Логотип Казан Утлары
Публицистика

Альберт Яхинга 60 яшь


Язучы һәм әдәбият галиме Альберт Гатуф улы Яхин 1931 елның ноябрендә Татарстанның Арча
поселогында хезмәткәр гаиләсендә туган Урта мәктәптән соң Казан дәүләт университетының татар
теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый Аннары Азнакай районы Тымытык урта. мәктәбендә эшли.
1956—59 елларда Казан дәүләт университеты аспирантурасында укый, 1964 елда -Шамил Усманов
ижаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый
1959—75 елларда Альберт Яхин -Чаян- редакциясендә эшли Баштагы тугыз елда ул жаваплы
секретарь. ә аннан соңгы жиде елда баш редактор вазифаларын үти 1975 елның сентябреннән 1981
елның февраленә кадәр Казан дәүләт университетында татар әдәбияты кафедрасын житәкли 1981
елдан бирле —шул ук кафедрада өлкән укытучы
А Яхин әдәбиятка фән һәм журналистика аша килә Ул —күренекле язучы, гражданнар сугышы
каһарманы Шамил Усмановның тормыш һәм ижат юлы турында ике китап авторы Аның Аяз Гыйләжсв
белән берлектә язган -Шамил Усманов- дигән тарихи драмасы да бар Ә алтмышынчы еллардан башлап
ул юмор-сатира өлкәсендә актив эшли Илебезнең һәм республиканың сатирик журналларында, төрле
жыентыкларда аның хикәя һәм фельетоннары еш дөнья күрә 1975 елда бу әсәрләр -Әйттем исә
кайттым, исемле китап булып та басыла 1978 елда исә алар рус телендә -Полный порядок- исеме белән
дөнья күрә
А Яхин галим буларак үзенең тикшеренү эшләрен дә халык ижатына. юмор-сатирага бәйләп алып
бара
Альберт Яхин— 1977 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Татарстан Язучылар берлеге һәм -Казан утлары- журналы редакциясе юбилярны кайнар
котлыйлар, аңа ижат уңышлары, сәламәтлек телиләр.