Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ҮЗ АКАДЕМИЯБЕЗ БУЛАЧАК
Татарстан Республикасы Министрлар
Сонеты Президиумы утырышында Татар стан
ССР Фәннәр академиясен булдыру турындагы
мәсьәлә тикшерелде. Бу мәсьәлә буенча
республика Министрлар Советы карары кабул
ителде, ул ТССР Югары Советы Президиумы
каравына кертеләчәк.
Оештыру комитеты тәкъдиме белән
•Татарстан Фәннәр академиясен төзү һәм аның
эшчәнлеген оештыру концепциясе, расланды.
Анда, ТССР Фәннәр академиясе фәнни оешма
булып тора, дип күрсәтелә. Үз әгъзалары
сыйфатында ул республика иың матди һәм
рухи мәдәниятен, халык хуҗалыгын үстерү
мәнфәгатьләрендә фун даменталь һәм гамәли
тикшеренүләр алып баручы күренекле
галимнәрне берләштерә чәк.
Республика Фәннәр академиясе СССР
Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзә-
гендәге фәнни учреждениеләре, шулай ук вуз
һәм тармак фәне нигезендә оешты рыла. Шул
ук вакытта Казан фәнни үзәге мөстәкыйль
фәнни берәмлек буларак сак лана.
ТССР Фәннәр академиясендә оч бүлек:
гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр, техник Һәм
технологик фәннәр, табигать мате матика
фәннәре бүлекләре булачак. ТССР Фәннәр
академиясе составына ТССР Фәннәр
академиясенең хакыйкый член нары
(академиклар) һәм член корреспондентлары
керә. 30 хакыйкый әгъза һәм 50 член-
корреспондент вакансиясе ачыла.
Академиянең гомуми җыелышы Прези денты.
өч вице президенты һәм Президиум ның 8
әгъзасын сайлый. Президиум кар шында үзәк
фәнни китапханә. «Гыйлем» нәшрияты, татар
энциклопедиясенең баш редакциясе.
кулъязмалар һәм архив фонды бүлекләре,
докторантура һәм аспи рантуралар оештырыла
«Татарстан Фән нор академиясе хәбәрләре»
дигән журнал чыгарылачак.
•ҖӘМӘГАТЬ ФИКЕРЕ»
КЕМГӘ ФАЙДАЛЫ?
• Комсомольская правда» газетасының 7
февраль санында «Вокруг суверенитета» дни
аталган мәкалә чыкты Авторы ВЦИОМ
(Җәмәгать фикерен өйрәнү буен ча Бөтенсоюз
үзәге) хезмәткәре Б Дубин Влеп' язма турыдан
туры Расой мәнф» гатьләрсн күздә тотып
язылган, шоаиии стнк рух белән сугарылган,
пндп Татар станның төп халкы, хуҗасы булган
татар халкына яла ягыла. ул надан халык рә
аашендв сурәтлән». «Җәмәгать фикере» дигән
рубрика астында дөнья күргән бу мәкалә хаклы
рәвештә татар милләтендә нәфрәт уята.
Татарстан Югары Советының өченче сессиясе
бу фактны Татарстанның мөстәкыйльлегенә
каршы күренеш дип бәяләде һәм бу уңайдан
махсус карар кабул итте.
• ИТТИФАК» СҮЗЕН ӘИТӘ
9 февральдә ТССР Язучылар берлеге нең
Г. Тукай исемендәге клубында «Итти фак»
Татар милли бәйсезлек партиясенең
конференциясе булып узды. Казан. Бө гелмә,
Карабаш. Ленино Кокушкино. Кук мара. Чаллы.
Лениногорск. Алабуга. Тү бән Кама. Пермь һәм
Сембердән җыелган 41 делегат партия
уставына ү нәрешләр кертү, беренче
корылтайны җыю, 17 март та СССРны саклап
калу максатында үткә реләчәк референдумга
бойкот игълан итү мәсьәләләрен тикшерде.
Конференция «Иттифак»ның беренче
корылтаен 1991 ел ның 13-14 апрель
көннәрендә Казанда җыярга дигән фикергә
килде. 30 мартта исә. әлеге зур җыенга әзерлек
йөзеннән, эшчел конференциясе узачак.
Делегатлар референдум үткәрүгә кар шы
чыктылар һәм шул уңайдан татар халкына
мөрәҗәгать кабул ителде 10 мартта.
«Иттифак» бүлекләре эшләп килгән
урыннарда, протест митинглары үт кәрү күздә
тотыла.
ТАРИХНЫҢ ҖИДЕ ТОМЫ
Җиде томнан торган «Татар халкы ның
тарихи этнографик атласы» Г Иб раһнмов
исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты
хезмәткәрләре коллективы ның күп е ллык иҗат
җимеше
Кызганыч: әлегә кадәр аны нәшер итәргә
алынучылар юк Хәлие, күрәсең, тексттан тыш
басмада карталар, сызым нар. рәсемнәр
рәвешендәге гаять зур кү ләмдә белешмә
материаллары булуы да катлауландыра
Волардан башка тарихчы галимнәрнең,
этнографлар, сәнгать белгеч ләренең
тикшеренүләре шактый ярлыла начак.
Атласның максаты — Идел һәм Урал
татарлары тарихына, телнең, дин һәм
мәдәниятнең бар булган мирасына жен текле
анализ ясау, чынлыкта инде күбесе онытылган
халык һөнәрләрен, һөнәрчелек не торгызу һәм
саклап калу Бу зур хеа мәтнең аерым
бүлекләре, хәтта томнары торак һәм йорт җир
төзүгә. игенчелеккә, терчек асрауга һәм шулай
ук .<й шарт ларында тукучылык белән
шөгыльләнүгә багышланган Мнллн өс
киемнәре, биэанү әйберләре, аяк
киемнәреннән торган бай
коллекция бик матур итеп бизәлгән.
Татар халкының йолалары аерым томга
тупланган.
Бәяләп бетергесез хезмәт әлегә киштә-
ләрдә ята. Чират — нәширдә. Бу изге эшкә кем
тотыныр икән?
МӘДӘНИЯТ ФОНДЫ — ЯҢАРЫШТА
8 февральдә Казанның Актерлар йор-
тында Бетенсоюз мәдәният фонды Татарстан
бүлегенең отчет-сайлау конференциясе булып
узды. Идарә рәисе, язучы Гариф Ахунов Фонд
бүлегенең өч еллык эшенә җентекле анализ
ясады.
Конференциядә яңа идарә әгъзалары
сайланды һәм бу оешмага «Татарстан рес-
публикасы мәдәният фонды» дигән яңа статус
бирелде. Аның рәисе итеп профессор А. А.
Халиков сайланды.
ҺАДИ ТАКТАШНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
14 январьда К. Тинчурин исемендәге Татар
дәүләт драма һәм комедия театрын да классик
шагыйребез Һади Такташ истәлегенә
багышланган кичә уздырылды. Аны кереш сүз
белән шагыйрь И. Юзеев ачты. Һ. Такташның
тормышы һәм иҗаты турында шагыйрь Р.
Гатауллин сөйләде. Кичәдә профессор Ш.
Сарымсаков, композитор Ә. Бакиров шагыйрь
турында истә лекләр сөйләделәр.
Соңыннан сәнгать көчләре тарафыннан
шагыйрьнең әсәрләреннән төзелгән зур
концерт булды.
14 январьда Г. Ибраһимов исемендәге
Тел. әдәбият һәм тарих институтында Һади
Такташның тууына 90 ел тулуга багышланган
фәнни конференция уздырылды. Аның
эшендә республикабыз җитәкчеләре,
язучылар, галимнәр, студентлар катнашты.
Килгән кунаклар арасында Һади Такташ
апасының улы — техннк-ин- женер Әхәт ага
Богатов та бар иде.
ЯЗУЧЫ ЮБИЛЕЕ
28 январьда Г. Камал исемендәге Та тар
дәүләт академия театры бинасында күренекле
әдип Гомәр Бәшировка 90 яшь тулуга
багышланган тантана булды.
Татарстан Республикасы Министрлар
Советы Рәисенең беренче урынбасары,
профессор М Хәсәнов язучы иҗаты турында
сөйләде.
Тантанада Татарстан Язучылар бер леге
рәисе Р. Мөхәммәдиев, язучы Г. Ахунов,
филология фәннәре кандидаты Ф.
Галнмуллин, Түбән Камадан «Җидегән
чишмә» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе А.
Зыятдинов, КПССньгң Арча райкомы
секретаре Н. Габдрахманов, мөхтәрәм
әдибебезнең туган авылы Яңа Саладан килгән
Ә. Исмәгыйлов һәм сәнгать остала ры Г.
Бәшнровның бай иҗаты, тормыш юлы турында
мавыктыргыч итеп сөйләделәр.
АФЗАЛ ТАҺИРОВКА — 100 ЯШЬ
Күренекле язучы, дәүләт һәм җәмәгать
эшлеклесе Афзал Таһировның тууына 100 ел
тулды.
Афзал Таһиров — Әлмәт районының
Габдрахман авылында туып, соңгы ел ларын
Башкортстанда эшләгән һәм 1938 елда шәхес
культы тарафыннан корбан ителгән трагик
шәхесләрнең берсе.
22 ноябрь көнне Габдрахман авылында
әдип туган нигездәге йорт стенасына куелган
мемориаль тактаны ачу тантанасы булды.
КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ —
РЕФЕРЕНДУМ ТУРЫНДА
Үзбәкстанда яшәүче 300 мең кырым
татарының Кырым АССРны торгызу мәсь -
әләсе буенча референдум үткәрүгә карашы
нинди?
Ташкентта кырым-татар телендә чыга
торган «Яңа дөнья, газетасының 3 нче
санында референдум алдыннан куш сәхифә
бирелде. Аида Үзбәкстанда һәм башка
республикаларда яшәүче кырым татар
ларының хатлары урнаштырылды.
Журналистлар һәм газета укучыларның
мөнәсәбәте шундый:
— 1921 елгы Ленин декретына әйләнеп
кайтырга, чөнки бу декрет нигезендә РСФСР
составында күп милләтле Кырым автономияле
республикасы игълан ителгән иде;
— Кырым татарларын куып тараткан,
репрессияләнгән халыкларның хокукларын
чикләгән указларны юкка чыгарырга;
— СССР Югары Советы Президиумы ның
Кырымны РСФСР составыннан УССР
составына тапшыру турындагы 1954 ел, 19
февраль Указын юкка чыгарырга;
— референдум Кырымнан куылган
барлык кешеләрнең, шул исәптән кырым
татарларының яңа буын вәкилләрен — хәзер
аларның күпчелеге Россиядә, Үзбәк стан.
Тажикстан, Кыргызстан һәм башка
республикаларда яши — катнаштыруны
тәэмин итәргә.
20 январьда үткәрелгән референдум
нәтиҗәләренә килгәндә исә, Үзбәкстанда
яшәүче кырым татарлары бу чараның барлык
сәламәт көчләрне туплауга китермәвен,
киресенчә, аларны бер-берсеннән
ераклаштыруын әйтәләр. Ә бу, үз чира тында,
алдан әйтеп булмый торган нәтиҗәләргә
китерергә мөмкин.
УФА: ХӘЛ ИТӘСЕ БУРЫЧЛАР
26 январьда Башкортстан Татар иҗти-
магый Үзәге мәҗлесе республика конфе-
ренциясен уздырды.
Конференциядә оч төп мәсьәлә каралды:
Башкортстан Татар иҗтимагый Үзәгенең
программалары (максимум һәм минимум),
телләр буенча закон проект лары,
Башкортстан татарларына мөрәҗә-
Төп докладчылар Үзәкнең рәис-коорди
наторлары Р. Мөхәммәтҗанов. М. Хуҗин,
Үзәкнен җаваплы сәркатибе Кәрим Яушен һәм
Үзәкнең җирле филиалларын ипн чыгыш
ясаган 21 делегат бүгенге конда республикада
татар җәмәгатьчелеге алдында торган
бурычлар, максатлар һәм шул юлда көн саен
очрап торган авыр лыклар хакында <
«иләделәр.
БЕРЕНЧЕ ҖЫЕН
11 декабрьдә Кәрим Тинчурин исемен дәге
драма һәм комедия театры бинасын да
«Татар-мишәр фольклоры, дип атал ган фәнни
җыен һәм 111 Бөтенсоюз халык иҗаты
фестиваленең аур бәйрәм кичәсе булды.
Җыенда мишәр татарларының тари хына.
килеп чыгышына, гореф гадәтлә ренә.
мәдәниятенә төпле фәнни бәя би релде.
Мишәр-татар җырларының поэтик
үзенчәлекләре, мишәр диалектында ха лык
йолалары, Пенза һәм Сары тау (хә зерге
Саратов) мишәрләре кием салымна рының
чигү үзенчәлекләре турындагы чыгышлар
аеруча әһәмиятле иде.
Кичәне Сары тау, Пенза, Волгоград, Киров.
Нижний Новгород өлкәләреннән килгән җыр
бию һәм фольклор ансамбль ләрендә
катнашучылар башлап җибәрде.
Татарстанның — Буа шәһәре, Чувашия йен —
Комсомол районы Урмай авылы.
Башкортстанның Балтач авылы мишәр лоре
чыгышлары да нур өстен» нур булды.
Тумышлары белән мишәр төбәгеннән чык кпн
шагыйрьләр Ростам Миңгалим, Ркаил
Зәйдулла, җырчы Ания Туишева. баянчы
Рамил Курамшин. сәхнә ветераны Әзәл ага
Яһудин, фольклор кичәсендә хөрмәтле
кунаклар буларак, чыгыш ясадылар
ЯШЬ ИҖАТЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
10 январьда Мөслим урта мәктәбендә
районның әдәби иҗат белән шөгыльлә иүче
укучылары иҗатын тикшерүгә ба гышланган
конференция уздырылды. Әлмәт язучылар
оешмасы һәм район мә гариф бүлеге
оештырган бу конференция дә уналты
мәктәпнең яшь иҗатчылары катнашты. Арада
Күбәктән Гөлназ Мәү лиева, Усыдан Саша
Смелов, Рузәл Мор тазнн, Варәшбаштан
Румия Ханова һәм тагын кайбер укучыларның
иҗатына язу чылар К- Булатова. А.
Минһажева. Ф. Садриев. Ф Гыйльми. Н.
Әхмәдиевләр уң| й бәя бирделәр. Симәк урта
мәктәбеннән 6 класс укучысы Алзирә
Садированың самими шигырь вә хикәяләре
һәркемдә соклану уятты.
ЧИТ ИЛЛӘРДӘН КИЛӘЛӘР
Финляндиядә яшәүче милләттәшебез.
Казан дәүләт университетында укып. 2 ел
буена туган телнең нечкәлекләрен өйрәнеп
киткән иде.
Инде менә Австралиядә яшәүче кар-
дәшләребез' бер кыз. ике егет — Мөшәрәф.
Азат. Шәһрәт — каникуллары вакытында
Казанга килде. Аларның максатлары — татар
телен ныклап өйрәнеп. Австралиядә татар
балалар бакчалары. мәктәпләр булдыру.
ТАТАР КИТАПЛАРЫ БҮЛЕГЕ
Пермь шәһәренең беренче номерлы иң зур
китап кибетендә татар китаплары бүлеге
ачылды. Киштәләрдә татар теленең өч томлы
аңлатмалы, фразеологик сүзлек ләре. М
Гафурн. Ә. Фәйзи. Н Исәнбәт. Ф Кәрим. К
Нәҗми томнары, үткән гасыр шагыйре Г.
Кандалыйның шигырьләр һәм поэмалар
җыентыгы, хәзерге авторларның китаплары
бар.
Әдәбиятонгать этлекләренең тормышы
һәм иҗаты белән кызыксынган уку чылар
китаплар бүлегендә «Атаклы кеше лар
тормышы* сериясеннән татар композиторы.
танылган «Шүрәле* балеты ның авторы Ф
Яруллин, татар совет п<х> зиягенең классигы
һ. Такташка багыш ланган китапларны сатып
алалар.
•СЕМБЕР ҖЫРЫ 90.
Ульяновскида беренче мәртәбә «Сембер
җыры 90* исеме белән татар җыры кон курсы
уздырылды. Конкурсның беренче турын
«Омег* газетасы редакциясе. «Чишмә* милли
телетапшыру програм масы һәм «Туган тел*
җәмгыяте узган елның 20—21 октябрендә
үткәргән иде 1 декабрьдә узган икенче
турындп җиңү чалар билгеле булды. Конкурста
беренче урынны Иске Кулаткы районыннан
Олег Егоров яулады.