Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘЛӘРДӘ — ЙОЛДЫЗ


Ике катлы җыйнак ташпулат җиләк-жимеш
куаклары алмагачлар, чәчәк түтәлләре белән бизәлгән
бакча эченә ифрат җайлы иттереп урнашкан Бәләкәй бу
утарны нәфис челтәр рәвешендә коелган чуен рәшәткә
белән уратып алганнар Юлда җиңел машиналар кәрваны
пәйда булгач, бакчаның серле капкасы тавышсыз-тынсыз
гына, киң итеп, ачылып китте Машиналар түргә үк. өйгә
алып керә торган ак мәрмәр баскыч төбенә кадәр ук
уздылар Иң алдан килгән сузынкы ак машинадан Вафирә
ханым үзе төште
Аягын җиргә тидермәс борын ук ул тагын дус-
ишларе үзәгендә торып калды Кайсылары чәчәк
бәйләмнәрен тотышырга ярдәм итә. башкасы җырчының
кәефен сораша, япь-яшь бер кыз исә аның идәннән
сөйрәлеп барырдай итеп тегелгән нәфис күлмәгенең
итәген тоткан тузан тия күрмәсен1 Кыз белә таң алдыннан
күккә иңүчән шәфакъ төсле ач ефәк бу күлмәген Вафирә
аеруча ярата Шуңа да. элекке гадәтенә күз йомып,
сәхнәдән чыккач та. алыштырмыйча, машинага да шул
килеш утырды
1 I I >шһ үр базарыннан кайтартканнар иде
Фасон ы-фәләне алдан
чамаланмаганга. җитми кала күрмәсен, дип. очы белән алдырдылар. Тегү остасы Франциядән.
Парижның үзеннән килеп йөрде Җиңнәргә, чабуына, муен уемын а мең дә бер бәби итәк
бөрделәр. Алар тон җилендә талгын гына җилфердәшә Сылу гәүдәле, җитез хәрәкәтле
артистка менә-менә канатланыр да, җирдән күтәрелеп, бакчаның серле караңгылыгына очып
китәр кебек
Хуҗабикә ишек төбенә аяк басуга, өй эчендәге бөтен шәмдәлләрдә, балкып, утлар
кабынды Киң тәрәзәләр аша бакчага бөркелгән яктылык тирә-юньне алтынсу төсләргә
манчыды Кешеләр тагын да җанланып китте Хуплау сүзләре, артистканы котлаулар,
мактаулар тагын да көчәя төште
— Ура-а-а' Вафирә ханым бенефис ифрат та шәп узды!
— Афәрин. Вефирә ханым1 Сездәй талантыбыз булганга, без бәхетле' Вафирә — безнеке'
Җырчы да шат. бәхетле, канәгать иде. Әмма ул. гадәтенчә, хисләрен йөгәнләргә кирәк
тапты.
— Рәхмәт рәхмәт'—диде дә кисәтергә ашыкты — Йә. ярар, җитәр, юкса мин һавалана да
башлармын. Әйдәгез, өйгә рәхим итегез1
Ул бүгенге уңышын бары үзенеке генә дип исәпләми аңа әле үзен озата килүчеләр дә
татар җыр сәнгатен үстерергә өлеш керткән шагыйрьләр, композиторлар, музыкантлар, залны
әзерләүчеләр дә. кыскасы, кичәгә шаһит һәркемне хуҗа итеп саный
Иптәшләре астагы каттагы иркен залга үтә калды, кайберәүләр музыка салонына керде.
Вафирә исә Мин — хәзер1 — дип. өске катка күтәрелде Ул киенү- бизәнү бүлмәсенең ишеген
япканда да. астагыларның И-и бу Вафирә1 И-и бу Гыйз- зәтуллина' Милләтебезнең бәхетенә
туган бала бу'- кебек сүзләре, җырчының сәләтенә сокланулары ишетелә иде
Аңа бик рәхәт Бер диварны тоташы белән алып торучы көзге каршындагы үзе йомшак,
үзе тирбалгеч кәнәфигә чумды ул Күзләрен йомды Күңелен тутырган сөенеченә шөкерана
иткәндәй «Аһ!-—дип куйды Мондый мизгелләрдә ялгызы калырга яратуын белгән сердәше
дә. бүлмәгә кермичә аның дәшүен көтеп, коридорда әрле-бирле йөренә иде Тик бу юлы Вафирә
аңа эндәшеп-нитеп тә тормады киҗе- мамык йонлач халатын киеп үзе килеп чыкты
— Мин бер генә чумып алыйм инде!— диде — Әйдә бергә!
Алар өйнең тыныч ягындагы тар баскычтан аска төштеләр, өсте ябулы тар сукмактан
ясалма күлгә таба атладылар Бер-ике секундтан Вафирәнен чупылдап суга чумуы ишетелде
Тәүлектәге барлык бурычларын үтәп чыкканнан соң бассейнны аеруча ярата ул. аңа
арыганлыгыннан. төрле зәхмәтләрдән арындыру чарасы итеп карый Bv бәләкәй генә ясалма
күл өчен суны әүвәл артистканың туган ягы Алабугадан — Чулман елгасыннан ташыттылар
Кама-Идел пычранып беткәч Кара диңгездән кайтарта башлаганнар иде Соңгы елларда бу
диңгез дә тәмам шапшакланды суының төсе үк тоныкланып калды Табиблары кисәткәч
җырчы Мисырдагы дусларына мөрәҗәгать итте Хәзер аңа коену өчен кирәкле суны
Искәндәрня каласы аша. Урта диңгездән алдыралар
Сизәм укучым бөтенләй аптырашта калды Сүзнең кем турында баруына төшенә алмый
интекте ■ Вафир-> I ми -туллина җырчы- -туган ягы Алабуга- дигәннәрдән чыгып һәркем
әлбәтт - сүз үзебезнең күренекле шәхесебез. Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык
РСФСРнын атказанган артисткасы. Бөтенсоюз һәм Бөтендөнья ярышларында лауреат
саналган сөйкемле кызыбыз Вафирә Гыйззә- туллина турында барадыр дип уйлады Тик
Нигә әле - гик 7 Мин. чыннан да. нәкъ шушы талант иясе турында язарга алындым Күз
алдымда аның концерты Залдагы меңләгән тамашачының бөтен барлыгы сәхнәгә юнәлгән
Мин моны күрмим тоям гына Читтәгеләргә караштырып утырырга мөмкин түгел, күңелне
сәхнә, аның үзәгендәге җырчы тулаем әсир иткән Аның үз-үзен тотышына да. нечкә зәвык
белән киенгәнлегенә дә тамашачыга һәм үз музыкантларына булган үтә шәфкатьле
мөгамәләсенә дә с<жланмый мөмкин түгел Боларның һәммәсе шул дәрәҗәдә камил вә
сәнгатьчә ки. ул инде сине битарафлыктан тәмам арындыра Беренчел соклану хисе артыннан
синдә саф күңелле хор күңелле буласы килү теләге уяна Уйлана башлыйсың Вафирә исә
җырлый да җырлый. сине ашкынулы хисләр доньясына әиди-әйди җырлый бирә
Кызарып, кызарып кояш баткан чакга-а-а
Мөхтәрәм композиторыбыз Исмай ага Шәмсетдиновның бу романсын бары Ва- фирә
Гыиззәтуллина гына күңелләргә үтеп керердәй итеп башкара Әсәрнең һәм җырчы
осталыгының бу кадар дә тәңгәлләшүе - сирәк күренеш Җырдагы һәр сүз көйнең һәр авазы
һәм шул хәзинәне тыңлаучыга ирештерү ысулы барысы да илаһи бер мөкәммәллек хасил итә
Җырчы гүя бәхстлеләр өлешенә генә тия торган мәхәббәт дигән боек хиснең иң тирәнгә
ишерелгән серен тыңлаучысына ачып бирергә омтыла.
Бер-берсенә омтылучы җаннар турында, күңелдән күңелгә илче бар. дип сөйли лар
Әмма тамаша залында — йөзләрчә җаннар Җырчы туларның һәммәсенә мичек • илче-лэр
җибәреп әлгерә’! Нинди алымнар белән ймзләрчә-меңнәрчә күңелләрне үзенә тарта,
ышандыра канатландыра ала ’
Минемчә. Вафирә Гыйэззтуллинаның бу көче аның халыкчянлыгыннан килә Безнең бу
артисткабыз — баштан-аяк халыкныкы Җырчының бу сыйфаты турында уйланганда
ихтыярсыздан. җырчы һәм композитор Сара ханым Садыйкова иск-» төшә Керфек
очларыннан алып иҗатының иң биектәге үренә кадәр -тоташы бары- югы. табышы-
югалтулары. шатлыгы-кайгысы. казанышы-ирешә алмаганнары — һәм мәсе халык белән
уртак иде аның Вафирә иҗаты ди нәкъ шундый
Эзлекле игътибарлылык белән күзәтсәң бу халыкчанлык иң әүнал аның биниһая
тырышлыгында ачыла Ул үткән юлга гына карыйк татар авылы шундагы мәктәп Алаб\тадагы
мйдоният-агарту мәктәбе туган авылы китапханәсендәге эш Казан музыка училищесы Түбән
Камада музыка мәктәбе УКЫТУЧЫСЫ вазифасы, ниһаять консерватория һәм ниһаять, сәхнә дөнья
сәхнәсе' Үзен-үзе белә башлаганнан бирле әзлексез тырышу, үз дигәненә, җырдагы
матурлыкка матурлыктагы камиллеккә ашкыну Бүген биек иркен сәхнәләрдә йолдыз булып
балкый аны тыңлаган һәркем не сокландыра Бигрәк тә иҗат юлына төп билгеләмә итеп
сайлаган -Бәхет- җырын да сузып җибәрсә дөньяда бу кешедән дә бәхетлерәк зят юктыр. дип
уйлыйсың Әмма apu-тирә Вафнрәнсң бу уңышларга ничекләр итеп ирешүе белән кызыксы-
нырга да кирәк
Хаер. кайберәүләр бик тырышып карасалар да. максатларына барып җитә алмый
тукталып калалар Ник, дигәндә, аларның ашкынуы, максат-хыяллары халкыннан гадиләрдән
аерылган була Талант иясе сәләте белән япа-ялгыз яшәргә тырышып ялгыша Вафирә
Гыйззәтуллина. бәхеткә, шушы табигый хакыйкатьне сабый чактан канына сеңдергән Ул һәр
җирдә — үз
Мин соклануымның сәбәпләре арасында иң беренче итеп аның үз-үзен тотышына
тукталам Бу бик мөһим Вафирәнең халыкчанлыгы. гадилеге, тамашачысын туганыдай якын
күрә алуы — аның уңышларына нигез ташы булып түшәлгән Кайда гына чыгыш ясамасын
ерак Кубадагы негрлар каршындамы. АКШ аксөякләре янындамы. Узбәкстанның иң кечкенә
бер кышлагындамы—барыбер, тыңлаучысы аның беренче тын алуыннан ук үзенә карата иң
мәрхәмәтле карашны сизеп ала. шуңа да ул аны ярата, хуплый.
Юк. мин моның белән һич тә Вафирә Гыиззәтуллинаның иҗаты хәтфә келәм буенча
биеклеккә генә юнәлтелгән юлдан бара, дип расларга җыенмыйм Җирдә матурлык тудырырга
омтылучы һәр иҗат әһеле кебек үк бу җырчы да бик еш сикәлтәләргә. киртәләргә,
чытырманлыкларга очрап кына тора Әмма бу каршылыклар аны сындырмый киресенчә,
көрәшләрдә ул диңгез ташкынында кайнаган таштай, ныгый, чарлана, остара бара
Күңеленә ятышлы төрле җырлардан төзелгән концертларда йөреп туйгач, тамашачысын
тагын бер баш үстерү, аңа сәнгатьнең тагы да тирәндәрәк яткан серләрен ачу өчен. Вафирә
Гыйззәтуллина. Татарстан җырчылары арасында беренче буларак, концертларын аерым
темаларга багышлый Горурлык һәм мәхәббәт» Тормышым һәм бәхетем — җырларда- «Өмет»
„Ишеттем мин кичә, берәү җырлый- «Сәйдәш моңнары- Болар — спектакль кебек махсус
сюжетка корылган концертлар Спектакльләрдән аермасы шунда ки. режиссеры да. рәссамы
да. кием-салым сайлаучысы да. грим салучысы да һәм. әлбәттә, башкаручысы да — Вафирә
үзе Җырчы бу төр ярдәмчеләр турында хыяллана гына ала.
Югарыда телгә алынган концертлар татар кызлары образына, шагыйрә С Сө- ләйманова
иҗатына. Тукайга. Бөек җиңүнең 40 еллыгына, даһи Сәйдәшкә багышланып мең-миллион
тамашачының күңелен сафландырды мәгълүматын арттырды
Тукайга мөрәҗәгать итү — Вафирә иҗатына, артистка үзе дә көтмәгәндә. «Туган тел -
нең бөтен тамашачы белән бергәләп, гаҗәеп бер хор итеп җырлау бәйрәмен тудырды Башта
концертка килүчеләр, аягүрә басып, җырчыга кушылдылар Аннары Вафирә Туган тел «не
дистәләрчә мең кеше җыелган митингларга алып чыкты Милли байрак итеп күтәрде
Болай булды ул Укучыга мәгълүм инде 1988 елда, илдәге революцион үзгәртеп
коруларга көч-куәт бирү йөзеннән, республикабызда Татар иҗтимагый үзәге оешты • Үзәк-
нең төп максаты Татарстанны мөстәкыйль дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү иде Ун-унбиш фидакяр
җан башлап җибәргән шушы хәрәкәткә тиз арада Вафирә дә килеп кушылды Аның көрәш рухы
белән сугарылган күңеле чыдап торамы соң’’* Үзәк утырышына килүенең беренчесендә үк
җырчы эшлекле тәкъдим ясады
Күрәм сезнең матди ягыгыз хөрти Банкта счетыгызны ача алсагыз, мин Татар
иҗтимагый үзәге чыгымнарына бер концертымны багышлаячакмын
Озак та үтмәде К Тинчурин исемендәге театр бинасында Вафирә Гый.ззәтулли- наның
әлеге изге максатка багышланган, өч сәгатьлек концерты узды «Үзәк», бу кичәдән соң, иркен
сулыш алып җибәрде Вафирәнең күркәм башлангычына башка артистлар да кушылдылар Ә
беренче адымының уңышыннан канатланган артистка үзе исә милләтнең тулы
мөстәкыйльлеге өчен көрәшкә тулаем бирелде Республиканың Югары Советына алдынгы
фикерле депутатларны үткәрү өчен сайлаучылар арасында йөрү дисеңме Татар кызлары иҗади
төркемендә республикабыз хатын-кызларының хәлен аңлатып чыгышлар ясаумы7' Болар гына
да түгел, күпмеңле митингларда ук җырлый башлады ул Республикага суверенлык
даулаучылар арасында, тонге сәгатьләрдә дә мәйданнардан кайтып кермәде Аның чыгышлары
һәрчак -Туган тел»не күмәкләп жырлау белән түгәрәкләнә Бу гаҗәеп хорны тыңлаганда
шундый уйлар туа җырчы гүя халык моңын, бөек Тукай фикерен бөтен дөньяга берьюлы
ишеттерергә
И туган тел! Синдл булган
Иң мек кыйзган догам
Ярлыкагыл. дип, үзем һәм
Әткәм-әнкәмне, ходам!
Алдарак мин Вафирә ханымның мәшһүр Сара Садыйковага охшаш ягын телгә алган
идем Бу охшашлыкның күзгә иң ташланган сыйфаты аларның һәр икесенең халыкчанлыгында
гадилегендә һәм гаделлек хакына сугышчан булуларында гәүдә
ләнә 1986 нчы елның июне безнең арадан Сара ханымны мәңгегә алып китте Бу югалтуны
һәммэбеэ бик авыр кичерде шулай да җырчыларның хәсрәте бетенлай башка Вафирәдәи нечкә
күңелле, бик тиз хискә бирелүчән җаннарга ул коннәрдә аеруча кыен иде Үлем дигән коточкыч
шәрә хакыйкать белән һичничек килешергә теләмәгән җырчы кайгы күләгәсеннән котылырга
теләп. Сибгат Хәкимне эзләп китә Халык шагыйренең шулай ук нәкъ Сара апа яткан
шифаханәдә дәваланган чагы Хәле дә әллә ни шәптән түгел икән Янына берәүне дә кертмиләр
Әмма шагыйрь килүченең Вафирә икәнлеген ишеткәч катгый рәвештә, очраштыруларын
сорый Керә җырчы Борчылуларын яшерергә тырышып, елмаеп
— Исәнмесез Сибгат ага'— ди — Әйдә тизрәк чыгыгыз инде терелегез'
Аның сорау-теләкләрен, әйтерсең лә. ишетми дә шагыйрь
— Мен-ә-ә — дип әкрен генә зарланырга тотына — Сара үлгән миннән яшереп
маташалар
Шомлы хәбәрне шагыйрьдән чыннан да яшерәләр ченки тәмам зәгыйфьләнгән йорәкнең
күтәрә алмавы ихтимал Мизгел эчендә барына да тешенгән Вафирә сүзне шома гына икенче
якка бору әмәлен таба
— Ярар инде Сибгат ага бер-ике минутка кергән арада миңа шыксыз үлем хакында
сойләмәгез әле1—ди — Минем мәхәббәт турында янып-коюләр турында ишетәсем килә
Шагыйрь елмайгандай итә
— Йә-ә ярый-ый — дип суза — Килешәм Алайса, син дигәнчә булсы-ын - Ул сүзне
ничегрәк дәвам итәргә, дигәндәй бераз уйланып тора Аннары, сер свйләгәндәй пышылдап
кына сорый Әйдә, үзебезнең -Өянкеләр-не җырла әле'
Композитор Р Яхиниың осталыгын мактый-мактый җыр доньясына кереп чумалар
Кайда ул бергә ашкынган, бергә шатланган коннәр?'
Минем таныш оянкеләр, сезгә баш ияр кемнәр’
Бу - шагыйрьнең җырчы дустын соң мәртәбә тыңлавы булып чыга Вафирә шифаханә
бүлмәсендә ярым тавышка гына «Өянкеләр-не сузганда. Сибгат аганың да коннәре санаулы
гына калган икән бит
Җырчы бүген дә С Хәким иҗатына таянып яши Иҗади дуслык дәвам итә һәр адымыннан
күренгәнчә Вафирә Гыйззәтуллина җырларына терәк итеп, бер яктан, сәнгать союче
тамашачысына, халык җырларының мәңге токәнмәс кодрәтенә икенче яктан,
шигъриятебезнең һәм сәнгатебезнең иң талантлы вәкилләре иҗатына йоз тота Сәйдәш, 3
Хәбибуллин. И Шәмсетдинов. Ә Бакиров. Р Яхин. Ф Әхмәтон А Монасыйпов кебек
композиторларыбыз әсәрләре аның репертуарында үзәкне тәшкил итә
Халык җырларын сайлаганда исә җырчының шулай ук үз алымнары бар Ул бүгенге
табыннарны шаулата, авыл урамнарын яңгырата, дип кенә теләсә нинди җырга чатлап
ябышмын Дорес. андыйлар бер-ике ай буена арзанлы мәртәбә китерергә дә момкин Вафирә
нәкъ әнә шул кыска вакытлы хуплаулардан саклана да инде Репертуарына халык җырларын
керткәндә ул аларны бер баш биеклеккә күтәрергә. бер карыш алга җибәрергә тырыша
Шунсыз тыңлаучыны ничек әйдәп бармак кирәк”
Сайлавында хаталанмас очен ул әдәбият яңалыклары композиторлар һәм музы-
кантларның. сәхнәдәшләренең, яшь талантларның һәр адымы белән танышып бара Соңгы
елларда шигърияткә һәм музыка доньясына талантлы хатын-кызлар килүенә бик шат ул Бу
җәһәттән шагыйрәләр 111 Җиһангирова, Ф Зиятдинова композиторлар Л Батыр-Болгври. Р
Ахъяровага зур омет белән карый
— Заманның тиз узучан шаукымына бирелеп сай эчтәлекле арзан шалтыравыклы
әсәрләргә кереп бата күрмәсеннәр иде' ди Луиза белән Резеданың потенциаль мом киңлекләре
зур Әлегә аларның тулысынча ачылып бетә алганнары юк
Күбрәк алга омет итеп караса да. Вафирә бу ике талант иясенең .к-әрләрен күпләп
ойрәш» -Битен нәрсә сине хәтерләтә- Китмим әле яшьлегемнән* -Су буеннан әнкәй кайтып
килә Юатма* кебек җырлар аның башкаруында аерата ихлас, үзәккә үтеп керердәй
яңгырыйлар
Артистка, шул равешле. репертуарына кирәкле җимне бвртскләп җыя-җыя да
тапканнарын үз хәзинәсендәге осталык белән нртеп халкына тәкъдим итә Халык дигәне
Вафирә очен. иң беренче нәүбәттв туган ягы. Алабуганың Камай авылы кешеләре Җырчы, җае
чыккан саен әнисе Бәдсрниса апа янына ашыга Еш кына ул ерак араны якын итеп юк вакытны
булдырып мең мәшәкате. ип- ■ лл ңм-н күк .pen, авылдашлары хокеменә үзенең концерт
бригадасын да алып кайги Кмманлылар аны китеп ала аратын тыңлый алкышлый Олылап
озатып калалар Кир.т. чык. л
атын-машинасын. дигәндәй, табышалар кулларыннан килердәй ярдәмне тәкъдим итәләр
Һәрчак сәфәр йөрүче талантлы якташларының юл газабын җиңеләйтергә тырышалар
Тукта әле'— дисездер, хөрмәтле укучыларым — Сүзеңнең очы очка ялганмый Башта
Вафирәнең патшабикәләр тормышына тиң көнкүрешен тасвирладың лабаса. Инде нинди
'ЮЛ газабы турында сүз кузгатасың’*
Язманы, минутлык хискә бирелеп, егерме еллар буе халыкка фидакарь хезмәт итүче
сәхнә йолдызыбызның тормышы-көнкүреше турында хыялый тасвирлама белән башлавым
өчен кичерә күрегез! Минем уемча, шул кадәр дә тырыш, уңышның һәр мыскалын фәкать
карусыз фидакарьлеге белән генә яулап алучы талант иясенә без нәкъ алда сурәтләнгән
шартларны тәэмин итәргә тиеш идек Вафирәнең концерт лары дәүләткә мул керем бирә
Дәүләт исә аңа — тереклек сакларлык хезмәт хакы Сүз башында сурәтләнгән, иҗат
кешесенә кирәкле тормыш шартларының бер чалымы гына да тудырылмаган аңа Хәтта
концертының уңышлы чыгуы өчен иң кирәкле чаралары да чамалы репетиция урыны юк.
киенү-бизәнү бүлмәсе юк оркестры очен яхшы уен кораллары да кыскасы, иң кирәкле
нәрсәләре дә юк аның Бүгенге көнгәчә Вафирә Гыйззәтуллина башкарган җырлар
граммофон тәлинкәсенә дә язды- рылмаган.
Гаҗәп хәл филармониябездә артистлар язмышы турында кайгыртып йөрердәй бер
адәми зат та билгеләнмәгән Артист барысы турында да үзе генә кайгыртырга тиеш Шушы
чарасызлыктан сыгылып төшеп күп кенә сәләтле ир-егетләр дә филармониядә эшләүдән
баш тарта Соңгы вакытта аларның күбесе кооператив бригадаларга берләшә адәмчә яшәп
калырга омтыла Халыкка карусыз хезмәт күрсәтү исә Вафирә- дәй фидакярләр җилкәсенә
тагын да авыррак йөк булып төшә бара
Сәхнәдә чагын гына күздә тотсаң, Вафирә тормышының килмәгән җире юк кебек
Барысы да — ал да гөл Җырчы үзе тамашачының нәкъ шул фикердә булуын тели дә
Әтием Мөхәммәтдин әйтәдер иде.— ди Вафирә — Сер бирмә, балам' Авызың тулы
кара кан булса да, кеше алдында төкермә' -
Җырчы яраткан әтисенең шундый гыйбрәтле киңәшләрен иҗат һәм гомер юлы өчен
беренчел кагыйдә итеп саклый Җырчыга кайчан рәхәт, кайчан аңа кара кайгы килгән һич
белерлек түгел Чөнки тамашачысы алдында ул һәрчак шат. матур, соклангыч' Бәс шулай
күренә икән, аның мең мәшәкатькә каршы торып иҗат иткәнлеген кем белсен’1
Берсендә җырчы 'Минем иң бәхетле сәгатьләрем-—шул сәхнәдә инде дип әйтеп
куйды—Сәхнә артына чыгуга тигезсез көрәш башлана •
Мондый шартларда яшь артистларга бигрәк тә кыен Вафирә. кулыннан килгәнчә.
андыйларга ярдәм итәргә тырыша Филармониянең хезмәт советы рәисе буларак ул
башкаларга булышуны үзенең төп бурычыннан саный Чөнки сәнгать юлында яшь
талантларны ни көткәнен ул инде бик яхшы белә ■
Мин аның бу хактагы сүзләренә дәлилләр сорап та тормыйм чөнки әйткәннәрен
раслардай вакыйгалар минем күз алдымда да шактый булгалады. Балык Бистәсе районында
-Татар кызлары- иҗат төркеменең кичәләрен уздырган идек Клуб лар берсеннән-берсе
җайсызрак булып чыкты Язучы, журналист халкы түзә инде — күңелендәген сөйләп бирер
өчен генә ул әллә ни шартларга мохтаҗ да түгел Әмма түшәменнән шыбыр-шыбыр яңгыр
явып торган яки ишегеннән туп-туры тамаша залына керә торган иске салкын клубта
күбәләктәй җырчы, үз сәнгатен бөтен тулылыгы белән күрсәтү өчен, бөтен сәламәтлеген
корбан итәргә мәҗбүр Авыздан чыккан сулыш күз алларын томаларлык бу булып күтәрелә
Вафирә шунда да җырлый' Көлә' Бии'
Берәү булса сөйләшеп тә тормас иде һәм аны һичнинди халыкара хөкемдар да гаепли
алмас иде Юк. тумышыннан халкының кыерсытылган шартларына ияләнеп үскән Вафирә
тәртәгә типми авылына адәм рәтле клуб та салып бирә алмаган, пешмәгән җитәкчеләрне
әрли-әрли. җырлый бирә
— Көчеңне исраф итеп ник сөйләп торасың’ Җырла гына син. Вафирә!—дигәнем дә
бар Аңлыйсым килгән иде бер ззгә төшеп кой суза башлагач, тукталып, сүзгә күчү җырчыга
кыендыр, дип уйладым Әмма җавап башкача яңгырады
— Бераз сөйләп алмыйча булмый—диде ул — Кешеләргә җиткерәсе килгән теләкләр
шулкадәр күп. шигырьләрдәге иҗекләр санына да музыка тактына да сыймый
Беләм сөйли-сөйли җырлаучы, үз концертын үзе алып баручы артистлар дөнья
сәхнәләрендә дә бар Шундыйларның берсен телевизор аша да күрсәткәннәр иде
Америкадан Исеме Диана, бугай 100—150 генә кеше сыешлы жыйнак-җаилы залда
тамашачылар ашап-эчеп кәеф-сафа корып утыралар Менә сәхнәгә жилфердек ап-ак күлмәген
сөйрәлдереп. тавис коштай жырчы килеп чыкты Бик кыска беренче җырын тәмамлауга
— Минем күлмәкне яраттыгызмы1— дигән сорау ташлады
Зал герләттереп кул чаба җырчы күлмәгенең матурлыгын хуплый Шуны гына көткән
җырчы
— Әйе шул. минем тегүчеләрем —дөньяда бер!—диде
Аннары ул өйләренең кайсы штатларда булуы турында сөйләде әти-әнисен. балаларын
битенә грим салучыларны мактады Бары да шәп бары да —дөньяда бер генә икән Бу җырчы
шул алым белән үз концертларына яңа тамашачылар җыя билет сатарга, үз байлыгын
арттырырга юл яра
Тамашачысы да аңлый аны Һәр сүзен алкышка күмә, хуплый кычкыра, сызгыра
Американнарга хас гадәттер инде алар шул рәвешле үз шатлыкларын, горурлыкларын да
белдерәләр Янәсе, әнә аларның артисткасы нинди бай' Ничек мул яши’ Ул — аларныкы' Алар,
концертка килеп, бу җырчыга нинди мул тормыш тәэмин иткән* Нигә’ Начармыни1 Әйбәт
ләбаса' Диана аларга җыр сәнгатенең матурлыгын бүләк итә тамашачы исә аңа — мул. хөр
тормыш шартлары тудыра'
Вафирәнең. әлбәттә, тамашачы алдында сөйли торган сүзләре башка Ул җырлары
арасында, көй кысасы сыйдыра алмаганны, халкына җиткерергә кирәкле иң изге теләкләрен
әйтеп калырга ашыга Аннары ул тамашачысын тагын җыр дөньясына алып керергә ашыга —
тирә-юньгә нур сирпелә күңелләр сафлыкка, яктылыкка бәхеткә тартыла
Минем белән бергә бәхетем туган
Өлешемл тигән көмешем
Шул бәхетемне эзләп юлга чыктым.
Шул бәхетемне иләп килешем
Эзләгән табар, диләр Вафирә Гыйззәтуллинаның бүген ирешкәннәре сикәлтәләреннән
курыкмыйча узган озын, катлаулы иҗат юлында табылган Алда аны яңа чорга хас, тагын да
катлаулырак хезмәт, тагын да газаплырак ләззәтләр көтә Без тамашачылар исә, аның
тырышлыгына мәрхәмәт күрсәтеп, аны олыларга кадерләргә өйрәнсәк иде'
1979 елны. Каракалпакстанга дуслык сәфәренә баргач мин талант ияләрен олылауның
тагын бер төрлесен күрдем Вафирә Гыйззәтуллина да бар иде анда Тамашачы беренче
ныгышларыннан ук артисткабызның сирәк очрый торган талант иясе икәнлеген ачыклап
өлгерде һәм тиз арада үз бәяләрен белдерүнең чарасын да таптылар Район җитәкчеләре,
концерттан соң. сәхнәгә менеп, җырчының иңенә чәчәкле- чуклы шәльяулык салалар,
муенына н.фис алтын чылбыр тагып куялар Чылбыр очында - бармак бите кадәр генә сарык
башы сурәте Алтыннан коелган бу тамга каракалпаклылар инануынча, кешегә муллык,
иминлек, бәхет китерә икән
Талантны кадер-хөрмәт итүнең, күрәсез, төрле алымнары бар Кызганыч ки. без
татарларда теге төре дә бу торе дә гадәткә кереп китә алмаган Кеше кадерен белмәүдә бер-
беребезне тирги-тирги. тыныч кына яши бирәбез Талант ияләребез исә килә тора, һәм тиргә
батып эшли-эшли, иң гади ихтыяҗын да тормышка ашыра алмыйча китә тора Вафирә
Гыйззәтуллина да бүгенге көнгәчә тиешле кадер-хормәтне тоеп яши алганы юк Ул айлар буе
илебезнең төрле тарафларында җырлап йөри йөри дә. сагынып очар коштай Казанга кайта
Әллә ниләр булган кебек дуслар ничек яшәгән1 Казан нишләгән1 Нинди үзгәрешләр1 Аны да
сагынып көтәләрдер кебек, дус-иш. тамашачылар колтә-көлтә чәчәк күтәреп, каршыларга
килгәндер
Ничәмә-ничә тапкырлар шулай талпынып, ничәмә-ничә тапкырлар ялгышты инде ул
Берәү дә каршыламый, сыңар чачак тә юк Пычрак, шыксыз, суык урамда такси туктата
алмыйча, салмак кына өенә таба атларга мәҗбүр ул Өй дигән. тугыз катлы шыксыз
ташпулатның җиденче катындагы бәләкәй генә ике бүлмә Вафирә анысына да шөкерана итә
Өмет чаткысына җылынып атлый бирә ватык лифт ятына карамаска тырышып баскычтан-
баскычка күтәрелә -Кызым Ларисаның тош вакыты Бәлки чәй дә куйгандыр, ашы да
өлгергәндер» — дигән уй аны тәмам тынычландыра Ул. елмаеп, ишеген ача
Миңа калса бу болай булырга тиеш түгел кебек Табигатьтә меңгә бер очрый торган
талант ияләре тормыш-көнкүреш ихтыяҗлары белән тулысымча тәэмин ител сеннәр иде'
Шулай булмаганда бу йолдызлар бик тиз арада тоныклана сүнү куркынычы алдында кала
Мгк-тякыйльлск юлына баскан Татарстаныбызның үз талантларына канат куярлык кына
мөмкинлеге юкмыни соң1 Әлегәчә булмаган икән хәзер, тиз арада табарга булдырырга кирәк'
Чөнки бары тик акыл ияләрен талантлы ш >х.- үстергән халык кына үзенә мөстәкыйль яшәү
рәвешен дәгъвалый ала Бу хак, бер ген» мизг«У1ги до истин чыгарырга ярамый j