Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!


Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанга 50 яшь
Рашит Ханиф улы Әхмәтжан 1941 елның 14 апре ленда Татарстан
ССРның Баулы районы Татар Кан дызы авылында туган. Авыл
мәктәбендә жиде класс белем алганнан соң, 1957 — 1958 елларда
Бегелмәда тезүчеләр әзерләү училищесында укый, аннары нефть
районнарында һәм Әлматтә ташчы булып эшли. 1961 1964
елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.
Армиядән соң Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты
бүлегенә укырга керә. 1969 елда аны тәмамлый. 1974 елга кадә р
Татарстан Культура министрлыгында сәнгать эшләре буенча
инспектор, аннары «Яшь Ленинчы». «Татарстан яшьләре» газета
ларында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1980 елдан ул — • Казан
утлары» журналы редакциясе хезмәткәре
Рәшит Әхмәтжан әдәбиятка илленче еллар ахырын да килә.
Шигырьләре «Азат хатын». «Оэвет әдәбияты» (хәзерге • Казан
утлары») журналларында донья күргәч, аңа X Туфан. 3. Нури. Г
Хужиевлар игътибар итеп, талантын, шигъри фикер ләүдә үзенчәлеген
— халыкчанлыгын билгеләп үтәләр. Шагыйрьнең 1965 елда басы лып
чыккан «Хыялларым үзем белән» исемле беренче китабы укучылар һәм
тәнкыйть тарафыннан җылы каршыланды. Бүгенге көндә Р Әхмәтжан — дистәгә якын шигырь китабы,
халыкта танылу тапкан жырлар. әдәби җәмәгатьчелектә зур кызык сыну уяткан поэмалар («Бишташ».
«Аучылар кибетендә». «Карачкы» һ. б.) авторы Аерым шигырьләре күмәк китапларда рус һәм бпшка
тугандаш халыклар телләрендә дә басылды. Быел исә шагыйрь иҗатының зур өлешен туплаган «Моңлану»
исемле китабы «Шигырь китапханәсе» сериясендә дөнья күрде
Р. Әхмәтжан 1970 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы.
Татарстан Язучылар берлеге һәм «Казан утлары» журналы редакциясе юбиляр ны кайнар котлыйлар,
сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телиләр
I