ЧӘМЧӘЛЕ БАШМАК


Журнал тышлыгының беренче битендәге сурәткә игътибар иттегезме'’ Тагын да бер күз
салыгыз әле! Сезнең алда татар халык сәнгатенең күнгә ясалган, башка бер генә халыкта да
очрамый торган, дөнья күләм данлыклы, кабатланмас үрнәге. Бу — ир- егетләр өчен ижат
ителгән аяк киеме Сәхтиян күннән чәмчәләп тегелгән һәм чигелгән бу башмаклар, ука белән
чигелгәнлектән, аеруча затлы вә кыйммәтле санала. Сүз дә юк. мондый башмакны кигән ир -
егет әллә каян игътибарны үзенә жәлеп иткәндер. Бер дә юкка гына бу аяк киемен Санкт-
Петербургта 1901 елда ук ачылган этнография музеенда сакламыйлар инде Анда ука белән
чигелгән, асылташлар белән бизәлгән, безнең осталар ижат иткән сәхтиян читекләр дә бар.
Аны татар сәүдәгәрләре Александр III патшага бүләк иткән булган ,
Шул вакыйгаларны күздә тотканда, әлеге сурәттәге башмаклар XIX йөзнең икенче
яртысында эшләнгән, дияргә мөмкин Әмма мондагы үрнәкләрнең тозелешен, чәмчәләү
үзенчәлекләрен ныклабрак өйрәнсәң, әсәрнең XVIII йөз азагы яки XIX йоз башына каравы
ихтималын да күрергә була. Башмакларның кыяфәте, купшылыгы, ялтыравыклыгы аларның
патша галижәнаблары даирәсе өчен әзерләнүен раслый Башка аяк киемнәренә караганда болар
үзләренең кабатланмас булулары белән аерылып тора Шулай да бизәкләр һәм чәмчәләү ысулы
аның бары тик татарныкы гына икәнлеген бик ачык күрсәтә
Нәрсәдә соң моның аерымлыгы'1 Төп кулланма итеп алынган күнгә икенче тостәге
күннән бизәк ябыштыру, ягъни аппликация ысулыннан аермалы буларак, татарлар бизәкне
сурәт урыны киселгән ачык жиргә куялар һәм аны тон нигезгә, ябыштырып түгел, ә
тоташтырып — чәмчәләп, чигеп беркетәләр Чәмчәләп чигү очен нык ефәк жеп. комеш яки ука
жсп алына Күннең исә иң йомпндры, сәхтиян дип аталганы сайлана Андый күнне «Май
кебек'»—дип. аеруча мактап йөрткәннәр
Күнне бизәкләп кисүче осталар, пычакны туры тотып, аның сабын иякләренә терәп,
гажәеп могжиза тудырганнар Атар тегеләчәк аяк киеменең нинди булачагын,
чәмчәләүчеләрнең ничек эшләвен — барысын да күз алдында тотканнар Сәнгать әсәренә тиң
башмакларның нинди булачагын алдан күрү аларга дәрт өстәгән Шунлык тан бу осталар һич
тә авырсынмаганнар Атар бит буыннан-буынга, ата-бабадан шул һөнәргә өйрәнеп үскән.
Казан татарлары сәнгатенең бу төренә караган кайбер якларны безнең чорга кадәр V—
IV гасырларда яшәгән таулы-алтай кабиләләренең ижат үрнәкләрендә дә очратырга мөмкин
Инде журнал тышлыгындагы башмакларга кабат күз салыйк Азар бары тик татар аяк
киеменә генә хас өлге буенча тегелгән Башка халыкларныкыннан. әйтик, урыс аяк киеменнән
аермалы буларак, алар икс өлешкә, алгы һәм үкчә якларына бүленеп тора Бизәкләү жәһәтеннән
исә бу башмаклар аерым игътибарга лаек
Башмакларның зөборжәт төсендәге жирлегенә алтынсу сары һәм ачык кызыл бизәкләр
чәмчәләнгән Үрнәкләрнең чикләре ука белән чигелгән Укалы жойләр күннең иркен
мәйданнарына да чыгып-чыгып китә Монда торледән-торле үрнәкләр бар жил уңаена бөгелгән
яфраклар, каурыйлар, йөрәк сурәтләре Үзәктә — кояшка ишарәләүче рәсем. Монысы
табигатьнең төп көчен тасвирлый
Үрнәкле чәмчәләүчс үзәк жөйләр күзгә аеруча нык ташланып тора Моның сере гади
күнне вак-вак сурәтләргә кискәләү авыр, әсәрнең гомуми мәгънәсен анлату өчен эре
бизәкләрдән файдалану отышлырак саналган
Әлеге башмакны ижат иткән кеше бу тор сәнгатьнең остасы булгандыр, мөгаен Аның бу
әсәренә тиң аяк киемнәре дөньяның төрле тарафларында популярлык казанган Мондый ысул
белән чәмчәләнгән башмаклар, читекләр урыс дворяннарының да иң кадерле киемнәреннән
саналган Төркестап, Себер. Урал халыкларында аларны бик кадерләп йөрткәннәр Көнбатышта
да аларга сокланып караганнар Мондый аяк киемнәре Париж, Чикаго. Копенгагенда
уздырылган халыкара күргәзмәләрдә дан тоткан Татарның бу төр сәнгате хәзер дә югалып
калмасын иде!
Гүзәл ВӘЛ^ЕВА-СӨЛӘЙМАНОВА.
сәнгать белгече

Реклама