Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАБИЧ ҺӘМ АНЫҢ КИТАБЫ


_әехзадә Бабичның 1990 елда ба- I
сыпыл чыккан «Зәңгәр җырлар» I исемле
асарлар җыентыгы !•мәдәниятебез һәм
адәбиятыбыз тормышында гаять зур
вакыйга Озак, бик озак көтте укучыларыбыз бу
җыентыкны Буталышлар дәверенең әрнеткеч,
дәһшәтле фаҗигасе канлы пәрдә белән каплап,
яшереп яткырды уп җыентыкны. 70 елпар кап-
лап торды Ниһаять, менә бу көнне дә курү
насыйп булды Җыентык кулларыбызга керде
Куңелләребезнең юраганнары юш килде Бабич
— яңа әдәбиятыбызның Тукай. Такташ,
Туфаннар масштабындагы, шул шагыйрьләр
тибындагы, шул исемлектән һәм әдәбиятыбыз,
шигъриятебез яшәешеннән аерып булмый
торган бер күренеш. Шигъриятебез Бабичсыз
тулы һам тегәл була алмый. Ансыз уп
кимчелекле, зәгыйфь булачак. Тукай
традицияләре совет чоры татар поэзиясенә.
Такташларга. Туфаннарга бары тик Бабич аша
гына килә. Бабич— шигъриятебезнең
әдәбияттан
читләштерү мемкин булмаган зарури бер өлеше
Ләкин аның бу олылыгы, бу әһәмияте бүгенгәчә
игътибардан читтә торды. Әйтик, бу җыентык
шикелле сайланмасы үз вакытында. 20 нче
еллар башында мәйданга чыккан булса, бу иҗат
күптән фән күзенә ташланыр иде Әлбәттә,
шагыйрьне игътибардан читләштереп торган.
тискәре юнәлештә эшләгән башка сәбәпләр дә
бар.
Бабич — безнең әдәбиятта бик тә
үзенчәлекле язмышка ия шагыйрь Чынлыкта.
Бабич дигән традицион мәгънәдәге шагыйрь ул
чакны әдәбиятта күренми дә кала. Әдәби
хәрәкәттә. дөресен әйткәндә, ул катнашмый Уп
— шигырьләр дә сызгапаучы бер шәкерт кенә Уп
шәкертләр хәрәкәте атаманы Уп — яшьләр
уеннарының башлыгы, сәхнә кызыкчысы.
Бабич — әдәби хәрәкәт шагыйре түгеп, тормыш
җырчысы. Г. Ибраһимовка шәкерт төшү дә аны
әдәби хәрәкәт атмосферасына алып кереп китә
алмый Киресенчә, тормышында уп. Иб-
раһимов, Гафури һ 6 пардан читләшеп ре-
волюцион сугышлар юлына таба китә. Икен-
чедән, Бабич үзенең язган шигырьләре кай-
лар*да чәчелеп калганлыгын үзе дә белмәгән
булуы мөмкин. Табигать аңа тиңсез муп талант
биргән. Яшьлек «җипбәзәкпеге»нә өртелеп,
аның каләменнән шул чор поэзиябезнең асыл
җәүһәрләре, яшен атылгандай, әдәбиятка
чәчрәгән дә торган. Аларны таныл, бер җыентык
— әдәбият объекты итеп мәйданга кую теләге
берәүнең дә күңеленә килмәгән 1922 һәм 1925 ел
җыентыклары да социализм шаукымы көч апа
барган шартларда инде бу бурычны үти
алмаганнар Өченчедән, шагыйрь бик тә, бик тә
яшьли дөньядан китә. Кичә генә шәкертлектән
чыккан 24 яшьлек бу шук егет — татар шигърияте
кебек могтәбәр, үтә дә җитди феноменның терәк
баганаларыннан берсе булыр дигән уй кем
күңеленә генә килә алсын соң?..
Юк, «терәк багана» сүзләрендә аз гына да
арттыру юк. Яңа җыентык Бабичның Тукайлар.
Такташлар кебек үк шигъриятебездә яңа баскыч
булганын күрсәтә
Җыентыкта Тукай традициясенә тоташкан
шигырьләр күллеге игътибарны җәлеп итә Әйе.
яшь шагыйрь Бабич — Тукай иҗаты үсентесе,
Тукай шәкерте Әмма бу, Тукай традициясендәге
шигырьләрне игътибар белән укысак, әпарда
нәкъ менә Бабичлык, үзенчәлек — оригиналлык,
кемгәдер ияреп ясалганлык түгел, чын
сәнгатьчәнлек, ихлас (конкрет) эстетик-
эмоциональ накал барлыгын сиземлибез Юк. бу
шигырьләрендә Бабич һич кенә дә остаз
чабуына ябышкан шәкерт түгел, үз кыйбласы —
үз ориентиры булмаган «иярчен», эпигон түгеп
Бабичның Тукай традициясендәге шигырьләре
остазы иҗатыннан шактый аерылып та тора Уп
аерымлану әсәрнең мәгънә тирәнлегенә
яшррелгән Аны аңлауга шигъриятебездә
Бабичтан башлап үсә барган яңа бер юнәлеш
аша чыгып бупа. Халык иҗаты, җырпар
традициясенә таянып Бабич иң җитди
темаларда да «шигъри шаярулар», шукланулар
(«теш ыржайтулар»), Такташтагы «Нәни
шаярулар» татар поэзиясе өчен үзенчәлекле
булмаган парадокслар белән «уйнаулар»
традициясен активлаштырып җибәрә
Әйткәнебезчә, хәтта аның иҗат биографисе дә
шук шәкертләрнең шигырь белән шаяру төсен
апа. Мондый шигырьләрнең югары классика,
поэтик казанышларыбыз дәрәҗәсенә күтәрелүе
алар- ның «шуклык», «уен» гына булмаганын,
анарның дөньяга яңа бер мөнәсәбәт, дөньяга
яңача караш — яңа фәлсәфә тантанасы авазы
булганын искәртәләр, («Гөнаһ — җәза».
«Аптыраш». «Әй. адәм балалары» Һ.6.), шул
характердагы күп шигырьләре. Соңыннан
Такташ үстереп алып киткән, әмма Бабичта
формалашкан икенче бер тармак «героик
индивидуализм» ши-
Ш
Китап
күзәтү
гыръпере де нәкъ шул характерда «Тукай
традициясендәге» шигырьләргә дә менә шул
ноктадан күз салсак, анарның да үзенчәлеге,
аерымлыгы нәкъ шул яңа мөнәсәбәткә— яңача
дөньяга карашка 6а- ' р»ш тоташуын ачыкларбыз
Алар да. халык инде үз иткән традиция
калыбына салынып шул ук яңа мөнәсәбәт. яңача
дөньяга карашны халык аңына, халык фикеренә
һәм яшәеш-кенкурешне сеңдерү бурычын үти
Бабичның матбугатта чыгуларына игътибар
итик «Зәңгәр җырлар» җыентыгыннан
күренгәнчә, Бабичның «Шура-да Оренбург— 24,
«Кармак»та— 20 шигыре һәм шул журналның
тагын алты санында «Китабеи- иас» басма күрә.
«Кармак»та ук әдибнең 14 проза әсәре чыга.
Уфадагы «Тормыш» гәзитәсендә — 5, «Иректә»—
3. «Безнең юл» һем «Солдат теләге» гәзитәсендә
берәр, үзе яшәгән Уфа шәһәре матбугатында
барлыгы— 10 шигыре басылган Троицк
шәһәрендәге «Акмулла» журналында 4 шигыре
һәм 4 проза әсәрен. «Хер милләт, гә- зитәсендә 3
шигыре, барлыгы—II әсәре донья күрә
Казандагы «Аң» журналында—6 шигыре.
Мәскәүдоге «Сүз» гәзитәсендә бер шигыре
басыла. Болар— Бабичның кондәлек әдәби һәм
иҗтимагый хәрәкәттә катнашы. Бу
статистикадан шундый нәтиҗәгә килеп була:
беренчедән. Бабич, Акмулла кебек, илнең
Көнчыгыш төбәкләренә йөз тоткан шагыйрь
Икенчедән. искитерлек хәл: Бабич — «Шура» ша-
гыйре икән ләбаса! Бу фәнни диярлек журналда
тагын безнең кайсы зур шагыйребез шулкадәр
шигырь бастырды икән1 Димә» беренче
адымнарыннан ук, Бабич «Шу- ра.да — аңлау,
теләктәшлек, яклау таба Бик игътибар итәрлек
факт ич бу! «Шура» редакторы Риза
Фәхретдинеа— шигъри классикабызны иң актив
пропагандалаган, аны формалаштыруда җиң
сызганып катнашкан шәхес Тиңсез лирик
Шәмсетдин Зәкине үл әдәбиятыбызга башлап
тәкъдим итә, киләчәк буыннарга шагыйрь
мирасыннан бай үрнәкләр аның тырышлыгы
белой гене сакланып кала Гасыр тузаны
астыннан күтәреп, әдәбиятыбыз арихына
Әбелмәних Каргалыйны ул кертеп калдыра
Мөхәммәтсадыйк әфәнденең «Фөрьяд». «Фәган»
(1901, 1903) китаплары Беренче адымнарыннан
ук Тукайны танып. «Вакыт» битләрендә аның
иҗатын пропагандалауны да башлап җибәрә
Бактың исә, Бабич та аның фатыйхасы белән
канатланган икән ләбаса! Әйе. Риза хәзрәт
игътибары ул вакыт ечен аз нәрсә тугел бу!
Бабич иҗатының (һәм тормыш фаҗига-
сенең дә) мәгънәсенә әнә шул «Көнчыгыш
кыйбласы» аша чыгып була. Ф Әмирхан, Г.
Ибраһимовпар фәннилегеннән, Г Исха- кый. Ф.
Кәримиләр утлы публицистикасыннан соң,
әдәбият, көтмәгәндә. Бабич проза сында гүя
кабат Тукан полемикасына әйләнеп кайта.
Оренбург басмалары «Шура». «Кармак»,
(авторы Бабич), прозасында, тематик актан
Тукай эзлекполеге һәм кискенлеге белән,
«сүнгәнме, әппә йоклаган» Гынамы Уфаны «яңа
культуру үзәге» ролендә күрер өчен ярсу көрәш
алып бара Әгәр максат — культура өлкәсендә
Уфаны замана, югарылыгына китерү генә булса,
нигә соң әле ул яңа татар мәдәнияте үзәге булып
формалашкан Казанга таянасы итми’ Киресенчә,
һәр кулай очрактан файдаланыл. Казанның бу
максатка яраксызлыгын аэсызыклал үтәргә
тырыша кебек Күрәсең. .Бабич иҗатында
«замана югарылыгы» турында гына тугел. ә яңа.
бөтенләй өр-яңа мәдәният, яңа мөнәсәбәт —
дөньяга яңа карашка нигезләнгән мәдәният
турында сүз кузгатыла. Уфаны аның шул
мәдәният үзәге итеп күрәср килә
Ул көн тормышында, иҗтимагый һәм
мәдәни тирәлектә. Бабичның бу олы идеалына
туры килерлек җирлек тә аңа хезмәткә сәләтле
кешеләр дә күренми Әмма болар аның идеалын
буш хыялга, аның ярсуларын буш куык
шартлатуга әйләндерми Чөнки инде тарих
моңарчы күрмәгән 1905 ел революциясенең
тәҗрибәсе бар. аннан да бигрәк. Бабич иҗатын
мәйданга китергән 1917 епның якынлашкан
гөрелтеләре бар Шуңа Бабич ярсулары—
кодрәтле, сөйләме һәм сәнгате— тормышчан,
конкрет, хөкемнәре — логикалы. дәлилле-
ышандыргыч һәм эзлекле Бабич яклаган идеал
шагыйрь иҗатында гәүдәләнгән, ул —
яшәештәге яраксыз тискәре күренешләр белән
килешә алмау, аларны инкяр итү. олы якты
идеалны ярсып теләү, аңа тормышта урын
даулап, эзлекле көрәш Шуңа күрә
шигырьләрендә Бабич бу көрәшнең Дон-Кихоты
булып түгеп, бәлки, чагыштыру кирәк икән,
сихри Грааль каласына үтел керү серен талкан,
тылсым чәшкесен кулга төшергән рыцарь
Персеваль буларак мәйдан тота. Көнкүреш
белән элемтәсе бик те катлаупандырыпган олы
идеалны әсәрпәрендә шагыйрь үзенә урын һәм
игътибар даулаган тормыш фактына әйләндерә,
шул рәвешчә, халык фикеренең киләчәк (идеал)
белән контактына юл сала Шагыйрьнең бу
казанышы әдәбиятыбызда тотрыклы күренешкә
әйләнә Февраль революциясеннән соңгы
болганчык елларда Буриаш үзенең поэмалары
белән, Октябрь һем Гражданнар сугышыннан
соңгы тотрыксыз елларда,- Такташ
гыйсъянчылык шигырьләре белән бу юнәлеште
шуңа охшаш, шундый ук эур. матур
казанышларга ирешәләр Шул рәвешчә. Бабич —
үтә катлаулы чорда бай тарихлы
әдәбиятыбызда яңа бер юнәлеш башлап
җибәргән шагыйрь булды.
Бу калын китап — дөньяда 24 ел гына яши
алган егетнең барлык язганы түгеп Яшьлегеннән
үк шагыйрь гүя халкының фикер органына, язу
аппаратына әйләнгән 1922 елгы җыентыгына сүз
башында Г Иб- раһимов Гыйльми үзәккә
Бабичның табылган кадәр язмаларыннан
меңләгән бит мирас килеп кергәнен, киләчәктә
аларны әзерләп, аерым китаплар рәвешендә
тулы сынча чыгарыласын хәбәр итә Ләкин
дәһшәтле еллар бу язмаларның көлен күккә
очыра Алар әдәбиятыбызга кере алмый калалар
1922 нче ел җыентыгына керми кал
ган барлык язмалары юкка чыга. Инде та-
былуларын да өмет итеп булмый диярлек Бу зур
китап. «Зәңгәр җырлар» җыентыгы— туя
шагыйрь иҗатының, артык олы булуы сәбәпле,
янып бетә алмастан, мифик феникс кошы кебек,
янгыннан яңарып, яшәреп, җанланып чыгуы
сыман бер күренеш. Ул — мәдәниятебез
мәйданына кайтып керде Аның әдәбиятыбыз
тарихында да үз урынын һәм үз бәясен апасына
ышанасы килә Бер уңайдан. бу җыентыкны,
берәмтекләп барлап, җыеп, әзерләп, бай
аңлатмалар белән чыгаруга зур кеч һәм хезмәт
куйган, шагыйрьнең авылдашы Галимҗан иптәш
Гыйлманов тырышлыгын да тәкъдирләп узу
кирәк.
Китапка бай фәнни хәзинә — искәрмәләр
әзерләнгән Әсәрләр, анардагы аерым хәлләргә
ишарәләр, күп санлы шәхесләр турында гаять
эчтәлекле, ышанычлы мәгълүматлар китерелә
Бу хезмәт үзе генә дә җитди фәнни
казанышыбыз дигән бәягә лаек Әмма биредә,
уңышка мәдхия җырлау урынына, анда күренгән
кайбер чатаклыкларны күрсәтү дә максатка
муафыйк булыр дип уйлыйбыз. Аерым
шәхесләрнең яшәү вакыты турында
белешмәләрдә ашыгу нәтиҗәсе булган
тегәлсезлекләр бар. 473, 512 иче битләрдә Г
Исхакыйның туган елы 1871 ел дил. ә менә 486
биттә, дерес итеп—1878 ел дип күрсәтелгән. 474
биттә — М Иманколыйның үпгән елы 1938 ел дип
күрсәтелгән 486 биттә Шакир.
Мехәммәдьяровиың (Г. Ибраһимов замандашы)
туган елы да 1873 ел Дип, ялгыш күрсәтелә 492
биттә Габдерәшит Иб- раһимовның үлгән елы—
1922 дип. ә 516 биттә доресе— 1944 ел дип
күрсәтелә. 50? биттә Н. Думави үпгән елы— 1938,
дәресе— 1933 508 биттә Җ Вәлиди үлгән
елы —1938. әдәбият тарихының 4 иче томында
1932 522 биттә «Тәрҗеман»ның чыга башлавы—
1903, дәресе 1883
Тагын түбәндәге тип чатаклыклар оч-
раштыргапый Г Исхәкый «Моселман итти-
факы» партиясе әгъзасы итеп күрсәтелә, ә уп —
эсер (473 6.) Сембер (Ульяновск) шәһәре хәзерге
Куйбышев дип күрсәтелә. (482 6.) Хесәен
Әмирхан исеме Хәсән дип бирелә (484 б.) һ 6
Болар — вак кимчелекләр, әмма апар
киләсе басмаларда кабатланмаска тиешләр
Текстны редакцияләү өлкәсендә дә
уйланасы очраклар бар Бер өтерне кая куюдан
гына да мәгънә төптән үзгәрә ала. (•Акларга
ярамый, җәзаларга». «Акларга, ярамый
җәзаларга» очрагын искә төшерик) Мәсәлән.
«Мунча роэясе» шигыре буенча (109 бит) күп
белгечләр җыелып, бәхәсләшү аша. бер
концепциягә килү зыян итмәс иде
Шигырь үлчәме таләбе һәм «сыгылмалы
иҗек» системасын файдалану (сүзгә иҗек өстәү,
яки иҗек кыскарту), буенча төзүче байтак эш
башкарган, әмма ахыргача эзлеклелек күрсәтә
алмаган Бабич шигыре шундый, ноктасын
ноктасына китереп, төгәл эшләнгән сәнгать ки,
аның нәфислеге — шул үлчәмлегендә, ул
һичнинди үлчәмнән чыгуларны күтәрә алмый.
Шигырь—бу сүзләрнең шулай әйтелешенә
чамалап язылган. Шагыйрьнең рифмалары да
шундый үзенә генә хас бер төгәппек, нәфислек
тәшкил итәләр. Орфография дип, һич кенә дә
аларның ул тәңгәллеген бозарга ярамый Ритмик
буыннар үлчәмлеге бозылу сизелгән урыннар
да беренче басмаларда яки ашыгыч күчерү
вакытында ялгыш урын алыштырулар
аркасында килеп чыккан нәрсә дип бәяләнергә
тиеш. Әйтик. 131 биттә «Дип ачыккан кандалам
салды кадәм» юлый, рифмада Бабич
яңгырашына китерер өчен ■Дил. салды кадәм
ашыккан кандалам («кдн апам» дигән сүзгә),
безнеңчә, урынлы да, тиешле дә төзәтмә була
апа. 165 биттә дэ
IO чыңның артын ян — торлесен. Алдын ач —
ак көннәр куренсен.
— юллары аңлашылмый Тексттай аның;
Юлыңның артын яп. нурласын — Алдын ач ак
коннар куренсен.
— рәвешендә булганы аңлашыла Хәсән ага
Туфаннан мин. «Җибәрсәләр җибәрсеннәр.
Себер үзебезнеке» (216 бит) юлын «Сөрсә
сөрсеннәр Себергә; Себер — үзебезнеке»
рәвешендә. ул аллстерацияпәриең мәгънәсен
шәрехләү белән ишеткән идем. Ул моны һәм
аның мәгънәсен Бабичның үзеннән ишеткән
булуы да ихтимал. Җәмәгатьчелек арасына да
ул шул рәвештә кереп киткән һәм халык авыз
иҗаты материалына өйләнгән Аны шул рәвештә
бирү дә. безнеңчә, Бабичны бозу һәм тезәтү
түгел, аны үз рәвешенә кайтару гына булыр иде
Ә бу вариантлар да югалмасын өчен, апарны
тиешле аңлатмалар белән искәрмәләрдә
бирергә кирәк булгандыр «Байбикә кем! Тәнең
шөр вә саудыр бит» юлында да (195 бит) үлчәм
бозылу да бар. мәгънә чатаклыгы да сизелә. Ул
да, күрәсең: «Байбикә кем. тәнең исән вә саудыр
бит?» кебек, төгәллеккә китерелергә
Бу безнең фикерләр генә түгеп. Үз ва-
кытында, Бабичның элекке басмаларында
гадәттән тыш күп хаталарга юл бирелгәнлегенә
җитди борчылып, Бабичны яхшы белгән Хәсән
ага Туфан белән Сәйфи ага Кудаш, бер
очрашуларында, шул хакта, киләчәк
текстологларга хәтта махсус мөрәҗәгать язып
калдыруны кирәк табалар Галимҗан иптәш
Гыйлманов, бер уңайдан, уп кимчелекләрнең дә
байтагын читләштергән Калганнарын күрү,
киләсе басмаларда апарны берәмтекләп
читләштерү — алдагы моһим бурыч булып