Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКӘЯНЕ КҮҢЕЛ САГЫНГАН


Бер сөйләшүдә Әмирхан ага Еникиның:
«Хикәя язу — бик авыр эш ул»,— дигәне
бар Хикәяләр остасы ни әйткәнен яхшы
беләдер, чөнки язучының сәләте һәм
осталыгы күпме булса, тотынган эшенең
катлаулылыгын күрә белүе дә шуның кадәрле
тирәнрәк. Тагын кемнеңдер хикәя язуны, зур таш ки-
сәгенең артык җирләрен кисеп ташлап, гүзәл сын
ясау белән чагыштырганы бар. Югары сәнгать, чын
Нәфис Сүз таләпләреннән чыгып карасаң, бу
чагыштыру да бик дөрес. Хикәядә һәр җөмлә, һәр
сүз, һәр ишарә, һәр сурәт төгәл үз урынында
булырга тиеш. Юкса, кечкенә генә төгәлсезлек тә
әсәрне гарипләндерәчәк.
Тагын шундый күренеш тә бар: публицистика
өлкәсендә менә дигән итеп эшләп килгән язучылар
хикәя яисә повесть эшләргә тотынсалар, күп
очракта бөтенләй югалып калалар, эчпошыргыч
әдәби әсәрләр иҗат итәләр- Аларда вакыйгалар да,
сурәтләр дә — барысы да бар кебек, ә әдәби ва-
кыйга. әдәби сурәт юк.
Озынга сузылган бу сүз башының нәтиҗәсе шул
— Нәфис Сүз сынавы аша үтү гаять кыен шөгыль.
Моны барыбызга да. беркайчан да истән
чыгармаска иде Әдәбиятта хөрлеккә ирештек кебек,
инде осталыкка ничек ирешергә? Ахыр чиктә бит
нәфис әдәбият өчен актуаль проблемалар
мөһимлеге беренче урында түгел. Иң мөһиме—
сәнгатьчә югарылык
Солтан Шәмсинең газета-журналларда
күренгәләгән әсәрләре игътибарымны күптән
җәлеп иткәннәр иде инде. Иҗат өлкәсендә заман
белән бер адымда баручы, әле чагыштырмача яшь
әдипнең профессиональ осталыгы да. сөйләгән
сүзенең та- бигыйлеге дә. нечкә зәвыгы да сизелеп
тора Кулымда аның 1989 елда басылып чыккан -
Җәяүле буран- исемле хикәяләр җыентыгы. Монда
иң элек -Соңгы юаныч» дип исемләнгән әсәр
турында сөйләшеп үтәсе килә.
Шәһәргә килеп төпләнгән элекке авыл
малайлары һәм кызлары берни белән дә ча-
гыштырып булмый торган печән исен хә-
терләмиләрдер инде. Миңа калса, ул хис хәтергә
килгән саен, күңел балачакның серле дөньясына
кайтып килгәндәй була. Гомумән, күп кенә атаклы
язучылар әдәби иҗат өлкәсендә төрле исләр аша
сурәтләүнең алыштыргысыз зур әһәмиятен
билгеләп үтәләр. Шунысы да кызык, ис, искә килү,
искә төшерү кебек сүзләрнең тамыры нигә бер
Хикәя, беренче карашка, соңгы елларда телдән
төшмәгән экология һәм ата-аналар белән балалар
арасындагы мөнәсәбәтләр турында кебек Әйе,
әлеге әсәрдә болар барысы да бар, барысы да
тормышчан кырыс хакыйкать рәвешендә
сурәтләнә. Ләкин бакчасына гади үлән чәчеп, соңгы
тапкыр хуш исле печән чабып карыйсы килгән гади
авыл абзые бу хикәягә серле шигъри бизәкләр өсти.
Бәлки, кемгәдер башта барысы да артык гади кебек
тоелыр, кемдер кайбер вакыйгаларга ышанмас.
Шулай да. хәтерендә печән исен саклаган һәм туган
җирен сагына белү сыйфатын җуймаган моңлы һәм
тырыш бәндәләргә барысы да аңлашылыр. С. Шәм-
синең печән өстен тасвирлаган сурәт-бизәк- ләре
аермачык булып күз алдына килеп басалар -каерып
чабарлык булып» җитешкән печән «җилдә
дулкынланып уйный», «чыклы үлән тагын да
куерып, калынаеп күренә, парланган пыяладай
аксылланып утыра». иртәнге кояшта «өстенә
асылташлар сибелгәндәй, җемелдәп-җемелдәп
куя...» Көнкүреш ыгы-зыгысыннан башланган хикәя,
үлән үстерү һәм печән чабу кебек гади эшләрнең
тыйнак бөеклегенә таянып, югары фәлсәфәгә —
йолдызларга кадәр үрелә: -. гүя ул инде дөньяда
башкарасы бөтен эшен тәмамлаган да. ниндидер
икенче сыйфатка күчкән һәм бу сыйфатында аяк ас-
тындагы ташларга, үсеп утырган үләннәргә,
агачларга, хәтта күктәге йолдызларга да якынрак
тора»
Хикәяне башлап җибәрергә әллә ни күп
кирәкми, ә инде очлап чыга белү — шактый гына
шигъри фикер осталыгы сорый торган четерекле
һәм газаплы эш. С. Шәмси, гомумән, хәтта
йомшаграк язылган хикәяләрендә дә, көтелмәгән
берничә җөмлә белән кызыклы гына итеп
йомгаклый белә. Моңа мисал итеп «Табигатьнең
газиз баласы», -Җәйнең кыл уртасында».
«Галәветдин абзый» дип исемләнгән хикәяләрне
күрсәтергә мөмкин.
«Табигатьнең газиз баласы» — хәвефле
Б
хикәя Авылда беркемгә дә кирәге калмаган ялгыз
карчык Тук, битараф күзәтүчеләр Телевизор карал
утырганда берәүнең әйткәне бар. «Нигә яшәтәләр бу
зәгыйфь балаларны?» Имеш, укол бирәсе дә
йоклатасы... Ә кемдер үзен атып үтерергә тиешле
солдатларга багышлап дога укый «Ходаем, ярлыка
син аларны. алар ни кылганнарын аңламыйлар-
Аңламыйлар Гасырлар буена тәртипкә салынып
урнашкан әхлакый чик бар Бу чикне узарга бер генә
адым да җитә, ә аннан соң — афәт Кем белә, зәгыйфь
акыллылык үлчәме нинди югарылыкта тукталыр?
Кузгалган дулкын инде үзеңә булмаса туганнарыңа
яисә якыннарыңа кагылмый үтмәячәк һәм, ахыр чиктә
чикләрне җимерергә өндәүченең дә бугазына
үреләчәк
Сүзебез «Табигатьнең газиз баласы» — Гаффә
карчык турында иде Темадан ерак китмәдек шикелле
Кырыс, хәтәр заманда яшибез, усалланабыз,
битарафлыкка өйрәнәбез. Җитмәсә, тарихыбыз да
утлы, давыллы, адашулар күп. . Шулай да, нинди генә
шартларда яшәсәк тә. кешелек өчен әхлакый чик
барлыгын онытырга ярамый. Юкса акыл ияләренең
тамыры корый, яшәүнең мәгънәсе югала. Безнең
ялкау вөҗданны юри котыртырга теләгәндәй,
куркыныч хикәяне тыныч кына сөйләп чыккан С. Шәм-
си безгә әнә шуны әйтергә тели.
«Каты чикләвек- дип исемләнгән хикәя исә
мәхәббәт турында Хәзер саф сөю хисләрен
тасвирлау җиңел эш түгел Матбугатта да, әдәбиятта
да, киноэкраннарда да әхлакый йөгәнсезлек,
бозыклык, азгынлык күренешләре тулып ята. Мондый
чолганышта калган яшьләргә ниндидер бер таяныч,
юнәлеш, хыял нуры кирәк. С Шәмсинең «Каты
чикләвек» хикәясе аптырашта калган яшь күңелләрне
якты чишмә булып сафландырып үтә. Хәтта, әйтер
идем, кызларга үз-үзең- не тоту буенча үрнәк
кулланма булырлык язма. Монда яшь кыз Рәмзия «
этеп тә җибәрмичә. тартып та китермичә, серле кө-
лемсерәп йөрүен белә» «Кайдан килгән аңарга
мондый түземлелек, үзеңне тота, сер саклый белү?»
Аны әнисе яшьтән үк «Соңгы сереңне беркемгә дә
сөйләмә!» — дип тәрбияләгән икән. Җенси
мәсьәләләр белән шөгыльләнүче галимнәр ничек
уйлыйлардыр. миңа калса, ышанычым шул ахырга
кадәр барлык серләрен ачкан хатын-кыз мәхәббәтен
дә. бәхетен дә, абруен да — барысын да югалта.
Чикләвек эчендә ни барын ир-ат белмәскә тиеш Алай
да хикәя героинясы Рәмзия программа буенча гына
корылган робот түгел, вакыйгалар агышын аңлаган
игелекле кыз «үзен аның урынына куярга...»,
«иптәшләре алдында егетнең дәрәҗәсен
төшермәсме .» тырыша Димәк, сүз монда тиле
кирелек турында бармый Хикәянең ахыры кызганыч
Рәмзиянең чыи хисләрен белергә дә өлгермичә, егет
фаҗигале рәвештә һәлак була- Тулысынча дип
әйтерлек тормыштан алып язылган бу хикәядә үлем
— очраклы хәл. Ә гомумән, автор сүзләре белән
әйткәндә, «Әй. бар ул безнең татарда андый холык
Елый-елый мендәрен чылатып бетерер, тешләп
иреннәрен канатыр ә ир-атка күңелен ачып салмас!
Кайдан килә бу? Нигә шулай Яхшыгамы бу. ямангамы
— әйтүе кыен Ләкин сизәм — соңгы вакытта
аидыйлар сирәгәя бара»
Китаптагы «Кала-тау өстендә» дип исемләнгән
повесть гуманитарийлар белән прог- матик
технократлар арасындагы күптәнге бәхәсне дәвам
иттерә Әлеге дә баягы, шул ук физиклар һәм
лириклар Бу очракта, бер якта — җәйләрен борынгы
шәһәр урыннарында казынып үткәрүче археолог
Азат, икенче якта—производство коллективы җи-
тәкчесе. балаларым ана телендә сөйләшергә дә
өйрәтмәгән технарь Нәгыйм Чын күңелдән ышанып,
Нәгыйм « тормыш бит хәзер безнең ише халык
кулында ». • урта гасырларның бүгенге көнгә ни
катнашы бар?»—ди. Ә Азат исә: «Шушы рәвештә
фикер йөртүчеләр беркайчан да туган җире өчен утка
кермәячәкләр».— дип. кырыс хөкем чыгара Көчләр
бүленеше ачык, фикерләр тамыш, ләкин монда
кискен каршылык юк. бәхәс дуслар арасында тыныч
рухтарак бара Ахыр чиктә, хәзерге көннәрдә таби-
гатьне исәпкә алмый эш итүче производство башлыгы
Нәгыйм дә: «һай. матур да соң бу тургай
сайраулары!»— дип, рухи экология мәсьәләләренә
бераз якынлаша кебек
Күрәбез, үз телләрен оныткан күп ке нә
милләттәшләр, гомер уртасын узып барганда. нидер
эзләнә башлыйлар еата-җи- мерә туган телләрендә
сөйлешмәкче булып маташалар, туган җырларына
колак салалар. тарих белән кызыксыналар Зиһене,
моңы, тәүфыйгы бөтенләй юылып чыкмаган
адәмнәрне тамырлар барыбер тарта
Үзләрен дөньяның тоткасы дип исәпләгән чеп-чи
«эшлеилеләр» дә күп очрый тормышта. Алар
арасында шундый закончалыкны да күзәткәнем бар
бәхетсеэлеккә очраганда андый «эшем кешеләре»
үзләренең кыйблаларын тиз җуялар һәм мескен,
елак, кәйсез имгәк булып, якыннарының тормышын
җәһәннәмгә әйләндерәләр Кирәк, һәркемгә дә кирәк
ицхлы тамырлар һәм рухи таяныч! Утлы, давыллы
сынаулар аша үткәйдә мәхәббәт, моң һәм үткән
буыннар белен бәйләнеш кенә кешегә тиңсез куәт,
балаларга тәүфыйк бирә.
Солтан Шәмсинең «Җәяүлә буран» дип
исемләнгән хикәяләр җыентыгын шундый уйлар
белән ябам Кычкырмыйча гына, шак- каттырырга
теләмичә генә үзенең авырткан җирләре турында
сөйләгән кешегә ныграк ышанасың Нигә икән?