Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тукай


Кешеләрне шул сорау борчый: Тереклеккә тере су кайда?
Йөз яшәгән картка килгән кебек. Килә кеше япь-яшь Тукайга.
Мең тарафка таралганы Җирнең Бер тарафка куйган төйнәлеп. Тукай кебек карый белү кирәк, һәр төенгә шулай төбәлеп.
Төбәлгән ул... Халык язмышларын Йөрәгенә аннан төйнәгән.
Чынбарлыгын әкият итеп әйткән. Әкиятендә чынын сөйләгән.
Пәйгамбәр дә түгел, бары — шагыйрь! Юраганы әмма юш чыга.
Шүрәлене бер очрату кирәк Өнсез, телсез калган юлчыга.
Ә юлчыны шул сорау борчый: Тереклеккә тере су кайда?
Мең яшәгән картка килгән кебек Киләчәкләр әле Тукайга...