Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Төнге теләкләр
Төн инде туган җиремә, Авылыма килде төн. Йоклагыз, этләр, агачлар, Шауламагыз — инде төн.
Йоклагыз, йолдыз, чишмәләр, Йоклагыз — Кояш юкта. Урман аръягына барып, Көмеш Ай, син дә йокла.
Нәни кызым, йокла син дә,— Мәңгелек яралгысы. Куркытмасын дим үзеңне Дөньяның караңгысы.
Йокла, кызым. Имин йокы Телик һәммә кешегә.
Сине сөяр чая егет Керсен димевг төшеңә.
Сине сөяр чая егет Җилеп килер ак атта.
Тик мин генә бабай булып Күренермен ул чакта.
Төн килде туган җиремә, Йоклагыз, агачларым.
Сөю йолдызын җуйсам да, Барыбер адашмамын.
Аһ сез, алтын мизгелләр, Хәерле йокы сезгә!..
Бакча
Ай нурында коеналар Каеннар.
Әйтче, бакчам, нинди сагыш, Кайгың бар?
Хатирәләр күз яшьләрен Кайната.
Әйтче, бакчам, безнең ярлар Кай якта?
Сүзсез генә узган идек
Без моннан—
Тик үзебез тапкан Сөю Юлыннан.
Кемнәр безнең сөюләргә Ук атты?
Кемнәр анда таптый безнең Сукмакны?
Эзләр безнең—ак чәчәкле Майларда.
Ярлар гына калды — әллә Кайларда.
Хатирәләр күз яшьләрен Кайната...
Колаклы Ай йөзә күктә, Бөдрә болытлар ага. Беләмсең, Анна, син шуны — Ни көтә безне алда?
Тик син әйтмә «Яраттым» дип, Тик син сорама: «Кая?» Яшьлеккә илтер җырым син, Шатлыкка илтер кайгы.
Юлымнан тайпылдым ялгыш — Менә шундый хәлләрем. Мин хәзер китәргә тиеш, Тик син әйтмә: «Хәләлем».
Беләмсең, Анна, син шуны — Ни көтә безне алда?..
Колаклы Ай йөзә күктә, Бөдрә болытлар ага.
Газинур МОРАТ тәрҗемәләре.