Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙЛАР РУХЫ

Уфадагы татар мәдәнияте мәркәзе идарәсенең рәисе, шагыйрь һәм публицист Айдар Хәлим белән әңгәмә.
— Айдар әфәнде! ’Дружба народов» һәм >Ка зан утлары* журналында. ’Литературная Россия’
•Ленинградский литератор’. ’Кызыл Таң». ’Социо листик
Татарстан*. ’Татарстан яшьләре». ’Аваз* һәм башка
газеталарда басылган мәкаләләрегез аша. шулай ук ’Дружба
народов» журналында чыккан ’Телем минем — дустым минем. .•
исемле мәкаләгез (б сан. 1988 ел) уңаеннан төшерелгән •Ничек
экстремист булырга» дигән фильмны карап, без
Башкортстандагы хәлләрдән шактый хәбәрдар булдык. Сезнең
иманыгыз ныклыгына һәм гаделлек өчен кыю көрәшегезгә чын
чынлап сокландык. Уку чыларыбыздан килгән куп санлы хатларда
да шун дый тойгылар чагыла Ләкин вакыт бара, сулар ага тора
.. Шуңа күрә әңгәмәбезне соңгы чорда булган үзгәрешләрдән
башлап китик әле. Бүгенге көнгә, ягъни 1 февральгә.
Башкортстан татарлары тормышында яхшы якка таба
үзгәрешләр бармыf
— By бик тә урынлы сорау. Аны хәтта яшәвебезнең мәгънәсе
дип тә билгеләп булыр иде. Чинки без. адәм балалары,
яшәешебездә изгелек барлыгына ана сете белән иман китергәнбез.
Без шуның ечен — үзебез куаныр һәм башкаларны да куандырыр
өчен дөньяга яралганбыз.
Уңай үзгәрешләргә килгәндә, алар хакында бар дип тә. юк дип
тә бер сүз белән генә кистереп әйтү кыендыр. Әмма бар алар, бар!
Аларны эчке һәм тышкы, рухи һәм матди, шәхси һәм иҗтимагый
үзгәрешләргә бүлеп булыр иде. Мәгълүм ки. тышкы һәм матди
үзгәрешләр беренче чиратта эчке үзгәрешләргә, ягъни шәхеснең
фикерләвендәге яңарыш ру хына бәйле. Безнең иң зур казанышыбыз әнә шул хәлнт кеч адым ның
ясалуындадыр! Моңа кадәр Башкортстанда •тугандаш* татар халкы ның проблемасы «юк* иде. Мин тугандаш
дигән атаманы куштырнаклар эченә алам Чөнки бу — аны тиргә төшереп эшләткәндә генә дуслык уены уйнап,
халык кадәр халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү мәсьәләләренә килгәндә исә туган дашлыкны
йомып калдыру, аны ширбәтле сүзләр өермәсенә батырып калдыру кпсафәте иде. Үз мәктәпләре ябылган,
иҗади интеллигенциясе үстерелмәгән, бул ганы да бары тик шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып, урындагы
нластьлар белән рухи һәм матди коррупциягә кергән, үз газета журналлары, радио телевидениесе һәм башка
хәбәрдарлык чараларының челтәре, театры, җыелып бер сөйләшерлек • Шәрык клубы* шикелле почмагы да
булмаган шартларда безгә нишләргә кала иде? Киң халык даирәсенә генә чыгарга кала иде' 1987 елның
көзендә Уфада республикада формаль булмаган беренче иҗтимагый оешма - татар клубы оешкач, аны
«буржуаз милләтчел. халыклар дуслыгын таркатучы, экстремистик оешма* дип тамгалап, конетоне сүктеләр.
КПССның Башкортстан өлкә комитеты бу турыда хәтта махсус карарлар кабул итте. Күбәйтеп, аны түбәндәге
оешмаларына җитәкче документ итеп җибәрде, атна саен активлар, •түгәрәк өстәлүләр оештырып, анда
безне чакырып та тормыйча, .татар клубы*ның никадәр «зарарлы оешма» икән леген республика
халыкларының миенә сеңдерде.
•Татар клубы*н оештыручыларның берсе — мөхтәрәм шагыйрь һәм галим Йосыф Гәрәй, бу кысымнарга
түзә алмыйча, йөрәге ярылып, урамда җан бирде 18 ел буе Сталин лагерьларында һәм сөргеннәрдә лаеш
шулпасын татыган бу искит кеч туры сүзле әдипне җирләүдә катнашу һәм тиешле хөрмәт күрсәтүдән Башкорт
стан Язучылар берлеге баш тартты. Ул гынамы7 • Башкортстанда татарлар юк.
Редакциядән- Төрле төрле карашларга игътибарлы булу заманын истә тотып. А. Хәлим
фикерләрен үзгәртүсез бирәбез. Нәтиҗәне укучы үзе ясар
алар кайчандыр татарлаштырылган башкортлар».— дигән ялган идеяне алга сөреп, коне төне урындагы
радио телевидение, газета-журналлар утыз җиденче ел репрес сияләрендә бердәнбер «гаепле» кеше—
Йосыф Гәрәйне уйлап табып, теманы
• башкорт милли интеллигенциясен кыруда татар сатлык җаннарының роле» җирлегенә күчерделәр.
Хәтта Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашка да бихисап агулы ташлар атылды. Милләте
ягыннан татар булган мәрхүм язучы Гай нан Әмирине. үзенең мәшһүр «Морадым» повестен Һәдия
Дәүләтшинадан урлаган, дип. тикшерү процессы кузгаттылар. Ярымяшерен шартларда барган бу
тамашага, киң җәмәгатьчелек, татар клубы вәкилләре кертелмәде Процесс матбугатта яктыртылмады
Шулай да ул процесс сабын куыгы кебек шартлады, хакыйкать өстә калды.
Без бу шартларда бары тик халыкның үзендә генә таяныч таба ала идек. Тукаебыз әйтмешли:
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен.
Тибрэтмэкче булсаң иң нечкә кылларын.
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен. Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен...
1989 елның 14 октябрендә Нефтьчеләр мәдәният сараенда мең ярым кеше кат нашында үткәрелгән
гомумтатар митингысы бу җәһәттән хәлиткеч көчкә ия булды. Татар клубы аны бик җентекле әзерләде.
Түрәләр ачык һавада соралган митнн гыны ябык бинага куып кертеп, бик җиңел генә котылырга
теләгәннәр иде, әмма барып чыкмады. Татар халкында тупланган ру хи җәбер потенциясе барлык киртә-
ләрдән өстен булып чыкты. Бу форумда язмышыбыз өчен тарихи дип әйтерлек резолюцияләр кабул
ителде.
Митинг көне итеп юкка гына 14 октябрь — Явыз Иванның Казанны басып алу
• сәхифә»се сайланмаган иде. Мөхтәрәм көрәштәшебез Сәид әфәнде Еники, мөнбәрдән торып, бу
хакта бер ике кәлимә әйтү белән, җыелышны өзү өчен залга кертелгән адәмнәр сызгырына, кычкырыша
ук башлады. Мин залны халкыбыз бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган татар уллары һәм кызлары
хөрмәтенә нәкъ менә бүген — Казан алынуның 437 еллыгы көнендә — аякка басып, бер минут тынлык
уразасында торырга чакырдым Монда инде милли аерымлыклар да. дәрәҗәләр дә арткы планга күчте.
Зал белән бергә, безнең хәлебезне аңламаган, йә булмаса аңларга теләмәгән җитәкчеләр дә.
«ләббәйкә» һәм »долой»дан яралганнар да. хәтта граждан киемендәге КГБ офицерлары да торып басты.
Сынулары шунда булды. Икенче көнне газеталар — бигрәк тә урыс телендәге газеталар —
«непредсказуемый» шагыйрьне бу
• демократик» булмаган, имештер ки «халыкларны дошманлаштыруга илткән ак ция.дә гаепләргә
ашыкты. Әмма алар да татар халкы алдында ясалма рәвештә тудырылган проблемалардан кача
алмадылар. Тема «яшерен» булудан туктады. Башкортстандагы татар проблемасы барлык республикага,
хәтта ки ил күләменә җәелде.
Татар клубы әгъзалары халкыбызның үзаңын күтәрүдә кыю һәм конституцион яктан гадел булган
адымнар ясады. Татарча чакырулар язып, дистәләрчә җыелыш- диспутлар. лекция-концертлар үткәрде.
«Татар халкына ачык хат», «Милләтебезгә олуг үтенечләр» кебек һәм башка шундый мәкаләләр белән
«Кызыл Таң« газетасы аша киң халык даирәсенә чыкты.
Шулай итеп, дистә һәм йөз еллар буе тупланып килгән яман шеш тишелде, әйткәнемчә, яшерен
тема булудан туктады. Бу уңайдан мин «Социалистик Татар стан», бигрәк тә «Татарстан яшьләре».
»Аваз»га зур рәхмәтләр әйтер идем. Хәбәрдарлыкның үз чаралары булмаганда, СССР законнарына
нигезләнеп, чит республикалардагы милләттәшләрең турында кайгырту — бу бит бик тә гуманлы. бик тә
табигый күренеш.
Эчке, рухи, ягъни объектив үзгәрешләргә илтүче субъектив үзгәрешләрнең иң кадерлесе, минемчә,
шуннан гыйбарәттер. Хәзер инде тышкы мохиттәге үзгәрешләргә килик. Әлегә кечкенә булса да, юк түгел
алар. КПСС Үзәк Комитетының февраль (1988) Пленумында тәнкыйтькә эләккәннән һәм «Дружба
народов» журналында чыккан мәкаләбездән соң, Башкортстанда көчләп башкортча укытуга күчерелгән
берничә йөз мәктәп яңадан туган теленә — татар телендә укытуга кайтты. Мәктәпләрнең никадәр «татар»
булуы, әсбаплар, укытучылар мәсьәләсе — бу инде имиче тема. Шулай да. татар хезмәт ияләре үз
мәктәпләренең сәяси һәм граждан- и.| • татусын яклауда киләчәктә уяулык күрсәтерләр, дигән өмет бар.
1989 елда үткәрелгән халык санын алуда йөз меңнән артык милләттәшебез шулай ук көчләп яздырылган
«башкорт»тан «татар»га кайтты. Әмма байтак паспортларны алыштырасы бар әле. Атнага ике генә
тапкыр булса да. Башкортстан радиосы татарча концертлар бирә башлады. Урамнарда һәм сәхнәдә аяк
терәп татарча сөйли, җырлый. хәтта ки театр уйный башладык. Үзәк Комитет күрсәтмәсе буенча Уфада
ачы лырга тиеш булган татар дәүләт театрын Башкортстан җитәкчелеге һичбер шартлары булмаган
Туймазыга илтеп тыкты. Менә өч ел инде — театр һаман юк! Була чагы да билгесез. Татар клубы Уфада
»Нур» театрын оештыруда башлап китүче, ярдәм кылучы булды. Әмма бүгенгә «Нур» театрын бар дип
әйтү кыен. Аның бинасы да, акчасы да. актерлары да, тиешле режиссеры да юк. Башкорт дәүләт
педагогия институтында исә мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияче педагогларын әзерләү буенча татар
бүлеге ачылды. Кушнаренкода татар педагогия училищесы аякка бастырылды Уфада «Вакыт» исемле
татарча газета чыга башлады. Озакламый бөтенреспублика татар яшьләре газетасы үз укучысына юл
алыр дигән өмет бар. Сез сораган беренче уңай үзгәрешләр менә шулар. Кыска соравыгызга озынрак
җавап биргәнем өчен гафу үтенәм Чөнки ул безнең әңгәмәнең иң төп сорауларыннан берседер дип
уйлыйм...
— Рзхмәт. Айдар әфәнде Әйтегез зле. сез татар рухы Тукайлар рухы* тошенчәеенә нинди мәгънә
саласыз!
—■ Иң туры, иң тиешле мәгънәне салам. Җир йөзендә милләтсез кеше булмаса да, безнең система
милләтсез милләтләр хасыйл итүдә «халыкара» тәҗрибә туп лый алды Чын зыялы кеше, әгәр акылы камил
икән, беркайчан да шовинист рухлы милләтче булмый. Тиешле белемне алмаган, әмма үз милләтенең
никадәр кыерсы тылган хәлдә икәнлеген аңлаган «телсез» Герасим Мумуларның исә безнең заманда
төзәлмәслек милләтчегә әйләнүе бик мөмкин Чөнкн аларны шушы система үзе үк әзерли. Милләтләрне
кыерсыту аша'
Везнең оппонентлар еш кына: «Нигә сез татар халкының хәле турында артык борчыласыз?»—дип
сорарга яраталар. Татарлар арасыннан завод директорларының фәлән, колхоз рәисләренең фәлән, фән
докторларының фәлән. Хезмәт Геройларының фәлән проценты чыккан, имеш. Ләкин бит паспортыңда татар
язылу гына, син — милләтең белән татар, дигән сүз түгел. Татар булу — ул милли үзаңлы булу, халкың
кайгысы белән борчылу, халкың шатлыгы белән шатлану Татар халкы рус империясенә беренчеләрдән
булып куып кертелеп, үз милләте турында кайгырту дан ваз кичүгә кадәр җиткерелгән ниндидер мәҗүси
массага әйләндерелде Аның рәсми сеңдерелгән • интернациональлеген» мактау артында зур шик шөбһәләр
ята Балаңа урыс исеме кушсаң, урыска кияүгә бирсәң, оныкларыңны урысча тәрбия ләсәң һ. б. — син
«интернациональ», имеш. Әгәр балаларыңның милли үзаңлы булуы турында кайгыртсаң, син — милләтче,
нмеш. Татар халкын интернациональ леккә өйрәтү хокукына ия булганчы, тәүдә үзеңә интернационалист
булырга кирәк! Татар халкы барлык үткәне, үзенең мең еллык мәгърифәте, башка халыклар белән килешеп
яшәве, уллары һәм кызларының бик күп милли мәдәниятләргә хезмәт итүе белән үзенең тирән
интернациональлеген Ибн Фазлан заманнарыннан ук раслаган инде ул!
Аяныч хәл бит: кечерәйтеп, бик тә кечерәйтеп, бары тик җиде миллионга кал дырылып. ЦСУ
исемлекләренә кертелгән халыкның өчтән бере дип әйтерлек туган теле итеп урыс телен күрсәтсен,
балаларының бары җиде проценты гына туган телендә уку язу таный белсен, һәр өченче дүртенче улы һәм
кызы катнаш гаиләләр корсын әле!., һәм шушы хәлгә җиткерелеп тә. үз халкыңның иң газиз иҗаты — туган
теленә хокукын яклаганда, синең җиреңдә яшәгән, синең суларыңны эчкән, синең икмәгеңне ашап кеше
булган икенче бер милләт вәкиле сине «ннтернацио налист булмауда» һәм • милләтчелектә», «милли фатир»
таләп итүдә гаепләсен әле! Ниндидер милләткә карата үч саклау — татар халкының фигыль табигатендә
булмаган нәрсә. Ул шуның белән бөек. Әмма үзе турында кайгыртудан ваз кичүе, минем исәпләүләрем
буенча, һәр йөз татарның җитмеш сиксәненең чын миллилек, ягъни чын интернациональлекнең нигезен
тәшкил иткән миллилектән «батырларча» арына барып, үзе турында да уйларга маңкортларча онытуы — бу
система алып килгән иң зур бәлаләрнең берсе.
Тукайлар рухын мин шулай аңлыйм. Ул рух бары тик ниндидер әдипләр яисә әдәби мохит белән генә
чикләнми Тукайлар ру хына тугры булу — ул үз милләтеңнең матурлыгын, рухи мәдәниятен саклау, үстерү,
бер генә милләт интересларына да каршы килмичә, шушы казанышларны башкаларга да җиткерү Үз
милләтең учагы тирәсенә башкаларны туплау, сокландыру, һәркемне сөю. үзеңне һәм баш каларны
кимсетмәү, рәнҗетмәү Бүгенге шартларда һәр татар кешесе милли азат лык өчен көрәшнең уртасында
булырга тиеш. Тукаебыз калдырган васыять тә шундый бит:
Җырлап торам, торган җирем тар булса да.
Курыкмыйм. сойгән халкым татар булса да;
Күкрәк киреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге кон мылтык ук агар булса да
— Сезнеңчә киләчәктә татар башкорт халыклары арасында үзара якынаю һәм шчл нигездә
мәсьәләне гадел хәл итәргә тырышу булыр, дигән ышаныч бармы!
Ышаныч бар. дип фараз итәргә кирәк. Бары тик шайтан гына өметсез була ала. Татар һәм башкорт
халыклары арасында бернинди дә милли, социаль кар шилык юк. Бүлешәсе җир су дв юк. Киресенчә, алар
дөнья милләтләре инфра структурасында сирәк очрый торган якынлыкка һәм ру хи бердәмлеккә ия Бүген
килеп туган хәлләрдә халыкларыбызның бер гаебе дә юк. Ләкин һәр халыкның уз милли проблемасы,
чишелүне таләп иткән мәсьәләләре бар Шулерны гадел юл
белән хәл итү урынына административ аппарат, үз гаебен яшереп калдырырга тырышып, гаепне «милләтара
мөнәсәбәтләр»гә китереп ялгарга һәм шуны •тормышның үзеннән раслату» өчен илебезнең байтик
регионында бәрелешләр китереп чыгара. Алма Ата, Тбилиси. Баку, инде килеп, Литва хәлләре — барысы да
ш уны раслый.
Татар-башкорт мөнәсәбәтләрендә нинди кыенлыклар бар соң? Безгә, Уфа. ягъни Урал буе
татарларына шунысы ачык: соңгы берничә ел эчендә дәүләт органнары белән якын мөнәсәбәткә кергән
һәм бик тә сугышчан, бернинди килешү консессуска барырга теләмәүче башкорт шовинизмы барлыкка
килде. Кирәк җирдә яшерен, кирәк җирдә ачыктан ачык рәвештә ул башкорт халкының төп дошманы
итеп... үзенең бертуганы булган татар халкын игълан итте. Акрынлап, дистәләрчә ел буе бу фикер гади
халыкның миенә сеңдерелде. «Бүлгәлә һәм хакимлек ит» кануны буенча халыклар белән курчак уены
уйнаган Үзәктән башкорт милләтчел олигар- хиясе бу «батырлыклары» өчен күпмедер ясалма
өстенлекләр дә алды. Халыкның тормышы начарайганнан начарая барды, ә менә бөекдержавачыл
шовинизм «үз теләге белән Россиягә кушылган башкорт халкы»ның кече шовинизмын яклап чыгыш ясый,
аны рухи үстерә һәм бик нечкә фигыльләр белән «Россиягә үз теләге белән кушылырга ашыкмаган»
татар халкына каршы куя. Бу ике шовинизм арасында уртаклыклар байтак. Белгечләр бу сфераны зур
игътибар белән өйрәнсәләр, «кече туган» шовинизмының «өлкән туган» шовинизмыннан никадәр үрнәк
алып дөнья көткәнлеген бик җиңел аңлар иде.
Гаеп үзебездә дә бар. Татар интеллигенциясе (мин биредә Татарстан интеллигенциясен күз уңында
тотам) бу нечкәлекләрне ачып салып, башкорт һәм татар халык ларының элекке тарихи бердәмлеген
ныгыту өчен хәлиткеч адымнар ясамый, үз оясыннан чыкмый, күбрәк имеш-мимешләр белән генә туенып
тора, үзенә нинди тарихи сынаулар, нинди куркынычлар янаганын уйлап та бирмичә, иллюзияләр
кочагында йоклый бирә... Кызганыч. »Дус яшәгез инде» дип өйрәтергә яраткан. Уфага командировкага
килергә дә тартынган, килгән хәлдә дә башкорт милли интеллигенциясе белән ачыктан-ачык сөйләшүләр
алып барырга ашыкмаган кайбер Казан әһелләре бу шартлылыкның безнең алга нинди киртәләр куюын
аңлап җиткермиләр.
Билгеле булуынча, һәр милли хәрәкәт — әгәр ул демократик хәрәкәт икән — иң тәүдә үзенең
гомуммилли мәсьәләләрен хәл итәргә тырыша. Ул башка халыкларның вөҗданына кагылмый, рәнҗетми,
бергәлек һәм союз эзли. Ләкин башкорт милли хәрәкәте җитәкчелеге бу союздан уттан курыккан кебек
курка — хикмәт менә нәрсәдә! Мисал итеп «Урал» башкорт милли үзәге кабул иткән һәм Б. Н. Ель цинга
юлланган • Тәкъдимнәр»дән өзекләр китерик. Документ русча язылган, без дә аны тәрҗемә итеп тормыйк.
»4 Установить право вето башкирского народа в решении всех общереспубликанских проблем 9.
Признать в конституционном порядке право собственности башкирского народа на землю и природные
богатства в республике 10. Избрать в Совет Национальностей СССР и РСФСР только пред ставителей
республикообразующей нации... 13. Считать, что ныне существующее в Уфе Духовное управление
мусульман действует вразрез интересам башкирского народа и по существу стало центром
великодержавного татарского шовинизма. Создать в Уфе самостоятельное Духовное Управление
мусульман Урала и Сибири. Ныне действующее управление мусульман перевести в Казань... 16. На
территории Башкирии, в целях сохранения спокойствия, размещать беженцев-башкир, а бежен цев
других национальностей принимать только в экстренных случаях... 22. Учитывая нациообразующую силу
печати, впредь не допускать издания газет, книг на татар ском языке в республиканском масштабе...»
Монда «ачышлар» тулып ята. Ә без килешү* өчен көрәшкән булып ятабыз. Мөм- кинме"' «Башкорт
халкының алты театры бар. татарга берне булса да ачыйк»,— дими бит совет мәктәбендә белем алган
бу кешеләр!
— Ситуацияне җайга салыр очен иң беренче чиратта нәрсәләр эшләнергә тиеш/
— 1922 елда халык ихтыярыннан башка »Кече Башкортстан»га кертелгән татарларның мәдәни-
территориаль дәүләтчелеген һәм ру хи ихтыяҗын тәэмин итүдә эшләр бихисап. Бу юлда әле беренче
фикри адымнар гына ясалды. Шунысы ачык: башкорт халкыннан саны белән күпкә артык булган татар
халкы проблемаларын хәл итми торып. Башкортстанда бер генә халык та бәхетле була алмаячак Моңа
ничек ирешергә соң? Әлегә республика парламентына ышаныч юк. Анда депутатлар булып сиксән туксан
процент партия совет аппараты вәкилләре сайланды. Яшерен батырын түгел, алар арасында Ярмәкәй
райкомының беренче секретаре Галимов кебекләр дә җитәрлек. «Безгә татар ни. башкорт ни —
барыбер».— дигән сәер фәл сәфәдә тәрбияләнгән халык массаларын Галимовлар оста файдалана һәм
алар урын дагы шовинизмнан ныклы яклау таба. Ничек тапмасын ди. Галимов парламент трибунасыннан:
«Мин үзем беренче класслы татар — мишәрмен. Башкортстанда татар теленең дәүләт теле булуына мин
каршы, бездә андый мохтаҗлык юк», _________________________________________________________
дип белдергәч!
Нәрсәләр эшләнергә тиеш, дисез. Әгәр без демократик һәм хосусый дәүләтчелек төзергә телибез
икән, беренче эш итеп, үзгәртеп кору тәгәрмәченә аркылы таяк 152
тыгучы көчләрне туктатырга, гаделлек сызыгына куярга кирәк, хакимлек итүче коммунистлар партиясен
сафландыру сорала, минемчә. Икенчедән, Башкортстанның бүгенге дәүләт структурасы шартларында
андагы татар халкын бәхетле итү- мом кин түгел. Ул аңа бер генә нәрсә дә бирмәячәк. Димәк, татар һәм
рус халыклары күп яшәгән элекке Уфа губернасы төбәгендә референдум үткәреп. Уфа татар рус милли
автономияле өлкәсен төзү юлы кала.
By — алдагы перспектива Бүгенге чынбарлыкта исә, СССР законнары нигезендә. төньяк көнбатыш
Башкортстанның татар районнарында милли үзидарә итүгә корылган районнар төзү. Кызганычка каршы, без,
татар халкы, сәяси яктан тар каубыз, СССР законнары биргән киң демократик мөмкинлекләрдән тиешенчә
файдалана белмибез. Билгеле булганча. СССР Югары Советы 1990 елның 26 апрелендә. үз дәүләт-
автономия корылышларыннан читтә яшәгән милләтләр ихтыяж- ларын күздә тотып, тарихи закон кабул итте.
7 майда ул барлык газеталарда басылып чыкты. Әмма без аны гүяки күрмәдек тә. «Үз милли дәүләт корылыш
ларыннан читтә яшәгән яки андый корылышлары СССР территориясендә булмаган СССР гражданнарының
ирекле үсеше турында» дип атала ул. Элегрәк бер респуб лика җитәкчелеге яисә җәмәгатьчелеге икенче
республикада яшәгән милләттәшләре турында аз гына кайгыртучанлык күрсәтсә, бу чит республика
эшләренә тыкшыну, дип бәһалана иде. Хәзер кабул ителгән закон мондый кайгыртучанлыкны мәҗбүри дип
саный. Шуңа күрә Татарстан Югары Советы Башкортстан Югары Советы һәм аның парламенты белән
бәйләнешкә керергә, татар халкының тын алышын даими контрольдә тотарга, ике яклы килешүләр төзергә
вәкаләтле. Мин әлегә белмим: Татарстан парламентында чит өлкә һәм республикаларда яшәгән халкыбыз
белән кызыксынырга тиешле комиссия бармы? Булса, ул эшлиме? Без Уфада Татарстан Югары Советының
Даими Вәкиллеге беренче чиратта төзелергә тиеш, дип уйлыйбыз.
— Экстремистлык Торгынлык елларында җыела килгән зур с оциаль. икътисади сәяси проблемалар
хәл ителүне сорап оскә калка башлагач, менә шушы сул пәйда булды. Азатлык теләүче республикаларга
карата ‘сепаратизм* сүзе, теге яки бу мәсьәләне гадел хәл кылуны таләп итүчеләргә карата
^экстремист* тамгасы тагарга телиләр... Менә бу ярлыкларның икесе дә гаделлеккә каршы торучылар
авызыннан әйтелә түгелме!
— Сез үзегез куйган сорауга берникадәр җавап та бирдегез шикелле. Ярлык тагу белән шөгыльләнгән
демократия бу илдә парламент демократиясе тәҗрибәсе булмавын раслый. Әлеге ямьсез атамалар Үзәкнең
и.мпериячел холыгыннан, кискен сүзләр артына яшеренеп, үзенең череп чыккан коллык дәүләтчелеген
сакларга тырышуыннан килә. Балтыйк буендагы кечкенә Литва халыкара һәм илебез Кон Ституциясе
нигезендә үзбилгеләнешен игълан итә. Әмма үзбилгеләнеш турында авыз суы корытып, халыкара масштабта
демократ күренергә тырышкан Үзәк, әллә нинди проблемалар уйлап табып, шушы кечкенә Литвага икътисади,
сәяси бойкот игълан итә, республика халкының нибары җиде процентын тәшкил иткән рус халкының
.кысылуы» турында уйдырмалар китереп чыгарып, «шәхес иреге» н саклау өчен гаскәр кертә һәм кан кою
оештыра! Шул ук вакытта Башкортстанга куып кер телгән бер миллион оч йөз меңләп татар халкы монда
яшәгән халыкның өчтән берен тәшкил итә, ә аның бернинди хокукы, хәтта Уфада җыелып сөйләшер, күрешер
өчен бер генә почмагы да юк' Без бу хакта Үзәккә дистәләгән хатлар, петицияләр язабыз, Уфада пикетлар,
митинглар үткәрәбез. Әмма Үзәк күрми дә. ишетми дә. Безләрне яклап нигә гаскәр кертми икән соң Горбачев?
Татарстанны алыйк 1990 елның 30 августында ул үзенең дәүләт мөстәкыйль леген игълан итте. Тукай
әйтмешли. »Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? Хал кыбыз уртак ватанда шактый ук!» Юк икән шул.
Декларациядә РСФСРдан. СССРдан аерылып чыгу турында бер сүз булмаса да. Үзәк чаң кагарга кереште:
• Аерылып чыгалар»! Алар татар халкының бәхете турында, илебезнең таркалмас бердәмлеге,
халыкларның тигезлеге турында аз гына кайгыртсалар, булмаган сепа ратизмдп гаепләргә ашыкмаслар,
югары мәдәнияткә ия булган халык вә дәүләт вәкилләре буларак, бөтен дөньяны шаулатып, кечкенә бер
Татарстанны үз дәүләт челеген игълан итү белән котлап чыгарлар иде. Сер түгел: дәүләт җитәкчелеге, хәрби
промышленность комплексы. 1905 елгы «Рус халкы берлегенең рухи туганы булырдай шовинистик «Союз»
хәрәкәте Татарстан мисалында Россия «федерациясе» нең Литва вариантын әзерли. Безгә Татарстан
мөстәкыйльлеген яклар өчен бик нык көрәшергә, хәтта кыйналырга туры килер, бәлки. Ирек җиңел генә
бирелми
Мин бу уйлап чыгарылган • экстремизм »ның ил күләмендәге беренче корбан нарыннан булдым
Көтмәгәндә. Мәкаләмнең туксан проценты күләмендә башкорт халкын, аның хокукларын, мәдәниятен яклап
чыксам да. «юлбашчыбыз» Шакиров җитәкчелегендә аска тәгәрәтелгән татар халкы турында авыз ачып сүз
әйткән өчен
• халыкларны каршы кую.да гаепләндем. «Дружба народов«тагы мәкаләмне Баш кортстанда күчереп
бас.масалар да аның турында дүрт миллионлы халкыбыз хәбәр дар булмаса да. мине, минем аша мәкаләне,
аларның икесе аша татар халкын хурлауга корылган һәм үзәктә басылып чыккан мәкаләләрнең гомуми
тиражы йол миллион данәгә җитте. Ә мине яклаучы юк. .Экстремист» - вәссәлам* Татар халкын теленнән,
аның конституцион хокукларыннан, рухи ихтыяҗыннан мәхрүм иткән.
ике тугандаш халык арасына гомердә булмаган кара мәче җибәргән Шакиров түгел, ә шушы репрессияләрне
дөньяга ачып салган Айдар Хәлим барысына да гаепле икән! Зур зур җитәкчеләр тарафыннан алып барылган
мондый сәяси уеннарның никадәр балачагалык икәнлеге хәзер инде бала-чаганың үзенә дә аңлашыла,
ләбаса ..
— Безнең республикада Салих Баттал. Нурихан Фәттах. Роберт Батулла. Фәүзия Бәйрәмова
кебек кыю язучылар, фикер ияләре бар. Ләкин кайчак алар турында да * экстремист» дигән сыман сүзләр
ишетелеп китә. »Дан алу өчен йөри лэр...»— дигән пычрак гайбәт тә әйткәлиләр.. Мондый сүзләрне,
гадәттә, миллә> өчен кыл да кыймылдатмаган һәм эшләргә теләмәгән адәмнәр, үз мәнфәгатен генә
кайгыртучылар әйтә. Сезгә, билгеле, андый пычрак гайбәтләр ишетү авырдыр..
— Башта авыррак иде. Мин аларга хәзер өйрәндем инде. Әлбәттә, йөрәктә яра кала. Аларның иң
авыры һәм гафу ителмәслеге— кичә генә синең ышанычка кереп, популярлык яуларга тырышкан, синең аша
халыкка хезмәт эшенә тәкъдим ителгән, бүген инде ниндидер вазыйфага ия булып, сине дарга мендерергә
әзер торган көчләр белән рухи коррупциягә кереп, югары органнарга чапкан һәм сиңа, синең вөҗданыңа
каршы турыдан-туры һөҗүмгә күчкән сатлык җаннар авызыннан ишетелүе. Мин бу хакта, татар тарихында аз
яктыртылган темага, бер китап яза алган булыр идем, мөгаен. Ходай гомер бирсә, бәлки, язармын да...
Сез атаган шәхесләргә килгәндә, мин аларны олуг бер сөю белән сөям. Салих агай Баттал... Ул бит иң
караңгы елларда, әле без бишектә арыш чумары имеп ятканда, татар дөньясының беренче диссиденты
булды. Аның әлегә кадәр басылмаган әсәрләре безгә инде студент чакта ук билгеле иде. Нурихан абый
Фәттах... Мин аны «абый» дип атыйм. Бу сүздә аның үзенә генә хас булган нечкәлек, ниндидер сихри күз кысу
бар. Хәтердә, 1967 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеев Казанда пресс
конференция үткәрде. Ул очрашуда яшь шагыйрь-студент — мин дә катнаштым. Табеев бөтен залга:
«Нурихан Фәттах — антисовет язучы! Без бергә укысак та, мин аның белән бүген кул биреп тә күреш мим!»—
дип кычкырды. Русчалатып кычкырды ул аны. Мин шул минутта шәхес булып өлгердем, күрәсең. Табеевка
сорау җибәрдем: «Сез антисовет төшенчәсенә нинди мәгънә саласыз?» Табеев укыды, йөзе җыерылды, әмма
язуны кесәсенә тыкты. Сорау әллә ни батыр да булмагандыр. Ләкин мин рәнҗеп калдым. Роберт Батулла...
Хәтердә, алтмышынчы еллар уртасы иде. Безнең яшь интеллигенция арасында, соңлап булса да. «Хрущев
язы» булып алды. Язучыларның бер җыелышында без Роберт Батулла белән бик кискен рәвештә татар
яшьләре журналын таләп итеп чыктык. Анда партия даирәләреннән Вәлиев. Мусиннар бар иде Моннан тыш,
тәнәфес вакытында, без Мәскәүдән килгән драматургка (фамилиясен хәтерләмим) Ярослав Смеляков
исеменә язылган протест хаты тапшырдык. Чөнки ул үзенең бер шигырендә «На мельнице русской смололи
заезжий татарский язык».— дип, татар халкына бик нык пычрак аткан иде... Тәнәфестә кемдер, кармап алып,
кулымны кыса. Карасам — Әмирхан абзый Еники. «Син, якташ, сабыррак бул. саграк бул...» Рәхмәт. Әмирхан
абзыйга. Татар халкының олуг язучысы — авыр елларда да милләт байрагына тап төшермәгән әдип, мине
якын итеп, якташ итеп, киләчәк бәлаләрдән сакларга теләгән. Фәүзия Бәйрәмова... Халкыбызның ак шәл
ябынган бер өмете бит ул. Аңардагы акыл һәм түзем, мөлаемлек һәм батырлык, эшчәнлек һәм тынгысыз
җаваплылык — татар халкы, аның мең еллык мәдәнияте тудырган үлемсез запаслар күрсәткече бит ул. Без
Фәүзия ханым белән өченче ел көз Бакуда Әзәр- байҗан Халык Фронты оештырган миллион кешелек
митингта катнаштык. Фәүзия нең чыгышын тыңлап, мин халкым өчен тагын бер кат горурлык хисләре
кичердем. Апшерон ярымутравын кырмыска иләве кебек каплаган миллион кеше артында чал Каспий үкерә
иде. Әмма миллион кешенең: «Фәүзия, татарча сөйлә!»—дип аны күтәреп алуы мине дә югары күтәрде
шикелле. Мин татар милли хәрәкәтендә бу затларга өстәп Әбрар ага Кәримуллин, Марат Мөлеков, Гәбделбәр
Фәйзрахмаиов, Рәшит Әхмәтҗанов. Әхмәт Рәшитов әфәнделәргә дә зур ихтирам саклыйм.
Фәүзия ханым Бәйрәмовага карата исә ниндидер яман сүз куллану өчен бөтен ләй мәгърифәтсез,
имансыз яисә көнчел кеше булу кирәктер. Гавәм халкы түгел, татар язучысы авызыннан ишеткәнем бар
минем: «Фәүзия Бәйрәмова ул, әлбәттә, һәйбәт көрәшче, әмма...» Нәрсәсе «әмма» икән аның, аңлашылмый!
Нигә еракка китәргә? Әйдәгез, Туфан Миңнуллинны алыйк. Мин монда аның иҗади ягын күздә тотмыйм. Ул.
бәлки, татарның Шекспирыдыр. Шулай була күрсен. Мин аның СССР Югары Советы депутаты буларак
гражданлык йөзен чамалыйсым килә. Билгеле булуынча, торгынлык елларында Татарстан белән
Башкортстан арасындагы мәдәни бәйләнешләр, «интернациональ дуслык» партия өлкә комитетлары төзегән
исемлек буенча алып барылды. Әйтик, Уфадан башкорт әдибе саналган бер функциональ шома татарның
Казанда китабы чыга яисә сәхнә әсәре куела. Казаннан шундый ук бер татар әдибенең әсәре дә Уфада
тәсдыйкъ ителә. Шулай итеп, мәгърифәтсез калдырылган халыклар «дуслыгы» органнар тарафыннан
оештырылган шәхесләр • дуслыгы»на кайтып кала...
Ләкин мәсьәлә анда түгел. Мәсьәлә шунда ки. үзенең премьераларына ел саен килеп киткән СССР
халык депутаты Туфан Миңнуллин Уфадагы бердәнбер җылы, демократик татар учагы — Уфа татар
мәдәнияте мәркәзенә килеп чыгарга, аның
ихтыяҗлары белая кызыксынырга вакыт тапмый. Чөнки анда — «экстремистлар, гына. Әмма «Кызыл Таң,га
да керми ул. Ә менә татар халкын рәнҗетү белән даими шөгыльләнгән «Башкортстан, редакциясенә
интервьюлар бирергә форсат таба. Туфан Миңнуллин бер әңгәмәсендә: «Мин Айдар Хәлимнән куркам
Фәүзия Бәй рәмовадан да куркам мин..., ди. Аңламыйм, нәрсәгә куркырга икән?
— Э ни өчен нәкъ менә сез. Айдар әфәнде. килеп эләктегез бу көрәшнең уртасына? Сездә татар
милләтеннән ояы-олы шәхесләр, зур әдипләр — акыллы кеше лар шактый бит. Олы дәрәҗәле әдипләр дә.
Бу гаделсезлеккә алар нинди мөнәсәбәттә соң?
— Кухняда чәй мәй эчеп утырганда, алар бу гаделсезлекләр белән килешмиләр Иҗтимагый
тормышта исә авызларына су кабалар. Монда язучы белән шәхес ара сында упкын барлыкка килә. Упкынга
җитәрәк кенә затлы кәрзиндә нәшрият темпланы, дәрәҗәләр, орденнар, премияләр, яхшы фатыйрга
ордерлар, зур пенсия таныклыклары, бер юлы ике халык классигы булу хыяллары ята. Менә шунда
сайлыйсың инде халык, мескен, упкында җир сөрә. Син шунда төшеп, алар белән йә җир сөрәсең, йә
кәрзиннән кирәген алып котыласың һәм «халык яклаучысы» булып күренү өчен уңайлы форсат көтәсең...
Соңгы дистә елларда татар халкын икенче халыкларга хезмәт иттерүнең иң иезуит ысулларын тормышка
ашырган шартларда хәтта ки аның нң талантлы, иң акыллы уллары кызларында да әдип лек, әдәп белән
шәхес арасында упкын яралды. Икейөзлелек фикерләү фигыленең ашы-тозына әйләнде. Андыйлар
торгынлыкның кире кайтуын, диктатураның аякка басуын түземсезлек белән көтәләр.
Дөресен әйткәндә, мин студент чагымнан ук милли азатлык көрәшенә җигелгән идем. Әлбәттә,
ялгызакларның берсе идем. Төкереп кенә дә бирмнм ул темплан карга һәм премия дәрәҗәләргә'
Хәбәрдарлык булмау аркасында бу үткән көрәш әле һаман томаннар артында ята. Бу көрәшкә мине туган
җнрем, газиз анам сөте, тугайларда үзем киерелеп чапкан печәннәр, әлбәттә, иң мөһиме бөек Тукай һәм
демократик татар әдәбияты әзерләде Яшем иллегә җитеп. Тукай әйтмешли, «бөкрем чыгып, картайсам да»,
минем Тукай турында шигырь язарга батырлыгым җитми Ә менә Тукай турында ширбәтле шигырьләр язган
тере классикларыбыз Башкорт стан Язучылар берлеге оештырган мәсхәрәле җыелышта җиде сәгать буе
мине тукмарга батырлык тапты. Чөнки җыелышны өлкә комитеты вәкиле алып барды. Бердәнбер гаебем —
«Дружба народов» журналында татар халкын яклап сүз әйтүем иде...
Бу адымга һәрчак әзер идем. Казанны ташлап, көтмәгәндә генә Уфага кайтып төшүем дә шуңа бәйле
бит. Башкалар барысы җылы урын эзләп Казанга китә, ә мин. тиле, Уфага кайтам. Кызык бит. Халкыма булган
олы сагыну алып кайтты мине туган ягыма, дисәм, шәт. шапырыну булып яңгырамастыр. Заводка эшче булып
урнашырга да әзер идем Аңарчы артымнан шактый гына эзләр һәм күзләр бар иде инде. 1968 елның
августында Казан дәүләт университеты дипломы белән Түбән Камага барып төштем. Милләт байлыгын
талап, милли рухны аяк астына салып таптаган бу шәһәрдә икенче көнне үк диярлек татар иҗади яшьләренең
«Кама таң нары» исемендәге берләшмәсен, хәзерге тел белән әйтсәк, формаль булмаган оеш масын
оештыруга керештем Без меңәр кеше катнашында әдәби сәяси кичәләр үткәрә башладык Бу тарихларны
Рахмай Хисмәтуллин яхшы белә. Шул ук елның нояб рендә шәһәр комитеты миңа актив алдында, концертта
шигырь укырга тәкъдим итте. Мәскәүдән дә зур җитәкчеләр катнашкан бу «энҗе мәрҗән«нәребез корыл
таенда мин башта урысчалатып татар мәдәниятенең никадәр авыр хәлдә булуы турында нотык тотып,
соңыннан татарча шигырь укыдым. Сәхнә артына үткәндә шәһәр комитеты инструкторы Закирова һушыннан
язган иде... 1969 ел кышында, «Прометей, яшьләр клубы семинарында катнашып, яшь татар иҗади
интеллиген циясен милләтчелектә гаепләп лекция укыган Татарстан дәүләт иминлеге коми теты политбүлек
начальнигы полковник Морозов белән 400 кеше алдында кискен бәрелешкә кердем Семинарны ВЛКСМның
Татарстан өлкә комитетының ул чак тагы беренче секретаре Рәис Беляев алып бара иде. Шул ук вакытта мин.
төзелеп яткан Түбән Кама комбинатында эшләгән җитәкче кадрлар нисбәтен тикшереп, андагы йөз эре *
начальник »нең нибары икесе генә — баш бу хгалтер һәм хуҗалык цехы җитәкчесенең генә татар икәнлеген,
фатир, балалар бакчалары бүлүдә татар хезмәт ияләренә карата үткәрелгән кысу сәясәтен ачыклап, шәһәр
комитетына шикаять яздым. Шикаять дөресләнде, җинаятьчеләргә җәза бирелмәде, нәкъ алты айдан соң
штаттан кыскартылдым. Өч ай эшсез утырганнан соң, балта оетасы булып киттем. Сәяси күзәтү астына
алындым. Казан әсәрләремне басудан туктады. Яшь лек дәрте белән язылган. Түбән Кама тарихында
беренче әдәби әсәр булган «Берен челәр, поэмасы, иҗади секция уңай бәя бирсә дә. басылудан тыелды
Уфага кайтканда менә шундый «мактаулы, тәрҗемәи хәлем бар иде Өлкән каләмдәшләремнән
берәүнең мннем хакта «Аңа дан гына кирәк . Ул бит Казан нан куылып кайткан, аны моннан да куарга кирәк,.—
кебек нахак сүз таратуы кызганыч, әлбәттә.
Мине туган җирдән беркем дә куа алмаячак Безне туган җирдән беркем дә куа алмаячак' «Яңа
«Китмибез, дигән шигыремдә андыйларга ачыктан ачык әйттем
— Без — төп халык!— Чаң сугалар.—Сез. татарлар, бетегез! Из тиз башкортка үтегез, йә •Казаныга
китегез! Көтмәгез сез — бетмибез без! Бер милләтне сүкмибез.
•Үтмибез- дә. •нитмибез» дә. •Казаныга да китмибез!
— Ә шулай да. сезгә, шагыйрь кешегә, бу көрәш нәрсә бирә? Моны шуның өнен сорыймын: бездә
дә милли мәктәп, милли матбугат оештыру мәшәкатеннән уттан курыккан сыман куркучы каләм
ияләре бар. Барысын да кемдер оештырып бирергә тиеш аларги. Әзергә генә киләчәкләр, имеш.
Татар милләтенең хәзерге хәленнән чыгып караганда, мондый позиция дөрес микән?
— Соравыгыз ике өлештән булып чыкты. Милли көрәш, әлбәттә, иҗатка дигән вакытны, миемнең
сафлыгын урлый. Әмма үкенмим: халыкта аз-маз булса да рухи уяну күрү миңа шатлык китерә. Менә
алтынчы ел инде үземне тәмугта хис итәм. Җиңел нәрсә түгел бу. Үз халкың язмышына төкереп карау —
бу рухи җинаять. Мондый кешеләр халык азатлыгы өчен башлары мордар киткән ата-ана рухы, соңгы
сугышта һәлак булган җиде йөз меңләгән милләттәшләребез алдында гафу үтенергә тиеш. Кем ничектер,
мин үзем таңнан уянам һәм күз алдыма саф чишмәләр. хуш исле болын чәчәкләре килә... Мин алардан
оялу тойгысы кичерәм. «Нигә безне якламыйсыз, абый?»—дип әйтә кебек алар миңа. Миллионлаган
корбаннар, тигәнәк үскән чокыр төпләреннән күтәрелеп: «Без ни хакына башыбызны салдык,
аңлатыгыз?!»—дип оран саладыр сыман. Безгә нинди гафу булуы мөмкин? һәр милләт бүген үзенең
Нюрнберг процессына мохтаҗ. Мондый хәлләр беркайчан да кабатланмасын өчен...
— Без төрки милләтләр, бергә һәм бердәм булсак кына ниндидер уңышка ирешә алачакбыз...
Шуны истә тотып, башкорт һәм татар халкын уртак эшкә, уртак көрәшкә туплый алырдай бер зур
һәм актуаль идея күрмисезме?
— Бар ул идея. Ул — башкорт һәм татар халыкларының мөстәкыйль дәүләтен төзү. Шуны
булдырмый торып, без ике халык мөстәкыйльлеген саклый алмаячакбыз. Бигрәк тә башкорт халкы
ихтыяҗларына тап килә бу. Татар халкы белән ул бер вакытта да югалмаячак. Аңа каршы барып исә
үзенең көчен генә киметәчәк. Бөекдержавачыл сәясәт безгә баз казыды һәм казыячак. Әмма бу идея
башкортның консерватив көчләрен ифрат дәрәҗәдә куркыта. Имеш, татар башкортны йотачак... Тари х
шаһит: башкорт халкына мәгърифәт илткән, аның мәктәбенә әлифба алып килгән, аның театрын,
мәктәбен, әлифбасын булдыруда бәһасыз өлеш керткән татар халкының шундый «агрессив» булуы
мөмкинме һәм шуңа берәр дәлил бармы?
Төрки милләтләргә килгәндә, безгә, царизм һәм сталинчыл дәүләт көчләп таккан
• пантюркизм» идеясын атып бәреп, чын-чынлап. иң демократик, интернациональ- милли җирлектә
торып берләшергә кирәк. Тарих алдындагы мәдәни бурычыбызны без шунда гына үти алачакбыз. Моның
өчен Төрки халыклар конгрессын булдырырга. якындагы елларда латин имлясына күчәргә кирәк иде...
— Язган әсәрләрегез барысы да дөнья күргәнме? Шигырь язарга вакыт каламы? Кайчан яңа
китабыгыз дөнья күрәчәк?
— Бу сорауларга ярым шаян рәвештә дә җавап бирергә мөмкиндер: ходайга шөкер, киләсе
елларда дөньяның бер генә нәшриятендә дә минем китабым чыгу көтелми. Күңел тыныч. Әсәрләремә
килгәндә, аларның яртысыннан күбесе дөньяга чыкмаган әле. Дистәләгән мең юл шигырь, поэмалар,
берничә том проза һәм публицистика, иҗади портретлар, бер том чамасы пьесалар, балалар өчен
әсәрләр... Гомер буе кыерсытылгач һәм сугылгач, әсәрләрнең чыгу-чыкмавы да арткы планга күчә икән.
Битарафка әйләнәсең. Шулай да. үзем исән чакта күрмәм микәнни, дип борчылып куйган чаклар була...
Күптән түгел Татарстан китап нәшрияты минем
• Йөрәк ташы» дигән кечкенә китабымны басып чыгарды. Эш аның кечкенәлегендә түгел. Аның туган
телемдә чыгуында. Егермеләп китабым башкортча һәм русча дөнья күреп, мин аларны язылган телендә
— туган телендә бүген генә күрдем. Еладым. Рәхмәт нәшриятка. Хәзер мең дә дүрт йөз укучы минем
шигырьләрем белән татар телендә таныша ала...
— Мәкаләләрегездә сез баланы үз ана телендә укытмауның психологик зыяны булуга кагылып
үтәсез. Рәсми пропаганда раславынча, баласын туган телендә укытырга. имеш, ата-ана үзе -
теләми». Шул турыда махсус язарга уйламыйсызмы?
— Ана телендә укытмау кеше табигатенең барлык функцияләренә дә кире йогынты ясый.
Психологик, физиологик һәм иҗтимагый фикерләү куәсеннән чыгып караганда, үзәк мәгариф органнары
моны бик тирән төшенеп эшли. Аларга иң мөһиме — шәхесне җимерү, милли үзаңнан мәхрүм итү. Бу
бөекдержавачыл амбицияләргә тулысынча җавап бирә. Үзгәртеп кору заманында туган телдән аерым
тәрбияләнгән зәгыйфь шәхесләр юккамыни атасын һәм анасын, туган халкын һәм иманын саткан
•интерфронт»лар булып оешып, империя сакчыларына әверелделәр?
Менә шушы мөһим йөгәнне кулдан ычкындырмас өчен мәгърифәтсез мәгариф ми нистрлыклары туган
телдә укытырга ата ана «теләми» дигән уйдырма уйлап чыгара. Әйе, теләмәүчеләр дә байтак. Ләкин бу
теләмәүче үзе шундый зәгыйфьлектә тәрбия ләнгән бит’ Аңа бер кило колбаса туган телдән кадерлерәк.
Аннары мәгариф органнары ата ананы куркыталар, аңарда «Ә ә, татар телендә генә укыгач, балам русча
белмәячәк икән»,— дигән синдром тудыралар. Туган республикаңда кон итеп, туган телеңне инкарь итү-
ярый торган шөгыльме? Юк. ярамый торган шөгыль. Ә нигә шәхесне әхлаклы итеп тәрбияләүне алга
куйган мәгариф органнары моны халыкка аңлатмыйлар? Нигә баланың туган телен, әдәбиятын,
мәдәниятен өйрәнүне дәүләт законы нигезендә тормышка ашырмыйлар? Нигә күптән расланган бу
урталыкка кире кайтмыйлар? Чөнки элеккедән килгән урыслаштыру сәясәте хәзер икенче киемгә — ата
ананың «теләмәү» хөлләсенә төрелгән. Бу эштә мәктәпләребездә чиксез үрчегән милләтс«> •
интердиректор, интерзавуч, интерукытучылар» зур комачаулык ясый. Татар халкы үзе тудырган, үстергән,
туендырган һәм киен дергәк газиз балаларны аның милли үзенчәлекләрен, милли мәдәниятен һәм ин-
саниятын инкарь иткән икенче бер милләт вәкилләре кулына тапшырудан туктарга тиеш.
Аерып телдән. мәктзптз алма кебек балаңны Бирзсең
кемнәр кулына йорәккәең таланмый? Тудырып үстереп
аны татарың исәбенә.
Саласың язмышын читнең караңгы кесзсенә ...
Әйе, мине сабыйларыбыз трагедиясе бик борчый. Мин бу турыда махсус китап язарга ниятлим. Бу —
донья п< uu огикасында, татарда бигрәк тә, юньле-рәтле ачылмаган тема. Минем сабыйның эмбриональ
яралгыдан алып, туып, теле ачылып, дүртенче сыйнфка кадәр үткән юлын тасвирлыйсым килә. Ул китапның
исеме, бәлки,
• Сабый сабыя» дип аталыр
— Айдар әфәнде. сез былтыр октябрьнең карлы яңгырлы коннәрендә. Башкорт стан Югары Советы
республика суверенитеты Декларациясен кабул итзр алдыннан Уфа үззгендзге Совет мәйданында сәяси
ачлык тоттыгыз Ачлыкның талзплзре нидән гыйбарәт иде? Өметләрегез акландымы?
— Вашкортстан халыкларының тигезлеге, татар теленә дә дәүләт статусы, татар мәктәпләре һәм
балалар бакчалары ачуны таләп иткән бу сәяси ачлыкны без эшче Кадерле Имаметдинов белән башладык
Берничә көннән безгә Яңавылдан Мәүләви Сәләхов. Нефтекамск шәһәреннән Владимир Щербаков килеп
кушылды. Реанимациядә үткән өч тәүлекне до исәпләгәндә, без игълан иткән ачлык ун тәүлек дәвам итте
Безнең акция халыкның аңын уятуда бик зур этәргеч булды Аның иң төп казанышы шундадыр. Мәйдан җиде
тәүлек буена ирекле фикерләү республикасына әверелде. Суверенитет декларациясе кабул итәргә ике сәгать
калгач, мин сессиядә чыгыш ясау өчен ике өч кенә минут вакыт сорап, Югары Совет рәисе М. Рәхимовка хат
яздым һәм кулыма Коръән күтәреп, сессия үткән бинага юнәлдем. Әмма кертмәделәр'
Ометләр дигәннән. Өметләр акланмаса да. сессия тәмамланганнан соң бераз вакыт үткәч. Югары
Совет Башкортстанда татарча яшьләр газетасы һәм 1992 елдан татар яшьләре журналы булдыру турында
карар кабул итте
— Сезнең сзяси ачлык турында илебез матбугаты. Ү ззк телевидениенең
• 120 минут* программасы, бар доньяга тарала торган •Экспресс-хроника» газетасы.
• Азатлык*. •Америка авазы* һ б. радиостанцияләр хәбәр итте Ә Вашкортстан матбугаты аны
яктырттымы?
— Юк! һаман да шул сәяси культура җнтми, халыкны басып тору теләге көчле! «Кызыл Таң» газетасы
безнең чатырның почмагын фотога төшереп, укучы ларына күрсәтте шикелле
— Илебезнең татарлар яши торган барлык тобәкләрендә дә Сезнең кебек фида карь корәшчелзр
үсеп чыгачак Үзегезнең зур тәҗрибәгездән чыгып, аларга нинди киңәшләр бирер идегез?
— Мин үземне бернинди дә фидакарьлек эшләдем дип исәпләмим. Киресенчә, мин гади кешелек
бурычымны үтәргә тырыштым Алдамадым һәм алданмадым Шигъри эчкерсезлекне беркатлылык дип аңлаган
сәяси сәүдәгәрләр бик нык ялгы шалар Әйе, андый көрәшчеләр үсеп чыгарга тиеш һәм чыгачак та' Иншалла'
Та тар халкының үз тарихына тиң булган бөек халык булып яңадан аякка басачагына һәм дөнья мәгърифәтен
бөек җәүһәрләр белән тулыландырачагына ышанычым зур. Эчтә консервацияләнгән көчләр озакламый
үзенең шытымнарын бирәчәк. Яшь ко рәтчеләргә безнең бу беренче адымнар кечкенә генә илһам өстәсә,
язган әсәрләр йөрәкләргә барып җитсә, җирдәге кешелек бурычым үтәлгән дип исәпләр идем. Киңәшләргә
килгәндә тирән белемле, түземле, батыр, саф йөрәкле көрәшче булу
Әңгәмәне Мансур ВӘ.1ИЕВ әзерләде.