ШИГЫРЬЛӘР

Аран
Бәйсезлсгең бәйдә бәргәләнә.
Бәйсезлсгең бәйле әлегә.
Бәйгеләрдә бәйге тоткан кавем, Бәйсезлсгең тоткын хәлендә.
Бәйгеләрдә бәйге тоткан Атың
Тышауланган килеш аранда
Сугымчыны көтә...
Араннарда
Атлар бетеп барган заманда
Сугымчылар арта, суга алар.
Күсәк белән суга Атыңа.
Атсыз йорттан мал-бәрәкәт китә, Дәүләт китә...
Арба ватыла.
Атсыз да һәм Ватансыз да калгач.
Үзең җигеләсең арбага. .
Бүген әнә тышауланган Атың Сугымчыны котә аранда.
Күзендә —яшь. юатырга теләп.
Җиләс җилләр ялмын ялларын
— Коткар. Хуҗам,—диеп. Атың бүген Шәкүр картка гүя ялвара.
— Коткар, Хуҗам,—диеп Атың бүген
Аран баганасын кимерә йортың, җирең, телең таланганда Ат карагы булсын илендә.
Ат карагы булсын — йолып алсын Арандагы тоткын Атыңны .
Б\ җиһанда Аты — малы качкан Күп араннар инде ватылды.
I ll 1НН>|> MUI’A I <19591 UIII. NII/U . ‘Җир \JHIcpc». -Мин tkinunhu тыгыйм-. -Оча җыр Ш/1- I' " <ЧН>ыр1. HUlllUII-tlipu Кчшшһ тнн
Кемнәр анда Атлар аранын да Хөр биләмә диеп атады.
Юк, араннар бәйсез була алмый, Бәйдә яшәгәндә Атлары.
Атны бүген урлап чыгу кирәк, Урлап чыгу — башка чара юк. Артта — Ил-йорт.
Алда — импсрфронт — Чигенергә инде чама юк.
Тарихларны кичә-кичә Хәлдән тайдык. Сусадык. Юл сорадык чишмәләргә — Юл күрсәтте... Сусанин.
Эзләп киттек чишмәләрне — Чишмәләрне тапмадык..
Дәверләр куйган капкынга Кемнәр генә капмадык та. Кемнәр генә капмадык. Капкында да Тәңре хакын, Алла хакын хакладык.
Без дә чыгарбыз хак юлга — Гасырларны кичәрбез.
Ирек дигән чишмәләрнең Ятып суын эчәрбез.
Без дә чыгарбыз хак юлга. Юллар уң булсын!
Амин!
Каршыда — җиде юл чаты, Юл чатында — Сусанин (!)
Килбәте шул ук. Искечә.
Нияте, бәлки, үзгә?
Белмибез — әллә адашкан, Әллә юл сайлый безгә.
Сабак
Уртак малны эт тә җыймас, Эт тә җуймас чаманы. Адәм башын адәм ашар, Килсә этләр заманы.
Эт көненә калыр халык. Эт көненә калыр ил.
Эт ялаган сөякне дә Тарткалаучы табылыр.
Табыныңа ыргытырлар
Ка л д ы к сы н ы к -са н а к н ы.
.Уртак малны этләр ашый —
Дүрт гасырлык сабактыр
р к
Булмаса халыкның Әгәр дә үз Иле, Илбасар телендә Җыр язар шагыйре.
Карт Отелло
Ул иреккә чыккан бүген генә. Кичә генә тоткын булган ул. Яшьлегендә — ят ятакка яткан Үз хатынын тотып буган ул.
Ул иреккә чыккан бүген генә. Бүген генә килгән мунчага. Минем гөнаһларны юарга, ди, Җитмәс хәтта бер пот мунчадан,.
Парлы ләүкә аңа тәхет бүген — Тәхетләрең торсын бер читтә. Хатын-кызлар белән сак кылан, ди, Хатын-кыздан саклан ничек тә.
Хатын-кызга суксаң, беттем, диген. Зинданда да көн юк андыйга.
«Пахан» нардан серең яшермә дә — Кемлегеңне шундук таныйлар.
♦Кешегә дә чутламыйлар анда, Хупламыйлар безнең ишене. Хатын кыйнап, таш капчыкта яту. Әйт, энекәш, ирләр эшеме??
Беләсеңме, ничә ел утырдым Хатын хыянәте өчен мин Дөньясы да зиндан кебек аның — Мин зинданда шуңа төшендем.
Зинданы да зина кебек аның — Дөньяда мин ш>ны аңладым, һәрбер хыянәтнең — хыянәткә, Кыямәткә илтә барганын.
һәр хыянәт кыямәткә илтә,— Хаксызмы мин, йә, әйт, хаклымы?..
.Ышкый-ышкый юды карт Отелло Тәнендәге шәрә хатынны
Ул иреккә чыккан бүген генә, Бүген генә килгән мунчага... Минем гөнаһларны юарга, ди. Җитмәс хәтта бер пот мунчалаң.
Төнге Ригада латыш кызы белән сәяси сөйләшү
Бездә Ирек мәйданы бар, Сездә—Ирек һәйкәле, һәйкәлгә ничек барасы. Латыш кызы, әйт әле.
Сәҗдә кылыйммы сезнең дә Азатлык алласына. • һәйкәлгә ничек барасы Мин — татар баласына?
Ә син юллар ябык, дисең. Анда, дисең, атышлар — Латыш җирендә кан коя Урыслар һәм латышлар.
Латышлар илендә, дисең, Интерфронт. ОМОНнар... Җантимер итеп урысны Яши бирә Гапоннар.
Без дә. дисең, күп татыдык Кимлекне вә тарлыкны.
Тик җиңеп булмый — Иреккә һәйкәл куйган халыкны.
Сездә бар Роза Турайдас, Бездә бар Сөембикә... Тарихлар сере — йозакта, Тарихлар сере —биктә.
Син дә юллар ябык, дисең, Азатлык алласына.
Әйт, алайса, нишләргә соң Мин — татар баласына?!

Реклама