Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРХӘЙДӘР ФӘЙЗИ ЭЗЛӘРЕННӘН


ӘДИПНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН
шьлек елларында тормыш мине Оренбург өлкәсенең Орск шәһәренә юллады Соңыннан «Хрущев
тудырган хөрлек заманы» дип билгеләнгән бер чор иде бу Күпләребезне ятим иткән канлы сугыш,
аннан соңгы авыр һәм ачлы-туклы дәвер артта кала, онытыла барган чак Авыл, шәһәрләрдә тормыш
рәтләнә башлаган. күңелләр корәя төшкән заман, һәр авылда, шәһәрдә диярлек үзешчән артистлар
барлыкка килде, драма түгәрәкләре оешты. Аларда М. Әмирнең «Тормыш жыры», «Миңлека- мал»лары. Г
Насрыйның уенчак шаян драмалары һәм комедияләре белән беррәттән. сугыш алды елларындагы кебек.
Мирхәйдәр Фәйзинең атаклы «Галиябану* әсәре дә кат-кат уйнала иде Дөресрәге. байтак кына авыл
«артист«лары үз осталыкларын шушы драманың Галиябану. Хәлил. Исмәгыйль. Бәдри образларын
гәүдәләндерүдән башлыйлар иде Башка тобәкләрдә дә шулай булгандырмы, әмма ул дәвердә мин белгән
Оренбург өлкәсе татар авылларында «Галиябану» пьесасының бик популяр чагы иде.
Бәлки менә шул сәбәпләр белгеч дипломы алгач Орск каласын сайлавыма бер этәргеч булгандыр Ул
шәһәрдә атаклы драматург. «Галиябану» әсәрен язган Мирхәйдәр Фәйзинең яшәгәнлеген мин яшьтән үк белә
идем Остәвенә анда Дәрдемәнд дигән шагыйрь дә яшәгән бит әле Дөрес, аның ижатын мәктәптә өйрәнмиләр,
күрше авылның бер укытучысы әйткәндәй, -буржуаз тормыш жырчысы» булган ул. (Ә ул укытучы үзе Такташка
гашыйк, ул •Такташча мәхәббәт жырчысы» булучыларны гына хуп күрә.) Ә Дәрдемәнд шигъриятенә ка-
гылышлы әз-мәз хәбәр безгә, әлбәттә. Орск шәһәренең татар мәктәбендә укыту бүлеге мөдире булган
авылдашыбыз Мәрхәбә апа аша ирешкәндер
Әйе. мин. Орск каласына килеп эшли башладым Халкының күпчелеге милләттәшләребез булган Иске
калада ул елларда горләтеп татар клубы эшләп тора Мулланур Вахитов исемендәге милли китапханәдә
татарча, башкортча, хәтта казакъча да китаплар, газета-журнал- лар күпләп аллырыла иде Алтмышынчы
елларда болар икесе дә әкренләп бетерелде диярлек Беренче май клубы бинасы да—ә аңа нигез ташларын
гасырыбызның унынчы елларында танылган олы артисткабыз Галия апа Нигьмәтуллинаның бабасы салган
— тиздән Орск педагогия институтына бүләк ителде
Беренче май клубында һәвәскәр жырчы һәм биючеләрдән тыш көчле генә драма түгәрәге дә эшли, һәр
ай саен диярлек анда тупланган яшьләр шәһәр халкына берәр әсәрне сәхнәләштереп күрсәтәл әр һәм бу
түгәрәк үз клубы сәхнәсе белән генә чикләнмичә, якын тирә авыл һәм бистә клубларына да даими рәвештә
йөреп тора иде Орск каласының зур-зур завод-комбинатларына эшкә килгән күпсанлы милләттәшләребезне
тулай торакларга барып та табалар, тулай торак кызыл почмаклары да ике-өч атнага бер «татар клубы»на
әверелә Шул драма түгәрәгенең тынгысыз житәкчесе бүгенге атаклы шахматчы Гата Камскийның бабасы
булганлыгын әйтеп китү кирәк.
Берничә ел татар дөньясыннан читтә йөргән һәм рухи бер сусау чоры кичергән кеше буларак тиздән
мин дә бу клубның һәм татар китапханәсенең якынына әверелдем Шул елларда Мирхәйдәр Фәйзи
тормышына кагылышлы хәлләр, истәлекләр белән кызыксынуым артты Аннары туган-үскән жирендә—тиз
агышлы Гөберлә буендагы Күкшел утары урынында һәм Мирхәйдәрнең яшьлек елларына бәйле Жүнәү
авылында да булырга — ул күреп, рухланып үскән табигать хозурлыгын да татырга туры килде. Ә инде
берничә еллардан соң Мирхәйдәр Фәйзи эзеннән барып Юлык авылын күрергә дә. әдипнең кабере сакланган
Баймак шәһәрендә дә булырга да туры килде Шунлыктан мин бу язмамда аңа кагылышлы кайбер
истәлекләрне искә алып китмәкчемен
Мирхәйдәр Фәйзи гомеренең иң кызыклы һәм мәгънәле өлеше Орск шәһәрендә узган дисәк, һич тә
ялган булмас Бу шәһәргә ул унбер яшендә, мәдрәсәдә укырга дип килә Димәк. 1902 елның көзеннән шушы
калада яши башлый. Атасы Мостафа карт озакламыйча Иске шәһәрнең үзәк урамына янәшә булган Тау
урамында үз йортын төзергә керешә Ишле гаиләгә исәпләнгән бу йортның аскы каты кирпечтән, өскесе
бүрәнәдән салына Иркен ишегалдында ат араны, арба сарае, утын келәтләре була Урамга биш зур тәрәзәсе
карап торган ул таш йорт әле дә исән-сау. драматург тууга 80 ел тулган көннәрдә анда Татарстан Язучылар
берле ге идарәсе үтенеченә нигезләнеп истәлек тактасы беркетелде Ә Мирхәйдәрнең үз эш бүлмәсе
Я
№ булган икенче кат исә байтак еллар элек янган һәм кабат торгызылмаган Мирхәйдәрнең ата-анасы шушы
йортка 1907 елда Күкшел утарыннан күчеп килгәннән сон. Фәйзуллиниар тәтиен шәһәр кешесенә әвереләләр
Бу вакытта Орск шәһәре Оренбург губернасының иң зур һәм иң бай өязенең үзәге була. Шушы урында
Мирхәйдәр Фәйзи көндәлегеннән бер езек китерел китү гыйбрәтле
«Башка жирлор белән чагыштырганда Орск өязе Курскиның бетен губернасы кадәр, чит
мәмләкәтләрдән Даниянең бөтен жире Орск оязеннән кечерәк икәнен белдем», дип сокланып яза ул 1917 ел
февралендә
Егерменче гасыр башында Орскида татарлар шәһәр халкының очтәи берен диярлек тәшкил иткән-
Калада биш мәхәллә, биш мәчет була. Ә Урал-суның аргы ягында, Европа элешендә, хәзерге Яңа шәһәрнең
бер читендәрәк мөселман казакълары авылы — Ильяс утары була Шәһәрнең үзендәге дүрт-биш мәдрәсәдән
кала, ояз халкы арасында Ильяс утары мәдрәсәсе дә начар исәптә йөрми
Мирхәйдәрне исә Сәлимгәрәй агасы 1902 ел козендә Габдулла хәзрәт Мәгази житәкләгән Орск
мәдрәсәсенә тапшырып китә Моннан тыш ул чорда Орскида танылган язучы Гаяз Исха- кыйның өченче буын
кардәше Әхмәтхан Ис хаков житәкләгән «Дамелла» мәдрәсәсе. Әхмәтжан хәз рәт Рәхмәтуллин мәдрәсәсе,
аның хатыны Маһруй Борнаева-Рәхмәтуллина оештырган кызлар мәктәбе һ. б. була. Шәһәр байлары һәм
зыялылары күмәкләшеп 1907 елда белем жәмгыяте оештыралар, зур китап кибете ачалар Аның уку
бүлмәсенә килеп, һәркемгә газета-журналлар белән танышып китү мөмкинлеге тудырыла Ә 1911 елда бер
иркен бина шушы белем жәмгыяте акчасына алына һәм анда зур гына китапханә булдырыла Аның беренче
китапханәчесе «Бөкре Гариф» дигән укымышлы кеше була. (Ул китапханәгә 1919 елла Мулланур Вахитов
исеме бирелә ) Мирхәйдәр Фәйзинең соңыннан китапханәче булып китүенә шушы Гариф белән яшьли үк
якыннан аралашуы да тәэсир иткәндер, мөгаен һәрхәлдә, аның әдип булып китүенә, әүнәл шигырьләр, соңра
хикәя һәм драмалар язарга керешүенә әлеге «Шәрык китапханәсе» дигән китап сәүдәсе йортының да. аның
каршында ачылган «Халык китапханәсе»нсң дә йогынтысы зур була.
•Шәрык китапханәсе*н оештыручыларның берсе әлеге Чистай төбәгеннән чыккан мулла Әхмәтхан
Исхаков була Аның инициативасы белән бу китап йорты күпмедер аакыт нәшрият вазифаларын да башкара,
Казан. Оренбург типографияләренә заказ биреп, берничә китап та бастырып чыгара.
Мирхәйдәр Фәйзи әсәрләренең байтагы шушы шәһәрдә яшәү чорында язылганнар Шул исәптән
«Галиябану» драмасы да 1916 елның көзендә һәм кыш башында монда. Орскиның хәзерге Пугачей
урамындагы алтмышынчы йортның икенче катындагы урам як бүлмәсендә языла Ә моңарчы шушы бүлмәдә
һәм Мортаза агасының мануфактура кибетенең касса «кетогеждә беренче драмасы «Икс Хәсән» (1909),
«Чәчәкләр арасында» (1911), «Яшьләр алдатмыйлар» (1911), «Бизәнү» (1911), «Кызганыч» (19)3),
«Тәкъдирнең шаяруы» (1913). •Авыл бәйрәме» (1913) пьесалары, шипарьләре. тәржемә әсәрләре ижат
ителәләр Шушында ух Оренбург, Казан, Уфа шәһәрләрендә чыккан торле газета һәм журналлар өчен мәкалә,
информацияләр дә языла
1911 елда Мирхәйдәр Фәйзи, теләктәш иптәшләр туплап. Орск шәһәрендә беренче драма түгәрәге
оештырып жибәрә. Бу вакь па инде шәһәрдә үзешчән артистлар һәм бер урыннан икенчесенә күчеп йөрүче
ярым һәвәскәр труппалар тарафыннан русча спектакльләр уйнала торган була Әйтик, нәкъ шушы елларда
булачак күренекле язучы Лидия Сайфуллина (аның атасы, ятим калып, рус гаиләсендә тәрбияләнә һәм
яшүсмер чапанда чукындырыла) беренче мәртәбә Орск сәхнәсендә артистка сыйфатында күтәрелә, аннары
күчмә театр белән ил гизеп йөри
Мирхәйдәрнең искә алуынча. 1909 ел кышында ул беренче мәртәбә русча спектакль ка рый Шул
тамашадан соң, шигырь язуыннан тукталып, сәхнә әсәрләре ижат итәргә керешә, Орскидон читтә татарча
әсәрләр куючы театрларның да яшәгәнлеген газеталардан укып бара һәм шулар тәэсирендә үзе дә «театр
тамашасы» оештыру хыялы белән яши башлый
Әдипнең чордашы Мәгьсум бабай Шәмсетдинен сөйләвенә караганда, бу хыялына ул тиз генә ирешә
алмый берәүләр моңа коч һәм сәләт житмәс дип шикләнсәләр, яшьләрнең бер ишссе олылар һәм муллалар
алдында хур булудан, оятка калудан курка Ләкин тора бара Мирхәйдәрнең үгетләүләре бу шикләрне жицә.
Яшьләр, берәрсенец ата-анасы өйдә булмаган кичне сагалап, чаршау артларына кача-поса беренче
репетицияләренә керешәләр Шушы беренчеләр арасында Татарстанның халык артисты Хәким
Сәлимжановның абыйсы Мөхәммәтҗан. Мәгьсум Шәмсетдинов һәм тагын берничә егет була Дөнья күргәнрәк
сәүдәгәр балалары һәм приказчиклар-болар. Берничә күнегүдән сон. зурдан кубып халык алдына чыгарга
жорьәт итмичә, бер бай өендә уздырылган яшьләр кичәсендә татарча беренче театр уйныйлар Кичәдә
катнашучылар аларның уенын хуплап кабул итәләр, күңелләрен күтәрел җибәрәләр. Ләкин ул арада жәй житә
«Артистлар» сәүдә эшләре белән төрлесе торле якка таралышалар
0 шул жәй урталарында монда «Сәйяр» труппасы килеп чыга да тагын яшьләр күңеленә ут сала
Мирхәйдәр җитәкчелегендә репетицияләрне яңартып жибәрәләр һәм тизлән унөч кеше катнашында беренче
ачык спектакль уйнала
Орскида Мирхәйдәр күңеленә беренче мәхәббәт нурлары да бөркелә 1916 елның жәй башларында ул
шәһәрнең иң бай еоүдәтрләреннои исәпләнгән Борнаемарныи Гөлсирә исем лс уналты яшьлек СЫЛУ
кызларын очрата Тиздән алар кабат очрашалар, сөйләшәләр, анла-
шалар Танышу хөрмәтенә дип Гөлсирә бу «олы егет»кә үз фоторәсемен бүләк итә Сөйләүләренә караганда.
Гөлсирә «эчтән гүзәл, тыштан бик чибәр» бер кыз була Мирхәйдәр кыз бүләк иткән фоторәсем артына:
Гомерем барда исемең телләремдә Голләр белән тиңләп тирбәлер.
— дип язып куя
Л91 б елның жәй айларын Мирхәйдәр Фәйзи Орскидан утыз чакрымнар конбатыштарак. Гөберлә суы
буендагы кечерәк бер авылда, «ямьле бер табигать кочагында* уздыра —өлкән абыйларына печән чабуда,
урак уруда булыша Аннары ерак Казан якларына. Шода авылында кияүдә булган апасы янына кунакка бора
Анда авыл яшьләре белән аралашып, кичке уеннарда катнаша Ә көзен. Орскидагы кечерәк үз бүлмәсенә
кайткач. Голсирә белән танышу һәм Казан арты яшьләре белән очрашу хатирәләрен яңартып, «Галиябану»
пьесасын язарга утыра Пьеса 1917 ел башында язылып бетә, Оренбургтагы бер артист-рсжиссерга жибәрслә.
хуплана Тиздән аны Оренбургта һәм башка театрларда куялар Әдип моңа сөенә, әлбәттә.
Ә инде Орск урамнарында яисә сирәк-мирәк булгалап алган кичәләрдә Гөлсирә туташны очратса, аның
белән бер-ике кәлимә сүз сөйләшү бәхетенә ирешсә, ул тагын да соенәрәк төшә Унбиш-уналты яШеннән
үзендә йөрәк өянәге сизеп яшәвенә карамастан, бу көннәрдә ул үзен чиксез бәхетле санап, зәгыйфь йөрәк
тибешен дә тоймыйча, күкнең жиденче катын гизгәндәй яши.
Ләкин'. Ләкин сөйгән кызы белән ярәшү, кавышу көннәре якынлашып килгән бер мәлдә. 1918 елның көз
айлары кергәндә. Гөлсирәне ил буйлап таралган йогышлы авыру берничә көн эчендә гүр иясе итә Бу хәлдән
кызның ата-анасы һәм вәгъдә куешкан Мирхәйдәр генә түгел, бөтен шәһәр халкы диярлек әче хәсрәт кичерә
Мирхәйдәр кайгыдан авыруга ук сабыша Ә бераз тернәкләнгәч аның, бу кадерле шәһәрне ташлап, каядыр
кигү теләге уяна Өязнең мәгариф бүлегендә аңа каладан ике йөз чакрымдагы ерак бер авылда китапханәче
хезмәтен тәкъдим итәләр.
Ул заманнарда авылларда китапханәләр булганмы соң?—диярләр Кайберләрендә булган. әлбәттә
Әйтик, егермеләп алтын приискасы тоткан Рәмиевләрнең байтак кына прииска бистәләрендә «уку ойләре»
булган Ә инде төп утарлары саналган Юлык авылында мәчет, мәдрәсә тотуга да. һәркем өчен оештырылган
бай китапханәне булдыруга да алар чыгымны кысмаганнар Әйтик, китапханә өЧен урынны да барлык китап,
журнал һәм газеталарны да алар сатып алган, һәр көнне китапханәне эшләтү шарты белән китапханәчегә
хезмәт хакын ла алар түләгәннәр Әмма 1918 елда, гражданнар сугышы барышында, бу китапханәнең эше
туктала, аның байлыгы төрле кулларга тарала башлый Моны булдырмас өчен 1919 ел башында Мирхәйдәр
Фәйзи шушы авылга китапханәче итеп жибәрелә Мирхәйдәр килеп монда эшли башлауга. 1919 елның март
аенда. Башкортстан республикасы оеша. Юлык. Баймак тирәләре шушы яңа республикага керә Драматург
һәм шагыйрь Мирхәйдәр Фәйзинең калган язмышы (бер кыш Казанда балалар китапханәсендә эшләвен
санамаганда) шушы Юлык. Баймак. Темәс авыллары белән бәйле
1928 елның июль башында бу олы әдип һәм кызыклы шәхес Баймакта туберкулез авыруыннан вафат
була Ул гражданнар сугышы каһарманнары каберлегендә тантаналы шартларда жир куенына иңдерелә
Хәзер матур бер шәһәргә әверелгән Баймак уртасындагы ул каберлек әле дә бар. исән. Ә Мирхәйдәр
Фәйзи каберенең һәйкәле соңгы елларда яңартылган — яңа таш куелган Кабер ташына -Видный советский
драматург Мирхайдар Файзи 1891 —1928».— дип язылган.
Мирхәйдәр Фәйзи заманыннан бирле чыгып килүче «Октябрь байрагы» газетасы яңа бинага күчкән Менә
шул жыйнак бина каршында Мирхәйдәрнең мөлаем бюсты редакциягә килеп-китүчеләрне каршылап һәм
озатып утыра Димәк. Баймаклар әдипне онытмыйлар, олылыйлар
Орск һәм Баймактан кала әдип биографиясендә үзенчәлекле. урын биләгән, аның күңелендә тирән эз
калдырган жир —Юлык дидек Биредә дә олы яшьтәге апалар аны яхшы хәтерлиләр әле Юлык урта
мәктәбенең әдәбият классында әдипнең фоторәсеме һәм аңа багышланган стенд бар Бу стендны шушы авыл
укытучысы, һәвәскәр артист һәм үзешчән фотограф Фидай Әбүбәкеров оештырган Ул стендта Юлык
укытучылары әүвәлге елларда куйган • Галиябану» спектакленнән күренешләр һәм Мирхәйдәр Фәйзигә
өченче буын кардәш булган композитор Жәүдәт Фәйзинең истәлек хатлары урын алган
Ләкин бу мәктәптә башка бер генә татар язучысының да рәсеме юк. Мәктәптә башкорт теле һәм
әдәбияты укытыла, шунлыктан башкортча язучы әдипләр генә анда «урын» алганнар Хәтта бабалары шушы
авылдан булган Нәкый ага Исәнбәт тә монда «чит кеше» булып чыккан
Юлык яшьләренең эчкерсезлеге, үзара мөнәсәбәттә самимилеге шагыйрь күңелен йомшарта. яшәртә,
дәртләндерә Ә инде Мәгърүфкамал исемле бик садә күңелле, нурлы йозле кыз аны тәмам үзенә гашыйк итә.
Шушы Мәгърүфкамал Әдһәмовага багышлап шагыйрь берничә эпиграмма һәм шигырь яза. фоторәсемнәрен
бүләк итә. аңа хатлар юллый Менә ул кызга багышланган шигъри юллар:
Былбыл кунган кукрәгенә
Кеше тугел, голдер. дип. Телләреңнән голләр тама. Уйлыйм куңелең
голдер. дип.
Шушы юллар астына әдип: «Сине яратучы Хәйдәр Фәйзи 1921 ел. 1 май. Юлык»,— дип өстәп куйган
Табигый инде, бу кызга карата туган саф хисләрен әдип, үз хәлен алдан сиземләп, тыярга мәжбүр була
Ул Юлыктан китә Ә Мәгърүфкамал тиздән кияүгә чыга Әмма күңел түрендә Мирхәйдәр абыйсына булган хис-
хөрмәтне мәңге саклый Әдип бүләк иткән фотоларны, үзенә багышланган шигъри юлларны һәм хатларны да
һич ташламый, сандык тобендә кадерләп кенә тота Ире элегрәк бу хәлгә ризасызлык белгерткәләсә дә. ул
кадерле хатирәләргә кагылырга жөрьәт итми Мәгърүфкамал апа вафатыннан соң гына ул истәлекләр торле
тарафка тарала башлыйлар. Юлык кешеләре әйтүенчә, аларның бер ишесе Мирхәйдәр Фәйзи мирасы белән
кызыксынучылар кулына да эләккән булырга тиеш
Мирхәйдәр Фәйзи мирасы белән кызыксынучы һәм аны барлаучылар, белүемчә, бик ишле түгел
Илленче, алтмышынчы елларда Орск, Жүнәй якларында үзен Баймак шагыйре һәм журналисты дип таныткан
Батыр Болидов булгалап китә Эзләнүләре уңышлы буламы, юкмы —әйтә алмыйм Казан матбугатында аның
хезмәтләрен очратканым булмады
Рәсемдә: Мирхәйдәр Фәйзи туганнары арасында Баймак. 1927 ел
Соңрак Мирхәйдәр Фәйзи ЭЗЛОрв буенча Орск. Баймак якларында янн. аспирант Муса Молеков та
берничә мәртәбә була (Хәзер ул Уфада яши. байтак еллар «Кызыл таң» газетасы редакторы булды)
Җитмешенче елларда ул шушы темага кагылышлы күпсанлы мәко.тәтар бастырды Ләкин, минем карашымча,
ул хезмәтләрдә бер тенденциоз фикер сиземләнә Mvca иптәш Башкортстан җәмәгатьчелеген әдипнең
әсәрләре башлыча Баймак тобәге вакыйгалары на нигезләнеп язылган, шул исәптән Галиябану образының
прототибы да шул җирлектә яшәгән, дип ыишндырмпкчы була. Шул жәһәгтән Жүнәй авылы исемен дә
башкорт орфогра фиассно якынайтып «Юнәй» дип бирә Аспирантына ияреп булса кирәк. 5 нчс класслар очен
чыгарылган «Татар әдәбияты» дәреслегенә дә бу татар-мишор авылы исеме «Юнәй» дип кергән
Галиябану образына һәм аның прототиплары мәсьәләсенә килсәк исә. Мирхәйдәр Фәйзинең 1919 ел
февраленә хәтле Баймак тобәгснлә булмавы хак «Галиябану» пьесасын язу
дәверендә ул башлыча Орск яшьләре һәм Жүнәй авылы яшьләре белән генә аралаша. Язу өстәле артына
утырыр алдыннан гына Казан ягындагы Шода авылында булып кайту да аныц күңелен кузгаткан, билгеле
Житмешенче еллар башында Мирхәйдәр Фәйзи ижатын һәм тормыш юлын «Орский ра бочий*
газетасы редакторы Михаил Григорьевич Секрет та өйрәнә Аның бу эзләнүләренә башлангыч
этәргечне Татарстан язучылары берлеге идарәсе бирде дисәм дөрес булыр. Әдипнең тууына 80 ел тулу
алдыннан идарә Орскиның жәмәгать оешмаларына берничә хат юллаган иде Ул хатларда Мирхәйдәр
Фәйзинең татар һәм совет әдәбиятында тоткан урыны, әсәрләренең халык арасында киң таралганлыгы,
пьесаларының Татарстан белән Башкортстан театрларында күп еллар дәвамында уңыш белән
барганлыгы, ләкин әдип яшәгән һәм ижат иткән «үз« шәһәрендә генә аның шәхесенә карата игътибар
житмәгәнлеге әйтелгән иде Менә шушы хатлардан соң Орск шәһәре музеенда (ә калада хәзер оч йөз
меңләп кеше яши) юбилей стенды оештырылды, халыктан Мирхәйдәргә бәйле истәлекләр,
кулъязмалар, афишалар керә башлады. Ул яшәгән һәм ижат иткән өйдә, шул фактны раслаучы
белешмәләр тупланганнан соң. 1972 ел кышында истәлек тактасы беркетелде.
Шушы эшләрнең барышын күзәтү шәһәрнең партия комитеты тарафыннан бюро вәкиле М Г
Секретка йөкләнгән иде. Бу эш белән ул бик теләп шөгыльләнде Соңыннан аның үзе өчен дә байтак
кына материал тупланганлыгы. Мирхәйдәр Фәйзигә багышлап документаль әсәр язарга керешкәнлеге
мәгълүм булды Ул әсәрдән озекләр Оренбург өлкә газетасы «Южный Урал» белән «Орский рабочий»
битләрендә басылып чыкты. Шулай итеп Мирхәйдәр Фәйзи эшчәнлеге белән бу өлкәдә яшәүче
халыклар таныша алдылар.
Белүемчә. М. Г Секрет ул хезмәтен элегрәк документ копияләре һәм әдипнең бүгенгәчә киң
жәмәгатьчелеккә таныш булмаган фотолар белән бергә Татарстан китап нәшриятына да юллаган иде
Ләкин аңа «хезмәтнең әдәби эшләнеше йомшак» дип жавап бирелде, кулъязма кире кайтарылды
шикелле Юлыкта әйтүләреңчә. Михаил Секрет Мәгърүфкамал апа сандыгына да юлны беренчеләрдән
булып таба. Мирхәйдәр Фәйзи истәлекләрен саклаучы башка байтак кына кешеләрнең архив -
сандыкларына да башлап юл яручыларның берсе була. Миха ил Секрет Орск шәһәрендә әдип тууының
90 еллыгына атап тантаналы утырыш уздырышуда, шул көннәргә багышлап махсус буклет бастырып
таратуда актив катнашты.
Мирхәйдәр Фәйзи ижатын барлауга шактый өлеш керткән икенче шәхес — Орск шәһәре музее
житәкчесе Татьяна Григорьевна Черкас булды. Бүгенге көндә ул музейда Муса Жәлилга багышланган
икс стенд һәм Дәрдемәнд. Мирхәйдәр Фәйзи. Рәфгать Фәйзи (РСФСРның һәм Башкортстапның халык
артисты, Мирхәйдәрнең агасы Шакиржан улы) һ. б. милли «йолдыз- лар«га багышланган бер даими
бүлек оештырылды. Шунда без Мирхәйдәр Фәйзинең кем булуын белдергән кыскача белешмә һәм
әдипнең балачакта киеп йоргән укалы бәрхет кәләпүшен дә күрәбез. Киләчәктә, музей заллары
киңәйтелгәч, әлегә «караңгы бүлмә»дә сакланган афишаларны. Мирхәйдәр Фәйзинең кайбер
кулъязмаларын һәм фотоларын да «дөньяга» чыгару күздә тотыла икән Бирсен ходай, дип кенә телисе
кала
Тагын шуны да әйтәсе килә Байтак еллар дәвамында Орск шәһәр советының мәдәният бүлеге
мөдире булып эшләгән Абдулла Ильясов, күренекле әдип ижатын пропагандалау ниятеннән чыгып,
аның берәр пьесасын Орск драма театрында сәхнәләштерергә теләгән иде Ләкин әдип әсәрләренең
русчага чын әдәби тәржемәләре булмау, очраклы кешеләр тарафыннан гына рус сәхнәсе теленә
күчерергә азапланулары уңышка илтмәде
Ә үз телебездә сәхнәләштерелгон «Галиябану». «Асылъяр»ларны без озак еллар буена соклаты-
соклапа карарбыз әле!