Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГАСЫР БАШЫ ШИГЪРИЯТЕННӘН

Бәдретдин Киләчи
Бу имза белән басылган шигырьләр «Идел» газетасы һәм «Ан» журналы битләрендә очрый Әстерхан
якларыннан булса кирәк Шәхси тормышы, эшс- ‘ гамәленә нисбәтле мәгълүматлар табылганы юк
Диңгез
Уйный диңгез. Ач арысланнар,кебек дулкыннары! Котрына бер
туктамый айлар вә коннәр-төннәре. Әйдә, котрын! Коточарлык
кайнасын тулкыннарын! Тау вә ташларны йотарлык уйнасын
упкыннарың!
Әй, киң диңгез! Әгәр мин син булсам иде!
Күккә карап күкрәк киреп торсам иде!
Таулар төсле тул кыннарым алга таба
Арыслан тик омтылганын күрсәм иде!
Мин шул хәлдә янсам шушы яну берлән. Ай күзләрдән алмас яшьләр
таму берлән. Күптән инде җир-күкләрен, ялынса да, Упкан булыр
идем тотып барын бердән.
•Аң*. 1914 ел. 5 саң
Кәшфи Кәрибов
1892—1918
Уфа губернасының Боре оязс Байталлы авылыннан чыккан шагыйрь 1915 елларда «Госмания»
мәдрәсәсе (Уфа) мәгаллиме «Тормыш» газетасы редакциясендә дә ЭШЛӘ1ӘН Чехлар һожүме вакытында
ү терелгән
К Кәрибовның шигырьләре күбрәк «Нур» «Тормыш» газеталарында басылган 1914 елда Уфада
«Мәхәббәт шигырьләре» дигән китабы да чыта Анын керешендә мондый сүзләр бар «Бу шигырьләрдә рус.
торск. татар шагыйрьләреннән берсенә ЛӘ токълид итәсем килмәде Милләт, тәрәкъкый сүзләрен дә
язмадым Монда күбрәк сото соешү шигырьләре язылган Шуна күрә «Мәхәббәт шигырьләре» дин атадым»
ЭДӘ5И МИРАС
Ялындыра
Әй туташым, юк өчен Мине
дивана әйдәмә: Чын
мәхәббәттән инде Башкаем
да әйләнә.
Дөрләгән утка янучы Чын
гашыйкны бәйләмә: Күрсәт
инде йөзкәеңне, Мине моңлы
әйләмә. Бер ялынгач, мең
ялынып Зар елаучы әйләмә;
Җанкаем, ходай хакына,
«Ташланучы» әйләмә.
Әй гафифә1, әй матур, син
Мине мәхрүм әйләмә;
Ай йөзеңне күрми күзем.
Мине мәхзүн15 16 әйләмә.
Яшьләр түгелсен
Юк ла!
Мин өмид өзмим:
Ул, бәлки, бер көләр.
Бәлки . энҗедән сафрак тешен
Күрсәтеп...
Сөекле авызлары белән Берәр сүз сөйләр.
Бәлки, сөйләр, бәлки, көләр, Мине ошатыр:
«Сөямен» дияр...
1914
Бәхтияр Мирзанов
1892—1941
Тумышы белән Башкортстанның Эстәрлстамак районы Йорәктау авылыннан «Галия»
мәдрәсәсен тәмамлый Берара «Соембикә» журналы редакциясендә эшли Шигырьләре 1914—1917
еллар дәвамында «Шура». «Аң». «Соембикә» журналларында, «Вакыт». «Кояш». «Тормыш»
газеталарында донья күргән Поэмалары, тәржемә әсәрләре бар
Гашыйк
Йолдызлар тынды,
Диңгез тулкынды,
Урман һаман да
Шаулыйдыр тынмый.
Таулар җилкенде,
Җирләр селкенде,
Тынган йолдызлар —
Юк булды, сүнде.
Томан агарып. Йөзә
кабарып. Бар җан
15 Гафифә — саф, намуслы
16 Махзуи — моңлы.
аллага Шул вакыт
торды Куркып,
ялварып.
Салкын җил өрә. Күктә
ай сүнә. Шул вакыт
кемдер Егълый да
көлә. Шунда ай сүнде,
«Ул» да бер көлде.
Көлде ул, чөнки
Тынды дәрт, сүнде!
Кемдер ул үзе?
Моңайган күзе!
Ирне калтырый,
Саргайган йөзе.
Шаулады диңгез
Кичә вә көндез.
Әмма гашыйктан
Калмады бер эз!
•Соембикә17. 1915 ел. 24 сап
Әйдә, сызлан...
С Р КӘ БАГЫШЛАНДЫ'
Сылла, сызла, сызла, күңлем' Сызла бер туктамыйча. Сызла айлар,
сызла еллар, сына тон йокламыйча!
Әйдә, сызлан әрни-әрни ялкыныңда, әйдә, ян;
Әл дә тәңрең нечкә хис биргән — шуңа шатлан, куан
һәр караңгы төнгә каршы якты көн биргән ходай;
Ялтырарсың илдә, бәлки, ай ксби син дә шулай
Нур түгә ай, җил өрә, тик золмына күнмәсме дип,
Тукта, золмәт капласын бу җирне, ул сүнмәсме дип
Бел: кара көннәргә йөз чытмый әгәр торсаң түзеп. Бер көләрсең алда якты йөз
белән йолдыз кебек.
Юк рәхәт инсанга, юк күкрәк канын түкми азат!
Тапмады хәтта Муса да Нил суын үтми нәҗат2!
Белмимен, никтер шулай һәр тәмленең бер агуы бар, һәр теләк, һәр изге эшкә
каршы бер фиргауны бар
Син кирәк ул!—бу халык әйтмәс, бу мсскин үлде дип,
Үлде, дәртен, хисләрен яшьли, вакытсыз күмде дип
Билгеле: ямь юк сиңа тормак аларча — тән белән;
Әйдә, иркендә канат ач, уйна, көл, ямьлән гелән!
Бер көләр бәхтең ас, золмәт китәр, ул ялтырар,
Бул чыдау да, яктырыр бер көн күнлең ак таң белән!
Бу сүземнең растлыгын син бер заман анлап-белеп.
Үч алырсың шунда иркең тоткыны — көннән көлеп
Бозмасын кәйфең гавамнан пакь исемең тапталу.
Ниңди файда сандугачка бер ишәктән макталу’’
17 С. Р. — татар шагыйре Согыйть Рамиа» Эпиграф аныц
«Сынга. мүңпвм. шмтыраииаи
1 Наҗат — котылу
Үтте... сәнгать мәйданында энҗе дип чүп-чар казып, Без күңелгә
тапмадык һичбер нәфасәт, тәм, азык.
Инде гөлләр бакчасында бер матур гөл сайла син!
Күп ялыктык каргалардан, сандугач бул, сайра син?
Сайра, без дә моңнарың ишетик әле, бер ямьләник, Бәхтемезнең
бакчасында нәрсә бар — бер әйләник!
Без көтәбез нур күңелгә, көлче син бер таң белән!
Балкысын нурсыз күңелләр — ялтырап Чулпан белән!
<Лн», 1916 ел. 8 сан
Кәшшаф Патии
Бу шагыйрьнең әсәрләре «Шура» журналы һәм «Ңдел» газетасы сәхифәләрендә аеруча еш күренгән
«Кәшшаф Патии шигырьләре» һәм «Әшгарь» (шигырьләр) дигән зур булмаган ике китабы 1910 һәм 1915
елларда басылып чыга Элекке Ссмбер губернасы Зимничә авылында туып үскән бу авторның шәхесен
һәм тормыш юлын ачыкларлык башка төр мәгълүматлар хәзергә табылмады
...гә
Сөйләсәң сүз матбугатта, сөйлә чын, кирәклене — Ул
яратмыйдыр синең кебек сирәк иләклене.
•Шура». 1914 ел, 14 сан.
Гармун .
Тарткан саен гармун дәртләндерә,
Каршысына моңлап җырласаң, Узган
гомер белән күмелеп калган Изге, пакь
эшләрне уйласаң.
Өзелә соң гармун, өзә эчне, «Зиләйлүк»
көйләрен уйнасаң;
Таша йөрәк-бәгьрең, егьлыйсың да.
Гармун ни әйткәнен аңласаң.
Уйный ла соң гармун, уйный ла соң, Моңсу «бас» лары на сш
бассаң;
Онытасың кайгы-хәсрәтләрең,
Шул саф тавыш белән сызлатсаң.
Сүнми хиссиятең, үлми рухың, Гармуныңны
кулдан куймасаң; Без дә бар бит дисең, яшим
дисең, Милли көйләр тартсаң, уйнасаң.
1915 елгы җыентыгыннан
Яз башы
Яз башы җитте хәзер, күктән төшә су тамчысы. Җир яшәртте, шартлатып
суккач. Хозырның камчысы.
Керде рух, килде шагыйрьләргә шигырь илһамчысы.
Тугьды җир —җитте халык ярдәмчесс-ихсанчысы
Май ае — айлар көмеш балдагының ак энҗесе, Тойгылы-хәссас
күңелләрнең рухы, җан серчесе.
Уйный гармуның, туташ, кыжмырдый кош-корт — барчасы Бакчаларда
чут та чут җырлый табигать җырчысы.
Кыр. сулар елмайдылар, көннәр —күңел сихерчесе.
Күк эчендә балкый нур тауларының тылсымчысы
1913 ел/ы җыентыгыннан
Габдерәшит Рамазанов
Шигырьләре 1910—1918 еллар эчендә «Идел». «Бәянслхак». «Кояш» «йол дыэ». «Шура18 19 кебек
газета-журнал сәхифәләрендә еш чыгын торган Шул ук заман нарда Казан матбагалары аның «Г Рамазанов
шигырьләре*. «Уку чәчәге*. «Уку геле* исеме белән шигырь китапларын да басып чыгарганнар Тәрҗемәләре
хикәяләре дә бар Тәрҗемәи хәленә кагылышлы мәгълүматлар аз сак танган Чиләбс газетасы 1923 елда
аның вафатына дүрт ел тулуга багышлап кичә үткәрс лү турында хәбәр итә
Минем фәһмем1
Кайвакыт каплый болыт; золмәт—бара торган юлым;
Яктылык калмый, күренми ал вә артым, уң-сулым.
Нишли дә алмыйм, баралмыйм. алга мин юл күрмимен.
Шул караңгылык саден1 читкә этәлмим. йөрмимен.
Калмый шул чак дәрманым, —хәлдән таям,—һич калмыйдыр Белмим шул
чак үзем: уңмы бу ягым, алмыдыр?
Шул халәттә мин гаять мохтаҗ улам шул дәмдә' мин Якты юлны
күрсәтүчегә, бөек ярдәмгә мин.
Бервакыт әллә каян миңа рушан4 кояш туа.
Нур чәчә, золмәт-болытның үзенә нурлар тула
I Фәһмем — акылым
1 Сад —кирте ’ Дәмдә —
вакытта
19 Рушан — яктыртучы
Күрсәтә нурлар чәчеп миңа барырга якты юл. Шул караңгылык сәден
калдырмыйдыр һич таплы ул.
Шул вакыт гайрәт керә, алга китәм йөрәк белән!
Булмый һич манигь1 миңа! Барын этәм күкрәк белән.
һәр эшем мәйданга тезелешеп килә башлый шулай. Шул кояшым
ярдәме берлән киләләр бит болай!
һәм аның берлән килә мәйданга бу нәзмым20 21 минем;
Ул кояшымны беләсең килсә, ул — ф ә һ м е м минем.
1910 елгы җыентыгыннан
Күр
Мин дә бит яздым шигырь! —дип күккә ашмакчы булам —
Дәгьваланма, әй Рәшит син! Ач та язганыңны күр.
«Тасвирым!»—дип тә киереп түшне димәк булам — Дикъкать ит!
Юк-бар хыял берлән саташканыңны күр.
Эшләрең эшлә! Фәкать син итмә һичбер ифтихар22 23;
Ашма ходаңнан, һаман һәрдәмдә вөҗданың күр.
Чын кеше булмак теләр исәң, менә мә, шул сиңа:
Йомма күзең, ач та дикъкать ит вә ноксаныңны'* күр!
1910 елгы җыентыгыннан
Әбрар Сәгыйди
1895—1939
Татар шигъриятенә Апае районының Кече Кошман авылыннан килгән әдип. Ул Казанда «Мәрҗання»
мәдрәсәсендә. Учительская семинариядә белем ала. аннары мөгаллим була Шигырьләре һәм поэмалары
«Шура». «Сөембикә». «Ак юл» журналларында. «Йолдыз», «Кояш». «Тормыш» газеталарында басыла.
«Сугыштан абыем хатлары» (1915) һәм «Ирек азаны» (1917) исемле китапларында чыга.
Октябрьдән соң ул журналистика, мәгариф эшендә булды, шигырьләр, пьесалар. күпсанлы
мәкаләләр язды
Бәхтемә
Син генә, бәхтем, гомернең бар яме, Син шулай гомрем
буена нурлы бул; Баш имә һич таш күңелле дөньяга:
Алдамасын ул, егылсаң —бирми кул.
•Шура». 1915 ел, I сан
20 Манигъ — киртә, каршылык
21 Нәзмым— шигырем.
22 Итмә ифтихар — мактанма, горурланма.
23 Ноксан — кимчелек, җитешсезлек.
Кара көчләр
Безне алда, мең шөкер, ак. яхшы тормышлар көтә.
Әкрен-әкрсн инде бар мәлгунь кара көчләр бетә.
Күп изелдек... күп газапландык алардан Црз борын.
Күрсәтер пәрвәрдикяр24 инде тыныч тормыш юлын.
Без яшәрбез мәңге шатлыкта кара көчләр бетеп.
Аһ! Кара заман... яшәгән һәр хатын-кыз ут йотып.
Инде ул кара заманнар юк, шөкер, үткән алар, һәм дә беткән ул замандагы
рәхимсез җанлылар.
Инде акмас дип беләм мискен хатын-кызлар яше.
Бер алар һәм йөкләмәс таудай авыр күп кайгылар
Тик кара көчләрне без бетерик, кырыйк җан-тән белән — Ул ничек ямьсез,
караңгы төн бетә ак таң белән.
Аһ. заман!.. Зинһар: кара көчләрне без бетерик, җиңик! һәрбер илгә ак.
көмеш төсле матур уйлар сибик!
Бергәләп эшлик, ике төркем уйлыйк бар алдагын. Ни авыр күрү
йөрәкләрдән кара кан тамганын!
•Соембико». 1915 ел. 2 сап
Җамалетдин Юмаев
1892-1937?
Курган өлкәсенең Әлмән авылыннан Ятимлектә үскән Троицк шәһәрендәге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
шәкерте Берара рус-татар мәктәбендә укыган
Шигърият мәйданына 1910—1911 елларда килеп керә Әсәрләре «Шура«да һәм «Идел»дә аеруча сш
тәкъдим ителгән Пушкин. Лермонтов Мәгаррндән тәрҗемәләре бар 1914 елда «Җамалетдин Юмаев
шигырьләре». 1915 елда «Әдәби шигырьләр» диген китапларын бастыра 20 еллар башында туган авылына
мулла итеп куйганнар Аннары Урта Азиядә яши Шәхес культы корбаны булган дигән хәбәрләр бар
Вөҗдан
Бу дөнья диңгезендә һәрбер әшья-' —
Карарсыз—туктамый дулкынламакта.
Йөри иркен бөтен нәфсани3 эшләр.
Мәгәр вөҗдан уянмый нокламлкта
•Шура‘. 1912 ел. 22 cat
24 Парвардикар — алла, тудыручы
■ Әши — »йб«рлвр. н«рс«л«р
•' Н«фс*ии — бозын
Бер мои — берәү, бер зат
Тугърылык
Күңелле: тугьрылыкны иркәлиләр.
Кадерлиләр вә хөрмәтләп торалар; Вәләкин
тугьрылыкны әйтсә бер мән1. Яратмыйлар
аны, хәтта оралар.
1915 елгы җыентыгыннан
Гомер вә эш
Үтәр көннәр, тотар аңларның урнын башка бер көннәр, Шуныңчөн
берсе-берсеннән бөтенләй башкадыр көннәр.
Булыр бер көн: явыз тормыш сине ямьсез изәр, таптар, Сәгадәт
яктысын шактый кара көннәр белән каплар.
Янар күкрәкләрең, кайнар йөрәкләр моң вә дәрт берлән, Җыларсың —
битләреңдә эз салырсың канлы яшь берлән.
Булыр бер көн: күз алдыңда күрсәң шактый юл-эзләр, Йөрерләр
әйләнәңдә зур өмидләр — якты йолдызлар;
Тәмам шатлык белән син шатланырсың алдагын уйлап. Күңелне
борчымассың тормышыңның калганрн уйлап.
Үтәр көннәр шулай бер кайгы, бер шатлык белән алмаш, Мәгәр бу
үзгәрешләр тиз заманда онтылыр — калмас.
Вәләкин бар гомергә онтылудан читтә торган эш —
Үзең һәм дустларыңның каршысында эшли торган эш.
«Лолдыз». 1913 ел. 22 декабрь
Сәхифәне Зофәр РӘМИЕН әзерләде