Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР МИРАСКА—ИКЕ КАРАШ


АКМУЛЛАНЫҢ ТУУЫНА 160 ЕЛ
■үт 1Г оннан нәкъ ун ел элек Татарстан китап нәшрияты «Акмулла» китабын бастырып
/|| чыгарган иде Шул ук вакытта шундый ук китап башкорт теленә тәржсмәдә 1 V JL
Башкортстан китап нәшриятында ла донья күрде Ләкин бу икс телдә чыгарылган китапларның кереш
мәкаләләре эчтәлегендә жир белән күк арасы кадәр аерма барлыгы абайлама Сәер карашлар Әхәт
Вилданоаның (Уфа басмасы) «Мәгрифәт, яктылык йырсыһы» һәм китап ахырында урын алган
«Аңлатмалар һәм искәрмәләр» дигән мәкаләләрендә аеруча күзгә ташлана Ул. мәсәлән, 28 биттә олы
галимебез Шиһап Маржами турында язып килә-килә дә, Акмулланың Ш Мәржанига багышланган
мәрсиясе турында көтмәгәндә шундый шаккатыргыч бер нәтижә китереп чыгара: «аңа дан жырлауга, аны
мәдехләүга. идеаллаштыруга (курсив безнеке —Ә С.) корылган» Кемне-кемне. ләкин Маржами кадәр
галижәнаб шәхесне «идеаллаштырасы» юк. әлбәттә? Аның классик гарәп телендә язып калдырган 30
томнан артык («Казан утлары» № II, 1982, 165 бит) кулъязма хәлендәге әсәрләре хәзерге көндә Казан
дәүләт университетының фәнни китапханәсендә саклануы үзе дә безгә күп нәрсә турында сойли.
Ә Вилданов икенче урында (12 бит) «Төрмәдән чыккач. Акмулла Карагыз Бутачка барып. жәй буе
хәл жыеп ята да көзгә табан Петербурга карап юлга чыга. Юл уңае Казанга сугылып, Шиһабетдин
Мәржани, Каюм Насыйри кебек күренекле татар галимнәре белән күрешеп китә»,— ди. Ләкин шул ук
мәкаләдә (29 бит) ул үз сүзенә үзе үк каршы чыга «Мәржанннех вафаты мәгълүм булгач, шагыйрь әсәргә
мәрсия стилендә берничә строфа остәп яза:
Качан ул зат китеп барды,
Казан күрке китеп калды.
Һәмма ах баб йәтим калды —
Жода булдык, дәрига, аһ!
— дип Мәржанинең үлүенә, аны тере чагында барып күрә алмавына зур үкенеч белдерә* (курсив
безнеке —Ә. С.), ди, Авыздан чыккан сүзен галимнең колагы да ишетергә тиештер ләбаса9!
Татар галиме М Госманов «Мифтахетдин Акмулланың ижаты һем мирасы» дигән житди кереш
мәкаләсендә Акмулланың, мәсәлән, Шиһап Мәржанигә багышланган шул ук • Мәрсия»сснең кереше
ахырында «Аһ, дәрига! Баралмадым кашына аның», —дип үкенеч белдерсә, галим үлгәч өстәлгән
бүлегендә Казанда булмавын тагын да ачыграк яза» (23-24 бб.). —дип белдерә Шулай ук Акмулланың үз
сүзләре дә аның III Мәржани белән күрешә алмавын аермачык дәлилли:
Гыйнайәт кылса ни, йа рабб, Үзем байгыш, атым арык.
Казан шәһренә бер барып Күралмадым, дәрига. аһ!
Ә Вилдановиы бу төгәлсезлекләр, әлбәттә, артык борчымыйдыр. Мәсәлән, шул ук •Мәгърифәт,
яктылык йырсыһы» кереш мәкаләсендә ул. «М Акмулла ижаты үзс бер шигъри мәктәп иде Габдулла Тукай,
Мәжит Гафури, Давыт Юлтый, Шәйхзадә Бабич, Шәфикъ Әминсв. Нурмөхәммәт йомрани кебек бик күп
шагыйрьләр тәүге сабакны шул мәктәптә алдылар» (38 бит),—дип яза Башка башкорт әдипләрендә эшебез
юк, әмма Тукай кадәр Тукайны бу урында мисал итеп китерү, минем уемча, бик үк урынлы түгел Чөнки
бу өстәмә дәлилләүне, тикшеренүне таләп итә. Без бу очракта М. Госманов мәкаләсендәге Мисаллар белән
дә бик килешеп бетә алмыйбыз Ни өчен дигәндә, олуг Тукайга мең еллык мәдәнияте булган татар
шигърияте дөньясында «сабак» алырдай андый «мәктәпләр» үз төбәгендә дә житәрлек булгандыр Ни дисәң
дә. Идел буе ул дәверләрдә төрки дөньяга күп яктан өлге булырлык мәгърифәт нурларын таратучы үзәккә
әверелгән Шуңа күрә Акмулла, киресенчә, үзс Шиһабетдин Мәржани, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәсзханов
кебек күренекле татар мәгърифәтчеләренең турыдан-туры йогынтысы астында мәгьрифәтче-шагыйрь
булып житешә алган Аннары. М Госманов үзе дә: «Мәржани-Фәсзханов фикерләре, татар дөньясы кысала-
рыннан чыгып, бөтен Россия мөселманнарында мәгърифәтчелек хәрәкәте тернәкләнүгә, гөрләп үсеп
китүгә зур өлеш кертте Моның шулай икәнлеген хәзер Урта Азия һәм Казагсган тарихчыларының барлыгы
диярлек таный,—дип белдерә Бер урынлы сорау туа ни өчен Ә Вилданов шул юнәлештә тикшеренеп һәм
анализлап. Акмулла ижатына объектив бәя бирергә уйламады икән9 Мөгаен, ул аның максатына туры
килмидер Стәрлебаш татар мәдрәсәсендә (Стәрлебаш бүген дә татар авылы) Акмулланың һәм аның
атасының татар те-
ленда укып күзләре ачылганын, укытучысы шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән шигърият маһирлы гына
өйрәнгән булуын Вилданов сүз арасында әйтеп узса да. ул Шәмсетдин Зәкинең татар шагыйре икәнлеген
кереш мәкаләсендә, ни өчендер, искәртергә «оныта!» Акмулла укыган Мәләвезтамак, Әнәч авыллары да
саф татар (мишәр) авыллары ич әле! Шул авыллардагы татар мәдрәсәләрендә татарча сабак алып,
соныннан шагыйрь булу дәрәжәсенә күтәрелгән ләбаса Акмуллабыз' Үз вакытында бөтен Урта Азия.
Казагстан төбәкләрендә яшәүче жирле кавемнәргә мәгърифәт нурын сипкән («Казан утлары». 1982. №11.
102—110 битләр) ххлык- нын теленә һәм үзенә ничек инде хөрмәт белән карамаска мөмкин4! Безнең
заман галименең фәнни фикерләү дарәжәсе шулай ук колачлы, гадел булырга, милли кысалар эченә
кереп бикләнмәскә тиеш иде бит?
Акмулланың бу шигырь жыентыгына бәйле Вилданов «ачышлары», кызганыч ки, югары да телгә
алынганнар белән генә төгәлләнми әле- «Аңлатмалар һәм искәрмәләр» дә. мәсәлән, мондый юлларны
очратабыз. «Әгәр дә ул, Мифтахетдин, беренче версиядә әйтелгәнчә. Мөхәммәдьяр казакъ белән
Нигъмәтулла хәзрәтнең асравы Биби голсем никахыннан үуган бала булса, туган авылы Стәрлсбаш
булыр һәм ул укыр өчен аллә кайдагы (курсив безнеке Ә С-) Мәләвезтамакка, Әнәч (бу авыл
Стәрлебашка нибары 15-20 чакрым гына'—Ә С.) мәдрәсәләренә барып йөрмәс иде. Ә ул Стәрлебашка
нәкъ шул мәдрәсәләрдә байтак «шәкерт шулпасын» татып караганнан соң гына килеп чыга» (210 бит).
Бу урынла хаклы рәвештә өченче фаразны да китереп чыгарырга жирлек юк түгел! Мәсәлән.
Акмулланың атасы буласы кеше казакъ Мөхәммәдьяр Сырдәръя якларыннан килеп. Стәрлебаш
мәдрәсәсен тәмамлагач, шунда өйләнеп, соңыннан Туксанбай дигән башкорт авылына хәлфә итеп тә
жибәрелгән бу луы бик ихтимал бит? Чөнки ул заманда Стәрлебаш әтрафында указлы хәлфә -муллаларга
буш мәхәллә табу бик тә авыр була Мәгълүм ки. Стәрлсбашта яшәүче һәр дүрт кешенең бер се мәдрәсәдә
укып белем алган («Ленин юлы», 12. X 1981. Стәрлсбаш)
Акмулланың атасы Мөхәммәдьяр Бибиголссм (дөресрәге. Бибиөммеголсем) атлы асрау татар
кызына өйләнгәч, аларның гаиләсендә Туксанбай авылында (Вилданов уйлаганча, Стәрлсбашта түгел!)
Мифтахетдин исемле баланың дөньяга килүе һәркемне ышандырырлык һәм иң реаль фараз! Шулай ук
Акмулланың үз атасы саналган Мөхәммәдьярның да Стәрле- баштан Туксанбай дигән башкорт авылына
килеп юлыгуын нәкъ әнә шушы оченче фаразга таянып кына дәлилләргә мөмкин Юкса, Туксанбай
Мөхәммәдьярның туган-үскән үз авылы түгел һәм анда кардәш-ыруы да. туган-тумачасы булуы да
билгесез Шуңа күрә профессор М Госманов та «Мифтахетдиннең чын атасы кем булуы мәсьәләсен аның
кабере остснә куел ган таштагы язу хәл кыла»,—дип зур ышаныч белән яза Кызганыч, әлбәттә, башкорт
галимнәренең тырышлыгы белән Акмулланың элекке асыл кабер ташы урынына хәзер икенче бер
«мифик таш» язып куелган! Мифтахетдиннең үз атасы Мөхәммәдьяр чыгышы буенча Сырдәръя япаннан
Стәрлсбаш мәдрәсәсенә ул белемгә сусаудан килеп юлыккан казакъ бала сы' Ә Вилданов Акмулланы
чыгышы буенча фәкать башкорт милләтеннән дип кенә таный Аның анасы ягыннан татар, атасы ягыннан
казакъ икәнлеген дәлилсез генә кире кага Бу шагыйрьнең чыгышы турында алай берьяклы килү үзен,
билгеле, һич тә аклый алмый Чөнки Акмулла, Вилданов моны телиме-юкмы, татар белән казакъ баласы
Аның күпмедер вакыт башкорт гаиләсендә тәрбияләнүен татар-казакъ галимнәре һич тә кире какмый
Шунысы да игътибарга лаек: киләчәктә туачак «даһи» галим Ә Вилдановның ачуын чыгарыр өченме,
шагыйрь бер әсәрендә үзе хакында ,
агалар, хәуф итәмен. Анасы нугай кызы димәсәгез.
— ди.
«Нугай дип,—яза М Госманов әлеге кереш мәкаләсендә,—киң мәгълүм булганча, казакълар татарларны
атаганнар һ.тм хәзер дә шулай атыйлар» Фән докторы Г Хосәсновның безгә яз сап хатында (8 04 83 ел)
мисал итеп китерелгән шикле «архив язмалары»на карагайда, ша гыйрыгең үз шигыре күпкә дәлиллерәк,
әлбәттә' Шуңа күрә бу очракта. Г Хосәенояиың үз сүзләре белән әйткәндә, безне «голословно»лыкта
гаепләргә маташуы берничек тә үзен аклый алмый. Тик шулай ла бернәрсә бәхәссез кала бу дала
бөркетенең канын коючылар, ачы ха кыйкать лачынының жаггын алучылар, йоклап яткан арбасында
аны куй пычагы белән чалу чылар «башкорт старшинасы Буранголдоң кушуы буенча Гафиәт һәм Дәү ли
дигән адәмнәр» була* («Башкортстан», 27 IX 1924) Бу жирәнгсч жннаятьтә казакъ һәм татар хал кыннан
катнашкан кешеләр булуына бернинди дә фараз юк Без әнә шунысына ла шокерагцз' Чөнки Акмулла
мирасын «бүлеш үчеләргә» бу күп нәрсә турында сөйләргә тиеш
Ә. Вилданов Акмулла ижатына бәя биргәндә әдәбиятчылык, фәлсәфә фәннәренең шун дый тирән
девон катламнарына үтеп керә ки. бу шагыйрьнең мәгърифәтчелек тамырларын хәтта II. Новиков кебек
атаклы шәхесләрнең әхлакый карашлары тәэсиренә китереп утырта Моның, әлбәттә, ярамаган бер жире
дә юктыр югын Ләкин галим кешегә бу очракта «и ман» һәм «чама» төшенчәләрен истән чыгару яхшы
микән’ Кыргый, ач далада арык аты белән кайгы чаң кагып гомер иткән Акмулла, чегән хәлендә
күченеп йөргән халык акыны
Новиковның әхлакый фәлсәфәсен ул елларда кайдан белсен? Кайда моны раслаучы дәлил " М Госманоп
бу мәсьәләдә күпкә тотрыклырак һәм әдәплерәк карашны алга сөрә «Акмулла, чыннан ла. классик төрки-
татар әдәби традицияләреннән тыш. казакъ халык шигърияте белән сугарылып, дала шигъри мәктәбендә
дә тәрбияләнгән, шул икс башлангычны бергә кушкан
11 «К. У • м» 11
кабатланмас шагыйрь «Казакъча «заым» диген әсәрләренең зур өлеше татарча яңгыравын исәпкә
алганда. Акмулланың тирән тамырлы татар шигърияте чишмәсеннән мул һәм даими су эчкәнлеге
бәхәссез»,— дип яза ул югарыда телгә алып кителгән мәкаләсендә.
«Мәшһүр шагыйремез Акменланың Шиһабетдин ал-Мәржани мәрсиясе вә башка шигырьләре»
Казанның «Шәрәф матбагасы»нда басылып чыгуы да М Госмановның бу китаптагы «Библиографик
белешмә»ссндә телга алына Акмулла жыентыклары, әйтергә кирәк, барысы да борынгы татар
телендә донья күргән китаплардан санала Асыл нөсхәләр! Әмма ләкин «Большая Советская
Энциклопедиямдә (том I, бит 339). ни өчендер, башкорт әдәбияты белгечләре Акмулла
«шигырьләрен төрки (на языке тюрки), ә кайбер әсәрләрен казакъ телендә язды», дип ялганлап
күрсәткәннәр Димәк, башкорт «бслгсчләре»нчә фикер йөртсәк. Акмулланың татар укучылары очен
Казан басмаханәләрендә чыгарылган барлык китаплары да борынгы татар телендә түгел, ә башкорт
һәм казакъ телләрендә язылган китаплар булып чыга! •Большая Советская Энциклопедия»дә урын
алган Акмулла ижаты турындагы материаллар шундый «шома» әзерләнгән ки, шагыйрьнең мирас
тарихы белән якыннан таныш булмаган укучылар бу саташуларның ялтыравык юка конфет кәгазенә
терелеп бирелгән ялган икәненә шикләнмәячәк. Мәсәлән, андагы шундый бер жөмләгә игътибарны
юнәлтәсем килә: «Аның шигырьләре 1904 елда аерым жыентык булып чыктылар» Бу урында,
ирексезләп: кайда дигән сорау туачак. Әгәр Уфада. Алма-Атада чыккан дип күрсәтсәң, автор
«башкорт шагыйре» булудан мәхрүм кала! Шуңа ла карамастан, Акмулланы энциклопедиядә
«башкорт мәгърифәтче шагыйре» дип күрсәтергә жөръәт итә алганнар! Башкорт галимнәре аның
атасын да Мөхәммәдьяр дип түгел, ә үги атасы буенча «Камалетдин» итеп күрсәткәннәр Акмулла
китабының Казан матбагасы басмасында; «Мифтахетдиннең чын атасы»ксм булуы мәсьәләсен аның
кабер остснә куелган таштагы язу хәл кыла», — дип әйтелә, һәм шундагы (Миас шәһәрендә) язудан
түбәндәге юллар да дәлил итеп китерелә; «Шәһидләрчә үтерелгән, 1313 (һижри) елда сигезенче
жомадиел үлядә, жомга көне кичен (милади буенча, 1895 елның 26 октябрьдән 27 сснә каршы төнгә
туры килә), Акмулла исеме белән билгеле Мифтахетдин, нәсел буенча атасы Мөхәммәдьяр хәлфә,
тәрбия буенча атасы мелла Камалетдин. Тәмам, бетте». (13-14 бб> .
Әйтеп киткәнебезчә, бу кабер ташы инде башкорт галимнәренең тырышлыгы белән Ак-
мулланың жәсәдс өстеннән алып атылган Ләкин ул ташның фоторәсеме Казанда чыккан •Акмулла»
китабында (12 бит» басылган, андагы язу бик ачык санала Моның өчен күп миллионлы укучылар
исеменнән профессор М Госмановка ихлас рәхмәтебезне житкерәсе килә!
Акмулланың атасын архивта сакланган 1816, 1834, 1850, 1859 еллардагы «ревизские сказки»
мәгълүматларына таянып. «Туу турындагы таныклык» буенча язу һич тә хакыйкатькә хезмәт итми
Чөнки Мифтахетдинны (Акмулланы), ир бала булганлыктан,,үги атасы Камалетдин фәкать имана
жире алу очен генә үзенә упал ясавы» («усыновление») хәзер беркемгә дә •сер» түгел инде
Акмулла ижаты белән кызыксыну татар, шулай ук казакъ һәм башка халыклар матбага-
чылыгында да киң колач ала бара. Мәсәлән, Акмулланың әсәрләре «Татар поэзиясе антологи ясе»
(1956). «XIX йоз татар әдәбияты» (1957). «Татар мәгърифәтчелек әдәбияты» (1979) кебек югары уку
йортлары очен төзелгән ләрсслск-хрестоматияләргә дә кертелде Газета һәм журнал битләрендә дә
аның ижаты турында гыйльми хезмәтләр даими басылып тора Мәгърифәтче шагыйрь мирасының
татар әдәбиятында гына түгел, казакъ әдәбияты тарихында ла урын алуына, бүтән милләт вәкилләре
очен дә рухи азык, әдәби чыганак булып хезмәт итүенә без. әлбәттә, чиксез шатбыз Бу мәшһүр затны
тудырган бәрәкәтле Урал туфрагына, шулай ук. рәхмәт әйтеп» сокланып баш иябез 1