Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУНАКТАН КАЙТКАНДА


Катлаулы тормыш юлы узды ул. Әгерҗе районының Салагыш авылыннан үсеп чыккан язучы Юныс Әминов Минзәлә педагогия институтын тәмамлап, балалар укытырга керешкәндә генә аны солдатка алалар Анда хәрби мәктәптә уку. взвод командиры хезмәтен үтәү, Боек Ватан сугышында катнашу, авыр яраланып фашистлар кулына эләгү, Совет Армиясе частьлары азат иткәнгә кадәр Румыниядәге хәрби әсирләр лагеренда тоткынлыкта яшәү, аннары тагын сугыш беткәнче — алгы сызыкта
Сугыштан кайтканнан соң Ю Әминов озак еллар буе туган районында балалар укыта, эшеннән аерылмыйча укып. Алабуга Укы тучылар институтын тәмамлый /959—1961 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый 1969 елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчә һәм гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яшәп иҗат итә
Кыска гына итеп саналган шушы тормыш юлында әдип татар әдәбиятында якты эз калдырып китте Аның •Гөлчәчәк», »Өти ба лак». • Гөлҗәннәтнең җәннәте*. • Минем җинаятем*, гражданнар сугышы чорында авылдагы сыйнфый көрәшне күрсәткән • Умырзая чәчәкләре» һәм башка комедия вә драмалары Татарстанның һәм Башкортстанның төрле театр сәхнәләрендә зур уңыш белән барды
Драматургның Әлмәт чорындагы әдәби иҗаты тематик яктан Шагын да киңәйде Әсәрләренә нефтьчеләр, завод эшчеләре об раэлары килеп керде -Кан кардәшләр» »Сафуоа бураннары» • Сөймим дисәң дә ». -Очрашырбыз. Гөлсылу'» кебек комедия һәм драмалары —әнә шуның мисалы Юныс Әминов утыз еллык иҗат гомерендә ике дистәдән артык сәхнә әсәре иҗат итте
Быелның I декабрендә драматург Юныс Әминовның тууына 70 ел тулды Шул уңайдан аның әлегәчә дөньяга яыкмаган хикәясен укучыларга тәкъдим итәбез
юль үзәге Баш өстенә кунаклаган, кояш Кама остенә комеш келәм сузган Тымызык җил кузгаткан нәни дулкыннар йомшак куллары белән яр буендагы чуер ташларның битләрен юа ә таш лар юеш битләрен ялтыратып дулкыннарга елмаялар
Әле генә түбәнгә дә. югарыга да пароход узганга, бу кечкенә пристань да халык аз: алтыҗиде кеше генә Әнә. бер почмакта пристань картузыннан тошкән күләгә астында, дүрт кеше утыра Берсе Әхәт бабай Озын буйлы татарча кыркылган түгәрәк сакаллы, кылыч борыны астында калын чал мые гы да бар Элек колхозда ат карады ул Хәзер инде пенсиядә үзенчә әйтсәк Җәннәт түрендә теләгәнен ашын, теләгәнен кия теләсә эшли, теләмәсә ял
И
итә Икенчесе — аның карчыгы Фәхрия әби. Буе Әхәт бабайның биленнән генә, әмма иңе һич зарланырлык түгел. Әле менә кияүләрендә кунакта чагында үлчәнеп караганнар иде. әбиең озын буйлы бабайдан пот ярымга саллырак булып чыкты. Өченчесе — күршеләре Фәйзелхак Шофер. 30 яшьләрдә Бәхәскә китсә, алты ярым метрга киселгән егермешәр сантиметр юанлыктагы бүрәнәләрне прицепка ялгызы тойи Дүртенчесе—әлеге пәһле-ванның хатыны Алмазия Авыл кибетендә сатучы Нәзек кашлы, юка иренле мөлаем гына хатын Аларның да кунактан кайтышлары Алларыңда термос, кружкаларында кайнар чәй. җәеп куелган гәзит өстеңдә Фәхрия әби кулы белән эре итеп туралган тавык ите. берничә кыяр, иртә өлгерә торган сары алмалар Ризыкларын ашыкмыйча гына, тәмләп кенә чәйниләр. Нигә кабаланырга5 «Метеор» үз вакытында киләчәк, билеты да булыр диделәр. Юллары да сәгать ярымлык кына.
Икенче читтә аркасын стенага терәп чемодан өстенә утырганы Салисә ханым. Изүен ычкындырып, күкрәген кулларында яткан баласының авызына каптырган Үзе дә черем итә. сабые да йоклый, тик унике яшьләрдәге кызы Гөлсинә генә әле яр буена төшә, әле пристаньга кереп чемоданнарны барлый Әнә. хәзер дә ул үзенең кыйгач яулыгы белән әнисенең күкрәген каплап куйды Каршыда гына ир-атлар, яхшы түгел, янәсе.
Пристань начальнигы, урта яшьләрдәге урыс, судан тоткан агачларны яр остенә сөйрәткән, утын итеп тураган да. хәзер шуларпы ярып маташа Аның хатыны карар күзгә чандыр гәүдәле, әмма юан беләкле ханым, узып киткән ике пароходка билет сатканнан соң. тездән суга кереп, көндезге шулпага балык чистарта
Тынлык! Җанга да рәхәт, тәнгә дә ял...
Тик бу тынлык озакка бармады, аны яр өстеннән ишетелгән карлыккан җьф челпәрәмә китерде:
Күпер башы күк тома-ан. Күпсенмәгез, күп торма-ам...
Үзе күренмәсә дә. җырлаучының салмыш икәне бәхәссез иде. Әхәт бабай. авызындагы ризыкны чәйнәүдән туктап, яр башына карады, яхшырак ишетү өчен кулын колагына куйды.
Язлар торса-ам. көзләр торма-ам.
Сагынырсыз, мин булма-ам..
Җырчының күкле-яшелле тавышыннан бабай кеткелдәп көлде.
— Әйтгерәме. әттәгенәсеһ
Фәхрия әби ризасыз рәвештә кашларын җыерды:
— Таптың коләр нәрсә1 Уттай эш өстендә көпә-көндез адәм көлдереп йөргәне өчен авызына чүпрәк тыгарга иде мәлгуньнең...
Озакламый җырчы үзе дә. аны култыклаган юлдашы да күренде. Җырлыйм дип ятим бозау тавышы белән могерәгәне Сафа исемле, култыклаганы Садыйк иде. Алар — баҗайлар.
. Сафа Садыйкларга моннан ике кон элек килде. Ул. ишекне ачып керү белән, өй эченә бозылган балык, сөрсегән суган исе таралды.
— Кайгымны уртаклашырга килдем,—диде Сафа.— Фәүзиям мине ташлап Ижауга китте.
Юылмаган кулы белән күзләрен сөртеп алгач. Садыйкның хатынына текәлде:
— Зәйнәп, сеңлең Фәүзия сине тыңлый иде Үгетләп хат язсаЦ, кире кайтмасмы икән?
Өй эче бер мәлгә тынып калды.
Садыйк белән Зәйнәп урынында башка берәү булса: «Фәүзияне Шушы көнгә син китереп җиткердең, яшьлеген син таптадың, сәламәтлеген син урладың, җәзасын да ал!»—дип хокем каршына бастырыр, закон буенча җавабын да бирдертер иде Тик Зәйнәп тә. Садыйк та алай итмәделәр. Фәүзия
турында күңелсез хәбәрне ишеткәч, бигрәк тә Зәйнәпнең түбәсе күккә тиде •Жэнжаллы тормыштан исерек ир йодрыгыннан котылгансың икән, сеңелкәем Моннан соң ашыңйы да күз яше өстәмичә ашарсың, йокың да тыныч булыр...»—дип уйлады ул.
Садыйкның исә үз уйлары «Баҗай дигән булып кунакка килгән саен бер чиләк аракы чомерә. бирмәсәң тавыш кубара иде Фәүзия киткәч туган- , лык та бетте дигән сүз Котылам кесә талкучыдан! »
Шулай да әле элеккеге гадәт буенча ул торып, магазинга йөгерде Әллә 2 инде эчендәге шатлыгы йөзенә балкып чыкканчы дип ашыктымы, кунак = килгәндә теләр-теләмәс кенә атлый торган Зәйнәбе ул кайтуга өстәлгә 2 ашамлыклар тезеп куйган, хәтта кар базыннан тозлы кәбестә алып менәргә < дә өлгергән иде £
Стаканнарга мөлдерәмә итеп салынды. Сафаны юатырга тотындылар =
— Юк өчен хәсрәтләнмә Син кайтуга Фәүзияң өендә булыр —диде * Зәйнәп ханым <•
Сафа борынын мышкылдатты
— Холкын беләм! Кайтмас ул. кайтмас... х
Әңгәмәгә Садыйк та кушылды
— Кайтмаса. хатыннарга кытлык заманымени? Табылыр әле..
Беренче көнне Сафа тиз җебеде: өченче стаканын эчеп бетерә алмады 2 өстәл арасына әйләнеп төште: g
— Иртәгә үк китәм, Фәүзиямне эзләп табам...
Күтәреп урынга салганда ул гырылдап йоклый иде инде
•Иртәгә үк китәм». — дигән Сафа икенче көнне таң тишегеннән уянды Ыңгырашып алды, ухылдап куйды, булган җегәрен җыеп аягына басты, салкын су эчте, папирос кабызып җибәрде Күрше бүлмәдән, аягына эләктергән башмакларын шапылдата-шапылдата. Садыйк килеп чыкты
— Бераз йокларга иде әле. баҗай, пароходка иртәрәк бит...
Сафа чыраен сытты, папиросының да тәме юк. идәнгә төкерде
— Баш чатный, йөрәк сикерә... Төзәтик инде, зинһар .
Садыйк бәхәсләшеп тормады Яңа шешәне ачып стаканга салып бирде «Ике сәгатьтән юлга чыгасы кеше, бераз күзе ачылсын инде, аннан соң үзен пристаньга озатып куярмын»,—дип уйлады ул
Тормыш уйлаганча гына барамыни5
Сафа, стаканны бушатканнан соң өстәлдәге тәлинкәдән кәбестә суы Йотты да. яңадан урынына ауды Бик тырышсалар да иртәнге пароходка уята алмадылар
Ул көндезге тугызлар тирәсендә генә урыныннан торды Өстәл өсте җыештырылган ялт итеп тора анда бары тик язулы дәфтәр бите генә ята иде «Без эшкә киттек «Метеор» уникедә кузгала Сау бул баҗай» Сафа, кәгазьне уИыгач башында махмыр булса да. үзенә юлга җыйналырга кирәк икәнен ачык аңлады
— Куалар! Фәүзия киткәч, кадерем бетте..
Сүгенеп куйды, бикләнмәгән буфеттан таныш шешәне тартып алды, стаканга тутырып салды ...
Сафа күзен ачканда караңгы төшкән иде инде Зәйнәп белән Садыйк та эштән кайтканнар, күрше бүлмәдә пышылдашып кына нидер сөйләшәләр
Кичке аш алдыннан Садыйк шешә төбендә калганны Сафага сузды Ачуланышкан кешеләр сыман, сөйләшми генә ашадылар
Иртәнге табынны кабыклы бәрәңге белән тозлы балык кына бизи иде Сафа өстәл янына килеп тормады Күңеле болгана, башы әйләнә, йөрәге күкрәк читлеген ватардай булып бәргәләнә иде
— Баҗай, аз гына булса да... Хәлем хәтәр
Садыйк өчен Зәйнәп җавап кайтарды
— Гаеп итмә инде, җизни, ондәгесе бетте, магазнндагысын тагын ике сәгатьсез бирмиләр .
Сафаның күз алды томанланып китте, ой бер якка авышкандай булды, кунак урындыгыннан идәнгә тәгәрәде:
— Үләм1
Хуҗаларның котлары ботларына төште. Махмырлаган кешенең башын вакытында төзәтмәсәң. аның үлүе дә ихтимал дин ишеткәннәре бар иде Әгәр Сафа да җан тәслим кылса? Җитмәсә, алар өендә, кунакка килгәч’ Зәйнәп Садыйкка. Садыйк Зәйнәпкә карап алды Бер-берен сүзсез аңладылар Садыйк идәндә яткан Сафа янына чүгәләде:
— Тор. баҗай, пристаньга барышлый төзәтермен.
— Алдамассыңмы?
— Билләһи дип әйтәм... Үз туганымны алдарга... Ә хәзер әйдә, аша
Сафа торып урындыкка утырды, ләкин балыкка да. бәрәңгегә дә борылып карамады. х
— Пешергән ризыкларымны да яратмадың, җизни,—диде Зәйнәп ханым. үпкәләгән тавыш белән Балыклы кулын гәзит кисәгенә сөртә-сөртә өстәл яныннан боргач, сүзен дәвам итте:
— Район үзәгендәге сеңелем авырган, хәзер аның янына китәм. Атна-ун көнсез кайта алмам инде Хуш. җизни...
Сафа эндәшмәде. Папиросын яңаклары эчкә батарлык итеп суырды да. төтенен түшәмгә өргәннән сЬң. чертләтеп идәнгә төкерде. Садыйк та кулын юу белән киенә башлады:
— Мине командировкага җибәрәләр, баҗай. Бер айга диләр Синең белән утырулар бик күңелле булса да. аерылышырга туры килә инде.
Кичә адымнарын сан@п кына атлаган Зәйнәп юлга дигән сумкасын ми нут эчендә тутырып куйды, кулына өй ачкычларын алды:
— Автобусым китәргә ун гына минут калды, тизрәк бул. Садыйк. Син дә бүген «Метеорчыңа кичегә күрмә инде, җизни...
Ишек алдына чыктылар Зәйнәп ханым ат башыдай йозак белән өйне шарт шорт бикләде дә. саубуллашырга да онытып, автобусына йөгерде.
Капканы шапылдатып япканнан соң Садыйк та иркенрәк сулап куйды. «Тәки ишек алдыннан алып чыктым бу дуңгызны Аяк-куллары исән килеш «Метеор»га утыртып олактыра да алсам...
Сафа озак авырып урында яткан кешедәй хәлсез атлый, еш туктала, тукталган саен берүк сүзне кабатлый:
— Кайда төзәтәбез соң? Вәгъдә бирдең бит...
Ун минуТлык юлны әллә кайлардан урый-урый кырык минут эчендә узгач. калдык-постык такталардан гына укмаштырылган ларек янына килеп чыктылар. Кара кашлы, сары чәчле, кызыл тырнаклы сатучы ханым Садыйк кулындагы сәмәнгә карап сәер генә елмайды
— «Кечкенә»не дисезме? Бер сәгатьсез ярамый шул...
Садыйкның эченә җылы йогерде. Бирмәсә бигрәк әйбәт була әле бу! Акча да кесәдә кала, әрле-бирле сугылып йөри торгач. Сафаның авыруы да узып китмәсме? Эчсә, пристань дип тормас, ятар да йоклар. Аннан утыр аны саклап...
Ларек янында бүтән кеше юк иде Сафа да ялварырга тоТынды:
— Сеңелкәшкәем. бөтен тәнем эткә салган сояк кебек Сүзебезне тыңламасаң, баскан җиремдә аяк сузуым мөмкин... Сатучы ханым Садыйк кулындагы акчага янә күз сирпеде
— Сезгә кайтарып бирергә вак акчам да юк...
Сафа акчаны Садыйк кулыннан йолкып сатучыга тоттырды:
— Башка баш Вак акчаң кирәкми.
Ханым «кечкенә»не одеколон тартмасына салды, Садыйкка сузды.
Шактый гына киткәч, бер иске барак каршында тукталдылар.
— Хет үтер, артык бара алмыйм.—диде Сафа, ул барак ишеге янындагы эскәмиягә барып утырды Садыйк аны урыныннан куптару өчен хәйләгә кереште
— Пристаньга ерак калмады бңт Монда стакан да юк...
Июль эссесендә башына кәшемир яулык бәйләгән, яулык өстеннән колакчынлы бүрек кигән бер әби шунда гына тавык чебешләре туйдырып йөри иде Сафа елт кына урыныннан сикереп торды да карчык янына барды, исәнләште:
— Апа. бер генә минутка стакан биреп торчы...
Карчыкның стакан сораучылар белән беренче генә очрашуы түгел иде ачуланырга кереште
— Зәхмәт суы белән стакан пычраттырырга, аллам сакласын'
Садыйк исә күңеленнән теләк тели «Бирмәсен иде. пристаньга барып җиткәнче генә җаны җәһәннәмгә китмәс әле . »
Сафа Садыйкка ишеттермичә генә алдашырга тотынды
— Хатыным үлде. Кайгылы көннәрем Шешәсен үзеңә калдырырбыз 5 Бүрекле әбигә әллә үлем хәбәре тәэсир :пте инде, әллә буш шешә күкеле кылын чиертеп куйды
— Зур гөнаһ алам алуын да. кайгылы көнендә кеше хәсрәтен бүлешми 1 булмый инде Әйдә ... =
Сафа стакан алып чыкты Садыйк, кирәкмәгән вакытта ярдәмчеләре дә 1 табыла бит дигәндәй, шешә бөкесен ачу белән җиргә бәрде Стаканга са = лыйм дигәндә генә кырыс тавыш ишетелде: 2
— Сез нишлисез, гражданнар?
Каршыларында милиционер формасы кигән яшь кенә егет басып тора о иде. Садыйк күңелендә яңа өмет уянды «Шешәне аракысы ние белән ташка | бәрсен иде... я
Сафа аягына басты, мескен кыяфәт белән башын түбән иде
— Безне бер юлга гафу ит инде, иптәш Менә баҗайга кунакка килгән з идем Кайтып барышым Гадәт буенча «юл аягы» дип кенә ...
Егет үзеннән өлкәннәргә хөрмәт белән карый торган кеше идеме Пы * шылдап кына киңәш бирде
— Адайса әнә теге сарай артына ычкыныгыз Монда күрсәләр «Участо гында көпә-көндез урам уртасында эчәләр».—дип мине тиргәүләре бар
Кирәге беткәннән соң стакан белән буш шешәне әбигә кертеп тапшыр гач. баҗайлар пристань урамына чыктылар Сафаның теле тәмам чишелеп кипе
— Әкренрәк атлыйк әле. баҗай, сиңа әйтәсе сүзләр дә бар...
Садыйк сагайды эчкәннән соң Сафа йә тәүлек буена йоклый (мондый вакытта уянган саен аңа бераз гына остәп торырга кирәк) йә бик күп сойләшә башлый, үпкәләргә тотына, аннан инде, сәбәпсез җирдән сәбәп га бып. тавыш чыгара Бу юлы да башта ул яшь чакларын. Фәүзиягә өйләнүен исенә төшерде, аннан инде «эчәсең» дип хатынының кон саен бәйләнүеннән зарланды һәм сүзен һич котмәгәндә Садыйкка рәнҗү белән тәмамлады
— Үзең дә. хатының да мине яратмыйсыз Ике кич куйдым, мунча да якмадыгыз, бәлеш тә пешермәдегез Ә «юл аягы» на бер «бәләкәй* Тьфү'
Садыйк акланмакчы булды
— Вакыты тыгыз туры килде бит. баҗай
— Нигә теге чибәр хатынлы ларектан яртыны алмадың соң. ә? Артыг рак китсә, хәерчегә калырмын дип котың очтымы, карун5
— Ачуланышмыйк әле.—диде Садыйк.— пристань янындагы ларекта да кызылы өзелеп тормый иде
Сафа үз шартын куйды '
— Кызылы булса —бер бөтен, агы булса —ярты' Шунсыз «Метеор.ыңа сыңар аягымны да атламыйм Суга сикерәм. Минем үлем өчен хатыныгыз белән икәүләшеп җавап бирерсез! ■
Аннан җырлап җибәрде:
Күпер башы күк тома ми
Пристаньдагылар аларны менә шушы вакыгга ишеттеләр Әхәт бабай ниндидер кызык өмет итепме, гәзит остенә кружкасын куйды аягына баегы
— Кара әле. карчык, кунакны менә ничек озаталар' Минем кияү генә юл капчыгына «җылы су» тыгарга онытты
— Ярар, ярар—диде Фәхрия әби.—вакытында бер иок утын алып чы гарга ат бирсәң дә яртышар литр чөмереп бардың
Юлдан күн вакыгга чама белән генә кызарып кайта торган шофер Фәйзелхакның да тамак төбе кычытып китте
— Алма апа (шаяртып хатынына шулай дип эндәшә иде), әллә соң Әхәт абый белән бергәләп чемодандагы теге нине...
Алмазия ханым сөйләп бетерергә ирек куймады:
. — «Ни»ең беркая да китмәс! Исерек күрдеңме, тормозың тотмый башлый Бигрәк тагын...
Сафа белән Садыйк тукталдылар: эчемлекне ваклап сатканда тирә-ягы сүгенүче исерекләр белән мыжгып торган ларекның чыраена аркылы-торкылы итеп, тәре рәвешендә такта кадакланган иде. Сафа күзендә очкыннар җемелдәргә тотынды.
— Садыйк баҗай, вакыт барында йөгер чибәр хатынга!..
— Аның кайда икәнен беләсең бит. «Метеор»га кичегәбез.
— Кичексәк җәяү кайтырмын.
— Сиксән километрнымы?
— Терелсәм, йөз сиксәнне дә кайта алам!.
Әхәт бабайлар торкеме пристань култыксасына тезелде. Фәхрия әби генә: «Монда керсәләр таптаулары бар».—дип. ашыга-ашыга табынны җыйный иде Соңыннан ул да карты белән янәшә басты. Пристань начальнигы да. сүнгән папиросын авызыннан салындырып, яңа килгәннәргә карап тора, тик Салисә белән сабые гына һаман йоклыйлар. Баҗайларның башкаларда гамьнәре юк. алар ярдан пристаньга сузылган күпергә керделәр. Садыйк Сафадан ычкынмакчы булды:
— Белешим әле. билет бармы икән?
Сафа аны шытырдатып кочаклады:
— Биш билет алсаң да кайтмыйм дигәч кайтмыйм, әйттем — бетте!
Садыйк тәмам аптырашта калды Таныш ларекка йөгерер иде — «Метеор» кңлүгә әйләнеп өлгермәячәк. Йөгермәс иде — Сафа кайтып китмәячәк, пристаньда калачак, пристаньнан айныткычка да эләксә? Аннан соң: «Кунагыңны ни өчен дуңгыз хәленә китердең? Ни өчен пристаньда исерек кеше калдырып качтың?»—дип Садыйкның үзенә бәйләнә башласалар? Эш урынына шалтыратсалар? Айлык премиядән колак каксаң?..
Кинәт Сафа Садыйкны ычкындырды да төртеп җибәрде:
— Барасыңмы, юкмы2.
Аннан күкрәген уа-уа күпернең тузанлы сайгагына утырды: дөнья белән бәхилләшер минутлары җитә, янәсе.
Әхәт бабай колагы катырак булганга, аларны якынрак килеп тыңларга теләгән иде дә. карчыгы чабуына ябышты:
— Кая барасың инде тагын? Доктор ясаган тешләреңне койдырасың киләме әллә?!
Садыйк исә. култыгыннан эләктереп. Сафаны аягына бастырырга тырыша иде. тегесе күпер култыксасы тактасына ябышкан да һич урыныннан кузгалмый. Алмазия ханым Садыйкны үчекләп кычкырды:
— Алай гына кузгатырсың инде! Су сеңгән ит әле ул!..
Садыйк Алмазия ханымның сүзенә игътибар бирмәде, үзен тыныч тотарга тырышты
— Баҗай. «Метеор»да агы да була, кызылы да. Шунда үзең төзәтерсең. Менә, акча бирәм...
— Алдыйсың, кабәхәт! Анда хәзер пиво да юк!—диде Сафа ярсып һәм әле генә тотынып торган тактасына ачу белән китереп сукты. Карар күзгә калын гына күренгән такта бер сугуда сынып та чыкты. Яннарына начальник килде. Сафага кыҗраеп карады
— Дурак, эчкәнсең!
— Анысы безнең эш.—диде Сафа.
— Сезнең эш?. Хәзер кереп шалтыратам да унбиш тәүлеккә олактырам.
— Анысы сезнең эш.
Әхәт бабайлар елмаешып куйдылар. Нигә елмаймаска? Кызык ич!
Начальник тактаны җентекләбрәк карады: ничек шулай җиңел генә сынып чыкты соң ул?.. Биш былтыр ук чатнаган икән ләбаса. Ялтыравыклы буяу гына чатнамны каплап торган. Юлчыларның бала-чагалары гел шушыңа атланып уйный иде. Әгәр такта шул вакытта сынып, берәр бала суга чумган
булса? Начальникның агарынган йөзе алсулана башлады Бәхете бар икән мәкерле тактадан хәвеф-хәтәрсез генә котылды Бу минутта ул Сафаны оныткан иде инде Искесен алыштырырга яңа такта эзләп, яр буендагы сара ена кереп китте.
Сафа аягына басты.
— Табып килмәсәң кайта алмыйм, лристаньдә үләм... °
Кызмача вакытында кордашлары Әхәт бабайны үрти торганнар иде. 5 хәзер картның үзенең дә Сафаны ирештерәсе килде.
— Берәүнең дә үләсе килми, куркыта гына ул мошенник! £
Сафа күкрәгенә сукты: 2
— Курка торган кеше дә түгел абзагыз. куркыта торган кеше дә түгел < абзагыз!. j
Фәйзелхак көлемсерәп кенә исереккә киңәш бирде:
— Чумып ал. Хәл кереп китәр... 5
Ире киңәшенә Алмазия ханым да кушылды
— Бер уңайдан чуртан да эләктереп чык. Яр буенда уха пешерербез с Әхәт бабайлар кеткелдәштеләр. Шулай булмыйча, исерекне ирештергән Z арада вакыт дигәне тизрәк уза бит аның Сафа эндәшмәде Ул көтелмәгән 7 тизлек белән күпер култыксасына сикереп менде дә. башы белән * түбәнгә —суга очты
— Ай!—дип кычкырып җибәрде Алмазия ханым
Аңа карлыккан тавыш белән Фәхрия әби кушылды
— Батты бит. батты1
«Батгы. дигән сүзгә Салисә ханым коты алынып уянды Ул. әле күзләрен дә ачарга өлгермичә, ачык күкрәген капларга да онытып, пристань буенча чабып китте:
— Кызым Голсинәкәем баттымыни?!
Гөлсинә әнисенең юлына каршы төште, аны биленнән кочып алды
— Мин түгел, әни. бер исерек абый ул.
Биредәге маҗарага начальник хатынының гына сыңар чәче дә сел кенмәде Теге исерек үзе сикерде ич Батса — үләр, батмаса—чыгар Ә ку лындагы корбан балыгы нинди симез! Шулпага салырга лавр яфрагы гына беткән бугай Әмма начальникның шунда ук эше бүленде Сафаның сикерүен күрү белән шомарта торган тактасы комга шуышып төште Үзе хуҗа булган пристаньда нинди тәртипсезлек! Бу хәлне үзеннән югары начальник күрсә?! Ул тиз генә борынын яр өстенә төртеп йоклаган көймәсен суга этеп төшерде, ишкәккә таянып Сафаның судан калыкканын көтә башлады Әүвәл чәч күренде, чәч артыннан баш күренде Начальник, тавышын тамак тобеннәнрәк чыгарып. Сафага бармак янады
— Ярга тәгәрә, югыйсә башыңа ишкәк белән тамызам'
— Тамыз әйдә Барыбер кадере булмады ул башның
— Чәчеңнән сөйрәп алып чыгам'
— Якын килсәң, чыкмаска чумам'
— Чыкма, чыкма, синең ише кабахәтнең дөмеккәне хәерлерәк.—диде Салисә ханым, әле һаман да тынычланып җитмәгән баласын кулларында тирбәтә-тирбәтә
Гөлсинә әнисенең колагына пышылдады
— Ник алай дисең, әни? Безнең әти исерек кое чанасыннан төшеп кал гач, фонарь белән эзләп үзең алып кайттың бит
— Алып кайтса, ул бит синең әтиең
Садыйк, яр буенда әрле-бирле йогерә-йогерә баҗасын битәрләде
— Сикергәнче сәгатеңне салып куярлар Харап иткәнсең икән .
— Үзем үлгәч, капкачын ачып кояшка куярсың Чорт та булмый аңа
Начальник, алар сөйләшкән арада мыштым гына ишә ишә. Сафаның ар тыннан ук килеп җитте. Җитүе булды—аны пинҗәк якасыннан эләктереп тә алды Сафа эшне соң сизенде, әмма югалып калмады Ике кулы белән көймәнең бер читеннән тотты да зәһәрләнеп көймәне үзенә тартты |Бәләкәй көймә ЯНПЙДЫ. бер ике чиләк су да чөмереп алды Көймә уртасы на аякларын киң итеп баскан начальник чак суга капланмады Аның кулла
рыннан ычкынган Сафа тирәнгәрәк йөзә башлады Йөзе тәмам агарынган начальник, бер сәгатьтән кара көеп чыгарлык итеп, ишкәге белән Сафаның арт санына кундырып та алды.
Пристаньдагылар көлеп җибәрделәр ...
Начальник. Сафаның суда үзен балык шикелле тотуын күргәч, аның бат-маячагына тәгаен ышанды булса кирәк, исереккә татарлар да аңларлык итеп русча сүгенде дә көймәсен яр өстенә тартып куйды «Баладан баш-аяк Кызып китеп башына бәрерсең йә. Коткарырга кергәнемне күреп тордылар ич. Су төбенә китә башласа, кычкырыр әле»,— дип тынычландырды ул үзен.
Сафа, начальникның ярга чыкканын күргәч, аякларын шапылдата-ша- пылдата, көчле агымнан котылу өчен ярга таба йөзеп китте, ишкәк ярыйсы гына эләккән булса кирәк: аның бер аягында ботинкасы юк иде инде Ул исән калган ботинкасын аягыннан тартып алды да яр читенә томырды.
Фәйзелхакның кәефе күтәрелгәннән күтәрелә башлады. Сафаны чәнчебрәк чеметергә кереште:
— Пинҗәгеңне сала аласыңмы? Тик аны салганда суга кулларың белән кагылма, аякларың белән генә хәрәкәтЛән.
Алмазия ханым ирен куәтләде. .
— Су төбенә ятасы кешегә пиңҗәк нәрсәгә? Калдырсын, баласы кияр.
Сафа пинҗәген дә ярга ыргытты. Әхәт бабай телләрен шартлатты:
— Кара син мошенникны! Өйрәтелгән маймылмыни?..
Фәхрия әбинең үз кайгысы:
— И аллам, пинҗәгенең тотарлыгын калдырмады...
Садыйк һаман Сафага ялвара:
— Чык инде, көзән җыерыр Әниең җитмеш яшендә...
Сафа Садыйкка җавап бирмәде, аның белән сөйләшәсе килми иде. ахры Бу кызыктан битләре алланган Алмазия ханым елмаеп кычкырды
— Абый кеше, күлмәгеңне дә салсаң, йөзәргә җиңелрәк булыр...
— Анысын салмый.—диде Фәйзелхак, хатыны белән бәхәсләшкән булып кыланып...
— Салыр!..
— Салмас!.
Аларның бәхәсен ишетеп торган Сафа, әллә чибәр ханымның сүзен өскә чыгарырга итте инде, җилле көндә папироска ут элдерер вакыт үтмәгәндер, күлмәк тә лач итеп яр читенә килеп төште
Уңга-сулга йөгереп йөри торгач, Садыйк тәмам әлсерәгән иде
— Алла хакына чык инде, баҗай.—диде ул, яр буена чүгәләп.
— Син ларекка йөгермичә чыкмыйм
Садыйк кулларын өметсез генә селтәде дә хәлсез адымнар белән яр өстенә күтәрелде. Сафа күрмәгәндә генә шундагы сарай артына посты Үзе күздән югалгач теге юләр судан чыкмасмы, янәсе
Билгеле, прицепны ялгызы да тойи алган Фәйзелхак йөгәннән ычкынган бу юньсезме ярга бик җиңел сөйрәп чыгара ала, тик теләми генә. Беренчедән, суга керү өчен үзеңә чишенергә кирәк, икенчедән. Сафа судан чыкса, карап торырга кызык бетәр сыман. Үз туганы яки якын танышы булса бер хәл иде. әллә кайдан килгән җиде ят өчен нигә мәшәкатьләнеп торырга!
Салисә ханымның су өстендә сары майка белән бигрәк тә шыксыз күренгән Сафага ачуы арта төште.
— Баҗаң да китте Чыгасы булсаң чык, үләсе булсаң дөмек. Су өстендә сары шалкан кебек шакраеп торма!
Әхәт бабай мыек астыннан елмайды:
— Үлмәсен әле. үлмәсен Чалбары әрәм китә ләбаса...
Сафа үзенә югарыдан чекерәйгән күзләргә мыскыллы елмайды, нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачты, ләкин эндәшмәде, яңадан чумды. Бу юлы шактый озак калыкмады «Бетүе шушы булдымы әллә?»—дип шүрләгән Әхәт бабай мыек чылгыйларын тарткалый да башлаган иде инде, Сафа су өстенә калкып чыкты, чумган арада салып өлгергән чалбарын селтәнеп күпергә ыргытты, чалбар култыкса өстенә килеп төште.
— Кибә торсын,—дип кыткылдады Фәйзелхак
Фәхрия әби Сафа ягына төкерде дә пристаньга кереп китте. Башкалар да аның артыннан кузгалдылар Чыннан да. алар өчен хәзер Сафаның кызыгы беткән иде: чишендерәсең чишендерделәр, әйтәсен әйттеләр рәхәтләнеп көлделәр, вакытлары да сизелмичә күңелле үтте
Ул арала үзләре яши торган бүлмәдән балык шулпасы асып җибәргән <> начальник хатыны килеп чыкты. Юеш кулларын алъяпкычына сортә-сөртә < юлчыларга эндәште:
— «Метеор» килә. Билет алыгыз. 2
Бөтенесе дә кассага тезелделәр Һәркайсы тизрәк кайтып җитү кардәш 5 ыру. күрше-күлән белән күрешүне уйлый иде. тик Сафа гына берсенең дә күңеленә кереп чыкмады. Алар өчен бу дөньяда ул әллә бар әллә юк’
«Метеор» килеп туктады Юлчыларыбыз эчкә уздылар Йомшак урын i дыкларга киерелеп утырдылар Ник утырмаска' Дөнья тыныч, үзләре > сәламәт, кайгы-хәсрәтләре юк Алар. «Метеор.ңың кузгалып китүен көтеп. тәрәзә аша пристаньга карап торалар. Шулвакыт юеш киемнәрен култык ас- = тына кыстырган, кулына сыңар ботинка тоткан Сафаның басма буенча «Me- 2 теор.га йөгереп узуын күрделәр, урыннарыннан кузгалдылар да. яңа мәзәк = өмет итеп, әлеге басма янына килделәр Билетларны тикшереп кертүче кыз * ике кулы белән Сафаның беләгенә ябышкан и
— Билетың кайда? Билетын?—дип сорый ул.
Сафа кан баскан күзләрен челт-челт йома, калтыранган куллары белән j юеш костюмын сүтәргә тырыша, үзе бер үк сүзне кабатлый
— Пинҗәктә. пинҗәк кесәсендә...
Начальник исә Сафаны җилкәсеннән алга таба төрткәли, кызга ялына
— Пожалысты моны ал инде. Тоня. алдагы пристаньда төшереп калдырырсың.
— Бу кыяфәтендә ничек алыйм мин аны?—ди Тоня—Безнең идәндә кыйммәтле келәмнәр, урындыкларда ак япмалар. Барысын да пычратып бетерер бит ул...
Сафа әле күптән түгел генә күпер култыксасыннан үзенә карап торган «танышлар»ын шәйләп алды Бәлки алар ярдәм итәр5 Сафаның күзләре аларга текәлде, аларныкы Сафада иде Бабай хәйләкәр елмая карчык күзләрендә рәнҗеш, чибәр ханым күзләрендә салкын кызыксыну, ирене- кеидә — битарафлык «Болардан мәрхәмәт булмаячак».—дип өметен кисте Сафа Җитмәсә. ут өстенә керосин сипкәндәй, бала күтәргән хатынның тавышы колагын ярды
— Кертмәгез, кертмә, аидыйлардан болай да җик күргән'
Шул вакытта тыны-көне кысылган Садыйк килеп өлгермәсә. бәхәс ни чек бетәр иде. әйтүе читен Сафага ул билет сузды
— Бар инде, тизрәк бул. каласың бит!
«Метеор» белән пристань арасындагы басманы шунда ук тартып алды лар Сафа, беренче эш итеп. «Метеор»ның юыну бүлмәсенә узды
Кузгалып киттеләр. Көймә күңелле генә гөлдердәп алга оча. Башларын күккә сузган, яр буендагы мәһабәт тирәкләр, яшел шәлләрен суда чайкаган купшы таллар артка таба йөгерәләр Акчарлаклар һава кисеп оча Түбәнгә узган пароходлар сәлам биреп китә.
Тәмам кәефе килгән Фәйзелхак елмаеп Алмазиягә карады Алмазия ха- ‘ нымга бу караш күптән таныш «Рөхсәт итсәнә*.—дип әйтүе инде бу Дул кыннар өстендәге гаҗәеп тирбәлүдән Алмазия ханымның күңеле күтәренке вакыты иде карлыгач канатыдай кашларын сизелср-сизслмәс кенә җилпеп куйды Димәк, рөхсәт' Фәйзелхак җәһәт кенә чемоданнан теге .ни.не тар тып чыгарды. Әхәт бабайга ым какты Бабай исә күзләрен мөлдерәтеп әбигә карады КарчМк юаш кына итеп ачуланырга тотынды
— Бер аягың җирдә, икенчесе гүрдә, яшьләргә ияреп узынма
Әхәт бабай мыек чылгыйларын бөтергәләде
— Узынырга аллам сакласын, анасы! Тавык итләрең кайда соң5 Мин капкалап алырга гына дигән идем
Фәхрия әби Әхәт бабайның капканнан соң «йотачагын» белсә дә, сүзне артык куертмады Нцрсә әйтсәң дә. илле ел бергә гомер кичерделәр, яшәгән
»«к,у. № u
кадәр яшиселәре калмагандыр инде. Кунактан кайтканда да нигә бер-бе- реңнең кәефен бозарга?
Чемодан өстенә пристаньда ашаганнан соң калган ризыкларны тезеп куйдылар Фәйзелхак ике стаканга да яртышар итеп салды Фәхрия әби алар янында утыруны яхшысынмады булса кирәк: «Яр кырыйларын карап барам әле».—дигән булып, иң читтәге урындыкка күчте. Алмазия ханым бушаган термосны күтәреп, кайнар су алырга китте Ирләр стаканнарын күтәреп җибәрделәр дә йомшак күмәч белән тавык ите чәйни башладылар.
Юлчылар шушы эшләр белән мавыккан арада. Сафа өстенә киенеп юынгычтан чыкты. Әллә махмырдан. әллә суда озак торудан инде, иреннәре күгәргән, колагы гожли иде. Ул. якын дусларымның берәрсен очратмаммы дип. күзләрен урындык рәтләре буенча йөртә башлады Карашы Әхәт бабай белән Фәйзелхакта тукталды. Алларында стакан Таныш ис борынын ярып керде Бөтен гәүдәсе дерелдәргә тотынды: алларында ак бар! Их. аңа да өлеш чыгарсалар' Бер адым атлады, икене, өчне...
— Ризыклар тәмле булсын!..
Әхәт бабай белән Фәйзелхак икесе берьюлы күтәрелеп карадылар: кар- шыларында Сафа басып тора иде. Әштер-өштер генә сыгып кигән чалбарында һәм пинҗәгендә юеш ком Бөтен гәүдәсеннән пар күтәрелә Карар күзгә кызганыч та. җирәнгеч тә иде ул бу минутта. Әхәт бабай чыраен сытты Сафа биргән сәламне алмады, башын тәрәзәгә борды Фәйзелхак, ак күлмәгенә Сафа бәрелмәсен өчен, урындыкның теге читенәрәк шуышты. Икесе дә Сафа белән сөйләшүдән хурланалар, аның моннан тизрәк табан ялтыратуын телиләр иде Ә Сафаның китәргә һич исәбе юк Каккан казыкмыни. баскан урынында тик тора Беренче булып Фәйзелхакның сабыр канаты сынды:
— Буш урын юклыгын күрмәскә күзең чыкканмыни?! Алдагы рәтләргә уз!
Мондый сүздән соң Сафаның тәне салкынаеп китсә дә өмете бөтенләйгә сүнмәгән иде әле Гәпләшеп алсак, килешеп тә китмәбезме, дип сүз башлады:
— Миңа көйрәтергә генә...
Фәйзелхак аңа папирос тоттырды:
— Мә. Ләкин монда ярамый, әнә. теге ишектән чыгып...
Сафа Фәйзелхак күрсәткән ишектән чыгып китте Әхәт бабай белән Фәйзелхак, җилкәләреннән тау төшкәндәй, җиңел сулап җибәрделәр. Алмазия ханым кайнар су алып килде.
Сафа папиросын теләмичә генә суыра, күз алдында әле генә күреп килгән шешә бии. авызыннан сулар килә, ашказаны укмашып бөтерелә. Ул. сүнгән папиросын кабызу өчен шырпы эзләп, кесәсенә кулын тыкты, кулына салкын түгәрәк металл бәрелде. Акча түгелме? Алып караса — бер сумлык көмеш! Менә күктән төшкән бәхет! Теге чакта Садыйк тыккан булырга тиеш Ул шунда ук сүнгән папиросын чүп савытына ыргытты, кулына әлеге берлекне кысты, гәүдәсен байларча тотып эчкә үтте.
Танышлары хуш исле итеп пешерелгән кайнар чәйһе бер-ике генә йотканнар иде әле Алларында эчемлек салынган стаканнары да шул килеш тора Сафа, бүтән кая барсын инде, тагын алар янына тукталды. Әрсез алабайны яннарында кабат күргәч. Фәйзелхакның иреннәре тартышып куйды:
— Тагын папирос кирәкме?—диде ул.
Җавап урынына Сафа кулындагы көмешне сузды.
— Мине дә өлешкә катнаштырыгыз әле. туганнар...
— Беренчедән, без сиңа туганнар түгел, икенчедән, безнең табында синең өлешең юк,—диде Фәйзелхак кырт кисеп.
Сафа үзенекен тукыды:
— Хәлем авыр минем, алла хакы өчен...
Фәйзелхакның түземе беткән иде, сикереп торды:
— Алла хакын алланың үз каршына баргач сорарсың. Типкәләп озатканны көтәсеңме?.
Фәйзелхакның ярсып әйткән сүзләре Сафа өчен аякка ябышкан балчык кадәрле дә түгел иде. һаман үзенекен сукалады
— Типсәң дә риза, суксаң да бәхил, ярты гына стакан
Фәйзелхак аягына басты, Сафа каршына килде, тегенең күз төпләрендә берәр бөртек яшь. күгәргән йөзенә сары су бәргән, шешенгән иреннәре о еларга әзерләнгән баланыкыдай мимылдап тора «Типкәләп озатсаң да ар- < тыннан үрмәләп киләчәк. Бу афәттән котылу әмәле бер генә сораганын би- = рергә».—дип уйлады Фәйзелхак һәм үзенә дигән стаканны Сафага сузды * Тегесе аны күз ачып йомганчы эчеп тә җибәрде Әхәт бабай аңа күмәч кы = ерчыгы сузды, үзе янында сәләмәләр буталуын сөймәгән Алмазия ханым. * бармак очлары белән генә чеметеп, тавык муены тоттырды.
— Монда йөрмә инде син... Әнә теге почмакта буш урын бар Аңла- * дынмы? ~
— Аңладым.—диде Сафа. Кулындагы көмешен алмалар тезелгән газет * өстенә ташлады, ләкин өч адым да атламагандыр, аңа Әхәт бабай эндәште: .
— Кил әле. чибәр егет... °
Сафа күңелендә яңа омет балкыды бәлки, тагын аз гына Кире алар s янына килде. Бабайның йөзе бу юлы җитди дә. кырыс та иде
— Мә. бездән сиңа сәдака!. и
Сафа үз уч төбендә юеш көмешнең салкынын тойды Табын з тирәсеңдәгсләр. аның йөзен күрмәс өчен, башларын читкә бордылар Мон- j нан соң Сафа аларны борчымады Бер читтә тавык муены кимерде Бу минутта чүплектән тапңан сөякне ялаган эт шикелле иде ул
Сәгать ярым вакыт тиз узды Яр-Тамак пристанена килеп тә җиттеләр Әхәт бабайлар урыннарыннан кузгалды Пристаньнан «Метсор«га сузылган басманы узганда Фәхрия әби ят сулау ишетте Борылып караса, сыңар ботинкасын күтәргән Сафа аның артыннан атлый иде
— Бәй. кая барасың?—диде гаҗәпләнгән Фәхрия әби — «Метеорчыңнан калырсың бит...
— Калсам ни. аның миңа кирәге дә юк
Фәйзелхак Әхәт бабайга
— Салган баштан саташа.—диде Аннан Сафага борылды — Үзең керәсеңме әллә озатып куйыйммы?
Барасы юлы әле шактый ерак калган Салисә ханым «Метеор«дан чәрелдәде
— Кертмә, кертмә, андый дуңгызның абзары —үз фермасында
Алмазия ханымның җене котырды
— Әллә миңа бик хаҗәт дисеңме аны?.
Ирләр хатыннарның кычкырышуына игътибар итмәделәр Әхәт бабай Сафаны өлкәннәрчә үгетләргә тотынды
— Сиңа бу пристань түгел, ялгыш чыгасың, энем
Сафа шик шөбһә калдырмаслык итеп елмайды гына
— Үзегезгә бу пристань түгел, мин шушы районда яшим'
Алмазия ханымның күзләрендә яшен уйнады
— Кибеттә сигезенче ел эшлим. Шофер булгач, бер сугылмасаң. бер сугылыр идең...
— Мин дә шофер,—диде Фәйзелхак,—Юлда ялгыш та очрашмадык бит. Алдашып торма, әйдә әле...
Берсенең дә Сафаны биредә калдырасы килми Туган яклары гаҗәеп шул: тау башыннан сузылып киткән нарат урманы дисеңме игене белән күпереп торган кырлар, печәне каерып ала алмаслык болыннары дисеңме3 Юк. Сафа аларныкы түгел Китсен моннан —Әхәт картлар туфрагыннан Теләсә күккә очсын, теләсә җиргә сеңсен Дүртесе дә Сафаның якташ булу ына ышанмый, моны вөҗданнары кабул итә алмый иде Әле соң түгел тизрәк озатырга кирәк үзен Әхәт бабай белән Фәйзелхак Сафаны ике кул-тыгыннан эләктерделәр дә пристаньга таба сойрн башладылар Сафа карыш ты. аякларын терәде
— Саклау авылыныкы мин Көрәшче Бәхти малае'
Үзләреннән ерак булса да таныш авыл исемен ишеткәч, сагаеп калды лар Бәхти карт үз заманында биш ел рәттән мәйдан тоткан кеше Аны күрше районнарда да яхшы беләләр иде. Дүртесенең дә күзләрендә аптырау, гаҗәпләнү. Әхәт бабай сакалын кашыды.
— Бәхти кордаш малае булсаң, әйт әле: аның кул-аягында яра-мазар юкмы?
Сафа уйлап та тормый җавап кайтарды.
— Сугышта чакта йөзен снаряд кыйпылчыгы ярган Шуның җөе бар
Икеләнергә урын калмады Дүртесенең дә муен тамырлары бүрткән, йөзләрендә нәфрәт! Теге пристаньда адәм мәсхәрәсе булган кеше тәки аларның якташы булып чыкты бит! Хәзер инде Сафадан берсе дә көлми, аны берсе дә жәлләми, киресенчә, аны яңадан суга ыргытасылары, дөмектерәселәре килә иде.
Сүзне Алмазия ханым башлады:
— Ит биргән булдым, якташ икәнеңне белмәдем шул. белмәдем...
Фәхрия әби Әхәт бабай белән Фәйзелхакны битәрләп ташлады:
— Яшь юләр белән карт юләр, шул мәлгуньне үзләренә дигән аракы белән сыйладылар җитмәсә!.
Әхәт бабай акланырга тырышты:
— Бәхти малае икәнен белсәм, район данын сатып йөргән өчен тегендә үк милициягә олактыра идем мин ул мошенникны!..
Фәйзелхак барысыннан да ныграк офтана булса кирәк, иреннәрен чәйни, вакыт-вакыт тешләрен шыгырдатып куя иде:
— Кемлегеңне башта ук белсәм, беренче эш итеп уңлы-суллы яңаклар идем аннан аяк-кулларыңны бәйләп, айныганчы кеше күзе тошмәс җирдә йоклатыр идем Ниләр генә кыланмадың, хайван!..
Уңайсыз тынлык урнашты Бер-бере каршында аклану өчен сәбәп, берберен гаепләү өчен нигезле дәлил таба алмаудан туган иде бу тынлык. Сүзне тагын Алмазия ханым башлады:
— Адәм гаре, юл буенча кешедән теләнеп эчеп кайта бит...
Сафа, чибәр ханымнан йөзен яшерү өчен, тубал башын түбән иде:
— Теләнә дип. сезнең якташ икәнегезне каян белим?!
Әхәт бабай кызып китте:
— Оста гына акланмакчы! Якташ икәнебезне белмәгән, янәсе. Якташ булсак та. булмасак та без кеше бит. кеше! Шул чаклы кадерсезләнергә... оятсыз! Теге бер сумын да кире бирәсе калмаган, җәяү кайтсын иде мошенник
Сафаның моңа һич исе китмәде
— Монда минем танышлар уйма—Ул кулы белән яр өстендәге йортларга күрсәтте—Буш чагың туры килгәндә машинаң белән утын, печәнебезне алып кайтырсың әле дип, урам саен унар кеше унар сумлык сузып тора! Алыгыз, сый-хөрмәтегез өчен!
Ул кесәсендәге көмешне ком өстенә ташлады, аннан: «Сезгә башка бурычым юк1 «—дигәндәй, туры гына басып яр өстендәге өйләргә таба атлады Фәйзелхак ачу белән Сафаның сукмактагы эзенә төкерде.
— Тьфу!..
Әмма моннан берсенең дә күңеле җиңеләймәде, токрекнең бер өлеше уз йөзләренә чәчрәде кебек Юлларына борылдылар Әнә алар ашыга-ашыга атлыйлар үз төкрекләрен үз йөзләрендә күрүдән хурланалар, күрәсең.
Бу минутларда Садыйк белән Зәйнәп ханым. Сафадан бу юлы азрак чыгым белән котылуларына шатланып, тирли-тирли чәй эчәләр иде «Метеор»- дагы Салисә ханымның да кәефе күтәрелде. Аңа. теге исерек төшеп калгач, бөтен дөнья яктырып китте сыман. Ә ларектагы кызыл тырнаклы ханым белән милиционер формасы кигән яшь егет һәм бүрекле әби белән пристань начальнигы исә Сафаны бөтенләйгә онытырга өлгергәннәр иде. Шулай булмый ни, Сафаның маҗараларында аларның тузан бөртеге кадәр дә катнашлары юк ич...