Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ «АДАШКАН» ШИГЫРЬЛӘРЕ


Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗат мирасы бүген дә тиешле дәрәҗәдә барлан- маган хәлдә яши.
Минем Тукайның җыентыкларына кермә| ән әсәрләрен барлау, эзләү белән махсу с шөгыльләнгәнем юк.
Шулай да кулга очраклы рәвештә эләккән гарәп хәрефендәге иске китапларны, язмаларны караштырганда
күз тишкән шигырьләр арасыннан мәшһүр шагыйребезнең күпләр игътибарыннан читтә калган берничә
шигырен күчереп алганмын.
Тукайның Балкан сугышларына мөнәсәбәтен белдереп 191/ елда язган «Тәмсил» дигән шигыре
Октябрьдән соңгы чорда бер генә мәртәбә. 1943 иче елда чыгарылган «Сайланма әсәрләремнең беренче
томында гына басылган. Чынлыкта, аны бүгенге укучылар белми, Ибраһим ага Нуруллин аның яңа дүрт һәм
биштомлыкларга кертелмәвенә ярсып, күп мәртәбәләр мөнбәрләргә чыгып тавышланса да, шигырь һаман
шагыйрь томнарында үз урынын ала алмый әле
Тәмсил
Әһле Балкан — кечкенә бер эт иде. Төркия — күктә очар бөркет иде.
һәр заман, торды бу көнче эт өреп, Күктә очкан солтанат кошны
күреп. Өрде-өрде, кошны иткән күк харап. Торды пычрак аузы
күкләргә карап Хөр вә шат, якты һавада кош оча. Койрыгын болгап,
елый эт: эч поша. Эт улый мәшъүм1 вә тырный үз битен, Бәдбәхет,
чәйнәргә хәзер үз итен. Ошбу күренеш башкаланмый күп заман,
Төркия хәле — гүзәл, этнең — яман. Очты бөркет киң һавада, хөр вә
шат Кәгъбә — шат милләт вә шат солтан — рәшат11 12 Әлләкем аткан
тирән бер ярадан.
Билгеле бер сайъат13 мәлгунәдән Кош — төшә жиргә (бу мәгълүм,
язмый ук) Кәрлә этнең — көнче этнең авызынук.
Шунда да курка һөҗүмгә эт — сәфил14 15 Читтән әйткәнне көтә: «Өс-
с-с!» Чөнки, шанлы кош чукып алса күзен, һичберәү әйтмәс ди ул
яклау сүзен.

«Пиль» — диде, кемдер җибәрде өстереп. Сугыша маэмай койрыгын
селкеп, өреп •Ошбу этлекне изге бер кан,— диләр.— Сугыша
Инҗил5 белән Коръән,— диләр. Алдый алмаслар халыкны юк белән
Монда, хәзрәтләр сугышмый поп белән.
1925 нче елда Заһирә Салихиянең «Мәктәпкә кадәр тәрбия» дигән китабы басылып чыга. Бу китапта да
Тукай исеме куелган, әмма уз җыентыкларына кермәгән ике шигырь китерелә:
Атларым
Кара атым кешнидер, бар эшне дә эшлидер: Кырдан йөкне
ташыйдыр, солы, печән ашыйдыр Ала атым бик матур. Ул чабарга
бик батыр Атлангачтан. ул. ярсып, чабадыр тыпыр-тапыр. Бездә күк
ат бар тагын. Сөйгән атым-аппагым Беләм анын тай чагын: сөям
матур чапканын. Бездә тагын тайлар бар.— сылу, матур тайлар бар.
Анын берсе — алмачуар,— бик күңелле хайваннар. Безнең юртак ат
көрән чаба — чыгара буран' Ул атка түгел әрәм, ясатсан яхшы аран.
Көтүче
Алды кулына сорнаен көтүче тру-ру-ру!
Ә анарга бер сыер каршы чыкты му-му-му!
Син. сыер, кит урманга, хәтфә төсле кырлар! а
Тик. кайтырсың кич белән, кич белән, күп сөт белән.
Тел. әдәбият, тарих институты кулъязмалар бүлегендә Закирә ханым Шәрәфнең үз абыйсы Фатих
Карими турында ягып калдырган бер хатирә дәфтәре бар. Шуның аза1ына Закирә ханым Г. Тукайның
җыентыкларында юк тагын бер шигырен теркәп калдырган
Кадер кич
Коръән иңгән җиргә күктән. Ләүхелмәхфү здән16 17 бу кич.— Бар*'а
бәйрәм кичтән изгедер — Кадер кич' Ошбу кич Тәсбих әйтеп, нур түгә
күк йөзе йолдызлары.
Тәһлил әйтеп7. Җиргә инәләр оҗмах хур кызлары Нәкъ җиде төн
уртасында күк капмы ачылыр. Яктырыр Җир кодси* шәгълә’ берлән,
бердән ялт итәр. Шунда сузылыр Җиргә күктән бер Фәзаи"* киң күпер
Бар фәрештә җиргә иңәр ошбу кич. һәр елда бер Әхрәви" тынлык
бирер Тәңре, бу төн бик тын кичәр Тик менә әкрен генә. бер. таң
җиледәй, җил исәр һәм бу кич.- мөэмин күңелләрне гаҗәп моңлык
басар, һәр теләк, һәрбер гыйбадәт, туктамый күккә ашар.
‘ Ләүхелмәхфү ■ күкта, тәкъдирләр язылган яшерен ятма
’ Тәһлнл айтү доганың, гыйбадәтнең бер тере
• Кодси изге
17 Шәгълә нур
10 Фазан күккә карашлы
11 Охрани ахирәткә, теге домнага карашлы
Ниһаять. Гаяз Исхакый исемен телгә алган өчен заманында әдәбиятка кертелмәгән бер эпиграмма. Бу
шигырьнең зур һәм кызыклы тарихы бар. Столыпин реакциясе елларында. эшсез-акчасыз калган Сәгыйть
Рәмиев демократик яшьләрмен төп һөҗүм объектына әйләнгән консерватив «Бәянелхак* редакциясенә
секретарь булып эшкә керергә мәҗбүр була Элеккеге фикердәшләре моны — идеалларга хыянәт, иманын
сату дип кабул итәләр. Тукай да бу мәсьәләгә әче-әче сүзләр белән кагылып ала С. Рәмиев тә «Бәянелхак»
хуҗасы Ә. Сәйдәшев кулына күчкән «Казан мөхбире» газетасында «Без» дигән сатирик бүлек ачып, андый
чәнчүләргә ачулы җаваплар кайтара. Бәрелешләрнен нинди киеренкелеккә барып җиткәнен. С Рәмиевнен
шулай ук җыентыкларына кертелми торган. Тукайны хурлап, әрләшеп язылган. «Бсз»дә басылган шундый
шигырьләренә карап күреп була
«Фәхрмен тик үзем берлән.
Үземнең үк сүзем берлән!..» —
«Көчәнмә, юк. булмассың Кеше, туңган күзен берлән!»
Бу инде шәхескә кагылу, кешенен физик кимчелегеннән (Тукайның бер күзенә ак төшкән булудан) көлү
«Кеше булып кыланучы. Маймыл»,— син ул. мин түгел!
«Кара карга!» Я — Былбылмы — Ачиншигым син түгел!
Шул ук кешегә
«Рәшитнең сурәтендә бер Дөгет тулган чиләк китсә»...
Сасытмасмы Галәмне, бер
Кеше «Яшенче»гә типсә?!
«Яшенче» инде ул — Тукай... Тукайның Г. Исхакый исемен телгә алган җавап эпиграммасы да ул үзе
чыгарган «Яшен» сатирик журналында басылган. Менә ул:
Кара карга вә бөлгән бай
Юып аслан бияз булмый!
Вә һәрбер көлтә баш — чын «Таң» — чы һәм аслан Гаяз
булмый.
Әйе. болар әдәби мохитнең күңелсез яклары. Әмма аңа күз йому — күрмәмешкә салыну белән, без
аларны юкка чыгара алмыйбыз. Әле бит шулар өстәвенә аларда информация һәм тәҗрибә дә тупланган!
Алар революция җиңелгәч, реакция елларында демократик көчләр арасында каушау, таркалу, перспективаны
югалту ни дәрәҗәгә җиткәнен күрсәтә. Тарихта иҗтимагый күтәренкелек, активлык еллары төшенкелек
еллары белән чиратлашып тора. Бер төшенкелек елларындагы хаталарны, ачы тәҗрибәләрне онытмау,
истән чыгармау, икенче бер вакытларда, андый хәлләрдән күзне һәм аңны томалаттыр- мауга ярдәм итә ала
Аларны онытырга, күрмәскә тырышулар исә бер үк урында туктаусыз абыну-бәрелүгә генә китерә...