ХУШЛАШЫРГА АШЫКМА!


Г 1Г 1Г агыиРьлаРнс кемдер, кайчандыр I II
II слгалаР белән чагыштырган. Әйе. I |1 || тау
елгалары сыман шаулап.
u шашкын хисләре шигъри калып-
ларга сыя алмый ташыган шагыйрьләр бар
Үзәнлектәге тын елгага охшаш сабыр.
салмак агышлы иҗат ияләре дә бар. . Бүген
туларның беренчесе өстенлек алды Чөнки
чорыбыз шундый Заман бүген ан-
дыйларга күбрәк мохтаҗ. Халык язмышы, милли
мөстәкыйльлек идеяләре йөрәкләргә. уй-хыялларга
гына бикләнеп яшәү дән азат булып, ташып-
ургылын митинг ларга чыкты, парламентларга үтеп
керде Шагыйр1>лор сүзе халыкны мәйданнардан
азатлыкка чакырды Шигърияттәге трибунлык.
кайнарлык белән ачыргалану шуның нәтиҗәсе.
Хәзер «заманча шигырь» дип күпләр чыгыш ясый
Сүз дә юк, бик бор- чулы мәсьәләләрне күтәрә алар.
Ләкин бер нәрсәне онытмый» әле Шигырь, чын
шигырь бер генә көннеке була алмын Заманның
үткән формасы бар. бүгенгесе, киләчәк заман бар
Бәлки, гражданлык позициясен тоташы белән
шигырьгә күчерергә кирәкмидер? Ярый да әйтер
сүзең туар буыннар җанында дә кайтаваз булып
яңгырый алса? Әнә. Дәрдем.энднең «Кораб»,
'1'укаиның «Китмибез!» Рәмиеңның « Гаң накьпы »
хакында бәхәсләр бүген дә туктамый, бүгең дә
аларда без эзләгән күп сорауларга җавап табарга
момкин «Заманча» төшенчәсе. ай-һай. мәкерле,
шома нәрсә бит ул
Шигъриятнең гасырлар буе килә торган үз аһәңе, үз
сурот-таспирлары бар ич әле Мәхәббәт' Сагыну
Хыял. Моң. Табигать.. Хәтер Яшьлек... Сәясәт,
нҗтнма гыи хәл көнләп түгел сәгатьләп үзгәргән
бер чорда без ул кануннарны да онытып бетермә»
әк иде
Фәннур Сафин— иҗат кыйбласын әнә шул
мәңгелек темалар!а юнәлткән ша- гыйрьләребездән
Аның «Чәчәк гомере» исемле китабы моны янә бер
кат раслый. Юк. анда борчулы. гасаби донья
мәшәкатьләреннән читтә торырга, хис ышыгына
качарга чакыру түгел. Менә тыңлыйк әле
Ирекле кош. яралы кош. Канатларын кем
кискпнТ Бар дпньнга ал кан ява Кем кискән
соң. кем икән?!
Йәгез. нәрсә хакында бу. кем турында? Лирик
геройның шәхси кичерешләреме? Бәлки ил. милләт
язмышыдыр? Миңа шулай тоела Сәяси телдә
гаепләүләр көчәйгән бер вакытта халкым язмышы
очен борчылу тоям мин әлеге юллардан Шигырь,
әнә шул рәвешле, меңнәрнең мең төрле
борчуларына җавап була алганда гына шигырь дип
аталырга хаклы. Яки
Ярсып-уксеп уз ярларын кыйный Чулман
Безне курен Болгар шулай елый сыман!
Тарихыбыз , кан-яшьтән аралашын, безгә омет
белән карый алсын өчен корәшкә күтәрелгән бер
дәвердә тынычла нудан сак булырга чакырган
шип.ри оран итеп кабул итәм мин бу сүзләрне
Ләкин. Доиьяның «ләкине» дә бар шул әле
Китапта бирелгән аннотациядә «гражданлык
пафосы белән сугарылган җылы яыямлы. хисси
шигырьләр» вәгъдә ителсә дә. кызганычка каршы,
укучылар белән соенеп-сокланып уртаклашырлык
әсәрләргә еш тап булмадым мин Әлбәттә, бу минем
шәхси фикерем шәхси позициям Шулай да Ә бәлки
менә будыр? Бер уйласаң бу заманда еллар кыска,
чорлар кыска. —ди автор «Таң» шигырендә һәм
шундый нәтиҗә ясый
Шул тизлекто сиңа. кеше. Үз-узеңне
тапмак кирәк Шуны сайлап таң атканда,
Ничек йоклап итмик кирикН
Бәхәсләшмим шагыйрьнең бер генә килгән
гомердә гамьсез булмаска чакыр гаң фикере
игътибарга лаек Ләкин С Рәмиеиның: «Так вакыты
Татар йок лыи Мин. йокысыз, уянам Уянам да. тиле
кебек тик бер үзем уйланам» — дигән мәгълүм
шигыреннән соң инде минем та рафтан бүгенге кон
авторының югарыдагы фикере гап-гадм тәэсирсез
сүзләр җыелмасы буларак кына кабул ителә Уйны
уйдырып сала алмау күпсүзлелеккә китерә. вак
фәлсәфәләргә этәрә
Хәер, бу фикергә нокта куеп, сүз соре шеи
башка юнәлешкә күчерик әле Фәннур Сафин
поэзиядә башлыча лирик шагыйрь буларак
танылган «Совет Татар
1
i Китап
күзәтү
станы язучылары* (1986) дигэн биобиблиографии
белешмәдә дә шагыйрьнең «ши- i-ырьләре яшьлек
романтикасы белән мул сугарылган булып, үз
замандашларының күңел кичерешләре, туган җир.
туган табигать турында лирик уйланулар рәве-
шендә кабул ителә».— дип раслана.
Иң әүвәл Ф. Сафин — мәхәббәт җырчысы. Табигый
ки. шигърияттә азмы-күпме каләм тибрәткән бер
шагыйрь дә сою хисе турында язмый кала алмады
Бер караганда бик җиңел юл кебек бу. чөнки —
гаять отышлы Әмма иң авыры, иң кыены да шушы.
Әлеге мәңгелек темага никадәр әсәр багышланган,
һәм шул хис ташкынында үз йөзеңне югалтмау
өчен шагыйрьдән икеләтә, өчләтә шигъри талант
сорала. Такташка ияреп әйткәндә. «Мәхәббәт ул үзе
иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта» Ф
Сафин да бу җәһәттән үз сүзен ныклы мәртәбәле
итеп әйтүгә дәгъва кыла «Таһир буласым килә
минем, Таһир буласым килә!» — дип тәкрарлый
автор бер шигырендә. Хуш. шулай да булсын, ди.
Димәк лирик герой мәхәббәттә «пешка» гына
булып калырга теләми, һәм шул җөмләдән бу хисне
дә яшәешнең зур бер көче, төп терәге итеп таный:
Мәхәббәт, нәфрәт һәм гуманлык...
Уйлап кара әле син янә Шушы өчпочмак
тирәсендә Әйләнә дә дөнья әйләнә
Күрәсең, шагыйрьгә сөю. гашыйклык турында язу
бик тә ошыйдыр, ул аны әллә нинди формаларда,
чәчелә-сибелә яктыртырга тырыша. Шигырь
исемнәренә генә игътибар итик: «Янып сөю». «Чын
сөю». «Шаярту һәм мәхәббәт». «Мәхәббәт алма-
сы», «Мәхәббәтнең кадер кичендә» һ. б. Мондый
ташкыннан хәтта бер мәлгә югалып каласың.
Китапта «хисләр яңа. чәчәк атып килгән мәхәббәт
тә. дуслар, өр- яңа»,—дип шигърияттә инде
мәгълүм кагыйдәне раслаудан алып, «мәхәббәтсез
яшәп булды әле, сою белән инде яшәрбез!»,—дигән
сәер пародоксларга кадәр очратырга мөмкин
Ирексездән шундый тәэсир кала, автор бу отышлы
темага чәтертән кебек ябышып, аны рәхимсез
рәвештә эксплуатацияли торгач. үтә
фәкыйрьләндерә, хисси көчен киметә.
«Мәхәббәтнең белик кадерен, калдыр- мыйкчы
аның хәтерен», яки «мәхәббәттән дә кадерлерәк
җирдә ни бар тагын әйт. йөрәк?!» кебек тапталып-
шомарып беткән гыйбарәләр арасыннан чак-чак
кына шигъри энҗеләрне күреп өлгерәм:
Мәхәббәттән үзебез качканбыз һәм без
шуңа тиле төследер. Кадер кичен кичтек
Сөюнең, Ә андыйлар изге кешедер Бәлки
менә безнең ишедер* Безнең ишедер.
Автор кайчак шигъренең җегәре кимүен үзе дә сизә
булса кирәк, ул илһам чыганагы. иҗат дәрте өмет
итеп туган ягына, туган җиренә күз төби. «Сары
айга карап сокланган» шагыйрь сагыну хисен тулы
бер тезмәгә тарата: «Авылым». «Моң». «Туган
якка» «Кайтчы, җырым!». «Кышкы авылга».
«Туган җирем». «Туган якта»... Мин тагын
аптырашта, автор һәрберебез өчен изге булган
туган якны сагынуы турында сөйли, әмма ул мотив
күп санлы шигъри юллар эчендә шулкадәр ваклана,
шулкадәр бүлгәләнә ки. зиһен төп аһәңне эләктерә
алмый изалана. «Моң» шигырендәге «Тынгы
бирми, димәк, яши миндә һәм чакыра туган ягыма»,
яки «Еллар аша тарта җанны, тарта төнге утларың!»
(«Туган якка») дигән юллар берүк фикернең
куәтсез төрдәшләре булып күзалланалар. Шулай да
авторның шактый ныклы даими- лек белән бу
темага мөрәҗәгать итүе иҗат дәрәҗәсеннән
ризасызлыгына бәйле дип әйтергә нигез бар:
Сукмак сабып кайтып киләм.— Үзән
аркылы юлым... Үзен эзләгән улыңа Фатиха
бир, авылым!'
Шагыйрь эзләнә, борчыла, үз-үзеннән канәгатьсез
калып, бер читтән икенчесенә ташлана. Сөенеп
укый торган шигырьләре белән беррәтгән
тәэсирсез, күңелне кузгатырга сәләтсезләре дә булу
шуның нәтиҗәсе. Автор моны үзе дә тоя: •Тау тау
инде, ә без үзәннәр. »—дип аклана ул «Үзән»
шигырендә. Монысы— аяныч, сискәндерә торган
халәт бу. Газаплы эзләнүләр каршында аптырап,
чарасыз калган күңел җиңелүен таный түгелме?
Шагыйрь исә бөтенләй тынычланган ахыры: «1>ез
атлаган юлдан да як- тырак. кояшлырак юллар бар
микән!» — дип үзен дә. укучыны да ышандырырга
тырыша. Ә тынычлану — хәтәр, тынычланудан
гамьсезлеккә бер генә адым Туган җир. туган төбәк
чынлап та җуя барган идеалны яңартырга, яисә
яңасын табарга ярдәм итәрме? Автор үзе моңа уңай
җавап бирә: «Җанга матурлык тула.—Туган җирем
шул була!» Ләкин шәхсән мин үзем моңа шикләнеп
карыйм, шагыйрьнең иҗади көч. илһам дәрте табуы
турында тора кубып раславы эзләнүләрдән гаҗиз-
леген яшерергә теләве генә бугай. Бу исә
котылгысыз ясалма пафоска, масаю белән
өретелгән горурлануга китереп чыгара:
Синең өчен мин дә чәчәк, И киләчәк —куз
алмам!..
Ашыкма, шагыйрь! Үз-үзеңә бәя бирергә ашыкма.
Әйтәсең бит: «Инде хәзер тынычландык, күңелләр
генә елдам», —дисең. Әнә шул күңел учагының
сүнергә өлгермәгән күмерләрен үрләтеп, гамьсез-
лек пәрәвәзе белән урала башлаган тынычлыгыңны
ялкыннарыңда көйдерү за- РУР
Ә мин үзем Фәннур Сафинның шигъри бәйгедә
дөрләячәгенә ышанам. Чөнки аның бу китабындагы
иҗаты ниндидер эчке яшерен моң, ачынулы сагыш
белән сугарылган. Вакыт-вакьгг ул хис калкып та
чыга, әмма тиз югала: әлегә ул зәгыйфь, көчсез.
Китапның соңгы бүлеге нәкъ менә «Хушлашу түгел
бугай бу...» дип атала Мин монда зур мәгънә күрәм
шагыйрьнең җанында борчылу бар, ачыну сизелә.
Биредә инде ясалма үзбәяләнүнең эзе дә юк Автор
бу җыентыгына шактый кайтыш әсәрләр урнашуын
акланып та, бераз үпкәләп тә танырга мәҗбүр:
Узганнарда яшим.—
Тоташ бер хәтер мин.
һәм ул тәэсирсез шигырьләре өчен гафу
үтенгәндәй, элеккеге иҗатыннан бер үрнәк булган
«Музей ачтым, т дигән, бер укуга ук җаныңны
биләп алучы шигырен урнаштырган. Әйтерсең лә
шагыйрь үзе дә тәнкыйть күзлегеннән ике чор
иҗатын чагыштырып карарга алына. Бу очракта
инде ул кырыс, гаять таләпчән укучы буларак
чыгыш ясый. Кая ул тынычлану, кая ул үз-үзеннон
канәгатьлелек!
Зая гомер?!
Шуның оченме без килдек җиргә?
Уйласаң бер.
Ни алдык та әле.
Ни бирдек без илгә?
Канатлымы без күгебездә?
Хыянәт итмибезме үзебезгә?
Инде шагыйрь тынычлыгын җуйганда, мин —
укучы сабырланам Җанында ачыргалану ялкыны
дөрләгәндә без Ф Сафни- нан әле күп шигъри
җәүһәрләр көтәргә хаклыбыз. Бары аңа кушылып
әйтәсе генә кала: «Сүз хәнҗәрен ал кыныңнан—ту-
тыкмасын!»
Фәннур Сафинның киләчәк иҗатына өмет белән
карыйм, дидем. Эзләнгән, газаплы ачыргалану
белән. үҗәтләнә- үҗәтләнә үз кыйбласын табарга
тырышкан шагыйрьдән күпне көтәргә мине.м тулы
хакым бар. Бары тик чарасызлыкка, өметсезлеккә
юлыгып туктамасын да. вакытыннан элек иҗат-
корәш мәйданыннан «үкчә күтәрергә» ашыкмасын
Иде
Шигъри бәйге белән хушлашырга ашыкмыйк.
Шагыйрь!

Реклама