ТАТАР МӘДӘНИЯТЕНДӘ ЯҢАРЫШ


Яңарыш дигәндә без. әлбәттә, иң беренче чиратта Европаны күз алдына китерәбез Бу —
Европадагы XV гасырның ахыры —XVI гасырның башында булган мәгълүм яңарыш. Ләкин
хәзерге фәндә бу төшенчәгә алай бер яклы гына карамыйлар
Хәзер сүз Көнчыгыш. Мөселман, тагын да таррак алсак. Әэербайҗан һ. б. Яңарышлары
турында бара. Гомумән. Көнчыгышта һәм һәр халыкның мәдәни тарихында Яңарыш булганмы,
дигән сорау галимнәр арасында бәхәсләр дә тудыра.
Бу мәсьәләдә совет галимнәре әлегә бер фикердә генә түгел. Аларның бер төркеме.
Яңарыш дигәндә. XV—XVI йөзләрдә Европада буржуаз мөнәсәбәтләрне барлыкка китергән һәм
шуның аркасында культура үсешенә нык этәргеч биргән тарихи чорны гына күзаллый. Бу фикер.
В. М Рутенбург. О. В. Вайнштейн. А. Эйдлиннар тарафыннан яклана. Галимнәрнең икенче төркеме, Европа
Яңарышы белән берлектә Кончы гыш Яңарышы, ә аерым алганда. Мөселман Яңарышы дә булган, дип
саныйлар Болар: Н. И. Конрад. Ш. Ш. Нуцубидзе. В К Чалоян. А. Л һаҗиев һәм башкалар Яңарыш
Европала гына булган, дигән фикернең тарафдарлары. IX—XI гасырларда Мөселман Яңарышы хөкем
сөрүен инкарь итәләр һәм шул фикерне исбатлар өчен Көнчыгышта феодаль формацияләрдән соң буржуаз
формация барлыкка килмәгән дигән фикерне төп дәлил иттереп китерәләр Гарәп-моселман Яңарышы
тарафдарлары исә. зур. нык үскән шәһәрләрне барлыкка китергән, җитлеккән феодализмга да Яңарыш хас
днләр. һәм шул тезисны исбатлар өчен, алар Европа Яңарышын борын гырак, ягъни урта гасырларга
күчерү юлы белән. Европа яңарышын җитлеккән феодализм чоры белән бәйләргә тырышалар Мәсәлән,
академик Н И. Конрад, фәкать үз антик чорын кичергән һәм соңыннан бары тик феодаль формация аша
узган халыкларда гына Яңарыш булуы мөмкин, дип раслый
Күп тикшеренүчеләр игътибар итүенчә, гарәп-мөселман Яңарышы булганын инкарь иткән
галимнәрнең иң йомшак ягы — Көнчыгыш тарихын һәм культурасын начар белүе Гарәп-моселман
Яңарышы тарафдарларының кимчелеге исә нык | эшкәртелгән бердәм концепцияләре булмауда һәм
өскормадагы күренешләрне яшәештәге күренешләр белән бәйли, бу элемтәләрне ачык иттереп күрсәтә
алмауда
Әгәр без Европа һәм Мөселман Яңарышына схематик рәвештә генә күз төшерсәк, алар икесе дә.
антик культураны үз эченә алган мәдәният күтәрелешләренә генә кайтып калалар Ләкин антик мәдәният
үзе дә Борынгы Көнчыгыш белән эзлекле рәвештә бәйле булган һәм чәчәк атуга ирешкән бер культура
гына түгелме, дигән сорау туарга мөмкин
Әгәр без Яңарышны билгеле бер халыкның билгеле культурасы чәчәк атуы дин кенә түгел, ә
закончалыклы бер тарихи өскорма күренеше кебек ашласак һәм бу күренеш һәр халыкның яшәешендәге
билгеле бер компонентлары җитешә башлавы белән генә тәгаен барлыкка килергә тиеш, дип уйласак,
мондый Яңарышның аңа гына хас булган гомуми типологик сыж|>атлары да булырга тиештер, дигән
фикер туа Мондый типологик Яңарышка «тарихи яңарыш* атамасын кушсак, ул дөресрәк булыр иде
Нинди сыйфатлар белән билгеләнә соң бу тарихи яңарыш? Аңа минемчә, оч сыйфат хас:
1. Яңа иҗтимагый-экономик формациянең барлыкка килүе һәм аның җитлеккән дәрәҗәгә кадәр
үсүе
2. Берничә мәдәниятнең кушылуы һәм шуның аркасында яңа синтетик культура тууы Элекке
мәдәниятләргә тоташу
3. Билгеле бер тип культура эшлеклеләренең барлыкка килүе Энциклопедик белемле мондый
эшлеклеләрнең бик азлыгы, җәмгыятьнең күпчелеге эчен алар тараткан фикерләрнең әле ят булып тоелуы.
Әйтелгән принциплардан чыгып шундыйрак нәтиҗә ясарга мөмкин күп кенә халыкларның
тормышында тарихи яңарышның барлыкка килүе мөмкин ләкин бу зарури түгел, чөнки һәр халык үз
шартында яши
Югарыла әйтеп үтелгән оч сыйфатны хәзер Борынгы Греция тарихында күрсотергә тырышыйк
I Күп галимнәр фикеренме грек философиясе һәм бай кулму| .................................... .... МЖЛДДШ
кадәр VII —IV гасырлар арасында туа һәм иң югары уңышлар! а ирешә Колбиләүче лек формациясе
формалашу да чама белән шул ук арага ягыш миладига кадәр X—IV гасырларга туры килә. Колбиләүчелек
үсешендә нәкъ менә иң югары ноктасы на килеп җиткәннән соң гына. Греция рухи тормышында
торгынлык күзәтелә баш лый Бу турыда антик культура белгече Ф X Ксссиди -Хәзерге вакытта күп тарих
Я
галимнәре. Греция тарихының классик дәверендә топ җитештерү тармакларында коллар хезмәте үзәк
рольне уйнамаган. дигән бер фикергә килә... Ул вакытта коллар хезмәте ирекле греклар хезмәтен әле
алыштырмаган булган — иреклеләр хезмәте әле ул вакытта зур роль уйнаган. •* — ди. Бу дәвер турында
К Маркс болай ди: «Классик грек җәмгыятенең иң чәчәк ата торган вакытында экономик нигезен вак
крестьян хуҗалыгы һәм мөстәкыйль һөнәрчелек тәшкил иткән. Ул чакта элеккеге Көнчыгыш гомумнлек
инде юкка чыккан, ә колбиләүчелек исә әле тирән тамырлар җибәрә алмаган булган»17 18 19
2. Миладига кадәр Vlli—VI гасырлар арасы греклар очен боек географик ачышлар заманасы
булган Алар нәкъ шул вакытта Пиренеи ярым утравыннан башлап Колхидага хәтле торле
территорияләрне үзләштереп өлгерәләр Ионияның Милет дигән шәһәрендә атаклы бер фәлсәфи
мәктәп барлыкка килә һәм шул мәктәпнең вәкилләре Вавилон. Мисыр рухи байлыкларын борынгы
грекларга тапшыруда зур роль уйныйлар «Грек философиясенә нигез салучы — Милет шәһәреннән
Фалес дигән кеше, үзенең тумышы буенча финикияле (семит!) булган,—ди В. К. Чалоян. Ул төзегән
фәлсәфи тәгълимат. Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасындагы күпер вазифасын үтәгән Плутарх
әйтүенчә. Фалес Мисырда булганда, андагы руханилар белән аралашып, фикер алышкан. Нәкъ менә
шул руханилардан Фалес дөньяда иң беренчел матдә су булганын күрсәткән фәлсәфи төшенчәне
үзләштереп ала һәм философиядәге беренчел материалистик принципларны Мисырдан Грециягә
күчереп кигерә. Шулар белән берлектә Фалес Мисырда астрономия һәм геометрия белемнәрен дә
үзләштерә Гомумән әйткәндә, җир. су. һава һәм ут кебек беренчел матдәләр турында тәгълимат нәкъ
менә Көнчыгышта барлыкка килә һәм шуннан соң гына ул әле зур культурага ия булмаган грекларга
күчә башлый. Пифагор, мәсәлән. Мисырның Гелиополис шәһәрендә булганда, Оннуфис исемле
руханидан белем алган, ә Платон Сехнуфис дигән рухани белән сөйләшкән һәм аралашкан...» 3
Нәтиҗәдә. VII—VIII гасырларда Урта диңгезнең Көнчыгыш буйларында греклар үзләреннән
югарырак баскычта торган Мисыр. Финикия. Вавилон культураларын бик уңышлы рәвештә
үзләштергәштәр. дигән фикер туа.
3. Грек галимнәре һәм философларының белемнәре бик тирән һәм күпкырлы булган. Бу бөтен
укымышлы кешеләргә билгеле. Димәк, грек философлары үз сыйфатлары белән тарихи яңарышның
өченче дәверенә туры киләләр.
Гарәп-мөселман хәлифәлегенең IX—XII гасырлардагы чәчәк ату чорына күз салсак, без монда
да шул ук тарихи яңарышның өч дәверен күрә алабыз.
I Биредә феодализм V—XI гасырлар арасында формалаша. Күп белгечләрнең фикеремчә, нәкъ
XI гасырның башында гына мөселман Көнчыгышында җитлеккән феодализм чоры башлана 20
Европа белән чагыштырганда, феодаль изү Көнчыгышта дәүләт рәвешендә тамыр җибәрә Җир.
нигездә, дәүләт кулында була. Дәүләт башында хәлифә тора. Дәүләт байлыгының топ өлешен
крестьяннардан җыелган «хәраҗ» дигән салым тәшкил иткән. Тәхетле башкалаларга менә шул
салымнарның искиткеч зур күләмдә җыелуы зур шәһәрләрнең барлыкка килүенә бер этәрг еч бирә.
Ислам культурасында, бер яктан, рациональ —фәлсәфи, икенче яктан, схоластик юнәлешне
халыкның нинди социаль катламнары барлыкка китергән соң?
Мәгълүм ки. хәлифәлекнең беренче елларында дәүләт аппаратын, нигездә, ике төркем тәшкил
иткән: торле гарәп кабиләләре вәкилләреннән гыйбарәт гаскәр һәм чиновниклар Ллардан әкренләп
ике яңа социаль торкем формалаша крестьяннардан салымнарны җыйган, контроль эшләрен алып
барган, алармы ачыктан-ачык изә торган хәлифә идарәчеләре төркеме Икенчесе —гаскәриләрнең һәм
чиновникларның бер өлеше баеп, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләргә әверелеп китә, бу яңа катлам
киләчәктә туачак зур шәһәрләрнең төн нигезен тәшкил итә. Крестьяннар, җиргә кендекләре белән
көчләп беркетелмәгәнлектән, еш кына шәһәрләргә күчеп килә алган.
Соңыннан, әлеге икенче торкем эчендә «гйлЬмә» дигән зыялы катлам да барлыкка килә, һәр
төркемнең «голәмәисе үз ишләре мәнфәгатьләрен, идеалларын яклый, күтәрә башлый. Нәтиҗәдә
сәүдәгәр һәм һөнәрчеләрдән гыйбарәт булган социаль катлам әл-Кинди. әл-Фарабн. Өбүгалисина
кебек фикер ияләрен һәм гуманистик философияне барлыкка китерүчеләрне тудыра, чөнки бу
катламның хосусияте, мәсәлән сәүдә һәм һөнәр белән шөгыльләнүе рухи үсешкә, аң киҢәюенә, аерым
шәхеснең кыйммәтен аңлауга нык этәргеч бирә Икенче яктан, әкренлән феодалларга әверелеп бара
торган бюрократик чиновниклар катламы һәм аның голәмәсе ортодоксаль һәм схоластик рухтагы
исламны барлыкка китерә, аның вәкилләре соңыннан иҗтимагый фикернең рациональ -фәлсәфи
юнәлешенә сугыш игълан итә.
Ләкин XI гасыр урталарында җир биләүнең икенче— «икта» дигән формасы киң тарала башлый
Икта хәлифә гаскәрендә хезмәт иткән өчен билгеле бер вакытка
17 Ф X Кессиди. От мифа к логосу. М . 1972 7—8 б.
7 Шунда ук. 10 б
’ В К Чалоян Восток и Запад. М.. 1968 47—48 б
20 «Мусульманский мир- җыентыгы М 1981. 5 б.
гына бирелә торган җир биләмәсе Гаскәри хезмәттән чыга икән, аның җире дә кире алына Икта
таралуына, нигездә гарәп хәлифәлегенә килеп урнашкан төркиләрнең угыз кабиләләре сәбәпче була
Ә соңыннан сәлҗүкләр дәүләтендә җир биләүнең бу торе иң киң таралган форма булып кала. Икталар
соңыннан әкренләп гаскәри фео- I далларның үз шәхси милегенә әверелү аркасында дәүләттә
таркаулык арта, шәһәр тормышында торгынлык канат җәя. Көнчыгышта җитлеккән феодализм чоры
башлана һәм схоластик ислам феодалларның рәсми идеологиясенә әйләнә
2. Инде VII гасырның башында ук Африка көнчыгышыннан Мадагаскар, һинд стан, Цейлон, Кытай
һәм Индонезиягә хәтле бетен сәүдәне гарәпләр үз кулына ала Диңгездә йезү сәнгате гарәпләрдә бик югары
дәрәҗәгә җитүен дөньяның куп телләренә гарәпчәдән кергән «адмирал» (әмир әл-бәхр). «баржа» (бәриҗә)
«галера» (гураб). «фелюга» (харрака) кебек сүзләр бик ачык күрсәтә Шул ук дәвердә гарәпләр Иран.
Византия һәм соңрак тәрҗемәләр аркылы Борынгы Греция мәдәниятләрен дә актив рәвештә үзләштерәләр
Ул вакытта гарәп культурасының чуарлыгын Багдад шәһәренең төзелеш тарихында да күрергә мөмкин
«Багдад, чыннан да. күп милләтле шәһәр булган. Хәлифә Мансурның утыз меңлек гаскәрендә Иран
һәм Урта Азиянең бөтен өлкәләре вәкилләре хезмәт иткән Шәһәр корылып беткәч Якын Көнчыгышның
төрле илләреннән җыелган төзүчеләр дә шушында төпләнеп калган Фарсы, арамей телләрендә сөйләшкән
җирле халыклар Куфа, Басра һәм Васыт кебек гарәп шәһәрләреннән килүчеләр белән аралаша башлаган.
Гарәп теле аралашу чарасына әйләнә, ләкин ул үзе дә башка телләр хисабына байый, мәсәлән, лексика,
фонетика. синтаксис җәһәтеннән шомара, камилләшә Нәтиҗәдә, монда гарәп, набатей, согыд. славян,
төрки, грек негр һәм әрмәннәрнең кушылуы аркасында барлыкка килгән яңа халык үзен фәкать дин һәм
гарәп теле бу енча гына бүтәннәрдән аера алган IX—XIII гасырларда Багдадта яңа гарәп миллияте туа
башлаган дип әйтергә мөмкин»21
3. Мөселман Яңарышытяң әл-Кинди. әл-Фараби кебек зур эшлеклеләре күп кырлы белемгә ия
Җәмгыятьнең күпчелеге аларча фикерләүне әле тулысынча кабул итә алмаган Моны Гомәр Хәйям
шигырьләрен укыганда да тоярга мөмкин
Югарыдагы әйтелгәннәргә таянып, минемчә. Мөселман Яңарышына да «тарихи яңарыш»
атамасын бирергә мөмкин
Европа Яңарышында тарихи яңарышның оч мизгелен күрәбез Төньяк Италия һәм кайбер башка
Ввропа илләрендә XV—XVI гасырларда буржуаз формациянең тууы һәм җитлегүе Европадагы төрле
халыкларның мәдәни аралашуына һәм кинәт үсүенә сәүдәнең киңәюе, бөек географик ачышлар ясалу.
(Американы ачу һәм Ма гелланның җир шарын әйләнеп чыгуы), китап басыла башлануы зур этәргеч
биргән Бу аралашу процессын ачыграк күзаллау өчен, шул замандагы Лион шәһәре тормы шын сурәтләү
файдалы
«Монда тормыш кайнап тора Ел саен дүрт ярминкә уздырыла Бөтен Европадан сәүдәгәрләр җыела.
Тукыма, күн, келәм, төрле корал һәм Лион ефәге —бөтен бу товарларны акчага сатып алып була
Ярминкәләрдә барлык илләрнең акчалары гамәлдә йөри. Урамнарда голланд, немец, итальян, испан,
инглиз телләрен ишетергә мөмкин Монда төрле дингә ышанган кешеләр җыела ләкин алар үз диннәре
турын да бәхәсләшмиләр ә тыныч тату гына сәүдә итәләр Монда түземлелек һәм хор рух хөкем сөрә һәм
лионлылар бу иреклекне бик нык саклыйлар Лионга бөтен Европадан галимнәр дә килә. Аларның
игътибарын монда баи басмаханәләр җәлеп итә »J
Менә шундый атмосферада яшәгән, үз кочена, акылына ышанган шәхесләр ара сында Яңарыш
каһарманнары туа башлый һәм алар, ниһаять, үз гуманизмына аваз даш Борынгы Греция казанышларына
мөрәҗәгать итә башлыйлар
Европа Яңарышы титаннары, аларның киң кырлы белеме гуманизмы турында фәнни һәм популяр
әдәбиягга инде бик күп язылды Аларның сыйфатлары тулысынча тарихи яңарышның өченче баскычына
туры килә
Югарыда өч тарихи яңарышның, ягъни колбиләүчелек феодаль һәм буржуаз яңарышларның
гомуми типологик якларын яктыртырга тырышылды
Мәгълүм ки. татар халкы башка дөньядан аерылып яшәмәгән Шуңа күрә татар халкының мәдәни
үткәнендә тарихи яңарыш булганмы булса кайчан, кайсы чорда йөз биргән, дип сорау кую урынлы
Минемчә, бу уңайдан татар культурасында ик< дәвергә игътибар итәргә кирәк монгол яуларына кадәрге
Идел Болгарстанының чәчәк атуы билгеле Ислам динен кабул иткәннән соң. Болгарстан гарәп мөселман
мәдәни тирәлегенә кереп кит.» Хәлифәлекнең матди һәм рухи үсеш дәрәҗәсе Идел Болгарстанының шул
ук күрсәткечләреннән ул чорда нык аерылмый XII—XIII га сырларда Болгарстанда. бәген хәлифәлектәге
кебек тарихи феодаль яңарыш процее сын күзалларга мөмкин Мәсәлән, мәйданы дүрт квадрат чакрымга
җиткән Биләр шәһәрендә 70—100 меңләп кеше яши Хакимият дәүләттә бик нык үзәкләштерелә Җир
дәүләтнеке була дәүләт башында патша тора Дәүләт байлыгының иң зур өлеше Бнләр шәһәренә туплана
21 О I Бохыишко* Очерки ВСТОрнн арабкКоП ку зьтуры М . 1ЧМ2 Рб 6
1д л Гкджнек. Ренессанс К поэмы Гянджсвн Баку l‘*S0 25 6
Әгәр без Биләрне хәлифәлектәге шунлый ук зур шәһәрләр белән чагыштыра башласак, ул
мәйданы һәм халык саны буенча Куфа һәм Басрага тиңләшә. XIV—XV гасырларда Европадагы 20—
30 мең кеше яшәгән шәһәрләр бик зур дип саналуын да онытмыйк XIV гасырда Парижда, мәсәлән,
фәкать 70 мең кеше яшәгән Ә Германиянең Нюрнберг һәм Страсбург кебек Яңарыш шәһәрләрендә
халык саны фәкать 20 меңгә генә җиткән.
Ул чорда Болгарстанда да. хәлифәлектәге кебек, феодаль иҗтимагый-экономик мөнәсәбәтләр
тамыр җибәргән
Европа һәм Азия чигендә урнашу. Идел белән Кама елгалары буенда яшәү һәм хәлифәлек
канаты астына керү, әлбәттә. Болгарсганпың мәдәни үсешенә нык тәэсир иткән Ул чорда болгар,
угыр-финнәр һәм гарәпләр мәдәнияте бергә үрелү нәтиҗәсендә. Идел-Болгар культурасы барлыкка
килә. Болгарларның нык үскән гарәп-фарсы әдәбияты һәм фәне белән танышуы аркасында, антик
хикмәтләр белән дә танышуы бик ихтимал. Бу нәрсәне «Кыйссаи Йосыф» әсәренең гуманистик рухы
да ап-ачык күрсәтә Поэмада Йосыф образы шәхес акылына мәдхия уку. Золәйха образы ярдәмендә
шәхеснең хиссият табигатенә игътибар итү, Зөләйха һәм Йосыфның ихтыярлы омтылышларына
игътибар итү кебек күренешләр поэманың тирән гуманистик эчтәлеген күз алдына бастыра
Болгарстан галимнәре, гадәттә, берничә тел белгәннәр (гарәп, фарсы, төрки ). Аларның
кайберләре Иран һәм Гарәбстанда белем алган. Кол Гали. Якуб ибн Ногман. Идриси әл-Болгари кебек
бөек шәхесләр, әлбәттә, хәлифәлекнең Багдад. Нишапур, Сәмәрканд кебек зур культура үзәкләре
белән тыгыз элемтәдә торган. Кайбер болгар галимнәренең әсәрләре хәлифәлектә дә киң таралган
Кыскасы. Болгар культурасында да феодаль тарихи яңарышның өч төп сыйфаты барлыгы
күренә һәм Болгар дәүләте IX—ХП гасырларда феодаль яңарыш кичергән дигән фикерне расларга
була.
Татар культурасы тарихында XIX гасыр аеруча мөһим бер чор булып тора. Без бу дәвердә
буржуаз тарихи яңарышны сыйфатлый торган оч үзенчәлекне ачык рәвештә күрә алабыз. Г.
Ибраһимовның «XIX гасырның икенче яртысында татарлар арасында реформация хәрәкәте, ягъни
Яңарыш чоры башлана»1,—диюе игътибарга лаек. «Әгәр татар тормышындагы, элекке схоластик
дәверебезгә урта гасырларны искә төшерсә, хәзерге татар җәмгыятендә күзгә чагылган яңалык
күренешләре исә. безгә Европада XVI гасырда булган Яңарышны һәм Реформацияне хәтерләтәләр»22
23,— ли ул.
XVIII гасырның ахырында татарларның мануфактура җитештерүдә нык кына алга барулары
күзәтелә, бу тармак матди тормышта үзәк урынны яулап ала. XIX гасырның урталарында Казан
губернасының промышленносте кискен төстә механикалаш- тырыла бара24
Ләкин фәкать крепостной правоны юк иткәч һәм I860—1880 елларда машиналаш- гырылган
промышленность барлыкка килгәч кенә, капиталистик мөнәсәбәтләр Казан губернасының экономик
тормышында зур урын ала башлый. XIX гасыр башыннан алып татар буржуазиясе гом ум Русия
экономик базарына бик актив рәвештә керә башлый.
Экономик үзгәрешләр нәтиҗәсендә, татар җәмгыятенең билгеле бер даирәләре урыс
культурасын һәм аның аркылы Европа мәдәниятен дә үзләштерә башлый Татар культурасы җитди
яңарыш кичерә, ул хәзер ике өлешкә—мөселман һәм Европа мәдәнияте кушылмасына әйләНә.
Идеология буларак, ортодоксаль, схоластик ислам барлыкка килә торган буржуаз җәмгыятьнең яңа
рухи ихтыяҗларын, әлбәттә, инде канәгатьләндерә алмаган. Буржуаз җәмгыятьнең яңа кешеләренә
киң караш, актив эшчәнлек, шәхес акылының куәтенә ышану, оптимизм кебек сыйфатлар хас булган.
Алар инде үз эшчәнлегепдә фәкать Алла ярдәменә генә ышанып тора алмаганнар Шуңа күрә Курсави.
Мәрҗани, Күлтәси кебек фикер ияләренең урта гасыр гарәп- мөселман гуманистик идеяләренә
мөрәҗәгать итүләре, бу культурада алар яшәгән чорга туры килә торган сыйфатларны эзләүләре һич
тә очраклы булмаган.
Шул чорның татар галимнәре, гадәттә, киң кырлы белемгә ия булганнар. Мәсәлән. Ш. Мәрҗани.
К. Насынри һ. б. Алар тараткан фикерләрне җәмгыятьнең күпчелеге әле кабул итә алмаган «Ш
Мәрҗанинең «Нәзүрәт әл-хак.. » исемле төп фәлсәфи әсәренең эчтәлеген һәр 20 мулладан, ичмаса,
фәкать берсе генә дә aiixaraii булса иде. бу да бик әйбәт булыр иде».—дигән Г. Ибраһимов.
Димәк татар мәдәнияте тарихында ике тарихи яңарыш булган: берсе—феодаль, икенчесе
буржуаз яңарыш. Аларның икесе дә татар тарихында гаять зур роль уйнаган, дип әйтергә мөмкин.
Р. МӨХӘММӘТДИНЕВ.
Г Ибраһимов исемендәге
ТӘТИның фәнни хезмәткәре.

Реклама