Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИМЕР БИЗӘКЛӘР


Казандагы тимердән чүкеп яки коеп ясау сәнгатенең язмышы бик кызыклы һәм. әйтергә кирәк, бик
аянычлы. Бу һөнәр төре Палех, Кубачи. Хохлома. Касли шәһәрләрендәге кебек үк яңгырарга олгермәсә
дә. үзенең иң югары камилләшү ноктасына җитеп килгәндә генә, безнең гасырның афәтле утызынчы
елларында яшәеш юклыгына дучар ителде.
Казанда яшәүчеләр башкалабыз урамнарындагы тимердән чүкеп, бизәкләп ясал ган бик матур
рәшәткәләр, капкалар, болдырларның күплегенә инде күптән күнегеп беткәннәр. Ләкин мондый
сәнгатькә бай шәһәрләрнең санаулы гына булуын шактый кеше белмидер әле. могаен. Дөрес. Мәскәү
һәм Ленинград кебек зур калаларда бу өлкәдә заманында Рәсәннең иң яхшы архитекторлары,
рәссамнары, тимерчеләре, коючылары эшләү сәбәпле, андагы манзара җәмәгатьчелеккә электән
мәгълүм. Әмма Казанда тимердән чүкеп ясалган әйберләрнең сыйфаты андагыларныкыннан бер дә
ким түгел. Биредә ул Шәрык һәм Европа бизәү традицияләренең аралашып-үрелеп, үзенчәлекле бер
композиция хасил итүе белән аерылып тора.
Казанда тимердән чүкеп ясау сәнгатенең кайчан барлыкка килүе әлегә төгәл генә мәгълүм түгел
Әмма Европада беренче булып Болгар дәүләтендә чуен кою. аннан соң бу традиция Казан ханлыгына
күчеп, алга таба дәвам итгерелүе тарихта яхшы билгеле Тимерчеләр элек тә бихисап булган, әлбәттә.
Башта алар вак-тояк хуҗалык кирәк-яракларын, ә соңрак тимер караватлар, сиртмәләр, чардуганнар
да җитештерә башлыйлар. Тора-бара осталар тимердән чүкеп бизәкле архитектура әйберләре эшләү
серләренә дә тошенә башлыйлар. Бу төр сәнгать мәктәпләренә нигез XVII—XVIII йөзләрдә салына
башлый Ләкин ул Казан декоратив архитектурасында бары тик XVIII гасыр азаклары —XIX гасыр
башларында гына киң таралыш ала.
XIX йөз азагы — XX йоз башларында күп санлы бина түбәләрендә тимердән бизәкләп эшләнгән
флюгерлар, манаралар, каланчалар, өйләрдә болдырлар, анван- нар ешрак күренә башлый Һәр җирдә
диярлек сырлап эшләнгән ишек тоткалары, тәрәзә кысалары, челтәрле капкалар, култыксалар, әләм
кыстыргычлар күпләп куела.
Шул чорларда тимерчелек яңалыклары белән таныштырып бару максатыннан вак һонәрчеләр
очен махсус альбомнар, вакытлы матбугат чыгарыла Анда Рәсәй һәм чит мәмләкәтләрдә тимердән
чүкеп ясау сәнгате турында мәгълүматлар бирелә, казаныш өлгеләренең сурәтләре дә бастырыла.
Казанның татарлар яшәгән өлешендәге тимер рәшәткәләр, башка әйберләр аеруча үзенчәлекле
һәм дикъкатькә лаек. Биредә челтәрләп эшләнгән рәсемнәр еш кына милли бизәлеш үрнәкләре булган
лалә чәчәге, кояш, ярымай. йөзем тәлгәшләренең сурәтләре белән баетылган. Шулай ук төрле
максатларда файдаланыла торган биналарның ишекләре, андагы тоткалар гаҗәеп зәвык белән
бизәлгән.
Әйтелгәнчә, совет чорында тимердән чүкеп ясау сәнгатенең традицияләре бөтенләй диярлек
онытылды, юкка чыкты. Гәрчә хәзерге заман технологиясе белән тимерне эретеп ябыштыру авыр кул
хезмәтен шактый нык җиңелләштерә алса да. бу һөнәр безнең көннәргә кадәр үстерелеш ала алмады.
Шуңа күрә дә башкалабызда һәм республикабызның башка урыннарында әле булган кадәр сакланып
калган бу кыйммәтле ядкәрләрне киләчәк буыннар очен саклап калу безнең иң из ге бурычла- рыбызның
берсе булырга тиеш Шулай ук электән килгән матур һәм кирәкле бу һөнәрне янә аякка бастыру турында
да уйланырга бик вакыт, югыйсә.

Нияз ХАЛИТОВ.
архитектура фәннәре кандидаты