Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Төшмим
Таулар менү ансат димсең әллә?
Дөрес түгел бер дә!
Төшү тагы да кыен, баш әйләнә. Түбән карый күрмә.
Инде менмәм — меналмамын артык.
Авырын үттем юлның:
Тик төшмим дә элеккемнән кайтып,— Кыяларда урыным!
1989—1990
Яфраклар коелганда
Нури АРСЛАНОВ (1912) — күренекле шагыйрь. гагар, ка.шкъ. рц телләрендә донья күргән күпсанлы шигырь, тәрҗемә китаплары ангоры. Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1991 елның 14 апрелендә нафат булды.
Җиргә төшкән һәрбер сары яфрак Өзелеп төшә төсле йөрәктән: Мине болай. узганнарны ядлап, Сызланырга кемнәр өйрәткән?!
Заман безне кире юлга куды. Ышанычлар һаман алданды: Бөтен вәхшәт күз алдында булды. Бергә булды чыны, ялганы...
Чыным һәр дәм үземнеке иде.
Ә ялганны көчләп тактылар... Әйтерсең лә мескен колны — мине Буйсынучан җанны таптылар.
Ватан сагышы Иделләрдән ашты.— Йозакланган иде уй. теләк.
Азатлык һәм шатлык ерак качты. Яшьле күзләр торды мөлдерәп...
Сулды дөнья... Өзелмәде өмет. Кыйналсам да рухи богауда!
Тик суларың, Идел, җитмәс кебек Корбаннарның канын юарга...
һәр өзелеп төшкән сары яфрак Өзелгән бер гомер шикелле... Хәят чиксез, ул гел бара атлап! Ә мин тоям инде чигемне.
Шулап да ир таба ибен-җаен: Яшәү' тәмен татыдым бит бераз,— Шуңа сары көзләр җиткән саен Искә төшә күкрәп яшел яз.
1989 1990
Андыйлар баш ими
Кешеләргә шигырь бәхет өләшсә дә.
Кайсы шагыйрь үзенә рәхәт тапканы бар?! Овидий не, бәхет өчен көрәшсә дә, Язмыш илдән еракларга атканы бар.
Язык булмас монда бераз арттырсак та: Бөек җырчы тарих яралганга хәтле Җырлаган ди, ялыкмыйча гел бер хакта,— Кешеләрдә изге хисне — мәхәббәтне.
Варислары аның бездә һәйкәл булып Себерләрдә бозга дүнде, катып калды. Күз яшьләре һәм кан җиргә төшми тунып, Карлы юлда асылташтай ятып калды ...
Кәфенлеләр өне йолдызларга бәрелеп Чынлап торды, моңы өзде үзәкләрне!.. Хәят мескен дер калтырап, каушап, әрнеп. Тоеп торды газраиллар күзәткәнне.
Овидийнең рухы Дунай буйларында Әле дә йөри икән диләр Римны барлап. Ә бездәге миллионнарның рухы монда Дошман тапмый йөри икән кемне каргап?!.
Мин-җырчы да йөрдем күпләр арасында, Канчан миңа атар диеп тартылган ук. Бөтен дөнья үзгәрде күз карашымда Өем дә юк иде минем, Римым да юк...
Читтә калдым мин Овидий язмышыннан. Сугышлардан сугышларга ташландым мин. Каушасам да «тыныч ватанымда» шомнан. Мәйданнарда дошманнардан качмадым мин'
Овидий юк — күп гасырлар инде гүрдә. Ләкин рухы чагыла дөнья язмышында. Азат җаны азат илләр белән бергә, Андыйлар баш ими язмыш ялгышына!
1МЮ
Батыр калыр
Уянганда»*! мәрткә китеп йоклаучылар да. Уяныр бер халкым минем, килер аңына. Кемнәр анда? Ашыкмагыз ясин чыгарга, Иртә әле аны гүргә илтеп салырга!
Торыр ул. аякка басар пәһлеван булып. Җиң сызганып киң һәм якты мәйданга атлар Килгән кебек дөньяларга яңадан туып. Мәһабәтен күреп, каушап калырлар ятлар
Ул куптармас бабайларның шомлы мирасын.— Ник кан кою?! Әгәр вакыт ирек өләшсә ’ Тик көрәшсез булмый ирек, беләбез ансын! — Батыр калыр ул татарча гадел көрәштә.
IQQO
Мәңгелек турында
Дөньяга килгәндә кеше ваемсыз бала икән.
Үсә-үсә үзен-үзе борчуга сала икән:
Йосыф үлмәсә дә канлы күлмәге калган диләр. Мәҗнүн йөрәген мәхәббәт телгәләп ярган, диләр. Таһирлар кабердә... Зәнки — арада ята, диләр, Фәрһад гыйшкы, силләр булып, кыялар вата, диләр...
Илләр-халыклар югалса, хәрабә кала икән. Хәрабәдән, тамыр җәеп, яңа ярала икән, һәрбер әйбер дә искереп көлгә тарала икән: Матдә матдәгә әверелеп үзгәрә бара икән.
Дөнья куулар кешегә кирәкле чара, имеш: Шул юлда ул йә ир-егет! Йә бер бичара, имеш... Ничек тә һәммәсен байгош кичерә ала, имеш. Уйласаң, яшәү һәм үлем бер адым ара, имеш...
Ләкин МӘҢГЕЛЕК КОЯШЫ һәр таңда яна икән! — Тереклек моңа шатланып бәхеткә тала икән, Шул бәхет нурында дөнья бездән дә кала икән...
19Я7
Сәйдәш МОҢЫ
Яңгыратып ерак узганнарны
Данлы «Кызыл гаскәр» маршында
Йөрәкләрнең үлмәс генералы
Сәйдәш басып тора каршыда.
Мин гомеремдә күпме тылсымчылар,
Күпме илләр көен тыңладым.
Алыштырмыйм ләкин тән чымырдар
Гаҗәп серле Сәйдәш моңнарын.
Ул рояльдә, гармун телләрендә, Оркестрда сыкрый-сызлана,
Алып китә гарәп чүлләренә,— Уйларында кәрван кузгала.
Бөек Тукай сүздә әйткәннәрне Әйтеп бирә көйләп халкына: Моңнарында Илнең бәхете, гаме Халкы белән бергә талпына.
Бер татлы, бер күз яшедәй ачы Үзәкләргә үтә тавышы: Күңелләрнең сайрар сандугачы Сайрый безнең кыен язмышны.
Карулашмыйм
Әйләндермә башкаемны, Ләйсән, Ул болай да бик еш әйләнә: Шулай дим дә, китәр идем әйтсән. Карулашмый бер дә «әйдә!»ңә.
Тарткан белән Акыл авызлыкны, Гел котыртып тора бит Өмет, Нәфес уртәп тора һаман шукны: «Бәхеттән баш тартма!» ди көлеп.
Уыз тәмен дә бит таткан идем... Кайда инде хәзер уызлар!
Күпләр кебек мин дөньяга килдем. Уйнамады безгә кубызлар...
Туйсыз үтте гомер, тик калдыгын Үткәрергә иде күңелле.
Юк, дауламыйм бер дә мин артыгын.
Телим фәкать: зәңгәр күгемне
Болыт капламасын. Кояш төшеп. Балкып торсын иде тирәмдә.
Син әйт кенә,— китәм җитәкләшеп.
Карулашмый «әйдә!» дигәнгә.
/W
Ялгыз аккош
Мин — канаты каерылган аккош. Гаҗәпмени әгәр очмасам?
Кайдан алган сабырлыкны байгош,— Талпынмый да күңел ичмасам.
Болытларда аккош кәрваннары. Әллә сөзелә, әллә кагына?
Җитәр алар, кичеп ал таңнарны. Дөньяларның җылы ярына.
Мин тын күлдә ялгыз аккош сыман,— Ник яралы җанны кыстарга! — Дөнья матур көзнең алтыныннан. Озакламас көмеш кышлар да...
ДОМ»
Кеше үзенә канун сипли.
Канун аның юлын чикли.

Кем гомерендә иң соңгы кат яхшылык кыла,— Элек кылган яманлыгы шундук онтыла.
«
Талау, сую, таптау, сугыш-кырылыш —
Таҗ-тәхетләр хөкем сөргәндә,
Акыл, мәдәният, тыныч тормыш һәм шигърият була сөргендә...
'ы I \гыт. вотяулагпн сыернын беренче core \иы >чкәи кеше бәхетле бхла
диләр
Зәвык, ләззәт кагыла күңел кылларына. Сокланам мин бөек сәнгать эшен күреп,— Шатланам мин синең гаҗәп җырларыңда Нәфасәтнең изге тылсым көчен күреп.
Түгелә йолдыз
Көянтәләп алтын ташый шук киленнәр, Ай нурында чиләкләрдән түгелә йолдыз,— Болар нишләп суга болай соң килделәр, Дисәм,— сылтау тапкан икән яшь хатын-кыз:
Көзгедәй күл, күл буенда алтыбакан, Анда даган атына җырлар, уен-көлке... Бу кешеләр ник шатлана, нәрсә тапкан. Дип йөридер төсле посып бүре, төлке.
Җырлар җырлап Сарарканың даласында Минем дә түбәм күккә тигәне бар! — Бия сауган яшь киленнәр арасында: «Акын икән гой бу бала», дигәне бар.
Күп йөргәнем бар козгойрык-, җауказыннар
Яшел япкан Каркаралы тауларында
Йөри идек егет дигән без «азгыннар» Шаңырактан төшеп кызлар аулагына.
Кыю, тапкыр кызлар гел исемдә:
Сүзләреннән күпме рәхәт тапканым бар!
Акан-сире колагирен менмәсәм дә.
Җилдән узып конаннарда чапканым бар.
Шуннан бирле һич иярдән төшкәнем юк, Чапмасам да инде, шөкер, җилеп барам: Мәңгелеккә абелхәят эчкәнем юк, Ә шулай да сиксәнемә җитеп барам
Гүя тагын көянтәләп шук киленнәр
Йолдыз ташый, юлларыма түгелә алтын: Син бәхетле, диләр миңа, син бай. диләр... Мин байлыкны далам туфрагыннан алдым!
Улжам уртак булды, тәңрем кабул итсен. Элеккедәй тузмаса да юллар чаңы'’, Мин һаман да тоям әле дала исен...
И гомернең болыт кунмас аяз чагы!
/0<Ю
Сзрарка — Сары арка — Арал белән Иртеш арасындагы дала.
Козгойрык — Козы койрык — кыргын, вак тау кәбестәсе жаук.нын — тас юасы Шанырак — киез өйнен туба укларын беркетә торган түгәрәк корылма. Теплей. Акан-сире — беек казак акыны. Колагир — анын данлы чабышкысы.
Улжа - табыш, уңыш
Чан - п зан.
Нурия Измайлова
Улларыма исем куштым
Улыма дога
Улым сары бәбкә генә,— Усал тилгән тимәсен. Улым алсу чәчкә генә,— Усал җилләр тимәсен. Улым нәни чеби сыман,— Усал чирләр тимәсен.
Улым чибәрләрдән-чибәр. Усал күзләр тимәсен. Улым берәү генә җирдә. Җеннәр алыштырмасын! Улым! Бирмәм сине җенгә. Үзең алышынма син! Дөньяны, әлбәттә, иңлә. Асылыңны җуйма син! Таяныр талыңны җуйма — Иман алыштырма син! Үз догасы — һәрбер чорга. Син — бу чорда тугансың. Дога алыштырма син!
Хәл шулайрак
Әй, быел октябрь буе Куандым да юандым, Ни теләсәм шуңа юрап Бу әбиләр чуагын: Октябрьгә калган булгач. Ул гадәти түгелдер.— Димәк, үзгәрәчәк быел Бар агышы гомернең. Ә үзгәреш - күптән көткән. Күктән төшкән алла ул. Ул бары бәхет китерә! Онытабыз — алдавын... Ү я эреш — начарга булмый. Без иң үжәт оптимист. Начарны кире кагабыз. Җитмеш мисал бар килеш... Хәер, аска бер су кергәч. Яңгырдан курыкмыйсың!
• Ике рәхәт бергә булмас» Дигәнне дә хуплыйсың...
Хәл шулайрак — һәр яңалык Яхшыга юралырга.
...Ура! Октябры ә калган Әбиләр чуагы да!
Исемнәре чакырып торсын. Алга омтылсыннар дип. Зурына Искәндәр куштым. Кечесенә Солтан дип. Исемнәрен ишетүгә Карасыннар тукталып. Без — каратырлык халык: Улларыбыз туа әле Чәчрәп торган карашлы. Искәндәр* 1 дә, Солтаннар да — Шул ук адәм баласы. «Кем булса да, ярар!» димә! Ярамый, кем дисәң дә! Улым әнә стенадан
Үрмәли ич түшәмгә!
Күкне күрсәтеп: «Кю-кю!> ди Ачылмаган телләре!
Ә безнең уллар үрләве — Ул халыкның үлмәве! Ә «Хәрәкәттә — бәрәкәт» Дигән милләт — кем әле?.. Ничек тә бер сынык икмәк Табып була ул ансы.— Тамак тую гынамыни Яшәүнең бар гыйлләсе? Нинди шатлыклардан дисез Йолдызлар балкып тора? ...Ә аста калган халыклар — Казылма байлык була...
Шомлы заманда
Төштә — ат... Үлемгә диләр. Төшемгә диләр. Китемгә диләр. Бетүгә диләр. Ни икән?
Ат бетү микән? Кот китү микән? Йот’ төшү микән? Әллә... мин микән? Ходай дим!
Балаларым бар,— Алмый тор мине! Балаларым бар,— Сакла бу илне!
Балаларым бар,— Ачлык китермә!
Балаларым бар.— Атны бетермә!
Атлы милләтнең Милли улларын Ашсыз һәм атсыз Итмә, ходаем!
Хак түләмичә Китсәм, кичермә... Ләкин тәмугны Җиргә китермә!
Алма йортымны! Алма котымны! Син харап итмә Шушы токымны!
Вәсвәсәле минутларда
Күчмә кошлар бигрәк моңлы сайрый! — Сагына белгән кошлар бит алар. «Сагыну» сүзе — түрдә — безнең телдә. Ә тел һәм рух ахры бер каннан.
Корабка су кергәч, акыллылар Кача икән, инде ни көтә?..
Бездә акыл тирән түгелдерме, Артык тирәндерме лирика...—
«Монда тудык, монда үстек инде, Монда сайрап токым арттырыйк. Бу ил белән кара булдык инде, Бу ил белән инде ак булыйк!»
Кырымда
Гүзәл Кырым — энҗеле калфактыр. Энҗеләре артсын елтыр-елтыр. Татарлары кайтсын үз иленә.— Үз илендә һәркем энҗе бит ул!

...Бөтен нәрсә монда илаһидыр.
Бу мәһабәт горур камиллек Бер сызыгын үзгәртсәң дә, рәнҗеп, Токымыңны каһәрләр кебек.
Шушы камиллекне зар елатып.
Кемдер халык кадәр халыкны Йолкып алган Ничек ходай сукмый! (Әллә ходай чынлап та юкмы’!) Суккан мәллә? Гаеплеләр юк ич!
— Табарсыз, тик ачкач тәмугны!
Гәпчек улым тугач
Яшьлек белән хушлашу бу — Күзләремнән яшь тама... Мәңгелеккә тоташу бу — Эчкә сыймый тантана!
Бөтен нәрсәм булды инде! Көйләнде бар кыл-көем...
Иң шатлыклы гимндыр бу' Иң сагышлы реквием...
Үзгә йолдыз нуры
Алсу болан — дөньяда да бхлмаганча. Тезләнгән дә боланнарда булмаганча. Муеннарын сузып, кардан китеп бара. Тезләреннән тезелеп-тезелеп эхтәр кала. Күзләренә яшьләр тулган — акмый <ына.
• Кызганыгыз!» дияр сыман — әйтми генә.
• Ни эзлисен?- димим, күрәм сулавыннан — Сөю эзли... Әй. кыз болан! Әй. кыз болан!
Нинди сөю бу караңгы, жансыз мартта. Сирәк урман үтә күренеп торган чакта! Б\ заманда! Сулар кипкән, кошлар бетчән. Дөньяларның ходай биргән күрке киткән... Нинди сөю. җирне чир һәм корт басканда.
Җирдән шәфкать, изгелек һәм кот качканда'*! Алсулыгың нигә синең’ Ах итмәсләр.
Арзан хәзер садә хисләр һәм саф яшьләр, һәм мәхәббәт юк тезләнеп ялварырлык!
Җан сакласаң, шуңа шөкер, шул бар өмет Ә токымың калдыралсаң. бәхетең булып. Тупырдап үт. күкрәгеңне киерә биреп!
Сиңа көнләп карап калсын барча болан...
... Ах. нигә син алсу булган? Алсу булган..
Сиңа тиеш Сөю үлгән... Сырхау - урман. Әллә син бу планетага ялгыш туган?
Сине у и ә йолдыз нуры коендырган.
• Җир» йолдызы гөнаһ алган — сыендырган...