ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР

Реквием Боек Ватан сугышында һәлак булга* татар шагыйрьләрем Башланып та, тәмамланмый ничаклы җыр Өзелеп калган Европаның кырларында... Паганини скрипкасы кебек чыңла, Поэзия, исән, таза кылларыңда! Көз каршылый Кышны Көз күрсәтә Кышка мәртәбә, Шартын үтәп затлы йоланың,— Сары яфрак—алтын тәңкәгә Кумеп аның килер юлларын. Син киләсең Һич белмичә борчу, мәшәкать, Яшәгәндә тыныч, төш күреп, Син киләсәң тагын, Мәхәббәт... Шагыйрьлегем искә төшереп. Көнләшү Тугрылыгың артык аккоштан, Көйдермисең шик утларыңнан... Көнлим сине ләкин вакыттан,— Минсез узган минутларыңнан. Таулар артында Мин тауларга карап шигырь язам, Гүзәл исмең кушып һәр тынга. Шул тауларга карап һуштан язам — Сылу сының таулар артында ..
Яктыртучым булып
Була кайчак бөтен тирә тын, Караңгылык баса күңелне Калка шунда якты сурәтең, Яктыртучым булып күгемне.
Күрми ДИМӘ
Син — артымда. «Күрми» димә — сизәм, беләм.
Карый алмыйм яман күзләр арасыннан Хәлем — газиз көен тик аркасы белән Тыңлый алган чал Бетховен хәле сыман.
Яшь Вертердәй
Әгәр белсәң яшь Вертер ни кичергәнен, Аның исәп, таптан-кердән азат җанын.— Син аңларсың нинди утка төшергәнең. Бу өметсез януымның газапларын
Сандугачны тыңлаганда
Өзгәләнеп нигә, әй, сайрыйсың, Урманнарга тулган моңнарың/ Хискә янып шулай сарымы син. Лаекмы тик моңа сыңарың7..
Сурәтеңне төреп
Каралтырга якты хисемне. Кузгатсалар синең исемне. Сурәтеңне тореп моңыма. Мин юнәләм урман юлына
Яз кызына
Гөлләрнеңме сиңа назы күчкән, Таңнарныңмы күчкән яктысы? Кайсы йолдызлыктан килдең безгә. Якты җанлы гүзәл Яз кызы''
Син кагылгач
Кагылдың тик уйнап син бары Бөтенләйгә тынган сазыма Кылларыңның тибрәп зыңлавы Җитте менә ничә языма.
Гомер
Язлар үтә, кышлар җитә тора, Чигәләргә бөркеп чал тынын. Еллар бездән алып китә тора — Көмеш биреп— яшьлек алтынын
Җан тынычлыгы
Җанга ял юк —даруларың Берәү түгел, унау булсын: Йокым тыныч булсын дисәң, Вөҗдан һәрчак уяу булсын.
Бер тәнкыйтьче
Буш шагыйрьне чөеп мактады, Бушка түгел, бер-бер исәп — бу. Чын шагыйрьне изеп таптады— Халкым, сак бул: сиңа күсәк—бу!
Философ..
Бәйнәлмиләл фәлсәфәсен сатты — Безнең күзгә тузан чәчәргә.
Ә нияте юкса үтә гади: Халкыннан да... калып яшәргә
Кем баерак?
Бер бай дустым гел масая зиннәтенә: «Диварларым тулы,—диеп, — затлы рәсем». Бармы тиңдәш минем байлык кыйммәтенә — Күңелемдә һәрчак синең пакь сурәтең!

Реклама