Логотип Казан Утлары
Повесть

БЕР ДӘ БЕР КӨЗНЕ


Син бу изге күңелле, авырлык белә» генә йөри торган картны белмим /шярлек Шулай ук аның үгкән гомере хакында да Ул язгы ташкын бозлары тегермән ташы урынына ышкып бетергән, йомычкаларын чоңгылларга кертеп чумдырган бер бүрәнәне хәтерләтә Тормыш яры буйлата көчкә көчкә генә бара инде, әйтерсең лә ’ аяк табанына кургашын коеп куйганнар, адымнары чит кешенеке шикелле тоела Әмма җитди кыяфәтле нәфис ак йөзле туганнан туганы кызынамы оныгынамы диим, көзнең сыек эңгер меңгирләрендә үзенә гаҗәеп бер җиңеллек хисе иңүен сөйли дә сөйли Мин аның әле сүрелеп, әле кабынып китә торган сөйләмен Ул бакчаны ореткән тын бушлыкны таратырга теләгән өйдем шул Суны да чиләкләреңне мөлдерәмә тутырып ташыйсың утының да әзер Кайчан өлгерәсеңдер Ә мин хәлсез инде, ниндидер җиңеллек кенә калган Кыбырсынма инде' Утыр әле минем катка Аннары йөреп килербез Көзне карап каласым килә Менә чәчәкләрем генә әрәм кала Син алариы ташлый күрмә тагын, карап тот Берәр ярдәмчең булса икән ул Ә мин бер аягым белән тегендә инде, күнегә торам
Әллә ничек кенә кечерәеп бетеп, ул болдырдагы үрмәле урындыкка утырган Аны үлемгә әзерләнгән, җыенып беткән дип әйтеп булмый әле Тигез ут яктысы йөзенә җәелгән Шома дип чигәсе бераз кысылган ә маңгае алгарак чыгып торганга күрә бит яңаклары калкыбрак калган Күз төбе күләгәле түгел Ә сулыш алулары авыррак бугай вакыт накыт тулы итеп тын алыр өчен, күкрәген киңәйтеп, урындык аркасына авыша да күз
сыман, әйтәсен әйтеп калырга тырыша кебек иде
— Син мине өйгә куып кертергә генә торма әле. яме’ Өлгерермен Мичне ягып җибәрүең бик яхшы анысы Минем әле бераз яшәп каласым килә Картлыкның ни икәнен беләсеңме соң син’ Уеңа да килеп карамын дыр Авыр түгел миңа, түгел! Яхшы әле миңа, яхшы Әйдә, бәрәңге әрчик Инде әрчедең дәмени? Әйбәт кыз шул син Уең ачык шул тиклем сафлыкны каян җыеп бетергәнсеңдер Эшеңнән күренеп тора Ялгыз булуың гына кыз ганыч Чыпчык Шикелле поскансың Бөтен хуҗалыкны синең җилкәңә
гел ишетеп торам
кабакларын йомгалап тора. Үзе шундук корәеп тә китә тагын, мизгел эчендә ниндидер бер җиңеллек, баш әйләнүе кичерә, күрәсең, һавасы да сафлыгы белән җиңеллек бирә бит әле аның
Әкрен генә озелеп төшкәләгән яфраклар арасында ыгы-зыгыланмас, фани дөньяда җитәрлек яшәгән, мәңгегә тавыш ишетүдән мәхрүм калган шушы кешенең генә тын, нидер үгетләгәндәй тоелган тавышы гына яши кебек. Хәзер ул күзе белән ишетә инде.
Ә кыз аның яшәү рәхәтлеге турындагы сүзләренә әллә ни илтифат итми. Карт көзне мактавын гына белә имеш, табигать ул вакытлыча гына йокыга тала — менә кар явар да җиргә саулык иңдерер.
Аларның өйләре үргә күтәрелебрәк тора. Яхшы, коры өй. Тәрәзә капкачлары ачык, пыялалары чиста, юк та кебек Бу өйне җилләр шулай киптергән. ялтыравык канатлы энә караклары сыман итеп җиңеләйткән —һаваны кыштырдатып, менә-менә очып китәр диярсең. Кояш яктысында шулай тоела, ә эңгер-меңгердә ул үз тирәсенә барлык күләгәләрне дә җыеп ала шикелле.
Зәмһәрирдә өшеп корыган алмагачларын кисеп, төпләп аласылары бар, ләкин яңарып китмәсме, дип өмет итәләр, ахрысы Алар язын ару гына яшәреп, күтәрелеп киткәннәр иде дә, тик аткан чәчәкләре озакламый саргаймыйча да диярлек коелышып төште Аннары, кызгылт кәүсәләрне шәрә калдырып, кабыклары куба башлады Ә бу җәйне тамырлары сут бирүдән бөтенләй туктады — шуннан кәүсәне каймалаган кызгылт төс җилгә очты да алмагачлар кәфен бөркәнде. Шулай да алар үзләрендәге элеккеге көчне, тын гына газапланып, бакча тормышына бирүләрен дәвам итәләр шикелле иде Бәлки аларны шуңа күрә кисеп ташларга ашыкмыйлардыр да. Кискән ботакларыннан, шәрәлекләреннән оялмыйча, төннәрен дә кайгы төсе биреп, алар шулай өченче җәйләрен үткәрәләр инде.
Урман читенә иркенәеп утырган йортлар тугызау иде. Агачлар арасын- ■ нан бер-берсенә моңаешып карап торалар Соргылт тактасына «Мин монда булмадым. Женя Скоробогатов» дип язылган бер әңгәмә корып утыру куышы да бар иде әле.
Зәңгәрләнеп күренгән капканы чыккач, үрдәге каеннар төркеменә таба юл башлана Ә шуның янәшәсендәге чокыр төбендә суы түгелмәс һәм кимемәс бер күл чынаягы ята Аны беркем кайгыртмый, агач черегеннән чистартмый. анда вак-төяк ниндидер тоссез. тәңкәсез балыклар гына йөзгәли: сызылып таңнар атканда, бакалары сайраштыргалый. әмма аның суы таң нурлары булып та уйнаклап ала, чишмәсе салкынлыгы да тәүлек буена тота. Бу күлдән кичләрен дымсулык күтәрелеп менә дә тирә-юньне каплап китә, үзәннәргә, үрләргә җәелә. '
Каравылчы Сәет боларның һәммәсен күрә, күңеле аша үткәрә иде, Ул тын гына пионер лагеренда эшләгән булып йөри Бераз гына эчеп алса, әллә нинди моңсу, төсмерсез җыр сузарга тотына. Әллә офтана, әллә елый шун- •да — аңламассың. Ул хатынын җирләгән һәм һичкемне мәшәкатьләмичә яшәргә өйрәнгән иде инде. Тик электрны бик илтифат белән күзәтеп тора, торбалардан аккан суны тикшергәли.
Менә шулай посып кына чираттагы көз якынлашты.
Кыз әлеге картны бирегә сентябрь урталарында — йортлар бушап калгач алып килгән иде. Ихтимал, карт кеше җәен авыргандыр яисә эсселекне авыр кичергәндер.
Хәзер инде бирегә халык ял көннәрендә генә һәм анда да аз җыела иде. Югыйсә бөтен рәхәтлеге шәһәр тавышы килеп җитмәүдән, шул тарафтан искән җилнең чистарып өлгерүеннән, ыгы-зыгы булмаудан гына Гыйбарәт бит Тыңлый калсаң, шосседан килгән машина гөрелтесен һәм чокыр аръягындагы ниндидер хәрәкәтләрне тоярга була. Әйе. тавыштан котылырмын дймә.
Бакчаларда астралар чәчәк атып утыра иде әле. Арыган-талчыккан табигать җәйге елмаюын саклап тота әле, агачлар арасыннан югарыга кошлар көтүен чөеп-чөеп җибәрә, әмма үлән сабакларына, рәшәткәләргә пәрәвез 88
җепләре ябыла, урала инде Әкрен генә урман да шәрәләнә бара Җиргә суык инә. Иртәләрен тәрәзә өлгеләрен салкынча дымсулык өретеп ала Кич кырын мичкә ягып җибәрәләр Тәрәзәләрдә ялкын шәүләләре уйнарга тотына. Каравылчы Сәетнең моңсу җырлавын басардай ялгызлык дөньяда гына түгел, биредә дә юк иде
Гадәттә, мин үр-кашына байый башлаган кояш нурлары белән бергә чы ° гып басам да. юл ягына карап, ак каенга соялеп торам. Әллә кемнедер | көтәм. әллә нидер телим шунда — белмәссең Дөньяда һичнәрсә көтмәгән 2 һәм теләмәгән җан иясе юк инде анысы Шулай көтә белү шатлык, өмет £ бирә, хыялны алга әйди, чөнки адәм баласы дөньяга омет белән килә һәм i соңгы тынын алганга кадәр шул өмете соклану катыш газап белән ахыргы 4 мизгеленә кадәр дәвам итә. Өмет—мәңгелек, аны һичнәрсә өзә. кисә ал j мый инде
Минем каршыдагы юл чокыр буенча сузылган, язгы cynapf агызып = җәйгән комы алтынланып тора. Агач кәүсәләре аны бәләкәй кисәкләргә * бүлгән кебек күренә. Тынлыкны һични бозмый
Әйткәнемчә, көзен биредә халык әллә ни күп җыелмый Иртәдән кичкә хәтле тыныч кына тукраннар тукылдый, кайчагында елгыр тиеннәр йөгереп « үтә Җил исмәгәндә барысы да ишетелеп тора
Ком кыштырдатып, бер машина якыная башлады Йөрәк сулкылдап куй ® ды: «Минем янга түгелдер ич?»—дип уйлап алдым
Бензин исе килеп ягылды Машина капка төбенә килеп туктады Теге кыз. сак кына тотып, картны җиргә чыгарып бастырды Шоферның
— Бушлай гына дип исәпләгез,—дигәне ишетелде
— Нигә алай, нигә алай?—дип тынычсызланды кыз
— Ярар инде.— диде шофер —Сездән түләтү гөнаһ булыр
— Уйлап чыгармагыз инде!
— Әйберләрегезне онытып калдырмагыз Яхшы, сау булыгыз
Карт Тураеп басты да капкага таба китте Бер урында җайсыз гына сөрлегеп алды. Таяныр нәрсә капшагандай, кулын айкап куйды, ә кызның игътибары бүтәндә иде. ахры Ләкин карт, югалып калса да. егылмады Аның сир.әк. чал чәче маңгаена ябышкан иде
Машина тигез генә түбән төшеп китте. Кыз, сузган акчасын нишләтергә белмичә һәм кыйшайган яулыгын да төзәтергә онытып, бераз аптырап торды.
Ә карт, иркәләнгән сыман, кызны чакыра иде Тавышы калтырап чыга, таләпчән
— Нигә мине тотмыйсың инде? Төкер сәнә шул акчага1
Әллә ничек — адашудан курыккан шикелле тоела тикмәгә түгелдер Саңгырау ахры бу. дип уйладым мин Аягы оегандыр. Әлеге кыз аның кеме икән? Картның кигән киеме дә әллә нәрсә түгел — сырган тән җылыткыч чалбары да калын, ботинкасын йон оекбаш белән кигән Үзе мамык шикелле ап-ак, диабетик, ахрысы
Кызның әлеге картны кинәт исеп куйган җилдән каплап кочуыннан һичкемгә мөрәҗәгать итмәгән кебек, гадәтләнгәненчәдер инде «Килеп җит тек. килеп җиттек. Юл уң булды Башлар әйләнеп бетте Синеке дә әйләнә Я инде, алла хакы өчен, чайкалма Килеп җиттек дим1 Монда яхшы Ә букча лар торып торсын. Аннары алып керермен Ашыгыр җир юк Кабаланма ка баланма-.—дип сөйләнүеннән мин картның тирән саңгырау һәм хәлсез икәнен, ә кызга үз тавышын ниндидер ымнар белән дә ул саңгыраулык буш лыгына үткәрүе авыр икәнен аңладым. Бу кыз. әлбәттә, аның туганы шуңа күрә ул сабыр, ягымлы, авыруга ияләнеп беткән Алариың бер мичәүдә икәне ап ачык
Мин булышырга кыймыйча нрексездән өркетүдән шикләнеп алар ар тыннан карап калдым Гаҗәп инде дулкынланулары мине дә биләп алды Аларнын якын бу арага ничек җыенуларын, бер берсен аңларга ахырынача төшенер,ә теләп, төрлечә фикер кылуларын күз алдыма китердем карт ни чек тә үз дигәнен әйтергә җай тапкандыр ә менә кызга аның саңгырау Дөньясына үтеп керүләре гаять чиген булгандыр Ул үз дигәнен ымнар.
ишарәләр, ирен хәрәкәле белән генә аңлата ала ич инде. Ләкин карт күнеккәндер, күрәсең, төшенәдер Ни әйтсәң дә, бөтен бер гомер кичергән, бер сугыш еллары гына да ни торгандыр... Ни генә кичермәгәндер ул, шуңа күрә акыл җыйган да Саңгырау кеше үз-үзен бик яхшы ишетә ул.
Җил әле тузынды, әле басылгалады. һава коры иде. әйтерсең лә корыган яфраклар үз җылысы белән һәрнәрсәне киптерергә өлгергән, һәм бар нәрсәне баеп барган кояшның кыйгач нурлары яктырта. Урман, ялкынга куелган казан шикелле, җил. төрле авазлар, кыштырдаулар, төсләр белән кайнап тора сыман. Агач ябалдашлары арасыннан болытлар көтүе күренә.
Кыз букчаларын алмага чыкты, мине шәйләп, сискәнеп китте, бераз карап торгач кына әйберләренә иелде.
«Менә шундый күршеләр, көзге кунаклар*,—дип уйлап куйдым.
Мин гаять үзгә холыклы Әхмәт дачасында тора идем. Килделе-киттеле карашлары хакына ул әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсәне кырдырырга әзер иде шикелле. Моңа латыш милләтеннән булган хатыны Айя сабырлык саклап түзеп килде. Кечкенә һәм кайнар «пәри туйлары» аларның йортында айга ким дигәндә ике-өч тапкыр кузгалып ала. Чәчәкләр һәм Әхмәтен өзелеп яраткан Айя моңа тый һәм ачусыз гына елау белән җавап бирә. Диңгезле, әйтеп бетергесез зәңгәр дулкынлы туган ягы моннан ерак—таянычы юк. Әхмәт аны ул яктан кырыс холкы, ярсулы баскын сөюе белән кубарып алып кайткан. Шуннан соң үз яныннан беркая җибәрмәгән. Шушы көзгә кадәр.
Кинәт кенә алар диңгез буена юлга чыкмакчы булдылар. Айя шатлыгыннан нишләргә белмәде. Чәчен дулкын-дулкын итеп җилкәсенә таратып салды Икс тамчы гәрәбәсен колагына киеп куйган иде. Әхмәтнең кара көдрә чәче уйнаклап алды: «Ни булды сиңа?! Ант итеп әйтәм, мондый чибәрлек дөньяда бер генәдер! Ай-яй, Айка!»,—дип сокланды ул.
Минем Айяның мондый чагын күргәнем юк иде. Эчемнән генә аның аянуларыи бала табудай мәхрүм булудан күрә идем. Иртәләрен аның күз ка-баклары шешенгән була — күрәсең, төне буена елап чыга торгандыр инде, тумаган балалары төшләренә керәдер. Шуна күрә гел үз эченә бикләнеп йөри дә...
Самолетка таба ул әллә нинди бер тантаналы кыяфәттә атлап китте. Әхмәт ерактан аны миңа күтәреп күрсәтте. Шул чагында да Айя яктырып тора сыман иде.
Алар миңа мөмкин булганынча кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышып яшәде Ялгызак булганым өчен кызганганнардыр инде. Мине тилемсә йә кулыннан эш килмәүче дип уйлаганнардыр.
Дөресен әйткәндә, минем тормышым шактый ук шыксыз.
Хатын-кыз минем тормышыма нидер җимерер өчен генә килеп керә иде. Ә мин алардан җайлауларын өмет итә идем. Утыз яшемә җиткәнче шулай булды Бер җылындым, бер туңдым. Мине кочсалар, мәгънә эзләп тормас- тан. үзем дә кочтым. Очраклы учакка, кайвакыт утлы күмергә дә елыштым. Ә алар мине дәрәҗәле, акыл иясе кыяфәтендә күрергә теләделәр, шуңа күрә һәр яхшылыкларын әҗәткә биргән ише генә кылдылар. Үз язмышыңа язмаган мине канәгатьләндермәде. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә охшашлыкка. кабатлануга тап булсам, мин ыгы-зыгылы очрашулардан качам, сай канәгатьлекне кире кагам. Битарафлык биләп алды, мин үз-үземә бикләндем, шул ук вакытта күңел тәрәзәмне дә ул-буга ачык калдырам. «Ул-бу» дигәннең берсе —күршебездәге Клава, ирсез хатын. Кайчагында яхшы тегелгән, әмма кат-кат юа торгач үтә күренмәлегә әйләнеп беткән халатын киеп кереп чыккалый. Ул миңа ярату хыялының һәрчак сусаулы булуы кызганычрак ышануының ихласлыгы бетмәс-төкәнмәс басынкылыгы белән ошый иде '
— Тыңлаучан мин,—дия иде ул.—Минем җаным таушалмагап-нитмә- гән әле Миңа караватка аркылы яткыры бер әрвах эләккән иде бит. Моңа мин гаеплемени? Иңбашымны тота да селкә, әйтерсең лә коелырга торган алтыным бар Шундый җүләргә туры килүемне әйт...
Клава мине балага саный иде булса кирәк — әллә нинди аналарча ягым лылык белән килеп бәйләнде, назларын кызганмады
Озак тормый китеп барды да шәһәр карурманында юкка чыкты. Мин аны сагындым, күңелем тоште
Кемдер «сәер бер доктор» белән таныштырырга теләгән иде дә таби гать җименә буйсынып, зур ышаныч белән баруыма карамастан, салкын кызыксыну. йодрыгы кысылган уйдырма дәрткә тап булуга, бөтенесен туктат- = тым Мине һәртөрле кысудан шикләнүем, бәйдә тотылу ихтималы «саклап» i калды. Шәхес азатлыгы минем өчен гаять кадерле нәрсә иде Кайбер хатын £ кызның үз хаклыгын чит ирне буйсындыру бәрабәренә раславы миңа һич t ошамый, мин моңа һич риза түгел Шундый хәлгә калган күпме ир-атның ~ миңа сыенып елаганы бар. Аерылышалар, мал бүлешәләр — миңа боларның ± берсе дә кирәк түгел иде Салкын су белән сөртенү, теләсә нинди һава шартларында йогерү. мускулларымны уйнаткалап көзгедән карану кыскасы. = үз сәламәтлегем күпкә кадерле. *
Менә шундый бер вакытта мин Әхмәтнең дача ачкычын алып калдым * да инде ж
— Ял ит.—диде ул миңа,—Без сиңа диңгез буеннан бер кәләш алып « кайтырбыз Гәрәбә дә1 Көз буена тор Бөтенесеннән кач1 Син качып яшәргә Z яратасың бит Урманнан утын ташып як Анда күп ул
Аңа Айя да кушылып китте:
— Мичкә як. Сине чыршылар саклар Җәй үтте, бөтенесе таралды »Ба ся! Бася!—дип чакырсаң, яныңа бер тиен килеп җитәр Кая теләсәң, шунда ят карават, тахта, диван — бар да синеке Җырлый-җырлый ят шунда Аша рыңа ни теләсәң, шул бар консервы, ярма, ярты капчык бәрәңге, ике тавык Оялып торма»
— Тазарасың бар. ябыккансың,—диде Әхмәт
— Кадерле Ил. минем сине бәхетле итәсем килә бит,—диде Айя минем иңбашыма кагылып.—Дөньяда тагын бер бәхетсез Әхмәт булуы гына кома чаулый
— Онытып бетермә.—Без очабыз, син каласың,—дип көлде Әхмәт
— Ә мин оебезне онытып бетерә яздым инде,—дип кушылды Айя
— Кире кагу гөнаһ булыр—дип килештем мин — Ялга чыгуны ничек тә җайлармын Азрак Кахетия шәрабы да юнәтсәм, һәр нәрсә җигеш булыр Югыйсә, ялгызлык яман нәрсә ул.
— Шәраб дигәндә, база шыплап тулган Бер түрәләр генә чомерссн димәгән аны Анда бер алтын кеше булыр — башында ми түгел, ә бәлки кы зыл уылдык. Шуңа күрә күпме кеше аның башын ашарга ашкынып норн Башына җитәрләр иде дә — кесәләре сайрак шул. Кушаматы бала чагыннан ук—Бишбалга Әйдә, киттек
— Хәзер үкме?—дип шаккатты Айя
— Саваплы эшкә мүк үсәргә тиеш түгел
Болай итеп, мине алар гына якын күрә, язмышыма әллә нинди яхшы бо рылышлар уярга тели иде Математик Әхмәт белән кибернетик Айя менә шулай гына яши белә — гади һәм аңлаешлы итеп Ара тирә өйләрендә куз- галгалаган «пәри туйлары»н ягымлы яңгыр басып китә, күңел киңлекләрендә сүрелдерә
2
Мин Кахетия шәрабын чыгарып: .Менә тагын көзләр килеп җит те»,—дип уйладым Күренгәнчә, уем әллә ни тирән мәгънәле түгел иде
Дача йорты тәрәзәләре караңгылыкка текәлгән Мичтә тыныч кына ял кын дөрли Нәкышле шәмдәлдә ике шәм яна Алары Айяның бирнәседер ин дс Мондый шәмдәлләр хәзер нәселдән нәселгә генә күчә Миңа алар яшәүнең өзелмәс моңы, бетмәс мәгънәсе булып тоела г
Африка халыклары әкиятләренең чираттагы китабын ачып салдым да тагын
Менә тагын көзләр килеп җитте,—дип кабатладым. Үз тавышыма колак салырга да онытмадым ярыйсы гына көр чыкты. Төнлә, гомумән, үз тавышыңны яхшы ишетәсең. Тирән коега төшкәнсең кебек тоела.
Әллә кайчан гына мин әти белән әнине дәвалап терелтү өчен табиб булырга хыялланган идем. Җилкәләре тураюның ни икәнен белмәгәнгә, күзләрендәге сагыш бер дә бетеп тормаганга, алар миңа һәрвакыт авырыйлардыр сыман тоела иде.
Төнлә үз тавышың яхшы ишетелә. Монда, кара көз көнендә һәм чипа бигрәк тә. Төн уратып алганда аеруча.
Болдырга чыктым да баскычта агачларның диңгез шавын хәтерләткән шавын тыңлап утырдым һәрбер яфрак үз язмышын сөйли кебек иде. Кара чыршыларны, йортларны айның тигез нурлары яктырта. Авазлар, мәңгелекнең үзе шикелле, каядыр ага да ага сыман. Күкне эре йолдызлар тутырган, тик аларның берсе-бер атылмый
Әйтерсең лә янәшәмдә вафат булган анам дз утыра, миңа аның кул хәрәкәтләре дә күренә сыман.
«Мин сине кичердем инде, улым, үз-үзеңне бетереп утырма. Йөрәк йокыңны истәлекләрең бимазаламасын. Очраклы ялгышларың өчен гомереңне битәрләмә. Минем сине ташлап китүемне, бикле ишеккә килеп терәлүеңне син белмәдең бит Мин синең басынкы тавышыңны ишеткән идем, тик ишегемне ачарга кулымнан килмәде. Мин сине кичердем инде, кичердем Арабызда караңгылык ятмасын Бераз соңарып булса да. син барчасын да тиешенчә эшләдең. Мине тынычландырырга тырышуың кирәкмәс иде...»
Вакыт төннәр булып әйләнеп кайта, шуңа күрә тынгысызлый да. Артта әтине дә тоям, күләгәсе бер куакка яткан диярсең Арган-талчыккан, үз-үзен җиңәргә тырышкан кеше күләгәсе.
«Сиңа минем ярдәмем бик кирәк иде. Беләм, сиңа таяныч җитмәде. Гаеп ташларга ашыкма. Мин «ярату» дим һәм ни әйткәнемне яхшы беләм Ярату— язмышның арыш ипие ул. Мин әниеңне, йолкыш эт сыман ташлап китмәдем, качмадым Миңа бүтән нәрсә хәҗәт иде. Синең үзеңә дә шул язган Сагыш безне үзе эзләп таба. Бәлки, син бәхетлерәк булырсың һәм сынган канатыңны очкан чакта ташламассың. Вакыт дәваламый ул, ә бәлки кызык хыяллары белән яңадан дөньяга китерә Кулың күтәрелсә, миңа моның өчен таш белән бәрә аласың...»
Төн аша әллә канларга карап утырдым да утырдым Шаһит итеп кемнәрне чакырдым соң әле? Жанымны бастырып торган авыр таштан котылу хакына башка берәүгә ышанып тапшырырлык нәрсә фани дөньяда бар микән? Юк. билгеле Мин чит тормышларны яралаудан, аларга сорау йә киңәш белән тыкшынудан курыктым.
Әмма бу тын көз төнендә мин үз башыма теләсә нинди чит кеше тезенә салырга, ачылып китеп сөйләшеп утырырга әзер идем. Тик ниндидер берәр хатын-кыз кулы астына гына керерлек булсын...
Яңадан өйгә кереп утырдым. Шәм ялкыны, йокларга ирек бирмичә, хәтеремие ялмап-ялмап ала Түбәдә яфраклар тырмаша, кыштырдаша иде.
Иртән мин йөгереп диярлек бардым да. күземне йоммастан, кургаш суга ташландым Су салкыны йөрәкләргә тиклем үтеп керде.
Ә өченче көнне кичкырын әлеге дә баягы кыз белән теге карт килеп төште, һәм мин тын гына алар эзе буенча киттем.
Аларның өйләре безнекенә йөзгә-йөз карап тора. Араларында гөлҗимеш куагы да тар гына бушлык Өч көн элек ул йорт минем күземә дә ташланмаган иде Бактың исә. манараларны хәтерләтеп, күккә сыерчык оялы колгалар сузылган, чәчәкләре күп Алмагач калдыклары агарышып тора. Тәрәзәләргә сирень куаклары елышкан. Болдырлары төбендә—кара кәүсәле карт каен. Болдырларының киң тәрәзәсенә чуар рәсемле пәрдә эленгән.
Су коенып, аларның йорты тирәли шыпырт кына әйләнеп чыкканда иртәнге биш иде Тәрәзә пәрдәсе селкенеп, аз гына ачылып киткәндәй тоелды
«Юк, алар сабыйлар йокысы белән йоклый әле,—дип тынычландырдым мин үз-үземне. Авыл кешеләре түгел ич, дачада торырга килгәннәр Карт йоклаганда тагын да көчлерәк сызланадыр. Ә кызның куллары таралып ятадыр. Аңа ничә яшьләр тирәсе икән? Егерме өчләрдән узмагандыр, шәт Аның муены кичә ачык. төз. озын булып күренгән иде Кыргый кошныкы ише.
Тиз генә үз өебезгә кереп киттем. Тән җылыткыч киеп, төймәләрен кап- = тырдым Салкын су туңдырып җибәргән иде. Башта «Боларга коры каен 2 утыны кертеп бирсәм, ничек булыр икән?»—дип басып тордым Алар - ярдәмгә бик мохтаҗдыр Ничек алай тик тормастан чыгып китәргә уйлады f лар икән? Көзне тансыклаганнардыр, күрәсең. Әлбәттә, алар утын-фәлән ха- =* кында сойл&шеп куйганнардыр инде, аны-моны киңәшләшкәннәрдер. тик 5 ахырынача. белеп түгелдер, нигә дигәндә, бу карт белән юлны аркылы да чыгып булмый ич. Аларга булышырга дип, кемнеңдер килеп чыгуы да бар. = әлбәттә Ташландык кешеләр түгелдер ләбаса. Әллә каравылчы Сәеткә ыша * налар микән? Ә ул эчеп алса һәм очсыз-кырыйсыз җырын суза башласа3 ' Күрәсең, «Ярдәмнәреннән калдырмаслардыр әле»—дип уйлаганнардыр Ке- * ше заты аз калсй да. әллә нидә берәр күрше килеп чыгарына өмет баглаула ры да ихтимал. Шуларның берсе мин ич инде Ярдәмемне тәкъдим итсәм, и ничек кире каксыннар икән? Шаккатсыннар соң...
Мин. татлы йокылы кешеләргә могҗиза эшләргә теләү уе белән, ике арадагы бушлыкны үтеп, аларга бер кочак коры, чиста каен утыны илтеп ташладым Үзем дә сизмәстән, алар миңа ничектер якын булып тоелдылар Бу дөньяда бер-береңә якынаю, бер-береңә якын булу фарыз Ни әйтсәң дә. мин врач кеше бит. Димәк, һәр авыру кешегә ярдәм итәргә әзер кеше Бу хакта миңа кемдер киңәшен биргән иде инде, ә ул киңәш минем барлыгым ны тәшкил итә ләбаса, моны мин үзем дә беләм
Медицина дигәндә, миңа тылмач кирәкмәс Иң әүвәл. үзем тиеш дип кабул иткәнчә, мин беркемнән дә җирәнмим. «Ак кул» дигән нәрсә минем косасыны ук китерә. Ә халатым белән башлыгымны мин кеше кулы җитмәс җирдә тотарга күнеккән. Авыруларның чиренә караганда миңа аларның җан саулыклары кадерлерәк, берәрсенең тәүбәсе минем өчен хезмәт хакыннан да югарырак бәядә йори. Мине акрын кыймылдауда гаепләгәннәре бар. имеш мин авыруларны агымнары белән кабул итә белмим. Соң, ни хәл итәсең инде: тышкы яктан кемнеңдер биле сызлый, кемнеңдер башы чат ный, кемнеңдер тәненә бетчә чыккан. Ә бу хәл авыру түгел ич әле ул. һәр авыру һәм чир кешенең җанына яшеренгән. Күз курка, кул эшли дигәндәй асылына төшү зарур, миңа кеше күзе тошмәстәй тирәнлекләргә тошә белү кирәк.
Кинәт кенә күз алдыма теге карт белән килгән кыз чирләп киткәндәй тоелды... Тик шундук, пәрәвезне аралагандай, мин бу күренешне кул селтәме белән читкә кудым. Ялгыш һәм ирексездән ни генә юрамавың ихти мал?
— Барыбер дәвалау чарасын табар идем.—дидем мин үз-үземә
— Әлбәттә, дәвалар идем. Һичшиксез.
Мин бер генә нәрсә алдында көчсез икәнлегемне яхшы беләм картлык алдында.
Шунда мйн катгый бер фикергә килдем дә катып килә башлаган ыслан ган колбаса кисеп куйдым, ипи кыерчыгы сындырып алдым Иректә бер ашап алыйм әле. ә чәйне аннары куярмын, кирәк була калса, самавыр дөрләтеп җибәрергә дә була
Күз алдымда таң атты Күл ягындагы вак агачлыклар ягыннан томан күгЭрслә башлады Инде бу дымны кул белән генә куын таратырлык тут ел
Беренче көнне үк. тирә юньне караштыргалаганда. мин теге чокырның бер култыгын яратып үз итеп өлгергән идем Шул чокырның үрләрен бар та ганда ук мин дпуннан корыган нарат ботаклары ташырмын дип уйладым Аяктагы агачларга беркайчан кызыкмаганга күрә мин терпең исә аварга торган агачларга исәп багладым Бу нәрсә үзенә күрә доны рәхәте бит ип Де
Элегрәк мин Әхмәтләр дачасына сирәк-мирәк кенә килгәли идем, күп булса, җәенә өч мәртәбәдер Башкалар җаена карап яшәргә күнекмәгәнмен Дуслар дип. кеше өстендә ничек тормак кирәк? Үз бәхетләре үзенә. Дачада тору Әхмәтләрнең үзләренә дә әллә ни тәтеми, һәрхәлдә, машиналары булса да. кон саен йөрмиләр Иртәләрен эшкә ашыгалар Ә кичне күрми дә каласың Шимбә көннәрендә ярый әле. Шуңа күрә мин аларның ашына кара таракан булып төшүне өнәмим дә. теләмим дә.
Әнә шул сирәк-мирәк дигәнемдә дә алар белән бергә болдырда чәй эчүдән, куйганнан авыз итүдән, шахмат уйнаудан узганым юк Төпле генә кеше булуыма карамастан, аулаграк җиргә «ычкынып», ялгыз агач төбендә уйланып утырырга вакыт тими Җитмәсә, алар мине ялгыз итмичә, мөмкин булганынча кунак итәргә тырышалар иде Әхмәт белән Айя тирәсендә әллә ничек гел дөньяга килмәгән балалары рухы сизелеп тора, телисеңме, юкмы, шул хакта сүз ялганып куйгалый Мин. сак булырга тырышып, сүзгә кушыл* галыйм, тынычландырам, сүзне бүтәнгә борырга теләп шаярткалыйм.
— Яшен ташының кайчан, каян килеп чыкканын беркем белми.— мәйтәм. '
Әхмәт җитдигә алып:
— Койрык болгама, яме.—ди.—Син шарлар куып йөрүче түгел,—медик Син эзләп кенә чыкмый ич алар.
— Беләсеңме, дип куям мин тирәнгәрәк кереп,—яшен ташы кинәт пәйда була Каян килеп чыкканын беркем белми Моның өчен билгеле бер шарт кирәк Гадәттән тыш шарт Ниндидер хәтмәле борылыш. Эссе дә салкын Җилләр юнәлеше...
— Аңламассың сине!
Мин маңгайларына терәп «Балагыз булмауга сезнең җаныгыз-тәнегез- нең тәңгәл түгеллеге сәбәпче Кайнап алуыгыз кирәк, очыш! Син дигәнчә генә булмый ул. Гадәтилектән кача белегез».—дип әйтә алмыйм ич инде Менә шуңа күрә яшен ташы тирәсендә әйләндерәм дә. Миңа югыйсә. «Син Айяны Балтыйк буена җибәр. Артыннан үзең дә калма»,—дип саласы бит
Айя күренү белән, телдән язам. Мин аны болдырда утыра дип торам тагын. Гадәттә, ул, Әхмәткә дигән яңа бәйләмен тотып, шунда төпләнә.
— Комачауламадыммы?—дип сорый ул.—Хәзер китәм, китәм. Җиләк утыртасым бар
Бер заманны Әхмәт ике кон тирәсе юкка чыгып торды. Эзенә тошеп, махмырын чәй белән чыгардым Хур булып йөрүенә гарьләнеп, бетә алмады.
— Без аерылышырбыз, ахрысы,—диде ул төшенке кыяфәттә. — Яшәүмени бу? Өйдән мәет чыккан шикелле Җылылык юк. гел ләчтит сату. Торган саен кыргыйлана барам
— Ә ул?
— Кайчандыр аның кемедер, ничектер булып алган, ахрысы. Әллә ниткән тәмле теллесе эләккән Менә шундый-шундый хәл... Бармагы тирәли әйләндергән Ә мин, үзең беләсең, кырыс кеше. Тупас. Хәзер Айя мине шул мужик калдырып киткән аршын белән үлчи. Тегесе ярамый, бусы батмый. Шуннан шул килеп чыга дим инде; мин каршы гына сыйпый алам, күрәмсең Минем җанда атлар уйный Төенне чишәргә вакыт...
— Синең ярсу чагың,—мәйтәм
— Күптәннән инде бу хәл Айяның бөтен дус хатыннары җыр һәм бию ансамбленә торырлык Күралмыйм шуларны! һәммәсе аерылган нәмәстәлэр. Буш шешәләр шалтыраткалыйлар Бер оер җыелалар Ирләрне сүгәләр. Ә җаннары — буш ындыр табагы ише тап-такыр
— Аңлыйм да бит ... Башны эшләтергә кирәк.
Әхмәт кычкырып җибәрмәсенме:
— Балаларсыз тора алмыйм мин! Түзәр* җигелеп тартыр идем! Балалы йорт ал да гөл бит ул, ал да гөл...
Бугазга төер утыртып калдырган сүз шуның белән бетте Арабызга кара мәче кергән ише булды Әхмәтнең күзе кара күмер белән бер иде. Муен тамырлары бүртеп чыкты.
Шуннан соң тынлык урнашты Әхмәт ык та итмәстәйгә әйләнде Ә җанында нинди ут дөрләгәнен мин яхшы белә илем...
Айя җиләклектә кайнаша башлады.
— Ул яшен ташын кайдан казып чыгардың әле син?
— Бар инде шунда Башка бәрде..
— Койрык болгама дим ич1 Нинди гадәт ул синең, ә? Уйларын чытыр ман белән бер. ерып чыккысыз. Дәвам ит!—дип боерды Әхмәт
Айя өйгә кереп китте дә тынды
— Сөйләрмен, сөйләрмен,—дидем мин кабаланып
Ишек ачык торганга. Айяга бөтенесе ишетелеп тора иде Күз алды i ма килә сагайгандыр да. хәлсез кулын кая куярга белмичә стенага 3 сөялгәндер Сагаеп тыңлаганда гел шулай итә ул. Утырмый да. ятмый 3 да—басып кына тора, тын да алмый, чәнти бармагын да селкетми Әллә каплардагы диңгез турында уйланадыр, дулкыннарның кайнар комны кыш = тырдатуын ишетәдер, тамырлары калкып чыккан нарат күләгәсенә елышасы * киләдер...
— Йә. сөйлә!—дип боерды Әхмәт тәмәке кабызгач
— Ул авыл Көек дип атала, шунда бер мужик яши иде Әйтик, Макар п Алны-ялны белми эшли торган чагым иде Дәвалыйм, акыл җыям Теге Ма £ кар дигәннең башы шаулый Өзлексез яуган яңгыр кебек Йоклаганда да ® тынмый Ни нәрсә икәнен белми бу «Күп уйлыйсындыр, —мәйтәм «Уйла нам шул».—дип килешә теге. «Тот та тукта».—дим инде «Ничек итеп?» «Син гел бер нәрсәне уйлыйсың ич» «Каян белдең?»—дип гаҗәпсенә Мин анын ни уйлаганын сорашмадым, ничектер, кыймадым инде Кирәк икән, үзе сөйләп бирсен Дәшми бу. теге «яңгырын* тыңлап тора «Менә нәрсә. Ма кар,—мәйтәм.—Хәтереңә сеңдер, бутавың бар Урман уртасына кер дә күп итеп нарат ботаклары сындыр, шунда ят та йокла Төштән соң кирәк Ике сәгать йокласаң, яхшы: өч сәгатькә сузсаң, тагын да шәбрәк Иренмә Ун кон буена тоташлый, аңладыңмы? Ул миңа карап торды, торды да миңгерәүләнгән ише китеп барды Саубуллашмады да Тәрәзәдән карап кал дым — урам аша чыгып бара, фуражкасын кияргә дә оныткан Күзендә нинди сагыш ятканы аркасыннан да күренеп тора
— Берәр дару язып бирә алмадыңмыни соң?—дип сорады Әхмәт
— Тыңлавыңны бел Нәкъ ун көннән соң Макар килеп чыкты «Теге шау бетте бит, доктор!—ди бу миңа—Хәзер нишләргә? Йокларга дигәндә мин аны хәзер кояш баеганчы йоклый алам» «Уеннан да арын дыңмы’»—дип сорыйм «Арындым, арындым, арындым»,—дип аллыма кыз дырылган тавык чыгарып куя бу «Алмасаң үпкәлим!» — ди Шуннан чыкты да чапты Тәрәзәдә шәүләсе генә күренеп калды
— Ялган капчыгы бит син*—диде Әхмәт урынлык аркасына терәлеп.—Кахетия шәрабын эчеп куйганың’ ише генә аллагансың ич1 Гөнаһысын кая куярсың?
—Сөйләп бетермәдем ич әле. Нигә сабырсызланасың’
Әллә нинди тойгы белән Айяның якынрак килеп басканын си/fen аллым
— Ә көз көне, онытылып беткәч, мине болдыр төбендә көтеп тора бу ♦Тагын шаулый мәллә?»—мәйтәм Ул елмаеп җибәрде Шуннан соң карыйм ♦Кем туар икән, ә?»—дип пышылдый Күзе ялтыр-йолтыр килә моның, шул хәтле риясыз...
Әхмәт кикереп җибәргән иде дә. шундук учы белән авызын каплады
— Макар Чудра син —менә кем!—дип. ул миңа төбәлә, йодрыгы аша гына сулый—Әллә син күрәзәчеме?
Шуннан соң без самавыр куйдык Миңа электричкага вакыт иде иңде Алар мине бер төенчек җиләк биреп озаттылар
Саубуллашканда Әхмәт тагын төпченеп алды
— Моңа яшен ташының ни катнашы бар соң?
— Кем белгән инде аны’—дидем мин анын кан төшенә кагылганымны аңлап — Чыршы ботаклары, җил юнәлеше, карбыз исе Калганын белмим
— Син аиың ни уйлаганын сизгән идең мәллә.
— Юк
— Башын гына катыргансың булып чыгамыни?
— Зур сагыштан аның күзенә томан кунган иде. Мин кеше дәвалыйм бит Дару — фәләннән нинди мәгънә ди? Әйтәм ич, калганын үзем дә белмим.
3
Мин көчемне кызганмыйча эшләдем дә эшләдем. Башым шауларга тотынды хәтта. Нарат ботаклары күп. Мин аларны балтасыз-нисез генә җыйдым. Борынны нашатырь кебек, коры кабыкларның шәрабка тартым исе кытыклады Аяк йомшак мүккә батып керә. Уч төпләрем кызышты. Мин рәхәтләнеп сумала исен иснәдем Тирә-юньдә тонык кына булып ландыш яфраклары ялтыраша иде
Шунда, беренче кар кебек агарып, башыма йөгерек уй килде: «Яз көне булса, мин аңа ландыш чәчәкләре җыеп биргән булыр идем. Ә көзен тагын да яхшырак > Якында гына яңа күршебез—теге кызның йөз чалымнары төсмерләнде шикелле
Шунда бөтен наратлыкны этләр өрүе күмеп китте Таудан ишелгән таш йомарлары сыман бөтерелеп, каршыма да килеп чыктылар. Йортсыз-җирсез, ташландык этләр! Зур гына саллы бер ботакны чак кулыма эләктереп калдым. Йомгак-йомгак йон өере, күзләре ут яна, тешләре ыржайган. Тик алар, бәреп искән салкын җил булып, ары ыргылдылар, билгесез ирекләренә кереп югалдылар. Тагын эшемә керешкән идем, арка белән ят күз карашын сизеп алдым да борылып карадым ауган усак агачы астыннан миңа шулардай аерылып калган бер эт текәлеп тора иде Күзе әллә нинди бер тирән өмет чаткысы белән яна Җыйган ботакларны җайлап, култык астына кыстырдым да. аны кызгануымны баса алмыйча:
— Әйдә соң. киттек Теләсәң, миндә торырсың,—дип эндәштем.
Алга табан икәүләп киттек Ул. мине аңлавын белдереп, бер алдыма, бер артыма төшә-төшә барды Рәхәт булып китте Әйтерсең лә нәкъ менә шушы этнең тирән ышанычы, шатлыгы гына җитмәгән Мин үзем дә. шушы эт сыман. кешеләр арасына куе чытырманлыкларны аралый-аралый килеп чыкканмындыр. ахрысы. Ул да мине ошатты бугай. Тыныч тавышыма буйсынды, өрүен онытты Миңа әллә ничә кеше җәберен кичергәннән соң тап булуына сөенде, күрәсең Барган юлын хәтеренә сеңдереп калырга теләгән шикелле, әледән-әле юлны иснәштергәли — яңа тормышка юл сала.
Утынымны сарай турысында койма аша җиргә ташладым. Өч көн чамасына җитәрлек Кәеф килсә, тагын алып кайтырмын, нарат исен иснәрмен, эт тә иярер Күнегелер Тик бер нәрсә юклыгы үзен гел сиздереп торырдыр: янда якын җан иясе булмау, эт өргәнгә чыдый алмыйча көлеп җибәргән берәр бала заты...
Әлеге эт миңа йөк булмаска охшый: ыгы-зыгыланмый, аяк астында буталмый
Ә минем яңа күршеләрем уянмаган иде әле Тирә-юньгә яктылык торган саен кыюрак җәелә инде Күкне болыт каплаган, кояш чыкмастыр Ничек тә ярый, монда пляж түгел ич.
Кичтән калган ашны калай тәлинкәгә салып, баскыч төбенә чыгарып куйдым. Эт шаккаткан сыман күтәрелеп карады да ашарга кереште Газга чәйнек утырттым, колбаса, ипи кистем. Шул җитеп торыр Медицина журналы укырга тотындым.
Минем көннәрем шулай башланып китә торган булды.
Мине кеше авыруының бер ягы кызыксындыра иде. аерым бер төрләре генә түгел Әшәкелек тә —кешенең авыруы ул Мин кеше тәнен аның яшәргә теләге нинди булуга карап ойрәнәм Медицина минем өчен бар нәрсәгә караганда да кадерлерәк кебек
— Тяпа!—дип эндәштем мин этне чакырып.
Эт шундук килеп җитте дә. көтелмәгән эндәшүгә нишләргә белмичә, башын кыңгыр салып текәлде.
— Кушаматың шушы булыр Элеккегесен онытырга туры килер, чөнки мин аны белмим. Әүвәлге хуҗаңны да онытырга кирәк. Бер айдан йә алдан- рак мин сине шәһәргә алып кайтырмын Килешербездер ич. ә? Кая. капшап карыйм әле Шактый нык икәнсең син. аягың да көчле Токымсыз түгел син. Тяпа Нинди токымнан икәнеңне белүчесе дә табылыр Болдырда йокларсың, берәр нәрсә җәеп куярмын әле. Айя шаккатыр инде
Мин яхшылап Тяпага урын җәеп куйдым Ул шундук сузылып та ятты - Аргандыр, күрәсең 2
Үз болдырыннан миңа табан күрше кызы карап тора иде Бөрешкән 1 Эчтән аны карт чакырып алды
Мин дә чәй эчәргә кереп киттем
Юлга кузгалыр алдыннан, бер атна элек. Әхмәттәге ниндидер үзгәрешне 5 искәрүем искә төште Әйтерсең дә аңлап булмастай дулкынлану чаткылары о иркенә бирелеп калды. Адымнары елгырлашты Карашына җиңүче кыяфәте = керде Кулын кесәсенә тыгып йөрүне бетерде Кашлары турайды, йөзе якты- £ рып китте Теш казнасын кысмый иде инде Пөхтә һәм кыйммәтле кием ки * еп йөри башлавы, түфлиен гел чиста тотуы, хуш исле сигарет тартуы, ише- > ген ничектер бәреп кенә ябулары андагы үзгәрешнең тикмәгә булмавы һәм 2 гадәти түгеллеге хакында ачык сөйли иде.
Клиникага килеп керде дә. эш ахырына кадәр ярты сәгать калуга кара- ® мастан. мине көчләп диярлек тышка алып чыкты Минем бер авыру янына керәсем бар иде әле. Утыргычка утырып, ярты сәгать сигарет төтәтсә, йә авырулар арасында йөренсә ни була инде? Сагышлар һәм шәүләләрне күзәтеп, уйланып утырса ни була?
Мин мондый ирексезләнүләрне өнәмим Аның да якасына ябышып, сел кетергә әзер идем «Миңа яшәргә комачаулама әле. яме?1* Ул таза саулар арасында, ә мин башка законнарга буйсынып яшим Мин янартау кратерын да. ә минем Әхмәт дустым шуның итәгендә генә йөренә бит Моны аңлый мы соң ул? һәрхәлдә, авыруның нинди фаҗига икәнлеге иманына иңгәнчегә кадәр
Ләкин мине аның таләпчән кор күңеллеге биләп алды. Ул мине җиңде Шулай да каршылык күрсәтә һәм ирексезләвенә буйсына алдым
— Мине бер авыру кеше көтеп ята —дидем мин — Ул катлаулы операциядән соң яшәү омтылышын югалтты Чөнки шуннан соңгы тормышы тереклек итүгә генә кайтып кала Минем күз алдымда бер тормыш картаеп ята Аңлыйсыңмы син шуны?
— Күпме дәвалыйсың инде аны?
— Бер атна.
— Иртәгә дәвам итәрсең Ярты сәгать кенә нәрсә ул? Бар. саубуллаш та чык Мә. ике лимон бир
Минем ул унтугыз яшьлек авыруым сәгатьләп терелә башлаган иде инде. Умырткасына операция ясадык, тик өзлегер дип шикләндек Егет үзе дә шиңеп төште. Мин аңа бөтен кешелек тарихын ачып бирдем, күбәләкнең уянуы, яңадан яши башлавы мисалы белән үлемнең бәләкәй нәрсә икәнлеген күрсәттем Рухи үдем күпкә яманрак Мин. донор сыман яшь егеткә үз дәрт-дәрманымны иңдердем Әгәр дә елга булсам, үз суымның кимүен инде әнә елга төбендәге таш-түмгәкләр дә күренә башлавын күрер сизәр идем
Әлбәттә, ярты сәгать әллә ни хәл итми итүен Хәзер аеруча Әхмәт ма ШМнасын гаражында калдырды Без таксига утырдык та «Нарат» рестораны на таба җилдердек Җәһәннәм тишегенә Әхмәткә иркенлек, очыш, хәмерле җилкәнсезлек тантана кирәк иде. ахрысы
Мин теге авыру егет тормышы өчен көрәштә җиңеп чыккан идем инде Таушалдым, көчемне соңгы мыскылына кадәр сарыф итеп бетердем сыман Минем биологик кырым — бөтен барлыгым. бар булганым бал сыман әле ге егетнең яшәү кәрәзенә атып бетте Мин ул бер йодрыкка тупланган био логик кырның барлыгына һич шикләнмим Ә Әхмәт исо җиңүче кы яфәтендә кичке гадәти җылылыкка, шома юлга соклана иде
— Мине әрләмә инде —диде ул Тик син. шайтан алгыры, чыннан да күрәзәче икәнсең Күзең очлы Сине нык тыңларга кирәк
» «к у.» N» и.
— Ә нигә киресенчә кыланасың соң?
— Нигә дип . җилләтеп барырга яратам мин! Әйдә, бер сыйлыйм әле.
Керә-керешкә диярлек, без фужерны мылкытып салып, коньяк эчтек Кан бенгал уты шикелле кайнап, чыжылдап яна башлаган кебек булды. Шул мизгелдә үк бар мәшәкать, кайгы таралып китте. Безне канәгать бер кәеф биләп алды
— Мин зур бер бәхет иясе булуымны көтәм!— диде Әхмәт көр тавыш белән.
— Ниткән бәхет?
— Ул Кибернетикага кагылмый.
Ул әйткәнгә төшенеп җитә алмадым. Билгесезлек, чуалчыклык мине һәрчак югалтып калдыра. Соң. әгәр дә бер кеше гадәти чынбарлык пәрәвезен ертып чыккан да бераз кәефен күтәрергә уйлаган икән, моның зур бәхет белән нинди уртаклыгы бар әле? Җитмәсә, шуны бугазын киереп кычкыра. Ә тавык йомыркасы бик тиз ватылучан лабаса—моны оныту яхшыга илтми.
— Ниндидер бер коньяк хакына шәһәрнең җәһәннәм почмагына ыргы лу кирәк идеме соң?
— Кирәк иде.—диде Әхмәт —Ир кеше күктән иңгәнгә түзәргә тиеш ул.
— Айя ойдәме? •
— Көтә Диңгез буена җыена. Аңа бүтән берни кирәк түгел инде.
— Аны нигә монда ияртмәдең соң?
— Мин генә җитмиммени? Бәйләнмәде, яме?!
Без җырлап җибәрдек. Ни җырласак та. барыбер иде. Нинди җыр җыр даганымны оныттым инде — «Карурман», әллә «Утыр әле яннарыма» Ә кем-неңдер кырын караганы хәтердә Мин ихтимал булган ул агрессорга ымлап:
— Кешегә җыр ошамыймыни? Кара, йозе калмаган.—дидем.
— Ул күптәннән беткән инде Төкер сәнә!—диде Әхмәт һәм. серле сандыкка тап булганын белгерткәндәй, тагын да кычкыра төшеп:—Мин тор мышны яратам Тугарылып яшәргә кирәк ул Синең кара көеп утыруың кемгә хәҗәт? Машинамны сатам* Йә урманга илтеп ташлыйм
— Андый җүләр тумаган әле.—дип көлдем мин
Әйләнеп кайтканда да мин ни килеп чыкканына төшенмәгән идем әле Каршыга утлар йөгерә, барган көйгә машина ишеген ачын, урманга кереп китәсе иде дә тирән йокыга таласы иде...
Карт сырмасын өстеннән төшермәде. Кәефе көр кебек күренә иде
Сәгать уннар тирәсендә кыз аны йөртергә алып чыкты Карт, каядыр ашыккан төсле, әле тыркылдабрак барды, әле тигезлеген югалтканын сизеп, капылт тукташтыргалады да. йөрәген тынычландырырга теләптер инде, авы зын ачып һава сулады Аннары акрын һәм сак кына итеп аягын җирдән асра да басасы урынын билгеләп куя. уңышлы адымы саен бала сыман куанган була, горур кыяфәттә башын чөя — шулай итеп, яшәгәненә шатлана. Ә теге оныгымы, туганнан туганының кызымы, чак кына алга чыгып һәм аннан бер карышка да аерылмыйча, аны сабыр гына алга әйди, тик һич ашыктырмый иде Сүз сөйләшмилрр. фикер уртаклашмыйлар — барчасын сәяхәт ахырына калдырып торганнар, хәзер исә бөтен игътибарларын болдыр белән капка арасын ничек тә сөрлекмичә, хәвеф-хәтәрсез үтүгә, кире кайтырга җитәрлек коч-әхвәлне саклауга биргәннәр булса кирәк
Минем Тяпам, башын иңбашына борып, рәхәтләнеп йоклап ята Бөтенләе белән җиңеләеп, таралып киткән, туктаусыз йөгерүдә үткән чагындагы ару-талчыгулары языла Ул тук. җылыда ята, аны беркем кумый, йокысы тирән, тыныч Аның өчен моннан да зуррак уңышка ирешү буламы соң?
Ә мин карт белән кызның сүзсез сәяхәтен болдырдан күзәтеп утырам Аларга күренмимдер Гомумән, мин әллә бар. әллә юк —аларга барыбер ич
Вакыт талчыгып кына ага да ага. Әйтерсең лә учындагы ком бөртекләрен санап утырган бер малай-шалай шунда Кая ашыксын соң ул?...
Веранданы бикләдем дә койма тактасын аралап кына юлга чыктым Таныш сукмак буенча чокыр төбенә, аның җылы кочагына төшеп киттем.
Шундук агачлар арасында күмелеп калдым Монда һәр ботак качып кына коз йокысына кереп бара, әйтерсең наркоз тылсымына бирелә Җилсез тын лык дымсу һавада эреп беткән Кайдадыр тын гына су шаулап тора. Бәтен яктан тынлык белән уратылган хәлдә калсаң да чокыр төбеннән тормыш
I кимлеге ачыграк күренә кебек Чөнки монда үз уйларың белән генә каласың, э уйларга-киртә куеп булмый ич
Мин тагын, сагыз исенә сөенә-сөенә. текә ярда яткан нарат кәүсәләрен һәм ботакларын җыярга тотындым Ә кинәт яңгыр ява байпаса, дип уйладым Шундук күршеләрем дә искә төште «Алар янына беркем килми Беркемне көтмиләр дә!» .
Авыл кешесенә биргесез рәвештә, тапкан агачларымны сөйрәп киттем Бабамның арба янында төшкән сурәте күз алдыма килде Маңгае тулы җыерчык, карашында күтәралмаслык арганлык галәмәте тирәсендә сарык котүе Без. исәнләшкән шикелле, беравык бер-беребезгә карашып торган сыман булдык
Мине арттан
— Әй. карале! Ашыкма әле!—дип туктаттылар
Әйләнеп карасам — урманчы Күзен кыса төшеп текәлгән
— Син югартыннанмы?—дип сорады ул дачалар ягына ишарәләп
— Шуннан шул.—дидем мин.
— Син урманга тимәскә дигәнне белмисең мәллә’ Карыйм, ка рыйм —эзләнә дә эзләнә Мин бөтен нәрсәне шәйлим, белдеңме?
— Урман түгел ич бу!—дип, утынымны җиргә ташладым —Үзегезгә булсын соң алайса
— Ә штраф чәпеп куйсам?
— Тик торгандамы? Әнә күпме агач череп ята
— Анда синең эшең юк Җир үстергән дә. җир алыр да Бәлки моңда берәр заповедник корырга ниятлиләрдер! Акылың үзеңдәдер ич’
— Монда нинди заповедник булсын ди?
— Бар, юлыңда бул Бер юлга калдырам Ә берәр учак ягып җибәрергә уйласаң’ Монысына инде чәпим дә чәпим аң бул . . Кая. тартырга бир әле.
Күрәсең, сәбәпсез нисез бәйләнүе үзен дә туйдыргандыр Көйрәтеп җибәрдек Урманчының йөзе кызгылт иде Күреп торам—тыны кысыла моның
— Беләсеңме, пионерлар аптыратып бетерде Аларны инде эләктерәм димә, аягың калмас Рәхмәт тошкере. әле дә ярый укулары башланды Исәпләре саны юк бит аларның. кырмыска ише Бөтен урманны таптап бетерделәр Ә агач, хатыныннан шүрләгән ир сыман, уттан курка бит ул.
— Хәзер монда кеше юк инде.—дидем
— Ә штрафтан шикләндеңме соң?
— Яратмыйм—дид м мин
— Нәрсәне?
— Менә шулай кукыраючыларны Мондый хурлыкка эт тә чыдамый
— Кыю кыланасың син Ә минем куркытыр нәрсәм дә бар Шүре җибәрергә дә күп сорамассың
Ул кискен хәрәкәт белән бил каешына кыстырган яңа. ялтырап торган балта чыгарып күрсәтте
Әллә нишләп киттем Каян килгән хуҗа1
— Сезнең күкрәгегездә бака бар икән.—дидем мин тыныч кына.— Күкрәк бакасы дигән авыру моннан зарарсызрак Сезгә каты кычкы рып сөйләшү бик зыянлы Дәваланырга кирәк Саф һава гына сезне алал *>ый Үзегезне юкка бетерәсез
— Врач мәллә син?
— Врач шул
— Кара сана, ә?!—дип. урманчы сызгырып ук куйды—Ә миңа ни эчәргә кушасың соң? _
— Аракыны әзрәк эчәргә кирәк, ә күбрәк —кайнар сөт Су үсемлекләре Чәйнәсәгез дә ярый, алар йодалы була Чи килеш чәйнәсәгез, агуланмассыз. Бер очтан күл дә чистарыр
РӨСТӘМ КУ ТУ й о ВЕР Д« BFP КӨЧНЕ 0
— Тинтәк син, белдеңме? Микстураларым җитәрлек минем
— Мин аны әйтмим ич әле,—дип елмайдым.—Сүз нервыларны саклау турында.
— Гәп корырга керермен әле. Күкрәгемне тыңлап карарсың. Алып куйганың юктыр ич?
— Кахетия шәрабым бар.
— Кая булышыйм әле үзеңә Алайса мин сиңа моның ише ботак-сатакны йөге белән китереп ташлыйм Әйт кенә Күтәрдекме?
Бая ташлаган агачларымны күтәреп, урманчы белән янәшә атлап киттек. Әйтерсең лә гомеребез буена аерылгысыз дуслар, әле генә әрләшкән дошманнар түгел.
Усак яфраклары лепердәшә иде. Сазлык үләннәре тармак-тармак чәчәктә утыра «Кешегә бер-берсен сак кына тыңлау да җитә бит. ә?»—дип уйладым мин.
— Мин Калистрат Ефимович булам.—диде урманчы—Ә син?
— Ил.—дидем мин—Илтазар.
— Мин дә синдәй баскынны татардыр дип уйлаган идем. Ярар соң. таныштык дип белик.
Бер авыздан дигәндәй урманны яңгыратып көлеп җибәрдек. Ерактан ук түбәндә яткан күлнең шадра йөзе күренә иде
— Ул күлне бүрәнәләрдбн чистартасы иде бит.—дидем мин
— Бала-чага тагын тутыра аны Гайрәтләрен кая куярга белмиләр.
— Тиздән суы сасып чыга инде Жәл бит
— Миңа калса, хәзер бөтен дөньясы жәлке Бөтенесенә ничек кул җит сен?
Койма буена хәл алырга туктадык.
— Сараең минем кесә хәтле генә икән Ярлы торасың.
Утынны сарай ишеге төбенә ташладык та учыбыздагы тузанны каккаладык Аннары мин Калистратка ишекне ачып куйдым
— Әйдә, кунагым булырсың
— Их. анасын корт чаккыры!—дип куанды Калистрат
Тяпа аңа муен йоннарын кабартып өреп алды
— Ыржайма әле! Бу теге эт өереннән түгелме соң? Мин аларны картечь атып куркыткан идем инде Бусы кайчан килеп чыкты тагын?
— Бүген.
— Сыендыргач яхшы инде
Болдырга ике стакан белән башланган шешә чыгарып утырттым. Кали-стратка—тутырып, үземә гәпләшерлек кенә салдым Бер күзен ачык калдырган килеш. Тяпа тагын йокларга ятты
Көрнәп куйдык та шартлатып алма уртладык
— Мин иртә таңнан бирле йөрим инде.—диде Калистрат.—Аяк калмады Эчү эстәп йөри дип уйлама тагын Нинди генә комсыз булсаң да. аны эчеп бетермәде түгел. Ул кешенең каберен дә күмәргә җитәрлек. Инде туры килгән икән кем әйтмешли, кыстатып торган юк инде.
— Мине дә йокы алмады.—дидем мин
— Нинди кайгыга тарыдың?
— Болай гына... Башны ташка орырлык түгел.
— Очрашуыбыз файдалы булды әле Адәм баласына очрашуларсыз ярамый шул.—диде Калистрат—Мин яшь вакытта ничектер бер бүре беләң йөзгә-йөз калган идем Теге мәхлук юлга утырган да ач икәнен белгертеп тора Биштәремне ачып күрсәтергә туры килде. «Менә, мәйтәм, ипи валчыгым да юк Ә үземне ашарга мин сиңа ирек бирмим, дим Бар. юлыңда бул» Андады бит Качты. Кайвакытны адәм баласы гына аңламый ул.. Ә хәзер дә шундагы курку йөрәк астын кымырҗытып тора Бүре очратып, аның кузена багу уен эше түгел ул. Ә ул ялгызы гына булмаса? Кулда берни юк. мылтыкны әйткән дә юк Җитмәсә сөяккә кадәр туңган.—дигәч, ул бер мәл тынып торды, иелеп этнең башын сыйпады —Токымлы эт бу белеп тор Шушындый этне ни йөзен белән ташлап китмәк кирәк? Ә моның белән
бергә үзләренең ярты йөрәкләрен дә ташлап киткәннәрен белмиләр аңгыра лар Шулай ядоймы инде, йә?! Җаның юк икән, тотма инде
Тагын берне салмакмы идем дә Калистрат стаканга учын каплады
— Җитте, җитте Сыйладың, рәхмәт Иртән иртүк койма буена утын ки
' тереп аударырмын Миңа юл уңай гына ул Кирәк булсам, мине урман хуҗалыгында табаласын Яхшы, хуш иттек,—дип. ул минем иңбашымны как ты да кочаклап ук алды.
— Тикшеренәсең килсә, килеп чык—дидем мин
— Карармын тагын Ә чынлап уйласаң, кирәге юк инде Ходай чакырган 2 вакытта теге җиргә генә ничек тә җителер. Язмышка язганнан качып кына * котыла алмассың Ул сиңа бүре түгел. Үзең исән-сау тор Сиңа мохтаҗлар күп. S
Калистрат. көтмәгән-нитмәгәндә очраган яхшы күңелле кеше шулай о дип китеп барды. =
Кичкырын. мичкә ягып җибәрер алдыннан, мин Тяпаны су коенырга * алып төшеп киттем. Сабын, мунчала эләктердем ,
— Без бер эшне эшләргә онытканбыз ич әле.—дидем мин аңа — Син - байтак тулгангансың Юынмый ярамас
Капка төбендә нигәдер артка борылып карадым күрше кызы ® чиләкләрен шалтыраткалап, болдырлары баскычыннан тошен килә иде Үзем дә сизмәстән, аны кулымны болгап сәламләдем Йозенә елмаю чаткысы кунган иде дә... шундук юкка да чыкты «Бу ниткән яңалык тагын?»—дин гаҗәпсенде бугай
Ул яулык япкан иде. Тыгыз итеп төймәләнгән курткасы ипле генә итен күкрәгенә яткан. Гомумән, ул бүген үзен бик ышанычлы кыяфәттә тота кебек
Тяпа шатланып туймады Койрыгын тырпайтып, алдан тыркылдый Килгән шәпкә суга да кереп китте, яр буенча чабып йорде Дәшеп алдым да суга таяк ыргыттым Тяпа йөзеп китте Әйләнеп килгәч минем аяк турысы на шул таякны китереп салды
ДДин инде чишенгән һәм сабынымны әзерләп куйган идем Тяпа үзен юганга тамчы да карышмады Аңа хезмәт куюым, сыртларын шапылдаткала вым. сыйпавым, йонын бармакларым белән таравым гадәттән тыш төстә күрелмәгәнчә ошый иде булса кирәк. Мин аны борыныннан койрык очына тиклем сабынлап юып чыктым Тяпа күз алдында ябыгып киткән шикелле булды. Шуннан соң мин теге ботакны яңадан суга ыргыттым Эг open җибәрде һәм бер йомгак сабын күбеге булып елгага ташланды Артыннан аксыл эз сузылып калды
Аннары мин аны тагын тотып алдым да бик яхшылап ышкый ышкый юдым Ул гел ырылдап торды Ниһаять, азат ителгәч, озаклап кагынды
Шуннан соң үзем юынырга тотындым инде Мунчала белән тәнем бур латтай кызарганчы уындым. Башымны сабынлаганда эт ни өчендер open куйды х
Яр буенда һичкем юк иде Су өсте шома, каралып тора Сикерекләп йөгереп килдем дә суга чумдым Су астыннан байтак йөзеп бардым Монда салкынча сафлык, колакны кытыкларлык тонык шау хокем сөрә
Җәһәт-җәһәт йомшак битъяулыгы белән сөртенгәч гиз генә спорт кие мемне. кроссовкамны кидем Ә йөземне күтәрсәм, шаккаттым бер агач төбенә җайлап утырган теге кыз гаҗәпсенеп мина карал тора иде
4
— Ә без сезнең белән күршеләр бит дияргә ашыктым —Сез кем атлы?
— Гүзәл.—диде кыз—Бер дә тукмыйсызмыни?
— Чыдарлак
— Утын өчен рәхмәт
— Күпме кирәк—ташырмын Борчылмагыз
— Бу эт каян килеп чыкты?
— Таптым инде. Юаш ул Кушаматын Тяпа дип куштым Ә үзем Ил атч лы Бабагыз черем итәме?
— Мин һава суларга гына чыктым Кайчакны сагыш баса. *
— Очрашкалап торыйк,—дидем мин—Нигә читләшергә? Хәзер мичкә, ягып җибәрәм
— Мин дә яктым. '
Ул торды да күлмәк итәген төзәтеп куйды, хәрәкәтләнеп алды. Тик торырга күнекмәгән, күрәсең.
— Ул сезнең кемегез була?—дип сорадым мин карт турында.
— Соңрак әйтермен Ал^й-болай гына түгел ул. Без монда күптән килергә уйлаган идек Мәшәкать күп Бу айны шушында үткәрергә исәплибез. Ничек тә сузарбыз әле Аннары күз күрер. Иртәгә базарга барып киләм. Ә менә ялгызын калдырып торырга шикләнәм
— Мин монда ич Күз салгалармын Аңа ниндирәк ярдәм кирәк?
— Ул бик карт Берни ишетми
— Врач мин
— Йа Ходай! Уңдык бит әле! Тик без үз-үзебезне карарга күнеккән инде Аның бар чире шул картлык инде.
— Кирәгем чыкса, шәһәрдә дә рәхим итегез.
— Уйлап карармын.
— Тартынмагыз. Без күршеләр бит.
Сөйләшә-сөйләшә без сукмак буенча ауган бер каен турысына күтәрелдек Ул бөтен киңлеге белән үзе үскән чокырны тутырып тора иде Ton буеннан черегән җирән кырмыскалар тутырган иде.
Бу каенның үлеменә күптән түгел генә дулап киткән ачы җилләр сәбәпче инде «Үлеме» дип. арттыру булгандыр инде, ләкин мин дөрестән дә шулай уйладым. Үз агачы черегәч, аумый нишләсен соң? Ә шикәр шикелле кайрысы ап-ак иде Ябалдашы да тере... Мин аның җирне шаулатып, тирән бер ыңгырашу белән ауганын күз алдыма китердем.
— Кызганыч.—дидем мин—Хәзер аның кемгә дә хәҗәте юк инде Кисеп яксаң гына Барыбер череп бетә
— Әллә ничек бит Кул күтәрерлек түгел.
— Череп әрәм булганын котеп утырыргамыни?
Мин Гүзәл белән Тяпаны капкадан алга уздырдым Дача җире буш. шуңа күрә моңсу иде Кешесез калган дача уртасыннан, кулын сукырларча алга сузып, көзнең узып барганы күренә шикелле.
— Кешегә әллә ни кирәк түгел.—диде Гүзәл —Бер коз дә җитә. Минем бабай шулай ди Йоклаганда ул күзен йоммый да кебек Кайчан якын килсәң дә. карап ята сыман Аңа инде тормыш та йоклау сыман гына тоеладыр Күп нәрсә башыннан кичергән кеше... Ярый, мин кереп китәм. Кич җитте
Уйга баткан көйгә, бар дөньядан ваз кичкәндәй, мичкә ягып җибәрдем Кара төтен чыгарып, каен тузы бик тиз кабынып китте, йозгә ялкын кайнарлыгы китереп бәрде Мин Гүзәл хакында уйландым Сәер төстә кешегә ышануы. шул ук вакытта бер мизгел дә сагаюдан туктамавы белән ул кыр кәҗәсен хәтерләтә иде. Ул яклауга мохтаҗдыр, шул ягы белән үзенә тартып тора да Ә мин үз-үземне ниндидер хатын-кызга гына хас усаллыктан араларга тырышкан булам тагын!
Эт улап куйды Чыгып карасам, гөлҗимеш куагы тобендә Гүзәл елап тора
— Ни булды?
— Ул егылган, ә минем күтәрергә көчем җитми Күтәрергә дә кушмый, карыша Саташып ята «Печәндә ятып торыйм әле. кузгатма».—ди Куркам мин
Картны икәүләп караватка менгереп яткырдык. Ул мыскыллаган шикелле елмая иде Күз карашы анык Киң учлары юрганда селкенмичә дә ята. Йорәк тибеше тигез, кочле. Ә менә бу катып калгандай елмаюы, туп-туры карашы. Ни күреп ята икән? Саубуллашып калырга көчәнгән кебек
Ямагына алсулык йөгергән, гүя тегеннән —өзелә башлаган гомер читеннән югала барган хәтер көзгесеннән килеп ягылган төс
Үткәннәреннән карт әкренлән кенә кайта башлады Бүтән кайдан әйләнеп кайтсын ди инде ул? Анда бүтән ис-томнар бүтән кояш хакимлек ) игә Мин кинәт ни өчендер аның бар нәрсәсе әнә шул үткәннәрендә түккән коче белән бергә калган инде, дип уйладым Тетрәнү-шатлыкларны кире кайтару мөмкин түгел Ул шунда әйләнеп кайту хакына гына сулыш та ала 5 инде Менә бу сине кечерәйтеп күрсәтергә теләгән елмаюы да шуннан 2
Аның маңгай сөяге калкып торган урыннарда агарынып калды Күзен z йомгалап алганда күз кабакларының тиресе җәелеп бетмичә бөгәрләнеп ка 2 ла иде. Аның бөтен тәне яшәүдән һәм каршы торудан арыган иде инде
— Кунак бар икән.—диде карт үз кызына—Мине күтәрә төш әле
Ул тагын да агарыныбрак китте, иренен кысып, нидер йота кебек иде. о Ул ниндидер уенда тукталмакчы була, ләкин ихтыярын моңа туплаудан ® гаҗиз Як-ягына карангалады Үзенә сузган сулы чынаякка, таяныр * нәрсәдәй, ике куллап ябышты да вак йотымнар белән эчә башлады Ул * кузга күренеп тынычлана башлады
Гүзәл аның арык иңбашын сыйпады Ул яткан урыныннан эри башлаган - боз кантарына охшап калкып тора иде
— Ул сезне аңлый алмый, минем аша сөйләшегез.—диде аңа Гүзәл 2
— Иптәшне дә сыйла Безнең аңа бирердәй нәрсәбез бар әле? Ку ра җиләге суы белән сохари бир Минем аны ишетмәвемне шуңа күрә берни сорашмавымны аңлат Саңгыраулар күп сорашмый Берни дә со рашмауның үз яхшы яклары бар аның Үз үземне ишетүем җиткән Өстә тормагыз, яме? Үз эшегездә булыгыз Минем монда булмавым да ихтимал иде Ә сез — яшьләр, яшьләрчә кыланыгыз Шулай тиеш Әйе үз эшегездә булыгыз
Кулын тотып, йөрәк тибешен санадым Ул гаҗәпсенеп калды, ләкин эндәшмәде
— Казаны казан кебек кайный. —дидем мин Гүзәлгә—Тибеше яхшы Берәр чит нәрсә хакында уйлансын, җәлеп итегез Ә мин аш куярга китәм
Кара күзле Гүзәл моңсу гына елмаеп куйды Мин дә елмаймый булдыра алмадым Йөрәгемне аңа карата ягымлылык биләп алды Мин гадәттәге ял пазлыгыма таба ашыктым Күңелемне алар өчен борчылу һәм моңа кадәр кичермәгән бер хис биләп аллы Әни дә янәшәмә килеп баскандай булды, бөтен кыяфәте мәңгелек курку, шик һәм яктылык белән тулган, әнә чир пәрәвезе каплаган йөзе дә төсмерләнде шикелле «Ә без синең белән очабыз да очабыз1»—дигәненә үзе дә куанып бетмәгән сеңлемнең ңп яшь килеш һәлак булуы да искә төште, һәм шушыңа охшаш, һичнинди сүз белән тас вирлап булмастай башка кичерешләр дә мине үз оермәсенә суырып алды Әле килеп җитмәгән күк күкрәүне ерактан ишеткән сыман. Гүзәл белән ниндидер якынаю буласын сизеп алдым һәм моннан һич кенә дә өрекмәдем Гүзәлнең дә карашын һич яшермичә, ыгы зыгыланмыйча тыныч кала алуыннан аның үзенең дә әкрен генә ерактагы яңгыр шавына колак са луын. шуңа каршы барырга әзер икәнлеген сизеп аллым
— Мин сезнең янга бераз соңрак керермен,—диде ул—Керергә ярый Дыр ич. әйеме? Минем элегрәк шулай язган булса, нишләрмен дип когым оча иде Утраудагы шикелле яшибез бит Бактың исә гап гадн нәрсә икән
— Көз шундый нәрсә инде ул.—дидем мин — Көтәм
Тынлык урнашты Тәрәзәне агач ботагы тырный иде
Чынлап та, җиргә тыныч һәм җиңел яңгыр җәелде Әлбәттә, күк күкрәмәде. Офыктан офыккача соры дымсулык таралды
Калистрат нәкъ вәгъдә иткәнемчә эшләде
Гүзәл шәһәргә кайтып китте. Автобус тукталышында мин аны төштән :оң—сәгать дүрттә каршыларга тиеш Ул шул вакытка өлгерергә тырышам 1иде Моңарчы аның бар кылганы агач көрәк белән ашлык ишкән сыман ъша булды, гел вакыты юк, ә хәзер нидер килеп чыккан ахрысы Ул ни тәнен үзе дә белми
Шулай итеп, ул минем белән саубулладггы да кулын болгап китеп барды
Вакытны тизрәк үткәрергә теләп, мин каравылчы Сәет янына барырга уйладым. Ерактан ук аның бакчада нидер караштырып йөргәнен күреп алдым.
— Хәлләр ничек. Сәет?
— Минем хәлләр дусларны сагына.
— Кунаклар көтәсең мәллә?
— Мин беркайчан да килмәүчеләрне көтәм Әнә утыргыч —утыр
Тәбәнәк буйлы булса да, утырган чагында ул ничектер көчле бер кеше сурәтендә иде Күп сөйләшми, терсәкләре белән тезенә таянып, үзалдына утыра бирә
— Бүген минем ял көне.—диде ул.—Озаттыңмы соң?
— Озаттым.
— Куян табып бирә алам Ун тәңкә Кирәкме?
— Кирәк,—дидем мин
— Яхшы, яхшы Әйдә, киттек Ярты сәгатьтән куян синеке булыр Алма ал Күпме кирәк. Гел ал, яхшыларын сайлап ал Сыйлан
Мин акча алып килеп бирдем дә алма җыйдым Ул китеп барды. Миңа куян кирәген каян белгән икән диген. Ә алмалары шәп. шәп ...
Ул бик тиз әйләнеп кайтты Нигә икәнен белмәдем, әмма авызы колагына җиткән кебек күренде
— Менә ул!—диде ул төенчеген югары күтәреп.
— Рәхмәт,—дидем мин.
— Кирәк нәрсәңне сора, тартынма. Белмәсәң бел, күңелсез миңа Ярый, мин киттем. Тернәгем бар микән,—тикшереп кайтыйм әле Бәйрәм бүген1—диде ул һәм кинәнеп елмаеп җибәрде.
Мин. ахмакларча калуымны искәреп өлгергәнче:
— Нинди бәйрәм?—дип сорадым.
— Кан кайный әле. кайный Күмер сорамый.
Тяпа миннән калмый ияреп йөри иде. Юындырганнан соң аның йоны күпереп, барган шәпкә уйнакларлык булып калган Аңа чыдый алмаслык рәхәт иде булса кирәк.
Каршы йортта тып-тын иде
Гүзәл әйткәнчә, карт бар дөньядан үз хикмәтләре хакына ваз кичкән, ахрысы Мондый хәл аның өчен гадәти нәрсә икән Тамагы тук, аягында киез итек Гүзәл аны иртән яхшы ашатып китте. Куе сөт банкысы ачып кал дырды Карт ниндидер паек ала икән, бар тотнаклары шунда. Ул ризыгын чәйнәргә яратмый Мине бимазаламагыз, дигән була, кичкә тикле ялгызын гына калдыруларын аңлап алды бугай Бишкә кадәр кәнәфидә черем итә инде Аның терәткечен сузып салып та була. Паралич суккан шәттә ничек тә өлгерерлек. Шундый сак кеше инде, бөтен яктан ышкылган, нинең ни икәнен яхшы белә Нәүмизләнә белмәскә аны кырыс тормыш үзе өйрәткән Дөньядагы бар нәрсә хакында аек фикер йөртә, үз дигәнен раслый ала Ул фәкать тормышка һәм үз-үзенә генә таяна, ышана Калганнарын сөйләүне ул анна- рыга калдырган, аннарыга Сикерекләп йөрүне күптән ташлаган инде...
Сәет биргән куянны мин алма, суган һәм бәрәңге көрнәп пешердем
Ул арада идәнне юып чыгардым, аны-моны җыйнаштырдым Көзгене дг калдырмадым
Талдан үргән ике урындыкны янәшә китереп куйдым. Транзистордан тын көйләр агылыр, шәмдәлдә шәмнәр янар, тәрәзәләр көзге эңгер- меңгергә карап торыр...
Кешеләре булмаган бакчаларга кереп, бер кочак чәчәк җыеп кер, дем. Аларны төрле савытларга утыртып чыктым Фәрештәләрне җыя алсам аларны да чакырып алыр идем дә бит... алар үз вакытлары белә! үзләре генә килеп чыга шул Үз-үземә сокланып туя алмадым: карасана бәхетле көтү дигәндә әллә ниләр кыландырып була икән. Гсуиумән, үзең: яраклаштырып файдаланыйм дигәндә вакыт дигән нәрсә дә сиңа баш И1 икән бит. әй!
— Менә шуидый-шундый хәлләр,—дидем мин Тялага — Әйттем исә кайттым, мәгәр ул мин куйган тырышлыкны зур илтифат белән күзәтте.— Дөньяны очраклылык тотмый ул. очраклылык зур алдашу, ул кирәк дигәннәре барып чыкмаучыларны гына аклый.
Шундый купшы сүзләр куллансам да. мин әллә электән үк. әллә хәзер о генә вакыйгаларның барыбер ниндидер бер максатка корылганына, туры й килүләрнең очраклы булмавына ышандым. Әнә. кесәмдә дача ачкычы, карт « белән кыз, адашкан эт. миңа куян ите табып биргән Сәет, урман каравылчы- * сы Калистрат. һәм, ниһаять, менә бу көз — һәммәсенең үз мәгънәсе, үз та- i бигыйлеге. үз агымы бар. Кеше дигәнең «Тормыш матур һәм гаҗәеп бер ® нәрсә ул!»—дип. нәкъ менә шушындый мизгелләрдә әйтәдер дә инде Вә j? мондый чакта ул үз-үзен һич тә алдаламый инде!
Мин Калистрат китереп аударган һәм үзем җыеп кайткан утынны сәгать о чамасы балта белән чапкаладым, юанракларын ышык урынга кертеп куйдым = Беркавым үземнең эш эшли алганыма да сокланып тордым әле: бабамның £ каны миндә җитәрлек дәрәҗәдә кайнап ага икән әле дип уйладым Бу * нәрсә теләсә кем кулыннан килерлек түгелеп мин бик яхшы белә идем s
Аннары без Тяпа белән тамак ялгадык Куянны калдырып тордык әле ® Мин үземнең тулы бер азатлык хисен кичерүемә шаккатмадым, аптыра- u мэдым, Минем бердәнбер сыеныр урыным, сусавымны басар җирем булган* Z клиниканы исемә дә китереп карамадым ичмаса
Менә бит, көз җитте дә аулак бер урынга китереп чыгарды, шуннан соң китте дә китте. Моңа тиклем богаудагы шикелле яшәгәнмен икән ләбаса ой —клиника—тагын өй Шуннан ары бер карыш та читкә атламаганмын Шуңа бар җаным-тәнем белән күнеккәнмен Ял итүнең ни икәнен дә белмәгәнмен Бөтен нәрсә кул астында—тагын ни кирәк инде? Хатын-кызлармы? Кем әйтмешли, матур җан ияләреме5 Яшерен-батырын түгел, алар минем яныма килгәләмәделәр түгел анысы. Тик аларның берсе-бер минем өчен җаннарын атып тормады. Ләкин минем беркайчан да суын югарыга чөйгән фонтан суларын эчеп, сусавымны басканым булмады әле. Боз кый- пылчыкларының җылы бәреп торганын тойганым булмады Мин моңарчы үземнең кемгәдер кирәк булганыма канәгатьлек кичерә алганым юк әле. Мин кеше, фәкать кеше генә булып калуны өстен күрдем — бөтен хикмәтем менә шунда инде. Ясалмалык, гайре табигыйлекне минем моңа кадәр җенем сөймәде... Күз яшьләре хакында йә «ямьсез», йә «матур» дигәннәре юк ич әле—менә шуның ише. Мин икс кешегә җитәрлек кайгы-хәсрәткә тансыклаган идем бугай. Караңгыдан котылыр өчен бер ут чаткысы кирәк Үземнең дөньяга шушындый теләкләр, таләпләр белән яратылганым өчен мин гаепле түгел ич инде... Үз җанымдагы үгәкүренмәле бушлыкларны мин үзем дә тиз генә белә, аңлый алдадым лабаса Әнинең ни дәрәҗә картаюын, сынып төшүен күреп калганмын икән, бу нәрсә үземнең балача! ымның һәм.яшьле гемнең бер балкышы гына булмаган түгелмени? Ялгыз фатирында вафат булган әнине бер мизгеһ эчендә югалтуым минем җанымны актарган да сал ган иде Минем җанымның шуны күрүдән когы очты Төшенеп җитмәстәй нәрсәләр дөньяда күн инде ул. Бергә туры китерсәң, ут белән боз да юга лып калыр иде... Шуннан мин аңладым кешеләр бер-берсен шатландырыр һәм коткарыр өчен дөньяга килә дә
Сигаретымны алып һәм көлләвечне җанлап, диванга кырын яттым Тик миңа һичнәрсә кирәк түгел инде — шундук йокыга талганмын
Ә миңа тормышның дәвамы гаҗәеп бер балкышлы төш рәвешендә җан ланды Авызым сумала әчесе белән тулган килеш чокыр бугазы буенча авто бус тукталышына таба ашыгам, имеш Кояшта кара янганмын, ун мәшәкать сезмен. Әллә кайдагы котеп тору, кемдер вәгъдә иткән очрашу минем күземне дәррәү ачтырган, холкымны кырыс иткән Әгәренки өлгерергә ты рышсам. мине зур бер бәхет көтеп тора, имеш Тик мин әллә нинди lay ар тында калганмын, йөгерәм дисәң, җылы һәм коры ком ирек бирми, мин кая дыр үрмәлим һәм кире шуып төшкән саен еларга тотынам Кызганыч һәм ярдәмчесез калган сурәттә, мин шул комга егылып ауныйм, бәргәләнәм, һәм беркем дә мине йолып ала алмын
Котым очып уянып киткәнмен — соңга калынган! Әмма сәгать дүртенче яртыны гына күрсәтә булып чыкты Теге тауның мине җибәрергә теләмәве тикмәгә булмаган төштә мин сабый идем, ә өнемдә өлкәнәйгән кеше бит Әнә шул өлкәнәйгән кеше төштәге теге малайны тотып торган да инде, кабаланырга кушмаган. Төшнең төш кенә булып калуы да куаныч бит ул.
5
Мин торган дача йортына килеп кергәч, аның исләре-аКыллары китте.
— Карасана! Нинди чәчәкләр, йа хода!—дип башлады ул керә-керешкә үк—Көнне көчкә үткәреп җибәрдем Чабам да чабам Ул халыкның күплеге! Автобуста буылып үләм дип торам, билләһи газим. Җитмәсә күпме букчам бар. акылдан язарлык. Ташлап калдырасыларым килде. Адәм мәсхәрәсе инде бер. Көтеп торыр, тын алыр идең дә... синең ничек көткәнең ирек бирмәде...
— Ә мин урманнан бер куян тотып алдым.
— Кит әле!
— Үзе чаба, ә үзе кыздырылган.
— Чын дип әйтәм. мине кемдер көтеп тора дисәләр, һич ышанмас идем Ышанычлы тостә «син» дигәнгә күчеп һәм чынын әйтеп, мин:
— Каравылчы Сәет сиңа дип махсус атап бер куян китереп китте әле,—дидем.—Бүген аның ниндидер бәйрәме икән. Хәтта кырынып ук куйган. шайтан алгыры «Бу дөньяда бар кешегә яхшы булырга тиеш».—дигән була
— Син дөрестән дә миңа дип тырыштыңмы?
— Соң. Минем күптәннән болай итеп беркемне дә көткәнем юк инде.
— Шулай укмыни?
— Бәйрәм безгә дә язык түгел ул... Өйдә ни хәлләр соң?
— Килеп керсәм, сәгать төзәтеп маташа. Бар арыганымны юып алган шикелле булды Казаны казан кебек кайный, дидең бит әле? Күңелләрем күтәрелеп китте Сәгать төзәтергә тотынгач, яхшы инде.
Гүзәл түфлиен салып атты да. аягын бөкләп, кәнәфигә менеп утырды Иңбашына чәчәкле-чачаклы шәлен салган. Карашын күләгә басты, яктылык ачык муенына гына төшеп тора. Канат шикелле очып китәрдәй, кочып алырга хәзерләнгәндәй кулына игътибар иггем. Бармакларында кайчангыдыр яра эзләре.
Суыткычның түрендә пешереп тозланган баллы гомбәле банкы бар иде. Айя үпкәләмәс әле дип. шуны тәлинкәгә салып куйдым Шәраб бүлдем. Шәмнәрне кабыздым да утны сүндердем. Гүзәл һәр хәрәкәтемне күзәтеп торды.
— Өйрәнеп беткәнсең син.—диде ул.
— Исең китмәсен. Мин ялгызак кеше бит. күнегелгән.
— Бер үзеңме?
— Үземне санамаганда Әйдәле. шушы коз хөрмәтенә берне эчеп куйыйк әле.—дидем мин.
— Кеше ышанмаслык хәл... Шәраб, шәм... Кайчандыр кемдер бу шәмдәл янында утыргандыр инде Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник чакта, ә? Бер хатын белән ир ... Әй. үткәннәргә салават!
Юка пыяла савыт эчендәге шәраб янып тора шикелле иде Гүзәл, тәмен дә татып тормастан. тыныч кына эчеп куйды. Гөмбәләрнең иң бәләкәен сайлап. чәнечте дә тәмләп чәйни башлады Нинедер исенә төшерде булса кирәк
— Ул вакытта яхшырак идеме әллә?—дип сорадым мин.
— Инде фараз да кыла башладыңмыни?... Нигә дип инде?
— Күз алдыма килеп китте.
— Әх. доктор, доктор! Яхшырагы хәзер икәнен белмисеңмени?... Син үпкәләмә инде, мин үзебезгә кереп чыгыйм әле. Әтине яткырам да керәм. яме? Көне буена аякка басканы юк.
— Әти дисеңме?
— Белмәдеңмени әле?... Әз генә торып тор Тиз әйләнермен Синең белән күңелле булып китте әле. Илтазар Синең исемең әллә ничек — корыч шикелле чыкылдап тора Бая теге ауган каенны кисәбез дигәнеңә исем китте әле.
— Нәрсәсе ярамаган?
— Әз генә торып тор дидем бит инде,—диде ул соравыма игътибар г итмәстән һәм кабатлап:—Күңелле синең белән, күңелле.—дип кабатлады * һәм сиздерми диярлек чыгып та китте
Мин тәрәзәне ачып куйдым да тарта калдым.
Менә сиңа мә: Гүзәл, мин уйлаганча, теге картның ни оныгы, ни туган ” нан туганының кызы да түгел. Баскан җиреңнән тораташтай катып калыр- S лык Аның атасына ничә яшь икән соң инде3 Сиксәнне узган булырга кирәк Дәрт дәрманы калмаган бит инде, баткан чакта саламга гына ябышып бул- « мый шул ь
Күкрәгенә тиклем төшеп җиткән куе сакаллы бер картка гаҗәпләнгән * бер мәл исемә төште. Шул ук Коек авылында Ул больницада бакңачы бу а лып эшли иде Туры, үтәли тишәрдәй карашлы, астыртын бер кеше Бар £ белгәнегез тыз да быз мәшәкать, авыру да дәвалану, ә мин менә җирлә ка - ЗЫНганга күрә сау-сәламәт, дигән шикелле, каш астыннан сөзеп, саран гына ® елмаеп йөрер иде Атыбызны тилемсәк хатын Зойка карый, вак тояк төяп йори. артыннан кемдер ташлап киткән бер малай калмый иярә Ул малайны шул бакчачыныкы дигәнрәк шик йөри иде. ә тегенең исе дә китми, әлеге дә баягы астыртын көлемсерәвең белә Халык сүзе хак булган, күрәмсең бак чачы аны ара-тирә төрлечә сыйлый, яныннан кумый иде Зойка көзгә кырын чәчен җилгәреп, вәсвәсәләнеп үр кашында шул бакчачы Савелийның бо лынга килеп чыкканын көтеп йөренде Мине картның җирдә һич кенә ка эынмагандай ап-ак. дин кешесенекедәй кара эшне белмәгән кулы сәерсен дерде. Бәлкем бу тойгыны аның эшли торган чиркәүгә якын гына йортта торуы көчәйткәндер, белмим Менә шул — Савелий үзенә урын тапмыйча дигәндәй тулганган тилемсәк Зойка янына канатланып ашыккалый иде ..
Ниһаять, тирә-юньне җанландырып, куаклар кыштырдап алды Киенеп- ясанып. Гүзәл килеп керде Үзенең нинди була алганын күрсәтергә теләгәндәй, бусага төбендә туктап калды Югары оеп төйнәгән чәче дә, му енындагы нәзек көмеш чылбыры, борчак борчак сурәтле кофтасы каптыр малы түфлие дә аны күркәм, ыспай иткән Чәчәкле чачаклы шәлен җилкәсенә салмаган, караңгылык аша җиңелчә генә йөгереп узган Өй җылы, җиңелчә генә итеп бакчалар артындагы агачлар шаулап тора, ка раңгылык җәелгәннән-җәелә бара, ара тирә электричка кычкырткалап уза. чокыр чакыр һәм агачлар тынлыкны сизгер саклый иде
— Ул миңа беләсеңме ни диде әле’ Оялып киттем .Бар ул сине көтеп тора,—ди — Миңа бу хәлең барыбер түгел бит Кара адашып кала күрмә «Исем-акылым китте. Анысы, карап торуын-торсам йә. аклануым дип белер Буйсынып яшәве дә гарык, әмма ачу белдерергә дә ярамый Аның саңгы раулыгы мине каршы дәшмәскә күнектереп бетерде Мин ул кабул итәрдәйләрне генә сойлим Аның хөкеме сүзгә карамый Ул ис тәмнәргә сизгер, шәп күрә. Нәзберек тә соң! Берәр хушбуйга тотындым исә. әле бу җирем, әле теге җирем авырта, дип тотына Көлке инде бер!
— Адәм баласы нәрсәгә генә күнекми дә. ниләргә генә өйрәнми,—ди дем мин.
— Ул «шнем бернәрсәдән дә курыкмавымны яхшы белә Без аның белән йөз кайгы-хәсрәттә шикелле инде һәр уемны белеп тора Син сал сал. күп такылдавыма карама Әзрәк башымны әйләндерәсем килә Арыдым, талчыктым, бераз Сине Алла үзе җибәргән шикелле булды
— Сине дә,—Дидем мин
— Чыннан дамы? Шаяртмыйсынмы соң’
— Нигә инде
— Сөйлә, сөйлә
— Ә куянга кайчан тотынабыз соң?
— Аннары Сөйләш. сөйләшь—дип кабатлады ул түземсезләнеп.
Буам ерылып киттемени Йөземә кайнар кан китереп бәрде. Бераз сәеррәк күренгәнмендер Соңгы көннәрне әллә ниткән наз көтеп үткәрдем шул. Шуннан котыласым да килми.
— Язмышка ышанам мин Безнең туры килүебез тикмәгә түгел, ахрысы Юлыбыз кисешсен өчен әллә нинди хәлләрнең нәкъ үзенчә генә агышы кирәк булгандыр Мине ялгызлык туйдырып бетерде шул инде. Бикләнеп ятуның кемгә кирәге бар соң аның, әйеме? Кеше хәсрәтен җиңеләйтәм дип. үземнекен кайгырта да алганым юк. Әйтерсең лә көчем ташып тора* Үз кай гымны белгән дә юк Чирле кешеләрнең зарыннан башка һични ишетмим, күрмим шикелле Күпләр таза тән. йөгереп йөртерлек аяк, каптырып алырдай кул турында гына хыяллана Ә мин кешеләрнең җан сафлыгын, күңел көрлеген кайгыртам имеш Көлке* Каршылыкларны җимерәм дип. үземнең рухым сынып бетте... Менә үз-үземне барлап чыктым да — җәрәхәтләрдән генә торганымны аңлап алдым Әчтерхан чикләвеге сымак, җыерчыкларга әйләнеп беткәнмен диярсең. Шулай аягүрә кибеп йөрим,—дип. бер тын белән сиптердем генә.
— Әй. Илтазар* Хәсрәтем минем*—дип, Гүзәлнең кулы миңа табан су-зылды— Бу шәфкатьсез Дөньяда без икебез дә япа-ялгыз икәнбез. Бер без генә дә түгел әле. Жлрдә ни кыланганнарын карасаң, котың очар, билләһи газим Күпме кеше кан коя, күпме ил ут эчендә. Ни җитми инде, йә?
— Син минем янымда булырсың,—дидем мин
— Ә мин кем янында соң әле?—дип гаҗәпсенде Гүзәл.— Аңламассың.
— Кай җирен аңламыйсың инде аның?—дип борчыла калдым. Болай итеп гомеремдә дә ташлап китәрләр дип өреккәнем, шикләнә калганым юк иде.—Нибарысы утыз яшьне тутырсам да. калган гомерне эт «ясына бикләнеп үткәрергә җыенып бетергәнмен... Кешенең нибарысы бер уч хәтле йөрәге бар инде, әйеме? Ә ул шуның кушуынча да яши алмый Кемгәдер таянырга вакыт Кемгәдер таянырга
— Кирәк шул менә Ничек кенә кирәк әле*—дип килеште Гүзәл.
— Минем үз хакыма гына яшисем килми инде.
— Аңга килим әле.—дип. Гүзәл башын иде—Син мине бик аз беләсең ич әле Бөтенләй белмисең. Уйларга вакытың бар әле, бар
— Булмый индё—дидем мин —Җитәр Мин сине көткән идем.
— Тоела гынадыр.
— Юк инде, юк* Малай-шалай түгел ич.
— Үкенмәссеңме соң?
— Уйламыйм
— Тор. ишекне биклә Берәрсе тыңлап тормасын тагын Бикләп үк куй. Карышмадым Тяпаны уятып, чыгарып җибәрдем Йозакны бикләдем.
— Кил әле монда.—диде Гүзәл.
Янәшәсенә килеп басуыма, ул шәмне өреп сүндерде.
Калганы тансыклаганыңча булды инде Караңгылыкны әллә ниткән аҗаганнар уйнагандай балкыш күмеп китте Мин Гүзәлне иренем, сулышым • белән назладым да назладым.
— Кыюмы соң мин?—диде ул—Минем күкрәгем бәләкәй. Миңнәрем күп булса да. бәхетем генә азрак
— Тәнең шома икән.—дидем мин.
— Берни сорашасың килмиме?
— Юк
— Менә яхшы Язмаганны кылып ташладык бугай.
— Язганын искә алмыйк инде
— Сабыр итеп торсак та булыр идедер.
— Аның сәгате кайда соң?
— Ашык пошык инде Теләсә кайчан чакырып кычкыруы бар ич. Мәрхәмәт чишмәсендә күз яше күп ул.
Әллә ничек сөйләнәсең шунда. Төшенерлек түгел,—дидем мин борчыла төшеп Әйтерсең лә ул менә-менә атылып чыгып китәрцә тора.— Ашыкма әле
— Буталдым да калдым инде Монда мин үзем түгелдер шикелле Кем икәнен үзем дә белештермим Бөтенесен җылытып бетереп булмый ич ул
— Син нәрсә инде! Үзеңне битәрләмә
— Шәмне кабыза аласың Бераз эчеп куй.
— Хәзер, сиңа да китереп бирәм
— Ж,әлт-җәлт кенә. Булгач булсын инде алайса Үз насыйбың үзеңә * диләр ич
Шәм ялкыны бии башлады. Шәраб белән кабымлыкны бәләкәй өстәлгә ’ тездем дә аның янына илтеп куйдым Аннары, шәмдәлне баш очыма т күтәреп, аңа бактым Минем мондый ап-ачык, чиста шәрәлекне күргәнем юк “ иде әле Онытылып киткән сыман. Гүзәл йөзен стенага табан борды Шугн * наН кинәт җәймәне иягенәчә тартып бөркәнде һич тә оялган булып кылан- “ малы, өн-тавыш чыгармады Яктырып торган күзен зур ачып, эндәшми генә .> миңа карап торды. Мин аның сулыш алуына кадәр ишетәм иде сыман с
— Менә шулай яратасым, яратыласым килә.—диде ул.— Ничек ярата * алганнарын белдерәсем килде Тиктомалдан. Ишелеп төшкән күк итеп Кем- > некедер буласылар килә. Мине бу сүз куркытмый Тик моннан да зуррак у мәгънәлерәк нәрсәләр дә бар бит Әйтел кенә бирә алмыйм
— Тагын башладыңмы?
— Басып торма. Йә ят. йә утыр
Ул. ябырылып, мине кочып алды. Ягылмыйча да диярлек, бармакларын битем буенча йөрткәләде. Тынычланып калдым.
— Миннән башка ничек яшәдең соң син. Илтазар?—дип уфтанды ул.—Өч кон элгәре бер-беребезне тамчы да белми идек. Шулай мәңге белмәвебез дә бар иде. Ашык-пошык кына килеп чыкты Болай тиз салам гына -янып бетә Комсызлыкка күрәдер инде Әйтерсең лә ахырзаман җиткән Ашыкмыйсы калган Үз-үзебезне ташлап качкан шикелле Башта сы кашырга идедер, күнегергә .. Нихәл итәсең, күңелсез ич Ә монда шәм. чәчәкләр. Үлсәң дә кызганыч түгел... Ул минем әти түгел шул. җаным Нигә әти дидемме? Безне минем әни ташлап китте Ул миңа караганда күпкә яшьрәк иде Әни алдап-йолдап йөртмәде, бүтән кешегә чыкты да китте. Ми нем иярәсем килмәде Тавыш-гауга чыкмады, кычкырышмадылар, талашма дылар. Әти үтә сабыр кеше... Әни китеп бару белән ишетмәскә әйләнде Ә элегрәк ул яман яла ягу корбаны булган Сигез еллап югалып торган, әллә диңгез, океаннар кичеп йөргән инде... Әйләнеп кайтканда дөньяда мин бул-ганмын инде. Белүемчә, исе китмәгән бугай «Шул кирәк миңа!.—дигән ул Моны искә-оска алырга бер дә яратмый «Телдән ычкынган фикер ялган нәрсә ул».—дип аңлатып маташкан иде Шуның белән бетте «Кирәкми, кы зым. Әйе. бәләкәчем, кирәкми...» Хәзер әнә сәгать төзәтә. Аның бөтен җире авырта да. авыртмый да. Кайчагында «Ә үткән вакытны төзәтеп булмый Шул кирәк мина»,—дип елмаеп кына куйгалый. Шунда мин елап җибәргәлнм Аңа ватык сәгатьләр табып бирәм. Ул минем өчен әти генә—ата түгел. Әни кайтып кермәкче булып ясканган иде дә. мин.кырт кистем: «Үлсәң, кабереңә дә бардык юк».—дидем Әни иң кирәкле нәрсәне аңлап җиткермәде — тормышның нигә нәкъ менә тормыш икәнен Ул әтигә хыянәт кылганына караганда да күбрәк нәрсәсен сатты Менә шулай яшәп ятмыш. Алай да башны ташка орырлык түгел әле. Теләгәндә, бәла-каза да туган йортың ише кабул ителә икән ул
— Хәтәр сүзләр сөйлисен син.—дидем мин
— Эшлим мин Сип хәтта икебез дә бер үк исне сулаганыбызны да бел мисең. Мин аптекада эшлим Карап туйгысыз чиста тотам Менә бөгеп яшәлгән нәрсә учка сыярлык Ә сөйләп бетерим Дисәң Шунысы хәтәр булыр иде дә Йөрәгеңә боз катарлык
' Ул башын минем күкрәгемә куеп ята иде Чәчен сыйпадым да сыйпа дым
— Китәләр дә әйләнеп кайталар.—дидем мин Нинди ахмаклык
_ Шуңа күрә газап чигү дип йөртелә дә инде Ә явызлык кылып чиста рынырмып тәүбә игәрмен димә Нигә икәнен Алла белсен Әллә нишләп моңаеп калдың әле
— Япа-ялгызым.—дидем мин.— Әти бар иде. Әни яшәп китте Әти исәнлеккә исән әле, әмма кабердә кебек Аның янына юлга чыгарлык түгел инде.
— Хәзер без икәү инде.
— Хәзер.—дип җөпләдем мин—Тик хәзер генә бит ул.
— Озакка дип уйлыйсыңмы?—дип сорады ул күземә текәлеп.
— Талкыма инде.
— Мин әти белән генә булырга ант эчтем. Фәкать аның белән генә. Үз- үзенә бәхетне көрәп алырга теләүчеләрне язмыш тиз асра ул дип сөйлиләр ич әле Әллә моны мин үзем китереп чыгардым микән? Бөтенесе буталып, чуалчыкланып бетте инде шунда.
— Минем сине аннан тартып алырга җыенганым юк ич әле,—дидем мин.—Кая барсаң да. синнән калмам инде,— бары тик шул гына
— Кушмаган җиргәдәме?
— Йа хода! Нинди кеше син. ә!
— Әйдәле. очрашуыбызга куанышып кына ятыйк Шәп уйлап чыгардың да соң. ә?1 Куянны да онытып бетердек. Тиздән кузгаласы барын онытмыйк. Ә мин әлегә шушында әле. шушында! Төшеңә керим дисәң, минем нинди икәнемне отып кал Төштә дә дәвам итәрлек булсын Иртәгә айнырбыз да акылга килербез Ә хәзергә, хәзергә..
Тон кочагын шәмәхә төс мылкытып тутырды Бер-беребезне яратырга комачаулардай нәрсә бөтен дөньясында да юктыр кебек иде...
Мин аны болдыр баскычына тикле озатып куйдым. Ул миңа сарылып елышты да боз кантарын кочкандагы ише читкә тайпылды
— Китәләр дә әйләнеп кайталар.—дип пышылдады ул.
6
Кәрҗин тулы гөмбә, урман тулы оеткыч салкынлык. Иртәләрен күлне томан сара. алтын тәңкә булып яфрак коела. Чыршы араларын зәңгәрсу дымык баскан Бер урында ике юл кисешә дә тагын аерылып китә. Берсендә котырып үлән үсә икенчесенең ерымына су тулган Авыр тармаклы мөгезен игән бер бөкре поши күзгә чалынып китте. Бала чакта беренче, карның туң җиргә ятуына шатлангандагы сыман, күңелдә әллә нинди куаныч төйнәлеп китә Шундук пөхтә бүкәннәр итеп туралган теге каен, һәм шундук — көзге моңсулыкка балкыш биреп торган без икебез.
Шәм төбенәчә янып беткән иде инде.
Октябрь аеның беренче кар төсмерен күрсәткән көннәргә тикле җиткән Кахетия шәрабы бар әле. Мич җылы, суык әлегә бусага төбендә генә таптана.
Нигәдер моңаеп калган Тяпа арлы-бирле йөренә Мичкә якканны ул озын гомер кичергән кеше сыман озаклап карап торырга ярата иде
Көннәр шулай, җил таратып салган яфраклар сыман, берсен-берсе куа- куа үтә торды.
Бер заманны урманнан әйләнеп кайткач, картны үлгән җиреннән күреп алдык Котырткан кебек хәйләле елмаюы йөзенә мәңгегә сарылып калган иде Дөнья белән саубуллашыр алдыннан кемгә шулай елмайган икән ул?
Күкрәге белән өстәлгә капланып, кәнәфидә утырган койгә җан биргән Кулы сүтеп ташланган сәгать әйберләренә салынган Яңагына, пи гаҗәп, сәгатьнең секунд санагыч угы ябышып калган иде
— Сулыш алмый бит ул!—дип кычкырып җибәрде Гүзәл.
Аның саксыз хәрәкәтенә буйсынып, кәнәфинең терәткече авып китте. Әйтерсең лә монысын да карт уйлап калдырган
Тагын дүрткә бөкләнгән бер кәгазь дә калган иде әле — карт кешенең соңгы васыяте Ахыры якынайганын тоеп, анысын да алДан эшләп куйган Яшермичә, пөхтә генә итеп сәгать кирәк-ярагы тутырган тартмага салган. Шундый язу барлыгын белсә дә. картны борчымаска теләп. Гүзәл аны шу- 110
шыныкчы укымаган булып чыкты Алар бер-берсен алдалауның ни икәнен белмичә яшәгәннәр Шуның өстенә карт та яшермичә '
— Миннән соң, миннән соң —дигән булган
Ни язгандыр, мин сорашмадым-нитмәдем
Җирләү чыгымнарын без бергәләп күтәрдек Төне буена Тяпа яңгырга кушылып улап чыкты
Иртән иртүк каравылчы Сәет арбага салып табут китерде
Картны соңгы юлга озатырга дачада гына җыйнадык
— Ул-бу килеп чыкса, шушыннан гына алып китәрсез, дип кушкан иде,—диде Гүзәл,— Чәчәкләр куймагыз диде Булышасыларын белгәндер инде
Табут янында икәүдән-икәү генә утырып тордык Сәет кенә баскыч төбендә иелеп-иелеп саубуллашты Аннары сүз дә катмыйча китеп тә барды
Калистрат машина юллап бирде
Авыл зиратына җирләп кайткач, аларның йорты моңсуланып, шыксыз бушап калгандай булды
— Үзем генә утырып торыйм әле.—дип сорады Гүзәл —Шулай кирәк
— Туңарсындыр ич.
— Өшемәм
Ул сулыгып, карчык кешегә охшап калган иде
Иртән торып, аларга үткәндә мин ишектәге йозакка һәм анда санда сул ган чәчәкләргә тап булдым
Бу хәлгә ничек карарга белмәстән. мин үземә урын тапмас булдым Әйтерсең лә ул узып барышлый гына
— Мине шушында котеп тор.—дигән сыман булды
Мин озын-озак оч кон буена котеп яттым Аннары гына аптекалар идарәсенә шылтыратып, өй адресын алырга мөмкинлегенә төшендем Анда күз күрер әле тагын, белми калмаслар Ул мине сүзсез генә котеп алырга тиештер бит инде, куып чыгармас, дип уйладым Тик мин аңа кем соң әле. Ал ла колы?
Картның үлем алды язуы белән Гүзәлнең кинәттән юкка чыгуында ниндидер бер бәйләнеш барлыгын күңелем кемдер әйтеп торгандай сизенгән иде инде Алар картның үлеменнән соң кыз нишләргә тиешлеген дә уйлап куйган, ахрысы Ул аңа үзләре генә белгән ниндидер бер йомыш тапшырган булырга охшый
Әниләре мәллә? Шул. әниләре!
Аның атасы васыятенә каршы килмәслеген аңлап алгач, мин тетрәп киттем
Моңа ышанырга, үземне ышандырырга тырышып, күпме генә карышсам да. нәкъ шулай булырын белгән идем инде
Янымда берәрсе булса, болай ярдәмчесез азапланмас идемдер Тиз көндә Әхмәт белән Айя кайтып төшәр Тик аңынчы яшиселәр бар ич әле
Көчсезлсктән изаланып, минем улыйсыларым килеп китте
— Чәнчелепләр китсен лә соң!
Ләкин шундук үз-үземә ♦Кот—дип боердым —Бирешмә1"
Бакчаны кырау аллы сыман, яфраклар күгәреп килде диярсең урман сирәкләнгән кебек Жмргә корыган ботаклар коелышты Төннәрен ургым ургым җилләр исте
Тиздән Гүзәлнең анасы тарафына китеп барганын белдем Сизенүем ал дамаган Югалып калган һәм җиңелгән җаша ярдәмгә ашкынган ышаныч ның. тойгының шәфкатьсезе дә була икән1 Караңгы көздә салаваг күперенең балкып чыгуы мөмкин хәлме соң?
Аннары мине, капшанып дигәндәй, бер хат эзләп тапты
«Дустым, моңсу дустым Илтизар'
Синең хакта авыру они янында уйланып утырам күз яшемне сөртеп бетерерлек түгел Сине озаклап һәм күп тапкырлар үбеп ка лам Дөньяларымның кадере китте Кадерле доктор, син мине аңлар сың дип белом Сайларга, сайланырга вакытым юк Әти әйткәнчә, са
гышлар килә дә китә ул. яшәү нужасы гына торып кала. Янымда кай- гы-хәсрәт барында нинди генә шатлыклар артыннан ташланыйм ди соң? Үз-үзенә бәхетне көрәп алырга теләүчеләрне язмыш тиз аера ул».—дигән идем ич әле? Шулай килеп чыгасын кем белгән аның.
Болай моңсу язганымны кичерә күр инде. Шулай да ямьсез көннәрне дә мин синең үземне көтүеңне телим бит Беренче карлар явар алдыннан сине кысып-кысып кочаклап калам. Беренче карлар җирне чистартыр һәм мәрхәмәт кылар өчен ява ул.
Бер көз бөтен гомергә дә җитә икән.
Гүзәл.»
Хат юлларга адресы күрсәтелмәгән иде.
Тагын бер көз килеп җитте.
Әхмәт белән мине бала салган арбасын тирбәтә-тирбәтә Айя каршылый Хәзер ул тып-тыныч инде.
Кемнедер эзләгән шикелле, мин чокырларны буйлыйм.
Әмма бу көз узганына һич кенә дә охшамаган иде.
Көтә-көтә көтек булдым инде һичнәрсә яңадан кабатланмый икән шул. Һәр көзнең дә үз йөзе, үз холык-фигыле бар икән
Ә югыйсә былтыргы көз нинди ягымлы башланган иде. Искәрмәстән ишетелгән кыштырдау сыман булып, ул көз минем хәтеремдә ап-ачык, саф көенчә мәңгегә калыр ахрысы Шулай булсын соң.
Әхәт ГАФФАР тәрҗемәсе.