Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЯЗ ИСХАКЫИНЫҢ Ф. ӘМИРХАНГА ХАТЫ


Былтыр •Социалистик Татарстан» һзм •Татарстан яшьлзре» газета -
лары Гаяз Исхакыйның туган конен февраль аенда с.» саен билге чп п
мзсылзссн кутзреп чыкканнар иде XX йоз башы татар тормышының үзэгендз
торган бу зур шзхес — здип. публицист, җзмзгать зшлск исенең 65 ел буе •
онытылып* торганын искз алсак, мондый башлангычн'» хупла мый момкип
түгел Бу дата уңае белен ясалган публикациялзрнен Г Ис ха кыйны ойрзнүд зге
зһлмиятен искл алып. ‘Казан утлары» да һ»р елның февраль санында здипкг
кагылышлы Mart риал биреп барырга ий >ый. Бу санда укучыга Г Исхакыйның Ф
Әмирханга язган бер хаты -ткьдин ителз. Хат сүзгз сүз бирелез дз. хззерге
орфография һзм пунктуация ка гы йдэл зренз буйсынд ы рыла.
Хөрмәтле Фатих!
Мин сиңа бу хатны зур бер йомыш берлән язам Максим Горький
• Алдым-бирдем» вә башка минем берничә нәрсәләремнең тәрҗемәсен җыеп,
шуңарга тагы берничә татар мөхәрриренең әсәрләренә, шнгырене кушып.
• Татар мәҗмугаи әдәбиясы» исемендә бер китап бастырырга димлап хат яза Мин
бу эшне үз тарафымнан кабул итеп, җавап бирдем Хәзер сүзне эш итеп чыгарырга
гына кала. Шуның өчен сездән Казандагы мөхәррирләрдән сиңа. Габдулла
Тукаевка. Әстерхан Сәгыйть Рәмиевкэ мөрәҗәгать итәргә уйладым Син шул
фикерне ничек табасың?
Беренче мәсьәлә бу. Менә. син. Габдулла, Сәгыйтькә башка рус галәменә
күрсәтерлек әсәр ияләре юк дип уйлыйм. Син ни фикер.i • ’ Бәлки мин белми торган,
мин читтә торып күрми калган берәр мөхәррир, шагыйрь бардыр. Булса, шул кем?
Икенче. Син үзең шул мәҗмугада бастырыр өчен әсәрләреңнең иң
яратканыңнан бер, йә берничә хикәяләреңне тәрҗемә иттереп бирә аласың мы? (Өч
формадан1 күп булмаска тиеш).
Әлбәттә, гонорар дигән нәрсә булачак, ләкин алары эле тәгаен ителмә гән. Бәлки
шул китап үз файдамызга бирелеп, күпме килә, шул кадәр бүлешергә тугъры килер.
Өченче сөаль. Шагыйрьләремездән Габдулла берлән Сәгыйть кенә булып,
аларны син кабул итә алансың, минем шул карашымда мин бел мәгән шагыйрьләргә
каршы берәр җинаять юкмы? Бәлки хакыйкатән дә зур шагыйрьләремез бардыр да.
мин аларны укымаганмын, күрмәгәнмен генәдер.
Дүртенче сөаль. Татар әдәбияты хакында кыска гына мәкалә язып. Мөкатдимә
урнында шул китапка куярга кирәк, ди. Шуңарга материал табып буламы, син
табыша аласыңмы?
Бишенче. Габдулла Тукаев кайда? Аңарга син шул мәсьәләне аңлатып хат яза
аласыңмы? Мин гәзнтлэрдә әллә кая китте дип укыганга, кая язарга белми торам.
Әгәр яза алсаң, яз.
Менә шул соальларга тиз җавап бирүне, әгәр үзеңнең әсәрләрең берлән бергә
иштирәк булсаң, тиздән тәрҗемә иттерә башлавыңны \тенәм Мате риаллар булса,
шуларны җыештырып, миңа җибәрергә тиеш булыр Чөнки ул мәкаләне мин
язачакмын йә яздырачакмын** Бу бетте
• Урталык» ны укып чыктым. Матур башлана, ләкин «Хәят» аңардан
•тормышлы«рак. Аңардан куәтлерәк тел берлә язылган Хәсәнең әле бик уртача кеше,
бара бара бәлки ачылыр, татар тормышының чәҗ-рүче ъц» арасына керергә хак
казаныр. Икенче, өченче җөзэләре чыкса, әлбәттә, җибәртерсең. • \әят»ны гиэрак
бетер.
Синеңчә. Габдулла Тукаевның нинди шигырьләр- мәҗмуга! м керергә тиеш?
Миндә аның шигырьләре хәзер берсе дә юк. Минемчә, шул әсәрләр
1 Фор ми табак мосхииеендл булге
мирик.
дән кирәк шигырь булсын, кирәк нәсер булсын, татар исе. татар тормышы аңкып
торырга тиеш. Шуның өчен тәрҗемәләр дә. Лермонтовка. Пушкинга тәкълидән3
язылган нәрсәләр кермәскә кнрәк. Вулдыра алсак, шул эшне зш итеп чыгара алсак,
шактый зур хезмәт булыр иде. Шуның өчен, әлбәттә, синең тырышуың бик зур
шарт. Фәкать минем шул хатымны серрәк тотып, хәбәрең бик (бер сүз танылмый
— И. Н.) тырыш Үзем сәламәт торам Тормышны шәп дип булмый. Ләкин тәмуг да
түгел. Менә хәзер бер атна чамасыннан бирле бездә кояш батмый. Ике йөз дә
ничәнче сәгатьтер инде бер туктамаенча, күзене алмаенча. безгә карап тора
(әлбәттә, миңа акшам. ястү намазларыны казага калдырырга тугъры килә).
Иптәшләр бар. Читтән килгән хатлар, җирле гәзитәләр берлән яшимез. Ләкин мин
үзем татар обще ствоның юклыгын бик ачы иттереп татыйм. Татар агымының
эчендә бул маганга. кая таба дулкын типкәнен, кая таба су үзәк салганын, нинди
елга ларны ташлап, яңа юл алганын күрә алмыйм. Шул күрә алмау минем өчен,
әлбәттә, бик авыр, бик уңайсыз. Бәгьзе мәсьәләләрдә артка калырга, бәгъзеләрендә
алга сикерергә мәҗбүр итә. Тагы татар тормышының янын да утырып тормау әллә
нинди баткаклар (?) (монда бөтен бер юл аңла шылмый — И Н.) аның буяуларын
уңдырып китерә. Казаннан беркемнән дә хат алмыйм. (Гомерләрдән*** генә).
Шуның өчен Казанны тагы бер дә белмим.
Әлегә хуш. Дус-ишкә сәлам.
Хатны тиз яз.
Хөсәен Ямашев хакында бер «йолдыз* чыгаргансыз, ди****. Шуның бер
номерын табып миңа җибәреп булмыймы?
Коръән тәрҗемәчеләргә синең вә синең иптәшләреңнең вә яшьләр нең нокта
и назары ничек? Ул мәсьәләгә әһәмият бирәләрме, әллә юкмы? Вакытың б улса,
иренмәсәң җавап яз.
Гаяз. 13 нче июнь 1912 нче.
Мезень.*****
Адрес: Мезень, Исхаков.
Бер читтә: «Материаллар заказной бандероль берлә генә җибәрелсен.
Посылка полица кулыннан үткәнгә, андый нәрсәләр күп вакыт жандарм кулына
төшеп югалалар».
Искәрмәләр
• • димләп хат яза» А М. Горькийның бу хаты сакланмаган. Бутан чыганаклардан боек
әдипнең 1910-12 елларда җәмәгатьчелекне Россиядәге милли әдәбиятлар белән таныш тыру очен
рус телендә җыентыклар чыгару уе белән яшәие. эшлекле чаралар күрүе могь лүм. Ләкин, берме
икеме җыентыкның чыгуын искә алмаганда, бу эш. кызганычка каршы, ныклап тормышка ашмый.
Татар әдәбияты җыентыгы да чыкмый калган. Ф. Әмирхангә шушы уңай белән язылган тагын ике
хатыннан күренгәнчә. Г. Исхакыйиың «Тормышмы бу’» романы. «Кияү» повесте, «Сөннәтче
бабай». «Шәкерт абый» хикәяләре һәм «Алдым бирдем» пьесасы, тәрҗемә ителеп, Петербургка
озатылган булган. Араларыннан «Шәкерт абый» Петербургта чыга торган Современник»
журналының 1913 елгы 11 санында, ә • Алдым-бирдем» (русчасы — «Брачный договор»)
«Заветы» журналында (1914 елның июнь саны) — Горький тәкъдиме белән булса кнрәк — донья
күргән.
•• ■ яздырачакмын». Андый мәкаләне журналист, тәнкыйтьче, прозаик Нәҗип Гпсрый
язган, һәм ул «Современннк»нын 1911 елгы 4 санында «Россия татарларының уянуы һәм алар
иың әдәбияты» дигән исем астында басылып чыккан.
••• • Гомерләрдән» —меньшевиклар позициясендә тора торган социал демократ һәм язучы.
Октябрьдән соң эмигрант Гомәр Терегулов турында сүз бара.
•*•• » «Йолдыз» чыгаргансыз, ди» — «Йолдыз» газетасының X Ямашев үлеменә багышлап
чыгарылган 1912 елгы 16 март саны күздә тотыла.
Г Исхакыйиың Казан татар укытучылар институтында X. Ямашен белән дүрт ел бергә укуы,
самодержавиегә каршы корәшто аның белән бер аяктан атлап баруы, күрәсең, бушка китмәг ән ул
Ямашевның үлемен авыр кичергән 1907 елның январенда төрмәдән котылгач, беренче эше итеп.
«Таң йолдызы» редакциясендә йомыш-юлга йөрүче малайны Хосәенне ча кырырга җибәрүе.
Ямашев. С. Рәмиев һәм Ш Мохәммәдьяроа белән ресторан.t.i ашап эчүе һәм Ямашевларга барып
кунуы да шул фикерне куәтләсә кирәк. (Бу м .гълүмат «Зиндан» повестеннан алынды).
••••• Мезень — Архангель губернасындагы бер шәһәрчек 1908 елда качып китеп. Тор киядән
урап кайткан Исхакый. 1911 елда Петербургта тотылып, серсең мотдэтен (срогын) тутыру очен
шунда озатылган
Текстны азерләүче һәм аңлатмалар белән тәзмин