Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Жирәбә
Мәңге туңнар, мәңге яшеллекләр Безнең яктан читтәрәк.
Фасыл алыштырып яшәү, имеш, Татар өчен бер гадәт. Сынамышлар өмет-аянычны Куя бирә чиратка: Ачысы да, төчесе дә хәләл Идел кичкән ир-атка!
Игелеккә явызлыклар кылган Хәлләргә без чыныккан. Ямандыр ла тарих коткылары Башны кискән кылычтан.
Нахагын һәм хагын — икесен тиң Татар җаны күтәргән;
Бу илаһи чыдамлыгы аның Иңде микән күкләрдән? Көзе алмашына, язы килә. Кышы — җәйләр артыннан: Татарлыгым корымаслык итеп Чал табигать бар кылган.
Рухы ныкны җәберләмәс язмыш Тик сан өчен яратып;
Август кичәсеннән бәйсезлеккә Ыргыл әйдә, пар атым!
Урталыкта көн күрсәк тә, шөкер, Уртакуллык читләгән...
Иманымнан яздырмыйча тота Татар дигән жирәбәм.
Илдар ӘХСӘНОВ — дериянә шигырь китабы авторы Әмгипто яшк
Бирелсәк тә вакыт агымына, Без вакыттан өстендер, Килсен әле, килсен якты өмет, Сүнмәс өчен килсен бер!
Бәхеткә бит җәннәттәге кебек Әзер ишек куймаган;
Афәтләргә тарта язмыш җиле, Язса халык кыйбладан.
Кабыз әле җирдә кояш итеп Гаделлекнең өлгесен;
Җитәр инанудан ваз кичәргә, Абынмаган түгелсең.
Адаштырган затларының язмыш Ташламасын берсен-бер.
Килсен әле, килсен якты өмет.
Китмәс өчен килсен бер!
Кагылулар мәрхәмәтлек нурын Күзеңә сызарга Ъа калдырмас; Изге тамыр көчен тану бетсә, Илнең газизенә кадер аз.
Бәреп чыга сулар калын бозны. Дәгъва-дөньяң дәррәү кузгатып. Шәфкать сорар актарылган хәтер.
Шәфкать кенә! —
Бүтән сүз —артык
Гыйбрәтеннән гайре нәрсә алыйм Үткән тарихтан мираска?
Туры Тукай белән чая халкым — Иманыма ихлас тотка.
Табынырлык — халкым тарихының Калмаса да танырлыгы.
Кем хәтерен инанудан чикләр Җәлилчеләр батырлыгы?
Татарга хас тыйнак күндәмлекне Мирас итеп алам тагы.
Газиз миңа тибрәп кенә үскән Кыр чәчәге — аландагы. Ташламасын янә сынауларда Атам-анам гаделлеге;
Бөгелмәслек итеп рухын бирсен Кол Галиләр галилеге!
Горурлыгым арта — милләтем бай һич саекмас дастаннарга.
Егет күңелен сөйгән яры биләр, Саф мәхәббәт — таҗ аңарга! Таянычым булсын юлларымда Туган телем белән денем;
Бәлки шунда олы ышанычны Акларымны төшенермен...
Кендекчеләр
Яраланган кош хәлендә Иртәгесе көнгә керәм: Көн артыннан куып яшәү Алып керде безне тирән. Әхлагыннан язды бәндә, Җимердек без уртак йортны: Кыргыйлыкка ураланып, Тудырдык без манкортлыкны. Түбәнлеккә төштек тәмам, Әйләндек тә көнлекчегә. Нәрсә калды балачактан? Көенечтән кыса чигә.
Язсаң тәүге сукмагыңнан, Пйкьлек биргән елга-судан, Кайтмас һичбер югалтуың Күңелеңне еглатудан. Күкрәк төйдек ялган чәчеп; Иҗатчылар килде, имеш!.. Нинди тылсым алыштырып Куйды безне тере килеш? Бакчабызны ботарлауда Бармы бүген безгә тиңнәр? Табигатьтә көнлекчегә Калмагандыр инде имнәр...