Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ СҮЗ КУӘТЕ


ИСТӘЛЕКЛӘРДӘН ӨЗЕК
ин сәхнәгә драма артисты булып тугел, ә нәфис сүз белән килеп кердем Беренче адымымда
ук «Кайсы шагыйрьдән башларга»—дигән сорау туды Бәлки, беек шагыйребез Габдулла
Тукайдандыр’ Дерес бит. ә1 Мин Габдулла Тукай шигырьләрен телем ачылуга сөйли
башлаганмын. Граммофон тәлинкәсендә «Ысулы кадимче» шигырен Габдулла Кариевнең
сөйләвен тыңлап « Ходай орган караклар, уңмаганнар, кесәмнән пыртманитны урлаганнар -,—
дигән юлын отып, шуны теләсә кайда такмаклап йөргәнмен Аннан соң инде үзем укый башлагач.
Тукайның бик күп шигырьләрен яттан өйрәндем 1923-24 уку елында безнең Әлки районы Яңа Чаллы
авылының югароч мәктәбендә укытучы Габдрахман абый бер кичә оештырып, укучылардан шигырьләр
сөйләтте Мин Тукайның «Теләнче» шигырен укыдым Күрәсез, сәхнәдә беренче чыгышым да Тукайдан
башланган бит Инде, укып чыгып, артист булып, тел тибрәтә башлагач та, Г Тукай шигырьләренә
мөрәҗәгать итәргә булдым
1940-1945 елларны, Татар драма академия театрында эшләгәндә. Тукайның «Гыйшык уты»
исемле әсәрен сөйләп йөрдем Бу әсәрдә мәхәббәт хаты язучы егет «гүзәлен» нәрсәләргә генә
тиңләми’! Тамашачы, бу шигырьне тыңлаганда, өзлексез көлә Бер иптәш миңа «Әзәл1 Син бу әсәрне
шундый образлы итеп укыйсың, сине тыңлагач, бер кызга да карыйсы килми»,— дигән иде
Минем 1930 елларда сәхнәдә башкарган шигырьләр-җырлар дәфтәрем саклана Шуның саргайган
битләрен ачам Дәфтәр «Асиясе-Вәсиләсе» көенә колхоз җырлары белән башлана Әбүзәр Түрәйнең
Сыйныфташ», Сайкинның «Киелмәгән шлем турында Сириннең «Сикерт атың», «Язгы тамчылар».
«Тегүче кыз», «Безнең кайгылар» кебек шигырьләре Менә трибун шагыйребез Һади Такташ, ул 1930
елдан 1987 елга кадәр миңа сәхнәдә эшләргә илһам бирде, дәрт бирде «Киләчәккә хатлар-. - Мәхәббәт
тәүбәсе». «Мокамай»
Дәфтәремне актарам Менә Муса Җәлилнең «Партизан ударник» шигыре Бу 1930 еллардагы
колхоз төзелешенә җибәрелгән егерме бишмеңчеләр хакында, ягъни. М Шолоховның «Күтәрелгән
чирәм ° романында тасвирланган Давыдовлар турында Мин ул әсәрне яңадан искә төшерәм. мондагы
романтик пафоска кабат сокланам Бу шигырьне 1940 елларга кадәр сөйләп йөрдем Инде 1953 елны
Муса Җәлилебез герой шагыйрь булып. «Моабит дәфтәре» белән яңадан илебезгә кайткач аның
шигырьләрен халыкка җиткерү эшенә кабат керештем Газетада аның беренче шигырьләре басылу
белән, аларны сәхнәгә чыгардым «Гашыйк һәм сыер». «Хәдичә» шигырьләрен 1953 елның 4
октябрендә башкардым Шул елны Татар дәүләт филармониясенең художество җитәкчесе, композитор
Җәүдәт Фәйзи миңа М Җәлилнең -Х^т ташучы поэмасын эстрадага чыгару бурычын йөкләде Әле ул
вакытта аның әсшВләре китап итеп басылмаган иде Җ Фәйзи М Җәлилнең 1940 елда басылып Ч1л1кан
һәм үзенә автограф белән бүләк иткән китабын бирде Мин җыр-музыка элементлары кертеп,
чыгышымны әзерләдем һәм сәхнәгә чыгардым Шул елны ук мин -Безнең яшьләр» исемле әдәби-
музыкаль программа төзеп, үз кичәләремне оештыра башладым Ул программага «Хат ташучы- (М
Җәлил). «Шаһиевның өйләнүе» (Г Әпсәләмов). «Бәхет турында җыр» (М Садри).«Кыңгыраулы яшел
гармун» (Ф Кәрим), -Гармун» (Ә Фәйзи). «Мин картаймам» (С Урайский). «Сабир - (Ә Ис-
М
хак) һ б кергән иде 1965 елда «Муса Җәлил һәм аның каләмдәшләренә багышланган әдәби-музыкаль
программа тезеп Татарстан районнарында чыгышлар ясадым Кичә ике сәгатьтән артык дәвам итә иде
Кичәдә М Җәлил хакында 5-6 минутлык кереш сүз сөйләп. аның әсәрләрен башкару эшенә керешә идем
Ике сәгатьлек программаның яртысы М Җәлил шигырьләреннән тора иде
Кичәне:
— Хермәтле иптәшләр1 Бу кичәгә килгәндә кайбер тамашачылар, бер артист нәрсә генә күрсәтә алыр
икән9 дигән шикләнү белән киләләр Бу сорауга кистереп кенә җавап бирү читен, аны кичәнең ахырына
калдырыйк—дип башлап җибәрә идем Соңыннан халык: -Карасана' Бер артисттан да концерт була икән
бит'» — дип. көлешеп, рәхмәтләр әйтеп тарала иде
Мин бу программа белән берничә ел буе Татарстанның бик күп районына хезмәт күрсәттем, җәмгысы
400 ләп кичә уздырдым Бу кичәләр хакында район һәм өлкә газеталарында бик күп җылы сүзләр басылды
Теге яки бу шагыйрьнең әсәрен сәхнәгә чыгарганда аның башка нәфис сүз осталары тапмаган яңа
бизәкләрен эзләү зарур Әйтик Әхмәт Фәйзинең - Гармун» шигырен кемнәр генә сөйләмәде икән” Аны
башлап Хәким ага Салимҗанов сөйләде бугай Мин дә бу гармун каешына тотындым Башта Җ Фәйзинең •
Гармун- көен башкарып, шигырьне укый башлыйм һәм шул ук көйне уйный-уйный сәхнәдән чыгып китә идем
Шушы уңай белән бер мәзәк хәл дә булып алды 1943 елда ягъни Бөек Ватан сугышы вакытында партия
өлкә комитеты йөзләгән коммунистны районнарга пропагандист итеп җибәрде Партия членлыгына кандидат
буларак Татар дәүләт академия театры партия оешмасыннан мин киттем Без халыкара хәлләр колхозлар
алдында торган бурычлар турында сөйли идек Минем артист икән не белгәч, докладтан соң берәр шигырь
укуымны сорыйлар иде ТЬра-бара бу бер чарага әверелеп китте Кичәдән кешеләр күңеле күтәрелеп
җанланып, бик канәгать булып тарала иде Элеккеге Тэкәнеш районының бер колхозында гадәттәгечә, док
ладтан соң шигырьләр сөйли башлагач, бер укытучы ханым «Иптәш Яһудин' Сез операдан берәр ария
җырлагыз әле'»—дип сорады Мин
— Беренчедән мин җырчы түгел, икенчедән музыкант та түгел ә бу бәләкәй гармунда андый катлаулы
музыка әсәрләрен башкарып булмый —дим
Чыгышымны дәвам итеп. Ә Фәйзинең -Гармун» шигырен гармунда уйнап сөйләгәч, теге ханым «Менә
опера шикелле булды».— дип куйды
Райком минем эшемә зур бәя бирде -Әзәл Яһудин уздырган кичәдән соң. иртәгесен барлык
колхозчылар эшкә чыктылар» —дигән белешмә белән Казанга кайтып киттем
1950 елда мин. Татар дәүләт филармониясенә күчкәч Ә Фәйзинең тынычлыкка багышлап язган -Бер
йөрәктән бөтен илләрдә» дигән шигыре белән концертны башлап җибәрә торган идем Шигырь тамашачыны
бик дулкынландыра иде
1942 елның җәендә Фатих Кәрим фронттан яраланып кайтты Ул Казан госпиталендә үзенең
«Кыңгыраулы яшел гармун» исемле мәшһүр әсәрен иҗат итте Аны башта Хәким ага Салимҗанов өйрәнде
һәм Бөтенсоюз театр җәмгыятенең тулай торагында бер төркем шагыйрьләргә сөйкәп күрсәтте Шунда
минем башыма бу әсәрне җыр-музыка белән бизәп эшләргә дә мөмкин бит. дигән уй килде Ниятем барып
чыкса шәп булачак, чөнки ул елларда Казан госпитальләр шәһәренә әйләнеп безгә аларда бик еш шефлык
концертлары куярга туры килә иде Бу әсәр исә нәкъ шундагы яралылар өчен язылган кебек Мин көйләрнең
халыкчан булганнарын сайлап, финалга 1942 елгы җәйге гастрольдә өйрәнеп кайткан «Дом-дом» көен
керттем Шуннан соң.• Кыңгыраулы яшел гармун- госпитальләрдә концерт залларында төрле очрашу
мәҗлесләрендә зур уңыш белән үтә башлады
1942 елның декабрь азагында. Фатих Кәрим сәламәтләнеп яңадан фронтка кигор алдыннан, язучы
Фатих Хөсни мәҗлес оештырып безне кунакка чакырды Менә шунда мин әсәрне Фатих Кәримгә сөйләп
күрсәттем Фатих дикъкать белән тыңлагач, торып басты да. дулкынланып кулымны кысты
— Рәхмәт. Габделәзәл, минем йөрәктәген әйтеп бирдең' Халыкка да нәкъ шулай җиткер...— диде
Шуннан соң аның белән бүтән күрешә алмадык Менә шул вакыттан бирле Фатих дустыбызның
искиткеч бу әсәрен башкарып киләм һәр башкаруда >.илГ Фатихның моңсу Йөзен күргәндәй булам Бу әсәр
1942 елдан шушы көннәргә чаклы минем тарафымнан 4000 тапкырдан артык башкарылды инде Хәзер
чәчләр дә бәсләнде битләр ДӘ җыерчыкланды ә - Кыңгыраулы яшел гармун» мин. һаман да яшәртә
дәртләндерә яшәргә эшләргә, иҗат итәргә өнди һәм мин киләчәктә дә бу әсәрне сөекле шагыйребезнең
кадерле истәлеге итеп башкарачагыма ышанам әле
Язма-көндәлекләремнең сәхифәләрен актаруны дәвам итәм Менә тагын бер
истәлек 1974 елда безнең концерт бригадабыз. Сара ханым Садыйкова иҗатына багышлап, ил буйлап
гастрольгә чыкты Унынчы апрельдә Павлодарда Драма театры бинасындагы концертта Кыңгыраулы
яшел гармун» 7 минут урынына 10 минуттан артыкка сузылды Чөнки һәр җыр. һәр җөмлә саен диярлек
залда алкышлар куба, сүз бүленә иде
Фатих Кәримнең «Гармунчы аю белән җырчы маймыл турында әкият»е дә байтак еллар сәхнәдә
яңгырады Бигрәк тә укучы балалар өчен оештырылган концертларда шәп үтә иде ул Мин аны болай
башлап китә идем «Бу әсәр балалар өчен язылган, ләкин зурларга каратылган, ягъни кызым, сиңа
әйтәм. киленем, син тыңла! шикелле» Бу әсәрдә Хәйдәр образы бар. Ә һәрбер авылда Хәйдәр исемле
кешесе дә табыла бит аның, шунлыктан тамашачы һич тә битараф калмый торган иде
1930 еллар ахырында «Чаян» журналында Нәкый аганың кызыклы бер әсәре басылып чыкты Анда
Тукайның колхозлашу чорында Казанга баруы һәм Кырлай кешесе, тракторчы Миңлебайга утырып.
Казанга килеп җитүе гаҗәеп юмор белән тасвир ителгән Бу әсәр хәзер дә минем репертуарымда
саклана, 1935 елда мин Ткгар дәүләт академия театрының колхоз филиалына кердем Филиалның
художество җиткәчесе Гали ага Ильясов драма бүлеге белән яңа эстрада-концерт бригадасы төзеде
һәм октябрь-ноябрь айларында Норлат. Кайбыч. Апае районнарында гастрольдә булып кайткач. Нәкый
ага безгә искиткеч юмор белән язылган «Әптери абзый әкияте» исемле шактый күләмле әсәрен китерде
Бу әсәрне Гали ага Ильясов режиссерлыгында әзерләдек Аның нинди уңыш белән баруын язарга мин
сүз таба алмыйм Безнең театр 1942 елның җәендә Татарстан районнарына гастрольгә чыкты
Репертуарда драма спектакльләре генә түгел, ә концерт программасы да бар иде Мин "Әптери абзый
әкияте»н концерт программасына керттем, ләкин автордан рөхсәт алып, ахырын бераз үзгәрттем
Әптери абзыйны трактордан төшереп, танкка утырттым да фронтка җибәрдем
1949 елда Татар дәүләт филармониясе Салих Сәйдәшевнең Урта Азия республикаларында иҗат
концертларын оештыра Бу гастрольдә Әсма Шайморатова, Фәйзи Биккинин Рәшит Ваһапов Илдар
Мәҗитовлар катнаша Шушы гастроль уңае белән Нәкый ага Татарстан сәламе» исемле махсус шигырь
язды 1950 елда мин филармониягә күчкәч, бу әсәрне җыр-музыка белән баетып, күрше республика һәм
өлкәләргә гастрольгә чыкканда концертны шуның белән башлый һәм зур уңыш казана идем Мин ул
әсәрне берничә мәртәбә Нәкый агадан төзәттереп республикабызда туган яңа үзгәрешләр белән
баетып та алгаладым Нәкый ага һич авырсынмый, үтенечемне берсүзсез канәгатьләндерә иде
1949 елда ул вакытта Радиокомитетта эшләүче Зәйнәп Хәйруллина, мине очратып «Әзәл.
Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романында бер өзек нәкъ синең өчен язылган, дип
уйлыйм, укып кара әле».— дип киңәш бирде Мин ул өзек белән танышкач, чыннан да, миңа бик кулай,
сөйләргә бик тә мавыктыргыч икәнен күрдем һәм аны хәзерләдем Ул өзекне «Шаһиевның өйләнүе» дип
атап, аз гына җыр-музыка кушып, сәхнәгә чыгардым Өзекнең герое, сугышчы мишәр егете Ша- һиев
блиндажда мишәрчә, бик матур итеп үзенең ничек өйләнүе турында сөйли, залдагы халык сокланып,
көлә-көлә тыңлый Бигрәк тә Рәшит Ваһапов белән йөргәндә, аның туган ягы. Горький өлкәсе
авылларында аеруча яраталар иде бу әсәрне Кайбер сүзләр мишәрчә әйтелмәсә. тамашачылар мине
төзәтә иде Мәскәудә узган гастрольләрдә дә бу әсәр концертның иң отышлы чыгышыннан саналды Мин
аны озак еллар сәхнәдә башкардым Мәрхүм Габдрахман Әпсәләмов бу башкаруга соклануын әйтеп,
үзенең иҗат кичәләрендә катнашырга чакыра иде
Көндәлек-хатирәләр дәфтәрендә классик шагыйребез Хәсән ага Туфан иҗатыннан ничек
файдалануым турында шактый язганмын Хәсән ага Туфан иҗатына мин 20 нче еллардан ук гашыйк
Аның «Соңгы мамонт» поэмасыннан «Башлана башланды» өзеге инде ул елларда ук күңелгә кереп
урнашкан иде Менә Туфаныбыз 37 еллар әҗәленнән котылып, исән-имин яңадан Казанга кайтып,
иҗатка чумды Һәм мин Башлана башланды »ны Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 50
еллыгына багышлап эшләнгән әдәби-музыкаль концерт программасына кертеп, «Хәерле юлга»
«Татарстан булып калырсың» шигырьләре белән эстрада концертларын башлап җибәрә идем
1980 елны Татар дәүләт филармониясенең лекцияле бүлеге Буада Хәсән ага иҗатына
багышланган кичәләр уздырды Анда мин зур программа белән чыктым
Ләкин кайбер шагыйрь-язучының әсәрләрен, алар никадәр гүзәл язылсалар да, сәхнәдә
яңгыратып булмый Дөресрәге, мин яңгырата алмыйм Чөнки әсәр башкару осталыгыма, иҗади
үзенчәлегемә туры килми Минем сәләтем, башлыча, юмор-са- тирага күбрәк дисәм, ялгыш булмас Менә
шуның өчен кайбер бик хөрмәтле шагыйрь- ләребеэнең әсәрләренә «тешем» үтми
Рәсемдә Рәшит Ваһапов (артта, сулдан-уцга), Әлл Яһудин, Гали Җзжл итанов. (алда) концертмейстер
Ләлә Шиһабетдинови. биюче Зәйтүн» Фиткулова һәм җырчы Сәйра Сәләхетдиноаа
Мәсәлән, хөрмәтле шагыйребез Сибгат Хакимнең шигырьләрен мин сәхнәдә герләтә алмадым
Берничә мәртәбә алынып та карадым ләкин күңелем канәгать булмады һәм башкармадым Менә аның 1972
елда • Казан утлары» журналында бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган *40 нчы бүлмә*се
басылды Мине бу әсәр әсир итте, канатландырды, илһамландырды Көчем җитсә дә. житмәсә д ә. өйрәнергә
булдым һәм бар көчемне тырышлыгыммы, сәләтемне җигеп эшләп чыктым Бу әсәрне мин төрле
очрушуларда да. телевидение аша да башкардым
Бари Рәхмәт хакында аеруча зур хөрмәт сүзләрен язар идем Ул яңа иҗат иткән шигырьләрен миңа
даими җибәреп торды һәм мин аның әсәрләрем аеруча бер ләззәт белән башкардым -Көн дә иртәгә*
«ТЪмәке турында* -Бабай белән дедушка*. «Әби белән бабушка*. -Маһирә* һ б шигырьләре махсус сүз
осталары өчен язылгандыр дип уйлыйм Ул үзе дә үз шигырьләрем сәхнәдә үзенә хас осталык белән сөйли,
халык тарафыннан бик яратып тыңлана иде Хәтеремдә 1957 елда Мәскәүдә узачак 1\>тар әдәбияты һәм
сәнгате декадасы алдыннан инфаркт белән авырды ул Иптәшләр аңа -Бари ага. сезгә борчылырга
дулкынланырга ярамый, сезнең шигырьләрне әнә Әзәл дә яхшы сөйли, ул сөйләсен ■ - дигәч Бари ага • К)к
юк, үзем сөйлим үзем Мин терелдем инде, үзем сөйлим'-—диде Союзлар йортында уздырылган әдәби
кичәдә әсәрләрен укып искиткеч зур уңыш яулады, алкышларга күмелде Һәм чыгышын тәмамлап урындыкка
утыруга ук. авып төште Сәхнә артына алып кереп идәнгә салуга, ике тапкыр гына сулу алды да күзләрен
мәңгелеккә йомды Менә сиңа шигъри сүзнең куәте'
Минем программада якташ шагыйрь Нәби Дәүлинең әсәрләре дә шактый урын алып тора -Бәхетлеме
кеше дөньяда’'* һәм -Икмәк турында уйлар*ы аеруча еш укылды Авылларда йөргәндә бер концертта -Икмәк
турында уйлар>ны башкаргач. бер агай «Иптәш Яһудин' Сез бу шигырьне безгә генә түгел. Казан кешелә-
ренә дә укыгыз' дип зал яңгыратып кычкырды Гомумән мин сәхнәдән башкарылган әсәрләргә карата залдан
йә тәкъдим йә кнңәш. йә киная белән әйтелгән көлке сүзләр ишетелә Мәсәлән, шагыйрь Әнвәр Давыдовның
-Казанга'- дип сөйли башлауга, залдан берәү -Квартира бирерсезме соң - -дигән сорау ташлады билгеле бу
сүзгә зал шаулап көлеп алды Мин да -Яхшы ният белән килүчеләргә урын табылыр*.— дигән рәвештә җавап
биреп, чыгышымны дәвам иттердем
Кайбер шагыйрь иптәшләргә мин үзем мөрәҗәгать итәм Чөнки еллар ү -ткән гомерләр узган саен
репертуар да үзгәрергә тиеш 70 яшьтә яшьчек мәхәббәте хакында җырлап йөреп булмый Шәйхи ага
Маннурның картлык турындагы кыска
шигырьләре «Тынгысыз картлыгым һәм бәхет- исемле әдәби монтажга бик ярап куйды
Шәйхи Маннур, кайбер шигырьләрен бераз үзгәртүен сорасаң, якын да килми иде Аның бер шигырендә
«Әйе вакытында үлә белү кирәк. 70 яшь ул артык күп гомер- — дигән юллар бар Мин -Шәйхи ага. мин сәхнәгә
чыгып, вакытында үлегез, дип әйтә алмыйм Аны менә болайрак үзгәртсәң, яхшы булыр иде».— дигәч, ул
Юк юк. үзгәртмим, ул инде басылган, шулай калсын»,— диде Шул сәбәпле әлеге әсәр сәхнәдә бүтәнчә
яңгырамады.
Шигъриятебезгә илленче елларда килеп кергән шагыйрьләр дә минем иҗатка җимне мул бирде Колке
капчыгының иң зурысы — Гамил Афзал кулында Кайсы гына әсәрен алма барысы да бездәй артистлар очен
язылган кебек Аның «Күрде безнең башлар- шигырен мин сөйләп туя алмыйм, тыңлаучылар тыңлап туя
алмый Шул кадәр оста ялганлый аның Гаптерәшкә агае, ялганына үзең дә ышанасың
Шагыйрь Равил Фәйзуллин энекәшнең (ачуланмаса. шулай дияр идем) минем репетуарда булган
шигырьләреннән бөтен бер программа төзеп булыр иде -Яшәсен- -Минем телем». «Җирдә әллә ниләр бар-
«Хыялга «Минем әти» «Җанга якын җаннар китә тора» Картлык-, «Кер чайкыйлар кызлар». «Улымның бар
дүрт сүзе Берсендә Равил әле яңа гына машинкада басылган «Саубуллашу» исемле поэмасын бүләк итте
Бу әсәр нәкъ мине күздә тотып язылган, дип уйладым Чөнки поэма авторы яшьлеге белән саубуллашып,
башын югалтып, миңгерәүләнеп каңгы- рап йөри дә. картлыгы килеп җитсә дә. барыбер яшьлеге дәвам
иткәнен сизә. 70 не узып барганда, сәхнәдә гөрләп яшәү — яшьлекнең дәвамы түгелмени’
Алтмышынчы елларда күтәрелеп чыккан шагыйрьләрдән Фәнис Яруллин. Шамил Маннап Гәрәй Рәхим
Рәдиф Гатауллин һ б минем программаны яңартыр өчен бик куп шигырьләр бүләк итте Арада Ш Маннапның
миңа бик ошаган шигыре— -Мишәрләрем- Чөнки мин үзем дә мишәрләр токымыннан
Озынга китте бит әле бу Ләкин ни хәл итмәк кирәк, ярты гасырдан артыкка сузылган иҗат дәверемдә,
әйтергә яраса, «тау кадәр» шигырьләр, йөзләгән шагыйрь- язучылар белән иҗади дуслык урнашкан бит
Шулай да Башкортстан язучысы Ибраһим Абдуллинның «Иремне ничек акылга утырттым исемле
әсәре хакындагы бер кызыклы истәлекне языйм әле Әсәрдә бер эчүче адәмнең кунаклар алдында ничек
мактануы, шапырынуы, лаф оруы һәм аны хатынының магнитофонга язып алып, икенче көнне иренә
тыңлатуы ирен акылга утыртуы турында языла Бер концертта мин бу әсәрне сөйли башладым Залның
уртадагы юлында үз урындыгында җәелеп бер кеше утыра Халык әсәрдәге исерек кыланышларыннан көлә-
көлә тыңлый, ә аның тирәсендә утырган тамашачылар бу кешегә төрле яктан «Әнә үзеңә кара» дигән төсле
төрттерәләр Ахырда бу кеше түзә алмый сикереп торды да
— Бу дөрес түгел, артист дөрес сөйләми, мин алай кыланмыйм'—дип ачулана- ачулана клубтан чыгып
китте Әй. көлде дә соң халык1
Әйе 57 ел буена сәхнәдә сөйләнгән әсәрләрнең барысын да телгә алу мөмкин түгел, бик күп якын
шагыйрь, язучы дусларым искә алынмый калды Моның өчен мин алардан гафу үтенәм.
1930-1949 еллар эчендә бирелгән концертларның санын-исәбен алмаганмын Ә 1950 елда,
филармониягә күчкәч, һәр концерт турында язып бардым 1950-1987 еллар эчендә 6713 концертта
катнашканмын һәрхәлдә 1930-1950 еллардагы концертларны кушсак барлыгы 10000 концерттан ким булмас
Бу язмаларым — шул юлда кичер- гәннәремнең күңелгә уелып калган иң истәлекле сәхифәләре