратта аны һәрвакыт эзәрлекли, шундук җанына үтеп керә торган таныш салкынлык биләп алды Элек бала йоннарын кабартып җанын өшеткән ул салкынлыктан хәзер аңа ничектер рәхәт булып китте Чыңгыз зиратта үз хәленә чын иптәшлек аһәңлек тапты һәр каберлек ул — мәхәббәт каберлеге дә.
Шушы очрашудан соң. әкренләп Диларәләргә барып кайткан саен берәм-берәм сүнә барган шәмнәр дөньясы дәррәү сүнде Ул инде хәзер беркайчан да — ишетсен дөнья!— беркайчан да хатын- кызның изгелегенә, күңеле сафлыгына ышанмаячак'
Чыңгызның да алиһәсе үлде Беренче тапкыр күреп калганнан соң. ике ел буе бөтен җаны-тәне белән хыялында Диларәнең идеал образын төзегән иде ул Әгәр һәр көнне бер бизәккә тиңләсәң, ике ел буе үзенчә мәхәббәте тәхетен, бәхете тәхетен бизәгән иде Чыңгыз Менә шул алтын тәхет комнан төзелгән сарай кебек, ишелде дә төште.
Врачлар күпвакыт бүтәннәр белмәгәнне беләләр, бүтәннәр күрмәгән нәрсәне күрәләр Чыңгызга да. эше буенча, җавапсыз мәхәббәт аркасында кайбер кызларның егетләрнең үз-үзләренә кул салуы яки төрле дару яисә агулар эчүе, яшь ирләрнең исә тәүге төннән күңелләре кинәт бозланып, хыянәттән өметләре тәмам өзелеп, эчүчелеккә сабышулары белән очрашырга туры килә иде Бу — чарасызлык, җанга бүтән оя таба алмау бәласе Әлбәттә, моның турында күп сөйләргә яратмыйлар Ләкин тормышта ул мәсьәлә, ул кайгы бар һәм ул. тау чишмәсе кебек, төптән генә, челтер-челтер генә ага һәм йөрәкне кага бирә Ирләр мондый кайгыны сөйләмиләр, эчтән сыза ир күңеле.
Ни өчен нәкъ менә Диларәгә гашыйк булды соң әле ул? Чыңгыз бу турыда күп уйлады Әмма һәрбер уй аның тормышында иң якты истәлек булып калган бер вакыйгага кагылып үтә иде Эш шунда диссертация яклагач, кафедрада аңа урын табылмады Яше алтмыштан узган мөдир ханым. Чыңгыз Исламовичтан шүрләде булса кирәк ассистент итеп аны түгел, урта яшьләрдәге бер хатын-кызны алды Чыңгыз артык хафаланып йөрмәде фәнгә кул селтәде дә. өч елга Кубага китеп барды Менә шул Кубада үткәргән өч ел аның хәтерендә мәңгелек истәлек, язмышында тимер чылбырга таккан алтын буын сыман балкып калды да инде
Чыңгыз Кубада хәрби госпитальдә эшләде Вак-төяк тормыш- көнкүреш вәсвәсәләреннән. бигрәк тә фән өлкәсендәге җан өшеткеч ыгы-зыгылардан кинәт котылу аңа моңарчы күрмәгән, татымаган буш вакыт бирә, башын кырык төрле күңелсез уйлардан арындыра һәм тормышының бөтен гүзәллеген, бөтен көчен, тәмен белеп яшәргә дәртләндерә иде Кояш, искиткеч матур табигать, ирек күңелләрне йомшарта, уйларны нечкәртә, хисләрне нәфиеләндерә Ярда кызынып ятканда тәнне, хәтта җанны да җылы җил—дулкын җиле иркәли Табигать хозурлыгын, яшәү рәхәтен тоюдан сулыш тирәнәйгән. йөрәк тынычланган шул минутларда, ирексездән янәшеңдә иң бөек, иң кадерле кеше итеп санарлык сөйгәнең булуын тели башлыйсың Аның алтын ком өстенә сибелгән чәчләрен иркә генә, сак кына сыйпыйсы, нур булып аның йөрәгенә үтеп керәсе, җил булып аның
керфекләреннән үбеп аласы килә Аның һәрбер күзәнәген ялаган әрсез кояштан, күкрәкләренә кагылган, тәненең иң серле җирләренә хәтле үтеп кергән оятсыз, ялагай җилдән чын-чынлап көнләп, ал ардан күкрәгең белән каплап саклыйсы, яшерәсе килә Ничек сөясе һәм сөеләсе килә шул минутта! Ак канатлар тагып төпсез зәңгәр күккә, бик биеккә менеп, сөйгәнең алдында әллә нинди ь батырлыклар кыласы, ак җилкәнгә утырып дулкыннар белән көрәшә- § се килә Беләктә бетмәс-төкәнмәс көч. йөрәктә бетмәс-төкәнмәс дәрт s уяна һәм син үзеңне мәңге шулай шат. яшь килеш калыр кебек Ь хис итәсең. Мәхәббәтең өчен, сөйгәнең өчен бар җаның бер там- < чыга тулып өзелеп төшәр шикелле Нинди татлы, тылсымлы сүз— * мәхәббәт!
Чыңгыз нәкъ менә шунда, шул вакытта әле канатлы мәхәббәт “ кичермәгәнлеген аңлап алды Аның ничек кенә булса да үз мәхәббәтен х табасы, канатлы мәхәббәт кичерешләрен татып карыйсы гомер ® юлындагы шушы тау бакчасына, соңарса да. менеп карыйсы килде = Хисләрнең иң тирән, дәртнең иң көчле чагы булган канатлы мәхәббәт 2 хәлен кичермәсә, ул гомере буе үкенеп, бик үкенеп, кимсетелгән. < өметен югалткан сукбай кебек кенә яшәр кебек иде Әгәр инде, язмыш и кушып, ул шундый мәхәббәтне очрата икән х
Үзенең менә шундый сөйгән кешесе булмау сәбәпле, үткән го- * мерендә. язмышында бушлык сизде Чыңгыз Шул бушлыктан аның « йөрәге авыртып сыкрады Кубадагы өч ел. таныш-белешләре белән элемтәләрне өзеп, оныттырып, бу бушлыкны тагын да зурайта тирәнәйтә генә түгелме соң9 Менә шуннан курка иде Чыңгыз Менә шул шом. күзгә кергән тузан кебек, вакыт-вакыт җанын әчеттерә һәм һәрвакыт, ап-аяз күктә кинәт хасил булган кара болыт сыман, көтмәгәндә уйларына килеп кереп, күңелен бозгалап тора иде
Кубада төннәр бик караңгы була Ай да Казандагы кебек елмаеп, теләктәшлек сирпеп. кызыксынып тормый, ә арган шикелле, битараф кыяфәттә. «Синдә кайгым юк. мин үзем дә ялгыз дигәндәй, күккә карап, җиргә сыртын куеп ята Йөзен күккә каратып ятканга, елмаймаганга җиргә яктылыгы җитми айның Күрәсең, шуңа төннәр дөм-караңгы Караңгыда күңелсез Уй юк караңгы төндә Ай калыктымы — уй туа һәм уй-тойгылар белән серкәләнеп, күз ачып йомганчы хыял булып күпереп җитә Айлы төн — хыялый төн Айлы төндә тормыш салмаклана, ниһаять, үзенең табигый эзенә кергәндәй булып китә Җирдә, җиһанда бөтен шыксызлык югала чокыры-ча- кыры нур белән тулып тигезләнә, йөрәкне моң баса Күңелгә шундый рәхәт, шундый рәхәт, хәтта таңны — таңның үзен бит'—аттырасы килми
Шулчак кайдандыр йомшак кына гитара тавышы ишетелә Аһәң, ритм килеп кушыла Ритм күңелгә шулкадәр тәңгәл килә, әйтерсең, гитарада кеше түгел, нурлары белән йөрәк кылларына чиртә-чиртә. Ай үзе уйный Моңга ритм кушыла, йөрәк дәртләнеп тибәргә тотына, шатлык күңелдән ташып чыга, ирексездән биисе килә башлый Ләкин ялгыз түгел, парлап биисе, баш әйләнгәнче, җир — мамыкка, куллар канатка әйләнгәнче бөтереләсе килә
Караңгы төннәрдә күз күктән бер генә булса да якты нокта эзли Йолдыз күп кирәкми берәү дә җитә Күзгә дә. җанга да нур сирпи торган бер генә йолдыз кирәк Бердәнбер йолдыз Ә йолдызлы төннәрдә күз алдана, сайлана башлый, әле анысы, әле монысы яктырак яна кебек күренә Күз сайлый белми бит ул Күз генә түгел, йөрәк тә еш кына ялгыша әле
Нигә хыялның чиге юк икән9 Алдый да алдый хыял күңелне Канатлар да китереп тага үзе. ә менә шул канатларга сине җирдән аерырлык егәр бирми
Мәхәббәт юклыктан, өзелеп сөярлек ярың юклыктан килә тор
гандыр. ахры, артык хыяллану Ярата башладыңмы—бөтен изгелекләр. бөтен гүзәллек, иң югары, иң тирән мәгънәләр — барысы бергә — бер кыска гына исемгә сыялар да бетәләр
Чыңгызның йөрәген кайчакта курку да биләп ала иде Әгәр ул инде хәзер мәхәббәтен таба алмаса. беркемне дә ярата алмаса9 Мәхәббәтен таба алмыйча гомергә шулай ялгыз калыр микәнни9 Шундый итеп, тирән итеп, җаның фида кылырлык, яшьлегең кире кайтырлык итеп яратасы иде бит. әй! Бардыр ич инде аның өчен дә җанкай-җанаш Юкка гына сулкылдап сусамыйдыр инде күңел, сизгәнгә сусыйдыр...
Таңнарда—Таңсылу, тауларда — Таусылу. айлы төннәрдә — Айсылу, диңгездә Сусылу көтә сыман иде аны
Чыңгыз госпитальдә бер хирург — кубалы Рауль Гомец Михель белән дуслашты Гомец Михель аны су астында йөзәргә һәм рәсем төшерергә өйрәтте. Гомец Михельның бабасы энҗе эзләүче булган икән Элек нәселдән нәселгә күчә килгән бу һөнәргә ул бабасыннан өйрәнгән Хәзерге заманда, билгеле, суга акваланг киеп чумалар һәм энҗе эзләү — элеккеге кебек осталык та. батырлык та таләп итми
Диңгез төбе сокланып туймаслык, гаҗәеп дөнья булып чыкты Та-бигатьтә бер генә дә очраклы нәрсә юклыгына, һәр төснең, һәр тамганың. һәр билгенең сәбәбе, мәгънәсе, мохит белән тыгыз бәйләнеше барлыгына барыннан да бигрәк диңгездә ышанасың икән
Диңгез Чыңгызның хыял бишегенә әйләнде. Монда ул үзен әкияттәге Сусылу патшалыгына иңгәндәй итеп тоя һәм. укымышлы ир- егет булуына да карамастан, шул әкияткә. Сусылу белән очрашуына, бала шикелле, ихлас күңелдән ышана, инана башлый иде Шуңа күрә, җай чыгу белән, ул диңгезгә ашыга, шуңа күрә. Гомец Михель бара алмаганда да. бар куркуын онытып, ялгызы гына йөзә иде Хәер, куркыныч булса да. ялгыз йөзү аңа — ялгызлыкка күнеккән кешегә— кызыграк та иде Болай ул үз көенә, уйланып, хыялланып йөзә Чыңгызга һәрвакыт аны диңгездә Сусылу көтә, уйнар, шаярыр өчен ялгыз йөзгәнен сагалап тора сыман тоела иде.
Диңгезнең байлыгын, гүзәллеген әйтеп бетерерлек тә, күреп бетерерлек тә түгел. Урман-урман булып утырган мәрҗәннәр, болын- болын булып җәелеп киткән суүсемнәр, гаскәриләр сыман катып калган мәгърур кыяташлар. төрле төстәге бакырчыклар, балыклар, мең төрле башка җан ияләре — болар бар да су астын бизәр өчен генә дөньяга яралгандыр
Җиһанның иң гүзәл почмагы булган су асты күренешен табигать теләсә кем күзеннән махсус яшереп, батыр йөрәкләр өчен генә саклыйдыр шикелле Ләкин, һәрбер матурлык кебек, бу зәңгәр тынлык та — ялган матурлык Әлеге зәңгәр гармония яшен тизлегендә бозылырга мөмкин Чөнки бу зәңгәр пәрдә астында һәр минут, һәр секунд яшәү өчен аяусыз көрәш бара. Берәүләрнең үлеме икенчеләрне яшәтә Анда да табигатьнең котылгысыз кагыйдәсе хөкем сөрә йә — көчле, йә хәйләкәр җиңә Нишләп гүзәллек шулкадәр гаҗиз икән9 Ник һәрбер җан иясе үзен яклый да. саклый да алмый икән9
Кызык кеше үзенең табигатьтән яралуын, экологик законнар каршында хокукы акуланыкы, әкәм-төкәмнеке, суүсемнеке кебек кенә икәнен бары тик шунда — диңгез төбендә генә чын-чынлап аңлыйдыр. мөгаен
Гомец Михель белән Чыңгыз Кариб диңгезендә дә, Мексика култыгында да йөзде. Су астындагы кыяташларның. мәрҗәннәрнең Җир шарында иң матур җире Кариб диңгезе икән Ә кубалылар, күрәсең, моңа күнеккән. Аларның бу гүзәллеккә һич тә исләре китми, әйтерсең, ул башкача булырга да тиеш түгел.
Шулай итеп, берсеннән-берсе күркәм мавыгулар белән өч ел үтеп тә китте Казанга кайтканда Чыңгызның хыялый мәхәббәте, хатын- 98
кыз турындагы идеалы, гомумән, хатын-кызга карата ялгызлыкта гына туа торган күтәренке, тәэсирле мөнәсәбәте һич җуелмаслык булып өлгереп, бер калыпка сыешып беткән иде инде Бүтән төрле итеп әйткәндә, бизәкле кыса әзер, шул кысага киертергә портрет кына кирәк иде Ләкин иң кыены менә шул кысага ярарлык портрет ф табу да иде инде. в.
Чыңгыз мәхәббәтне иҗади нәрсә дип. теләгән кешегә күңелдә § мәхәббәт уятып, аны үстереп, иҗат итеп була дип уйлый иде Гүзәл- э лекне һәркем таныган кебек, саф. көчле мәхәббәт алдында теләсә 2 кайсы сөйгән ярның йөрәге эреп төшәр төсле тоела иде аңа Бары < тик сокландырырлык итеп, рухланып ярата белергә генә кирәк =:
Әгәр Кубада эшләмәгән булса, аның күңеле бу кадәр үк бай. - мәхәббәте шулкадәр үк көчле булмас иде. мөгаен Ачлыктан инте- ф геп карамаган кеше икмәкнең кадерен, чын тәмен белмәгән кебек, а ялгызлыкта яшәп карамаган кеше дә җанга бәлзәм булган мәхәббәт- ° нең асылын, кадерен, тәмен белә алмый. Берәү дә сусамыйча су эч- ® ми Мәхәббәттә дә шулай бит сусамасаң сөя белмисең Бәгырьсез 5 сөю — кадерсез Менә шуңа күрә. Чыңгызның Кубада йөрәгенә уеп < кайткан хыял кысасында яшь Диларә бер күрүдә керде дә утырды ”
Күпме бармыйча йөргәндер Чыңгыз Гыймаевларга. анысын санамады һәрхәлдә, аңа бик озак сыман тоелды Алмаз шалтыраткач, әллә нәрсә булды тагын әллә антын онытты, әллә аны хаксыз дип тапты, түзмәде — барды Акылы теләмәсә дә. аяклары тартты Әкълимә ял йортына киткән иде Диларә өйдә күренмәде Хәер, аның өйдә булмавы яхшырак та иде Чыңгыз өчен. Алмаз үз эше буенча киңәшләшергә чакырган икән Алар бик озак сөйләшеп утырдылар
Диларә төнге унберләр тирәсендә кайтты Кулында кыр чәчәкләре иде Диларә ишек ачканда сикерә башлаган йөрәге чеметтереп алды Чыңгызның Әллә сизми иде кызындагы үзгәрешләрне Алмаз, әллә шулай тиеш сыман кабул итә иде — монысын Чыңгыз аңламады Шул көннән алып Чыңгыз чәчәкләргә шактый гына үпкә саклап йөрде Үзе генә чәчәк бүләк итә. дип йөри иде бит ул Диларәгә
Диларәләргә барып кайткан саен үз идеалыннан бер басмага төшә-төшә яратты аны Чыңгыз Ә кыз исә. басмаларны санап торган шикелле. Чыңгызны түбәнгә таба атларга мәҗбүр итүче сәбәпләрне табып кына тора иде
Нигә кирәк аңа берьюлы «биш поклонник ’ Мактану өченме’ Әллә берәр төрле комсызлыкмы? Дүртесен алдап йөри дигән сүз бит бу Шул бишесе арасыннан иң яхшысын, үзеңә ошаганын сайлап, калганнарын, өметләндермичә, кире борып булмый микәнни соң ал арның’
Чыңгыз үзе озын буйлы, камыш кебек төз гәүдәле Ошаган кызны үзеңә карата алуына Чыңгыз беркайчан да шикләнмәде Әмма кемнеңдер бәхетсезлегенә корылган бәхет аның өчен тәмсез кирәксез бәхет иде Ул беркайчан да кемне дә булса ымсындырып йөрмәде Диларә Чыңгызның бу таләбенә дә җавап бирә ала. чөнки ул әле бик яшь һәм аның бу яшьтә. Чыңгыз уйлаганча яраткан кешесе дә булмаска тиеш иде Әгәр Диларә белән якынаеп китсәләр ул кемнең дә юлын кисмәс иде ич
Диларә өченче курска күчте Чыңгыз аларга хәзер мәхәббәтен искә алу мәҗлесенә йөргән шикелле генә, йола үтәргә килгән шикелле генә йөри иде инде
Ул җәйне Диларә әнисе тапкан путевка белән Балтыйк диңгезе буенда, яшьләр лагеренда ял итте Шуннан кайткач ахрысы. Диларә
ничектер дипломатын ачканда, дипломаттан бер кап сигарет төшеп киткәнен абайлап калды Чыңгыз Һәм. ирексездән. кызның иреннәренә игътибар итте Шундук аңлап алды Диларә, һичшиксез, тәмәке тарта башлаган иде Ә әтисе диссертация язды да диссертация язды.
Көннәр үтә торды Бервакыт, приказ язып утырганда, ишек шакыдылар
— Керегез.
Ишектән, кыюсызланып кына. Диларә килеп керде
— Син мени бу. Диларә7—диде Чыңгыз, урыныннан үзе дә сизмәстән сикереп торып Аннары, дулкынлануын яшерергә тырышып — Нинди җилләр ташлады сине бу якка7— диде.
— Менә юл уңаеннан, үтеп барышлый кердем әле. без илленче балалар больницасында практика үтәбез.
— Утыр, бераз ял итеп китәрсең Мин әкрен генә менә шушында эшләп ятам инде.
— Матур урында урнашкан икән Кабан күле дә уч төбендәге- дәй күренеп тора.
— Берәр йомыш белән килгән идеңме7
— Әйе. каян белдегез7
Чыңгыз Диларәгә сокланып карап куйды Диларәнең аңа йомышы төшүгә, бигрәк тә. ниһаять, үзенең монда килүенә ул чиксез шат иде
— Тыңлыйм. Диларә
— Миңа сезнең ярдәмегез кирәк. Чыңгыз абый... Дөресрәге, миңа бары тик сез генә ярдәм итә аласыз Ләкин әниләр бу турыда белергә тиеш түгел...
— Килештек.
— Мин ялгыштым..
Диларә, башын читкә борып, кулъяулыгы белән күзләрен сөртергә тотынды.
— Мәхәббәттәме7
— Әйе...
— Аңлашылды.
— Миңа бит тиз эшләргә кирәк Мин анда кереп яталмыйм Кая карама, бөтен җирдә безнең студентлар Миңа кич белән кереп, иртән чыгып китә торган итеп сөйләшергә кирәк. Безнең группадан бер кыз шулай эшләде Беркем дә белмәде. Әтиләргә мин. иптәш кызларымда кунам, дияр идем
Чыңгыз Диларә алдында үзен чын ир. акыллы, батыр һәм мәрхәмәтле кеше итеп күрсәтергә тырышты Кызның йөрәк ярасына тоз сибеп, сораулар биреп, төпченеп маташмады ТЪк. шулай да. башына кемдер китереп суккан, миңгерәүләнгән кеше кебек, беравык ни эшләргә белмичә, уйланып утырды, аннары калтыранган куллары белән телефонга үрелде. Дер-дер килгән бармаклар тиз генә номер җыя алмый интекте
— Әйдә, барып кайтыйк, барыбер аларны телефоннан тотып булмый Шунда сөйләшербез Син, чыгып машинага утыра тор. мин хәзер төшәм.— диде ул мөмкин кадәр тынычрак күренергә тырышып.
Чыңгыз бу көтелмәгән хәбәрдән өнсез калды Диларәне алданрак төшереп җибәрүенең сәбәбе дә бүлмәсендә бераз хәл җыеп, тынычланып алу иде Ләкин. Диларә ишекне ябу белән, ул биредә йөрәк ярсуын баса алмаячагын аңлады
Машинада Чыңгыз Диларәгә карамаска тырышты. Чыңгыз махсус
шифаханәнең баш врачы Георгий Романович Борисовка мөрәҗәгать итте Сөйләшә торгач, аңлаша торгач — ә врач врачны һәрвакыт аңларга тиеш — килештеләр, көнен билгеләделәр Чыңгыз машинада илтеп куярга тәкъдим итсә дә. Диларә аның бу сүзен кире какты, рәхмәт әйтеп, җәяү генә кайтып китте.
Машинада тирбәлеп кайта-кайта. Чыңгызның күз алдына, бербер артлы. Диларәнең сабый чагы белән бәйләнешле вакыйгалар ” килә башлады Барыннан да бигрәк хәтеренә Диларәне бала табу | йортыннан алып кайткан көн уелып калган Җылы, җилсез кышкы я матур көннәрнең берсе иде ул Җиргә талгын гына тәңкә-тәңкә < кар ява иде Табигать җирдәге иске эзләрне күмеп яңа эзләргә — * Диларә эзләренә ак хәтфә әзерли Алмаз Диларәне ак юрганга төреп * алып чыккан иде Юрган алсу тасма белән бәйләнгән Алар бергә- ф ләп фоторәсемгә төштеләр Ул рәсем әле дә Чыңгызның альбомында в саклана.
Диларәнең тәүге елмаюы, нәни куллары белән аны кочаклавы = иркә, күркәм, матур кыланышлары, назлы шаярулары—болар барысы да. яз көтеп күмелеп яткан орлыклар шикелле. Чыңгызның < хәтерендә кинәт берьюлы шытып чыкты
Аннары бушлык Диларәнең мәктәп елларын Чыңгыз инде бө- s тенләй белми һәм шушы бушлык аркасында ул Диларәне аңлап та “ бетерми төсле. «
Чыңгызның Диларәне инде байтактан күргәне юк Өйләренә дә барганы юк Кирәксә. Алмазның эш урынына гына бара иде андый күрешү-очрашуларны да нык сирәгәйтте
Күпмедер үткәч, секретарь ханым «Бер кыз калдырды».— дип. аңа икесе кызыл, берсе ал төстәге өч канәфер чәчәге кертеп бирде Алар ясалма чәчәкләр иде Кыз үзенең кем икәнлеген әйтмәгән Киеме, кыяфәте турында сорашкач Чыңгыз чәчәкләрне Диларә калдырып китүен белде Менә шуннан бирле утыра тәрәзә төбендә өч канәфер чәчәге
Ни өчен Диларә аңа ясалма чәчәкләр бүләк иткән — Чыңгыз моңа һич кенә дә төшенә алмады Озак торсын өченме9 Кыш көне бүтән чәчәк таба алмау аркасындамы9 Әллә кызык оригиналь булсын дипме?
Үзенең Диларәгә кылган ярдәмен Чыңгыз соңыннан гына бөтен тирәнлеге, нечкәлеге, бөтен фаҗигасе белән, әкренләп, бер атнадан соң гына аңлый башлады
Ачы. бик тә ачы булды ул хакыйкать Ир-егетнең күзе еламый күңеле генә елый шул Шуңа күрә ир кайгысы күзгә күренми Шуңа ир-егетнең ничек елаганын ходай үзе генә белә
Бәхетсез мәхәббәт — кеше өчен зур кайгы, ләкин үтә торган кайгы. Бер мәхәббәт ярасын икенче мәхәббәт дәвалый Ә менә идеалыңны югалту — мәңгелек югалту Аны алыштырып та. дәвалап та була торган түгел Бу югалту күңелдә мәңгелек бушлык калдыра Чыңгызның да дөньясында кояш тотылды Алиһәсе үлде
Диларә аның күңел кылларына балта белән китереп чапты Кылларның өзелгәндә ялваруы әле дә колагында зыңлап тора Чыңгызның Бәлки дөрес эшләгәндер Диларә9 Кем белә, әле күпме алданып. хыялланып, сагынып-саргаеп яшәгән булыр иде Чыңгыз Хәзер барысы да көн кебек ачык, һәммә нәрсә үз урынына кайтып төште
Вакыт үтә-үтә. Чыңгызның да Диларәгә үпкәсе кими барды Хәзер инде ул. нишләптер. Диларәгә тел-теш тидереп аны гаепли алмый иде Диларә — замана баласы Барысын да шуның белән аңлатып була һәм шулай гына аңлатырга кирәк тә Чыңгызны музыкага, рәсемгә, иҗатка илһамландырган өчен, аңарда йоклап беткән сәләтләрне уяткан өчен мең-мең рәхмәт Диларәгә'
Чыңгыз мәхәббәттә хәер сорашып йөрмәс Аңа әле кырык кына яшь Нәрсә ул таза ир өчен кырык яшь’ Замана күзлегеннән караганда яшьлекнең яшьлеге генә әле ул. Ул әле табар үз ярын, үз яртысын. Аннары. Диларә белән кавышырмын дип уйламаган да иде бит ул Мәхәббәткә лаеклы булырга гына кирәк Чиләгенә күрә капкачы табылмыйча калмас, табылыр Чыңгыз язмышка ышана. Изгелекнең җирдә ятмавына, бәхетнең кабатлануына ышана Хәтта яшьлеге дә кире кайтыр сыман әле аңа
Күп тә үтми. Диларә кияүгә чыкты Бу хәбәр яңалык түгел иде инде Чыңгыз өчен Алмаз аны алдан ук искәртеп куйган иде Чыңгыз, шалтыратып, аларны телефоннан гына котлады, чакырулары өчен бик зур рәхмәтен, инде егерме ел Диларәнең туена эләгү турында хыяллануын, ләкин ялын алдан ук планлаштыруын, инде билетлар да алып куюын, бер төркем альпинистларга врач булып баруын, бик нык үкенүен, әмма хәзер инде соң булуын, берни дә эшли алмавын әйтеп тиз генә ял алып, чыннан да. альпинистларга ияреп. Тянь- Шань тавына китеп барды.
Диларәнең кияүгә чыкканына быел өч ел тула Ул кияүгә чыкканнан бирле. Чыңгызның аларда булганы юк Һәм оныткан да кебек иде бит ул Диларәне. Бүген генә, әле генә теге кыз кереп, яңартты аның ярасын Юк. ярасын түгелдер, хәтерен генә Әйе. әйе. хәтерен генә.
Кыз. чыннан да. Диларәгә бик тә охшаган иде. Шундый ук кашлар, шундый ук күзләр Кыз Диларәнең коеп куйган күчермәсе иде Шуңа кызыксынды да Чыңгыз аның тормышы белән. Язмышларында да берәр охшашлык юк микән, дип уйлады
Кайчандыр, кайдадыр укып та. уйлап-күзәтеп тә ул шундый фикергә килгән иде һәр адәмнең җирдә табигый күчермәсе бар, ягъни аңа охшаган тагын бер кеше яши Наполеонның. мәсәлән, шундый күчермәсе булган. Гомумән, кайбер корольләр андый кешеләрне махсус эзләтеп таптырганнар Шаяра язмыш Чыңгыз белән, һаман шаяра Юкса бүген Диларәнең күчермәсен аңа үз аяклары белән китереп кертер идемени’ Үшән. Диларәдән колак каккан идең, инде бусы белән нишләрсең, ди микән’
Сәгать кичке тугыз тулып килә иде инде Дежурда түгел микән, дип. Чыңгыз Борисовка шалтыратты. Ул тагын Георгий Романович аркылы эш итеп карамакчы иде Телефонны алучы булмады Бүлеккә шалтыраткач, анда бүтән кешенең дежур икәнлеген әйттеләр
Кызга ярдәм итүне хәзер үзенең җан бурычы дип исәпли башлады Чыңгыз
Георгий Романович белән ул икенче көнне, чәршәмбе көнне, шәһәрнең сәламәтлек саклау бүлегендә киңәшмәдә очрашты Киңәшмә беткәннән соң. аның кадрлар бүлегендә эшен бетерүен махсус көтеп торды Сөйләшә-сөйләшә кайтырга чыктылар. Җаен туры китереп, Чыңгыз сүз кузгатты
— Георгий Романович, кичә минем белән бер кызык хәл булды бит әле Кешеләр кабул итеп утырганда, бүлмәгә бер кыз килеп керде Яндым ди. гинекологка керергә теләмим шуңа күрә сезгә кердем, ярдәм итегез, ди
Георгий Романович Чыңгызның сүзләренә игътибар итмәде Аның үз кайгысы кайгы иде. Ул киңәшмәдә күтәрелгән хәлләр турында борчылып бара иде Чыңгыз Исламович аны. сак кына, тагын бер тапкыр, соңгы тапкыр сүзгә тартырга тырышып карады
— Әйттем, мин сезгә ярдәм итә алмыйм, бу эштә белгечләр белән киңәшеп карарга кирәк, алар нәрсә әйтерләр, дидем
Георгий Романовичның бу юлы да исе китмәде. Әйтерсең, ул Чыңгызны бөтенләй ишетми дә иде Алар бераз сүзсез бардылар
Чыңгыз кыз турында сүз кузгатырга бүтән батырчылык итмәде Чатка җиткәч кенә теле ачылды Георгий Романовичның
— Бирә кирәген егетләр, ә7 Киңәшмә арты киңәшмә җыйдылар ике битлек план яздырттылар, комиссия төзеттеләр быел ташу көчле була, имеш Галәмәт' Ә кар. тавышсыз-тынсыз. бер атна эчен- ф дә эреде дә бетте Галим дә белми мөгаллим дә белми табигать кодрәтен Апрельдә мондый җылыны мин хәтерләмим дә шикелле ч Озакламый барыбер салкынайтачак Иделдә боз кузгалганда һәрва- = кыт салкынайта, бер атна чамасы салкын булып торачак Тагын 2 майда, шомырт чәчәк атканда салкынайтып ала <
Чыңгызның исә җаны тыныч түгел иде Ул һаман кыз мәсьәлә- ? сен берәр ничек хәл итү турында баш ватты
Георгий Романович белән алар Игезәкләр урамында аерылыш- ф тылар я
Пәнҗешәмбе көнне ул беркая да шалтыратмады, кыз үтенече * артыннан йөрмәде. Җомга көн дә. шимбә көн дә шулай ук үтеп китте = Дүшәмбе көн кыз керергә тиеш Әлбәттә, кыз керәчәк, аның бүтән чарасы юк Аның бүтән барыр җире юк Аның бүтән ярдәмчесе < юк Ә Чыңгыз исә кыл да кыймылдатмады Кызның үтенечен кире “ кагыр иде. үзенең булдыксызлыгын күрсәтәсе дә килми s
Шулай чарасызланып. инде катгый бер карарга килеп, кызга < ярдәм итмәскә уйланып йөргәндә, якшәмбе көнне иртән бассейннан т чыгышлый, аңа тукай урамындагы тәпәннән сыра эчеп кайтып килүче курсташы Владимир Кузьмин очрады Кузьмин врачларның белемен күтәрү институтына ике айга укырга килгән икән Чыңгыз аны үзенә кунакка алып кайтты Ирләр җыелып утырган җирдә һәрвакыт бәхәс куба Владимир да кабакта бәхәсләшкән кайнарлыгыннан суынып җитмәгән иде әле Шуңа ул. кунак буларак, хуҗаның өе белән танышып та. хәл-әхвәл сорашып та маташмады Аңа бу минутта үз туксаны туксан иде Чыңгыз исә кеше килеп кермәс борын ук аңа сораулар бирә башлауны әдәпсезлек санады Өлгерермен әле. дип уйлады Кунакның күңеле тынычланганын көтте
— Кая бара бу дөнья. Чыңгыз7—дип башлады сүзен Кузьмин. Нишләтә безнең гүзәл хатын-кызларыбыз7 Нишләтәләр безне7 Нинди көя төште аларның мамык җаннарына9 Беләсеңме, Чыңгыз, мин хәзер гел шул турыда уйланам. Әллә картлык баса, әллә хаклык— алла белсен Кайчагында төннәр буе йоклый алмый ятам Төнге дежурларга күп йөргәч, йокы ритмы бозыла, йокысызлык белән җәфа чигәм Минем дә кыз үсә бит Тиздән кәләш булачак Көннәрдән бер көнне кайтып керер дә -Әти коткар син белгеч бит .— дияр Нишләрсең шунда, ә7
— Ә син аны тәүфыйкълы итеп тәрбиялә
— Тһүфыйкь. имеш Сез — буйдаклар — бөтенегез акыл сатарга осталар Әнә безнең кызның класс җитәкчесе, ата-аналарны җыя да. ничек бала тәрбияләргә өйрәтеп, сәгатьләр буе лекция укый, үгет-нәсихәт бирә Ә үзенең баласы юк. кияүдә дә түгел Нәрсә белә соң ул гаилә мәсьәләсендә, бала тәрбияләү турында9 һаман шул китап сүзе Ә китап еш кына алдаша Башта бер академик теориясен ятлаталар, аннары, ул үлгәч, аның китапларын ертып аталар да. алай түгел, болай ул. дип. адәм башын йөз сиксән градуска борып, мигә шуның киресен тукырга тотыналар
— Монда бит укытучылар гаепле түгел
— Укытучылар гаепле булмаса. мәктәп гаепле Син анда балаларны нәрсәгә өйрәткәннәрен беләсеңме соң7
- Юк
— Бәхетле кеше син. Чыңгыз
— Шулай да
— Элек аларның бөтенесен югары уку йортларына әзерлиләр
иде. сан кирәк иде кемнеке күпме кергән Хәзер бөтенесеннән шәһәрдә — эшче, авылда крестьян ясамакчылар Тагын сан кирәк кемнең күпмесе заводка киткән яки авылда калган Ә зур тормышка аларны беркем дә әзерләми.
— Ата-аналар. гаилә әзерләсен.
— Каян ул ата-ананың вакыты калсын инде7 Мин. мәсәлән, ике ставкага эшлим, чөнки эшләргә кеше юк Бүлектәге өч хатын- кызның берсе елдан артык декретта утыра, икенчесе туктаусыз бюллетеньдә. өченчесенең яшь баласы бар — аны төнге дежурлыктан азат иттеләр Миңа ставка ярымнан артыгын түләмиләр, ярамый, имеш Телең этнеке кебек салынып төшкәнче эшләргә ярый, ә акчасын алырга ярамый икән Инструкция, приказ Хатын да ставка ярымга эшли Яшәргә кирәк бит Иртәдән кичкә тикле участокта чаба Менә шуннан үзең исәпләп чыгар, арган ата-ананың балага күпме вакыты кала да. күпме көче кала9 Телисеңме, теләмисеңме — баланы хәзер барыбер мәктәп белән урам тәрбияли Түлә син миңа хатын акчасын да: ә ул өйдә утырсын, бала тапсын кимендә өчне, аларны чирләтмичә үстерсен, тәрбияләсен, илгә таза, сау-сәламәт, хезмәт сөючән гражданнар үстерсен. Илгә дә файда, иргә дә файда Ә болай Гаилә саен бер бала.’ бердәнбер эгоист Ике балалы гаилә инде ишле бала исәпләнә Ә бала үстерү хәзер көннән-көн авырая гына бара Шуңа күрә бер бала аз. ике бала инде күп. Менә кайда хикмәт. Ике бала да әле ул демография өчен артым түгел, син тартм ы йс ы ңм ы ?
— Юк Әйдә, кухняда тарт, мин чәй куя торырмын
Алар кухняга чыктылар. Чыңгыз форточканы ачып җибәрде Аның тыныч кына тыңлап утыруы Кузьминның күңеленә хуш килде. ахрысы. Эчен бушатудан канәгатьләнү хисе аның төсенә үк чыккан иде Ул. тәмәкесен тирән итеп суыра-суыра. тагын сөйләргә тотынды:
— Тормышта эгоизмнан да көчлерәк нәрсә юк Безнең белән эгоизм идарә итә Хатыннар ирләр эгоизмыннан зарланалар, ирләр — хатыннарныкыннан Аннан соң. ирләр белән хатыннар җыелалар да. балалар эгоизмын каргарга тотыналар. Балалар да буш калмый, алар ата-аналар. олылар эгоизмын тупка тоталар. Менә табып кара хакыйкатьне шушы лабиринтта' Син. Чыңгыз, үзең турында да уйла Вакыт бик вакыт Соңга калуың бар. Исеңдә тот: кеше кешегә үзенең соңгы ипи сыныгын бирергә мөмкин, хәтта гомерен дә жәлләмәскә мөмкин әмма бәхетен беркем дә. беркайчан да бүтәнгә бирми Шуңа күрә эләктер тизрәк үз кисәгеңне
— Шулаен шулайдыр да ул, тик мин бәхетне мәхәббәтсез күз алдына да китерә алмыйм Бәлки, мин сиңа беркатлы бала-чага сыман күренәмдер Ләкин мин моңа ышанам, ихлас Мәхәббәт аркасында адәм баласы дөньяга килә...
Кузьмин шаркылдап көлеп җибәрде:
— Минем өлешкә кермә әле син. туганкай. Мин — акушер-гинеколог Адәм баласының нидән һәм ничек дөньяга килүен абзаң синнән яхшырак белә һәрхәлдә, хатын-кыз минем кулга килеп эләксен өчен мәхәббәт бөтенләй шарт түгел Мәхәббәт ул очкын кебек, мизгел генә, тормыш исә дилбегә кебек озын һәм тормыш үзе генә дә мәхәббәтсез генә дә. шәп нәрсә Ә, бәлки, мәхәббәтсез, йөрәк сикертүләрсез, газаплы төннәрсез җиңелрәк һәм яхшырак, гүзәлрәктер тормыш, ә’!
— Кемгә ничек бит. миңа калса, минем өчен бәхетнең нигезе — мәхәббәт
— Бик мөмкин Мин бит сине мәхәббәттән тәүбә иттерергә җыенмыйм Күңелеңне бераз кети-кети итеп кытыклап, җенеңне генә чыгарырга маташкан идем Үз дигәнеңчә яшә. Әмма ләкин.
кырыкка хәтле план корам, кырыктан соң плансыз гына торам, дигән әйтемне онытма.
— Халык бит аны алай димәгән.— «Кырыкка тикле корам, кырыктан соң бары белән торам* дигән
— Бездә аны мин әйткәнчә әйтәләр һәр төбәкнең үз түмгәге инде ь
— Хәтерлисеңме. Алмаз Гыймаевберенче курстан соң ук |
өйләнде9 я
— Нишләп хәтерләмәскә? £
— Аның кызын ничек кулларында тотканына карап мин көлә < идем, оешып җитмәгәнлеген күреп кызганаидем Алмазлар, иртә *
өйләнешсәләр дә. бер бала белән генә калдылар Менә сиңа тагын * бер кызык нәрсә иртә өйләнешүче студентларның күбесе шул бер “ бала белән кала, йә балаларының яшь аермасы бик зур була Шуның я аркасында балалар арасында психологик гармония бозыла һәм бу ° тәрбия эшендә тагын бер зур минус Бәлки, син белмисеңдер Ал- = мазлар монда күчеп кайттылар бит
— Чын диген? <
— Күптән инде. Кызлары хәзер мединститут бетерә. Алма., үзе тиздән кандидат булачак =
— Бигайбә туган Кырык яшьлек кандидаттан фәнгә ни файда9 Болай исем өчен, шөһрәт өчен, шәхси максатлар өчен ярый, әлбәт- я тә Ул бит алтын куллы егет Бармакларын ходай биргән хирург бит ул. Ни пычагыма аңа диссертация9
— Кеше үлгәч тә өч көн хыялланып ята. диләр бит Нигә кешенең канатын сындырырга? Булдыра ала икән, молодец кына инде
— Мин дә Казанга кайтыр идем, хатын каршы Андый мәсьәләдә хатын белән бәхәсләшү үзең беләсең Хәер, белмисең һәм белмәскә ходай насыйп итсен Сине аңлый торган, санлый торган хатын бирсен ходай үзеңә Кырыкка тикле саклангансың икән, туганкаем, инде теләсә кемгә капланма Берүк ялгыша күрмә Минем бер иптәш әйтә «Кырыкта инде ир өйләнми, аны өйләндерәләр —ди. Гафу ит. мин болай гына, сүз уңаеннан чыгып кына әйтәм Акыл сатып әйтмим Ә гаилә тормышы ул. туганым, диңгез өсте кебек бүген болай. иртәгә тегеләй Аңлашкан җирендә аңлашып, аңлашмаган җирендә алдашып яшисең шунда һәм күбрәк үзең өчен түгел балалар хакына яшисең Әйтик, ирләрнең эчкечелеккә тәгәрәвенә күб-рәк хатын-кыз үзе гаепле Мескен ирләрне якларлык бер генә закон да калмады бит хәзер Ботен закон хатыннар яклы Ә хатын-кыз — төрле бит ул. хатын-кыз серле бит ул Без аларны. президиумнарга утыртып, меңнәрчә трибуналардан -гүзәл хатын-кызларыбыз- дип дан җырлаган арада алар бозыла да башлаганнар икән ләбаса Баксаң — араларында газиз балаларын ташлап качучылар да. фәхишә- ләр дә бар икән бит Заман үзгәргән, иман күгәргән
— Ну. Володя, син бигрәк инде тирәнгә кереп киттең бугай Андыйлары аерым очрак кына ич аның
— Белмисең икән, тыңлап тик утыр Мин башламадым бит бу сүзне, үзең башладың. Шулай булгач тыңла хакыйкатьне, Чыңгыз Исламович' Сал әле. җандагы юшкынны тагын бер тапкыр юып төшерим, ичмасам
— Син капкалап та ал. болай башка тиз бәрә ич ул Бер дә ашамыйсың.
— Бәрсен Булганда бәреп калсын Син инде дустым, хакыйкатьне белергә телисең икән аек башлар сүзен генә тыңлап йөрмә исерек телләр сүзенә дә колак сал Миңа ышанмасаң. мә менә шушы куллардан сора Кара. кара, чирканма' Менә алар б-ктәкәи генә ике тырыш кул Җир йөзендәге иң изге кулларның берсе -
минеке Чөнки бу куллар дөньяга кеше тудыралар, ишетәсеңме, кеше' Ә нарасыйлар алар — сап-саф. шундый садә, шундый гаҗиз, аларның тәнендә хәтта бер генә микроб та юк. Тһүге сулыш алу белән генә алар үпкәсенә микроблар кереп тула. Әйе. әйе. мин үз эшемне яратам Минем эш — бөек эш Билгеле, һәр кеше үз эшен бөек эш дип санарга тиеш. Ләкин тормышта, җәмгыятьтә үз урынын тапкан кеше генә шулай ихлас әйтә ала. Минем эш — аерым бер төрле эш. Мин дөньяга яңа кеше, яңа тормыш, саф кеше, саф тормыш иҗат итәм Ул аннары кем була — бусы сездән, ишетәсеңме, сездән тора. Мин анысына җавап бирмим Минем кулда чакта алар берсе дә җинаятьче дә. фәхишә дә түгел. Мин аларны мең төрле үлемнән исән-имин алып калам Үз эшемне мин намус белән башкарам... Кайчагында сырттан тир чишмә кебек ага. сәгатьләр буе бертоташтан операция өстәле янында торасың. Ләкин болар — исән калган ана белән, исән калган бала белән чагыштырганда, берни түгел Ана хәлсез елмаеп, бала хәлле генә елап җибәргән шул мизгел өчен әллә нинди корбаннарга да ризасың. Юк. аны сөйләп булмый, аңлатып булмый, аны тоярга гына мөмкин.
— Көнләштерәсең бит.
— Ашыкма, дускай. Син сорамыйсың бит: нигә шул изге кулларың белән күпме яңа гомерне юк иттең, дип сорамыйсың?
— Ярый алайса, сорадым дип исәплә.
— Бәхетемә каршы, мин аларны санамыйм, санап барсам, йөрәгем әллә кайчан инде шартлап ярылган булыр иде. Күп. бихисап күп Кешелекне бетерү өчен сугыш-мазар да кирәк түгел. Аның өчен хатын-кызны бәйдән генә ычкындыр, аңа чикләнмәгән ирек кенә бир Әйдә, балконыңа чыгып тартып керәбез Юкса, монда тәмәке төтене сеңеп калачак Атна буе төчкереп йөрерсең аннан соң.
Алар балконга чыктылар Караңгы төшеп килә торган эңгер- меңгер вакыт иде Кузьминның туктар исәбе күренми иде. Чыңгыз аны сабыр гына тыңлый бирде.
— Бозыклык әшәкелек һәр җәмгыятьтә дә бар. Димәк, кешене изгеләндерү — уртак проблема Һәм моңа без кешенең табигатен фән ярдәмендә үзгәртеп кенә ирешәчәкбез һәр бозыклыкның, начар гадәтнең баш миендә үзәге бар Менә шул үзәкләрне өйрәнеп, аларны җиңел таба белеп, үзәк күзәнәкләренә ниндидер нур белән тәэсир итеп йә бөтенләй юк итәргә, йә бәйләнешләрен өзәргә кирәк. Кешене һәм җәмгыятьне камилләштерүнең бердәнбер юлы шушы, минемчә.
— Кешенең табигатен үзгәрткәч, ул үзенең индивидуальлеген югалтса, бөтен кеше бертөрлегә әйләнсә, тормыш төссезләнсә, кешегә яшәүдән кызык калмаса9 Уйладыңмы шул турыда9
— Ләкин нидер эшләргә кирәк бит Кешенең кылган бөтен әшә-келекләрен һаман да шулай әлеге дә баягы тәрбия җитенкерәмәү белән генә аңлатып йөрербезмени9 Ни өчен соң. алайса. Сократ заманында ук каһәрләнгән бозыклыклар әле дә шул килеш яшәп килә9 Фән. сәнгать, аң. белем алга китте бит Җәмгыять системалары гына да ничә тапкыр алышынды! Юк. туганкай, кешенең асылы камил түгел Тышкы яктан гына гүзәл ул
— Ник син шулкадәр скептик. Володя9—диде Чыңгыз, балконнан шәһәр өстенә күз ташлап
— Чөнки мин кешене азмы-күпме беләм Миңа бит күбрәк кешенең эчке дөньясы белән эш итәргә туры килә Барысында да технократлар гаепле Кая гына барма, түр саен техник белемле түрә Нәрсә беләләр соң алар кеше турында, аның табигате турында9 Алар кешегә трамвай кебек алга-артка гына йөрергә тиеш бер нәрсә, әйбер җитештерә торган станок итеп кенә карыйлар Шуңа бездә табигать турында да. кеше турында да чын кайгырту юк. Кайда да шул сүз уйнату, күз буяу гына Син менә кешегә хезмәт
күрсәтә торган конторларга гына барып кара Кемгә дә кирәк түгел син анда. Көчек ни дә. син ни — барыбер җикерәләр Ярый, адарын калдырып торыйк Кеше гомеренең ике мөһим фазасына хезмәт күрсәтә торган бала табу йортын һәм зиратын гына алыйк Беренчесенә — син туганда ук кирәк түгел икенчесенә — үлгәч кирәк түгел Әгәр мин сиңа бала табу йортларындагы хәлләрне сөйләсәм * чәчләрең үрә торыр иде' Бала таба торган җир гыйбадәтханә кебек | булырга, аның хезмәткәрләре үзен руханилар кебек тотарга тиеш = югыйсә Дөньяга кеше — безнең киләчәк туа торган җир ич ул ? Хыял тормышка аша торган җир Ә безнекеләр — храм түгел, ерам <
— Син һәр нәрсәгә профессиональ күзлектән карыйсың В
— Ә мин нинди күзлектән карарга тиеш соң9 Минем вазифа J минем бурыч — дөньяга таза, сау-сәламәт кеше тудыру һәм мин = аны ничек яхшырту турында уйларга тиеш Менә син хатын-кыз- _ ның иң элек йөзенә карыйсың, ә мин аның оча сөякләренә карыйм с Сөякләре киң булса, баласын җиңел табачак. Тора-бара син үзең дә шулай минем кебек гади итеп, сәламәтлек күзлегеннән карап з фикер йөртә башлаячаксың. Үзең, балаларың, якыннарың сау сәла- < мәт. озын гомерле булу — менә нәрсә ул бәхет минем өчен Синең « дә хыял түшәмең түбәнәер Гыйффәтлек, тугрылык, матурлык— * болар бар да үтә торган нәрсә Иң мөһиме — хатының бала тапсын' - Таза, сау-сәламәт бала' Калганы бөтенесе, бөтенесе онытыла Җир- * дә иң зур. иң биек әхлаклылык бар Ул — җан иясен ярату, җанны ярату
— Синең кайда да булса берәр җирдә шушы фикерләр белән чыгыш ясаганың бармы9
— Юк Кем акушерны трибунага менгерсен ди9 Нотык сөйләү минем эш түгел. Аның өчен түләүле сөйләүчеләр бар Бәлки, үзем дә шүрли торганмындыр Батырлыкның дүрт төрле дәрәҗәсе бар Хакыйкатьне кеше үз алдында таныса, бу — беренче дәрәҗәдәге батырлык Дөреслекне кеше алдында әйтсә, бусы инде — икенче дәрәҗәдәге батырлык була Җанына зыян китермәслек активлык күрсәтә — өченче дәрәҗәдәге батырлык, ә инде хакыйкать өчен җанын да кызганмаса — бусы дүртенче дәрәҗәдәге батырлык Күрәсең. минем батырлык беренче дәрәҗәне үткән, әмма икенчегә барып җитмәгән Минемчә, безнең заманда һәр буын бер дәрәҗәгә батырая бара Әйтик, безнең әтиләр заманында шик белдерү дә чиксез батырлык исәпләнгән Балалар һәм оныклар бездән дә уздырачак Ләкин тәүбәсез батыр була алмыйсың Безгә тәүбә итәргә өйрәнергә кирәк Эшләнгән гөнаһлар өчен генә түгел, ә кылмаган изгелекләр өчен дә тәүбә итәргә
Чыңгыз кунагын озата чыкты Такси тукталышына кадәр җәяү киттеләр Менә шунда Чыңгыз һич тартынмыйча, сүз башлады
— Володя, миңа синең бер бик четрекле мәсьәләдә белгеч буларак. киңәшең кирәк.— диде
— Файдасы тисә, рәхим ит
— Шушы атнада, сишәмбе көн миңа бер кыз килеп керде Кыскасы. янган. Ярдәм итегез, ди Чынлап торып ялвара Минем сездән бүтән ярдәм итәр кешем юк. зинһар өчен кире какмагыз, дару да эчтем, аракы да эчтем, гарип бала табасым килми ди
— Беләсеңме нәрсә. Чыңгыз, җиб-бәр син аларны берәр яры Беренчедән, ул бернинди дә дару эчмәгән, алдый гына Шулай сине кызгандырырмын дип уйлый, синең шәфкать кылларыңа чиртә Икенчедән, аракыдан шул кадәр ук куркырга ул әле ашып узган алкоголичка түгелдер ләбаса Өченчедән, башымны кистерергә дә рИза — аның вакыты узган һәй. юләр, вакыты үтмәгән булса, сиңа кереп тә йөрми ул. Хәзер ирекле бит. теләсә кайда ясата ул аны
— Алдый микәнни...
— Әйтәм ич. ыш-шанма хатын-кызга, дим Безгә кайчак унынчы класс кызлары кереп ятып чыга Кая ашыгасың, кызыкай. дисәң.
Атом гасыры бит. тизләнеш чоры».— дип кенә җибәрәләр
— Шулай укмы?
— Әйе шул Шуңа күрә син аның белән бәйләнеп маташма, туганкай Башыңны сакла Бәладән башаяк Белмәгән, күрмәгән — мең бәладән котылган
— Аңладым Киңәшең өчен рәхмәт.
— Аптырыйм мин сиңа. Чыңгыз Ничек син. шушы яшькә җитеп, хатын-кызга, гомумән, тормышка шулай беркатлы, алсу төсләр аша гына карый аласың7 Бер дә алданганың юкмени соң синең7
— Кызык сез — өйләнгән кешеләр. Әйтерсең, сез генә беләсез хатын-кызны Шундук авызны томалап куймакчы буласыз.
— Бигайбә, туган, әйттем исә кайттым Үзең хәл ит хатын- кыз. өйләнү мәсьәләсен Мин сиңа шундый нәрсәләр, шундый хәлләр сөйләр идем, бераз күзеңне ачар идем, ышанмагач, сөйләмим Ләкин ышанмасаң да. минем сүзгә колак сал Гафу ит. әмма мин хатын-кызны беләм Мин алар турында шундый серләр, шундый тирән серләр беләм, юк. сөйләмим Бәхетле буласың килсә, белми яшә. чөнки хатын-кыздан күңел кайту ул — яшәүдән күңел кайту дигән сүз Дөрес, тормышның бөтен яме. гүзәллеге — хатын-кыздан Билгеле, алар арасында да изге җанлылары очрап куя Шундыйлары очрый — телләреңне шартлатасың, сокланасың, көнләшәсең. Ләкин андыйлары сирәк һәм аның андыйлары чибәр дә түгел Алар, кагыйдә буларак, бәхетсезләр һәм шуңа күрә изге җанлылар Ләкин, канатлар салынмасын өчен, өмет сүнмәсен, ышаныч бетмәсен өчен ир-егеткә шул да җитә Алар, сусаганда кипшенгән иренгә тамган тамчы кебек, җанга тамып, җанны терелтеп җибәрәләр...
Машина килеп туктаган икән. Кузьмин. Чыңгызны кочаклап, яңагыннан үбеп алды Чыңгыз, шоферга акча бирде дә. кунакны илтеп куярга кушты
— Кил. хәзер адресны беләсең.— дип кычкырып калды ул машина артыннан
Киңәшне бирүе генә җиңел
Шулай да бераз тынычланды Чыңгыз Намусы чиста иде аның кыз алдында Игътибарсыз калдырмады ич аның үтенечен Ихластан булышмакчы иде дә бит — килеп кенә чыкмады
Дүшәмбе көнне эш урыныннан тегендә-монда китеп йөрмәде Чыңгыз, кызны көтте Ә кыз ничектер кичкә таба гына килде. Бу юлы инде ул оялып кына керде Оялчанлык тагын да чибәрләтә иде аны Белсәләр икән чибәрләр үзләренә оялчанлыкның ничек килешкәнен' Тылсым, серлелек өсти ул аларга
Кыз күк төстәге өр-яңа җиңел пальто кигән, иңбашларына таратып салып, бик пөхтә итеп, читләренә ялтыравыклы аксыл җепселләр тартылган юка зәңгәр шәл бәйләгән иде Чәчләре дә. теге көндәге кебек, пөхтә, килешле итеп ясалган.
— Мин килдем.— диде ул һәм аның битләре кинәт алсуланып китте Кая карарга белмичә күзләрен бераз дымландырып йөгертеп алганнан соң. аска карап. Чыңгыз тәкъдим иткән йомшак кәнәфигә килеп утырды
— Ничек бардыгызмы7—диде Чыңгыз, кыз үзе сөйли башламас микән, дип беравык дәшми торганнан соң. Ул. уңайсызламас өчен, кызга карамый, сүз башлаганда гына яшерен, йөгерек караш ташлап ала иде.
— Бардым .
— Ничек соң7
— Элеккечә Файдасыз
— һмм Нәрсә ди инде ул7
— Син мине куркытма, ди ф
— Соң. сез үзегез нишләмәкче буласыз7
— Нишлим инде мин Шуңа күрә сезнең янга кердем дә инде £
— Нигә әтисе-әнисе янына бармадыгыз7
— Аларга барып ни файда, барыбер улларын яклаячаклар
— Төшертәм дә котылам, дип уйлыйсыз инде Әгәр оныта алма- '< сагыз, яңадан аның янына барсагыз, ул сезне кичермәячәк, уйла- * дыгызмы шул турыда7 һәм егет кылынган эштә бары сезне гаеп- * ле итәчәк. ~
— Миңа аның кирәге юк Хайван ул. кеше түгел Дөньяда ул х гына дигән мени
— Кызганыч, ләкин мин сезне куандыра алмыйм Сөйләштем = мин белгечләр белән тик берсе дә риза түгел Вакыты, чыннан да. узган, шулаймы? <
— Әйе
— Ә нигә соң сез миңа аны башта ук әйтмәдегез7 х
-— Кире кагарсыз, дип курыктым
— Иртәме-соңмы, барыбер беленә ич ул Дөресен әйтергә кирәк я иде Мин сөйләшкән кешеләр дә нәкъ минем фикердә баланы табарга кирәк Соң инде хәзер, аңлыйсызмы соң'
— Кайда, тулай торакта үстериммени мин аны7
— Тулай торакта да үстерүчеләр бар ич. бер сез генә түгел
— Юк мин хурланам
— Сезгә хәзер инде төшертергә ярамый, аңлагыз ТЬрле өзлегүләр килеп чыгу куркынычы бар Авыруга сабышырга мөмкин Гомерлеккә кысыр булып калудан курыкмыйсызмени7
— Аңлыйм, барысын да аңлыйм ләкин сез дә мине аңлагыз — мин риза
— Юк. сез артык батыр кыланасыз Сез әле кысыр хатын бә- хетсезлеген белмисез Миңа ышанмасагыз. тәҗрибәмә ышаныгыз Күпме хатын-кыз бала таба алмыйча интегә1 Онытылыр барысы да онытылыр хурлыгы да авырлыгы да!
— Мин бит сезне гаепләмәячәкмен Бөтенесендә дә үзем генә гаепле. Сезгә барыбер түгелмени7
— Түгел шул Беренчедән, мин — врач сезне күрәләтә авыруга сабыштырасым һәм бәхетсезлеккә дучар итәсем килми Беләм сез «Әнә. тирә-юньдә ничәмә-ничә кыз төшертте дә. рәхәтләнеп, менә дигән егеткә кияүгә чыкты».— дип уйлыйсыз. Ләкин кырын эш кырык елдан соң да беленә ич. шулаймы7 Шулай Андый эшләр эзсез үтми алар Югалтканын табигать мәңгегә югалта һәм сез моны тирән акыл белән аңларга тиешсез Кияүгә чыгарга була булуын, ләкин бу бит тормышның соңгы ноктасы түгел, башы гына Тормыш иптәшеңне гомер буе алдап яшәргә дә кирәк бит әле Ирләр алар алдауны беркайчан да кичермиләр Сез ничек уйлыйсыздыр, белмим, мин үзем шундый фикердә торам әгәр хәзерге заман кызлары тотнаклырак булсалар таркалган гаиләләр саны бу кадәргә үк менеп җитмәс иде
— Мин бит сезнең белән бәхәсләшергә кермәдем
— Ярый, алайса,—диде Чыңгыз, авыр сулап— Мин җибәрде дип әйтмәгез, үзем килдем диегез Миңа әйткән кебек үк сездән бүтән ярдәм итәр кешем юк. диегез Берни яшерми сөйләп бирегез Вакытын алдамагыз, дөресен әйтегез
Ул кәгазьгә тиешле шифаханәнең адресын язды да кызга сузды
— Мәгез. баш врач янына керегез Георгий Романович аның
исеме, фамилиясе—Борисов Ул — белгеч. Ул ни әйтсә, шул булыр. Бүтәнчә мин сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйм, гафу итегез.
— Рәхмәт Хушыгыз.— диде кыз һәм. тиз генә торып, җитез адымнар белән бүлмәдән чыгып китте.
Чыңгыз аның озын, зифа буена, ишектән чыкканда сирпелгән дулкынлы чәчләренә карап калды. Кыз чыгып китү белән, башына явыз зат кидерткән кысан кыршауны салдырып аткан сыман рәхәт булып китте аңа. Кызны озын коридорда озатып калган кебек, ул әле шактый гына ишеккә карап утырды. Вакыт-вакыт аңа. нишләптер. кыз кабат килеп керер төсле тоелды. Кыз белән сөйләшкәндә, ул. күрәсең, яшерен генә, йөзенә, күзенә үк чыкмаслык дәрәҗәдә генә дулкынланган булгандыр Нәрсәдер артык әйтелгәндер, нәрсә-дер әйтелми калгандыр Әллә нишләп төне буе уйлап чыккан, күңелдән йөз тапкыр кабатланган сөйләшүне дә эзлекле итеп, кызны күндерерлек итеп алып баралмады, сүз дилбегәсен кыска тота алмады Чыңгыз. Ул моны дулкынлануга сылтады һәм. дулкынлануын басарга теләгәндәй, урыныннан торып тәрәзә янына килеп басты, ерактагы Әҗем мәчете манарасына карап тора башлады Бөек Кантның да, уйларын туплау өчен, тәрәзәсеннән һәрвакыт бер үк манарага карап торырга гадәтләнеп китүе һәм ниндидер сәүдәгәр, ике арага биек каралты салып, манараны тәрәзәдән күренмәслек итеп каплап куйгач, манара күренеп торсын өчен күп акча түләп, сәүдәгәрдән теге каралтыны сүттерү исенә төшеп. Чыңгыз үз алдына көрсенеп куйды Кант өйләнмәгән, гомер буе ялгыз яшәгән Шуңа күрә ул аерым кеше проблемалары турында түгел, ә кешелек проблемалары, җиһан проблемалары турында гына уйлаган. Җиңел булгандыр аңа — ул хатын-кызның кем икәнлеген белмәгән
Чыңгызның күзе ирексездән башта кара сөрем белән төтенләүче биек торбага, аннары комбинат бинасыннан күккә болыт-болыт булып күтәрелгән парларга төште. Йөрәге әрнеп китте, башын авыр, караңгы уйлар томалый башлады һәм ул. андый уйлардан качкан шикелле, янә урынына барып утырды
Шул китүеннән кыз бүтән күренмәде Төрле көннәре булды Чыңгызның Кайбер вакытларда ул кыз белән ачыктан-ачык сөйләшмәвенә. аның хәтта исемен, кем булып, кайсы фабрикада эшләвен дә сорамавына үкенә, үзен нык кына битәрләп ташлый иде Бәлки әгәр кыз белән узган җәйдә танышкан булса, кызны да бәхетле итәр иде. үзе дә бәхетле булган булыр иде. Өйләнмәслек кыз түгел ич ул Диларәгә мәхәббәте хакына. Диларәгә охшаганы өчен генә дә өйләнә алыр, ә өйләнә алганны — тора гына алыр кебек тоелды Чыңгызга.
Кайбер вакытларда аңа: «Бәлки, ул кызга., әйе. әйе. авырлы килеш өйләнергә, аны гомерлек бәладән йолып калып, бәхетле итәргә кирәк булгандыр9 '.— дигән сәер уй да килә иде. Тик. әлеге дә баягы — кызның сөйләгәне хак булса — каһәр суккан аракы һәм дарулар исенә төшә иде.
Май урталары иде Шулай беркөн, киңәшмә үткәреп менгәндә. Чыңгызның күзенә әлеге кыз чалынып киткән төсле тоелды Кирәк бит. нәкъ шул минутта Чыңгыз күзлексез иде. Икенче көнне ул гел күзлектән генә йөрде Һәм, чыннан да. төш вакытында теш врачы бүлмәсе янында утырган кызны күреп-танып алды Бик килешле куртка-чалбар кигән иде кыз Ул. Чыңгыз Исламовичны күрү белән, башын тәрәзәгә таба борды
Чыңгыз аның күрмәмешкә салышуын аңлады һәм кыз яныннан 110
тизрәк үтеп китүне кирәк тапты Кызга авыр булуын аның элек баш врачка сөйләгән серен хәзер үзенеке генә итәргә теләвен. сөйләгәненә дә үкенүен, шуңа күрә баш врачны бөтенләй белмәмешкә салышуын аңлады Чыңгыз Ул мондый хәлләргә, әйтергә кирәк, күнеккән иде инде
Тагын бер көн. бер төн үтте Өченче көнне кыз янә шул урында * утыра иде Әллә ничек җайсыз, бер якка янтаеп утыра иде ул д Кыз янына килеп җиткәч, Чыңгыз үзе дә сизмәстән аңардан 5
— Сез минем янга түгелме?—дип сорады
— Сезнең янга.— диде кыз. урыныннан кинәт куз1алып. аннары ' Чыңгыз бүлмәсенә таба атлады Керде дә. бернинди рөхсәтсез-ни- Д сез түргә узды
— Бу — сезгә’ Яхшы кеше булганыгыз өчен Миннән —диде ул ® һәм өстәлгә бер бәйләм канәфер чәчәкләре китереп салды Әйе. әйе * ул аларны куймады, аерым бер нәфислек белән, бераз таратып, о өстәлдәге кәгазьләр өстенә. үтә нәзакәтле итеп куйды Кәгазьләр өстендә — тере чәчәкләр’ Чыңгыз каушап, дулкынланып калды з
— Ничек соң. Тһртипме’ <
— Әйбәт Бар да бик әйбәт.— диде кыз u
— Мин әйткән җиргә бардыгызмы’ t
— Әйе Мин моннан китәм инде *
— Китеп менә дөрес эшләмисез Хәзер инде сезгә киресенчә * монда калырга кирәк Бәлки әле ул килер
— Соң инде Ризалык бирдем инде Берни эшләп булмый хәзер Кешеләрне ышандыргач, сүздән кире кайтуы кыен
Кыз аңа, күзләрен тирән итеп төбәп, ачык итеп елмайды да. һич тартынып тормыйча — әйтерсең, ул баш врачның туган сеңле- се яки күптәнге бер бик якын танышы — түрдәге тәрәзә янына ук үтте Вазадагы ясалма канәфер чәчәкләренә иелеп чәчәкләрне иснәде. аннары аларга бармагы белән сак кына кагылып алды һәм кинәт. Чыңгызга борылып, ихлас гаҗәпләнү һәм шатлану белән • Ясалма икән ич болар, ә мин аларны тере чәчәк дип торам».— диде Аннары, җил бөтереп алган мамык сыман күз ачып йомганчы бүлмәдән юк булды Чыңгыз тагын кыз артыннан карап калды һәм тагын озак кына ишеккә карап утырды Бераз һушын җыйганнан соң. буш вазага су салып чәчәкләрне бик кадерләп, саклык белән генә вазага утыртып, үзенең каршысына. шкаф киштәсенә куйды Кыз аңа җиде чәчәк бүләк иткән иде дүртесе чия төсендә, икесе кызыл, берсе ак Нишләп нәкъ менә җиде чәчәк бүләк итте икән кыз аңа’ Чәчәк саны, аларның сайланган төсләре берәр фал түгел микән’
Ул аларны Диларә бүләк иткән ясалма чәчәкләр белән чагыштырып карады Тере чәчәкләр шундый нәфис, шундый серле иделәр Башларын шулай иеп торулары, төрлесенең төрле якка каравы — бар да, бар да Чыңгыз күңеленә якын һәм кадерле иде Мөгаен, табигатьнең иң зур гаделсезлегедер ул чәчәкләрнең үз-үзләрен озак саклый алмаулары Ә ясалма чәчәкләр беркайчан да шиңми Алар әр-сезләр. ясалма матурлыкларын гел чәчеп торалар
Икенче көнне эшкә килгәндә Чыңгыз үзенә каратып куйган бердәнбер ак чәчәк бүтән чәчәкләрдән түбәнрәк иелгән һәм ныграк шиңгән иде Аның күңеле бу һич көтелмәгән хәлдән сыкранып куйды Шундый актан-ак чәчәкнең — аның өчен сафлык символының — башка чәчәкләрдән иртәрәк шиңүе күңелне мең төрле күңелсез уйлар, тойгылар белән тутыра иде
Чәчәкләр шиңеп беткәч тә ул әле аларны атна буе. сабаклары, яфраклары саргая башлаганчы тотты Аннан соң да үзе алып ташларга батырчылык итмәде, җыештыручы хатынга кушып калдырды Чәчәкләрне ташлагач, аның бүлмәсендәге ямь юкка чыккан иде
Шул китүеннән кыз суга төшкәндәй югалды Әгәр очратса, аңлашып сөйләшер иде Чыңгыз аның белән Ярату белән өйләнү икесе ике нәрсә икәнлеген Чыңгыз, ниһаять, төшенде шикелле.
Соңгы вакытта Чыңгызның уйлары гел Кузьмин сөйләгән нәрсәләр тирәсендә бөтерелде Ул Владимир белән һаман да эчтән бәхәсләшә. ләкин аның хаклыгын да сизә иде Гүя. нәкъ аның каршында гына тормыш үзәне ята, ә Чыңгыз биек таудан шул үзәнгә төшү юлын гына белми Эчке бәхәс юл эзләү кебек иде Әмма Чыңгызның колагында Әбрар сүзләре дә яңгырап тора; «Идеал безгә түбән тәгәрәмәс өчен, язмыш юлында аяк таймасын өчен кирәк Ничек һәм күпме генә уйлама, барыбер хатын-кыз идеалы кирәк, дигән ныклы карарында калды Чыңгыз.
Әгәр кодрәтеннән килсә, бөтен кешене дә бәхетле итәр иде Чыңгыз Берсен генә дә бәхетсез калдырмас иде Ә усал, явыз кешеләрне бәхеткә тилмертер иде. яхшырмый, төзәлми торып, бәхет йөзе күрсәтмәс иде ул аларга
Теге кыз Чыңгызга чәчәкләрне «яхшы кеше булганы өчен» бүләк итте Ләкин яхшылык эшләдеме соң ул кызга, әллә явызлыкмы1 Диларәнең дә һаман баласы юк Бар. билгеләп кара син изгелек белән явызлык, бәхет белән бәхетсезлек арасындагы чикне!
Тагын ике ел вакыт үтте. Чыңгызның буйдак булып яшәве әтисен дә. әнисен дә тәмам чиргә сабыштырды Алар өчен синең фәлсәфәң дә, һөнәрләрең дә. хәтта мәхәббәтең дә кирәкми иде һәм. Чыңгызга тәмам кул селтәп, бу юнәлештә үзләре җан-фәрманга эш кузгаттылар Балаларыңны сөеп үләсебез килә».— диделәр.
Озакламый алар Чыңгызга менә дигән» бер яр эзләп таптылар Чыңгызны Уфага кайтып танышып китәргә чакырдылар Ул. чыннан да. кайтып, танышып килде. Кәләш врач булып эшли, беренче карашка болай ошамаслык та түгел иде.
Казанга кайтканда Чыңгыз белән Уруссу станциясенә хәтле бер яшь гаилә кайтты Үз кайгысы да өйләнү булганга, ул юл буе шушы гаиләне күзәтеп, уйланып кайтты Ире Азамат, хатыны Илһамия. кызлары Гүзәл исемле иде Поездга утырганда Гүзәл йоклый иде Берзаман ул уянып китте «Әти-ии!».— дип. кечкенә куллары белән әтисен кочаклап алды. Бала әтисенә шундый саф. шундый тугрылыклы итеп карады ки. ул караш Чыңгыз хәтерендә мәңгегә уелып калды Шул караштан, шул пакь ихлас тавыштан аңа яңа дөнья ачылгандай булып китте -Бәлки, чыннан да. тормышта без иҗат итә алган иң зур гүзәллек — балалардыр9—дип уйлана башлады Чыңгыз Бәлки Кузьмин хаклыдыр, табигатькә үзең кебекне тудыру иң тирән әхлаклылык, иң бөек бурычтыр’ Чыңгызга әле соң түгел Ул өлгерә әле. Киресенчә, хәзер нәкъ вакыты Кырык яшьлек ирләрдән, яшь хатыннардан акыллы, сәләтле балалар туа. Җыйган аң-белем. тәҗрибә, хәтта һөнәрләр дә геннар аша бирелә Озак яшәүчеләр арасында да соң өйләнүчеләр, кырык яшьләрдә өйләнүчеләр күбрәк Юк. юк. өйләнергә әле соң түгел Юкка хафаланалар Чыңгызның әтисе белән әнисе. Уң эш соң булмый
Өйләнү турында уйланса да. сөйләнсә дә күз алдына Диларә килеп баса Ә Диларәнең, нишләптер, һаман баласы юк Җанына гөнаһ алды ахры. Чыңгыз... Ә теге кызның хәле ничек икән’
Танышып китүне әтиләре ризалык дип аңлады, ахрысы Хатлар кар кебек ява башлады Ә Чыңгыз, төрле сәбәпләр табып, сүзне һаман суза килде, суза килде Яңа хат алган саен, башында икеле- микеле уй барлыкка килә, әмма, эшкә килеп канәферләргә күзе төшү белән, андый уйлар юкка чыга, акылы эзгә баса иде Ясалма чәчәкләр, гүя. аның һәрбер уена, һәрбер эшенә шаһит булып, аны һәрвакыт күзәтеп утыралар һәм хәтта уй-тойгыларның аз гына тай- 112
пылышына да хөкем чыгарырга әзер торалар кебек иде
Көннәрдән бер көнне Чыңгыз шундый төш күрде имеш, тикшерү белән аны бер завод шифаханәсенә җибәргәннәр Ул барып кергәндә бригаданың бүтән кешеләре — хатын-кызлар килеп җитмәгәннәр иде әле Чыңгыз аларны баскыч төбендә көтеп күренмәсләрме инде. ф дип. завод капкасына карап тора иде Шулвакыт ул йөзе кып- ь кызыл булып кызарган, күзләрен яшереп, башын аска иеп кереп | килүче бер яшь хатынны күреп алды Йөрәге кинәт урыныннан купты 2 Чыңгызның — бу теге кыз иде Чыңгыз хатынны куып җитте дә. 2 хезмәттәшләре аны-моны уйламасыннар өчен янәшә бара башлады <
— Димәк, бу сез7—диде ул. үз күзләренә үзе ышанып җитмә- ч гән кеше шикелле.— Сез читкә китмәдегезмени7
— Юк.— диде хатын.— сез мине, берүк, гафу итә күрегез инде * Мин сезне алдадым Миңа миңа сезнең алда бик оят иде Очрап = йөрмәс өчен, шушы заводка күчтем 3
— Тормышыгыз ничек соң7 с
— Сорамагыз инде. Теге чакны сез бик хаклы булгансыз
— Димәк, кияүдә хәзер? <
— Әйе! °
— Ә ирегез кем7 =
— Монда эшли, инженер Ләкин мин инде хәзер ирдә түгел < — Сәбәбе шулмы7
— Шул да. ул гына түгел дә Мин аны бик яратып чыктым Шуңа күрә, түкми-чәчми, аңа барысын да сөйләп бирдем Кичерер дип уйлаган идем Хәзерге заманда аның әһәмияте юктыр, кемнең кайчан кеме булмаган, дип уйлаган идем Ул мине кичерә алмады Миңа -Синең балаң булмый».— диделәр Тикшерендем. дәваландым — файдасыз Бу чүп өстенә чүмәлә булды Ул — яхшы кеше Мин —бәхетсез Җир йөзендә иң бәхетсез хатын мин
Чыңгыз үзенең бу төшен бөтенләй оныткан иде Икенче көнне аны кичкә таба сәламәтлек саклау министрлыгына чакырдылар Бөгелмәгә барып, бер шикаять тикшереп кайтырга куштылар Кулына калын гына хат тоттырдылар Көн үткән иде инде Билет хәстәрен күреп йөрергә вакыт аз калган иде. Самолет белән очса, иртәгә кимендә ярты көне юлга үтәчәк. Чыңгыз Исламович «Казан—Бөгелмә» поезды белән шул ук көнне юлга чыкты
Ул килеп кергәндә купеда бер чибәр ханым утыра иде
— Хәерле кич.— диде Чыңгыз
— Хәерле кич.— диде ханым кыяр-кыймас кына Аның йөзе кинәт кып-кызыл булып балкып китте һәм ул. нишләргә белмичә, сүз югыннан сүз дигән шикелле «Сезгә өстәге урыннар гына калды, монда минем ирем утыра».— дип әйтеп ташлады Чыңгыз аны башта оялудан, аннары уңайсыз әйтеп ташлаган сүзләреннән шулай нык кызарды дип уйлады, һәм хатынга карамаска тырышты
— Ярый, кайда да
Чыңгыз плащын элеп куйды, портфелен утыргыч астына салды, яңадан торып маташмас өчен ишек янынарак утырып, гәҗит актара башлады.
— Сез бер дә үзгәрмәгәнсез.— диде ханым Аның йөзендәге кызыллык бераз кими башлаган иде
«Кем минем белән болай сөйләшә7 Нинди танышым икән соң ул7»—дип баш ватты Чыңгыз
— Сез дә һаман яшь һәм чибәр —диде Чыңгыз, болай гына, кыек атып, туры тидереп Ул ханымга беренче тапкыр төбәп каралы һәм кинәт дулкынланып китте Ышаныргамы-ышанмаскамы дигәндәй. ханымга тагын бер. тагын бер карап алды Аның халәтен сизгән шикелле, хатын тизрәк сүзгә күчте
— Мин ике бала анасы инде хәзер Ике малай үстерәбез.—
дип сөйләп китте. Каршыда, чыннан да. ул — Чыңгызга теге вакытта чәчәк бүләк иткән кыз утыра иде Хатын тизрәк ире турында, балалары турында әйтеп, сүзне үткәннәргә җибәрмәскә, хатирәләр уртаклашып утыруның файдасызлыгын искәртергә ашыга иде. ахрысы.
— Сез бәхетле, димәк?—дип сорады Чыңгыз Исламович үз нәүбәтендә Бу темага артык сүз куертасы килмәгәнен сиздерергә тырышып.
— Әлбәттә.
— Мин бик шат.
Шулвакыт ишекне киң ачып, купены тәмәке исе белән тутырып, уртача буйлы, таза бер ир килеп керде. Ул бераз салмыш та иде
— Таныш булыгыз, бу минем ирем була.— диде ханым, ике араны ялгарга тырышкан төсле
— Бик шатмын. Мин Чыңгыз Исламович булам.
— Михаил Семенович.
Михаил Семенович күп сөйләшергә яратмый иде. ахры; ул. артык исе китмичә генә, тәрәзә янына барып утырды да перронга төбәлде. Чыңгыз да кабат гәҗит укый башлады
Поезд кузгалды.
Чыңгыз коридорга чыгып китте. Аз сөйләшү аның өчен мәслихәт иде Ул. күп сөйләшеп, сүз ара сүз кереп китеп, хатынны кыен хәлдә калдыруым бар, дип курыкты. Үзенең дә хәле җиңел түгел иде Чыңгыз әле дә бу очрашуның өн булуына ышанып бетә алмый иде Менә сиңа төш! Менә сиңа телепатия! ТЬрәзәгә карый-карый. уйга чумды Бу очрашуны ул язмыш бүләге итеп кабул итте. Аны иң шатландырганы — хатынның бала таба алуы иде. Шул хәбәрдән аның хәзер йөрәге җиңеләеп, күңеле җылынып китте Җанын суырып торган әрсез сорауларның берсе кинәт юкка чыкты Чыңгызның вөҗданы тынычлана башлады. Бары тик бөтенләй тынычланып беткәч кенә, акылы тәмам салкынаеп җиткәч кенә ул теге вакытта кызны бәхетле итәргә хыяллануын искә төшерде Менә бу. ичмасам, очрашу! Чыңгыз, үзе дә сизмәстән, башын чайкап куйды.
Ул көнне Чыңгыз йоклый алмады Башта аны ирнең гырлавы борчыды Аннары башыннан йокы бөтенләй качты. Кысан урында уй көчәя генә икән Чыңгыз төн буена үзенең бар үткәнен аркылыга- буйга йөреп чыкты Вакыт-вакыт аның уйлары бүленә, ул хатынның әйләнеп ятканын, тирән итеп сулап куюын ишетә, ләкин аска карарга кыймый иде. Хатын да йокламады Ничектер, ул үзенең йокламавын Чыңгызга белгертергә тели сыман тоелды Кызык, нәрсә турында уйлый икән ул хәзер’ Нәрсә йокы бирми микән аңа’ Нишләп кешеләр бер-берсенең уен белә алмый икән’
Командировкада Чыңгыз ике көн булды Кеше язмышларын тикшереп йөрү аның иң яратмаган эшләренең берсе иде Үзен тикшергәнне дә аның җене сөйми. Кадерле вакытны әрәм итеп, дәүләт акчасын туздырып, өч тиенгә ярамаган шикаять тикшереп йөрү аның болай да бозылган кәефенә чүп өстенә чүмәлә генә булды. Шуңа күрә ул Казанга күңелсез кәеф белән кайтты Икенче көнне эшкә килү белән, үзе дә аңламастан, ясалма чәчәкләрне әрнүле ачу белән чүп савытына томырды
Менә шундый уйлар, хисләр күтәрелеше вакытында Чыңгыз күзләрен чытырдатып йомды да: «Ярый инде, ни булса — шул булыр».— дип. бер ай эчендә Уфа кызына өйләнеп тә куйды
Ә тагын ике айдан аңа Диларәнең ирдән аерылып кайтуын хәбәр иттеләр...
Казан 1986