Логотип Казан Утлары
Хикәя

БУРАН


Иртәнге якта көн җилсез, тыныч, ярыйсы ук әйбәт иде. Ләкин төш алдыннан күксел тонык пыяла төсендәге күкне, кайдан өерелеп килгәннәрдер, исәпсез-хисап сыз алама болытлар томалады. Аннары алар, куерып, җиргә үк диярлек төштеләр һәм, күп тә үтмәде, галәмәт зур иләктән коелган көпшәк онны хәтерлә теп. ап-ак кар яварга кереште. Озакламый бөтен әйләнә-тирә мамык кар белән түшәлде. Бөтен нәрсә ничектер басынкыланган шикелле булды. Тавышлар тоныкланды.
Әмма күп тә үтмәде, капыл гына көчле җил чыгып, җиргә әле рәтләп кунарга да өлгермәгән йом шак кар бөртекләрен һавага яңадан чөеп биетергә.
тулганландырырга кереште. Тирә юньдәге бөтен нәрсә кар пәрдәсе аша төс мерләнми башлады. Көннең сые китте
Кино төшерүчеләр төркеме юлга көн бозылганчы кузгалган иде. Алар арасында кинәт буран чыгуга игътибар итүче булмады. Тәгәрмәчләренең алгы һәм арттагылары да тарта торган, махсус җиһазланган УАЗ маши насына табигать кәйсезлеге чүп кенә ич ул! Юл такыр, машина эченә җил үтми, тышта буран котыру гына түгел, ник шунда җиренең асты өскә килеп капланмый!
Олы юлны калдырып, читкә — басу юлына кергәнче, машина хәвеф хәтәрсез барды. Кайчандыр бульдозер чистартып үткән, инде тирән көрт астында калган бормалы-сырмалы ташландык юлдан ул әллә ни озак җилдерә алмады, кереп утырды да кар чокырына, ни алга, ни артка кузгалмас булды.
— Килеп җиттек шикелле,— диде шофер егет.
Аннары ул, машинадан төшеп, тезләренәчә көрткә бата бата, алдагы юлны тикшереп килде. Аның өс башын мул булып кар сырган, какча йөзе юешләнгән, караңгыланган иде.
— Нәрсә. «айгыр»ың чыгалмаслык батканмы әллә?— дип кызыксынды сирәк чал мыеклы, калын күзлекле, цирк көрәшчесе шикелле таза кинооператор.
— Машина, булышсаң, чыгарлык. Тик бу аның беренче һәм соңгы утыруы булмаячак. Алда юл юк. Бәлки кире борылырбыз, ә? — диде шофер.
— Юк. юк, барып җитәргә инде, күп булса, биш алты чакрым ара калгач, кире борылу — җинаять ул. энем. Максатка юл такыр түгел, бат каклы, дигән бер акыллы бәндә. Борылмыйбыз, барабыз. Буран комачау лады, дип, эшебезне башкармыйча кайтсак, нинди йө* белән кеше күзенә күренербез? Бу »айгыр»ны аннары утильгә генә тапшырасы булыр бит, уйладыңмы шуны?- диде кинооператор. Аның тавышы күтәренке иде, сүзе белән башкаларны да дәртләндерергә теләде бугай.— Иә. егетләр, булышабызмы бу дүрт көпчәкле нәрсәкәйгә?
Кинооператор һәм аның колга кебек озын, әле бер генә тапкыр да пәке тимәгән битендә бала йоннары тырпаеп торган ярдәмчесе, муены иңнәренә баткан, арык куллары тезләренәчә а< ылынып торган бөкрерәк гәүдәле тавыш операторы да, буран куенына чыгып, машинага кар капкасыннан арынырга булыштылар. Ләкин, беренче капкыннан ычкынып күп бармадылар, уазик тагын батты. Ул, чьи ымчы ат шикелле, алга да. артка да сикеренде, әмма кузгала алмады. Ямьсез авазлар чыгарып ула
Гурий ТАВЛИН UP25/ -Сары яфраклар котла • • Тлвлкклл таш яра> һлм башка китаплар акторы Коланда яши
ган буран кочагына тагын чыгарга, барасы юлны арчырга, урыныннан кузгала алмаган машинаны җан-фәрман килеп кат-кат этәргә туры килде. Мең бәлаләр белән кузгалып китеп, янә дә күп бармадылар — тагын утырдылар. Тагын.... тагын... тагын... Әйтерсең, кар катламы машинаны үз әсирлегеннән һич тә ычкындырырга теләми, аңардан мәсхәрәләп көлә, үчдекләшә иде. Киночылар тәмам йончыдылар. Машиналары яңадан да унбиш егерме минут буена җәфаларлык булып утыргач, кинооператор, группада өлкән һәм җитәкче кеше буларак, кышкы юлга әзерлексез чыккан шоферны орышырга тотынды:
— Кыш бит бу. наныем, аның ышанычсыз, алдакчы икәнен син бе- лвррр тиеш. Сабый түгел, дөньяга бүген генә килмәгәнсең. Ә синең машина көпчекләРенэ киертергә чылбырларың да юк хәтта. Шәһәр асфальтында Машинаны җилдертергә кем дә маһир, менә бу шүрәле каргаган шайтан сукмвгыннан да шәһәр урамнарында чапкан күк чап син, егет булсаң, tjpd сиңа машина этәргә ялландыкмы? Ялланмадык. Эшеңне җиренә җит- Крреп эшли белмәгәч, тотынмаска кирәк...
Бу сүзләр бәгыренә шырпы төсле кадалсалар да, шофер, сүз озайтуның файдасызлыгын аңлаптыр, җавап кайтармады.
— Хәзерге яшьләрдән ни көтәсең, арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит аларга,— дип кинооператорның сүзләрен куәтләде яктырту технигы.— Байларында нечкә сыйраклы кызлар да, танцы-манцы гына ич хәзерге сантыйларның. Ул баранкасы артыннан купмый да, ә без җан көчебезне салып этәргә тиеш аның чыгымчы калтырчасын!
Шоферның, теләсә, акланырга мөмкинлеге бар иде. Бу уазик аныкы түгел, ул йөк машинасында эшли. Бу машинаның шоферы, кинәт авырып, больницага керде: уазикка ул, студия директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары бик үтенгәч, «Совет Армиясе көненә киножурналга Дан орденнарының тулы кавалеры турында үзәк сюжет кирәк, шунсыз журнал пычаксыз суела, киногруппаны кирәкле материалны төшерергә Тулпар дигән авылга алып барып кайт, зинһар, ерак ара түгел»,— дигәч кенә утырырга риза булды. Башкача, кеше машинасына утырып юлга чыгар идеме? Чыкмас иде. Аңа уазикның төзеклеген, юлга чыгарга яраклымы, түгелме икәнен тикшереп торырга вакыт та булмады, кинооператор артына ут капкандай ашыктырды. Хәзер менә сүгә, синең көпчәкләргә кигертергә махсус чылбырларың да юк, ди. Чылбырлар белән нәрсә кырасың, ни майтарасың мондый көрттә? Уазик аэрочана түгел ич...
Юл кешеләрендә бик яман бер гадәт бар — аларга юл уңайсызлык- ларын, юлдагы эчпошыргыч бертөрлелекне оныттырырлык адәм кирәк була. Моның өчен — поезддамы, теплоход яки башка төр транспорттамы — барыбер, арада йомшаграк табигатьле, үзен тиешенчә яклый белми торган берәүне сайлыйлар һәм аны аз-азлап «чеметкәләргә» тотыналар. Уены чыны белән юлдагы бөтен уңайсызлыкларны аңардан, араларында ул булудан «күрәләр». Башта юк-бар төрттерүләрдән башланган шаярту ахырда хәтта чын-чынлап мәсхәрәләүләргә барып җитә. Сайланган «объект» салкынрак канлы, пошмасрак бәндә булса — урынсыз үртәүләргә җене чыкканын сиздерми, түзә, башкаларга кушылып көлә; ә инде тиз кабынып китүчән бәндә туры килсә, сусыз самавардай кайнап аклана, тупас сүзләр әйтә, гауга куптара. Ә шаяртучыларга шул гына кирәк тә, алар аны тагын да дәртләнебрәк үртиләр, ирештерәләр, авырттырыбрак «тешлиләр». Шул рәвешчә, юл күңелсезлеге, җанны кыйный торган бертөрлелек юкка чыга.
Кинооператор ярдәмчесе белән тавыш операторы өлкән иптәшләрен тел тибрәтеп якламыйлар, әмма күңелләреннән алар да «булдыксыз» шоферны тиргиләр. Шофер исә бар көченә тырыша, машинасын ничек тә алга таба алып бара.
Юл газабы киночыларны тәмам талчыктырды. Аларның бердәнбер көрәк белән чиратлашып көрт казудан куллары кабарып бетте, тырыша- тырыша машина этүдән җеп өзәрлек җегәрләре калмады — тәннәре сулыгып сызлый. Ә буран котырынуын белә. Машина, юлчыларны үртәп, аларның түземнәрен төкәндерә баруына тантана иткәндәй, кузгалып алты- җиде адым китә дә тагын көрткә кереп утыра. Аңа башта ихлас күңелдән булышкан, ул ни алга, ни артка китми башлау белән җәһәт кенә төшеп, юл арчырга, аны этәргә ташланган кешеләр, инде көчкә-көчкә кыймылдап, тышка, җәза алырга чыккандай, авырлык белән генә чыгалар.
Чыкмаслар иде, япан кыр уртасында буран үкерүен тыңлап, бер-берләрен» бүрегә караган кебек карап утырасылары да килми. Бер карыш кына алга үтсәң д», кем әйтмешли, хәрәкәттә — бәрәкәт бит. Әмма уйсулык аша салынган бу каһәр төшкән юлның да, чамасыз котырынган буран ның да ахыры-азагы булмас шикелле.
- - Без төшереп кайткан сюжет экранда, күп дигәндә, өч минут барыр. Шул өч минутлык тамаша өчен шушылай җәфа чик инде.— дип ачулы мыгырданды кинооператор, парланган күзлеген чиста кулъяулыгы белән сөртә сөртә. - Беләме икән тамашачы безнең дә ипине тир түгеп ашаганны?
— Белде ди, көт!— дип эләктереп ала аның сүзләрен яктырту тех нигы.— Сезгә менә ярый да әле, эшегез күзгә күренә, экранга чыга, гонорар аласыз. Ә минем эшем? Сез төшергәндә, кайда гына булса да, мең бәлаләр белән ут көйлим, яктыртам. Шуның белән вәссәлам! Съемка беткәч, дөньяда барлыгымны да белүче юк. Сезнең фамилиягез аршынлы хәрефләр белән титрга языла, минем фамилиям бухгалтериянең акча ведомостеннан ары китми. Анда да әле күпвакыт адәм танымаслык итеп боргалыйлар. Минем Гайнуллинмы, Гыйльмуллинмы. Гыйздуллннмы икәнемне хәтта кассир да аера алмый азаплана. Шулай инде ул. тама шачыга тамаша булса, калганында аның гаме юк.
Яңадан шоферны «тетү» башланды. Ачу — аю. дип юкка әйтмиләр шул, юкка гына түгел.
Машина тагын «утырды». Шофер яны, алга артка селкеткәләп. уры ныннан кузгатырга озак азапланды. Мотор йотлыга-йотлыга үкерде Бу юлы инде буран куенына чыгарга беркем дә ашыкмады. Юлчылар, берберләренә карамаска тырышып, урыннарында мыштым гына утыра бир деләр. Ахырда, шофер егет үзе машинадан төште. Ул башта уазик тирә сендәге карның тирәнлеген тикшерде, аннары, бата чума, бер йөз метрлап алга үтте. Тукталды. Куллары белән йөзен җилдән саклап, буран пәрдәсе аша әйләнә тирәне караштыргач, ашыкмый гына машинасы янына кайтты да, ишекне ачып, юлдашларына әйтте
— Алда юл без үтәрлек түгел. Мин хәзер, якындагы авылга барып, бульдозер алып киләм,— диде.— Бәлки, берәрегез миңа иярер, иптәш булыр?..
Аңа иярергә берәү дә теләк белдермәде. Шофер, моторны сүндереп, ишекне япкач, буран эчендә күздән югалды.
Йончыган киночылар өчен ялыктыргыч минутлар башланды. Көчле җил машина өстене тартылган брезентны кубарып чөяргә теләгәндәй ярсып какты. Тәрәзәләрне, калын булып, кар сырды. Буранның улавы эчне пошыра, ярсыта иде. Киночылар үзләрен капкында кебек тойдылар. Күңел ләрен әллә нинди ятышсыз уйлар били башлады. Кыр уртасында, билге сезлектә алар күпме шушылай утырырлар? Ә бит кайчан гына әле. машина бик еш «утырса» да. метрлап кына булса да. алга баралар өмет бар иде. Хәзер машина җансыз, шофер юк. Ул берәр авылга адашмый барып җит» алса бер хәер, ә адашса нәрсә? Күпме утырырлар бу хәрәкәтсез албастыда — бер сәгатьме, икеме, әллә тәүлек буена яки буран басылганга кадәрме? Кайчан басыласын үзе белә микән әле ул буран?..
— Теге ахмакның безне кәкре каенга терәтүе булмасын бу,— дип сүз башлады яктырту технигы, үзалдына сөйләнгәндәй. — Хәзерге яшьләр хак сүзгә до кылтаялар бит. Сез миңа мораль укыдыгыз, менә мин д» сезне өйрәтим әле, дигәндер ул сөрхәнтәй. Күпме битәрләдек, ләм мим сүз кат мады, астыртын. Органе тешләми, өрмәгәне тешли этнең. Менә көт хәзер син аның бульдозер алып килгәнен! Килде ди, бульдозер аны гына көтеп тора ди авылда. Бу буранда безгә ярдәм итәм дип кем юлга чыга'’
Ашыгыч нәтиҗә ясамыйк, күрербез, көтик.— диде кинооператор Көтәбез инде анысы, көтәргә калган баш. Тик менә ашыйсы килә башлады Мин иртән рәтләп ашамаган идем
Түз. ашау качмас.
Әңгәмә куермады. Сөйләш, сөйләшмә — файда юк. Тышта эч пошырып буран улый, күрәзәлек итү. акыл сату берни бирми. Вакыт уза торды. Киночылар, х »рәкәтсеэ утырып, туңа башладылар.
- Бу калтырчада төн чыксак, шакраябыэ без,— дип сүз башлады тагын яктырту технигы. Кеше, чатнама суыкта түгел, күбрәк шушындый буранда катып үлә. Минем үз гомеремдә шундый әллә никадәр очракларны ишеткәнем бар. Буранда катып үлү бик җиңел, диләр. Җил. кешене кой
ләп йоклата да, соңыннан акрынлап туңдыра, имеш. Моннан бишме, алтымы ел элек Иошкар-Ола телестудиясеннән ике кешенең шушындый буранда аяк сузуларын онытмагансыздыр әле?
— Алар исерек булганнар бит, без исерек түгел,— диде аңа кинооператор, иренеп кенә.
— Без исерек түгел, без — ач. Ачлык сәрхүшлектән дә яманрак.
— Син үлсәң — үләрсең, безнең яшәргә исәп әле.— диде кинооператор.— Тик үлгәнче, белгән догаларыңны укы, юкса теге дөньяда тәмугка эләгүең бар...
— Мин уйлап фикер йөртәм, ә сез авыз ерасыз.
— Мин дә уйнап әйтмим, уйлап, сиңа яхшылык теләп әйтәм.
Кинорежиссер үзалдына сөйләнгәндәй генә әйтте:
— Кичә мин газетада Рим империясе башлыгы Карл дүртенченең дүртле санын яратканы турында укыдым. Аның илендә дүрт башкаласы, дүрт сарае, һәр сараенда дүртәр бүлмәсе, һәр бүлмәдә дүртәр тәрәзәсе булган. Тантаналар вакытында башына да дүрт кырлы таҗын кигән. Шуның өстенә, дүрт ат җигеп йөргән, көнгә дүрт тапкыр ашаган, гомерендә дүрт хатын алган. Хәтта үлгән көнендә дә көндезге сәгать дүрттә үлгән,— диде.
Вакыт бик акрын үтте. Әйләнә-тирәдә дулаган җил-буран тавышыннан кала, башка тавышлар юк иде. Юлчылар тын гына йокымсырадылар. Тыштагы буран улавы аша кинәт кенә мотор гөрелтесе ишетелеп киткән дәй булды. Кинооператор белән кинорежиссер бер берсенә текәлделәр.
— Бульдозер килә бугай, мотор тавышы ишетелә шикелле.
Чыннан да. җил улавына аралашып, бер көчәеп, бер югалып, нидер гөрелди иде. Кинооператор ярдәмчесе түзмәде, ишекне ачып буран эченә чыкты. Мотор тавышы көчәйгәннән көчәя бара иде.
Әле генә өметсезлеккә төшеп, күңелсез уйларга бирелеп утырган киночыларга җан керде. Алар, берәм-берәм, буран куенына чыктылар. Бераз дан тирән көрттә юл ярып үзләренә таба килгән бульдозерны күрделәр. Бульдозер пычагы тыгыз карны әле бер, әле икенче якка эшереп чыгара, кечкенә уазикка: «Юлсыз җирдә менә ничек юл салалар аны, ә син югалып калгансың энем»,— дия кебек иде.
Шофер егет, бульдозер кабинасыннан төшеп, машинасы янына килде.
— Юлда очрады,— диде ул.— Авылга барып җитәргә тагын чакрымлап ара калган. Хәзер инде маҗараларсыз барып җитәрбез, шәт.
Бульдозер, уазикка чистартылган юлга чыгарга булышкач, алгарак китте. Юл буе ләм-мим сүз катмый килгән шоферны, әйтерсең, алмаштыр ганнар иде. Ул туктаусыз сөйләнде.
— Ярый бардым әле, бульдозерның бу якка килергә исәбе юк иде. Ул салам эскертләренә барырга юл арчырга чыккан икән. Бәхетебезгә очраттым аны. Кайдан килүебез, кем икәнебез белән кызыксынмады, килде. Шәп егет бульдозерчы. Хатыны бүген иртән генә малай тапкан, юл буе шул турыда сөйләде. Ул булмаса, бу юлны без үтә алмый идек, кар билдән, рәхмәт бульдозерчыга.
Бер чакрым чамасы хәвеф-хәтәрсез үткәч, алда ниндидер карачкы күренде. Кеше икән. Ул, кулын күтәреп, машинаны туктатты һәм, шофер ягындагы ишеккә килеп:
— Энем, зинһар, тарттырыгыз әле,— диде.
Машинадагылар, барысы да тизрәк авылга, җылыга барып җитәргә теләп, түземсезләнеп утыралар иде, машиналары туктагач, яңадан утырдык ахры, дип сагайдылар.
Тартырга сораучы чирләшкә кыяфәтле, алтмыш биш яшьләр тирәсен дәге бер карт иде. Шофер егет аңа папирос кабызып бирде.
— Авылга еракмы әле, абзый?
— Бер өч чакрымнан ары калмагандыр инде. Кая юл тотасыз?
— Тулпарга.
— Безнең авылга икән. Машинагыз тыгыз икән, бәлки, миңа да урын табылыр, ә? Бик йончыдым, көчкә сөйрәләм...
Шофер егет җавап кайтарырга өлгермәде, кинооператор:
— Урын юк, иптәш, утырта алмыйбыз, бигайбә. Әйдә кузгалдык, шофер,— диде.
— Буран бит, алыйк. Карт кешене көртләр арасында, җил эчендә калдыру әйбәт түгел,— дип каршы төште шофер.
Кинооператор сүзеннән кайтмады:
— Без юлга исерекләр җыярга чыкмадык, юлыңда бул!— диде.
Машина кузгалып китте, карт юл читендә басып калды.
— Буран димиләр, көн сыйсыз димиләр, җил куалар. Машинада борылыр урын да югын күрә үзе, утыртыгыз, ди. Оят юк кешедә. Салмыш бит үзе. Сәкесендә намазлык өстендә генә утырыр чагы карт тиленең, ә ул исереп юл йөри, сәрхүш...
Киночыларны фатирга Дан орденнары кавалерының үзенә урнаштырдылар. Хуҗа өйдә юк иде, карчыгы кунакларны якты йөз белән каршылады, тиз генә чәй кайнатты, барысының да өс киемнәрен киптерергә элде, ә үзенең күзләре гел тәрәзәдә булды. Ул, борчылып, ирен көтте.
— Яхшы кешенең эте дә йөрмәс бу буранда, кайтырга чыкмаса гына ярар иде,— дип сөйләнде үзе.— Ике аягының икесе дә протиз бит аның. Юлга җәяү чыкса, бу сыйсызда үлә ул. Барма, барма, дидем, тыңламады,— оныкларны күреп кайтыйм, бик сагындырдылар, диде. Кызыбыз күрше авылда кияүдә безнең. Кунып ятмам анда, бүген әйләнеп кайтырмын, дигән иде. Әйткән сүзендә тора торган кеше ул, буран булса да, йөрәге түзмәгәндер. чыккандыр кайтырга. Хараплар гына булмаса ярар иде...
Киночылар карчыкны тынычландырырга тырыштылар:
— Юкка кайгырма, апа, мондый көнне юлга чыгарга башы ике түгел кешенең. Менә бераз хәл алыйк та, күрше авылдан җилдереп алып кайтырбыз үзен, кайгырма,— диделәр.
— Белсәгез икән сез аны,— дип үрсәләнде карчык.— Үзенә хилаф китерүен уйламый ул, ике аягым да юк дип кул кушырып утырмый, комбайнда эшли әле. Бүген кичен авыл механизаторлары белән зәнәтие үт кәрәсе бар дип сөйләнгән ие. Буран дип тормаячак, юлга чыгачак ул.
— Кайгырмагыз, алайса, кайтыр...
Шыгырдап капка ачылган тавыш ишетелде. Хуҗа карчык ян тәрәзәгә капланды һәм шундук:
— Кайтты картым, кайтты, рәхмәт төшкере!..— дип сөенде.
Киночылар дә тәрәзәгә капландылар. Капкадан ишегалдына кергән кеше, болдырга таба бик кыенлык белән берничә адым ясагач, киселгән агач кебек, йөзе белән карга ауды. Хуҗа карчык:
— Иа раббым. мәрхәмәтеңнән ташлама! — дип сөйләнеп, атылып өйдән чыгып китте.
Киночылар да, өсләренә дә киенеп тормастан. аның артыннан ишегалдына чыктылар. Алар юлда үз машиналарын туктатып тартырга сора ган кешенең кар эчендә һушсыз ятканын күрделәр. Шофер егет аны күтәреп алып өйгә кертте. Карчык:
— Үзеңнең дуамаллыгың аркасында башыңа җитәсең бит инде. Картаеп та акыл кермәсә кермәс икән кешегә,— дип такмаклап картын чишендерергә кереште.
Шофер ашыгып киенә башлады.
— Син кая җыенасың?— диде аңа кинооператор.
— Колхоз идарәсенә барам, врач чакыртырга кирәк.
— Бар, машинаңны кабыз, без дә хәзер җыенып чыгарбыз...
Киночылар, тиз тиз киенеп, өйдән чыгып киткәч, хуҗа аңына килде. Карчык пышык пышык елый иде.
— Җылама, карчык, мин исән, шайтан таягына кырау тими. Хәзер, бераз хәл алам да, торам. Ойгә син күтәреп керттеңмени мине?
— Сине кинога төшерергә дип, Казаннан килделәр. Биш кеше. Фатирга аларны безгә керттеләр. Сине өйгә туларның берсе күтәреп кертте.
- Кайда соң алар, күрмим?
— Машиналарына утырып, врач алып киләбез дип чыгып киттеләр.
— Брезент өсле кечкенәме машиналары7
- - Ие, безнең персидәтелнеке күк бәләкәй машина.
Хуҗаның йөзе кинәт караңгыланды.
— Хәлең әллә яңадан авыраямы, картым?
— Борчылма, карчык, хәлем әйбәтләнде, шөкер. Тиз генә самавырыңны чыжлат, тамагым янды.
Озакламый аларга фельдшер килде. Хуҗа, үзенә берни булмагандай, урыныннан торды.
Киночылар аларга бүтән әйләнеп кайтмады. Алар, төн җитте, буран котыра, дип ике уйлап тормадылар, тизрәк кире Казанга таба юл тоттылар