ТУКАЙГА ТУГРЫ БУЛЫП...

ЯЗУЧЫ Фәнзаман Баттап белен аңгәм» — Фәнзаман әфәнде. Сез матбугатта моннан берничә ел элек кена күренә башласагыз да, халкыбызның яратып укыла торган язучысына әйләндегез. Әсәрләре- гезнең бик тә үткен темаларга язылган булуы, кешеләрнең үзәгенә үткән нәрсәләрне деп-дерес итеп әйтеп бирүегез, сүз һәм җемләпәрегезнең ут уйнатып торуы— кыскасы, ук аткан саен яунлы* очкога тидерүегез һәммәбезнең күз алдында булды. Бу хакта бернинди дә бәхәс юк. Укучы Сезнең әсәрләрне ззләп йери, кетеп ала, алай гына да түгел —Сезнең язганнарны мактап редакцияләргә зчкерсез хатлар да юллый. Шул уңайдан барыбызны да кызыксындырган сорау: менә шушылай халыкчан һәм үтемле итеп язу осталыгына тормышның нинди яуниверситетлары* ейрәтге? — Укучы минем иҗатны ничек бәялидер — аның эше. Әмма шунысы хак гаделлеккә, милләтемә зыян салырдай фикер язудан сакланырга тырыштым. «Университет» мәсьәләсенә килсәк, шөкер, тормыш мине сабый чактан ук үз башым белән уйларга, нәтиҗә ясарга өйрәтте: ачлыгын һәм ятимлеген дә, бихисап гаделсеэлекләрен һәм интегүләрне. җәфа чигүләрне дә китерел кенә торды. Мин аларны гомеремдә күргән сөенеч-шатлыкларга караганда файдалырак дип саныйм. Хәзерге балалар тормышы хакында уйланган саен аларны кызганып та куям. Иртән торуларына барысы да әзер: җылысы да, ризыгы да, уку әсбаплары да, уенчыклары да, киемнәре дә... Бар белгәннәре — телевизордан ... Безнең буын балалары, өйдә җылы булсын өчен, иртәнге караңгыдай бәләкәй чана тартып, чыбык-чабык, корысары, салам юнәтергә чыгып китәләр иде. Язга чыккач, кезден җирдә калган черек бәрәңгеләрне эзләү дисеңме, ашарга яраклы үләннәрнең барысына да җитешү дисеңме . Уенчыкларын да үзебез ясыйбыз, мал-туарны да үзебез карыйбыз, китаплар өчен сумканы да (букчаны да) үзебез тегәбез. Бер уйласаң, бу гамәлләрнең барысы да иҗат, барысы да яшеү ечен ябышып яту, рәхимсез тормышның күзенә туры карап керешү. Менә шушы балачагымны мин хәзерге балалар тормышына алыштырмас идем. Хәер, бу әңгәмә балалар журналы ечен түгеп. Тормышны университетка тиңләсәк, аның беренче мөгаллимнәре, әлбәттә, ата-аиа булырга тиеш. Бүгенгедәй хәтердә, мәктәп елларымда беренче шигырем басылып чыкты. Совет илендәге бәхетле тормыш турында иде ул: дигән строфалар белән тәмамланган бу шигыремне әткәй укып чыкты да: «һы, һы, һы- ы-ы!»— ди-ди озак кына кызарып утырды. Аннары, пионер галстугымның очыннан тартып, тәрезе янына китерде. — Әнә, күр, Дүсө әбиеңнең өе бүген-иртөгә өстене җимерелеп тешечек, ьехетле ип карчыгымы ул? Әнә тегендәрәк аякларын сугышта өздергән хәерче өй борынча киле. Шулмы шатлык? Ике энең белән ике сеңлең бер атнада ачтан үлде. Бәхетле ил балалары булганга күрә үлделәрмени алар?!. Шуннан соң «шып» итеп маңгайга тертте. — Менә монда рәтең бар икән бит. Сүз җаен, язу тәртибен до беләсең икән. Шулай булгач, ходай биргән миеңне дәрес эшләт! Дөресен яз, нәселгә кызыллык китермә штубы! Әнкәйгә килсәк, анысы ай буе көлеп йәрде. Сүз чыккан саен: «Карале, атасы, бу бәхетле ил баласына нәрсә ашатыйк микән?», «Быелга бүрек алмасак та ярар, аның дәртле йөрәгенә кыш җиле үтми икән бит»,— кебегрок сүзләрне сибә торды. Аның кебек үк төртмә телле кешене бүтән күргәнем юк минем. Тормышның тузга язмаган һәрбер вакыйгасын әллә нинди кызыкларга тереп сөйли белә иде мәрхүмә. Әгәр дә минем сатирик һем юмористик әсәрләрем кызык табып көләрлек икән, аларның күбесе — өнкем мирасы... Язганнарымда фәлсәфә, гаделлек һем хакыйкать булса —алары әткәмнән киле. Никадәр салкын, буранлы Булса да бу салкын кыш, Мин тоям һәрбер урында Язгы хис, язгы сулыш. Ченки минем туган илем Бәхет һәм шатлык иле. Безнең дәртле йерекләрге Үтә алмый кыш җиле,— Сез, Майсур әфәнде. еле яңа гына: «Матбугатта берничә ел элек кенә курена башладыгыз».— дигән сүзне дә ычкындырдыгыз- Юк, мин матбугатта 14-15 эшемнән күренәм. Йезләрчә шигырьләр, хикәяләр, очерклар бастырган кеше мин. Ләкин сәяси калыптагы әйберләрне остәп астында сакларга туры килде Сәбәбен үзегез дә беләсез: аларны каядыр тәкьдим итү, басылып чыгар дип еметләнү файдасыз иде Халыкның күңелендә кайнаган, аны борчыл килгән ихлас темаларны бетен хаклыгы белән күгәрми торган язучы, минемчә, укучыларга газиз түгел. Коммунистик системада исе чын сүзне сейли алмый иза чигүче мин генә булмадым — Безнең бу әңгәмәбез апрель аенда басылып чыгачак. Җиргә. халыкка Тукайны биргән виде . Мәңгелек Яңарыш турында уйландырган яз аенда... Милләтебез у ана башлаган бу чорда без яңадан да Тукан тормышына, Тукан иҗатына әйләнеп киләбез. Кат-кат уйланабыз . Ә Сезме — иҗатта тоткан юлы белән аңа бик тә аваздаш булган әдипне—бүген бу исем нәрсәләр турында уйландыраТ Иҗатчы һәм гражданин буларак. Тукайның бигрәк тә нинди сыйфатлары җитми безгә? — Кыюлык, гаделлек, фидакарьлек җитми Халык мәнфәгатен барысыннан да югарырак күтәрү җитми!.. Тукай үз тормышының девизын барыбызга да әйтел калдырган Аның тел псевдонимы «Шүрәле» бит. Әнә шул «шүрәлинский девизында» болай ди: Теләсәң кемне сүк яки макта, берәү белән до булма иттифакта. «Иттифак»ы союз, бердәмлек, дуслык дигән сүз инде — бусы күлләргә мәгълүм. Халкы, милләте хакына Тукай беркемнең дә хәтерен саклап маташмаган Дуслары, каләмдәшләре белән бергә кайнап яшәсә дә, аларны яратса да, Тукаебыз вакыты-вәкы- ты белән һеркайсын диярлек «борычлап» яшәгән Әйтик, Сегыйть Ремиев халык мәнфәгатеннән ерак торучы «Беяиел хак» журналына эшне керә. Шулчак Тукай «Коше- хайваннар» дигән язмасында Сегыйть Рәмневне кем сәяк ташласа, шуңа койрыгын селкүче, рәхмәт әйтүче хайванга тиңли. Билгеле, иеем-фамипиясен күрсәтеп бетерми, •С Р.» дип кенә куя. Ләкин һәр зыялы аның кемгә тертелүеи бик яхшы аңлый! Югыйсә, Габдулла белән Сегыйть якын дуслар, борберсен яратучы, ихтирам итүче шәхесләр бит!.. Тукай халыкка хыянәтне беркемгә дә гафу итмәгән. Ул салкын канлы хирург сыман. Авыртамыюкмы, халык тәненә йогу ихтималы булган һәр шешне кисе де ташлый Ул милләтне, аның зыялы затларын чеметел тә, яңаклал та, тәрттерел тә, колол һем мыскыллап та айныткан. Тукай — шул чорның ачы даруы, алтын баганасы, рәхимсез хеком дары. Инде хәзер үзебезгә карыйк. Яшерен-батырын түгел, бер-беребезне оледон-оле кисәтеп торабыз: «Аның турында каты язма инде, хотере калыр», «Алай ук тәнкыйтьләмә, халык алдында дәрәҗәсә тешәр», «Бу җемләне алып ташла, үпкәләр» Әшнәлектә, үзара ялагайлыкта яшәүче язучылары, журналист лары, сәяси зшпеклеләре булган милләтнең берчакта да үсәчәге юк. Тукайны куркыткан нәрсә де нәкь шул. Ачынган, тирә-ягындагы бушбугазларны күрел кәенгән минутларында: бездә байтак зур авызлы, оста телле бон долар. Тик күренми күлне белгән, тук күңелле бәндәләр. — дип язган. Боздо де тук, ягьни бай күңелле бондәлер бармак белен генә санарлык. Зур авызлы тел бистәләре буа буарлык. Тукайлар кирәк, Тукайлар!.. — бүген боздо күп китап чыгаручы каләм няләро байтак Орденлы һәм югары исемле әдипләр дә җитәрлек. Әмма күңелдә һаман Тукай кебек. Җәлил сыман, Неявный шикелле шәхесләр... — Югары исемнәр дә кирәктер, бәлкем. Әдипнең, сәнгать кешесенең иҗат «дәрәҗәсен» белү эчен Сез күздә тоткан исәмнәр белән укучылар да кызыксына кайчак. Әле күптән түгеп генә бер очрашуда язмача сорау бирделәр. Ягъни, минем дә берәр олы исемем бармы! «Бәр! —дидем. — Миңа туган атнамда ук Фәнзаман диген гомерлек исем биргәннәр!» — дидем Язучы эчен уз исеменнән, фамилиясеннән югарырак, олырак исемне бер кем дә бирә алмый. Әйтик, шул ук Габдулла Туканга. Фатих Әмирханга, Гаяз Исхакыйга, Һади Такташка, бу чоргәрак та кипсәк. Нәкый Исәнбәткә. Әмирхан Еникигә. Аяз Гыйпаҗевка, Гамил Афзалга, Нурихан Фәттахка. Меаәммот Моһдиеоко тагын бер исем яки дәрәҗе тагудан нәрсә арта? Әсәрләре юньле булса, әдәбият әһелләрен мулла кушкан исемнәре укучы теләгән югарылыкка менгерә дә куя! Азмы бездә халык кемлеген дә белмәгән орденлы, дәрәҗәлә әдипләр' Әз генә алга — тарихка карыйк Бәздәң соң яшәячәк буын: «Туктопе. бу язучының СССР Язучылар берлегендәге стажы күпме икән, нинди орденнар, мәртәбәле исемнәр алды икенГ»— димәячәк Бетен абруең, сейкемле соягең әсәрләреңдә күроночок. Күп ромвн- нар, томнар чыгарган, үзе исен чакта козырь булып, алланың кашка тәкәсе булып яшәгән әдипләрнең дә онытылуы, ә кайберләренең халык күңеленә хуш килерлек әз генә иҗаты белән дә әдәбият йолдызлыгында беркеп калуы ихтимал. Тарих ул җиз иләк сыман. Ул кирәклеләрен генә сайлый, калганнарын, йомшак кына итеп әйткәндә, югалта. Хәер, андый язучылар да кирәк. Табигатькә карагыз: әгәр тез наратлар, мәгърур имәннәр янында вак-төяк куаклар үсмәсә, уп имәннәрнең, наратларның зурлыгын белмәс идек. Кәҗә тавышлы җырчылар булмаса, Илһам Шакироаның кемлеген аңламас идек. Әдәбият дөньясында да шулай. — Типик татар совет язучысы уп нинди? Без аннан арына алдыкмы апе? — Кайберәүләр аннан тиз арынды. Чөнки башка язучылар коммунистик системаны бәхетле тормышка апып баручы бердәнбер система дип ихлас күңелдән алданган чорда да, бу тер әдипләр күңелләре белән икенче деньяда яшәделәр. Дөресен әйтергә кирәк, андыйларның шактый өлеше иҗатка кул селтәде, байтагы эчүгә бирелде. Гаепләп тә булмый. Тирә-ягында бер тормыш кайнасын, ә син шуңа капма-каршы фикерле, сюжетлы әсәр язып ят, имеш. Йөрәгеңә, вөҗданыңа каршы гамәл кылу бик авыр уп. Дөрес, апай да язып була, язганыңны да бастырып була. Хәтта сине беркатлы укучының шагыйрь итеп, әдип итеп тануы да ихтимап. Гонорарга, ягъни акчага да аптырамассың, өстеңдә иман сату исәбенә алынган кием булыр, алдыңда халкыңның тарихына, өметләренә хыянәт итеп тапкан ризык торыр. Димәк, балаларың да хәрам ашап үсәр... Аңлый белгән, уйлана белгән кеше өчен коточкыч бит бу! Нәсепең дә пычрана дигән Күппәр шулай яшәде. Телне, милләтне корыту, шәхси сәләтләрне сүндерү максатына алып баручы партиягә мәдхия укыган язучылар аз булдымы? Кулак дигән исем тагылган иң тырыш, иң маһир крестьяннарны үтерүгә, сөргенгә сөрүгә куанып иҗат ителгән әсәрләр вагонлап чыгарылмадымыни? Шактый китапларның уңай геройлары да җан кыючылар ләбаса! Апарның авторлары көчләп үтерелүчеләрнең урынына үзләрен куеп карый беләләрме? Җәлладның балтасы тешәр, пулясы керер мизгелдә кеше нинди халәткә килә, ничек типмереп карый — шуларны күз алдына китереп, йөрәк аша кичерә алалармы? Маңгаена пистолет төбәлгәч, котылу форсаты калмавын аңлагач, ул нишли?.. Әле монда тавык суярга да кул бармый. Ничек инде минем ашыйсы килгәннән генә бу җан иясенең күзләре кояш күрүдән мәхрүм булырга тиеш, дисең... Кистереп әйтә алам, әдопсезлеккә, рәхимсезлеккә, мөрхәмәтсезпекке өндәүче әсәр адәмче тормышта җирәнү хисе тудырачак. Ә җирәнгеч нәрсәне беркемнең да кулга аласы килми. Әле күптән түгел генә авылдашым кунак булып китте. Киштә-киштә китапларыма хәйран калып, сокланып утырган җиреннән карашы кинәт кене сүрелеп кунды моның. Кыяр-кыймас кына Гариф Гобәйнең «Коръән серләре» не төртеп: (бармагын тидермәде .) «Үзең юньле генә кеше инде син, е бу китапны һаман саклыйсың икән әле»,— диде. Яхшы аңладым: бу кешенең миңа карата ихтирамы бик нык кимеде... «Миңа Ленин, Сталин томнарын да, Гитлер «иҗатын» да, «Коръән серпәре»н дә белергә кирәк, укучыларның күзен чын хакыйкатькә ачканда мисаллар, өзекләр китерү эчен кирәк»,— дип тә карадым. Юк, барыбер, күңелендә юшкын калды «Совет язучыла- ры»ның күл китаплары әнә шундый хекемге дучар булачак. Ләкин аңа карап әдәбият фәкыйрьләнмәячәк. Ник дигәндә, ялган диңгезендә коенуга караганда хакыйкатьнең бәләкәй генә күлендә коену мәслихәтрек. «Совет язучысы» диген төшенчәнең әдәбиятка, гадел һәм вөҗданлы әдәбиятка биниһая югалтулар китерүен тирән аңлаган хәлдә дә шул юлдан чигенмәскә тартышучы- ларны күрдек. Алары үткен елда да коммунистик идеяләргә теш-тырнак белен ябышып ятарга маташтылар, чынбарлыкка юл алган әдәбиятны туктатырга тырыштылар. Кабатлап әйтем: тирен аңлаган хәлдә!.. Мәсәлен, КПССның кешелек тәрәккыена иксез-чиксез зыян китерүе, аның һичшиксез бетәчәге турында узган ике-еч елда шактый мекалепәр яздым. Басылган кадәрепере үзләрен милләтнең акыл ияләре дип санаган кайбер кешеләрдә шашар нәфрәт тудырды. Матбугатта чыккан зур-зур язмаларын хәтерле укучылар онытмаганнардыр әле: бу фәкыйрегезме нинди генә әшәке сүзләр белен күммәделәр! Хәтта барысы да бер сүзне кабатлады КПССка тел тидергәне эчен Фәнзаман Батталны судка бирергә, төрмәгә тыгарга! Апарның өркетүләреннән куркып калмаган дистәләрчә укучылардан редакцияләргә мине яклап хатлар агылды. Шуннан соң барлык газеталарда да «изге» партия турында бәхәс купты. Ахырын күрдегез: партия җимерелде һәм аны сагынучылар юк диярлек. Ә бит төрмә белен янаучылар арасында язучылар да бар иде! КПССка гашыйк булганга идеме соң аларның болай тартышулары? Түгел! Хикмәт шунда, апарның бетен иҗатлары социалистик реализм, коммунистик фәлсәфә, советча яшәү рәвеше белен сугарылган. Күпме китаплары юкка чыгачак... Әнә шул ихтимапдан курыктылар «чын совет язучылары». Ләкин Әмирхан Еники, Нәкый Исәнбәт, Аяз Гыйпәҗев, Мөхәммәт Меһднев, Батулла кебек әдипләрнең, минемчә, вөҗданнары тыныч. Алар иҗатында коммунистик кибек тө юк, яки, булган сурәттә де, бик аз. Анысы да әдәбияттан читлоштерелмэу «акына гына кушылган — әз гене җилгәрсәң до милләтебез аларның әсәрләрен гомер-бакый үзенеке дип санаячак. Иҗатка карата тел фикерем шушы: кайсы да булса еәясотко ялагайланып, кочлелорге тәлинкә тотып язуга караганда бетеилой язмавың артыграк. I — Татар милләтенең азатлык ечен керешкә чыгуы Татар азучысының рола, урыны. Мейданнарга чыгу... Кайбер әдипләр моны кирәксенми Кайсылары актив каләмдәшләрен гаепләп чыга Ә Сез нинди фикердә' — Татар халкы кайда—татар язучысының да урыны шунда Халкы мәйданда икон — мәйданда, милпоте азатлык ечен сугыша икон — ул да сугыша, халкы бетә икән —ул да бетә... Язучы бит ул үз халкының тонендоге бер күзәнок Халык аннан башка яши до ападыр, о язучы үз халкыннан башка яшорено исәп тота икән, ул инде язучы да, кеше дә түгел Ходайның шактый бәндәләре кебек үк, язучыларның да кайберләре ике урындык уртасында утырырга тырыша. Урыс шовинизмы (фашизмы бупмаса ярый әле!) җиңә икон, ялт кына урыс урындыгына шуыша: «Мин сезнең яклы!» Әгәр халкыбыз башка миллотлор кебек үк тулы бойсезлекко ирешә икән, алар тиз генә безнең яктагы урындыкка күчеп: «Без дә сезнең белен булдык»,— диячокпәр. Әле андыйлар җиңүдән соң чын корошчелорнең башына басып сейлошүчен булалар. Коне килер, милләт һеркайсыбызиы үлчәп, барлап карар . Тукайның зурлыгы, даһилыгы нәрсәдә? «Мияубикә», «Кәҗә белән Сарык әкияте» кебек әсәрләр иҗат итүендәме? Минемчә, түгел. Тукай халык рухын тәрбияләүче иҗтимагый-сәеси мәкаләләр язып яшемосе, милләтенә этлек эшләп торучы кара йезләрне фаш итеп тор- маса, халык аны хозер яратканча ярата алыр идеме? Юк! Тукайның боеклеге некъ менә «коеп куйган поэт кына» түгел, бәлки «общественный деятель дә» булуында Мәйданнарга мин микрофоннан нотык сейләү ечен чыкмыйм. Анда чыгыш ясаучылардан остомо акыл алырга да еметләнмим. Ник дигәндә, үз башымда да шул ук проблемалар. чишелешләр вә фикерләр кайнап тора. Митингларга чыгуымның максаты—халыкның йезеиә карау, рухын үпчеу Өмет бармы безнең милләттә? Азатлыкка сусавы ни дәрәҗәдә? Ярты юлда тукталып калырдай түгелме? Менбәрләрдән, сәхнәләрдән сейләү сәләтем юк Берничә мең кәшә алдына чыгып бассам, каушыйм да калам. Ярты фикеремне дә әйтә алмыйм. Ә менә миллион кеше «алдында» җиңеп сойлим. Бу сүзләрем белән м*Әштәрипорие (подписчикларны) күздә тотам. Чонки 250.000 данә чыга торган «Татарстан яшьләре»н кимендә миллион «еше укыйдыр дип фараз кылам «Социалистик Татарстан» да тернәкләнеп китте. Аның дә тиражы зур. Ул • трибунакдан да кимендә ярты миллион кешенең игътибарын җәлеп итәргә мемкнн Радиодан да чыгышлар ясап торам әле. Актив һәм кәрәшче каләмдәшләрен гаепләүче азучылар турында сәйписем дә кипми. Шупай да сүзсез калу ярамый. Бер сүз белән әйткәндә, кенпәшәләр Ягъни: «Ничек еле бу Фәүзия Бейрәмованы (башка шәхесләр исемен дә язарга була) бетен халык таный, ә мине бар дип тә белмиләр?!» Узган елның март уртасында үткәрелгән язучыларның зур җыелышында сез дә булдыгыз кебек, Мансур әфәнде Хәтерегездәдер, анда СССР Язучылар съездына делегатлар сайладык. Егермеләп кандидат арасында Фәүзия Бәйромова да бар иде Эчтән генә күрәзәлек кылып утырам «Кемне-кемне, Фәүзияне сайлыйлар инде. Чонки җәмһурият, милләт язмышы эчен янып, озгәпәнеп керәшә һәм аның изге максатын һәр язучы күреп-аңлал тора. Милпетенә дошман булган язучының гына каршы тавыш бирүе мемкнн моңа. СССР Язучылар съезды трибунасыннан милләтебезнең ашкынулы еметләре, хәрәкәтләре турында сейләү ихтималы да туса тагын!» Шуннан соң яшерен сайлау мәгълүматлары бәян ителде. Фәүзиебез тешел калган1 .. Каләмдәшләрем ечен оялдым да, яндым да. Дәресен әйтим, Фәүзиянең иҗатына сокланганым юк хәзерге. Милли керештәге һәр адымын, hop фикерен хуплау да дәрес үк булмас. Ләкин ул — милләтнең шиксез бехете. Фәүзия куренмәсә, безнең хатын-кызларыбыз сәясәтне ирләр эше дип кенә белеп, җемһүрият максатын да аңламыйча яшәрләр иде әле Шул үрнәге ечен гене до зур херметке лаек ләбаса! Милли хәрәкәтнең киңәюенә татардан туган урыс телле язучыларның бо.ил түгел- леге аеруча күзгә ташлана. Бетен татар туган телдә сейлешүгә, укуга күчсә, безнең иҗатның хаҗәте бетәр, дип шүрлиләр. Апарны милләт язмышы борчымый. Монысы— минем фикер генодер. бәлки... — Сезне, Фәнзаман әфәнде, ута милләтче, татар балан урыс арасына ут салучы дип гаепләргә маташучылар да бар. Радакцивларге килгән затлардан да сизалгалн бу. Моңа карага норса днарсәзТ — Соравыгызны тыңлап бетерүгә үк абайладым: «әгәр», «әйтик» сүзләрен еш кабатларга туры килер миңа.. Әпе кич® гене төн уртасы үткенме эшләп утырырга туры килде. Ял итеп алу максаты белән телевизорны ачтым. Беренче программада «Пятьдесят на пятьдесят» дигән тапшыру бара, Петербург «На все сто» исемле тапшыру күрсәтә. Икенче программада бер поп вәгазь укый. Ә бу сәгатьтә Татарстан телевидениесе әһелләре йә күптән йокыда, йә үзләре дә балалары белән бергә поптан хәер-фатиха апып утыралар. Хет шунда «Егерме бишкә егерме биш» дигән тапшыру да юк, ичмасам. Гарьлек тә, хурлык та... Әгәр мин Мәскәү телевидениесенең тәүлек саен 50-60 сәгать буе үз сәнгатен, үз сәясәтен, үз динен, үз телен сеңдерүе белән килешеп бетмәсәм, татар телевидениесе дә туган телдә һичьюгы 15 сәгать тапшырулар бирергә тиеш, дисәм шул буламы үтә милләтчелек? Әгәр мин, урыслар басып алганчы татарлар хәзерге Татарстаннан ун-унбиш мәртәбә зуррак биләмәнең хуҗасы булганнар, дип язсам, дересен аңлатсам — шул буламы ике милләт арасына ут салу? Әйтик, Татарстан Югары Советындагы шовинист депутатлар безнең Ватанны Россиянең чүплеге, сукыр эчәгесе итеп калдырырга тырышалар. Әгәр дә мин шуларга каршы чыксам, татарлар да кешеләр, татарлар да азатлык алырга хаклыпар, дип язсам — шул булдымы экстремистлык? Әгәр дә мин, һәр халык үзенә кирәкле ризыкны үзе үстерсен, бер милләт тә башкалары җилкәсендә яшәмәсен, дигәнмен икән — шуның ечен гаепләргә тиешләрме мине? Әгәр дә безнең сабыйларыбызны деньяга килгән кеннәреннән үк туган телдән мәхрүм итәргә тырышалар икән, мин шуңа көенә-кеенә әсәрме, мәкаләме язам икән — шул буламы гаделсезлек? Татар халкының кимсетелүенә кагылышлы мондый мисалларны йөзләп, меңләп китерә апам. Бөтенләй үк ике аяклы хайванга әйләнмәгән кеше минем таләпләрне, өметләрне дөрес аңларга тиештер. Әле «минем» дип ялгыш ычкындырдым. Болар бит барысы да мипләттәшпәребезнең уртак таләпләре! Әнә шул изге таләпләрне, омтылышларны кирегә сукалаучы бәндәләргә мин бары тик мыскыл белән карыйм. «И, надан, ту яңадан мәгърифәтле анадан»,— димен. Болары, кызганычка каршы, үз сүзләрем түгел... — Язучылар берлеге инде кирәкми диген сүзләр йери... Ә безнең тагар ечен ничек — СССР Язучылар берлеге турында сорау түгелдер инде бу. СССР империясе белән бергә, иишалла, анысы да таркалды. Әмма берлекме ул, иттифакмы, елпе берләшмәме — ниндидер оешма кирәк. Киңәшеп яшисе, бер-беребезгә таянасы, өлкәннәргә хермет күрсәтәсе, яшьләрнең күзен ачасы бар. Кемгәдер матди ярдәмнең до кирәк булуы мемкин. Үлем-җитем дә ерак йөрми... Ләкин бу иттифак китаплар нәшер итүдә үз өгьзапарына өстенлек дауламаска тиеш. Гомумән, кайсы язучының китаплары үтемле, кайсысыннан нәширләргә файда күбрәк керәчәк — китап басучылар үзләре хол итсен. Бик сәер хәлләр күреп яшибез бит: кайсыдыр шагыйрь китабы өчен 4- 5 мең сум (хәзерге чүл акча турында әйтмим) гонорар ала, ә китабыннан кергән файда 100-200 сум... Милләткә файда бармы шуннан? Юк. Тиражы аз икән, димәк, сораучылары да аз. Гомумән, язучылар халык кесәсеннән бушлай бер тиен до алырга тиеш түгелләр. Гонорарны да китап сатылып беткәннән соң гына түләргә тиешләр дип белем. Ягъни, мәгълүм процентын Гонорар китап китергән керемнән һичничек артык булмаска тиеш. Боларын сүз уңаенда әйттем. — Әйе, Сезнең сүз дерес. Ләкин монда кайбер искәрмәләр де булырга тиештер. Мисал ечен, бүген Сез һем мин мактаган Тукай шигырьләре дө, Дөрдемәнд һем Туфан есөрлере дә нәширләргә табыш бирмәскә мемкин. Әмма алар милләткә, һичшиксез, кирәкле китаплар. Димәк, мондый очракларда инде нәширләр бер-бер җаен табарга тиеш булачаклар. Ә болай, тулаем алганда, әлбәттә, Сезнең сүз — дерес. Мин үзем дә күптән инде шундый фикердә йерим. Сезгә тагын бер сорау бирәсе килә. Соңгы еллардагы милли хәрәкәт турында нинди фикерләрегез барТ — Милли хәрәкәтнең бер генә юлы калды — җиңеп чыгу. Бу юлы да җиңмибез икән, соңгы мәртәбә мәтәлдек дигән сүз. Чираттагы упкыннан котылу булмаячак. Күп милләттәшләрнең авызыннан гел бер җөмләне ишетом: «Йә җиңү, йә үлем!» _____________________________ диләр. Беренче карашка кайнар кебек, әмма башкача әйтел булмый хәзер. Росой империясе төрмәсеннән мемкин кадәр тизрәк котылырга кирәк. Күреп торабыз, бу империянең бер чакта да тотрыклы булганы, адәмчә яшәгәне юк. Кан коюлар, басып алулар, переворотлар Адәмчә яшиселәре де юк. Үткән ел ахырында «Татарстан яшьләре» газетасында «Әпло каргыш, әллә язмыш» дигән зур мәкаләмдә бу хакта тәфсилләп яздым инде. Игътибар итегез: Рәсәйнең җире зур, әмма иген үстерерлек мәйданнары юк диярлек. Чөнки ул басу-кырларны дистә еллар, гасырлар буе ташландык хәлдә тотты —тәрбия кылмады. Крестьяннары да юк санында —урыслар тулаем диярлек шәһәрләргә күчеп бетте. Шунысы да бар. бу халык гомер-бакый башка дәүләтләрне, халыкларны яулап-талап яшәде. Әгәр кем дә кем гомер буе фатир басып яшәгән икем, картаймыш кемендә генә намуслы хезмәт белән яши алмаячак. Бу очракта да шулай... Кабатлап әйтем: мемкин кадәр тизрәк котылырга — бәйсезлек алып, Берлешкәи Милләтләр Оешмасына сыенырга кирәк! Дәрләп яна торган ей эчендә әкрен кыймылдамыйлар Ә Росой яна Аны башка халыкларның каргышы яндыра. ' ■лә*' үлемгә дә әзер. Милләтең до калмаслык булгач, яшәүдән ни мәгънә?! Монысын да онытмыйк: Жириновский кебекләрнең идея-сәясәте җиңә икән, бер татарга да рәхим-шәфкать тәтемәячәк. Алдыбызда котә торган вакыйгалар каршында Явыз Иван китергән һәлакәт уен гына булып тоелачак. Россиянең тиз арада гына демократик юл белән яши алачагына еметем юк. Димәк, фашизмның килүе бик ихтимал. Аңлаган кеше аңларлык: ул хәрәкәткә Россия хекүмәте каршылык күрсәтергә теләми. Фашизм күл халыкларны кырыл бетерергә онди, ә Россиянең Югары судында аның лидерларына карата тиешле статьяны табарга тырышмыйлар. Югыйсә бер кешегә үлем белән янасаң да хекем итү тәртибе бар. Халыкара законнар да сугышка ондоуне, геноцидны тыя. Россия җитәкчеләренә исә, үз телләре белән әйтсәк, все нипочем! Кайберөүлорден: «Россия зур, урыслар күп, алар белән керешеп, җиңүгә ирешеп булмаячак»,— дигән сүзләрне ишетом. Ишеткән саен балачагымның бер вакыйгасы иснә тешә. Ятим чагым. Нибары ун яшь Йорттән-йортка кунып йерим. Беркәйне, тамак озелеп ачкач, күрше авылдагы түтәй ашатмасмы дип. Кәҗә Байларга киттем. Яз коне бу. Карның шулпаланган вакыты. Аякта солемә оек белән чабата икәнен истә тотсак, аяк һәрвакыт су эчендә. Бервакыт әлеге авылга җитәрәк, күлдәй җәйрәп яткан үзәнлек аркылы бара башладым. Чумып китмәү очен аска карап атлыйм. Бервакыт башымны күтәроп карасам, котым очты: алдымда, мегозләрен җайлап, муонын җыерып, таудай үгез басып торя Жылыйм, күзпорено тилмереп карыйм — ни созмн, ин китми. Тик басып торгангадыр, аякларны карлы су ашый Ниһаять, сабырым бетте, бүрекне салдым да, җилпенәҗилленә, ачыргаланып кычкыра-кычкыра үгезгә ташландым Әллә куркып куйды, әллә котелмәгән сәер хәлгә аптырады хайван — кинәт кәнә борылды да кнтоп барды... Моның белән нәрсә ойторгә толевом аңлашылгандыр тәвәккәллек кирәк1 Ачыргаланып, озелеп китәрдәй булып корәшергә кирәк Соңга калуыбыз ихтимал Үз теләге белен бер генә арысланның да майлы калҗаны авызыннан ычкындырасы килмәвен беләбез ләбаса! Демократияле уен оештырып, империя аз санлы халыкларны үлем йокысына талдырмакчы. Максаты берәү генә: бер милләтле — урыс милләтле Киләчәгемә бара. — Изарыгызга азыкны, чнмапны ннчограк габасыз! Иҗади тормышыгыздан берничә эпизодка тукталмассызмы икән? — Мин ике «фронтта» иҗат итүче кеше. Бераз шаяртып әйтсәм, кон аралаш хикәяләр язам, кон аралаш публицистикага хезмәт итом. Публицистик язмаларга «азыкмы» ничек табуым турында сойләп тә торасы юктыр — апарны кендәлек тормыш бетон муллыгы белән зиһенгә тутырып тора. Тыгызлап, шартларлык итеп тутыра Республикада сәяси температура нинди — миндә до шундый Инде дә сатирик, юмористик әсәрләр язу эчен «азык» табуга кипсәк, тормышыбызда анысы да мупдан. «һәр яхшыда начар якның берсе булгай» дигән сыман: беренче карашка изге булып, табигый булып тоелган хәлләрнең до колко яклары, камиллектән ерак сыйфатлары бар Игътибар белән күзәтә белсәң, донья — кәмитләр сәхнәсе кебек. Ә боз, кешеләр, шул сәхнәдәге комиклар, һеркайсыбызның бармагы үзенә кәкре: данны да, малны да күбрәк эләктерергә тырышабыз, шуның хакына хәйлә-мәкерләргә керебез, алдыйбыз, алданабыз Кайчак бик җитди максатлы кешеләрнең дә колке булуын күрәсең Әйтик, шушы коннордә генә бор танышым тәүбә кылып утыра: «Юк, парин: бопай яшәп булмый Эчүне бетонпәй ташлыйм. Иснәп тә карамаячакмын! Аннан соң әйләнеп җибәром Халидәне алып кайтам». Дикъкать белән тыңлап утыргач: «Ә ни эчен Халидәне?» — дип сорыйсы иттем Танышым, шуны да аңламыйсыңмыии, дигәндәй, күземе гаҗәпләнеп карады «Ул бит гармунчы! Эчкән чакларымда бер уйнап җибәрүе де ни тора. Күңелең булганчы җырлыйсың, ичмасам!...» Кайберәүләр миңа: «Ир —хатын, егет —кыз темаларына күп азасың»,—дип киная белдерәләр Шупаен да шулайдыр. Ләкин мин боләрның мәңгелек тема икәнен до онытмыйм. Доньада сәясәт тә, хезмәт менәсоботләро до үзгәреп бетер, бүгенге күл проблемалар юкка чыгар, ә ир белен хатын капыр, мәхәббәт калыр һәм хыянәт тә капыр. Әлбәттә, тормышның башка тарафларына да игътибарсыз ашәп булмый. Укучыларым сизеп торадыр, сәяси хикәяләрем һәм монологларым да күл, конкүреш кызыклары турында да күп язам. Гомумән, тормышта ни булса, әсәрләремдә дә шулер Чираттагы hop әсәремне матбугатка тапшырганда күңелгә шик тә кере Әгер үзең кызык ечон, күңел ачу очен дип язган нәрсәңне укыганда укучы ике-оч тапкыр да елмаеп куймаса, хикәямдә үзен, тамышларын «үрмосо-эш харап. Әпе менә чираттагы хикәямнең беренче җөмләләрен язып куйдым: «Дөньяда иң бәхетсез бәндәләр — хатын аерган ирләр. Ул мескеннәр үзләрен тәгәрмәче төшеп калган күчәр шикелле хис итәләр. Мондый күчәр җиргә дә тиеп сыдырыла, теләсә кемнең коймасына да килеп терәлә. Йомшак дегетле тәгәрмәч эчендә йергән чакларын сагынмый җае юк...» Язганда келгән булам, куанам. Ә укучы көләрме? Белүе кыен. — Иң яраткан әдибегез кем? Ни өчен? Аның Сезнең иҗатка тәэсире булды днп уйлыйсызмы? — Мин бер генә әдип турында әйтеп чикләнә алмыйм. Тукай—Тукай инде ул. Канымда да, йөрәгемдә до, сулый торган һавамда да Тукай бар. Әгәр мин елга мең сәгать буе китап укыйм икән, шул вакытның яртысында Тукайны укыйм. Яттан белсәм дә укыйм. Кыюлыкны да, рухны да, әдәбиятка мәхәббәтне до шул бирә. Тукай — һәр күзәнәгемә көч биреп торучы аккумулятор сыман. Тел байлыгым фәкыйрьләнеп киткән кебек тоелса, Фатих Хөсни белән Мөхәммәт Мәһдиевкә тотынам. Аларны укыганда туган телнең мөмкинлекләренә, иксез-чиксез байлыгына, бөгелмәлесыгылмалы булуына сокланып туймыйм. Апар миңа куп еллар буе бармак яныйлар һәм: «Курыкма, тирәнгөрәк кер, син әле ләззәт күленең кырында гына чыпырдыйсың, чын рәхәтне белмисен!»— диләр сыман. Ә инде чын сатира, соклангыч сатира Илья Ипьф белән Евгений Петровта. Тәэсир ягына кипсәк, әлбәттә, күпләрнең тәэсире тигәндер. Шикләнмим, ходай мине дә язучы итеп яраткан. Ләкин дистәләрчә, йөзләрчә әдипләрнең тәэсиреннән, йогынтысыннан башка кайсыбыз гына үсә алды икән? Бу очракта:«Нәкь менә шул өлкән әдиптән өйрәндем»,— дип әйтергә телем бармый. Әле кайчак үземнән шактый яшь язучылар да сокландырып куя. «Әх, сабакы, булдырган бит!» — дигәнемне, куанганымны үзем дә сизми калам. (Минем «сабакы» иң яраткан кешеләремә әйтелә). Гомумән, әдәбиятта ничә яшьтә булуыңның әһәмияте юк. 30-40 яшьтә дә өлкән, үрнәк язучы булырга момкин. 60 тан үткән «яшь язучыларны» да беләбез. — Хәзерге яшьрәк буын сатириклар иҗаты Сездә нинди уйлар уята? Алар да нәрсә яхшы, ә ниләр җитми? — Бу сорауга җавабым иң кыскасы булыр, мөгаен. Яшьләрдән мин чын сатирага, юморга соләтле бер гене кешене — Зөлфәт Хәкимне генә белом. Күпчелек табышларына сөенеп яшим. Иҗатындагы кимчелекләргә килсәк, ул аларны үзе күрәчәк — камилләшү өчен кабилияте җитәрлек. Ходай гомер бирсен до тыйнаклыктан аермасын — татар әдәбиятына бик өметле сатирик кило. Ник берәү генә дисәгез, үзем дә Сезгә сорау бирәм: кайсы чорда чын сатирикларның ишле булганы бар? — Безнең байтак кына әдипләр урысчага тәрҗемә ителергә тырыша. Ә сез, нишләптер, алай зшләмисез. Сезгә әллә донья күләмендәге дан кирәкмиме? — Сандугачның үз талында сайравы хәерле, диләр. Үз милләтеме хезмәт итә алсам да бик бәхетле булыр идем. Бала чактан ук тәрҗемә әсәрләрен өнәп бетермәдем. Әле урыс телендәге сүзләрнең яртысын да аңламаган үсмер чагымда ук китапханәдән «Давылда туганнар» дигән китапның тәрҗемәсен алып кайттым. Кем тәрҗемә кылгандыр, анысын хәтерләмим. Әмма шунысы хәтердә, һәр җөмләсен укып чыккан саен абынып егылгандай булам. Адым саен түмгәк, адым саен чокыр... Интего-интегә ике-өч битен укыгач, урысчасын табу өчен (мәктәп программасы буенча аны уку мәҗбүри иде) кабат чыгып киттем. Урысчасын уку — ул телне бик начар белсәм до рәхәтрәк булды. Сатира-юмор әсәрләрен тәрҗемә итү, минемчә, яңа әсәр язуга караганда да четрекледер. Никадәр канатлы кәлимәләр, туган телеңә генә хас гыйбарәләр, мәкальләр, фразеологик тәгьбирләр, әйтемнәр, сүз уйнатулар бит анда. Урысча чыга торган коллектив авторлы китаплар эчен хикәяләремне, фельетон һәм очеркларымны шактый тәрҗемә иттеләр итүен. Әмма, дәресен әйтим, берчакта да канәгать калмадым. Минемчә, һәр сүзнең үзенчә яңгырашы, мәгънәсе генә түгел, үзенчә төсе дә, исе дә бар. Шуларның кайсын да булса югалтсаң, нинди тәрҗемә инде ул?! Безнең халыкны җиде миллион (хаклыкта ике мәртәбә күбрәк булуына иманым камил), диләр бит. Әсәрләремне шуның бер миллионы укыса да миңа бик җитә. Кемнәрдер артыннан үз әйберләремне тәрҗемә иттерүне кайгыртып йөрергә минем вакытым юк. Андый гамьнең башыма да кереп чыккан юк иде әле. Ярый Сез искә төшердегез... Ә инде дөньякүләм дан турында шаяртып әйтәсез, билгеле. Әле үз халкыңның үз итүен тоя алсаң да баш күккә тияр иде. Хәер, анысы да кирәкми. Баш әйләнүе бар. Баш әйләнсә — бетте! — иҗат та юк, үзең до юк. — Якын арада нинди китапларыгыз дөнья күрәчәк? Безнең китап басу эше турында Сез нинди фикердә? Бу елкәдә без Тукай чорыннан ерак киттек микән? Нәшриятта тоткарлык чыкмаса, китапларымны бастыру юлга салынды кебек. Әле ел ярым элек кене «Сакалыңа ут калса » исемле хикәяләр җыентыгым донья курган иде Кибетләрдән җилдавыл алып китте сыман — берниме атнада сатылып та бетте Хетта, укыдыгыз микән, «Татарстан яшьләре» ндә шырлы кабыдай гына укумы каты басылды. Имеш, 25 тиенлек шул китапчыкны базарда ем тәңкәгә сатып утыручылар да күренгән. Күңел булу ечен куп кирәк мени — валлаһи мәгәр, шуңа да тиле кебек сеенел йердем Инде менә якын арада «Безнең сурәт» дигән җыентыгым чыгып җитәр Анысы публицистика. Татар халкының сурәтен күзаллауга бер омтылыш Без уз милләттәшләребезне зурлыйбыз бит инде Ихлас, тырыш, дибез, сабыр һәм батыр, дибез... Куркаклары, аумакайлары да күп түгеп микән’ Кыскасы, бу китап татарның кемлеге турында. Кәгазь кытлыгы аркасында быелгы планга керә алмыйча алдагы ел планына калган «Генаһ шомлыгы» дигән күләмлерәк китабым нәшриятта ике ел ята. Хәтерем ялгышмаса, йозгә якын сатирик, юмористик хикәяләр туплаган идем. Дүрт күз белен шуны кетем. Өстәл тартмамда «Ике эткә бер сеяк» дигән сатирик повестым ята. Күптән әзер. Әмма нәширләргә тапшыру ечен батырлыгым җитми. Сәбәбе — хәзерге денья агышының күз иярмәслек тизлеге Кичәге проблема бүген ечен искерә, бүгенгесе иртәгегә ярамый. Каләм тыга-тыга йедәдем инде Ахыры нәрсә булып бетәр Аны бирергә җәръәт итмәсәм, яңа хикәяләремне тәкъдим итәрмен «Азгын ирне ничек үтерергә’» дип исемләрмен, ахры, ул җыентыкны Уңышлырак исем табуым да ихтимал Публицистик язмаларым кенделек матбугатта әледеи-әле басылып торса да, киләчәктә публицистикадан торган китап чыгарачагыма шикләнем. Сәбәбе шул ук вакыйгалар тиз үзгәрә, республиканың, милләтнең максатлары да яңарып тора. Публицистика ечен кәндәпек матбугат отышлырак Китаплар басуга, ягъни нәширләр хезмәтенә булган менәсәбәтемне бая әйтеп үттем инде бераз. Җилкендереп торучы әметем дә бар кипәчәктә шәхси басмаханепәр ачыла башлар кебек Барыбызга да мәгълүм, хәзергә теге яки бу китабын деньога чыгарту ечен язучылар иаширпәр алдында тезләнә Баш иябез, ялварабыз Алдагы елларда, мегаеи, куласа икенче якка әйләнер үтемле китабың булса, китап басучылар язучылар артыннан үзләре йерер. «Зинһар, бүтән нәширгә бирмә, әфәндем, миңа бир Әҗерен дә яхшы түләрмен, затлы итеп бастыру чарасын күрермен»,— диярләр Түләү мәсьәләсе до кызыктырмый түгеп. Әле әйтеп үттем: «Безнең сурәт» дигән биш табаклык китабым чыга. Исәпләп карасаң, андагы яэмапарны иҗат итү ечен айлар сарыф ителгән. Никадәр уйланулар, борчылулар, йокысыз тәннәр' . Әҗере хакында тел әрәм итеп әйтәсе дә килми — куп булса кулга 1000-1100 сум тиәчәк. Эпек ул ярап тора идә. Ә хәзер? Бер сарык бәясе бит, ходавәиде! Анысы да эләкми бугай әле. Мин андый акчаны радиога бер сәгатьлек тапшыру ясап та алам. Анысына киткән хезмәт 2-3 кеинән артмый. Тик шунысы кызганыч, радио тапшыруы морҗадан чыккан тетен сыман —тарала да бетә, онытыла. Килешү белән рәссамлык итсәм (андый һенерем да бар), хәзерге 1000 сумны эшләү ечен бер кон җитә. — • Үгемле китабың булса» дигән сүзеңә кире кайтыйк әле, Фәнзаман әфәнде — Нәрсесеие кайтып торасың инде оның?! Үтемле китабың юк икән, потың бәр тиен. Киләчәк наширпәре язучылар исемләтә дә күп күренсен дил кәнә биш тиенлек куян урынына ун тиенлек зыян ясап ятмаячаклар Кимендә 50 мең, 100 мең тиражлы китаплар гына басачаклар алар Язганың шуны да тартмый икән, «әнә юлың, кодагый» кебегрәк сүз белен озатачаклар һем дерес эшләячәкләр! Сез искерткән Тукай чоры кире кайтырга тиеш, Мансур әфәнде Иртәге макулатурага әйләнәчәк китаплар басылмаячак. Шул чорны ашкынып кетем — Хәзер бездә гыюлар да юк шикелле Әмма сагнра һаман алла ни тарнакланап китә алмый әле... Сәбәпләре нидә имен? Тормыштамы, агучыдамы! — Тыюларның борчакта да ботәсе юк, ахры Җиңепче юмор гына тоткарлыксыз үтә. Күпчелек мехәррирпәр, куп асларына кискенрәк язма якн хикәя килеп керсә, әпе хәзер до сагаеп калалар. Хәер, нишлисең бит, алар да 440 еп буе башка бер халыкның колы булып яшәгән татарның баләпары Республикабыз мостәкыйпь дип рухланып сойпошкон чакта барчасы да батыр кебек, миппотпәрвер кебек... Ипле де мегер шул минутта алларына кетопмәгән, исәп ителмәгән бер мәкалә сапсаң, шомланып калалар. Маңгай күэпәро сиңа карый, күңел күзләре — Мәскоүго Соңгы биш-алты епда фикерләремне үткәрү ечен җан фәрман килүемне үзем белем дә, ходай беле Моннан дүрт ел чамасы элек Татарстанның союздаш булырга тиешлеген куәтләп яздым «Юпер сатма инде»,—дип, шул абзацларын сызып ташладылар Дүрт еп эпок «Вечерняя Казань» газетасы кебек үк татарча газета кирәклеген күтәрдем «Синең башка гына кило инде тузга азмаган фикерләр», дип, бик озак киреләнделәр Тарткалаша торгач, анысын үткәрә алдым 19*0 оп озында «Иртәмесоңмы, империяләр барыбер таркала» дигән җомпәмие. «артык зур кабиләләр барыбер таркала» дип төзәттеләр. Леиии сүзләрен китера-китерә Татарстанның Союздан, Россиядән аерылып чыгу хокукы барлыгын исбатлаган идем, мәкаләмнең ул өлеше юкка чыкты. КПССны фаш итеп язган мәкаләләрем, памфлетларымның күбесе басылмады... Ул чакта карап торганыбыз *ике генә газета иде бит әле. Бигрәк тә «Социалистик Татарстан» редакциясе бәгырьне корытты. (Хәзергесенә артык үпкәм юк, халыклашып бара.) Әле ярый «Татарстан яшьләре» юл бирә килде. «Шәһри Казан» да чыга башлагач, хәл тагын җиңеләйде. Югыйсә, кычкырып елыйсы килгән, үртәлүдән ми кабарган, кан кайнаган чаклар күп булды. Шунысына сәенәм Татарстан әкренрәк кыймылдаса да, минем кебекләр хыялланган юл белән бара. Әгәр дә матбугатта тоткарлыклар, тыюлар бупмаса, бүгенге проблемаларның хәп ителгәнлеген күрәсе кешеләр идек инде. Яхшы беләбез бит: беренче фикерне, нигездә, язучылар, галимнәр, журналистлар күтәрә. Аннан соң ул халык фикеренә әверелә, тора-бара тормыш таләбе дәрәҗәсенә күтәрелә. Минемчә, фикерне тыю — халыкның тәрәккыенә аяк чалуга тиң. Сораудагы темадан читләштем кебек. Әмма бопарны әйтмичә ярамый. Сатираның язмышы да матбугатның ни дәрәжәдө ирекле булуына бәйле ләбаса! Ә ул кәнфит тә, майлы калҗа да түгел. Тормышның бетен «кәкре-бөкресен», гөнаһларын, киртәләрен өтәргә, яндырырга тиеш ул. Аның үзенә кирте куйдыңмы, сатирик жанрларга йез тоткан каләм ияләре чигенүне хуп күрә. Ансат бит: майлы-җайлы мәкаләләр, хикәяләр яз, хезмәт алдынгылары турында очерклар сырлап утыр— бәхәс тә юк, тапашу да кирәкми, ә тормыш йоклаган көе утыра бирә, милләтең дә айнымыйча эри бара... Сатирикның дөньясы зарарлы цех кебек ул. Тукайны ни өчен яшьпи янып үлгән дисез? Туберкулез гына түгеп аның сәбәбе! Түгел!... — Иң соңыннан бер кызыграк сорау: Тукай кебек мешһүр булырдай, олы дан алырлык әдип татар тарихында тагын туа алырмы икән, килечектә? — Туа алмаячак. Иманым камил — беркемгә дә: «Мин инде Тукай дәрәҗәсенә җиттем!»—дияргә туры кипмәячәк. Аның иҗаты, шәхесе хакында уйланган саен бер нәтиҗәгә килеп тертеләм: безнең кебек ике аяклы, ике куллы адәм сурәтендә яшәсә дә, Тукай ул кеше булмаган, татар дөньясын кузгату, айныту, сискәндерү өчен ходай тарафыннын җибәрелгән пәйгамбәр булган! Зинһар, көлмәгез, бу фикеремнең раслыгын тарих үзе исбатлаячак. Күрмисезмени, 27 яшьлек язучыпарыбыз акыл да утыртып өлгерми әле Ә ул аксакалларыбыз да хәйран калырлык гамәлләр кылып өлгергән. Тукайның олуглыгын аңлап, бояпәп бетерерлек кешеләр тууына да шикләнөм. Ләкин үз замандашларын аның сыман чеметәчәк, кытыклаячак, сөендерәчәк, күзләрне яңа максатларга юнәлдерәчәк әдипнең туарына ышанам. Гамип Афзал дәрәҗәсендә булырмы ул, югарыракмы— анысын әйтүе кыен, әмма туачак. Аның меһим бер шарты бар: Татарстан азат һәм бәйсез булырга тиеш. Читлектә ваемсыз кенәриләр, тутый кошлар гына үсә ала, ә киң канатлы бөркетләр өчен иркен дөнья һем хөррият кирәк. Онытмыйк, Тукайның иҗат еллары демократияле чорга туры килгән. Апай да цензура барыбер тынгылык бирмәгән — кискән, төзеткән, бозган... Хак булса, үләр көннәрендә до: «Аһ, шушы цензура бәгырьне таламаса!...»— дигән сүзләрне төкърарлап яткан. Бәлки, ул: «Таламаса, озаграк яши алган булыр идем»,— дил әйтергә теләгәндер. Тукайның бердәнбер булуы хәерле. Һәркайсыбыз яшүсмер чакта Тукайга тигезләнергә өмет баглый. Яши-яши аңлыйбыз — булмый! Кечебез дә, сәләтебез до җитми Ә шул арада халык эчен азмы-күпме файда китерел калабыз. Тукай ул үлемебезне дә җиңеләйтә. Соңгы сулышта: «Гомрем иртә езепә, шуңа күрә иҗатым да кыска булды»,— дип үкенә алмаячакбыз. Шулай дисәк, Тукай көләчәк... Әңгәмәне Мансур Вәлнев әзерләде.

Реклама