Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Төнге сорау
Төнге вокзал. Буфет. Бәхәсләштек. Кырыслыгын тойдым мин аның. Күзләрендә очкын кабындырып: — Бармы,—диде,—синең иманың?
Сигез яшьтән бирле ак уйларым Көн дә
Йөрәк аша уза яндырып!
Уйлап куйдым: шушы микән соң ул Иман-мәсләк, шайтан алгыры?
Алар өчен утка керерменме, Басармынмы ядрә каршына?
Әйе, дидем, һәм шуңардан бирле Кибә тамак, җаным ярсына...
Туган йортка кайтасы бар, саклап йөрәк утымны. Чыңлатып ярсаң иде, дим, карлы-бозлы утынны! Ишегалды уртасында
Чикерткәдәй атылышыр пүләннәр!
Ә болдырда сеңел: «Саграк кылан...»
Ә болдырда әнкәй: «Чү син, олан, юкса тәрәзәне ватарсың...
Кышкы челлә!
Бияләең салып ташла — кар өстендә алар
Эт авызыдай кайнарланып сулый!
Аннары чәй...
һәм дә дымлы газета битләре.
Арган караш белән юлларны капшыйсың үртәлеп. Өлгермисең сүзләр тавыннан мәгънә эзләргә. Инде йокы пәрдәсе төшкән була күзләргә...
Мин төш күрәм — ишегалды уртасында Чикерткәдәй атылыша пүләннәр.
Роман Харис улы СОЛНЦЕВ (1939) — безнен якташыбыз, шагыйрь. прозаик Һом Opa.ua туре Рус теленде чыккан дисталоган китаплар авторы. Красноярскида шии
Учак өсләрендә ялкын бии — Үрә баскан аттай ыргылып, Имәннәрне бәреп узар төсле Әрәмәнең гамен туздырып!
Янәшәмдә моңсу утырасың, Иңнәремә минем тотынып. Җылытасың тәнне, уйларымны... Шартлап яна учак утыны.
Без икебез ерак юлга чыктык. Мин яшь егет. Ә син —кәләшем. Качып киттек таныш-белешләрдән. Ник тетрәүле бүген халәтем?
Ял-ял булып учак өсләрендә Ялкын арты ялкын тирбәлә: Алсу атлар — офыктагы атлар Гүя безне куа киләләр...
Көзгедәге чагылыш
Ярга ятып сулар эчә кызый, Ак ташларда — зифа гәүдәсе. Су төбеннән карап тора аңа Кара йөзле карчык шәүләсе.
Иелеп-иелеп суга бакты әбкәй — Ап-ак чәчле хода бәндәсе.
Су төбеннән карап тора кебек Яшь бер кызның сылу чәһрәсеXVI
Очраштык та, язмыш-узмышымны Кыл урталай ярып кына салдың... Күперләрне сүтеп калдырдым. Күперләрне тоташ яндырдым — Миңа барыбер салкын!
Рашат НИЗЛМИЕВ тәрҗемәларе.
XVI чоһрә—