Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРНЫҢ УРТАК КАҺАРМАНЫ


Соңгы ярты гасырда аның исеме телгә алынмады диярлек, космополитизм чорында,
бигрәк тә Кырым татарларын ләгьнәти милләт дип үз туган жир- ләреннән куып,
төрле якларга таркатканнан соң, ми . итнең танылган шәхесе, аның горурлыгы булган
кеше турында язу мөмкнн түгел иде
Элегрәк, б^грвк тә XX йөз башында, Исмәгыйль Гаспринскийның исеме дә. ул нәшер иткән
«Тзржеман* газетасы да безнең татар накытлы матбугатында кон саен диярлек телгә алына
иде. Мәсәлән. Г. Тукай соңгы елларда язган әсәрләрендә, публицистик мәкаләләрендә, башка
тор язмаларында И Гаспринскнйны 22 мәртәбә, ул чыгара тор ган «Тәрҗеман» газетасын 40
мәртәбә телгә ала. махсус мәкаләләр, репликалар яза. чыгышлар ясый. Без биредә Тукайның
Гасприискийга һәм аның иҗади, сәяси эшчәнлегенә мөнәсәбәте, бәяләве турында сүз
кузгатмыйбыз, бу аерым, әлегә галим нәребез кузгатмаган тема.
Исмәгыйль ГаСПринский ифрат күпкырлы талант иясе, үтә дә ашчән, идеяләрен, фәлсәфи
карашларын гамәлгә ашыру өчен җиң сызганып эшләгән, ару талуны бел ми көрәшкән
тиктормас шәхес иде. Аның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге турында бик күп язарга мөмкин
булыр иде. Шулардай кайберләреңә генә тукталасым килә Беренче дан, ул бөек мәгърифәтче.
Үзе исән чакта ук. төрки, шәркый милләт халыклары аны •төрки милләтләрнең аксакалы* дип
атаганнар. Л. Толстой. М. Горький аның мәгьри фәтчелек эшенә югары бәя биргәннәр, таҗик
классигы Садретдин Гайни, үзбәк классигы Хәмзә Хәкимзадә, әзербайҗан революционеры
һәм язучысы Нариман Нариманов И. Гаспринскнйны «минем укытучым, остазым* дип
атаганнар
Аның төрки милләтләр арасында мәгариф өлкәсендә ясаган ислахы (реформасы) аерым зур
урын тота: ул иске ысулдагы (кадими) мәктәп урынына яңа ысулдагы (җәдиди) мәктәпләр
ачучыларның беренчеләреннән булды. Бакчасарайда оештырылган ысулы җәдид мәктәбе
бераздан башка илләрдә, төрле җирләрдә таралып, меңнән ашып китте. И. ГаспринскнЙ
мондый мәктәпләр өчен уку укыту программаларын төзеде, дәреслекләр язды һәм үз хисабына
аларны нәшер итте Әгәр иске мәктәпләрдә шә кертләр. Тукай әйтмешли. 3 4 ел укып
чыкканнан соң, «күп яттык бел мәдрәсәдә, аңламадык бер нәрсә дә*, дип зарлансалар,
ГаспринскнЙ программасы һәм сабак китаплары белән укыган гплибәләр (укучылар) алты
җиде ай эчендә укырга язарга ой рәнү генә түгел, байтак дөньяви фәннәрдән дә (тарих,
жәгл.рәфня. табигать, җәдвәл арифметика һ. б) ярыйсы гына мәгълүмат алалар иде
Бакчасарайда аның көче белән 1883 елдан чыгарыла башлаган «Тәрҗеман* газетасы бөтен
дөньядагы төрки халыклар арасында (Торкня. Америка. Кытай. Франция, Бол гария, Мисыр.
Россиянең Идел буе, Кавказ) күп таралган һәм аларның мәгъ рифлен, мәдәниятен, әдәбиятын
җанландыруда зур роль уйнаган.
И. ГаспринскнЙ тар кысадагы бер милләтче түгел. Ул, Тукай шикелле үк. руслар, башка
халыклар белән дус, тату яшәргә чакырып газетасында мәкаләләр бастыра Ул чактагы
күренекле профессор Биттер Гасприискийга шәхсән рәхмәтен белдереп болай язган: «Сезнең
нинди тәбәкадан (сословиедән — Р. С.) һәм башка диннән булуыгызга карамастан, руслар
белән татарлар үзара тату, тыныч, имин яшәргә чакырып язу ларыгыз өчен академиклар
исеменнән тәшәккер белдерәм».
Исмәгыйль Гяспринский гаҗәеп мәгърифәтче генә түгел, төрки халыклар арасында танылган
сәясәтче, нәшрият, матбугат, театр эшләрен гамәлдә оештыручы, әдәби тәнкыйть,
публицистика һам башка иҗади өлкәләрдә башта Кырым татарлары ара сында, соңыннан
бөтен төрки халыклар арасында да эш башлап, оештырып йөрүчеләр дан булды. Беренче
Россия революциясе чагында ук ул Кырым татарларының корыл тпси оештыра, бу корылтайга
бүтән төрки халыклар яшәгән алкалардан дә чаны рылган 700 дои артык ВӘКИЛ катнаша Ул
беренче булып. Бакчасарайда матбугат өлкәсендә эшләүчеләрнең профсоюаын барлыкка
китерә. Төрки халыкларның «Иттн фак* дип аталган партиясен оештыру максатында бу
халыкларның беренче съездын чакыруда аур эш башкара.
С
Беренче революция бастырылганнан соц. кара реакция дулкыны башлана, ул бик күпләрнең
карашларында һәм эшчәнлекләрендә сизелерлек үзгәрешләр тудыра. Тешен келек. гаҗизлек,
битарафлык, үкенү, элекке карашлардан ваз кичү шикелле күренешләр пәйда була.
Гаспринекийның да кайбер карашларында моңарчы күренмәгән ниндидер утопик, хыялый
хисләр сизелә башлый. Ул үзенең тәгълиматын һәм эшчәнлеген Кырым татар һәм Россиядәге
башка төрки халыкларның даирәсе белән генә чикләми, баш ка мөселман илләрендә, ягъни,
халыкара мәйданда җәя башлый, утопик сәясәткә нигез ләнгән берничә әсәр бастырып чыгара.
Аның исеме, даны күп илләргә тарала. 1910 елда ул үз инициативасы белән «Бөтен җиһан
мөселманнары конгрессын» (корылтаен) чакыру нияте белән актив чаралар күрә башлый.
Шушы максаттан ул Мисырга (Каһирәгә) китә һәм анда үз идеалларын җәелдерү,
пропагандалау нияте белән «Әл Нах да» («Яңадан туу» — Р. С.) дип аталган газета чыгара
башлый. Гарәп илләренең күп кенә шәһәрләрендә төрки-мөселман вәкилләрен чакырып
конференцияләр, митинглар оештыра, үзенең яңа программасын бәян итә. Аның төп эчтәлеге
— мөселман халыклары теләктәшлегенең географик чикләрен киңәйтү, аны халыкара
хәрәкәткә әйләндерү иде. Бу халыкара конгресс булмый калды. Әмма анда каралачак идеяләр
соңрак ба рыбер яңгыраш тапты. 1955 елда Азия. Африка. Европа халыклары төрле милләт
вәкилләренең Бандунг Конференциясе (анда 29 илдән делегат катнашты) Гаспринский күп
еллар әүвәл күтәреп чыккан идеяләрне, проблемаларны яклап чыкты һәм тиешле карарлар
кабул итте. Шуны да өстәргә кирәк. 1910 елда кайбер мөселман-төрки илләр Исмәгыйль
Гаспринскийны Нобель премиясенә тәкъдим иткәннәр иде. Ләкин ул бүләккә ирешә алмады:
Африка, гарәп, башка мөселман илләрен үз тырнагы астында тотып килгән Англия. Франция.
Алмания. Испания шикелле колонизатор илләр моңа юл куймадылар. Исмәгыйльне —
Африканы, мөселман илләрен, милләтләрен болгатучы, колониализмны какшатучы шәхес дип
гаепләделәр.
Исмәгыйль Гаспринский үз халкының, Кырым татарларының якты киләчәгенә зур ышаныч
баглаган:
• Патша хөкүмәтенең Кырым татарларына карата кабахәтләрчә мөнәсәбәте, золымлы гы.
җәберләве нәтиҗәсендә үз ьатаннарын ташлап китәргә мәҗбүр булуларына ни диим? Бу бик
бәхетсез, һичберәүгә зарар китермәүче татарны тупас пычак белән суялар, моңа гомергә дә
чыдап тора алмабыз, бәхетсезлеккә. золымга кайчандыр чик булыр» («Тәрҗеман». 1903. 50
сан)». Аның бу сүзләре бүген дә актуаль яңгырый.