Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь


Сәрвәр Әдһәмованың тууына — 90 ел
Язучы һәм тәрҗемәче буларак танылган Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова элек кеге Оренбург
губернасының (хәзерге Чнләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә туа. Шушы шәһәрнең Александровское
училище дигән өч класслы мәктәбендә укый, аны мактау кәгазе белән тәмамлаганнан соң,
могаллимәләр әзерли торган дәрелмөгаллиматта, аннары Троицк кызлар гимназиясендә белем ала.
Сәрвәр Әдһәмова шулай ук медицина факультетында белем ала. 1923 елда Казанга күчеп килгәч,
бер еллык юридик курсларны тәмамлый.
Аның ныклы иҗади эшчәнлеге дә нәкъ менә шул елларда башланып китә. Бала лар өчен язылган
шигырьләре, хикәя һәм пьесалары бер-бер артлы дөнья күрә.
1932 елда Сәрвәр Әдһәмова профессиональ иҗат эшенә керешә. Аның тәрҗемәче буларак
танылуы Л. Толстой. М. Горький, А. Чехов әсәрләрен татар укучыларына җиткерүе һәм чит ил классик
әдәбиятыннан Д. Дефо. Д. Свифт, Бертуган Гримм нар һәм башка атаклы язучыларның әсәрләрен
тәрҗемәләве белән бәйле.
Сәрвәр Әдһәмова — үзенең хикәяләре белән дә, Г Ибраһимова. Ш. Бабич. Ш. Камал. К. Нәҗми
кебек күренекле замандашлары турында язган истәлекләре белән дә әдәбиятка зур хезмәт куйган
язучы.
Сәрвәр ханым Әдһәмова 1978 елның 10 ноябрендә Казанда вафат булды. Ул 1945 елдан СССР
Язучылар берлеге әгъзасы иде.