Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИН КЕМНӘН КИМ?

Сыену почмагы һәм ризыгы шушында булган күз
теккән ишектән тоткарлыксыз керә чыга йөрүмәчеләр сыман, син бу ике катлы ишек аша үтүләре Гозер белән киләсеңме.
сүгәргә дәшеп алалармы ике катлы ишек көтә Килү
белән үк кереп китү бәхете, билгеле, тәтеми Әүвәле
кабул итү бүлмәсендә бер-нке сәгать тозланасың,
пешәсең, җитлегәсең, өлгерәсең. Аннары секретарь
туташ әйтә: керергәме, әллә икенче дүшәмбедә килеп
караргамы Рас йоласы шундый икән - сабыр итми чараң
юк син кемнән артык әле? - аркаң дуга, бүксәң капчык
Башкалар көтә нч. дермантин тышлы агач диванга
тезелешеп Әнә, бер читендә сиңа да урын калганчеләр байтак Ул тук йөзле кешеләрнең эш урыннары, күрәсең, биредә «Бәлки
чиратсыз кереп булыр?» дигән өмет белән зарыктыручы ишек тирәли шыпан-
щыпан урап та киләсең Син якынайган чакта аннан берәрсе чыкса, җәһәт кенә
кереп китеп булыр төсле Ләкин бу — бары тик сукыр хыял гына Чөнки
секретарь дигәнебез гаять сизгер нәмәр- сәкәй: уеңны адымыңнан ук чамалап
ала да. бер генә акая, күн диван читенә ничек барып чүмәшкәнеңне сизми дә
каласың Инде хәләл чиратың житгп. кердем дигәндә дә әлеге тутаң, сине
туктатып, берәр Мыраубикә яисә Мырау җанны үткәрә Ә батар, кабинетка керү
белән, шунда бата, чыгарга кирәклеген бөтенләй оныта Ә көткәндә минутлар
гасырга тиң Күзләрең күгәреп, кан басымын уйнап, саруын кайнап, тешең
сызлап, тез буыннарың дер-дер калтырый башлагач, ниһаять, гаделлек тантана
итә.’ вәгъдә сәгате суга морадына җитәргә берничә генә адым кала Берәр әрсез
алабае тагын юлыңа аркылы төшү шөбһә сеннән тизрәк ишеккә ташланасы
килә Тик ярамый, дисең Менмәгән абруеңны төшерүдән куркып, ут йотып,
тәкатьсез күңелеңне көч хәл белән авызлыклап, салмак атларга тырышасың
Беренче кат ишекне узгач, аны һәйбәтләп ябасың Уф Инде шәт. иншалла. бәреп
узып китмәсләр, дисен Шулчак, у зенчә шаян, ә асылда ахмак бер уй миеңне
бораулап куя: «Әгәр кергән ишегеңне кинәттән бикләп алсалар, ә каршы якта-
гысы ачылмаса?» Көлемсерәгән буласың Шунда икенче уй миеңне кымырҗыта
«Әгәр ике ишек арасында син басып торган мәйданчык өскә менеп, яки аска
төшеп китсә? Лифт шикелле?» Тамак кырган буласың Караңгыда капшана-
капшана. ашыга-кабалана ишек тоткасын эзләргә керешәсең Лә алла, табыплар
булмый лабаса Шушы түгелме? Шушы гына булса ярар иде. ди-ди, тотканы
үзеңә тартасын Ачылмый' Кнлмәкче буласың Кая ди ул көлү, авыз гына кыегая
Аяк терәп тагын бер тартасың Юк. алга китеш сизелми Аркага тир бәреп чыга,
борыннан тамчы тама башлый Инде ике куллап, бөтен көчеңә йолкыйсың һәм
бу шөгылеңнән тотка суырылып чыга башла гач кына туктыйсың Димәк, алга
юл юк Бәлки артка чигенергә юл калгандыр’ Артык өмет багларга га куркып,
ике учың һәм күкрәген белән кергән ишегенә капланасың Уф Бусы ачыла икән,
ичмаса Шул вакыт, чыгып та җитте бу дип уйлап булса кирәк, зарыгучылардан берничә
кеше дәррәү күтәрелеп ишеккә томырыла. Җитмәсә. секретарь туташ та каядыр
чыккан, боларны туктатырга бер ырлавы да җитәр иде кана Нишләргә? Авыз
ачып торсак, сине йә читкә болгап, йә таптап ук үтеп китәчәкләр' Үзендә
моңарчы тоймый йөргән өлгерлек белән, тотканы ике куллап, чүгәли төшеп
үзеңә тартасың, ябырылучыларның борыны төбендә ишекне шапылдатасын'
Бер генә мизгелгә караңгыда каласың.
Тарткан мәлдә теге ачылмый интектергән ишеккә артып белән кагы гына
бәрелүдән дөнья ни өчендер капылт яктырып китә «Кайдан, нидән бу5»— дип,
башта аңышмый торасың, аннары, тынсыз калып, галстук белән шактый тыгыз
кыршауланган муеныңны борасын, ишек шыр ачык, түрдә — күтәртелгән юл
кебек тезелеп сузылган өстәлләрнең очында кемдер бар шикелле Әле, шөкер,
кабинет - ындыр табагыдай, ара — хәтсез, синең ни белән матавыкланганыңны
бинокльсез абайларлык түгел Кабинет буйлап йомшак келәмнән бата-бата
бераз баргач, шәйлисең чыннан да. түрдә берәү бар һәм ул берьюлы дүрт
телефоннан сөйләшә икән Моны күреп, бөек кешеләрнең берочтан берничә эш
башкарырга сәләтле булулары искә төшә Син якынайган саен, теге һаман үсә
бара Менә ул, тау кадәрле булып, өстәле артыннан чыга. Ә син - кечерәясең дә
кечерәясең Шулай да, аның башмагы биеклегенә калгач, кечерәюдән туктарга
кыюлык табасың. Тиз генә аның ботинкасы өслеген ялап куясын, бауларын
төзәткәлисең. Моны күреп, әзмбвернең күңеле йомшый, авызы ерыла Әмма
ерык авыздан да ата-баба ишетмәгән сүзләр төкерек катыш мул чәчри Син
инде, ул тотып ашамагач, мондый гына күнекмәләргә бик разый
Китешли, башыңны еш ия-ия саубуллашасың, абына сөртенә бик озак
артка таба чигенәсең Ниһаять, ике катлы ишек арасына кереп, ялт кына юк
буласын Караңгыда, ялгыз калгач, шыпырт кына үсәсең Аннары. чыраеңа
бәхетле елмаю чыгарып, танавыңны күтәрә төшеп, кукраеп, зарыгучылар
бүлмәсенә тәпи басасың
Баш бераз әйләнә. Тәндә — ниндидер җиңеллек Мөгаен, парашюттан
сикерүче дә, аягы җиргә тигәч, шушындыйрак хис кичерәдер Юк. Уен түгел ул
ике катлы ишек аша үтүләре Миңа бигрәк тә. Чөнки портфельле булуыма әле
ай да юк Дөрес, минем үземнең дә кабинет булды хәзер Нәни генә Ләкин аның
кимчелеге биләгән мәйданында тү гел, ә ишегенең бер генә катлы булуында
Килү белән кызыксындым бу хакта бухгалтердан Нишләп әле, мин әйтәм, илдә
юк нәрсә бездә генә, минәйтәм Ни өчен ишекнең икенче каты куелмаган?
Бухгалтерга нәрсә, бу эш сметада каралмаган, дип аклана. Юк инде! Үз хезмәт
хакымны тотсам тотам, ике катлы ишекне барыбер ясатам! Мин кемнән ким
арка чокыр, күкрәк киң!