АФӘТ

Унберенче бүлек
2
ке генә кон элек мин тышлыгында «Хранить вечно» дигән язулы «Дело»мны аерым бүлмәдә иртәдән кичкә кадәр ялгызым актарып утырдым Шактый калын эшем белән тулысынча танышканнан соң, билгеләнгән статьяга риза, дип имзамны салгач, өстемнән тау төшкәндәй булды. Тик чебеннән фил ясауга чик килде дип шатлануым юкка булды, оч кон үткәч, тикшерүчем— капитан Горшенин мине кабинетына тагын менгертте. — Мин сезнең җинаятегезне 58-10 статьясының 1 нче матдәсе белән дөрес квалификацияләмәгәнмен. Кадыйров. гафу итегез,—диде ул сәламемне алгач, сейфыннан кәгазьләр чыгарып—Шуңа күрә прокурор, эшегезне кире кайтарып, сезнең кылган җинаятегезне 58-10 статьясының 2 нче матдәсенә туры китереп квалификацияләргә кушты Мин. ялгышымны танып, аның белән килештем Сез хәзер, җинаять статьягызның үзгәрүе белән таныштырылуы- гызны раслап, менә бу кәгазьгә кул куегыз, мин сезне бүген (нуца чакырдым— Тикшерүчем миңа машинкада ниндидер текст басылган кәгазь сузды.
— Әйтегез әле. миңа гаепсездән ябыштырылган чирканыч статьяның 2 нче матдәсе нәрсәне аңлата?
— Контрреволюцион милләтчелек рухында советка каршы агитация алып баруны. Кадыйров.
Капитан Горшенин бу сүзләре белән, әйтерсең, түбәмә орды, колакларым шаулый башлады.
— Турысын әйтегез әле, сез үзегез минем шундый мәгънәсез агитация алып барганыма ышанасызмы?
Капитан канәгать елмайды
— Ышансам, мин сезгә 58-10 статьясының 1 нче матдәсен билгеләмәгән булыр идем Прокурор ышанмый, делогызны ул кире кайтарды.
— Бу яңа статья минем алдагы гомеремне күпмегә озайтачак?
Ахыры Башы журналның 10 нчы санында.
— 3 елдан алып 25 елга кадәр
Рәхмәт Кая, ручка бирегез, кул куям—Мин машинкада нәрсәдер басылган кәгазьне укып та тормыйча аңа имзамны салдым—Булды урак төгәлләнде көлтә җыясы гына калды
Сез статьягыз үзгәрүгә борчылмыйсыз, киресенчә шатланасыз кебек
— Бу яңалыкны ишеткәч, сез мине йөгереп барып кабинетыгыз стенасына башын бәрер, йә мине кулга алырга санкция биргән, хәзер бу төрмәдә әтәч булып кычкыручы, камерасында күңел кайтаргыч спектакльләр куючы элекке республика прокуроры Ибраһим Надеев шикелле симулянтланып күз буярга тотыныр дип уйлаган идегезме?
— Причем монда стенага баш бәрү һәм симулянт Надеев? Настроение гезне аңламыйм мин сезнең.
— Үзегезгә дә. алла кушып, шундый статья бирсәләр, аңларсыз Мнна суд тиз булырмы —шуны әйтегез Гомеремнең 25 елга озайтылуын тизрәк раслатасым килә минем.
— Бәлки, сезгә 25 ел бирмәсләр. 10 ел белән чикләнерләр
— Мин 10 елга риза түгел, капитан Утыргач утыргач, нигә 10 ел белән чикләнергә? Мине җинаятьче итәргә күпме коч куйдыгыз күпме чәпетергә тиешле ясадыгыз, гулысынча бирсеннәр Колониягә эләккәч, сезне мин түземсезлек белән көтәрмен, безгә — иске танышларга — анда бергә-бергә гомер уздыру күңеллерәк булыр
— Сафсата сатмагыз! Күр. оятсызны, мине үзе белән бер рәткә куя. ко- оык Җитте, олагыгыз камерагызга!
— Генрих Ягода белән Николай Ежов та үзләрен җинаятьчегә санама ганнардыр. хәзер кайда алар? Тәмугта Мин сезгә дә. миңа һәм күпләргә эшләгән «яхшылыкларыгыз» өчен, шундый ук язмыш килүен телим
3
Хөкем залына мине ялгызымны гына түгел. Риан белән бергә китергәннәр булып чыкты Тимер ишекне шар ачып, башта кузовтан — мине, аннары Рианны төшерделәр Без бер-беребез белән исәнләшмәдек, капылт кына карашып алдык га. автоматын атарга әзер хәлдә тоткан таза бәдәнле, авыр адымлы солдат артыннан, кулларыбызны артка куеп, ишеккә юнәлдек
Бина эченә кергәч, меңләгән кешеләрнең аяк табаннарыннан кыршалып беткән баскычтан икенче катка күтәрелдек Анда безне тагын бер солдат көтеп торган икән, ул кыска гына коридордагы кырый ишекне ачып
— Үтегез.—диде
Без, «ахирәт дуслар», урта кул зурлыктагы бүлмә эченә уздык Кораллы солдатлар коридорда калды Артыбыздан шап итеп ишек ябылды һәм йозак та ачкыч борылган тавыш ишетелде Мин. кызыксынып, як-ягыма карандым Күзләремә беренче булып бүлмә стеналарының шапшаклыгы, аларга кадак беләкме, бүтән очлы нәрсәләр беләнме тырнап язылган ниндидер язулар ташланды Идән уртасында өстәл, берничә урындык һәм озын эскәмия тора иде Мин. аларны әйләнеп үтеп, калын рәшәткә белән ныгытылган тәрәзәгә барып тышка карадым Ишегалды буш безне алып килгән .кара козгын, ма шннасы анда юк. ул киткән иде инде Миңа ничектер моңсу булып китте Юлда килгәндә күрелгән иркенлек белән мондагы ташландык ишегалды ара сындагы капма каршылык күңелемне тетрәтте
Бүлмәдә без Риан белән икәү генә булсак та. бер беребезгә сүз катма дык Мин тормышымны диаметраль капма каршы юнәлешкә борган ул чнр каныч затны бүлмәдә юк. монда бербашым гына дип санадым Рианны да минем белән бергә хөкем итәләр, ахыры, юкса икебезне дә монда нигә ките рерләр иде. дип уйладым мин тәрәзәдән тышны күзәтүемне дәвам итеп Бу бүлмәдә без банкага ябылган ике үрмәкүчтән кан ягыбыз белән кнмэ Аны теләсәм, хәзер буып ташлый алам бит Дөрес эчке төрмәдә ярым ач яшәп җиде ай эчендә ярыйсы ук хәлсезләндем, соңгы вакытларда сорауга чакыр ганда баскычтан өченче каттагы тикшерүчем бүлмәсенә көчкә күтәрелә идем инде Әмма, үч алырга теләсәм. Рианны дөмектерерлек кенә дәрман
табар идем Теләмәдем, җирәндем Тизәккә кагылсаң, сасысы чыга, лигаң гыйбрәтле тәгъбир бар, нигә дип нәҗескә кагылып пычранырга?! Ярар, бер хаинне мин юк иттем, ди. Ләкин ул ялгызы гына булса икән! Алар хәзер шундый үрчегәннәр, көнгә унарлап бусаң да. барсын да буып бетерерлек түгел Миңа очраганнары гына да әнә күпме... Сәхи ага. Геваргиз. Антов, Капкаев. Йөзәев. Әүдәкиев. тагын әллә кемнәр... Безне саклаучы солдатлар нигә шулкадәр ваемсызлардыр: өстебездән бикләделәр дә оныттылар. Теләсә нишләсеннәр, ник шунда чәнчелмиләр, безгә аңардан җил дә. яңгыр да тими, диләр, күрәсең Безнең монда бер-беребезне күрәлмәвебезне бел мидер алар
Вакыт үтә тора, безне хөкем итәргә ашыкмыйлар сыман, коридорда да. бөтен бинада да шылт иткән тавыш юк. Әти белән әни дә. хөкемне минем кебек үк. бәлки шушы бүлмәдә көткәннәрдер?.. Стеналардагы тырналмый лар арасында аларның да язулары юкмы икән? Юктыр, әти җитди, юк-бар белән шөгыльләнми иде. әнинең дә стенада ядкарен калдырырга кулы бармас. аның нәрсәнедер бозуны, пычратуны күрсә коты алына иде Аннары аларны кулга алганга унөч ел узды ич инде, язу калдырсалар да. күптән юк ка чыккандыр Шулай да эш юктан стеналардагы тырмалышларны карыйм әле Риан аларны әнә монда кергәннән бирле күзлекләрен ялтырата-ялтыра- та өйрәнә, аны. әйтерсең, шул язуларны тикшерергә махсус китерделәр...
Мин дӘ ишек каты стенага барып язуларга күз йөртә башладым.
Мы живем под собой нс чуя страны. Наши речи за десять шагов не слышны Л где хватит на полразговорца.
Там припомнят кремлевского горца
Башны Себер җибәрерлек шигырь бит бу1 Кем язган аны һәм ни өчен республика Верховный суды бинасындагы бүлмә диварына тырмачлаган? Мин аны ирексездән ятлый башладым: «Мы живем под собой не чуя страны. наши речи за десять шагов не слышны. » Ике-өч минут та үтмәгәндер, дивардагы хәтәр юллар күңелемә уелдылар Моңарчы бер генә шигырьне дэ алай тиз ятлаганым юк иде. даһи кеше язгандыр аны
Менә татарча язу:
Биек кенә биек моржалардан Кара теген чыга кыл кебек; Тоткын хәлен кеше белми. Бер коне дә аның ел кебек.
Кешеләр кайнар хисләрен, сагышлы җыр итеп, пычрак стенага уйганнар. Монда никадәр хәсрәт, борчылу, аптыраш, нәфрәт, каргыш, исәпсез-хисап- сыз чарасызлык
Мин ул язуларны уку белән мавыгып, безне хөкем залына алып керергә ишекне ачуларын да сизмәдем.
Хөкем залы Монда кемнәрнең генә ачы күз яшьләре түгелмәгәндер?.. Менә сукыр язмыш мине дә зал читендәге меңнәр ләгънәтләгән шөкәтсез почмактагы каһәрле эскәмиягә. Риан янәшәсенә утыргты Риан бу урынга үз ирке, үз теләге белән килде һәм, ул гына да түгел, ялгызына күңелсез булыр диптер, мине дә үзенә ияртте Әнә хәзер калын пыялалы күзлеге аша, киңчел борынын ара тирә тартып, такыр башын әле бер. әле икенче якка кыйшайтып буш залны күзәтә Беләсе иде. нәрсә уйлый икән ул хаин?..
Кыл уртасында кешеләргә йөрергә юл калдырып унмы, унбишме рәт урындыклар тезелгән хөкем залында Риан белән миннән һәм безне киртәләгән коймачыкның ике башына баскан ике сакчы солдаттан башка кеше юк Монда без генә булырбыз микәнни, дип уйлап бетерергә өлгермәдем, түрдәге ачык ишектән залга Оля килеп керде Көтелмәгән бу хәлдән бөтен тәнем эсселе-суыклы булды Миңа бүген суд буласын ул каян белгән, аны аңа кем әйткән5 Передача китергәч, арабыздагы җепләрне өзәргә кирәклеген әйтеп язган идем ич инде. Аңа тагын ни җитмәгән?..
Оля атлый йөгерә коймачык янына килде
— Исәнме. Ирек’
— Исәнме, Оля Син ник килдең монда, кем чакырды? Мине аз гына булса да хөрмәт итсәң, хәзер үк чыгып кит бу залдан
— Ирек, бәгърем, кума, миңа синсез авыр сагынуга түзалмадым
Безне саклаучы солдатларның берсе аңа катгый итеп
— Гражданка, китегез моннан, гаепләнүчегә беркем белән дә аралашыр- £ га рөхсәт ителми.—диде *
— Миңа ярый, мин Кадыйровның кәләше Безнең бер-беребезне _ күрмәвебез! ә биш былтыр инде J
— Гражданка, кабатлыйм, китегез моннан1 Гаепләнүченең кеме генә « булсагыз да. аның белән сөйләшергә рөхсәт юк.
Бу сүзләрне Оля ишетмәде дә кебек Ул, коймачыкка тотынып, миңа * яшьле күзләрең төбәп, басып торуын дәвам итте. х
— Оля, кү!әрченкәй зинһар, тыңла солдатны, чыгып кит залдан, син > мине инде юк дип сана Безнең юлларыбыз аерылды, алар бүтән беркайчан ~ да кушылмаячаклар Бар чык. үз җаныңны да. минекен дә телгәләмә,—дип инәлдем аңа
— Юкны сөйләмә, мин сине нинди генә хәлеңдә дә ялгызыңны гына калдырмаячакмын
— Гражданка, китегез моннан, юкса сезне залдан кулыгыздан җитәкләп чыгарырга 1уры килер'
Оля. күзләрен миннән алмыйча. 1еләр-теләмәс артка чигенде Шулчак каршыдагы ян ишектән егерме*егерме биш яшьләрдәге бер кыз чыгын
— Басыгы! суд килә'—дин кычкырды
Риал да. мин дә урыннарыбыздан тордык Кыз чыккан ишектән үк баш та кулына зур калын нанка тотып аксак ир ат. аның артыннан кырыклар тирәсендәге бер хатын һәм оч ир кеше чыкты Аксак ир зал идәненнән егер ме биш сантиметр чамасы күтәрелеп торган калкулыктагы остәл артына үтеп, андагы биек аркалы оч урындыкның уртадагысына утырды Хатын аның уң ягына, ирләрнең берсе сул ягына урнашты Калган ике ир залның икс ягында! ы аерым остәлләр артына бер берләренә кара каршы утырды лар Суд кил! әнен белдергән кыл калкулыктагы кечкенә остәл артына ур нашты Риан белән мин эскәмиябезгә яңадан утырдык Бераздан зур остәл янында! ы урга урынлыкка урыннашкан аксак нр Риан белән минем якка ка pan
— Сезнең кайсыгыз Кадыйров?—диде
Мин урынымнан тордым.
— Үзегезне гаепләү сөземтәсе белән сез танышмы’ Аны кулыгыз!a бирделәрме?
— Таныш Бирделәр
— Анда күрсәтелгән гаепләрегезне таныйсызмы? Үзегезне гаепле са ныйсызмы?
— Юк. санамыйм
Оля. һәр сүземне йогып алырга тырышкан төсле миңа төбәлгән иде Аксак ирнең судья икәненә суд барышында төшендем, минем гаебемне тану танымавымны белешкәндә хөкем залына атлаганда үрдәк күк тирбәнеп укы тучым Гаҗисва һәм күзләрен кашлары аегыннан карап иреннәрен турсай тып, Рианнын фатирдашы Йозәев кереп урындыкларның иң арткы рәтенә утырдылар
Аксак ир. янында утырган хатын һәм нр белән нәрсә турындадыр пы Шылдашкач. мине гаепләү сөземтәсен укып чыкты Аннары залга карамый гына
— Шаһит Саттаров биредәме?—диде
— Биредә, биредә,—дин кабаланып урыныннан торды Риан
— Сез Кадыйров турында нәрсә әйтә аласыз?
— Кадыйров советка коммунистлар партиясе политикасына бөек юлбашчыбыз ИПТӘШ Сталинга дошман кеше Аның чын йөзен мин фаш иттем бирегә сезнең каршыга аны мин китереп бастырдым «
— Кабахәт!—диде аңа. үтерерлек итеп карап, ботен залны яңгыратып Оля—Сатлык җан булудан бүтән нәрсәгә ярыйсың син. әтрәк әләм! . Кеше түгел. Иуда син. хаин!
— Гражданка, безнең эшебезгә комачауламагыз, чыгып китегез хөкем залыннан!
Оля судьяга каршы килмәде, башын горур тотып, ишеккә юнәлде. Әмма ул залдан чыкмады арткы урындыкларның берсенә барып утырды. ” J
— Кадыйров. әйтегез әле. Саттаров хаклымы?
— Ул миңа ташлаган гаепләр уйдырма! Мин — коммунист Совет власте, бөек партиябез өчен сугышта кан түктем. Сталин исеме белән фашистларны тукмаштым Саттаров миңа яла яга
— Саттаров әйткәннәрнең нахаклыгын нәрсә белән дәлилли аласыз?
— Саф намусым белән.
— Бу дәлил түгел, коры сүзләр. Кадыйров
— Саттаровның сүзләре юешме? Ул миңа яккан гаепләрен нәрсә белән дәлилли?
— Икегез дә утырыгыз Ары киттек. Шаһит Гаҗиева мондамы?
— Монда—Арткы рәттәге урыныннан, иреннәрен бөрештереп. Бану Гыйбатовна күтәрелде.
— Бирегә килегез
Укытучыма ялган сөйләмәскә кисәтелүен раслатып кул куйдырдылар.
— Гражданка Гаҗиева. сез Кадыйров турында тикшерүчегә сөйләгәннәрегездән баш тартмыйбызмы5
— Баш тартмыйм, нигә тартыйм3 Кадыйров студентларны халык дошманы Галимҗан Ибраһимовның зарарлы әсәрләрен ойрәнергә чакырды Институт коммунистлары аны шуның өчен партиядән дә кудылар
— Кадыйров. гражданка Гаҗиеваның сезнең хакта әйткәннәренә нәрсә өсти аласыз3
— Бану Гыйбатовна лекциясе вакытында мин биргән сорауны дөрес аңламады Мин «Үз вакытында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзүдә актив катнашкан, даһи Ленин белән берничә тапкыр очрашып сөйләшкән, соңыннан 1937 елда репрессияләнгән язучының әсәрләрендә ботен нәрсә бүгенге тормышка дошманлык рухында язылганмыни?»—дип кенә сорадым Өстемә ташланган бу гаепне дә таный алмыйм гафу итегез.
— Кадыйров эше буенча шәһитләрдән монда тагын кем бар?
— Мин
— Бирегә килегез. Сезнең фамилиягез ничек?
— Йөзәев.
Судта Йөзәев тә минем файдага сөйләмәде, республика дәүләт иминлеге министрлыгы тикшерүчесе капитан Горшенин безне кара-каршы очраштырганда әйткән сүзләрен үк кабатлады
Аннары судья миңа
— Сез советка каршы буржуаз милләтчелек рухында агитация алып барып. нәрсәгә ирешергә исәп тоттыгыз?—дигән сорау бирде
Бу сорауга
— Минем совет строена каршы бернинди агитация дә алып барганым юк Миңа буржуаз милләтчелек рухы ябыштырырга тырышу таза материягә юри салынган ямау кебек ярылып яткан хаталык.—дип җавап кайтардым.
Миңа бүтән сорау бирүче булмады Бераздан каршы якта аерым өстәл янында утырган ир сүз алды Аны судья, дәүләт гаепләүчесе, диде Ул кеше бик ялкынланып башта халыкара хәлнең киеренкелегенә. АКШның котырынып кораллана башлавына, халыкны күпләп кыра торган атом-төш кораллары бактериологик һәм башка төрле кораллар җитештерү темпын көчәйтүенә, өченче бөтендөнья сугышы, кешеләрне күпләп кыру коралларыннан файдалану куркынычы бик нык үсүгә тукталды Аннары партиянең идеология фронтында илебездә буржуаз карашлар һәм гореф-гадәтләр кал дыкларына кискен көрәш җәелдерүенә, империалистик Көнбатыш реакцион культурасының череткеч йогынтысын тәмам бетерүгә, барлык совет граж
даннарын аңлы патриотлар итүгә, хезмәт ияләренең культура дәрәҗәсен та- • гын да югарырак күтәрү бурычлары куюына кагылды Коммунистлар партиясе көндәлек эшендә совет кешеләренең физик һәм акыл сәләтләрен һәрьяклап үсүен тәэмин итәргә аларның аңындагы капитализм калдыкларын бетерер!ә омтылуына, илебездә ирешелгән уңышлар арткан саен сыйнфый көрәшнең кискенләшә баруына, шуңа күрә илебездәге социалистик стройга ° канәгатьсезлек күрсәткән һәм аны төрлечә җимерергә омтылган кешеләргә - карата аяусыз булырга кирәклегенә аеруча басым ясады Сүзенең ахырында « ул атаклы чех коммунисты патриот Юлиус Фучикның кешеләр, уяу булы гыз. дип юкка гына әйтмәвен телгә алды һәм мине кылган җинаятьләрем ~ өчен 10 елга иректән мәхрүм итүне сорады
Прокурор чыгышыннан соң башым әйләнгәндәй булды Аның миңа 10 " ел бирер! ә тәкъдим итүенә чын күңелдән шатландым 10 ел — 25 ел түгел. ” төрмәдән чыкканда утыз биш яшьләр тирәсе була миңа дип уйладым Шул ® уйларга бирелеп, безне залдан бүлеп торган коймачыктан ерак түгел аерым »• өстәл янында утырган адвокатның үземне яклап нәрсәләр сойләвенә колак £ салырга да оныттым.
Соңгы сүз миңа бирелде
— Суд минем эшемә җитди якын килер, башбаштаклыкка чик куяр дип көткән идем.—дип башладым сүземне, судьяга карап —Сез биредә тикшерү вакытындагы сорау алуларда капитан Горшенин миннән ничек совет строе нык дошманы ясаса, шуны җиңел генә кабатладыгыз Мәсьәләнең асылын ачыклау сезнең вазифагыз түгел, күрәсең Ничек кенә булмасын мин социа листик стройның дошманы түгел һәм. инанып әйтәм. булмам да Мин — ком мунисг. иркемнән мәхрүм ителгәч тә коммунист булып калам Ялганның аяклары кыска, ди халык хаклыкның өстен чыгачагына, ялганның җиңеләчәгенә караңгы тонне якты көн алмашачагына ышанган кебек үк ышанам,—дип тәмамладым сүземне
Хөкем озакка сузылмады ул 15—20 минут чамасы гына барды Мине 10 елга иректән һәм 5 елга сайлау-сайлану хокукларыннан мәхрүм иттеләр Риан ХОКСМ1Ә гаргылмады. аны судка шаһит итеп кенә алып килгәннәр бу лып чыкты Хөкемнән соң безне «кара козгын »га утыртып яңадан эчке төрмәгә алып кайттылар .
Уникенче бүлек
I
Судтан соң мине эчке төрмәнең беренче катындагы гомуми камерага керттеләр Анда алты кеше бар иде инде, мин җиденче булдым Эчке Төрмәдәге бу гомуми камера—хокем ителгәннәр камерасы икән Артымнан ишек шалтырап ябылу белән яныма озын буйлы, калын күзлекле. 30-32 яшьләрдәге кеше килеп
— Судтанмы?—дип сорады
— Әйе
— Гомереңне күпмегә озайттылар?
— Ун елга. _
— Аякларыңны сөрлектереп. мөгезләреңне дә сындырганнардыр, шәт
— Әйткәнегезне аңламадым. аңлатыгызчы
— Тоткыннар телендә аякларны сөрлектерү — сөргенне мөгезләрне сындыру сайлау сайлану хокукларыннан мәхрүм ителүне аңлат*
— Аякларны сөрлектермәделәр. алла саклады, мөгезләрне генә биш елга сындырдылар
— Статьяң илле г игезме’
— Әйе
Камерадагы бүтән кешеләр минем белән кызыксынмадылар. Аларның берсе караватка сузылып яткан да китап укый, икесе бик бирелеп шахмат уйный, берсе аларның уенын күзәтә, берсе йөзен чытып арлы-бирле йөренә иде Мин булачак камерадашларыма күз йөртеп.чыктым. Араларында татарлар юк кебек. Камерага кергәч тә минем белән әңгәмә башлаган бәндә түр почмактагы буш караватка күрсәтеп:
— Урнаш әнә шунда, минем янәшәмдә булырсың.—диде, һәм аннары.— таныш булыйк. Петеримов Алексей Павлович, инженер.—дип танышырга кулын сузды.
Мин. исем-фамилиямне һәм студент икәнемне әйтеп, кулын кыстым.
— Укуыңны хәзер син лагпунктларда дәвам итәрсең инде. Аларда институт яки университет кына түгел, чын академия—тәмугка имтиханнарсыз керергә әзерләү академиясе.—диде шахмат уйнаучыларның берсе тактадагы фигуралардан башын күтәрми генә.
Шулчак остенә таушалып беткән коңгырт костюм кигән таза бәдәнле, чытык чырайлы, арлы-бирле идән буйлап йөргән кеше йодрыклары белән ишекне бик нык төя башлады. Коридордагы надзиратель:
— Кайсыгыз тәртипсезләнә, нәрсә кирәк?—дип кормушканы ачты.
— Мине полковникка илтегез*—диде аңа ишек төюче.
— Доцко, тәртипсезләнмә, полковник урынында юк. дип әйттем ич инде мин сиңа
— Алайса министрга илт мине, ул урынындадыр
— Министр анда тик сине генә көтеп утыра ди, бар. Ул бүген бөтенләй килмәде, беләсең килсә.
— Начальстводан кем янына булса да илт. миңа барыбер.
— Электәгечә хатының янына кайтарып җибәрүне сорамакчы буласыңмы әллә? Ул коннәр үпе. Доцко, үтте. Алар инде кире кайтмаслар, көтмә..
— Миңа полковник кирәк. Полковник яки прокурор. Шулармын, икесенең берсен чакырмыйча, мин тынычланмаячакмын
— Юашландыру күлмәге киертсәк, тынычланырсың Бәяң төште Синең кубызыңа берәү дә биемәс хәзер.
Надзиратель, әңгәмә төгәлләнгәнне аңлатып, кормушка капкачын ша-пылдатып япкач. Доцко. өстәл янына барып, анда торган калай кружкаларның берсенә зур алюмин чәйнектән тутырып су салды, аннары тәрәзә турындагы караватка сикереп менеп ачык форточканыц пыяласын терсәге белән коеп төшерде Шуннан соң, идәнгә коелган пыяла ватыкларын, ишек катында ботинка үкчәләре белән таптап ваклагач, учына җыеп авызына каплады да кружкага салган суын комсызланып голт-голт эчте.
— Хушыгыз, фраерлар. яратмый идем сезне, гаеп итмәгез.—диде ул. берәүгә дә карамыйча, кулындагы кружкасын өстәлгә куеп, мескен тавыш белән.
Аның идәннән пыяла ватыклары җыйган кулы каный иде. күм-күк булган ирен читләренә дә кан бәреп чыкты Шахмат уйнаучылар тиз генә урыннарыннан торып камера ишеген куллары, аяклары белән дөбердәтергә керештеләр
— Мин сине хәзер акылга өйрәтәм. адәм актыгы*—дип. надзиратель кормушканы ачты һәм шундук сагаеп артка чигенде.—Нәрсә кирәк сезгә?..
— Тиз врач чакыртыгыз. Доцко. форточканы ватып, бер уч пыяла ватыклары йотты
— Допрыгался, значит. Подохнет, туда ему и дорога По нему давно могила рыдала.—дип. надзиратель кормушканы япты.
Ун минут чамасы үткәч, чырае язгы пычрак кар төсенә кергән Доцко- ны. носилкага салып, камерадан алып чыгып киттеләр.
Камерадашларым мина шул көнне үк Доцконың провокатор булганын сөйләделәр Доцко башта караклар шайкасында бер сәүдә складын басканда тотылып алты елга хокем ителә Лагерьга эләккәч, үзе белән аралашкан иптәшләре өстеннән ошак арты ошак ясап, лагерь башлыкларыныц ышанычын казана
Сугыштан соңгы елларда Казанда кайбер семьяларны көпә-көндез фатирларына кереп суеп, әйберләрен талап чыгулар ешаеп китә Милиция шак тый вакыт бандитларның эзенә төшә алмый Ә, эшләнгән җинаятьне җәза сыз калдыруны хокук органнары хуп күрмиләр «Акыллы баш» юристлар үтерелгән семьяга беренче тап булган, җинаять турында милициягә башлап о хәбәр иткән кешеләрнең, күп уйлап тормастан. җинаятьтә үзләрен гаеп ь лиләр Аларны кулга алып, үтерүдә Һәм талауда катнашуларын төрлечә икъ § рар иттерергә тырышалар Үтерү һәм талауларда гаепләнеп кулга алынучы- * лар исә эшләмәгән җинаятьләрне өсләренә алудан аяк терәп баш тарталар * Җинаятьне ачылмаган килеш калдыруны тикшерү органнары үзләре өчен х хурлык санап, провокация юлына басалар Тикшерүчеләргә кемдер аларныц * эшләрендә булышырга лагерьда утырган ошакчы Доцконы тәкъдим итә До- « иконы. озакка сузмый, төрмәгә алып киләләр һәм тикшерүчеләр аңа в үзләренә нинди ярдәм кирәген аңлаталар Ул эшлисе «хезмәте» өчен үзен х кичекмәстән иреккә чыгаруны таләп итә Тикшерүчеләр моңа риза булалар > Доцко иреккә чыга. Берничә көннән сон аны үтерүләрнең кайда кайчан, ни u чек булулары белән таныштыралар һәм җинаятьтә бернинди катнашлары булмаган, әмма үтерү һәм талауларда гаепләнеп кулга алынган кешеләр янына утырталар Доцко камерадашларының ни очен утыртылуларга нәрсәдә гаепләнүләре белән кызыксынып, эшнең ничек «булганын» сөйләтә Гаепсездән гаеплеләр аңа тикшерүчеләренең нәрсәне икърар иттерергә ты рышуларыннан зарланалар Петро Доцко алар сөйләгәннәрне .мыегына чорный бара» һәм үз «эше» белән тикшертче янына чакырылгач, фәлән урамда яшәгән фәләновлар семьясын вәхшиләрчә үтереп талап чыккан фәләновпың «сөйләгәннәрен гүкми чәчми язып бирә Аннары үтерү һәм талаула гаепләнүче кешене Доцко белән кара каршы очраштырып сорау алалар Җинаять эшләмәгән һәм аны эшләү башына да килмәгән кеше үзенә нахак ягылган гаепләрне танымый. әлбәттә Ә Доцко аны. син миңа камерада үг телең белән фәлән көнне, фәлән вакытта, фәлән кеше белән фәлән урамда фәләннәрие үтердек дип сөйләдең, дип бичараны «фаш итә» Шул юл белән, ниндидер банда эшләгән унбишме, егермеме җинаять өчен нахакка гаепләнеп зур сроклар алган кырыкка якын кеше илебезнең ин ерак почмакларындагы иң хәтәр хезмәг белән төзәтү лагерьларына озатыла До цко иректә яши. квартира ала. өйләнә Кирәк чакта аны .игелекле дуслары- яңа провокацияләрдә файдаланалар Русларда бау ишелеп никадәр генә озынга сузылса да. аның очы булмый калмый дигән тәкъбир бар Ул Доцко белән булган очракка бик тә туры килә Ахырда банда фаш ителә Аның башлыгы Казан районнарының берсендә янгын сүндерүчеләр командасы на чалышты вазифаларын үтәүче Кармаков фамилияле милиция өлкән лейте панты икәне ачыла Кармаков, кулга алынгач, тикшерүчеләренә, йә сез мине азат итәсез, йә мин сезнең гаепсез кешеләрне безнең банда эшләгән җинаятьләр очен нахакка хөкемгә тарттыруыгызны фаш итәм. икенең берсен сагг лигыз. ди '
Муснпарыннча пычракка баткан Казан тикшерүчеләре һәм Казандагы •Гадел» хөкем органнары вәкилләре банда башлыгының таләбен бәлки кабул да итәрләр иде. гик инде Казандагы вәхшиләрчә үтерүләрдә тон гаепле ке шанец тотылуы Мәскәүгә хәбәр ителгән була Хакыйкать җиңә Кармаков' атарга хөкем ителә Бернинди гаепсез нахакка у i ыргылган кешеләр аклана лар Аларныц кайберләре гаделлекнең тантана итүен күрергә олгермнләр лагерьларда үлеп калалар Доцко. аның булышлыгы белән хөкемгә тартылучы Лар аклангач кулга алына Монда ул юрмә әһелләрен элекгәгечә үз кубы зына биетергә чамалап карын ләкин инде базарга үтеп бәясе төшкәнгә күрә, бернигә дә ирешә алмый Вак пыяла ватыклары йог кач үлми калса бәлки аңа яңадан игътибар итәрләр? Булмастай хәлләр юк дөньяда алла йоклаганда шайтан ни теләсә шуны эшли, ди халык Җил ары иссә ары би ре иссә бире бөгелә безнең төрмәләрдәге түрәләр Алардан теләсә нинди кабахәтлекләр көтәргә мөмкин
Иртәгесен эчке төрмә башлыгы кече лейтенант Пронин миңа хәким ка рарып. биш бит кәгазь, ручка һәм кара керпе Ул
— Менә, теләсәгез хөкем карарыгызны йомшартуны сорап кассация шикаяте язарсыз, уйлагыз.—диде.
— Уйлыйсы юк аңа. язар.—дип җавап кайтарды начальникка партия өлкә комитетының элекке хезмәткәре Тарасов
Төрмә начальнигы камерадан чыккач, ул хөкем карарымны укыды да:
— Безнең тикшерү һәм юстиция органнарында һаман да үзгәрешләр юк, торгынлык икән әле.—дип нәтиҗә ясады.
Илленең өске ягындагы ул кеше кичә минем белән шактый озак сөйләшеп утырды
— Сезнең бөтен тормышыгыз әле алда, минем генә ул туем узган, туным тузган Унөч ел гомерем җилгә очты, алда тагын күпмесе очары билгесез Гаебем исә тамчы да юк иде. Халык дошманнары белән бергә эшләп, аларның чын йөзләрен күрмәдем, аларны фаш итмәдем, янәсе Мордовиядәге Потьма сазлыкларында ун ел черкиләр туйдыргач, иреккә чыгарылып. Себергә сөрелдем Инде менә яңа срок бирүләрен көтёп ятам Бер уңмаган биш уңмый, биш уңмаган һич уңмый, энекәш Лагерьлар һәм колонияләрдә алга карый белгән башлы, зирәк, үз фикерләре бар кешеләр утыра. Сталин үзеннән акыллы кешеләрне өнәми, алардан мөмкин кадәр тизрәк арыну ягын карый
Әңгәмәдәшемнең Сталинга сүз тидерүен өнәмәдем. Ун ел төрмә һәм ла-герьларда интегеп, өч елга якын сөрген шулпасы чөмереп каты бәгырьлегә әверелгән элекке обком кешесе, дип уйладым. Ләкин тормышта нәрсә белә идем дә. нинди тәҗрибәм бар иде соң әле минем... Шулчак, бәлки бу кеше утыз җиденче елда әти белән дә очрашкан булгандыр, дигән кызыксыну уянды Аңардан тартынып кына республикада утыз җиденче елгы вакыйга лар. аларның ничек һәм нәрсәдән башланулары турында кыскача гына булса да сөйләвең үтендем Артемий Михайлович ялындырмады үтенечемә колак салды
— 1937 елда Татарстан партия оешмасын тар-мар итүгә Маленков зур олеш кертте.—дип башлады ул сүзен Шул елның августында ВКП(б) Үзәк Комитетының Маленков җитәкчелегендәге махсус группасы Казанга килеп төште Аңа кадәр Татарстан өлкә комитетының ул вакыттагы беренче секретаре Альфред Карлович Лепа Мәскәүгә чакырып алынган иде.
Маленков Казанга килгәч, өлкә комитетының чираттан тыш пленумы җыйналды Пленумның беренче утырышында Георгий Максимилианович иптәш Ленаны халык дошманнарын яклаганы һәм үз канаты астына алганы өчен ВКП(б) Үзәк Комитеты эшеннән алганын, аның урынына Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре вазифаларын үтәргә республика эчке эшләр халык комиссары Александр Михайлович Алемасовны тәкъдим иткәнен белдерде Алемасов, аңа кадәр Татарстанда айдан артык кына эшләгәнгә, халыкка әле бөтенләй таныш түгел иде Яңа беренче секретарь үзенең пленумда ясаган тәүге докладында ук республикада әле фаш ителмәгән халык дошманнары, капиталистик илләр разведкалары агентлары мыжгуын сөйләде, Казан тимер юлының япон шпионнары кулында икәнен әйтте Байтак кеше пленум составыннан һәм партиядән чыгарылды. Аларның күбесе инде кулга алынганнар, төрмәдә утыралар иде Фикер алышуларда катнашкан кешеләрнең чыгышларын Маленков һәм Алемасов мәсхәрәле р< ин'далар белән бүлделәр Карт большевик Вольфовичның чыгышын Маленков туктаусыз бүлдерде Татарстан үзәк башкарма комитеты председателе Гомәр Байчуринның һәм башкаларның чыгышлары да өзлексез бүленделәр Вольфович трибунадан төшкәндә, үзенең язмышы инде хәл ителгәнен төшенеп «Минем белән ни генә булмасын, мин большевик булып калырмын!-—дип белдерде.
Маленков Казаннан киткәннән соң Алемасов республикада каты террор режимы оештырды, меңләгән коммунистлар һәм партиясезләр кулга алынып юк ителде
— Ул башбаштаклыклар турында иптәш Сталинга хәбәр итүче, язучы булмадымыни?—дидем мин. аптырап
— Эһ. нинди беркатлы әле сез. энекәш Аңа язудан, хәбәр итүдән ни файда?1 Бу эшләр барсы да Сталинныц үзе тарафыннан оештырылды бит. Андый законсызлыклар бер Татарстанда гына булды дисезмени сез? Алар илебезнең теләсә кайсы почмагында эшләнде Ахырда, дөнья каршында ак I ланыр. үз өстеннән гаепне төшерер өчен Сталин башта Ягоданы. аннары Ежовны аттырды Янәсе алар революциягә кадәрге стажлы гадел коммунистларны. Ленинның турылыклы көрәштәшләрен үзбелдекләре белән юк иткәннәр. Шундый ук башбаштаклыклар хәзер дә дәвам итә Менә сезнең үзегезнең партия һәм хөкүмәтебез алдында нинди гаебегез бар5 Кулымны кисәргә бирәм, бернинди гаебегез дә юк Сездән әнә милләтче ясаганнар Электәге үк стиль, электәге үк ысул Менә минем әле һаман да исән яшәвем, дөмекмәвем Берия этләренә ошамады тырнак астыннан кер эзләргә монда китерделәр Кем әйтмешли, в дальнейшем или шах умрет, или ишак сдохнет, одно из двух Шунда гына безгә бәлки якты көн туар
Артемий Михайлович хөкем карарымны укып чыккач, өстәл янына утырып. кәгазьләрне, ручканы, караны миңа этәрде.
— Языгыз, мин әйтеп торырмын.—диде ул. карышырга урын калдырмаслык итеп—Озын язмабыз, курыкмагыз озын язылганны укырга иренәләр бездә. Ятып калганчы атып калырга кирәк Минем бер акыллы дустым, бәхетле булыр өчен бәхетне башта югалту зарур, аннары яңадан аның яртысын гына табу да кешенең башын күккә тидерергә житә. дия иде Языгыз, башына СССР Верховный судына 58-10 статьясының 2 нче матдәсе буенча 10 елга иректән мәхрүм ителгән Фәләнов Фәлән Фәләновичтан кас сация шикаяте дип куегыз Яздыгызмы? Ярар, төп текстка күчәбез Мин җиде айдан артык Татарстан дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының эчке төрмәсендә тикшерелүдә булдым Мине советка каршы милли рухта контрреволюцион агитация алып баруда гаепләделәр Тикшерү вакытында бер протоколга да кул куймадым Чөнки ул протоколларда үземә куелган сорауларга биргән җавапларым дөрес теркәлмәделәр Тикшерү вакытында да. судта да үземне гаепле санамадым Шуңа да карамастан. Татарстан Верхов ный суды минем эшемне җентекләп тикшермәде, тикшерүче язган гаепләү сөземтәсен хөкем карарында сүзгә-сүз кабатлап, срок бирү белән чикләнде Суд, минем язмышымны 15—20 минут эчендә ашыгыч хәл игеп хөкем кара ры чыгарды Мин СССР Верховный судыннан, әгәр безнең илебездә хакыйкать инде сүздә генә булмаса. эшемә ленинча, чын большевикларча якын килүегезне сорыйм Булдымы5 Шикаятегезгә бүтән бер сүз дә өстәмибез Имзагызны салыгыз һәм бүгенге числоны куегыз Әмма, инанып әйтәм. Мәскәүдәге ялкау чиновниклар бу кыска гына жалобаны да укып тормая-чаклар. хөкем карарыгызны үзгәртергә нигез юк. ул көчендә кала, дип язын җибәрәчәкләр
Мин
— СССР Верховный суДының ничек җавап бирәсең белә торып, нигә анда бу шикаятьне җибәрәбез соң, Артемий Михайлович5—дидем
— Бездә хакыйкатьнең тапталуына, кеше язмышына ленинча якын килүнең юклыгына ышаныр өчен, энекәш
Мин. шикаятемнең һәр сүзен вәзенләп үлчәп укып чыккач, бусага төбенә барып ишек шакыдым
— Ни кирәк, нәрсә бар?—диде коридордагы надзиратель, ишектәге бүре күзеннән карап
— Төрмә начальнигын чакырыгыз
— Нигә кирәк булды ул сезгә5
— Шикаять яздым, шуны тапшырырга
— Бирегез миңа, үзем тапшырырмын—Надзиратель кормушканы ачып миңа текәлде
— Юк. сезгә бирмим, аны кече лейтенантның үз кулына тапшырам
— Мәйлегез,—Кормушка ябылды
— Шикаятегезне аңа бирми дөрес эшләдегез —дип яныма килеп басты кичә миңа бу камерага кергәч беренче сүз кушкан инженер Алексей Павло вич Петеримов—Берсенә дә ышаныч юк аларның монда Алыр да ерткалап
ташлар Тыңлап тордым, кискен яздыгыз, ул кадәр үк усал язарга кирәкмәс иде Сабирыч Моның өчен сезнең хәтта срогыгызны арттырулары да мөмкин 58 нче статья резина кебек бит ул — сузыла
Кара ул турыда уйламадым бит мин. ун ел егерме биш ел түгел, бәлки, чыннан да. җибәрмәскә кирәктер аны?. Юк. ни булса булыр — җибәрәм*.
— Сузылмас. Алексей Павлович, минем җинаять эшләгәңем юк ич.
— Минем бармы? Кичә сөйләдем үзегезгә, эчкән баштан телемне тик тотмаганым, күңелем төшкән хатынны үземә каратыр өчен, мин ЦРУ резиденты, дип шапырынганым очен каптым монда Чын резидент булу-булма- выма карап тормадылар хәрби трибуналда. 10 ел чәпеделәр менә Нинди шпион мин? Көлке бит
— Көлке түгел, улым, еларлык бу Син. яшь кеше, мактанып телең тик тота белмәгәнсең, бу гафу ителерлек Мин дә менә. 76 яшьлек тиле, телемә хуҗа була белмәдем, бу инде турысын әйтәм, һич гафу итәрлек түгел Күршем белән Америкада соңгы сайлауларда кемне — Трумэннымы. Эйзенхауэрнымы президент итеп санларлар, дип бәхәсләштек Мин Эйзенхауэрны дидем күршем Трумэнны диде Пенсионер картларның тел кашудан бүтән эшләре юк бит Бәхәстә җиңүчегә җиңелүче бер ярты аракы куярга тиеш иде Президент итеп Эйзенхауэр сайланды — мин җиңдем Күршемнең яртысын үзе белән икәүләп үк саллык Салган баштан. Япониягә ике атом бомбасы ташлаткан милитарист Трумэнга гашыйк син. шифаханәгә психик бөтенлегеңне тикшертергә бар. башындагы шөрепләрең барсы да урыннарында микән, карасыннар дип колдем тегеңәрдән Әгәр башыңда шөрепләрең тулмас чыкса, миңа тагын бер ярты куярсың, дип тә җидәрдем. Серкәсе су күгәрмәде күршемнең Бер ярты аракысын отуым өстенә. үзен мыскыллап көлгәнем очен үч алды Мине ул — Трумэн яклы, ул сугыш тели. Америка милитаристларын авыз суларын корытып мактый, кайчан безгә дә атом бом баларын ташларлар, тизрәк ташласыннар иде инде дип төннәрен йокламый, дип монда язып биргән булып чыкты Үзе яклаган Трумэнны миңа якты да куйды карт ялганчы Ниндилеген белсәм, аңа бер генә ярты түгел, биш ярты куйган булыр идем кайда югалтасыңны. кайда табасыңны алдан белә ал мыйсЫң бит Мин 76 яшьлек ахмак, телемне тыя белмәгәнем өчен 10 ел алдым Яшимме инде мин ул 10 елны? Яшәмим Минем әти дә, әни дә 80 гә җитми үлделәр
Кеше язмышлары Җирдә никадәр кеше яшәсә, шул кадәр үк язмыш Кешеләр төрле-төрле булган кебек, язмышлары да төрле-төрле Берсе икенчесен кабатлаган охшаш язмышлар юк
2
Сәгать унберләр тирәсендә ишектәге кормушка тәрәзәсе ачылды Айнан миңа бу төрмәгә утыртылуымның икенче көнендә үк кул күтәргән бетчә бит старшинаның кызыл чырае күренде
— Кадыйров. кил. передача ал
Мин ишеккә бардым Старшина эреле-ваклы кәгазь төргәкләрне берәм- берәм кормушканың ачык капкачына тезә башлады
— Старшина, ашыкмагыз Үзегезгә мәгълүм мин передачалардан баш тарттым, алмыйм, кире алып китегез.
— Сез аңардан тикшерү вакытында баш тарттыгыз, тикшерелүегез бетте. инде сезне хөкем иттеләр Алыгыз, мин аны кире илтмим Ризык эчегезне тишмәс..
— Алмыйм дигәч алмыйм, старшина, юкка баш катырмагыз.
— Сезгә аны кем китергәне белән дә кызыксынмыйсызмы?
— Кызыксынмыйм
— Шундый чибәр кыз китерде аны Үзеңә бер дигән туташны караткансың —дип минем җил ягыма кабык сөяргә кереште бетчә бит — Ул министрга синең белән күрештерүен даулап гариза да язды. Сиңа да менә хаты бар Китергән передачасын тапшыртмый торып безгә тынгылык бирмәячәк ул.
— Старшина, бүтән кабатламыйм, нередачасын да. хатын да алмыйм Башка бу хәлгә калырга теләмәсәгез. кисеп әйтегез аңа йөрмәсен бу тирәдә. Җенем сөйми, күрәлмим мин аны. диде диегез Министр рөхсәт итсә дә. күрешергә чыкмаячакмын
Бетчә бит. мине күндерә алмагач, камерадагы иптәшләремә мөрәҗәгать итте: о
— Ризалаштырыгыз әле шул киребеткәнне ә. керегез хәлемә Аның кы- 5 зы да үзе күк үк үҗәт, китергән нередачасын кире чыгарсам, миңа ана юл * барыс күк ташланачак Туганкайлар. Кадыйров белән сөйләшегез, ә
Камерадагы иптәшләрем барысы да мина төбәлделәр
— Бәлки алырсың. Сабирыч?—диде инженер Алексей Павлович. * күзлекләрен ялтыратып “
— Юк.—дидем мин аңа.—Алмыйм булгач алмыйм Миңа ул кыз белән н арамны капылт өзәргә кирәк Корабларым инде янды минем, диңгезне “ яңадан кичеп элекке ярга чыгар нәрсәм юк Шуңа күрә ул кыз белән ара * бызны капылт кисүем бу. *
— Үзең ишеттең, начальник, сиңа ярдәм итү безнең дә кулдан кил ми.—диделәр старшинага
Бетчә бит. минем адреска тугыз катлы итеп сүгенеп, кәгазь төргәкләрен ниндидер савытка җәһәт кенә себереп төшерде дә. кормушканы ачу белән шапылдатып япты
Передача алудан баш тарткач, күп тә үтмәде, камерабызга төрмә на чальнигы кече лейтенант Пронин керен мине үзенә ияртеп алып чыкты Мин начальникның үземне кая алып баруы белән кызыксынмадым, ул әйтмәде Пронинның, гомумән, авызы йозакта кебек аның, бетчә бит старшина ши келлс кирәккә кирәкмәскә лыгырдарга яратмый. Төрмә коридорыннан кара выл бүлмәсенә, аннан министрлык бинасы коридорына чыктык Шунда гына кече лейтенант
— Сезнең белән күрешергә хатыныгыз килде Сезгә минем алда ярты сәгать бергә булырга рохсәт иттеләр Күңелсезлек килеп чыкмасын өчен әңгәмәдә ни сөйләвегезне чамалап куегыз Бездә стеналарның да колагы ишетә.—диде дә ишегенә тыш яктан «Кызыл почмак- дип язылган шактый иркен һәм чиста бүлмәгә кертте
Мин бусаганы атлауга:
— Үлеп сагындым сине, бәгырькәем’ —дип муеныма Оля килеп асы лынды һәм бит алмаларымны, күзләремне, иреннәремне шашып үбәргә кереште
Башымнан ирексезләп «Менә хатыным кем икән-.—дигән татлы һәм бер үк вакытта хафалы уй узды Мине милләтчелектә татарлыкта гаеплән хокем иттеләр, чибәр рус кызы беркатлы Оля менә кайнар кочагына кысып иркәли, җылы, мөкатдәс сүзләр пышылдый Бу ничек инде алай, ул бит суд та булды, нәрсәдә гаепләнүемне үз колаклары белән ишетте Берни аңлашылмый торган буталчык, җепләре чуалып чәбәләнеп беткән йомгакка бәрабәр түгелдер ич ул тормыш?
Пронин безне зур өстәлнең ике ягына кара-каршы утырткач, үзе бүлмәнең арыл башына узып газеталар караштыра башлады
— Йә. хәлең ничек, Ирек?—диде Оля. елмаеп
— Ботларын кемдер өзгәч, сикерә алмаган чикерткәнеке кебек. Оля Ә синең?
— Минеке дә шулай
Арабызда тынлык урнашты. Бераздан Оля
— Ирек, нигә мине рәнҗетәсең’—диде.—Минем, синнән кала, бер якын кешем дә юк бит
— Рәнҗетмим.—дидем, авыр сулап—Ун ел аз гомер түгел ул минем өчен гүргә керү белән бер Ун ел үтеп арпа калгач та мин кешечә яши алмаячакмын чөнки маңгаема сугылган «халык дошманы- мөһере— мәңгелек Син бәхеткә лаек Гомер ике килми, эзлә бәхетеңне башка берәү белән, ми нем дөньяда барлыгымны оныт
Оляның йөзе караңгыланды
— Мин кем сица, кешеме, уенчыкмы?—диде ул. ярсып.— Шәп Сип бөтенесен инде үзенчә хәл иткәнсең, барсын да теләгәнеңчә үз шүрлекләреңә пөхтәләп тезгәнсең, миңа уйларга да калдырмагансың. Нишләгәнемне белмәслек сантыймы мин? Син бәлагә тарыдың, мин синнән йөз борырга тиешмени?
— Оля, безне бер нәрсә дә бәйләми бит әле,—дип каршы төштем мин кече лейтенант утырган якка карап, акрын гына
— Ялгышасың, бәгырькәем бәйли, синең законлы хатының мин — Оля редикуленнән ниндидер кәгазь чыгарып миңа сузды
Никахлашу таныклыгы!.. Анда үз фамилиямне һәм Оля фамилиясең күреп гаҗәпләнүдән өнсез калдым
— Эшләр менә шулай, бәгырькәем Мин сине башыңа килгән бәладән йолып чыгармый тынычланмаячакмын Шундый максат куйдым үземә. Иреккә чыккач, теләсәң нишләрсең аннары Ә хәзергә ничек кирәк табам, ай-ваеңа карамый шулай эш итәчәкмен Кассация шикаяте яздыңмы?
— Яздым
— Судта соңгы сүзеңне әйткәнеңчә итепме?
— Андагыдан да катгыйрак чыкты шикелле.
— Бик әйбәт Минем передачаларымнан баш тартмаска туры килер сиңа хәзер Без бит бер җан. бер тән—Оля мәгънәле итеп күзен кысты — Ир — баш. хатын — муен, буйсынырга туры килер сиңа муеныңа моннан ары.
Яныбызга юрмә начальнигы килде.
— Вакытыгыз чыкты,—диде ул. сәгатенә күрсәтеп—Саубуллашыгыз.
— Тагын биш кенә минут утыртыгыз, зинһар,—дип үтенде аңардан Оля.
— Юк. ярамый.—диде кече лейтенант, кырыс тавыш белән.
— Рәхмәт Ярамый икән, ярамый Кешелекле хәрбигә каршы килү җинаять ул—Оля өстәлнең икенче ягыннан чыгып минем янга килеп басты— Йәле. иркәем, бер суырып үбеп тынычландыр йөгәремне Сез. иптәш начальник, читкә карагыз, уңайсызлануыгыз бар..
Олядан аерылгач, уйга калдым. Мин кем хәзер? Үз ирке белән берни эшли алмый тор> ан пешка. бүтән нәрсә түгел Монда утырган арада әнә ха- гынлы булырга да өлгергәнмен Оля ни өчен минем рөхсәтемнән башка эшләгән аны? Гаҗәп, үзен ничек кыю тота, менә холык дисәң дә холык аңарда1 Кыз булып түгел, малай булып туасы калган аңа Сине бу хәлеңнән йолмый торып тынычланмаячакмын, ди Белмим, теләгеңә ирешә алырсың микән минем йөз аклыгым, намусым өчен көрәш җиңел булмас сиңа, кызый Алдыңда берсеннән-берсе биек законсызлык киртәләре, бюрократлык чытырманлыклары, битарафлык сазлыклары, кешеләрнең хәтта үз күләгәләреннән дә өркеп кыл да кыймылдатырга теләмәүләре көтә сине.
3
Минем кассация шикаятемә хөкем карары үз көчендә кала, аны үзгәртергә нигез юк. дигән җавап килде
— Мәскәүдә сезнең язган жалобагызны укып та тормаячаклар, дип Әйттем мин. хәтерегездәдер, шулай булды да. Ләкин борыныгызны салындырмагыз. допьяның асты-өскә килмәде Хаклык барыбер җиңәчәк Нинди генә шартларда да үз йөзегезне югалтмаска, кеше булып калырга тырышыгыз Алда сезне коточкыч авырлыклар котә. нинди генә шартларда да җебеп төшмәгез, көрәшегез,—диде Артем Михайлович, кәефем кырылганны күреп
Җиңел аңа шулай фикер йөртүе, унөч еллап тоткын тормышында ачы- ны-төчене татып тиресе калынайган аның. Фронтта булса, сугышта уңында, сулында, алдында, артында, дан-шоһрәт яуларга омтылган бушбашЛарпып ахмак боерыкларын үтәгәндә әзмәвердәй ирләрнең һәлак булуларын күрсә, мине алда көткән ниПдидер коточкыч авырлыклар турында искәртмәс иде
ул. дип уйладым үртәлеп Соңыннан исә үземнең бу ашыгыч хөкемем каба ланулы хаксызлыгым өчен күп тапкырлар үкенергә туры килде миңа
Балачактан ук тормышны мин тик тоташ көрәшләрдән генә тора итеп тоеп үстем Коллективлашуны төгәлләү өчен көрәш, югары уңыш өчен ; көрәш укый яза белмәучелеккә каршы көрәш, яхшы һәм бик яхшы бил геләренә генә уку өчен көрәш, чит элементлар, корткычлар белән көрәш дингә каршы көрәш, җәмәгать байлыгын әрәм шәрәм итүләргә каршы g көрәш фашист илбасарларына каршы көрәш, сугыштан соңгы җиме * рекләрне торгызу өчен корәш. социализм өчен көрәш һәм тагын әллә никадәр көрәшләр1 Монда Артемий Михайлович мине алда үземне көткән кы енлыклар алдында җебеп төшмәскә, аларга каршы көрәшергә чакыра Нигә с кеше гомере буе гел көрәшергә, көрәшсез яшәргә тиеш түгел икән? Кеше < туктаусыз көрәшер өчен түгел, яшәү өчен туа бит Алай булгач, яшәү өчен “ көрәшне ничек аңларга? Юк. башым җитми моңа, карурмандагы үТә алмас = лык шырлык-чытырманлык кебек бу
Унөченче бүлек
1
— Кадыйров. әйберләреңне алып чыгарга җыен.—диде кассация шикая тенә җавап килгәннең икенче көнендә эчке төрмә начальнигы Пронин, камерабызга кереп .
Мин. өстемне тиз-тиз киенеп, урын-җир әйберләремне култык астыма кыстырдым да
— Мин әзер, кече лейтенант.—дһдйм Аннары камерадашларыма бо рылдым—Хушыгыз, иптәшләр Барыгызга да-чын күңелдән сабырлык, чы дамлык. сәламәтлек һәм. иң мөһиме, тизрәк ирек яулау телим'
— Хуш. туганкай Безгә теләгән теләкләрең үзеңә дә бише белән кайт сын Хәерле юл сиңа1
Төрмә ишегалдында мине тоткыннарның түләүсез таксие — калай белән тышланган «кара козгын» машинасы көтә булып чыкты Мине «козгын» ку зовы эчендәге кысан һәм караңгы »шкаф»ларның берсенә кертеп бикләгәч машина озак тормады, кузгалып китте Шәһәрдәге колонияләрнең берсен.» юнәлдек бугай, кайсына икән5 Анда ничек каршыларлар, нәрсә эшләтерләр бер эш тә майтара белмим бит мин Ялгыш әйтәм. җир казый беләм. аңа сугышта өйрәндем Курск тирәләреннән башлап Померания чигендәге Одер елгасына кадәр арада танкыбызны фашист авиациясеннән яшерү өчен иптәшләрем белән йөзләгән траншеялар. сугышта һәлак булган иптәшләр» безне җирләргә бихисап туганнар каберләре казыштым Машина кузовы як-якка чайкалудан туктагач, уйларым бүленде Шыгырдап капка ачылган та выш ишетелде Кемдер
— Үтегез!—дип кычкырды
Кая китерделәр мине5 Эчке юрмә ишегалдыннан кузгалып китүебезгә күп дисәң, биш минут үгге. инде каядыр килеп тә җиттек Бәлки Красин урамындагы теге зур квадрат рәвешендәге котсыз таш капчыкка күчергәннәрдер5 Якын тирәдә тоткыннарны асрый торган урын шул гына бугай бит монда5
Кузов ишеген ачып, мине «шкаф»ымнан чьи аргач җиргә төшерделәр Әйләнә тирәмә күз ташлагач, кремль буендагы пересылкам китерелүемне төшендем Димәк, каядыр озатачаклар Мин як-ягыма каранган арада .ко» гын» кузовыннан тагын кемдер төште Риан?! Аптырап киттем Безне срогы бызны үтәргә бергә җибәрергә булганнар, күрәсең Миңа һәм берничә баш ка кешегә «булышканы, өчен күпме бирделәр икән ана5 Менә ахмак димә инде аны. тимер читлеккә тыелгысыз фантазиясенең корбаны булып атылып килеп керүе генә җитмәде, үзенә иптәшкә мине дә ияртте Ул ук чаккан
Га 6д рахман Ландыш дигән кешене нишләттеләр икән? Ул кеше турында миннән дә сорап йөдәттеләр бит Минем исә аны белү түгел, хәтта күргәнем дә юк иде
Безне пересылка төрмәсе биналарының берсе астында өсте көймәләп эшләнгән киң үткел аша эчке ишегалдына алып кергәч, каршыдагы бинаның подвалына төшерделәр Анда ярым караңгы коридор буйлап бераз баргач, кечкенә генә бүлмәдә чишенергә һәм юынырга керергә куштылар Чишенгәндә мин Рианны күзәттем Ул да ярыйсы ук ябыккан, башы минеке кебек үк такыр, тосе сап-сары. Кыяфәте мескен Аңарда элекке ясалмалыгының эзе дә калмаган Хәзер ул башын бер яккарак салып, ияген алга чыгармый Йөрүе дә үзгәргән, башта үкчәсенә түгел, берьюлы тулы табанына ба са Төрмә файдага киткән аңа. укасын койган
Пересылканың мунчасы шәп икән, суның кайнары да. салкыны да җаның күпме тели.— шулкадәр Монда республика дәүләт иминлеге министрлыгының эчке төрмәсендәге шикелле, җәһәтрәк юыныгыз, дип ашыктыручы юк, бөтен мунчада Риан белән икебез генә. Әмма бер-беребезгә ләм мим сүз дәшмибез Гүя. без бер-беребезнең телләребезне аңламаучы ике милләт кешесе Күр. ләгәннәрне монда алдагы йөз елга чаклы чыдарлыклар- ны. тузмаслыкларны алганнар Һәрберсенә бер чиләк су сыешлы, үзләре, бармак калынлык, авыр Дөмектерергәме әллә бу хаинны башына шушы ләгән белән орып11 12 Яныбызда комачаулар кеше юк бит Аны үтерсәм, дөнья бер имгәктән бер сатлык җаннап арыныр, мин чын җинаятем өчен яңа срок алырмын һәм нахакка түгел, ни өчен утыртылуымны белеп утырырмын Тәвәккәллим булмаса
Мин. кулыма авыр ләгәнне алып. Рианга таба юнәлдем. Ул күзлексез берни күрми, гамьсез генә юына, гөнаһ эшләгән кешегә һич охшамый Мескен дә мескен. Риан да мескен Ул гаҗиз сабый белән бер Юк. кул күтәрә алмыйм аңа Миңа мәңге гафу итмәслек этлек эшләгән, язмышымны җәһәннәм юлына борган Риан түгел бу. Ул Риан башка иде. бу башка Әйдә, яши бирсен, үзенең кешелек йөзен югалтуына, кан эчүче вурдалакка әверелүенә, бәлки, киләчәктә үкенер ул Тик үкенер микән’ Аңдыйлар үткәннәренә аек күз белән карап, дөрес бәя бирә белмиләр шикелле Яшәсен әйдә, пычратмыйм кулымны нәҗескә, намусым пакь калсын...
Мин артык юынмадым, кулымдагы ләгәнемә су алып тиз генә коендым да тәнемне сөлге белән корыту очен кечкенә бүлмәгә чыктым
Мунчадан соң Рианны миннән аердылар Мин аны пересылкада бүтән күрмәдем
11
— Син кем? Кил әле бире.—дип каршылады мине һересылкада. зур камерага кергәч, ике катлы сәке-сәндерәнсң өске катында аякларын аска салындырып утырган авызы яра җөеннән кыйшайган утыз яшьләр тирәсендәге чандыр бер кеше
— Студент мин,—дидем, теләр-теләмәс кенә.
— Китап корты икәнсең Статьяң нинди?
— 58-10
— Такылдык, димәк Романнар сөйли беләсеңме’ «Мең дә бер кичә»не. «Мюнхаузен маҗаралары-н. «Граф Монто-Кристо>ны?»
— Укыганым бар. ләкин сөйләргә туры килмәде
— Әйберләреңне бир миңа Булды Мен бирегә, урнаш безнең янга Ро-маннарны әйбәт сөйләсәң, берәүдән дә кыерсыттырмабыз. сөйли белмәсәң. моннан төшереп параша янәшәсенә яткырырбыз
Камера зур Сәке-сәндерәләрдә кешеләр шыгрым, бер генә буш урын да юк кебек [
Мин чакырган җиргә күтәрелдем.
— Исемең ничек’—диде мине оскә менәргә чакырган кылый авыз.
— Ирек
— Мин Семка Алар.— ул янындагы иптәшләренә күрсәтте,— минем яраннарым Дима. Арик. Филя Муха Шәп егетләр Әгәр сөйләвең безгә ошаса, сине үз канат астыбызга алырбыз. Сөйли белмәсәң. үзенә үпкә ләрсец. Килештекме5
— Килештек. СеМен Батькович
— Антоныч
— Килештек, Семен Антоныч §
Көтмәгәндә исеме һәм әтисенең исеме белән атавым кылый авызның * күңеленә хуш килде, шундук ул яраннарына борылып:
— Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр Культуралы кешене микро = скоп пыяласына салып карыйсы юк. ул зурайткыч приборсыз да ярылып ята * гади күзгә дә бәрелеп тора Сез мине Семка да Семка дисез, ә студент кем < икәнемне күз төшерү белән чамалады Моннан сон мин сезгә дә Семка ” түгел. Семен Антоныч булырмын. Төшендегезме?—диде =
— Төшендек. Семен Антоныч X
Кылый авыз тәмәкедән саргайган тешләрен ыржайтып көлде
— Молодцы' Син. студент, җайлап утыр, әйберләреңне менә монда җәй Кая. Муха, студентка тартырга бир әле
— Рәхмәт кирәкми, мин тартмыйм, өйрәнмәдем
— Бәлки, син безгә хәзер үк нәрсә дә булса сөйләп ташларсың5—диде кылый авыз, хәйләкәр елмаеп
— Шушы төрмә турында сөйлимме?
— Аның нәрсәсен сөйләрсең икән? Тормә күк төрмә инде ул. кызыгы булмас, роман сөйлә син безгә
— Унсигезенче гасырда, әби патша заманында, бу төрмәдә крестьяннар фетнәсе башлыгы Емельян Иванович Пугачев утырганын һәм аның моннан ничек качканын беләсезме соң?
— Белмибез. Пугачев ниндирәк кеше булган, ни өчен монда утыртылган соң ул. сөйлә
Мин Пугачев турында кыска гына итеп сөйләп бирдем
— Бәлки без Пугачев утырган ук камерада утырабыздыр5 Сез аның монда кайсы камерада утырганын белмисезме5—диде яраннарның Муха дигәне
— Белмим, егетләр Аның биредә кайсы камерада утыруы тарихта сак ланмаган
— Пугачевны әби патша ялчыларына яраннары тотып биргәне уйдырма түгелме?—дип кызыксынды кылый авыз. '
— Түгел, хак. Семен Антоныч Аларның тарихта хәтта фамилияләре дә билгеле. Әмма әби патша ул хыянәтчеләргә рәхмәт әйтмәгән. Пугачев белән бергә аларны да җәзалаткан
— Хатын кыз булса да. бик дөрес эшләгән Ярдәмчеләрең.» ыша ныч — суга таяну белән бер Син көчле чакта алар табаныңны ялыйлар, көчең төкәнсә саталар.—диде кылый авыз.
— Бу төрмәдә Владимир Ульяновның да утырганын беләсездер, мога ен?
Кылый авыз һәм яраннар бер берләренә карашып алдылар Аларның мин әйткәнне белмәүләрен икърар итәргә уңайсызлануларын аңладым
— Владимир Ульянов кем соң ул5 Кайчан һәм ни өчен утырган мои да?—дип кызыксынды яраннарның берсе
— Ульянов —Владимир Ильич Ленинның чын фамилиясе Ул. 1887 ел ның җәендә Сембер гимназиясен алтын медаль белән тәмамлагач Казан университетына укырга кергән Шул елның декабре башында Рәсәи югары уку йортларындагы кадими тәртипләргә каршы җыен оештыруда актив кат наткан өчен бер төркем студентлар белән университеттан куылып кУлга алына Аны сөргенгә җибәргәнче шушы төрмәдә ябып тотканнар
— Ә минем дә монда инде өченче тапкыр,утыруымны беләсеңме син. студент?—диде кылый авыз, мина карап
— Белмим Сез биредә инде өченче кат ни өчен утырасыз соң. бәлки гӨйләрсез’
Минем соравымнан кылый авыз үзе дә. яраннары да эчләре катып көлделәр
— Кызык, син Пугачев белән Ленинның бу төрмәдә берәр тапкыр утырганнарын да беләсең, ә Семен Антоныч монда инде өченче кат кандала лар симертә, аны белмисең Сөйләгәннәреңнең барысы да ялган булса кирәк синең, студент Сиңа' парашаны кочаклап йокларга туры килмәгәе,—диде яраннарның берсе
— Сез миңа нәрсәдер сөйләргә куштыгыз, мин сөйләдем
— Без синең роман сөйләвеңне үтендек.
— Мин сезгә тарихи шәхесләр, тарихи сәхифәләр турында сөйләдем. Аларны сез беркайчан да онытмаячаксыз Романнар аерым кешеләр бармакларыннан суырып язган уйдырмалар җыелмасы гына бит.
— Ярар, сөйләдең, булды, рәхмәт Син. студент, минем монда ни очен өченче кат утыруымны сөйләвемне сорадың, тыңла Бәлки кайчан да булса ул сиңа ярап куяр Минем маҗараларымны илдәге бөтен караклар белә
Кылый авыз сәндерә-сәкегә аякларын бөкләп җайлап утырды Муха шундук аңа папирос каптырып шырпы сызды Моңа кадәр сәндерә-сәкедә кайсы ничек теләсә, шулай урнашкан яраннар урыннарыннан калкып «шеф лар«ына текәлделәр Кылый авыз, папиросын ике тапкыр суыргач, янәшәсендә утырган яранына бирде.
— Фамилиям минем Афанасьев, караклар арасындагы кушаматым Семка Вьюн, ягъни Елдам Семка, дип башлады ул сүзен—Сугышта катнашсам, валлаһи, герой исеме алган булыр идем, катнашмадым, утыруым комачаулады Әмма зарар юк. бар кешегә дә алтын йолдыз тагып йөрергә димәгән. Фиргавеннәрне кырыкмаса кырык тапкыр авызларын ачтырып калдырдым, колонияләрдән биш тапкыр качтым. Төрмәдән качуга караганда инә күзеннән дөя үткәрү җиңелрәк икәнен әнә алар белә.—Кылый авыз яраннарына ымлады —Сугышта катнашмасам да. тәнемдә җиде пуля ярасы бар. авызымны да ментлар* пулясы кыйшайтты Качканда ничә генә атсалар да, барыбер гүргә озата алмадылар. Соңгысында шушы Казандагы Вахитов колониясеннән шылдым Чын театр булды ул Аны күрүчеләр генә аз булды Колониягә эләккәч, мин законниклар күк зонада йокы симертеп, йә түшәм санап ятмыйм, алай эч пошудан акылдан шашарга мөмкин. Беренче көннәрдән үк колония хуҗаларына үземне эш сөюче, тайгак юлга очраклы рәвештә баскан, эшләгән җинаятем өчен чиксез үкенүче, тизрәк төзәлеп иреккә чыгарга омтылучы кеше итеп күрсәтергә тырышам Кыскасы, на-чальствоны үземчә гипнозлыйм, рецидивистлар белән аралашуымны, аллам сакласын, аларга күрсәтмәскә тырышам Шул арада үзем түрәләрнең кайсына ничек якын килергә, кайсының җил ягына ничегрәк салам кыстыру җиңелрәк булырын ойрәнәм Бер сүз белән әйткәндә, тик ятмыйм, тизрәк колониядән сызарга, ирек һавасы суларга чыгарга әзерлек алып барам, Вахитов колониясенә эләккәч тә шулай булды Анда чуен эретү мичләре-ваграи- калар бар Эретелгән чуеннан, студент, менә синең ише һәм безнең ише тоткыннар җылыткыч батареяләр, колхозлар очен гади генә авыл хуҗалыгы машиналары. җил көче белән җир астыннан су чыгару корылмалары детальләре коялар Колониядәге меңләгән кешеләрне тик яткырып булмый, нәрсә беләндер шөгыльләндерергә кирәк бит, алар шихта дворында. обруб- када заливкада вагранкага шихта тутыруда, пескоструйда. тагын бик күп бүтән эшләрдә көн дә уникешәр сәгать тир түгәләр Чуенны балчык яки комнан коеп булмый, аның өчен руда яки металл кирәк Колониягә тимер юл тармагы кертелгән. Шул тармактан вагранкалар өчен ачык платформа-ва- гоннарда махсус чуен әзерләмәдер, төрле металл ватыклары китерелеп бушатыла. Бушаган платформа-вагоннарга колониядә зэклар җитештергән әзер продукция төялә Платформа-вагоннар. бушатылгач, кайчакта колония территориясендә төялмәгән килеш атналар буе тора. Төялгән платформа-вагон- нарның кай урыннарынадыр качып колониядән чыгу турында уйларлык та түгел, аларны чыгарганда этләр белән җентекләп тикшерәләр Паровозга да
1 Мент— караклар телендә — милиционер
утыра алмыйсың, аны да күз карасыдай саклыйлар янына якын җибәрмиләр. Мин платформа-вагон ярдәмендә качарга булдым Шуларнын чуен китергәч буш торган берсен сайладым да колония начальнигына барып I гражданин начальник, зонадагы тимер юл буйлары төрле чүп-чар белән тулган, йөргәндә шайтан аягын сындырырлык Аларны бераз рәткә китерергә, тазартырга рөхсәт итсәгез икән Чүп-чарны буш торган платформа вагонга төярбез, паравоз. әзер продукциягә килгәч, аны колониядән чыгарыр, тимер юл буен җыештыруга җитәкчелек итүне мин үз остемә алам, дидем Началь-никларның миләре үкчәләрендә, уйлау сәләтләре чикле, уйлары тәпиләреннән башларына менеп җиткәнче йә искерә, йә бөтенләй онытыла, минем эшләргә ни очен атлыгып торуымны зиһене үлчәвенә салып тормады. шатланып риза булды начальнигым. Эшлә. Афанасьев, синең бу эшне җиренә җиткереп башкарып чыгарыңа ышанам, чүп чар җыярга күпме кеше кирәк, нарядчнкка минем исемнән әйт. бирер диде. Мина колония начальнигы качарга шулай үзе булышты.
Иректә калган корешларым (әшнәләрем) белән күптән хәбәрләшкән идем, алар анда әзерләнеп түземсезлек белән көтәләр иде инде мине
Эшкә кичкырын тотындык Миңа булышырга угызлап кеше җыйналды Шулар арасындагы җиде кеше корган планымны белә, алар минем белән бергә качарга җыенучылар иде. Платформа-вагонны башта зонаның иң чи теиә тәгәрәтеп алып барып төядек тә. аннары эчкарәк тәгәрәттек Бераздан тагын да эчкәрәк. тагып да Платформа! а чүп-чар ярыйсы ук төялгәч. мин үзем белән качарга ниятләгән иптәшләремә күз кыегым Вакыт җитте, бу шайтан калтырчасын зона читендә!с тимер капканы бәреп чьи арлык итеп шәплән тәгәрәтә башлагыз, янәсе Егетләрем ул боерыкны көтеп зарыккан нар иде инде, күз кысуыма, платформаның читләренә барып га ябыштылар Ярым төялгән авыр платформа шома рельслар өсләп тәгәрәвең кызулаткан нан-кызулата барып, бервакытны тимер капканы бөтен авырлыгы белән күз ачып йомганчы җимереп, колониянең тышына тәгәрәвең белде Безгә шул гына кирәк иде Иптәшләрем дә кайсы җәяүләп, кайсы платформа читләренә тотынып зонадан чыктылар. Колония арпа калгач алдан сөйләшкәнчә, барыбыз да бер төркемгә җыелып түгел, һәммәбез аерым аерым төрле якка iашландык Бу артыбыздан куа чыгучыларның бурычла рын кыенлаштыру, тотылсак барыбызны да берьюлы тоттырмас очен эшләнде Мин. иректәге әшнәләрем белән алдан килешүем буенча, бер читтәге ташландык сарайга юл тоттым Анда миңа мильтон киемнәре әзерләп куелыр!а тиеш иде Канканы саклаучы вертухай, платформа капкага килеп бәрелгәч, вышкасыннан мәтәлеп төшкән иде булса кирәк, шактый вакүк кадерләп асрады ул мине Үз иптәшләрем үк сагмасалар әле дә монда кысыр чәй чөмереп ятмас, рестораннарда тәти кызлар белән коньяк уртлап утырыр идем Син. студент монда Пугачев. Ленин утырган дисен моннан соң бу төрмә турында сөйләгәндә мине дә телгә алырга онытма йәме51
— Онытмаска тырышырмын Тик турысын әйтегез әле Семен Антоныч, кешеләргә сезнең үз гомерегездә нинди яхшылык эшләншегег булды5 Ялгы зыгыз гына түгел, тәти кызлар белән бергә рестораннарда типтерерлек акча каян ала идегез?
кыт тәшвиш куптармады, аннары гына автоматын тырылдатырга тотынды Ул арада без кайсыбыз кая яшеренергә өлгергән идек Мин. мильтон киемнәрен киеп, сарайдан чыктым да ашыкмый гына шәһәргә юнәлдем
Өч ел тоттырмадым Teie җиде иптәшемә ирек һавас ............... тәүлектән ар
тык сулар! а туры килмәде каптылар Мин исә юри гел ментлар арасында йөрдем бу качкындыр дип шикләнүче булмады Баппа чәч. сакал мыек үскәнче бик үк оятсызланмадым, аннары, бераз кеше кыяфәтенә кергәч Ка <.шд.| 1Ы1Ы калмадым Мәскәүгә дә күп кенә башка шәһәрләргә д - Ник берсе документларымны тикшерсен дә. ник берсе кемлегем белән кызыксынсын Мактанып әйтмим, шәһәрдә йөргәндә дә поезд пароход, авто бус кебек транспортларда да бер чакта да куян йөрәкләнмәдем үземне гы ныч. иркен ТОТТЫМ Чын булмасам да милиционер әсәре идем бит Тору ым — качкан колониямнән оч кенә квартал җирдә бер карчыкта иде Улы
— Кешеләргә нигә яхшылык эшләргй? Һәркем үзе өчен яши. мин дә шулай Акчага килсәк, бай фраерлар азмьши. мине алар тәэмин итте. Үзләре теләп, үз ирекләре белән түгел, билгеле. I
Кылый авызның сөйләмендәге фиргавен, мент, вертухай, мильтон. фра ер кебек сүзләрнең туры мәгънәләрен мин. дөресен әйтим, аңламадым, тик якынча фараз гына иттем, әмма аның сөйләвең бүлүне кирәк санамадым Мәсьәлә аерым сүзләрдә түгел иде. минем әңгәмәдәшемнең асылына төшенәсем, аның кемлеген беләсем килде
— Пугачев белән Ленин үзләре турында уйламаганнар, халык бәхетен кайгыртканнар. Семен Антоныч Үпкәләмәгез миңа, сез алар белән бер рәткә баса алмыйсыз.—дидем турыдан-туры
Мактанчык сөйләүчем туры сүземә ачуланыр, чәпчер, сөйләүдән туктар дигән идем, ялгыштым. Ул мин уйлаганча ук сай акыллы булып чыкмады
— Хак сүзгә җавап юк,—дип. саран гына елмаю белән чикләнде.
— Гомерегездә байтак кешеләрне елаткансыздыр сез?..
— Беркемне дә елатмадым, нигә кемнәрнедер елаткандыр дип уйлыйсың әле?
— Акчаларын, мал-мөлкәтләрен сезгә үз теләкләре белән бирергә теләмәгән кешеләрне.
— Ә-ә. аларны Алар аз түгел, күп булды, күп. студент.
— Эшләгән эшләрегез өчен беркайчан да үкенмәдегезме?
— Син нәрсә, мильтонмы әллә, миннән сорау аласың. Нигә дип үкеним, мин дурак түгел бит
— Ә менә Хиросимага беренче атом бомбасын ташлап чирек миллион кешенең җаннарын кыйган Америка очучысы Иберли. нишләгәнен алдай белмәсә дә. үкенгән һәм ахырда акылыннан шашкан Ул дөньяда үзе өчен генә яшим димәгән.
Кылый авызның күзләрендә усал очкыннар кабынды.
— Син мине кеше үтерүче белән янәшә куйма, минем кулларымда кан эзе юк.—диде ул. горурлык белән—Профессиям — караклык, ничек булдыра алам, шулай яшим
— Кешеләр хисабына яшәү зур дәрәҗә түгел. Семен Антоныч.—дип каршы килдем аңа
— Бездә кем генә башкалар хисабына яшәми соң?/Тик эшче белән крестьян гына тамакларын тир түгеп туйдыралар. ә башкалар алар хисабына көн итәләр Мин дә. син дә алар да шундый әрәм тамаклар исәбенә керәбез. Бетерик бу турыда сүзне, студент, юкса күңелем болгана башлады. Җыен юк-бар турында без түгел, ат уйласын, аның башы зур Кая. Муха, үз вазифаңны онытма, бир әле папирос, тартыйм Аннары студент безгә берәр роман сөйләр Кич староста сайларбыз Әйдә, башла, студент, инде сине тыңлап багыйк
Мин кылый авызга һәм аның яраннары Дима. Арик. Филя. Мухага ниндирәк әйберне сөйләү отышлырак булырын уйларга өлгергән идем инде. Аларга таныш әйберне сөйләгәндә нәрсәнедер төшереп калдырсаң яки бутасаң. сине төзәтеп үзлеренең «укымышлылыкларын» күрсәтәчәкләр, моңа юл куймаска кирәк, дидем үз-үземә. Башта ачыкларга кирәк, мин сөйлисе әйберне тыңлаганнары бармы икән аларның? *
— Рокамболь турында ишеткәнегез бармы сезнең?
— Минем ишеткәнем бар,—диде яраннардан Арик исемлесе—Тик миңа күптән сөйләгәннәр иде инде ул романны, эчтәлеген җүнләп хәтерләмим. Шунысын беләм. шәп роман ул. сөйлә, рәхәтләнеп тыңларбыз.
Мин дә аны инде керделе-чыктылы гына хәтерли идем, шулай да үземнән өсти-өсти булса да сөйләргә ниятләдем
— Узган гасыр урталарында яшәгән француз язучысы Пансой дю Тер- райльнең Рокамболь турындагы әсәрләре берничә Мин сезгә шуларның үзем укыган берсенең кыскача эчтәлеген сөйлим.
— Кыскартып маташма, тулысы белән сөйлә, безгә каядыр барырга соңга калабыз дип ашыгасы юк.—диде кылый авыз
— Сезгә бер үтенечем бар. фикерләремне бутамас очен бүлдермәскә тырышыгыз мине
— Синеңчә булыр, студент, сузма, башла’
— Узган гасырның урталарында Парижның иң фәкыйрь урамнарының берсендә тышкы ягы ярыйсы ук чибәр бер йортның икенче катындагы оч бүлмәле фатирда кырыс кыяф>әтле бармак юанлык тимер таякны сүс бау кебек эһ тә итми бөгел төйни һәм кирәк санасалар аны шундук чишеп янадан таякка әверелдерә ала торган сәер бер кеше яшәгән
— Ул Рокамболь исемле булган—дип әйтеп салды Муха
— Юк. ул Жак исемле булган — дидем мин
Муха үзенекен такылдады
— Мин Рокамбольдер дип уйлаган идем
Аның минем сөйләвемне бүлүе кылый авызга ошамады
— Комачаулама кешегә, такылдык, кит моннан шушы минутта ук югал күземнән һәм яңадан чакырганчы безнең тирәгә якын киләсе булма
— Семка, беренче тапкырга гафу ит. зинһар, сөйләсен, бүтән бер сүз әйтмәм
Кылый авызны Муханың аны тәкәллефсез төстә әшнәләрчә Семка дип атавы чыгырыннан чыгарды
— Бүтәннәргә мин Семен Антоныч, ә син маңкага һаман Семка’ Оят сыз! Бар әле оч кон парашаны саклап утыр Ну1 —дип акырды’ул бөтен камерага
— Семен Антоныч, гафу ит. мин сизмәстән
Кылый авыз урыныннан торып Муханы аякларына бастырды да кинәт артына тибеп сәке-сәндерәдән идәнгә мәтәлдереп төшерде
— Утыр параша янына, үләксә, һәм аннан яшисең килсә китәсе булма' Кая. чь|гар әле папиросыңны, Арик.—дип мөрәҗәгать итте аннары Рокам боль турында ишеткәнем бар иде дигән яранына Тәмәке кабызып тәмләп суыргач, миңа—Дәвам ит. студент, сиңа бүтән комачаулаучы булмас.— диде.
— Жакның икс баласы — буй җиткән улы һәм уналты яшьлек кызы булган Жак балаларын, балалары аны бик яратканнар Жакның хатыны да. балаларыннан башка туган-тумачалары да булмаган Бер копне Жак өеннән бик ашыгып каядыр чыгып киткән дә кич тә. икенче көнне дә. өченче көнне дә. бер атна үткәч тә балалары янына әйләнеп кайтмаган Тик ун көннән соң гына боларга бик фәкыйрь киемле, йөзен сакал мыек баскан бер бәндә килеп Жакның кинәт кенә үлеп киткәнен, үләр алдыннан балаларына васыять язуы калдырганлыгын әйткән Егет белән кыз инде берничә көн ач утырган булганнар Эшләре калдырган васыять язуын укыгач, егетнең чәчләре үрә торган. Жак язуында ана сеңлесен фәхишәләр йортына урнаш тырырга, үзенә фатирларының кунак бүлмәләрендә люстралары эленгән ти мер ыргакка бау тагып асылынырга киңәш биргән
Мин Рокамболь маҗараларын берничә сәгать сөйләп ялыктым Кылын авыз һәм аның яраннары Дима Арик. Филя мине тын да алмый тыңладылар Роман сөйләнеп беткәч, кылый авыз
— Менә бу романны роман дисәң дә ярый Молодец, студент, шәп әйбер сөйләдең, сине моның очен сыйлыйбыз хәзер.—лиле аркамнан кагып—Филя. заначкаңны сал әле уртага, сыйлыйк студентны үзе без дә тамак ялгыйк. Ничек яраннар, ошадымы сезгә студентның сөйләгәне?
— Ошады. Семен Антоныч Менә Рокамболь кебек булсаң иде—дип Җавап кайтарды аңа озын муенлы котсыз Дима
— Бул соң. сиңа кем комачаулый?
— Комачауламый комачаулавын мин Рокамболь күк түгел, симен кебек тә була алмыйм бит. Семен Антоныч
— Әйдә ашавың бел. күп сөйләшмә
Шунда мин:
— Семен Антоныч. Мухага сез минемчә, юкка җәза чирдегез. рәхимле лек күрсәтеп, гафу итегез аны—дидем
— Мухага адвокат булма, студент, минем эшемә тылкышма, кемгә кайчан җәза бирергә, кемне кайчан гафу итәргә икәнне мин кешедән сорамыйм, ашавың бел.—диде кылый авыз, кырт кисеп.
Без ашаганда Муха параша янындагы юешкә кулын куеп, шул кулына башын салып йокыга талган иде
3
Ашап туйгач, кылый авыз тәмәке кабызды да яраннарына:
— Егетләр, безнең күптән камераның старостасын сайлаганыбыз юк, бүген шуны эшләп ташламыйбызмы?—диде
— Нәрсә, әллә студентны староста итәбезме?—дип сорады аңардан Арик. хәйләкәр елмаеп.
— Старосталыкка бармый студент, бер атка ике камыт киермиләр, аның инде шөгыле бар — безгә романнар сөйләү. Ул без куйган спектакльне карап күңел ачар, коләр. Старосталыкка бер кандидат үзең булырсың, икенче кандидатны фраерлар арасыннан табарбыз Тош аска, оештыр спектакльне.
Арикның староста сайлавы инде беренче генә тапкыр түгел иде. күрәсең, аска төшеп камерадагы бөтен кешене аякка бастырды.
— Мужиклар, тордык, җитәр йокы симертү, эш бар Камерабызда староста юк. арабыздан берәүне староста итеп сайларга кирәк Ул төрмә хуҗалары алдында безнең кирәкләребезне кайгыртыр. Кемгә передача китертергә кирәк, кемгә якыннары, туганнары белән очрашу оештырасы булыр. старостага мөрәҗәгать итәрләр Ул. камераның без сайлаган тулы хокуклы вәкиле буларак, бөтенебез исеменнән эш йөртер Кемгә хат яки шикаять язарга кәгазь, каләм, кара кирәк — аларны начальстводан алыр, чирләгән кешеләргә врач китертер, парашаны чыгарырга кизүләр билгеләр, идәнне юдырыр.
— Ник кемнедер сайлап торырга, үзең генә бул староста.—дип тәкъдим итте аңа әшнәсе Филя.
— Голамә-нәрсә әйтер бит аңа.— Арик як-ягына каранды—Әнә пеләш агай синең тәкъдимеңә риза түгел—Ул тоткыннар арасындагы чигә чәчләре чалланган, маңгае өстендә бер бөртек чәче дә калмаган 45—50 яшьләр тирәсендәге агайга төртеп күрсәтге.
Агай үзенә игътибар ителүгә уңайсызланды.
— Юк юк мин каршы түгел, риза. риза.—дин. иңнәрен җыерьһ. Арик- ка аркасы белән борылды
— Риза булсаң, старосталыкка бер кандидат мин. икенчесе син буласың алайса—Аннары Арик өскә, сәндерәдәге әшнәсенә карады.—Ә сип. акыллы баш, төш аннан, ярдәм ит безгә, тәкъдйм керттең, аны җиренә җиткереш
Филя идәнгә төшеп әшнәсе янәшәсенә басты
— Инде сайлау тәртибен аңлатам Барыгыз да миңа карагыз, соңыннан хәрәмләдегез диярлек булмасын Башта ике шырпы алабыз Шырпыларның берсен менә шулай кыскартып сындырабыз, икенче шырпы бөтен килеш кала Шуннан соң акыллы баш. яле җиңнәреңне сызганып, кулларыңны терсәктән бөк Булды Терсәктән бөгелгән ике беләк арасына әзерләнгән шырпыларны кыстырабыз Старшиналыкка кандидатлар күзләрен калын чүпрәк яки шарф белән бәйләп иреннәре белән шул шырпыларның озынынмы кыскасынмы тартып чыгарырга тиешләр Шырпының ниндиен—озынынмы. кыскасынмы тартып чыгарган кеше старшина була, мужиклар?
Старшина сайлау камерадагы нишләргә белмәүдән ялыккан кешеләрне гипнозлаган иде бугай, арадан берничә кеше:
— Озын шырпыны, озын шырпыны тартып чыгарган кеше.—диделәр
— Ягез әле китерегез безнең теге бердәнбер урындыкны монда Рәхмәт Утыр, акыллы баш, урындыкка Шулай Беләкләреңне куш. шырпыларны кыстырыйм Инде берәр чүпрәк белән минем күзләремне яхшылап бәйләгез.
Озак та үтмәде. Арик чүмкәйгән иреннәре белән Филянын беләкләре арасына кыстырылган шырпыларны эзләргә кереште Бераз кармалангач ул иреннәре белән сынык шырпыны тартып чыгарды
— Законно, мин старшина түгел.—диде ул тантана итеп —Хәзер агай синен күзләреңне бәйлик, инде шырпыларны иреннәрен белән син капша син дә кыска шырпыны тартып чыгарсаң, старшиналыкка оченче кандидат билгелибез
Агайның күзләрен бәйләгәч. Арик Филяны урыныннан торгызып, чалба рын төшерде һәм шәрә артын туңкайтып урындыкка тезләнде
Камерадагы бөтен кеше аптырап тынып калды
Пеләш агай, иреннәрен шырпы суырырга чүмкәйтеп. Арикның шәрә ар тына якынлаша башлады Мин. ярсып сәке-сәндерәнең икенче катыннан идәнгә сикереп тошен, агайны читкә этәрдем
— Син нәрсә, студент, яшәүдән туйдыңмы?—дип каршыма басты Арик ачудан тешләрен шыгырдатып—Парашага башыңны тыктырасын киләме5
— Бәлки, синең үзеңнең аның тәмен татыйсын киләдер5 Мин теләгеңне рәхәтләнеп үтәргә әзер — дидем.
Өстән кылый авьгз
— Егетләр, әтәчләнмәгез! Акылыгызга килегез, булды, бетте, күтәрслс гез монда.—диде
Арик белән Филя «шаяруларына» комачаулаганым очен мина акаеп ка радылар
Шулчак мин үземә бу камерада килешмәс дошманнар булдыруымны аңладым
4
Мин кылый авыз белән аның яраннарына юаныч бирүчегә, аларнык күңелләрен табучыга әверелүемне сизми дә калдым Аларга берөзлексез ди ярлек «романнар» сөйләдем Бәйсезлегемне югалтуыма эчем пошты, үз-үзем не күрәлмәс булдым Торабара сөйләгән «романнар»ымның күбесе тыңлау чыларымпы канәгатьләндермәвен, аларның таләп-татымнары на туры килмәвен тоя башладым Староста «сайлауга» аяк чалганым очен кылый авыз һәм аның яраннары алдында дәрәҗәм төште Моңа әллә ни исем китмәде китүен шулай да химаячеләремнең мине аларга каршы чыкканым очен җәзасыз калдыдааячакларын бер генә минутка да исемнән чыгарма дым Миемне, ничек алардан читләшергә, ничек дигән уй бораулады Миңа параша яныннан кайткан Муха аеруча дошманлык күрсәтә башлады Кылый авыз, җәза бирүенә оч кон үткәч, аны гафу итте Муха, параша буеннан элекке мохигенә кайткач, шефыннан җәзалануының үчен миннән алырга ю реште. Сөйләгәндә миңа торлсчә комачаулады игътибарымны нәрсәгәдер юнәлтергә тырышты, бүлде Болар барысы да кылый авыз күрсәтмәсе белән эшләнделәр бугай, ул Муханың «җорланулар«ына битараф калды Бер көнне йоклаганда Муха минем сул аягымның бармаклары арасына утлы тәмәке төпчеге кыстырды Мин аяк бармакларым арасы әрнүдән уянып киттем һәм үз үземне белештермәстән авызын ерын аяк очымда утырган Муханы тибеп очырдым Ул ах игеп сәке-сәндерәдән идәнгә мәтәлде Кылый авызцын яраннары мине шундук өегемә атланып дөмбәсләргә керештеләр Мин
— Семен Антоныч, ятканны тәпәләү каракларның кайсы законында бар? Тый яраннарыңны. аларга мин нинди начарлык эшләдем5—дидем
— Жигге. егетләр, туктагыз кыйнаудан ул сез очәүләп тукмарлык нинди гаеп эшләде5
— Ул Мухага типте
— Муха үзе аның аягын төнчек белән пешерде бит
Әһә, кылый авыз мине үзенең табан ялаучысыннан күрәләтә мыскыл латкан икән •
Яраннар мине дөмбәсләүдән туктап өстемнән төштеләр Мин торып утырдым
— Әйт әле. Семен Антоныч, нәрсәм ярамады сиңа, нигә син мине үз ахириләреңнән кимсетергә юл куясың? Сезнең арагызга мин ялынып килеп кермәдем, син үзең чакырып алдың, бер атнадан артык өзлексез такылдап күңелегезне табуыма рәхмәтегез шушымы?
— Без сиңа бурычлы булып калмадык, такылдаганың өчен ашаттык.
— Мин сезгә тамак хакына эшләдем булды алайса?
— Шулай булды
— Кеше түгел, адәм актыгы син. хөрмәтле Семен Антоныч Адәм актыгы бүтән беркем түгел!
Кылый авыз күкле:яшелле булды
— Нәрсә әйттең, кабатла әле тагын бер. студент...
— Син—мразь1
— Яраннар, чөегез аны сәке-сәндерәдән параша янына, телен тешләсен1
Мин. тиз генә аякларыма калкып, аркамны стенага терәп бастым Арик Дима. Фили, кашларын җимереп, өчесе оч яктан миңа якынлаша башладылар Мин уң ягымдагы базык гәүдәле Диманы үземә якынрак җибәрдем дә бөтен авырлыгымны салып ияк астына төрттем Яран аркасы белән «шефы* янына барып сыланды Арикның җай китереп касыгына типтем, ул да бөгелеп төште Иптәшләре тынсыз ятуга аптырап «-шефына» караган озын муенлы Филянын күкрәк авызына төрткәч, ул да турыга катты
— Кил сиңа да өлеш чыгарам. Семен Антоныч, бер ахмак студент телен тешлисе килмичә ямаган иде. дип искә алырсың,—дидем аннары кылый авызга
— Шәп булды, кирәкләрен алдылар яраннар Ә миңа янама, рәхмәт, сине болай да онытмам еш искә алырмын, студент.—диде ул, берни булмагандай
— Алайса менә нәрсә, чистартыгыз сәке-сәндерәнең бу өлешен, аска төшегез.—дидем
— Нәрсә’ Нәрсә? —дип кесәсеннән пычак чыгарып остемә килә башлады Арик Ул инде касыгы авыртудан арынып, аякларына баскан иде
Мин аны пычак тоткан кулының беләгеннән эләктереп, аска чөйдем. Пычагы ычкынып, сәке-сәндерә кырыена кадалды Тиз генә иелеп пычакны эләктереп алдым
— Йә, эчәкләрегезне агызганчы ычкыныгыз моннан, аксөякләр1
Кылый авыз яраннарын ияртеп аска төште, алар урынына астан гади тоткыннар үрмәләде Институтның физкультура-спорт факультеты студентлары белән бокс серләренә өйрәнүем рецидивистлар белән алышканда миңа әнә шулай бик тә ярап куйды
Ни гаҗәп, каракларның яңадан кемнәрнедер уз кубызларына биетергә омтылулары бүтән сизелмәде Көн-төн тын гына карта уйнадылар, тавыш ланмадылар Кемгәдер килгән передачаның яртысыннан күбрәген талап алудан да туктадылар Минем исә хәтта барлыгымны да оныттылар кебек, яныма якын да килмәделәр Берничә көннән мин колониягә озатылдым. Кылый авыз һәм аның яраннары белән безнең юллар шул пересылка камерасында мәңгегә аерылды
Ундүртенче бүлек
1
Кремль буендагы иересылкадан безне инде декабрь аеның икенче яртысы башланган булса да. ачык йок машинасының шәрә кузовына селкенә дә алмаслык итеп кырык кешене бер-беребезгә елыштырып утырттылар да Казан урамнары буйлап җилдереп Вахитов колониясенә китерделәр Машинадан төшкәч, әйбәтләп тентеп, (мин Арикның пычагын ярый әле пересылка
ишегалдында сукмак читендәге көрткә чөйгән идем, үзем белән алып килсәм эләгәсе булганмын), сафка тезделәр һәм бизәкләп эшләнгән тимер вахта капкасыннан зонага керттеләр Вахта бинасы янында һәркайсыбызныц •дело»сын җентекләп карап, ашыкмый гына кабул итәргә тотындылар Кон суык әмма җил юк иде. ярыйсы ук туңдык Безне кабул итүче өлкән лейте кантның тешне тешкә тидерә алмый калтыранып басып торуыбызга исе ° китмәде Тоткынның башта фамилиясен кычкырып, аннары фамилиясе атал 5 ган кешенең үзеннән исемен, әтисе исемен, туган елын, нинди статья буенча < хөкемгә тартылуын срогының күпме икәнен әйттереп, әле тикшерелә тор- ° ган кешенең баш киемен салдырып үзенә, әле аның .дело.сындагы туры ка = pan һәм ян белән төшкән фоторәсемнәренә, әле яңадан үзенә кат-кат ка * рый-карый мыштырдады һәр тоткынга биш минуттан да ким вакыт сарыф < итмәде өлкән лейтенант Ләкин берни эшли алмадык, бу эчпошыргыч тап ь шыру — кабул итү процедурасының мөмкин кадәр тизрәк төгәлләнүен “ түземсезлек белән көттек Суыктан һәм безне кабул итүче өлкән лейтенант £ НЫН йокылы-уяулы кеше сыман мыштырдавына үртәлеп басып торганда- * кардан чистартылган киң юл буйлап бер кулына балта, икенчесенә колагын нан бармаклары белән чеметеп кеше башы күтәргән өстендәге бушлатын җилбәгәй җибәреп зона түреннән безгә таба килүче берәү игътибарымны җәлеп итте Аптырап янымда басып торган иптәшләремә карадым Алар да вахтага якынлашып килгән балталы бәндәгә гаҗәпләнеп төбәлгәннәр иде Безне колониягә кабул итү йоласында катнашучы хәрбиләр дә аны күргәч, сагайдылар
— Монда якын килмә, тукта урынында!—дип боерды ана өлкән лейте нанг. безнең «делооларны янындагы солдатка тоттырып
Бандит туктамады, кулындагы канлы балтасын читкә атып, килүен дәвам итте Өлкән лейтенант билендәге кобурасыннан пистолетын чы гарды
— Курыкмагыз. мин сезгә тимим, гражданин начальник Менә бүләк ки терәм. кабул итеп алыгыз, мин аны тере чакта карта уйнаганда оттым.—диде килүче, берни булмагандай кулындагы башны вахта бинасы баскычына ташлагач
— Кем башы ул’ Син үтердеңме аны?
— Каракларга хыянәт иткән Жора Фиксатый башы Әйе. мин үтердем аны.
— Сохин башымы?
— Шуныкы Әшнәгез иде бит ул сезнең' Гәүдәсе ашханә янәшәсендәге баракның с ушилкасында Мәетен тапкач, башын эзләп интекмәсеннәр дип монда китердем Рәхмәт әйтегез Эшегездән бүлгәнем өчен гафу үтенәм. гражданин начальник БүТӘН сүн м ЮК КИТТСМ мин
— Китмәдең,—диде өлкән лейтенант, яньчек борынның юлын бүлепСамарин. Сиропян кулга алыгыз аны Син Алеев каравыл бүлмәсеннән кул богавы алып чык
— Нигә мине кулга алырга? Суканы дөмектергәнем өченме? Ул кеше түгел, нәҗес иде бит. начальник,—дип. яньчек борын өлкән лейтенантка текәлде
— Ачыкларбыз —диде өлкән лейтенант, пистолетын шинель кесәсенә тыгып Тирәсендәге солдатларына —Алып китегез моннан бу адәм актыгын, авызыгызны ачып басып тормагыз' —дип акырды
— Урынсызга рәнҗетәсең, гражданин начальник, урынсызга Әйт әле мин — адәм актыгы, ә син үзең кем? Без менә алар белән.—яньчек борып башы белән безнең якка ымлады. — зеклар. монда көчләп тотылабыз без исә, бүтән җирдә эш табалмый. зонада зеклар канын эчәсез, хәсисләр Адәм актыгы имеш Ж,үнле кеше әйтсә икән жандар әйтә
Ике солдат яньчек борынны кулларына богау салып вахта яныннан төрткәләп алып киттеләр Өлкән лейтенант, пистолетын шинель кесәсеннән чыгарып кабурасына салгач, күзләрен акайтып безгә акырды
— Колакларыгызны шәмрәйтеп ник ул әтрәк әләмне тыңладыгыз? Яле тезләнег ез'
Әйтерсең, монда без яньчек борынны тыңларга махсус килдек Вахта янына без чакырып китердекме аны5 Син начальник бит. ачтырма идең авы зын тыңламас идек Тыңларга ярамаслык нәрсә әйтте ул? Хәсисләр диде, дөрес түгелмени?
Өлкән лейтенантның боерыгын җиренә җиткердек Тезләргә юка кальсон белән юка чалбар аша суык үтеп шундук үзен сиздерә башлады Мин пальго итәкләремне тезләрем астына тыкмый булдыра алмадым.
— Һей син нәрсә анда саз каены шикелле чайкаласың, өстеңә эт җибәргәнне котәсеңме әллә5—дип ырлады өлкән лейтенант миңа.
Бар икән күрәселәр' Монда бандит кеше үтереп, башын колония буйлап күтәреп йөри, аңарда берәүнең бернинди эше юк Кайда мин. үзебезнең мактаулы социалистик дәүләтебездәме, ниндидер могҗиза белән сакланып калган фашистлар концлагерендамы5 Илебез мин кулга алынгач шулай танымаслык булып үзгәрдеме, әллә электән үк шундый идеме икән? Әнә иңнәрендә офицер погоннары йөрткән кеше кыяфәтле эт безне бозланып каткан карга тезләндерде Ул аякларыбызга салкын тидерүебез мөмкинлеген белә бит югыйсә Җитмәсә тагын өскә эт өстерү белән яный Шундый вәхшилек, мәрхәмәтсезлек каян килә кешегә? Илебездәге Совет властена утыз оч ел би1 инде Гуманизм, кешелеклелек, демократия, тигезлек турында хөкүмәт җитәкчеләребез күз буяу өчен генә лаф оралар микәнни? .
2
Вахитов колониясендә безне башта, зонадагы берәү белән дә аралаш- тырмыйча. карантинга бикләп тоттылар Мин анда тормышымда ун айдан артыграк араны эченә алган авырлыклардан соң кешечә ял иттем. Пересыл- кадан килгән төркемебез эчендә кылый авыз һәм аның акылга сай яраннары ише «аксоякләр-дә, блатнойлар да. тирәләрендәге кешеләрдән үзләрен бер башка өстен куярга яратучы бушкуыклар да, кемгәдер акыл ойрәтмәсә көнен зая!а узды дип саный торган «башлы» бәндәләр дә юк иде Төркемебез бер үк камырдан әвәләнгән, беребезгә беребез ике тамчы су кебек охшаш кешеләр җыйналган идек. Карантинда мин пересылкадагы романнар тыңларга яраткан «әшнәләрем»нән аерылуыма чын-чыннан сөенеп, кемнеңдер төнлә искәрмәстән һөҗүм ясавыннан курыкмыйча иректәге чагымдагы шикелле тынычлап йоклый алдым. Миңа колония карантинында үткәргән көннәрем кулга алынуымнан соң килгән иң бәхетле көннәрем булды Көтмәгәндә иркемнән мәхрүм ителгәннән соң кичерелгән алагаем тетрәү, ялгыз камерадагы рухи газаплар, капитан Горшенинның мәсхәрәле сорау алулары, аның берсеннән-берсе тозсыз фикри сөземтәләренә ниндирәк җавап кайтарсам тынычлыкта калдырыр дип баш ватулар, борчылулар төрмә — инде һәммәсе артта калган, барысы хәл ителгән, хокем карары чыгарылган дип күпмедер тынычланырга мөмкин иде Карантинда әле һаман читлектәге кош шикелле ябылуда булсам да мин үземне чагыштырмача иректә дип хис иттем Монда инде киләчәк турында уйларга, алдагы көннәргә планнар корыр! а берни комачауламый иде Алдагы ун елым билгеле, ул хезмәт белән төзәтү лагерьларында үтәчәк Мин ул ун елның беренче генә елын төгәлләп киләм әле Бу —билгесезлеккә тәүге адымнарны гына атладым, кыенлыклар Эверестына күтәрелү юлының беренче киртләчләрен генә артта калдырдым дигән сүз...
Күпме генә тырышсам да. киләчәгемне беруичек тә күзаллый алмадым Иртәгәм миңа куе томан, шомлы караңгылык эчендә булып күренде Шуңа күрә киләчәгемә сукмак салырга маташуымнан берни дә чыкмады Алда үзем кичерәсе тоткын тормышын, иректән мәхрүм ителгән кешеләрнең хезмәт белән төзәтү лагерьларында нәрсә эшләүләрен, аларның көннәрен ничек үткәрүләрен, уйларын, теләк-омтылышларын белмәвем дә комачаулагандыр бәлки
Хәзер мин үз геләгем белән берни эшли алмаучы тоткын. Хәлем —котырынып аккан ташу суына эләккән йомычканыкы сыман. Кочле агым
нинди ярга, уцъяк яргамы сулынамы чөеп калдырыр, билгесез Мина гомерем ахырында, җиргә син ни өчен килгән идең, ни өчен яшәдсй. үзеннән сон нинди эз калдырдың, дигән сорау куйсалар ни дип җавап бирермен’ Оялмыйча бернинди эзем дә калмады, диярменме’ Кем сон әле мина нинди генә авырлыклар килгәндә дә үз йөзеңне югалтма, кеше булып кал диде’ Әтием яшендәге карт коммунист Артемий Михайлович әйтте аны Артемий £ Михайлович таләбенә турылыклы була алсам, теге сорауга тормышта мин д кеше булып калдым, дип кыска гына җавап бирермен дигән нәтиҗәгә кил **** дем Шул көннән алып бу минем девизыма, топ максатыма алдагы маягыма _ әверелде *
Карантинда берничә кон йокы симерттергәч безне мунчага алып барды * лар. Мин ул көнне үземдә иртәдән үк күптән булмаган рухи күтәренкелек. < гаҗәеп ашкыну гоеп. бу сәер халәтемне нәрсәгә юрарга белмәдем Ни бул и ды. җаным нигә йолкына, тагын нинди ятышсыз хәл көтә мине, дип борчыл 1 дым Шуңа күрә, карантинда дүрт стена арасында ябылып ятудан туйсам да * мунчага теләр теләмәс кенә, үземне көчләп диярлек бардым Күңел— *- күрәзә, йөрәгем юкка ашкынмый, мине тагын имәнгеч күңелсезлек көтә күрәсең, дип уйладым Әмма ялгыштым, йөрәгем күнелссзлеккә түгел сөенечкә ашкынган булып чыкты
Мунча алдында шәп шәрә калып, чәч. сакал мыекларыбызны алдырыр га. тәнебездә үскән башка йоннардан арынырга чиратка бастык Анда парик махер бер генә иде Әмма ул эшен тиз тота торган елдам бәндә булып чык ты Миңа аның гәүдә кул хәрәкәтләре, ара-тирә борынын тартып куюы таныш төсле тоелды Ул яны белән борылгач аның балачак дустым Соләй икәнен шәйләдем Йөрәгем дулкынланудан ярсып тибә башлады Дустым миңа ничектер үтә олыгайган, инде дүртенче дистәсен ваклый башлаган атай булып күренде Йөзенә тирән җыерчыклар уелган, чәчләре инде көмешләнгән иде аның. Башта. Соләй дә кебек ул. ул да түгел кебек, дип аңа сүз кушарга базмый тордым Чәчтараш машинка кайчысын чистартырга туктагач, янына барып
— Исәнме. Тәкәрлек, сине дә күрер көннәр бар икән —дип иңенә кулымны салдым
— Ирек?! Син ничек монда?—диде ул. гаҗәпләнүдән күзләрен челт челт йомып
— Син пичек, мин дә шулай
— Урлаштыңмыни? Кем булып эшли идең’
— Урлашмадым, мине күп сөйләүдә гаепләделәр
— Ничә ел бирделәр?
— Ун
— Мин синнән баерак икән, парии, минем унике ел
Без. балачак дуслары бер беребез өчен бөтенләй әһәмияте булмаган юк-бар сораулар яудырып, кулларыбызны кысышырга да оныттык
Бераздан
— Баештән күптәнме син’ Гайфи белән Кәрим ничек исәннәрме? Әти әниләреңнән хатлар аласыңмы?—дидем
— Бәеттән мине өченче ел шушы вакытта алын киттеләр Бәсш син анда чактагы Бәсш түгел хәзер, бетте—Соләй. борынын гартын тирән көрсенде — Гайфи райкомда эшли. Кәрим юк сугышта беткәй Гайфинең түше тулы калай, теге син белгән сельсовет председателе Муллин абый түшеннән аз гына кайтыш Сугышта батальон командиры булган Диңгез ту быкган ана хәзер, күкрәгендәге орден-мсдальләреп елкылдатып җиңел ма иншада район буйлап җилдерә Әти-әниләр исән, әле моннан бер атна элек кенә хатлары килде Әги сугыш инвалиды бер аягы юк хатында тормыш бик авырайды авылда ипи үстерер кешеләр бармак белән санарлык кына ка лып бара, дип язган Ярый. Ирек, мин эшемә тотыныйм старшина килеп керсә. 1 ик торуымны күреп бүген үк моннан табан ялтыраттырыр Эзлә ан нан сон монда күңелгә ятышлы җиңел һөнәр Эш беткәч соңыннан ир кеиләп ( өйләшербег. Сип кайда урнаштың? Нинди эштә
**** «К У - М» 11
— Карантинда әле Монда килдем генә.
— Ярый бер лагерьда булгач, ничек тә күрешербез. Кем идең син иректә чакта?
— Студент.
— Кара эшче, димәк Вагранка тирәсенә эләгүдән саклан Балга остасымы, фельдшермы дип алда. Медпунктка эләксәң, миңа начальник булырсың. Анаң фельдшер бит градусник куя. дарулар өләшә беләсеңдер. Хәйләсез донья файдасыз Монда документлар күрсәтәсе юк, нәрсә әйтсәң, шул дөрес.
Соләй эшенә тотынды. Чиратым җиткәч, чәч. сакал-мыекларымны алганда ул миңа ләм-мим сүз дәшмәде, чөнки турыдан-туры начальнигы старшина кергән иде. Соләй. эшен бетергәч, торып юынырга кереп киттем. Колониядә тоткыннар арасында һич уйламаганда балачак дустымны очраткач, тәмам югалып калдым Кәрим сугышта башын салган, кызганыч Тавышы әле дә колак гөбемдә Арабызда ип төпле, иң сәләтле иптәшебез ул иде Хыялы — агроном булу, туган кырларыннан аерылмыйча илгә кешеләргә файда китерү иде Жәл Яшәсен иде Кәрим, аның урынына сугышта мин һәлак булсам, гаделрәк тә. урынлырак та булыр иде Гайфи молодец, райкомда эшли икән, югалмаган Малай чактагы үҗәтлеге, үз дигәненә ирешү юлында бернинди киртәләр алдында да югалып калмавы булышкандыр аңа. Офицер булган, түше тулы орден-медальләр, ди Соләйпсң аннан көнләшүе сизелә Бөкрене кабер генә төзәтә, дию дөрес, малай чактагы гадәте юкка чыкмаган, сакланган Тәкәрлекнең Аңа Гайфидән көнләшмәслек тә түгел, ул — колония мунчасында чәчтараш, ә Ж,ирән — райком эшчесе. Аерма—җир белән күк арасы Мин дә очучы була алмадым. Соләйпсң дә балачак хыяллары тормышка ашмаганга охшый Минем теләгемә ирешә алмавым табигый, ә аңа нәрсә комачаулады икән? Кйрантиппап чыгу белән күрешергә. иркенләп сөйләшергә кирәк безгә Ни өчен утырттылар икән Соләйне? Ул ишә шулай картайды икән? Кызык, минем үткәнем белән бөтенләй кызыксынмады Тәкәрлек Әти белән әни турында да пик бер сорау бирсен. Котслмәгән очрашуыбыз аның да кинәт миен түнтәрде, акылын алды, күрәсең ..
3
Оляның бәйләнчеклегеннән мип тәмам гарык Колониягә икс көннең берендә килә Ул килгәч, аның белән күрешергә рөхсәт алырга гариза язып начальство алдына барырга кирәк Бу авыр түгел, әлбәпә Читенлеге шул: эш гәп соң кешечә ял ию алмыйм Төше сменада унике сәгать буена обруб- када тешләргә тиеп чарлар чыжылдавын, өзлексез җан кыйнап чүкечләр тыкылдавын тыңлаганнан, тончыга тончыга чуен, ком тузаны сулаганнан соң. ял итәсе урынга, җанаш янына күрешергә чык Бүтән тоткыннарның хатыннары күк унбиш кәшә, аша бер килсә икән Оля. үч иткән күк кон аралаш килә Күпме әйтеп карадым. Оля. зинһар, миңа ял игәргә бир, мип ярты тәүлек дәвамында чуен тукмап арам бит. хәлемә кер. атнага яки ун көнгә бер килсәң җитәр, дидем Юк. үз теләге теләк аның Синең яныңа мин дә эштән соң киләм. өстәвенә эшем генә түгел, укуым да бар әле. синең белән очрашу миңа бәхет, җан тынычлыгы бирә, сиңа да мин куаныч китерәмдер, дин уйлыйм, ди
Эшләр шулай мин. унтугызынчы яшен тутырып килгән булачак педагог. Оляның. телимме-теләмимме. гере курчагы — кати ыргучанлык объекты булып ки ттем..
Очрашкан саен ул мине, эшем буенча югары оешмаларга пик язмыйсың, дип тинтерәтә Язмадым һәм язмаячакмын да. дим киреләнеп. Каядыр нәрсәдер язарга вакыт, уйланырга ара кирәк Минем кәгазь пычратырга вакытым да. уйланырга арам да юк Советлар Союзында хөкемгә тартылучы мип берүзем булсам икән! Әнә дөнья күргән тоткыннар хәзер бөтен ил чәнечкеле тимерчыбык киртәләр белән әйләндереп алынып, тоткыннар
белән шыплап тутырылган. зоналар белән чуарланган лиләр Дорестср бу Безнең Вахитов колониясе күпме генә мәйданны били, ә анда биш меңнән артык тоткын асрала Илебезнең кайсы гына почмакларыннан китерелгән кешеләр юк зонада' Украина Белоруссия. Балтик буе республикаларыннан Кавказдан, тагын әллә кайлардан Кырыктан артык милләт вәкилләрен очра тырга була монда Татарстанның үзендә туып үскән кешеләр турында телгә дә аласы юк Сугыш зилзиләсе үткән урыннарда фашистларга хезмәт иткән полицайлар, старосталар, карательләр белән бергә, торле рецидивистлар бандитлар көчләүчеләр, кеше үтерүчеләр, кесәләренә берничә уч ашлык салып яки култык асларына бер баш көнбагыш кыстырып кайтканда тотыл ган «караклар», башка тор җәмәгать милкен урлаучылар рәхәт тормышка ризасызлык күрсәткән -халык дошманнары» «шпионнар» «диверсантлар», «аферистлар»—тагын әллә кемнәр бар монда Шуларның дүрттән оче үзләрен минем кебек үк. гаепле санамыйлар Бөтен илдән барлык тоткыннар үзләрен аклауны, эшләрен яңадан карауны сорап яза башласалар, күпме кәгазь, алар язган исәпсез-хисапсыз шикаятьләрне укырга күпче кеше кирәк, Оля аны уйламый яз ди Аның бар белгәне син үзең турында уйла үзең турында кайгырт еламаган балага имчәк бирмиләр ела. ишетми калмаслар. дию Төптән уйласаң, ул хаклыдыр бәлки әмма миллионлаган тот кыннар арасыннан ничек итеп бер мине араласыннар, мин алланың кашка тәкәсеме?
Өченче кон колониядә бер баптист үзен бәладән аралауның юлын тап ты, төрлечә мәсхәрәләп теңкәсенә тигән рецидивистларга түзә алмый кай нар вагранкадагы сыек чуенга башы белән чумды Эрегән металл юешне сөйми, остенә бер тамчы су төшсә салынган савытыннан мизгел эчендә миллионлаган .очкыннарга әверелеп әйләнә тирәсенә сибелә Кеше органна рыныц дүрттән оч өлеше сыекчалардан торгаша баптист чумган вагранка бомба күк шартлап, бөтен колонияне аякка бастырды
Колония начальнигы «корткыч* баптист китергән зыянны карарга цехка килгәч
— Кешечә үлә дә белми халык дошманнары, аларга җан биргәндә дә дәүләткә зарар китерергә кирәк, кабахәтләр! ә.—дип сукранган, имеш
Баптистны оч мең градус чамасы кайнарлыктагы сыек чуенга чуму дәрәҗәсенә җиткергән рецидивист әтрәк-әләмнәрне уена да китермәгәндер дәүләт байлыгы турында «кайгыртучы* начальник ул сүзләрне әйткәндә Ник китерсен, тегеләр колониядә башка тоткыннарны авызлыклауда аның терәк-таянычлары бит
Ниһаять, без Сөләй белән очраштык Мин аны түгел, ул мине эзләп тапты
— Күрендең дә юкка чыктың, мин анда көнне мунчага да килгәнең юк Әллә инде бу авырды, әллә колониядән китеп барды дип пи уйларга белмәдем.—диде ул. минем күрешергә сузган кулымны җибәрмичә—Вакы тың булса әйдә, миңа барыйк, бездә аулаграк. иркенләп сөйләшербез чәем бар. чәй кайнатырбыз Теге конге күрешүебез ай күрде кояш алды кебек кенә булды, эш арасында берни сораша алмадым Син теге чакта Бәеттән киттең дә яңадан әйләнеп кай! малың Йә тормыш га ниләр кырдың, нәрсәләргә ирештең? Әтиең белән әниең ничек, исәннәрме?
Балачак дустым, әйтерсең, түбәмә сугып телем тешләтте Мин үзем дә инде унөч ел буе җавап эзлим, ләкин җавап таба алмыйм үл биргән сорауга Иң авырткан җиремә кагылырын белсә. Соләй очрашуыбызның башында ук әти белән әнигә караган риясыз соравын миңа бирмәс әңгәмәбезнең ахры на калдырыр иде.
Зона1а чыгып Соләйнен ЯШӘ1ӘН барагына барганда мин балачак дус па ма үземнең Баештән киткәннән соңгы тормышымны артык җәелми генә сөйләп бирдем Әтием белән әниемнең язмышларын белмәвемне аларның инде дөньяда барлыкларына ышанмавымны әйттем
— Әтиеңнең башына Дагалы бүре Габбас җиткәнне беләсеңме син’—диде Соләй. мин сүздән туктагач
Мин. аның алдына чыгып, туктап калдым
— Белмим. Ә син аны каян беләсең?.
— Ул Дагалы бүре белән мин немецларда әсирлрктә бергә булдым Кеше түгел, кеше кыяфәтле убыр, сатлык җан иде ул үләт Концлагерьда чакта да әллә никадәр кешенең башына җитте. Ул анда кано иде Фашистларның, табаннарын ялаучы, аларга башөсте дип торучы. Ахырда, чамасыз алып узынгач, будылар үзен Аны буышуда мин дә катнаштым. Тамчы да үкен мим Авылдашларым алдында намусым пакь калсын, бу адәм актыгы Бәеш һавасын суларга кайтмасын, дидем.
— Әтинең башына аның җиткәнен кем әйтте?
— Дагалы бүре үзе мактанды Концлагерьда чакта бер кичне үзенең түрәләре яныннан азрак төшереп кайткач. Сабир-фельдфсбельне — синец малай чактагы маңкалы әшнәңнең әтисен—авылыбыз күрке саналган мәчет манарасын кисеп Баешне ямьсезләгәне очен себер җибәрүче кешенең кем икәнен беләсеңме, диде. Белмим, дидем Минем кулдан үтте ул. аның Газра- иле мин булдым, бездә фатирда торган укытучыгыз Фәсхи абыегызның да Әллә кемгә куялар иде үзләрен, сабын куыгы күк шартлап юкка чыгуларын сизми да калдылар, дип мактанды Блокга минем урыным аның белән янәшә иде Ул мине үзенең хезмәтчесе иткән иде. тик куп җигә алмады, дөмектер дек
Мин тагын, инде ничәнче кат. уйга’калдым. Рианнарны, Габбасларны нәрсә тудыра, каян киләләр алар? Чыганаклары кайда аларның? Бер ике генә түгел, күбәү бит алар Сугышка кадәр, сугыш вакытында, сугыштан соң миллионнарның башларына җитте ул мөртәтләр Әмма бетәр исәпләре юк. үлә торалар, икенчеләре туа тора Тыштан нормаль кешеләр, ә эчләре черек Күрәсең, үзенә бер тор. бернинди дәвага да бирешми торган яман чир белән авырыйлар булыр андый бәндәләр
— Синең күк миңа да очучы булып булмады, парин.—дип башлады Соләй үзе турында сүзне, —Җиденчене бетергәч Кемеровога ФЗӨ мәктәбенә җибәрделәр Шахтер итмәкчеләр иде Шахталар янында өсләреннән тәтеп пыскытып яткан конус рәвешле тау токымы — террикон- парын күрү белән җаным бизде шахтерлыктан ФЗӨдә оч атна чамасы укы- 1ач койрыкны сыртка салып, ойгә сыздым. Дөресен әйткәндә, шахтерлар хезмәтенә күңелем ятмаудан качмадым Кемероводан. русчаны такы-токы тына белүем качырды Мастер сөйли, мин ул әйткән биш сүзнең берсен генә аңлыйм Анысын да әле кочкә-кочкә генә Авылга кайтып атна да торма дым, тагын озаттылар ФЗӨгә Бусында Себертә түгел. Донбасска Крепиль» щиклыкка укырга Монысында качмадым Кырыгынчы елның җәенә кадәр Горловкадагы шахталарның берсендә эшләгәч. Бәешкә сабан туена кайттым да. кабат Донбасска бармадым, колхозда калдым Коз көне тракторчылар курсына җибәрделәр Шуннан соң сугышка кадәр МТСта тракторда эшләдем Аннары — әсирлек, кырык дүртенче елны әсирлектән качкач поляк партизаннарына кушылдым Сугышны үзебезнексләр белән Эльба елга сында ютәлләдем Синең ничектер, минем сәламәтлек мактанырлык түгел, парин Германиядә калдырып кайттым аны Фашистлар, үзләренә тәлинкә тоткан Даталы бүрене дөмектерүдә катнашуымда шөбһәләнеп, бик Хәтәр кыйнадылар мине Даталы итекләре белән гипкәләп тешләремне коеп бетер деләр оч кабыргамны сындырдылар, уң колагымны чукрак иттеләр Шикләнүләре шуннан булды, алда әйткәнемчә, мин парада Даталы бүре белән янәшә йоклый идем Башым күпне күрде инде, парин. мин күргәннәрне бер эт күрсә, инде күптән аяк сузар иде Сугыштан кайткач, тук җир дип заготзернода склад мөдире булып эшләдем. Бәхегссзлегемә каршы, ревизия вакытында складымда җиде центнер ашлыгым җитмәде Шуңа караклыкта гаепләп. 12 ел бирделәр Яртысы да җитәр иде дә, судьялар күпме бирик, дип бездән сорамыйлар шуд Ну. ничава әзрәк яшәп калдым ичмаса
Соләй белән без чәй эчә-эчә, озак сөйләшеп утырдык Ул мине киңәшен тотып үземне фельдшер димәгәнем, обрубкада эшләвем өчен чын- чынлап битәрләде Аерылышканда мине
Үзен турында үзең кайгыртмасаң. сиңа төкерәләр монда Оорубкада ярты елга да чыдамыйлар, кәкрәяләр, чехотка алалар анда. Тизрәк кач ул җирдән, бүтән эш сора,—дип үгетләде
Минем үземә дә эшем, җүне-рәте булмаган көндәлек тормышым оша мый. күптән эчемне пошыра иде. шуңа күрә эшкә салкын караган бер төркем тоткыннарны этап белән каядыр озатырга әзерләүләрен ишеткәч оператив бүлеккә колониядән китәргә теләвем, этап исемлегенә мине дә 5 теркәүне сорап гариза яздым Башка колониядә дә шартлар шушындагыча * уктыр, монда Оля кон аралаш килеп җәфалый, бүтән җирдә хет борчучы булмас, үземә-үзем хуҗа булырмын дип уйладым
Унбишенче бүлек
1
Мин хәзер һәркопне диярлек үзем өчен ачыш ясыйм Рианга рәхмәт Ул «булышмас а ■ күпләрнең төшләренә дә кермәгән Столыпин вагонын белер идемме һәм шул вагонда каты сак астында кая барганымны да белми Себер буйлап оч атна сәяхәт итәр идемме? Юк. әлбәттә Аны күрү яки эчендә сәяхәт игү түгел, исемен генә ишетү дә тоткыннарның аркаларына салкын йогергә торган Столыпин вагоны —җидеме, сигезме, инде хәтеремдә юк. тәрәзәсез тимер купеларта бүленгән корыч көпчәкләр өстендәге төрмә ул Купеларда ут юк. аларның коридорга караган яклары зоопарклардагы зур ерткычлар очен корылган читлекләрнеке кебек’калын тимер рәшәткәле Ку пе эчендә оч катлы тоташ сЗпдерә. Этап белән Казаннан киткәндә шундый •уңайлы» купегә без тогәл унбиш кеше сындык Тәҗрибәле кешеләр урга сәндерәгә урнашуны хуп күрделәр Мин оске сәндерәгә мендем Урта сәндерәне яулаган бәндәләрнең аякларында зур размерлы резина итекләр иде Җәйге челләдә җиңел аяк киеме тапсалар, йә. һич булмаса. яланаяк йорсәләр нәрсә булыр иде аларга. дип сәерсендем мин Әмма этапка киткәндә резина итекләр киюнең хикмәте бар икәнен тиз төшендем Сакчы лар Столыпин вагонында юлда барганда туалетка һәр тоткынны иргә кич тик берничә минутка гына чыгардылар Бүтән вакыт купе йозакта горды ничек кенә ялварсаң да аны ачучы булмады Купола төрмә камерасындагы кебек параша юк. резина итекләр этапта юлда барганда ияләренә параша хезмәтен үтәү очен киелә икән
Barешда көндезләрен стеналарның һәм түбәнен кул тидермәслек булып кызуыннан, купе эчендәге шашындырырлык бөркүдән, һава җитмәүдән, ташландык бәдрәфтәге кебек күңел кайтаргыч сасыдан мин акылымны югалтыр хәлгә җиттем Вагондагы сакчыларның бездә гамьнәре юк иде алар Казаннан ку чалып китү белән шәплән юл аягын юдылар бугай җырларга азапланулары, сүгенешүләре, нәрсәгәдер үзара талашулары ишетелеп горды Аннары алар безне барлауны исләренә төшерделәр 5
— Һей. адәм актыклары, яле торыгыз, юкка чыкмадыгыз микән, санагыз берберегезне! К)к алан түгел, ягыгыз аннары өске каттан ин кырыйдагы үләксә бер дип. аның янәшәсендәге ике дип. өченче үләксә өч дип дүртен чегез дүрт, бишенчегез биш дип күтәрелсен Урта сәндерәдәгеләр санауны ун кырынлап алты дип дәвам итә Аңлашылдымы5 Аңлашылса башлыйбыз
Безне шундый яңа ысул белән тикшерү сакчыларыбызга килеште ахры сы, бер купедан икенчесенә күЧеп. алар безне шактын озак тикшерделәр Шул мәсхәрәле барлау вакытында без купеларнын берсендә хатын-кыз ба* рын белдек
— Тешләрен исән, чыраең аз тына адәм карарлык бука янына кереп юл буе иркәләр идем мин сине, җен карчыгы. Итәген белән чыраеңны кап ласаң да кызыгырлыгын юк. кызганыч.—дни шаркылдады сакчыларның бер се. вагонның аргы башында
— Кит рәшәткә буеннан. косык. өстеңә төрмә ширбәте сипкәнче1 —дип җавап кайтарды аңа хатын-кыз тавышы
— Сибеп кара!.
— Мә. жәл түгел, ал' Иртәгә тагын кил. тагын коендырырмын!..
Сакчы алланы, тәмуг кисәүләрен, кабер такталарын исенә килгән тагын әллә нәрсәләрне телгә алып бик пычрак сүгенде Иптәшләренең берсе аңа.
— Сораганыңны алдың, яп авызың, үзең гаепле. Бар юын,—диде.
Мин тоткын хатынның әрсез сакчыны резина итеккә җыйган «хәзинәсе» белән коендырганын аңладым
Столыпин вагонында барганда без кайнар аш күрмәдек Көне буена һәр борынга 600 грамм ипи, өчәр тозлы селедка һәм икешәр литр су бирү белән чикләнделәр Мич эчендәге кебек бөркүдә ашау кайгысы юк иде бездә. Ләкин купеда бөркү, сасы дип ач утырып та булмый, организм нинди генә шартларда да үзенә ризык таләп итә аңа югалткан калорийларын тулыландырырга кирәк Юлда -безне күбрәк сусау интектерде Читлегебезгә кертеп бикләгәч тә без, беренче эшебез итеп өстебездәге киемнәребезне салып, трусик яки кальсоннардан гына калдык Тиребез өсләребезне чишенгәч тә кипмәде Сусауданмы, әллә купеда бөркү булгангамы, үзебезгә бирелгән суны. ярты сәгать тә үтмәде, комсызланып эчеп бетердек Ул безгә тәүлек буена бирелгән булган икән, сусаудан иза чигәсебез исебезгә дә килмәде Кай-берәүләр купе читлектә нишләргә аптыраудан ипи белән балык та ашаганнар иде аларны сусау аеруча газаплады Эчәргә су бирүне сорап купеның алгы өлешендәге рәшәткәне ботинка үкчәләре белән тукмавыбыз файда бирмәде, сакчыларыбыз, гүя, мәрткә киттеләр Кайберәүләрнең эчләре бора башлады алар туалетка чыгаруны таләп иттеләр, әмма һичкем аларның хәлләренә кермәде Купедагы резина итекле тоткыннар да нишләргә белми газапланган бәхетсезләргә ярдәм кулы сузмадылар һәркем тик үзе турында гына уйлады һәркайсыбызның үз кайгысы кайгы гына булды Күмәк тимер табутка охшаш бу имәнгеч вагон-төрмә кешелек сыйфатларыбызның хәтта югын да калдырмый юкка чыгарды Газабыбызның чиге-ахыры булмас кебек иде Петр Аркадьевич Столыпин патша сатрапы булган, кансызлыгы өчен аны 1912 елны революционерлар дөмектергәннәр Бу вагон-төрмәне ул беренче рус революциясеннән соң башланган тәшвишле кара елларда политик тоткыннарны бер урыннан икенче урынга күчергәндә газаплар өчен уйлап чыгарган Хәзер Совет власте, илгә патша һәм аның мәнсез чиновниклары түгел, халык хуҗа Доньяда иң прогрессив саналган беренче социалистик дәүләткә нигә кирәк ник сакланалар икән революциягә кадәрге инквизиция вагоннары3 Аңлашылмый Сугышта нигә исән калдым мин? Яу кырында һәлак булган коралдаш иптәшләрем, сез бәхетле, чын-чыннан бәхетлеләр. беләсегез килсә Сез бүгенге миллионлаган тоткыннарны, биек коймалар белән әйләндереп алынган меңләгән колонияләрне, ат урынына үзләре җигелеп җир сорүче мескен хатын-кызларны. Столыпин вагоннарын, илдәге коточкыч хәерчелекне күрми үлдегез Көнләшәм сездән, ихлас көнләшәм...
Столыпин вагоныннан төшкәч. Көнчыгыш Себернец әллә ни зур булмаган мәйданын биләгән Китойлагның икенче номерлы колониясенә китереп, карантинга урнаштырдылар Карантин колония зонасының бер читенә аерып салынган һәм. әйләнәсе биек баганалар утыртылып, өч катлы чәнечкеле тимерчыбык киртәләре белән әйләндереп алынган карсак баракта иде Колония белән зона арасыннан карак мәче дә үтәрлек түгел вышкаларда кораллы сакчылар юра барак тирәсендәге кысан мәйдан да. колония зонасы да кочле прожекторлар белән яктыртыла, әйләнә тирәдә көндезләрен генә түгел Iөннәрен дә җирдә яткан энә дә күренерлек Карантинда без сиксән өч кеше Кышкы киемнәребезне һәм булган бүтән аламаларыбызны килү белән каптерка!а тапшырттылар Баракта сәкеләрдә, сәндерә ише нәрсәләр дә. урын җир әйберләре дә юк. аның төзегәндә җәелгәннән бирле юеш чүпрәк күрмәгән пычрак идәнендә ауныйбыз Иртән йокыдан торганда ботен тән иңрәп сызлый, баш ярылырдай булып чатный. Карантинда яңа килгән тоткыннарны ялангач идәндә аунату аларның теге яки бу йогышлы авыруларын башкаларга тараттырмауның иң нәтиҗәле ысулы, күрәсең Ан-
да!ы тормышыбызның дүртенче төнендә мин тәнемне кемнеңдер үтә әдәпсез капшавына йокымнан уянып күзләремне ачтым һәм остемә тар маңгайлы, бака кебек ияксез, егерме биш-утыз яшьләрдәге берәүнең кулына һәнҗәр тотып иелгәнен күрдем. Ул. минем уянуымны күргәч, сул кулынын барма! ын иреннәре өстеннән борынына терәде дә дуңгызныкы кебек кеч кенә күзләрен усал ялтыратып *Тсс!»—дип ыслады Икенче берәү минем ' чалбар кесәләремне актара иде Мин торырга иттем тар маңгай һәнҗәрен 2 бугазыма терәде «
— Селкенәсе булма, суям'
Кемнәр болар, алар ничек монда кергәннәр? Чалбар кесәләремне 3 әйләндергән бандит һәнҗәрле иптәшенә
— Бернне юк. күршесенә күчәбез,—диде дә минем янәшәмдә йоклаган * тоткынны капшар! а кереште Тар маңгай һәнҗәрен күршемнең бугазына ” күчерде Мин башымны калкытмый гына тирә юнемә күз салдым Баракка х безне тентергә керүчеләр бер тар маңгай белән аның иптәше генә түгел, ун- * лап кеше икән Берсе включатель янына басып иптәшләренең «эшен» - күзәтә, кал! аннары карантиндагыларның йокыларын бүлми генә өсләрендәге барлы юклы киемнәрен, кесәләрен капшыйлар Тирәмдәге иптәшләремнең күбесе уянсалар да, идәннән калкынмый, тын гына ягалар Бандитлар җәза сыз калачакларына шикләнмичә, бер тоткыннан икенчесенә күчеп нәрсәдер эзлиләр
Ишек катында йоклаган таза бәдәнле бер тоткын кинәт җәлт кенә сикереп торып, мизгел эчендә кабызгычны саклаган бандитның касыгына lopne Аннары
— Берегез дә йокламый бит. торыгыз! Барыбызны да суя алмаслар би рик кирәкләрен!—дип кычкырды
Бу хәлне китмәгән бандитлар югалып калдылар Без барыбыз ла урын нарыбыздан күтәрелеп алар!а ташландык Мин янәшәмдәге тар маңгайның яңагына 'ике кулымны бер йодрыкка оешгырып бөтен көчем белән тондыр дым. ул капчыктай айкалып идәнгә ауды Шунда күршемдә йоклаган тоткын сикереп торып аның һәнҗәрле кулына басты Яман чылтырап тәрәзә өлгеләре коелI аны ишетелде Карантинга кергән бандитларның берсе җанын саклап тәрәзәдән шыларга уйлаган икән, аны аякларыннан өстерәп барак эченә тартып төшерделәр Аяусыз тәпәләш башланды Чакырылмаган төнге кунаклардан без бөтен тоткынлык үчен алырга тырыштык Кемнәрдер бан дитларпы барак эчендәге бердәнбер мичнең кирпечләре белән, кемнәрдер куллары аяклары белән зонадан солдатлар керен аралаганчы котырынып дөмбәсләделәр Бандитларның караш ип барагына ничек үтүләре безгә сер булып калды
3
Карантиннан чыккач мин кырык биш кешедән торган тезүчеләр брига дагына эләктем Бригадирыбыз Микола Зозулядан калганнарыбыз —бары быз да *контрнк«лар Арабызда фашистларга хезмәт иткән полицайлар да старосталар да хәтта немецлар белән иңгә ип торып безгә каршы сугышкан хыянәтче нласончылар да бар Илбасарлар белән бернинди алыш бирешләре дә булмаганнар бригадабызда тугыз кеше Иркутск университетыннан бурят егете Иван Олзосв. Донбасстан яшь шахтер Витька Русяев Кара диңгез хәрби флоты матросы Саша Терещенко, хезмәттәш иптәшләренә Сталинны мыеклы Газраил дигәне өчен ун елга хөкем ителгән Мариуполь егете солдат Юрий Шубин сабыр холыклы, кайчан карасаң да үз уйлары белән мәшгуль латыш язучысы Иешме Шукис авыл хуҗалыгы белгече профессор бригади рыбы в Зозуляча әйтсәк ягулыксыз да ярты әйләнештә кабына торган 81 яшьлек морганчы вавиловчы Яков Борисович Воробьев үз исэбенчә донья) а 30—35 елга алданрак килгән астроном Михаил Мотяшсв империалистик Япония тар-мар ителгәннән соң Союзга кайткан инженер Арон Маневич һәм мин
Бригадирыбыз безне бетле интеллигентлар дип атый Аныңча, без төрмәгә үзебезнең аңгыралыгыбыз, бер телебезгә хуҗа була белмәвебез, иптәшләребез белән аралашканда аларга бәя бирүдә талымсызлык күрсәтүебез аркасында эләккәнбез. Колониядә 58-10 статьясы буенча хөкемгә тартылган тоткыннарны лыгырдыклар дип йөртәләр. Зозуля безне үзе дә кыерсытмый, бригадабыздагы ата фашистлардан да кыерсыттырмый. Иптәшләрем арасында миңа Иван Олзоев якын Без икебез дә элекке студентлар. еш кына узган тормышыбызны, лекцияләрне, семинарларны, профессорларыбызны. укытучыларыбызны искә төшерәбез Иван сөйгән кызы Зинаны сагына Ул Зинасы турында бер сөйләгәнен беркайчан да яңадан кабатламый. сәгатьләр буе сөйли Мин. ул кызны күргәнем булмаса да. хәзер Оляны ничек күз алдыма бастырсам, шулай ук күзаллыйм Юрий Шу бин — шагыйрь Ул Есенинны дөньядагы бөтен әдипләрдән өстен саный Аның шигырьләренең барысын да диярлек яттан белә Без аңардан сөекле шагыйренең -Әниемә хат», «Качалов этенә». «Эт турында баллада» шигырьләрен «Фарсы мотивлары»н. «Кара кешеосен һәм «Анна Снегина» поэмасын җай чыккан саен сөйләтәбез. Юрий карышмый, шатланып риза була һәм дөньядан вакытсыз китәргә мәҗбүр булган тиңдәшсез шагыйрьнең күңелдәге иң нечкә кылларга чиртә торган үлемсез әсәрләрен, бераз сакауланып. дулкынланып сөйли
Торак урыныбыз — юртада Юрта дигәч тә ул монголларныкы яки Урта Азиядә яшәүче халыкларныкы кебек киездән корамаланган тирмә түгел, эчләренә пычкы чүбе яки шлак тутырылган калын щитлардан җыелган чын торак Аның түбәсе сумалаланган берничә катлы толь белән капланган, кышын ягарга миче, өс киемнәрен киптерергә сушилкасы бар Юртаны шул тирә кешеләре «Ул кыш өчен бер дигән торак, биленә кадәр карга күмелеп кала да. ачы-зәһәр җилләр!ә дә. сулышы белән бөтен нәрсәне өшетә торган иләмсез салкыннарга да баш бирми*.—дип мактыйлар Колониядә юрталар күп Яшәү өчен, чыннан да. уңайлы алар Эчләрендә ике катлы ятак сәндерәләр бар Аларның һәрберсендә дүртәр тоткын йоклый Ятак- сәндерәләр арасында ике кешегә бер тумбочка Әмма юнәткән ашамлыкларыбызны тумбочкага куймыйбыз, астыбызга җәйгән матрац эченә яшерүне кулайрак күрәбез. Анда ышанычлырак Ял көнебез башлыча юртада үтә Ко-лония зонасында кечкенә генә клуб кисәге һәм китапханә бар Клубта айга бер дигәндәй кино күрсәтәләр Яңа фильмнар күрсәтелми, гел иске фильмнар гына китерелгәч, аларны караучы бик аз Китапханә дә ярлы Анда кешеләр уку түгел, тотып та карамый торган политик брошюралар һәм кайбер рус классикларының битләре таланып югалып беткән кайбер томнары гына бар Газета-журналлар китапханәгә сирәк мирәк кенә килә, алар вахтадан зонага керү белән күбесенчә колония начальствосы өстәлләрендә тоткарлана Минем ял көннәрем шахмат этюдлары чишеп үтә Башкалар ял көннәрендә карта сугалар домино уйныйлар, йоклыйлар, гәп куерталар Кешегә буш ва кытын нәрсә беләндер тутырырга, борчулы уйларыннан, ниндидер шөгыль табып, арынып торырга, эчпошыргыч бертөрлелектән ничектер арынырга кирәк бит
Эшебез — йортлар төзү, яңа шәһәр салу Иртән йокыдан уянгач, юынып, ашык-пошык ашап эчкәч, түбәсенә ярты метрлы кызыл хәрефләр белән «Хезмәт — намус эШе. дан эше. батырлык һәм фидакарьлек ул* — И. Сталин*.—дип язылган мәшһүр лозунг беркетелгән вахта капкасы төбенә чабабыз.
Колониябездән эш урыныбызга кадәр ара ярыйсы ук—дүрт-биш километр чамасы Без һәр карышы таныш ул араны тын гына үтәбез Сафта барганда сөйләшү тыела Көн аяз. тыныч чакта конвоирлар борчымый безне һәркайсыбыз үз уйларыбыз!а бирелеп, эш зонасына керү капкасы алдына барып җи1үне тоймый да калабыз Җүнле кеше этен дә өеннән чыгармаслык җил ящырлы сыйсыз көннәрдә өс-баш манма су була, күшегәсең, конвой да чыланып күшегә Ул андый чакта холыксызланып безне ашыктыра, бер-ике адымга арткарак калучыларыбызга акыра, ярсып сүгенә башлый овчаркалар котырынып өрәләр
Промышленность мәйданында (эш зонабыз шулай атала) без үзебезгә үзебез хуҗа Конвоирлар зонага кермиләр, кайтып китәләр Әмма эшебез зонасында бригадирыбыз безгә кул кушырып тик утырырга ирек бирми, өзлек сез эшләтә
Көннәр яхшы чакта эш уен гына көннәр бозылса, хәлебез авырлаша Яңгыр вакытында ос киемнәребез сыгып алырлык була, атналар буе кипми кигәч лычкылдап тора Әмма өс-баш чылануга карап үтисе планыбыз җебе ми. үзгәрешсез кала Ул 101 процентка үтәлмәсә. ризыгын дүрт йөз грамм ипи белән бер кружка кайнар судан артмый План үтәлсә, бер килограмм ике йөз грамм икмәк аласын, көндез һәм кич кайнар аш ашыйсын Шуңа күрә тоткын эшне эшлисе килеп түгел, ризыгы киселүдән куркып, туйганчы ашаудан мәхрүм калмас өчен башкара Планны арттырып үтәүнең тоткын өчен тагын бер уңай ягы бар Ул 150 процентка һәм аннан да артыгракка үтәлсә, хезмәт белән төзәтү колониясендәге бер эш көне өч итеп исәпләнә Бу — көнлек норма бер ярым тапкырга җиткереп үтәлсә, срок оч көнгә* үзеннән үзе кими дигән сүз. Иреккә тизрәк чыгасын килсә — ялкауланма эшлә, алдагы көннәреңә юл үз кулында, соңгы кочең куеп тырыш бәхе тецне кулыңнан ычкындырма, янәсе Шунысы бар, безнең көнлек норманы алдау-йолдаусыз үтәрлек түгел Норманы үтәр өчен тир түгеп эшләүдән бигрәк, прорабны «майларга» кирәк Аны бригадирыбыз Микола Зозуля башкара, ул аның эше Безю ай азагында, план үтәлеп барганда һәркайсы бызга 100 әр сум эш хакы түләнә Ул 100 сумның 75 сумын алу белән бри гадирыбыз1а тапшырабыз, 25 сумы үзебезгә кала Аны бездән уркаларXIV та лап алмаса тәмәке, чәй шикәр, башка кирәк-ярак алырга тотабыз Бригади рыбыз бездән җыеп алган акчаның өчтән ике өлешен киләсе айда да наряд ларны тиешенчә япсын өчен прорабка төртә Калганын уркалар башлыгы на — колониядә иң кодрәтле кеше исәпләнгән Паханга бирә Шулай бүреләр дә ач калмый, сарыклар да зыян күрми яшәпме яшибез
Колонияләрдәге тоткыннар арасында, иректәге кебек үк. түрәләр дә. әрәмтамаклар да. үзләре ачлы туклы яшәп түрәләрне симертүче карусыз коллар да бар Колониядә наря/ржклар. КВЧда (культура-тәрбия бүлегендә) эшләүчеләр, икмәк бүлүчеләр, пешекчеләр югары каста вәкилләре сыйфа тында офтанмый гомер кичерәләр Аларга ачлык та. кимсетелүләр дә, авыр эш тә. тоткыннар гормышындаы.1 исәпсез хисапсыз бүтән бәла казалар да кагылмый Ул каста кешеләре арасында аякларын кочкә атлап йөрүче лист рофиклар да. өсләренә ямау өстенә ямау салынган иске-москыны киючеләр дә юк Аларныц адымнары хуҗаларныкыча нык, сүзләре катгый, чырайлары янып тора, өсләрендә ор яңа киемнәр Бригадирлар, санчастьта, бухгалтериядә. мунчада, каптеркада, складта эшләүчеләр, рәссамнар, музыкантлар, тегүчеләр, итекчеләр дә маңгайларыннан тир түгеп, баш күгәрми эшләмиләр Ләкин аларны алда телгә алынган «түрәләр» белән бер рәткә куеп булмый Колонияләрдә тагын нидер эшләргә физик коч куюны үзләре өчен хурлык, иң зур кимсетелү, мәсхәрә санаучы гомерләре буена кыл да кыймылдатмый гомер сөрүче пахаинар. «законниклар» аларга тәлинкә тотучы. аларнын теләсә нинди әмерләрен минуты сәгате белән җиренә җиг керүче шестеркалар бар Алар — үзләре бер каста Ул әрәмтамаклар үзләрен колониянең гөп хуҗалары итеп саныйлар Алар тоткыннардан теләсә кемне теләсә кайчан җәберли, җәфалый суя үтерә алалар Араларыннан берәрсе тик ягудан туеп эшли башласа аны хыянәтче исәнлиләр һәм каракларның язылмаган законнары буенча аяусыз җәзалыйлар Соңгы бу кастага кергән әрәмтамаклар колонияләрдә башларына нинди этлек эшләү уе килсә шуны тормышка ашырып, үзләренә ничек ошый, шулай кон итәләр Колония баш лыклары әрәмтамаклардан уттан курыккан күк куркып, аларга ярарга тыры шалар, куштанланалар Законникларның көннәре карта сугып ләчтит сатып тыгынып, үзләренең «булдыклылыкларын» бер-берләренә мактанып, нинди дер юк-бар планнар корып, әдәбиятны яхшы белүчеләрдән романнар сөйләтеп, малайлар белән гыйшык мыйшык уйнап, аракы юнәтсәләр аракы
XIV Урналар — караклар (жаргон)
аракы юк чакта чифир эчеп, анаша, гашиш тартып, беләкләренә яки утрак- саларына морфи кадатып, наркотик дарулар эчеп кәефләнеп үтә Колонияләрдә иң түбән катлау булып үзләре ачлы-туклы яшәп, зонадагы төрле «түрәләрне, рәхәт чиктерүче XX гасыр коллары — «работягалар» санала. Аларны юктан гына да теләсә кем теләсә ничек кимсетә, мәсхәрәли, түбәнсетә ала Зонаны саклаучы овчаркалар работягалардан мең тапкыр өстенрәк исәпләнә Тоткын, кеше булса да. эттән дә түбән Моны мин кулга алынуымның тәүге минутларыннан ук үзем татый башладым
Уналтынчы бүлек
1
Көз Табигать кышка әзерләнә Колония тирәсендәге тайганың төсе танымаслык булып үзгәрде Әле берничә кон элек кенә ямь-яшел утырган мәһабәт карагайлар инде сап-сары Юкә. каен, шомырт, өрәңгеләр алтын яфракларын көзгә кызганмый ясакка түлиләр, кошлар җылы якларга китә Көндез эш белән мавыккангадырмы. мин күктән торналарның, кыр казларының туып үскән төбәкләре һәм безнең белән язга кадәр үз телләрендә сагышлы саубуллашуларын ишетмим диярлек Ә кичләрен, кояш батып ка раңгы төшкәч, аларның серле күк бушлыгында көенечле торкылдаулары моңлы каңгылдаулары күңелне кузгатып хафалый, хәвефләндерә. Йөрәк ярсып, кышны үткәрергә салкыннар булмый торган һәм азыклар мул җирләргә юл тоткан ирекле риясыз кошларга иярергә, тоткынлыкка мәңге кул селтәргә омтыла Бу — эшкә ашмас омтылыш. Тоткын кошларга ияреп оча алмый, аның канатлары кисек
Бүген мин җылы якларга китүче кошларның күктән безгә юллаган саубуллашу авазларын бригададашым Михаил Мотяшов белән бергә тыңладым Ул аяз көннәрне кичләрен, юртабыздан чыгып, исәпсез хисапсыз йолдызлар белән чуарланган караңгы күкне күзәтергә ярата Җәберләнеп кыерсытыл ган астроном үзенең иске танышлары—күк җисемнәренә карап нәрсә уйлыйдыр, билгесез Михаил Ильич алар белән үзенең ел ярым элек искәрмәстән өзелгән әңгәмәсен дәвам итәдер бәлки?
Мин тЛнге күкне күзләрем белән капшап уйланып торганда Мотяшев яныма килеп басты
— Йолдызларны күзәтәсезме?—диде ул. күзләрен галәм бушлыгына төбәп
— Җылы якларга китүче торналарны, кыр казларын озатам.
— Мин менә, гадәтемчә йолдызларымны барларга чыктым. Комачауламамдыр бит?
— Комачауламыйсыз, әлбәттә Мөмкин булса, иренмәсәгез бәлки Җидегән турында сөйләрсез миңа? Ул йолдызлык мине бала чактан бирле үзенә тарта кызыксындыра, әмма әлегә кадәр аның турында берни дә белмим диярлек.
— Җидегән турында сөйләргә дисез? Була, рәхәтләнеп сөйлим Бер халык аны Арба, икенчеләре —Повозка, өченчеләре —Чүмеч руслар Олы ана аю дип атыйлар Русларга бу исем греклардан килеп кергән. Алар Җидегәнне Арктос ягъни аю диләр Арктика сүзенең дә тамыры шул арк- тоска барып тоташа Арктика — аюлар тобәге дигән сүз Җидегәннәр, беләсездер ике —Зур Җидегән һәм Кече Җидегән Сез кызыксынган Зур Җидегән, бик хаклы рәвештә, күгебезнең соклангыч бизәге санала Аңардагы җиде йолдызның һәркайсының борынгы гарәп астрономнары кушкан үз исемнәре бар Бенетнаш Мицар. Алиот Мегрец. Фекда Дубге, Мерак. Ул йолдызлар һәммәсе дә бер үк зурлыкта һәм Җирдән бер үк ераклыкта түгел, төрлеге төрлечә Безгә иң якыны, әнә чүмеч сабының очындагы Бенетнаш. Аңа барырга калса, юл бары унбиш яктылык елын гына
тәшкил итәр иде Бенетнаш янәшәсендәге Мицар куш йолдыз — Мицар А һәм Мицар Б Авырлык үзәкләре аларнын икесенә уртак бер-берләренә тәмам орынганнар диярлек Галәм киңлекләрендә куш йолдыз бер Мицар гына түгел, андый икедәш.' хәтта очтәш. дүрггәш йолдызлар бик күп. Галәмне тикшерүче галимнәр парлы һәм оеш йолдызларны гадәти, ә ялгыз йолдызларны төп кагыйдәгә зуры килми торган күренеш саныйлар Мицар А нын пары Б дан тыш тагын иярчене Алькор бар Алькор Җир Кояш | тирәсендә әйләнгән кебек. Мицар тирәсендә әйләнә Әмма аның әйләнеш < тәүлеге Җирнеке кебек кыска түгел, озак, бик озак Мицар гарәпчә ат. алькор җайдак дигән сүзне аңлата. Ат һәм җайдак. Шунысы кызык борынгы “ гарәпләр. Җидегәндәге Ат остендәге җайдакны таптырып, сугышчыларының 3 күз-үткенлеген сыный тикшерә торган булганнар. Тонге күктә Мицар янын Z дагы Алькорны күрә алучы сугышчы үткен күзле исәпләнгән Чүмеч сабын ~ дагы өченче йолдыз — Алиот Ул — Җидегән йолдызлыгындагы Җиргә иң “ ерак һәм иң зур йолдыз Безгә аның нурлары алтмыш яктылык елы үткәч “■ кенә килеп ирешә Йолдызлар иксез-чиксез галәм бушлыгында озлекссз * хәрәкә) игәләр, торышларын туктаусыз үзгәртәләр Мәңгелек белән чагыш тырганда кеше гомере тузан бөртегенең миллионнан бер өлеше кадәр дә юк Йөз мең елдан соң Җир. кешеләр, тормыш нинди булыр’ Ул чакта сугыш лар да. төрмәләр дә. менә безнеке кебек биек коймалы оч кат чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган каһәрле колонияләр дә булмас шәт Бәлки якындагы еллар эчендә үк «кайнар башлар» газиз бишегебез Җирне шартлатып, планетабызның үзен дә. аңардагы тереклекне дә юк итәрләр
Кулга алынганга кадәр Пулков обсерваториясендә эшләгән астроном Михаил Ильич Мотяшсвның сөйләгәннәрен мин йотылып тыңлап, аның һәр сүзен хәтеремә сеңдереп калырга тырыштым Җидегәндәге йолдызларның исемнәрен дә ишеткәч, алар миңа тагын да кадерлерәк тагын да якынрак булып киттеләр Ул йолдызлык үткәнем, балачагым белән тоташтыручы бер дәнбер күпер булганга мин күк йөзе болытлардан чиста төннәрне аны сәгатьләр буе күзәтәм
Әләкси әрчүендә Җидегәндә үз йолдызларыбызны билгеләгән Камали бабай белән бергәләп атлар саклаган көннәргә әйләнеп кайтасы иде хәзер Әрчү әле дә элеккечә үк матур, төннәрен читләре һаман да әкияттәгечә серле микән? Анда хәзер атларны башка малайлар саклый, учак тирәсендә Камали бабайның тыныч, салмак тавыш белән ашыкмый гына сөйләгән садә һәм хәйләсез хикәятләрен башка малайлар тышлый булыр Бәлки шушы ми нутта күк бушлыгында аларнын кайберләре үз йолдызларын билгелиләрдер Балачак дусларым Гайфи белән Соләйгә дә Җидегән минем өчен nut бул ran кебек изге микән’ Әнә ул тылсымлы Галәм чүмече’ Әнә Гайфи билгеләгән Мерак. әнә Кәрим йолдызы Фекда әнә Соләй йолдызы Дубю. әнә минем өлешкә тигән Мегрец Әнә чүмеч сабынла Миләүшә йолдызы — Алн от
Михаил Ильич Кече Җидегән. Тимер казык йолдызы турында сөйләүгә күчте, минем уйларым таркалды сүзләре бер колагымнан кереп икенче сеннән чьи а торды Йолдызларның һәрберсенең исемнәрен, алар турындагы җентекле мәгълүматларны ничек хәтерендә саклый, онытмый икән ул? Бу —ул ү< эшен, фән доныкының үзе (икшерү өйрәнү алып барын тарма гын чиксез яраткан, аңа бөтен барлыгын биргән булган дигән сүз Шуңа күрә Мотяшевның төннәрен, көндезге авыр эштән соң ял итәсе урынла күк гөмбәзенә күз төшерергә, сөекле йолдызлары белән гәп куертырга һавага чыгуы һич тә гаҗәп түгел
Астроном минем үз уйларыма бирелеп аны тыңлаудан туктавымны күрепме, әллә чуалтан фикерләрен тәртипкә китерер өченме сөйләүдән тук талы
Арабызда гугап уңайсыз гыилыктан котылу өчен мин аңа
— Михаил Ильич сез Галәм киңлекләрендәге әнә ул бихисап йолдыз ларның берәрсепдә бездәгедәй тормыш булуга ышанасызмы’—дидем Сора вым. сиздем, балаларча чыкты Уңайсызландым Әңгәмәдәшем көттермәде шундук җавап бирде
— Ышанам, әлбәттә Тик бүтән цивилизацияләрдә Җирдәге төсле кыр-гыйлыклар да. башбаштаклыклар да, мондый колонияләр дә юктыр алар бездән бик күпкә алга киткәннәрдер дип уйлыйм Ярар галәмгә сәяхәтебез бүгенгә җитеп торсын, кереп йоклыйк, иртәгә тагын эшкә барасы Бу матур, мәгънәле кич очен рәхмәт сезгә.
— Үзегезгә рәхмәт. Михаил Ильич, минем очен аны сез матурладыгыз
2
Кыш килде Салкыннар еш кына 40 градустан да арта башлады. Иртәләрен, җилсез көннәрне, колониябезне тонык томан сара торган булды. Җил Ангара ягыннан искәндә (тоткынның ос-башы нәрсә генә аның) үзеңне бөтенләй ялангач итеп тоясың, бөтен тәнне салкын өтә кебек Эштә, эшкә барганда, эшгән кайтканда битләр, юка бүрек астындагы колак яфраклары, җылы бияләйләрдән һәм оекбашлардан мәхрүм кул аяк бармаклары өшү табигый хәлгә әйләнде Кыш өчен уңайлылыгы макталган юргада мичкә ягар очен эштән һәрберебез тик бер пүлән булса да утын алып кайтырга гырышабыз. Йоклаганда ятак сәндерә тактасына кайбер көннәрне өстәге кием ябышып ката Әмма салкын 40 градусның оскс ягына күтәрелде дип эштән калмыйбыз, тиешле вакытта йокыдан уянып, тиешле вакытта тамак ялгап, тиешле вакытта вахта алдына басабыз Дөрес, көнебез учаклар тирәсендә уза Әмма анда иркенләп җылынганыбыз юк. Күшеккән кулларыбызны ут. өстендә минут-минут ярым чамасы уабыз да эшебезне дәвам итәбез Мин латыш язучысы Ионас Щукиска түпгәм корамаларга ясашам Беребез корама очен кирәкле озынлыкта такталар әзерли тора икенчебез ул такталарны кыскаларын озыннарына аркылы куеп кадаклый Башта, бригада да эшли башлагач та. мин адәм рәтле итеп чүкеч тә тота, кешечә кадак та кага белми идем Чүкечем белән кадакка түгел, бармакларыма сугып күпме җәфаланганымны үзем генә беләм Бригадабызда бөтен кеше миннән көлә иде Инде өйрәндем, кадакка сугу урынына бармакларымны Төюем инде минем белән түгел, бүтән берәү белән булгандыр кебек
Сабыр холыклы беркайчан да ашыга, кабалана белми торган өлкән яшьтәге Ионас Щукис эштә чакта да. эштән соң да. ял көннәрендә дә кешеләр белән аралашмый диярлек Мин аны еш кына уч төбе шае гына кесә дәфтәренә нәрсәдер язып куйганын күрәм. Щукис ул дәфтәрен колониягә алып кайтмый, эш урынында төнгә үзенә генә билгеле җиргә яшереп калдыра Колониядә безгә бернинди кәгазьләр дә сакларга рохсәт ителми, үзебез эштә вакытта надзирательләр юртада шмон (тентү) ясап, табылган кәгазь, каләм ише нәрсәләрне юк итәләр, ниндидер язулы кәгазь табылган кешене берничә көнгә карцерга ябалар Щукис кайчан карасаң да уйчан йөзе кайчан да саран гына елмаюлы Мин аның белән берничә тапкыр иркенләп сөйләшергә тырышып карадым, әмма максатыма ирешә алмадым, ул биргән сорауларыма, җәелеп китмичә, әңгәмә куертырга атлыгып тормавын сизде-реп -әйе. «юк. кебек җаваплар бирүдән узмады Куркытылган карга куактан да пголли дигән кебек, әллә әңгәмә куертканда артык сүз ычкындырудан курыкты, әллә аның сүзгә һәвәслеге юк. белмәссең
Ял көнне мин ятак-сәндерәмдә. салкыннан бөрешеп нишләргә аптыраудан шахмат этюды чишеп утырганда юргабызга сулышы кабынып Әлмәт егете Вәгыйз килен керде Ул миңа
— Әйдә гиз бул. радиодан татар концерты тапшыралар!—диде.
Юртадан йогереп тышка чыктык Зонадагы клуб остеггә эленгән репро-дуктордан бөтен колониягә колониягә генә түгел, әйләнә тирәдәге бөтен тайгага балачактан бирле таныш, якын һәм һәр сүзе күңел кылларына чиртә торган таныш җыр тарала
Кәккүк тавышы бигрәк матур тынларга,
Кәк-күк. күк-кү. күк-ку!
Кәккүкләрне сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа
Тыңла, иркәм, гел генам, кәккүк тавышын бер генә: Кәк-күк, күк-кү. күк-кү!
Кәккүкләрне моңлатырлык мәхәббәтем бар сиңа
Гөлсем апа Сөләйманова тавышы бу Гүя ул радиодан җырламый, монда ’ үзе килгән Сулгып йөрәгем кысылды <>
Гөлсем апа гүя Вәгыйз белән минем өчен махсус җырлый Юк. юк. ул с җырламый, ерактагы Казаннан безгә сәлам юллый Без Ангара ягыннан * искән усал җилнең күз яшьләребезне агызуын да. берни тоймаслык булып туңуыбызны да оныттык ’ х
х
Аклы ситсы күлмәгемнең
Табалмалым ишләрен. '
Әй. гемрем буйларына, Рәйхан, Оныталмасам нишләрмен'’
Бусы —Рәшит ВаһаПов Никадәр хис. рух кайнарлыгы, мең1 Кайчандыр i концерт залларында, патефон тәлинкәсендә кимендә йөзәр кат тыңланган җырлар чит. ят ифрләрдә тоткынлыкта тәүге кат ишеткәндәге төсле, күңел нсң иң тирән почмакларын актарып, дулкынландыралар Җырчы алармы гүя махсус сиңа aian җырлый кебек
Күзләрне яшь томалый, тын кысыла Бәлки Рәшит абый үзенең ип яра тып башкара торган «Фирдәвескәй»ен дә ишеттерер, дип уйларга гына өлгердем, радиодан таныш сүзләр агылырга тотынды
Кашың кара, буен зифа.
Керфеген богеләдер.
Синең ечен, жан кисәгем — Фирдәвескәй, кара күзкәй — Үзәгем озеләдер
Уйларыбызны әллә кайларга алып киткән концерт кинәт кенә тәмамлан I лы Вәгыйз дә. мин дә аны салкыннан дер калтырап дөньябызны, тоткында гы коллар икәнебезне онытып тыңладык Вәгыйзнең ничек булгандыр, әйтә алмыйм минем күз алдымнан шау-шулы Казан урамнары киң Идел. Ослан таулары. Маркиз утравы, институт аудиторияләре, анда йөргән бәхетле гамьсез студент иптәшләрем үтте Без яна гына тыңлаган танс ык концертны бәлки, минем кебек үк. элекке сабакташларым да тыңлаганнардыр’ Әмма аларга ул безгә ясаган тәэсирне ышанып әйтәм ясамагандыр Кеше сәламәтле!ен югалткач кына тазалыгы турында уйлый, кайгырта башлый аңарчы сәламәтлегенә төкереп карый бит Теләсә кем белән бәхәскә керә алам ирекне югалту — сәламәтлекне югалтудан яманрак Моны мин үкенечкә каршы, үз җилкәмдә татыйм
Унҗиденче бүлек
1
Зәмһәрир суыкта, ачы җил йотып. концерт тыңлавым кыйммәткә төште — салкын тидердем Инде менә ике айдан артык шифаханәдә ятам Үпкәм ялкынсынды Озак вакытлар температурам төшми азаплады хәлем инде яхшыра бара Тик шунысы бар бөтен тәнемдә — чуан Аларның берсе . тулып тишелергә өлгерми, алмашка шуның янәшәсендә үк икенчесе бәреп чыга Кырык градуслы салкында радиодан тапшырылган концертны минем белән бер! ә үк шыкраеп катып тыңлаган Вәгыйзгә шайтаным да булмады !бер ук җил авызында бер үк салкында хозурландык югыйсә Өс-башы да минеке кебек юка иде. чирләү түгел, аңа хәтта томау да төшмәде Вә|ыи< нсң организмы минекеннән ныграк, күрәсең Аның белән мин карантинда
чакта ук таныштым Бер көнне колония зонасыннан безне бүлеп торган чәнечкеле тимерчыбык киртәсе аша кемдер
— һәй. карантиндагылар. арагызда татарлар бармы’—дип сорады.
— Бар Мин татар—дидем башымны тәрәзәдән сузып.
— Кайдан син?
— Казанның үзеннән Ә син?
— Әлмәттән
Карантиннан зонага чыккач Вэгыйз белән без чын-чынлап дуслаштык. Ул минем кебек «контрик» түгел, шофер, очраклы рәвештә милиция башлыгының малаен имгәткәне өчен утыра
— Бала-чага алдын-артын уйламый чаялана бит Милиция начальнигы малае урамга тимераякта шуарга чыккач, мин йөрткән машинаның тартмасына тимер таягы белән тагып, урам буйлап, җилдән дә җитезрәк җилдерергә уйлаган тишек борын Мин аның тагылганын күрмәдем, бер урам чатында, йортлар арасыннан, кинәт каршыма машина килеп чыккач, барган шәпкә тормозга бастым Машинам кинәт шып туктагач малай чырае белән кузовка сыланган Аның иләмсез акыруын ишетеп кабинадан төшсәм, ята ру Янәшәмә утырттым да алып киттем больницага Анда аны врачларга тапшыргач юлымда булдым Ике кон үткәч чакырдылар милициягә. Анда барып керү белән милиция начальнигы
— Исерек баш. күзләрең тонганчы салып, урамда балалар таптатып йөри алмассың бүтән, мин сине төрмәдә черетәм,—дип ябышты миңа
— Минем берәүне дә таптатканым юк.—дим
— Беркөн больницага кемне илттең’—ди
— Машинам кузовына тагылып чыраен җимергән малайны.—дим
— Боргаланма, аны син тимераякта шуганда бәрдергәнсең,—ди
Малай, әтиең больницага килгәч, үз шуклыгын яшереп, гаепне минем өскә аударган Начальник өчен малае әйткән дөрес, мин әйткән ялган булды Бер гаепсездән җиде ел бирделәр, ди Вэгыйз.
Больницада сырхаулар чамадан тыш күп Без кечкенә генә палатада унике кеше ягабыз Минем бер як күршем тел бистәсе әрмән Саркис Акопян икенче як күршем Сызрань •таксисты» Мирон Рыбин Саркисның өшегән сул аягына инде җиде тапкыр операция ясадылар, ләкин һаман са- выпары икеле. Акопянны бу борчымый, ул аңа хәтта канәгать тә шикелле.
— Рәхмәт аякка, мине суыктан саклый, жәлли.—ди.-уены-чыны белән.
Саркис гомумән, җор сүзле, шаян холыклы кеше, җай чыккан саен нинди дә булса кызык сөйли, үзе дә төшенкелеккә бирелми, тирәсендәге авыруларның да күңелләрен күтәрергә тырыша
— Мин сиңа әрмән табышмагы әйтәм шуны чишсәң, тулы акыллы кеше санала аласың.—диде ул миңа кичә
— Чишмәсәм кем булам?—дидем
— Чишмәсәң. ничек бар син. шулай каласың
— Ярар. Саркис, әйтеп кара табышмагыңны, бәлки чишәрмен
— Чишәсең, әлбәттә, син дә чишмәгәч, тагын кем чишсен аны. Бөтен әйләнә тирәсе су. уртада — закон. Нәрсә ул. әйт?
Мин табышмакның мәгьнәсезлегенә югалып калдым Бераздан:
— Синең табышмагыңны чишәргә минем башым җитми Саркис, гафу ит.—дидем, уңайсызланып
— һеи шуны да белмәскә инде—диде күршем, шаркылдап—җавабы гап-гади ич аның,—прокурор су коена Минем файдага 0—1
Мин дә көлдем һич чишәрлек түгел бу сәер табышмакны. Нинди җор үзе Башында шарикларың йоздәгән булса да чишә алмыйсың
— Ярый, менә бусын чишәсең дә чишәсең инде Ул прокурор турындагы табышмакның сыңары ук. Әйтимме’
— Әйдә әйтеп кара
— Бөтен әйләнә-тирәсе крепдешин, уртасында — җен Чиш, бусы бс- ренчссеннән күпкә җиңел
Бераз уйлангач
— Булмый, чишә алмыйм —дидем, маңгаемны уып
— Эх. син. баш ватарга теләмисең. Монысының да җавабы гап-гади Минем хатын крепдешин күлмәген киеп минем духаннан кайтуымны ярсып көтә Минем файдага 0—2 Өченче табышмакны да чишәсеңме?
— Анысы да әрмән табышмагымы?
— Әлбәттә. Уйла Бөтен әйләнәсендә җон. уртасы дарулар
— Әйдә синең файдага — 0—3 булыр, үзең әйт җавабын
— һей. кызык түгел сиңа әрмән табышмакларын чиштерү, ми | күзәнәкләреңне борчырга куркасың Башкалар исә үтә дә комарланып, йә < теге җавапны, йә бу җавапны әйтәләр Синең исә җиңелүеңә исең китми ° тизрәк бирелергә ашыгасың Соңгы табышмакның да җавабы җир астында | тугел. җир өстендә ярылып ята Эт саклаган аптека Уртасы дарулар — апте- ч ка. тирәсендә эт чабып йөри, анысы җон. Чишәсеңме тагын безнең әрмән < табышмакларын?
— Кирәкми. Саркис, башкаларга калдыр Минем шарикларымның алар- = ны чишәр рәтләре юк. тутыкканнар *
— Шаяртма, тутыкмаганнар Син башыңны эшләтергә теләмисең, шул * гына
Икенче күршем Мирон Рыбин —сөмсез, мут бәндә Ул үзен һәрвакыт ипле тоткан Саркиска, син әрмән түгел, яһүд, главврач Ицхак Хаимович белән бла I ың бар. дип бәйләнә Саркис көлә, шушы килеш тышта бер биш минут җиллән керсәң, синең дә аның белән блатын булыр, операция арты операция ясарлар, ди
Алар кон саен үзара тел чарлап алалар Мирон башлый. Саркис бәхәскә нокта куя Рыбиннын башына өстән кирпеч ташлаганнар, мие селкенгән башы сызлап изалана
Бүген ул. Саркисны тынычлыкта калдырып, миңа карап
— Син үзеңнең ни өчен утырганыңны белмисең бит. агайне,—дип сүз башлады Бәхәсләшмә, белмисең.—диде шундук, аңа каршы сүз әйтмәсәм дә. 58-10 статьясын зерә бирмиләр дисеңме? Сафсата! Миңа аны берне генә түгел, берьюлы бишне бирерлек Синең төп бәлаң—дусларыңнан уңмау, ә
I минем дусларым, ышанып әйтәм. синекеләр шикелле зиһенле тинтәкләр түгел иде Ни өчен утыруымны сөйлим хәзер, тытсла Еллар үтеп иреккә чыккач, колониядә чакта шифаханәдә боегу белми, кайгы-сагышларга бирешми торган сызраньле Мирон Рыбин белән бергә дәваланган идек, дип искә алырсың бер Мин — шофер Иректә чакта бу бер тиенгә чукынып яшәгәндер дня күрмә, төрлесе бар шоферларның — бае да. ярлысы да Мин бай идем Алтын белән эш иттем иректә чакта Валлаһи менә, шаярусыз әйтәм Чын алтын белән түгел, хәтереңә уй. гонге алтын белән Ассинизатор машинасында эшләдем Борының җыерма юкка, ассинизацня машинасы теләсә кемтә тәтеми Тәтесә дә. ул машинада теләсә кем эшли дә алмый Ис. шакшы, гегесе-бусы Иң мөһиме—акчаны көрәп аласың Хәтереңә уй акчасы сасы да шакшы да түгел, шыгырдап торган нормаль акча Мин егет кеше бит әле өйләнмәгән Буйдаклыгымның сәбәбе —күңелем төшәрдәй кәләш очрамау Бәхетсезлегемә булгандыр дим. истә санда юкта әти белән бертуган абыйның улы Васька бер чибәр белән таныштырды мине Сөйләшеп киттек, чибәр миңа, мин ана ошадым Танышканда ассинизатор икәнемне әйтмәдем, таксида эшлим дидем Энекәшкә дә кызга мине таксист дияргә куштым «Төнге алтын» белән эш игүчене кешеләрнең өнәмәүләрен белгәнгә эшләдем моны Тимерне кызуында сугарта иде исәбем чибәркәй белән һәр кичне очраша башладык. Эштән сон бик шәпләп юынам да очра шуга чабам, нинди дә булса бүләк алам, буш кул белән бармыйм Түбәсеннән ташыйк булды мина кызын, бер дә харап Очрашканда йөгереп килен муеныма сарыла, үбә Кич җитсә, миннән дә бәхетле кеше юк
Сызрань зур шәһәр түгел, шәһәр димәсен хәтере калырлык, койты Ан да барлык уңайлыклары булган йортлар бик аз. Бер көнне шулай шәһәр чи тендәге урамнарның бербендәге йортларның ишегалдында машинам цистср-
I насына «мал» суыртып ятуымны минем чибәркәйнең иптәш кызы күргән Ул Шундук Галям янына барып (чибәркәйнең исеме Галя иде) ана, яна гына си иец таксистыңны күрдем, ул ассинизатор машинасында килеп безнең
бәдрәфне чистартып китте, дип фаш иткән. Кичен Галя. мине, гомер булма ганча. иреннәрен турсайтып, кашларын җимереп каршылады Син таксист түгел, син бук ташучы адәм актыгы, димәсенме!. Күзләрем дүрт булды әмма бирешергә исәбем юк. булса соң. мин теләсә кайсы таксисттан баерак. дим моңа күз дә йоммый -Бүгеннән мин сине белмим, син мине белмә, хуш, ялганчы» — диде дә бу китеп тә барды янымнан. Гарьләнүемнән нишләргә белмәдем, утызга җитеп кияү таба алмаган пумала баш читкә тибәрде ич үземне Очрашырга, очратып әйбәтләп сөйләшергә тырышып карадым, кая ул1 Ай ярымлап узгач, энекәшем Васька Галяның шәһәрнең үзәк урамындагы гастроном директорына кияүгә чыкканын, тагын өч көннән туйлары бу-1 ласын әйтте Мин гарьлегемнән үз-үземне кая куярга белмәдем һәм ахыдца. үч алырга кирәк Галядан. дигән карарга килдем Туй көнен көчкә көтеп алдым. Галялар өенә бөтен кунаклар җыелып беткәч, машинамның цистерна-сына шәһәрдәге иң сасы бәдрәфтән «бүләк» суыртып, туйга киттем Машина шлангасын җәһәт кенә туй барган бүлмәнең тәрәзәсеннән ташлап, цистернаны бушандыру рычагына басарга күп вакыт китмәде... Минем «фидакарьлегем- гурында гайбәт шул көнне үк бөтен шәһәргә таралды. «Бүләгем» өчен миңа биш ел бирделәр Эшләгән эшем өчен үкснәмме? Юк. агайне, шатланам гына Галя мине гомере буе онытмаячак Кемнеңдер хәтерендә сакланып калу начар нәрсә түгел, минемчә Син ничек уйлыйсың?
Миронга минем өчен Саркис җавап бирде:
— Уйлыйсы-нитәсе юк монда, сантый син. Башыңа кирпеч ташлагач аякларыңны сузсаң, бер тинтәк кимегән булыр иде...
2
Вог умру я. умру, и похоронят меня. И никто не узнает, где могилка моя
Күңелнең иң түр почмакларына үтеп керә, иң нечкә кылларын тибрәндерә торган бу эчкерсез җырны гомеренең яртысын диярлек тормә һәм колонияләрдә үткәргән троцкийчы Карл Аврамович Обруцкий суза Тавышы кочле түгел, әмма үзенчәлекле тембры, тирән сагышы белән иң мүкләнгән күңелне дә кузгатырлык аның. Колония тормышы иректәге кешеләр өчен сәер, караңгы, чит-ят, үзенә аерым серле бер дөнья Фаҗигале дөнья. Кеше анда үткәненә битараф кала, киләчәгенә үтеп керергә, аца күз ташларга тырыша Тоткын күзаллаулар, гөман кылулар, өмет һәм хыяллар дөньясында яши. Ә хыял канат җәйгән җирдә иҗат киң колач ала Иҗатка беркайда .;а киртәләр юк Тоткыннарның иректәге кешеләрнекеннән аерымлыклы үз иҗатлары — бай фольклорлары бар Бер хәзинәгә җыелса, тупланса иде ул авыз иҗаты! Еллар үткәч, күпме кабатланмас, гүзәл әсәрләрнең эзсез юкка чыгулары мөмкин Тоткыннарның күбесе түзә алмаслык колония шартларында да кешелекләрен югалтмыйлар, сагышлану, сыкрау, сыктау белән бергә ачы итеп көлә дә. кирәге чыкса шаярта, күңел ача да беләләр. Мин тормышка килдем, яшим дип яшәгән кешегә берни дә комачау-киртә булырга тиеш түгел Кешене кеше иткән нәрсә — омтылыш, өмет, хыял һәм тырышлык Үз-үзен хөрмәт иткән адәм башкаларны да хормәт итә. бүге- нендә үк иртәгәсе белән дә яши. берсекөненең дә якты булып туасына читенлекләрдә дә өметен өзми.
Карл Аврамович беркем белән дә бәхәскә керми, җиңел аралаша торган кеше Палатада аның йә бер авыру, йә икенче авыру белән сөйләшеп утырганын күрәсең Ул. ара-тирә сүзләреннән һәм көйләреннән сагыш-хәсрәт ташып торган җырлар җырласа да. борынын салындырып ах-вах килеп бәргәләнүчеләрдән түгел Обруцкий вагоннан төзелеш материаллары бушатканда аягына бүрәнә төшеп имгәнгән, култык таякларына таянып көчкә йөри Кичә минем яныма килеп, сөйләшеп утырды
— Үткәннәр беркайчан да кабатланмый. Иртәгәге көн бүгенгедән матуррак булып туа. Аккан суга рәттән ике кат керелми. беренче кергән су ин
де агып киткән була Берни дә мәңгелек түгел,—дип башлады ул сүзен—Рәсәй хәзер ин авыр, иң шыксыз еллар кичерә Бу хәл инде байтак тан дәвам итә. һәр нәрсәнең чиге булган кебек, безнең караңгы чорның да ахыры килергә инде күп калмагандыр дим мин Революцияне күпләр, борылыш башы, яңалык чыганагы, диләр Минем өчен революция—тегермән Аны ясаган, аңа табынган кешеләр орлыклар Әмма кысыр орлыклар Алар. £ җиргә чәчелеп шытым бирәсе урынга, революция тегермәненең ташына g эләгеп юкка чыгалар Революция үзен ясаучыларны аямый, юк итә
Сөйкемсез саташу бугай бу. Әмма Карл Аврамовичның акылы әле £ зәгыйфьләнә башлаганга ошамый £
Олядан хат алдым Ул бу хатында да. алдагы хатларындагы кебек үк. > СССР Верховный Судына үземнең гаепсезгә утыруым турында тагын да *- язарга кушкан Эһ. нахакка утыручы бер мин генә булсам икән. Яздым, берничә тапкыр яздым ич инде, ләкин ни файда чыкты ул язулардан3 Яңадан язсам да. нәтиҗә шул ук булачак Бу — кон кебек ачык Минем әле шикаять язып ирек яулаган кешене моңарчы күргәнем юк колониядә
Хатында Оля. институтта синең турыда сүз иярә сүз чыкса күпләр сөйләшүне шундук озәләр, дәвам итмиләр, дигән Бу гаҗәп түгел Үз имин лекләрен кайгыртучылар өчен мин йогышлы чирдән дә яманрак бит Ә иле безне, хөкүмәтебезне. идеологиябезне күрәлмавымны, совет халкы өчен изге саналган барлык нәрсәләргә дошманлыгымны, хокем карарында әйтелгәнчә контрлыгымны ник үзем тоймыйм икән мин3 Кулга алынганчы ничек булсам. үзгәрмәдем һаман да шул ук. тормә дә. хезмәт белән тозәтү колония ләре дә икенче кешегә әверелдермәделәр Студент иптәшләремнең минем турыда сүз чыкканда аны куәтләмәүләре, шундук кисүләре күңелләрендә мина нәфрәт саклаудан түгел, үзләренең дә таш капчыкка эләгүләреннән куркудан гына ул Әйе, без нәкъ өркәк куяннар кук куркаклар Теләгән нәрсәбезне сөйләргә, өстенә кинәт кенә кара күләгә төшкән кеше белән аралашырга, тыелган нәрсәне, аның нигә тыелганын белер өчен табып укыр га. чит ил радиотапшыруларын тыңларга, фикерләребезне үзара уртакла шырга. хәтта Сталин рәсеме басылган газетаны да бөгәрләргә шүрлибез Курку, дәвалауга үтә авыр бирешә торган эпидемия күк. безнең бөтен тормышыбызны биләгән Бер берләренә иң якын кешеләр дә теге яки бу нәрсә турында фикер алышканда уйлаганнарын ачыктан-ачык әйтергә базмыйлар Без боек рус ягучысы Чеховның Беликовы сыман адымыбыз саен як ягы бызга каранабыз. Кешеләрдә бер берләренә генә түгел, әйтергә оят хәтта үз-үзләренә дә ышаныч юк Ул гына да түгел, адым саен үзебезне үзебез ал дыйбыз. Безнең бөтен тормышыбыз алдауга корылган Сугышка кадәр без нең самолетларыбыз иң тиз. иң биектә, иң еракка очалар, илебез егерме ел лык икмәк запасы белән тәэмин ителгән танкларыбызнын бронялары бер нинди снарядлар да тишә алмаслык калын, туган җиребезнең бер генә кары шына да ятларны бастырмабыз, дошманны үз җирендә тукмарбыз дип ша пырыпуларны мин бала чактан ук күп ишеттем Ә асылда нәрсә Килеп чык ты3 Сугыш башында ук мактаулы самолетларыбызнын күбеге җирдә килеш ук юк ителделәр, күккә күтәрелергә өлгергәннәре фашист самолетларыннан күпкә кайтыш булып чыктылар «Егерме еллык икмәк запасыбыз» ике оч айга да җитмәде, бетте, «куәтле» танкларыбыз сугыш кырында кече ка либрлы снаряд тисә дә. шырпы тартмаларга кебек дөрләп янды Дош . ман җиребезгә бер карыш кына түгел, тирән тылдагы Сталинградка кадәр үтте Сугышка без бөтенләй әзерлексез керешкән булып чык тык Әмма безне, дошман илебезгә искәрмәстән һөҗүм итте уташсыз лыкларыбыз вакытлы хәл. фашист илбасарларның тиздән муеннарын f сындырырбыз, дип юаттылар Илне тәмам бөлдергән күпме кешеләрнең гомерләрен кискән күпме кешеләрне гарипләндергән күпме хатыннар ны тол иткән, күпме балаларны ятим калдырган сугыш исә тиз генә
бетмәде, дүрт ел дәвам итте Әле дә ул һәр тармакта үзен сиздерә Тик сугыш безне акылга утыртмады, хәзер дә элеккечә үк уйдырмалар артыннан уйдырмалар туа тора, аларны чынбарлыкка юравыбыз күпмегә барыр—алла белсен...
Иректә калган үткәнем белән мине хәзер тик уйларым һәм Оля гына бәйли Танышларым барысы да күптән йөз бордылар, алар өчен мин инде юк Бу — табигый. Халык дошманы исәпләнәм бит Үзен хөрмәт иткән кем шундый хәтәр бәндә белән алыш-бирешен дәвам итсен икән Оляга да мин. арабызда элемтәнең өзелергә тиешлеген әйтеп, һәр хатымда яза торам Ун ел срок азмы’ Күп ул. бик күп. Тоткынлыктагы бер кон дә ел шикелле озын ' Иректәге кешенең тормышы чагыштырмача брйсез ул ни уйласа, шуны эшли. теләгән җиренә бара, теләгән кешесе белән очраша Мине ун ел утырып чыкканнан соң да алда кимсетелүләр, төрле мәхрүмлекләр көтә. Кемнең дә үз язмышын минем язмышым белән бәйләп ялгышачагы көн кебек. Оля: • Син минем очен баш авырттырма, минем үз акылым үземдә, сине шушы авыр вакытта ташласам, үземнән үзем җирәнәчәкмен Синең турында уйлау, синең хәлеңне, тормышыңны җиңеләйтергә тырышу минем намус эшем, кешелек бурычым».—дип язды. Киләчәгемнең күләгәле булачагын, аның куа-ныч китермәячәген Оля ишетергә дә теләми Ул. сине иреккә чыгаруны /земә максат итеп куйдым, аңа ирешү өчен бернинди каршылыклар алдында да тукталып калмаячакмын, дип тәкрарлавын дәвам итә Мин аңа. моңа сине тормышны белмәвең, дуамал үҗәтлегең котырта, син тормышыңның бу елларын миңа багышлап зая үткәргәнеңә соңыннан үкенәчәксең, дим Юк, тыңламый.
Унсигезенче бүлек
1
Көннәр тоткынлыкта да тукталып тормыйлар, үтәләр Инде 1953 елга аяк бастык Җәй көне эсседән, яз һәм көз айларында яңгцрлардан. юештән, пычрактан, кыш кергәч салкыннардан зарланабыз. Эссегә түзеп була, яңгырларга. юешкә пычракка күнегелә, ә менә үзәккә үтә торган Себер салкыннарына тәкать җитми. Башыбыздагы юка бүрекнең исеме генә бүрек, аның аша төнлә йолдызлар санарлык, өстебездәге сырмабыз исимме-исмимме дип икеләнеп юрган иренчәк җилне дә тәнгә үткәрә, автомобиль покрышкасыннан әтмәләнгән «унталарыбыз» филгә ярарлык зурлар, аларның һәркайсына бер аяк урынына оч аяк сыярлык Өстәвенә алар тйш шикелле каты, юешләнгәндә кайнар мичтә атналар буе ятсалар да кибәрлек түгел Кулла- рыбыздагы бияләйләрнең дә исемнәре генә, алар беренче кигән көнне үк те-телеп аламаланалар Кыскасы, кышкы салкыннар —Себер колонияләрендәге тоткыннар өчен авыр газап та. котылгысыз каза да, җәза да Дөрес, зәмһәрир салкыннардан безне эш ваштында учаклар саклый Аларны пром- площадкага бару белән берничә урында тергезәбез дә шыкырайган саен килеп шунда җылынабыз Утынга аптырарлык түгел, ачык вагоннарда көн саен бер дигән төзү материаллары килеп тора, калын идән такталары шыңгырдап торган ишек, тәрәзә борыслары, авыр имән ишекләр, ырмауланган такталар кайчан теләсәң, шул чакта учактагы утка азык булалар, беркем бер сүз этми Файдаланылган опалубка (кыса) такталары да ягам дисәң, кул астында гына, тик ул такталар яңа төзү материаллары кебек коры түгел, бетон дымы сеңгәнгә, учакка салу белән дөрләп кабынмыйлар, шуңа аларны ягып азапланмыйбыз Безгә һәр минут кадерле. Учак җылысыннан ике-өч адым гына китәсең, салкын үзен шундук сиздерә, аяк астындагы кар ачулы сукрангандай шыгырдый башлый, суык яңа гына җылыга рәхәтләнгән бит-кул- ларны кабаг өтә. авыз-борыннан мул булып бу бөркелә Як-ягыңа карансаң, әйләнә тирәнең күксел томанга эретелгәнен күрәсең. Без сала торган яңа
шәһәр тирәсендәге урман кыш көне, гүя акка төренә, сихерләнә, ул тирән йокыга тала сыман, аннан бернинди тавыш-тын ишетелми Эшкә баргач ат лаган саен кар шыгырдавы күңелгә шом сала Бригадабыз, салкын дип кул кушырып утырмый, булачак театр нигезенә бетон коя Кышын салган бетон нык рәте булмастыр шикелле. Әмма прорабыбыз—ул иректә чакта төзүче инженер булган,—кем белән сөйләшкәндә дә «слушай.сыз сүз катмаучы ? әрмән Халаф Балаян «Слушай, суыкка игътибар итмәгез, электродлар бетон § ны җылытып тунарга бирмиләр, кайгырмагыз» —ди Салынган бетонга шун * дук электродлар кадалып, алюмин чыбыклар белән бер-берләренә тоташты 1 рылалар да аларга ток җибәрелә Аннары бетонның өсте 25—30 сантиметр = калынлыгындагы гун-пычкы чүбе белән каплана 2
Кич суыкта шакыраеп эштән кайткач, бригадабыз вахта капкасыннан ке « рергә генә өлгерде, нарядчик Змей бригадирыбызга: «Зэк Кадыйровны опер с көтә, аны хәзер үк оператив бүлеккә җибәр».—диде. =
Бригададаш иптәшләрем миңа кызганулы караш ташладылар, оперта * тикмәгә чакырмыйлар Анда дәшелгән кешене йә берәрсе нахакка чаккан u була. Йә юртаны тентегәндә аның сакларга ярамаган ниндидер нәрсәсе та была, шуның өчен җәза бирергә дәшәләр, йә опер катына чакыртылган бәндә иптәшләрен чагучы стукач була Мин тумбочкамда яки матрацымнан нәрсә таптылар икән, дип борчылдым Бригадирыбыз
— Кадыйров. сине кум сагынган, тиз йогер янына,—диде
Тоткыннар опсруполномоченныйны яратмыйлар, аны мыскыллап ’ мәрхәмәтсезлекләрс. кансызлыклары. үчлсклелекләре зэкларны бөтенләй кешегә санамаулары белән аерылып торалар Оперуполномоченный тоткын ны теләсә кайчан кимсетә, уена нинди гаеп килсә тоткынга шуны яга ала Шуңа күрә зэклар онеруполномоченныйның күзенә мөмкин кадәр азрак ча лынырга тырышалар. Моңарчы кумга чакырылганым булмаганга мин аның кабинетының кайда икәнен дә белми идем Шуны сорап вахта янындагы бер солдатка мөрәҗәгать иггем.
— Оператив бүлекнең кайда икәнен белмисең’ Вәт тинтәк.—диде 1 ул—Күрәсеңме әнә теге карсак бинаны’ Шуның аргы башыннан кергәч
сул яктагы икенче ишек — оперныкы
Солдат күрсәткән бинадагы үземә кирәкле ишекне шакып, бүлмәгә үттем. Өстәл артында газета укып утырган яшь кенә өлкән лейтенант, мин кергәч газетасыннан аерылып, башын күтәрде
— Сез миңамы?
— Белмим, мине оперуполномоченный чакырды, диделәр
— Димәк, мин чакырткан булам Фамилиягез’
— Кадыйров
— Кулга алынганчы студент идегез, шулаймы?
— Әйе
Өлкән лейтенант, дусларча елмаеп, мина текәлде Башымнан, каян белә ул минем студент икәнемне, дигән ахмак ун узды Ник елмая, нәрсә кирәк аңа миннән? Нигә чакыруын әйтсен дә эшен бетерсен тизрәк Елмая димәк йомшак җәеп катыга утыртудыр нияте Болай үзе кансыз кешегә бөтенләй охшамый да кебек
Өлкән лейтенант урыныннан торып, остәле алдына чыкты
— Танышыйк. Кадыйров. мин дә студент Фамилиям — Поляков Исемем Һәм әтиемнең исеме — Гоголыгеке кебек. Николай Васильевич, бер ишетүдә истә кала, онытылмый. Иркутск университетында чипән торып укыйм инде икенче курста Аралашканда мине просто Коля дип агагыз Оперлык эшемне дөресен әйтәм, җенем сөйми Никтер куркалар миннән Менә сез дә кергәннән бирле каршымда калтыранып торасыз
— Мин сездән куркып калтыранмыйм, эштә оясыз эт шикелле туңдым
— Әнә мичкә аркагызны терәп утырыгыз, хәзер чәй әзерлим чәй эчәрбез, җылынырсыз
— Рәхмәг. мин чәйләп утырмам монда нигә чакыртуыгызны әйтегез дә китәрмен Өс-башымны киптерәсем бар иртәгә тагын эшкә барасы коне буе бетон коеп нык ук арылды ял итәргә кирәк
Опер иреннәрен чалыштырып колен куйды.
— Әгәр иртәгә сезне эшкә җибәрмәсәм нәрсә диярсез? Иртәгә дә. берсекөнгә дә. бер атнага да. күбрәккә дә. ә? Ышанмыйсызмы?
Мин иңнәремне җыердым
— Эшкә җибәрмәслек нинди гаебем бар. бәлки әйтерсез, гражданин өлкән лейтенант?
Оперта официаль мөрәҗәгатем ошамады ахры, йозен чытты.
— Бер гаебегез дә юк, тышта суык, сез туңасыз, просто хәлегезгә кермәкче булам.
Әңгәмәбез мондый юнәлеш алгач, мин ни уйларга белмәдем.
— Рәхмәт сезгә Ләкин миңа тышта салкын дип эшләми ятырга ярамый Бердән, эшләмәсәм зачетлардан мәхрүм калам, икенчедән, кесәмдә бер тиен дә акчам булмый
— Эшләми дә зачетларыгыз барса, өстәвенә акча да түләнсә, нәрсә әйтерсез?
— Миңа эшләми килгән зачетлар да. тир түкми алынган акча да кирәкми, гражданин өлкән лейтенант
— Гражданин өлкән лейтенант, гражданин өлкән лейтенант.—дип үчекләде опер мине,—әйттем ич сезгә, мине просто Коля дип атагыз.
— Мин сезгә әдәпсезлек күрсәтә алмыйм, гражданин өлкән лейтенант, сез колониядә барлык минем кебек зэкларның турыдан-туры начальнигы, мин — халык дошманы, тоткын
— Халык дошманы’ Америка ачтыгыз, харап1 Беләм мин сезнең нинди халык дошманнары икәнегезне Күбегез нахакка утыра. Заманы шундый, кендектән югары сикерә алмыйсың Сүзне бу турыда артык дәвам итмик Мин сезне монда ни өчен чакырттым дисезме? Уңайсыз булса да әйтим, контроль эшләрем шактый бөялде минем, шуларныц кайберләрең эшләргә булышмассызмы дигән идем..
Мин җавап бирергә ашыкмадым, үтенечен кире каксам, үземне нәрсә көткәнен яхшы белә идем Какмасам. ул контроль эшләрне кайда, кайчан эшләргә икәне башыма килмәде.
— Нинди факультетта укыйсыз соң сез?
— Сезнең кебек үк тарих-филология факультетында. Шуңа сезгә мөрәҗәгать итәм дә.
— Контроль эшләрегезнең темалары нинди, бирегез карыйм әле?
— Монда түгел алар, өйдә Риза булсагыз, бөтен кирәкле материалларны иртәгә алып килермен. Сез эшкә бармассыз иртәгә, монда сәгать көндезге унберләрдән соң керерсез, килештекме шулай?
— Миңа сезнең тирәдә чуалу зэклардан уңайсыз, гражданин өлкән лейтенант Контроль эшләрегезне үтәргә каршы түгел мин. тик аларны кайда эшләрмен белмим
— Ярар, алайса, минем тирәдә буталмассыз. КВЧда1 утырырсыз
— Булды гына, иртәгә мин сәгать 11 дә шунда керермен Бүген мина китәргә рөхсәт итегез?
— Минем белән чәй эчмисезме?
— Юк. рәхмәт. Хушыгыз, тыныч йокы сезгә.
Унтугызынчы бүлек
1
Иртән промплощадкага бардык кына, яныбызга иректән кереп эшләүче электрик Василий Тузов килде Утыз биш-кырык яшьләрдәге сүз тыңлаучан бу ыхтымат кеше, булган акчабызга, сорасак—папирос, тәмәке чәй. шырпы.
> КВЧ — Купыура-тарбия бүлеге.
кәгазь, конверт карандаш кебек нәрсәләр алып керә язган хатларыбызны өенә кайтканда юл уңаенда почта тартмасына төшерә иде
— Сезгә күңелсез яңалык әйтергә килдем егетләр бәлки үзегез дә ишеткәнсез инде, радиодан бүген бөек юлбашчыбыз Иосиф Виссарионович Сталинның кинәт авырганын хәбәр иттеләр.—диде ул. беребезгә дә кара мЫйча
Бу хәбәр күбебезгә ток суккандай тәэсир итте Тузовны шундук сырып алдык
— Нинди авыру икәнен әйттеләрме?
— Кайчан авырый башлады диделәр3
— Сорауларыгызга анык җавап бирә алмыйм егетләр, ул күңелсез хәбәрне мин үтә дулкынланып, йокылы уяулы кеше кебек тыңладым Шуны сын ачык әйтәм. аңына килми, температурасы башта югары иде иңде ста бильләшүгә якынайды, диделәр
— Ул үлсә, илне кем җитәкләр, аны алыштырырдай кеше юк бит — диде бригадирыбыз, үзалдына сөйләнгәндәй
— Чирнең нәрсә икәнен, аллага шокер, үзенә дә татыр вакыт җиткән канэчкечкә.—диде астма авыруыннан җәфаланучы белорус Стась Коляда
— Авыргач, дөмексен иде инде ул тизрәк бәлки безнең тормышта да уңай якка үзгәреш булыр иде.—диде азәрбайҗанлы Аббас Гусейнов
— Юк. тиз генә дөмекмәсен, җан бирә алмый җәфалансын иде ул агач даһи. Без дүрт ел буена фашистларда әсирлектә интектек, монда кайткач менә ул интектерә Бездә әсир төшүчеләр юк. хыянәтчеләр генә бар имеш,—диде пермяк Валерий Мухин, ачу белән
Сталинны мин үзебез кебек гади кеше итеп түгел, ниндидер гадәттән тыш зат итеп күзалларга күнеккәнгә күрә аның авырып аяктан егылуына аңын югалтуына ышанасым килмәде Сталин һәм авыру Бу — акылга сый мае нәрсә’ Сталин—даһи, ул ниндидер чиргә бирешергә тиеш түгел, элек трик Тузовның төшенә генә кергәндер аның чирләве Алай дисәң Ленин да даһи бит. әмма үлгән Дөрес, аңа эсерка Фанни Каплан агулы пулялар белән аткан, ул шуннан мантый алмаган Сталин үлмәс, авыруыннан савыгыр хәзер Ленин заманындагы хорти медицина түгел, гигант адымнар белән алга киткән, күрелмәгән могҗизалар тудырырга сәләтле медицина Авыруы куркынычлы булса да. иптәш Сталинның тереләчәге бәхәссез
Әмма минем фаразым акланмады Ике көн үткәч. Сталин дөньядан кит те. дип хәбәр иттеләр Бу тетрәткеч яңалыкны колониядә горле кеше төрлечә кабул итте Күпләр Сталинны югалтуга чын-чыннаи кайгырып кан нар яшь түктеләр, аның үлүенә чиксез шатланучылар да. бетеңдәй битараф калучылар да аз булмады
— Үлгәч. Мыекның бер яхшылыгы тиде —ял иттерә,—дип көлде диңгезче Терещенко
— Егетләр, үлгән кешене хурлау яхшы түгел, ул бит әле хәтта җирләнмәгән дә Ә (сз аны пычракка аунатасыз, акылыгызга килегез,—дип тыйды бригадирыбыз халыклар атасына сүз тидерүчеләрне
— Үлгән кешегә тел тидермиләр, дөрес Әйтегез әле. бугор ә Сталин кеше идеме соң?
— Сталин —шәхес Акыл сатмыйк, аңа хөкем чыгару безнең эш түгел
2
Сталин үлгәч. Терещенконын гына түгел, колониядәге башка тоткыннар НЫҢ да амнистия көтүләре акланды Югары эшелондагы җитәкчеләр аны боек даһи илне «ятим калдыргач* ук эшләмәделәр, шактый вакытка кичек терделәр Әмма зэклар дүрт күз белән көткән ул амнистия политик тоткын нарга кагылмады аларны читләтеп үгте
Амнистия колонияләрне шакгый бушатты Ул алда әйткәнемчә безгә — политик тоткыннарга гына бернәрсә дә бирмәде Без Сталин игән вакытта да халык дошманнары санала идек, ул үлгәч тә кимсетелү һәм хур
лыклы кушаматтан арынмадык Терещенко амнистиянең үзенә кагылмавына бик нык пошынды Мин үзем Сталинның үлеме илгә ниндидер үзгәреш ки- терәсен баштан ук көтмәгән идем шуңа күрә хөкүмәтнең безгә битараф каелуына пошынмадым
Көннәр бер-бер артлы үтә торды Илебезнең торле почмакларыннан колониягә килгән хатларда амнистия буенча иреккә чыккан «егетләрнең», элекке һөнәрләрен яңартып, киң колач белән эш итүләрен— талаулар, көчләүләр үтерүләр белән халыкны зар елатуларын яза тордылар. Амнистиягә кадәр чәнечкеле тимерчыбык киртәләр артындагы колонияләрдә ярамас шөгыльләреннән тыелып яшәгән бозык затлар дүрт яклары кыйблага әверелгәч, «заяга» үткән көннәренең үчен бише белән генә түгел, уны белән кайтарырга керешәләр Моны мин үз күзләрем белән күрмәдем, ишеткәнемне язам Ә менә безнең колония начальнигы подполковник Мятлов һәм аның гаиләсе белән булган хәлне, үзем күрмәсәм дә. ул чыннан да шулай булды дип кистереп әйтә алам. Ул хәлне бөтен Китонлаг чирканып сөйләде Мятлов үчлекле, дорфа һәм чикләнгән кеше иде Аның кәефе юк чакта зонада күзенә ташлансаң, ул. гаеплеме син. түгелме, җәза бирми калмый иде Кышын йә кар көрәргә куша, йә зона эчен берничә тапкыр йөгертеп әйләндерә, йә карга яткырып үрмәләтә, яисә метрлы авыр утын агачларын бер урыннан икенче урынга ташырга куша Колониядәге зэклар гына түгел, безне саклаучы солдатлар да өнәмиләр иде Мягловны Ул зэкларны үзе җәзаламый солдатлардан җәзалата, солдатлар ул әйткәнне җиренә җиткереп үтәмәсәләр. аларны гауптвахтага озагтыра иде
Амнистия! ә эләгеп иреккә чыккан дүрт рецидивист бер көнне колония начальнжы Мятловның өенә төшке ашка кайтканын көтеп торалар да. аның янына «саубуллашырга» керәләр Алар кергәндә подполковник өендә үзе генә түгел, хатыны һәм унҗиде яшьлек кызы белән була «Саубуллашырга керүчеләр» Мятловның күз алдында аның хатыны белән кызын чиратлашып кочлиләр Аннары подполковникның үзен идәнгә сузып салып авызына шакмак кыстыралар һәм аны унитаз итеп файдаланалар
Зэкларны җене сөймәгән колония башлыгы, бу вәхшилекне күтәрә алмады, ашыгыч рәвештә эшеннән чыгып, хатыны белән кызын ияртеп каядыр китеп барды, диделәр Мягловны майор Ступнов дигән кеше алмашты Яңа начальник өчен колониядә зэклар әллә бар. әллә юк иде Эшкә пәриләрме алар? Йөриләр Алар ничек яшиләр, пичек тукланалар, нәрсә белән кызыксыналар — майорның анда гаме юк иде
Егерменче бүлек
1
Олядан хат килде Ул миңа ирек юллап Мәскәү1ә, Никита Сергеевич Хрущев янына баруын язган Эшеңне яңабаштан караячаклар, көтәм. тиздән Казанга кайтачаксың, дигән Эчкерсез сантыйлык! Дәүләт башлыгының мазасы мин генә анда Буш вакытында нишләргә белмичә, кичәге көнгә кабат юл ярыр! а маташкан тинтәк төсле, минем хакка әллә кемнәрне бимазалый Оля Тынычлап, синең алдыңа куйган максатың чебеннең бүлмәдән тәрәзә өлгесен ватып тышка чыгарга маташуы белән бер бит. дип аңа хатым саен тукыйм Тыңламый, үзенекен итә Мәскәүгә барган, эшемне яңабаштан караячаклар. имеш Илебездәге бихисап тоткыннардан һәммәсенең якыннары. Мәскәүгә барып Хрущевның алтын вакытын ала башласалар, нәрсә булыр Башында аз гына акылы бар кеше шәхси үтенече белән дәүләт җитәкчесен борчыймы5 Хрущев Җир шарының алтыдан бер өлешен биләгән илебез Советлар Союзы белән идарә итә, аның исәпсез-хисапсыз лагерь колонияләрдә җәфаланучы аерым кешеләрнең язмышларын теге яки бу якка хәл итәргә вакыты бармы5 Моның өчен Никита Сергеевичка миллионга, бер генә мил-
диоша түгел, әллә ничә миллион! а ярылырга кирәк булыр иде Оля аны ни чек күрә һәм ничек сойләшә алды икән’ Бәлки бу анын мине юату очен юрамал уйлан чыгарган уйдырмасыдыр'-1 Алай дисәң. Никита Сергеевич белән сөйләшкәннән соң мин сине инде иреккә чыкканга санап тизрәк яны 1й барыр!а омтылдым, тик Афәскәүдән соң ерак Себсрне дә урап кайтырга акчам юкльны гына тоткарлады, дигән Дуамал, чамадай тыш дуамал кыз Оля1 Алдын-артын исәпләми, башына нинди уй килсә, аны тизрәк эшкә ашырырга ашыга Үзенең ташын торган энергиясен күбрәк тиктомалга сарыф итүен ялгышып кына булса да уйлаганы бармы икән аның? Шагыйрь Некрасов әйтмешли «В беде — не, сробеет, спасет, коня на скаку остановит в Гбряшую избу войдет» Минем очен серле табышмак ул Инде менә дүрт ел язышабыз, тик әле һ#ман тиешенчә аңлый алмыйм үзен Минем. Оля коч куймаса да. срогым инде ике елдан аз гына артык Алда, зачетлар бе терелмәс ә. тоткынлыктагы тормышым, күп дигәндә җиде сигез ай кала дигән сүз бу Шул җиде-сигез айлык җәфаланулардан тизрәк арыну, алардан иртәрәк котылу очен югарыдагы таш маңгайлы түрәләргә мөрәҗәгать итеп мин гаепсез, зинһар, мине иреккә чыгарыгыз. дип түбәнсенергә, мескенләнергәме? Эшең, хәлең, ил. партия, халык алдында тузан бортегс кадәр дә гаебең юклыгы турында аларга сойләү күктә йөзгән ак болытка «Зинһар мине тоткынлыктан арала».—дип инәлү белән бер бит Кайдадыр гали зат ларның буйлары гына түгел, уйлары да ирешмәс югарыла безне кешегә са Һаучылар бармы икән? Оляны ашарга утырган берәүпс-ң тирәсендә очып эшен пошырган чебенне иренеп кенә селтәнеп куган шикелле ишәшеге* licit эше яңабаштан каралыр дип ша1ландырганнар Аның шуңа башы күккә гИГЭН Ул мине дә шул коры вәгъдә белән сөендерергә тырыша Ач чыпчыкка ашарга бөртекләр сибәсе урында, мул итеп әрбә ауда рын. шул туклыксыз кибәк белән сыйланыр!а кыстау кебек ич бу. бүтән түгел
Олядап хат алуымның оченчс көнендә мине эшкә җибәрмәделәр зонада I калдырдылар Колониядә!е бри<алалар вахтадан чыгын беткәч, нарядчик
— Хәзер юргагызга кайтып урын җир әйберләреңне капгеркяга тапшыр да. сәгать ешез тулуга шәхси дирбияларың белән бирегә кил. — диде
Мине каядыр күчерергә җыеналар ахры, дип уйлап, яшәгән юртабыма кайным Тормышымда булачак үзгәрешкә битараф идем, борчылмадым да. шатланмадым да Бәлки. Казанга озагачаклардыр Оля хатында, эшең яңабаштан каралачак дип язган бит Казанга кайтасы булса, юл озын, хаҗәте 4i.liар. артык булмаслар
Әйтелгән вакьика Оляпың хатлары, йөзләгән шахмат этюдлары чүп чар кәгазьләр сакланган чемоданыма бер пар резина итекләр салып вахта янына килдем Мин Килгәндә анда беркем дә юк иде иртәрәк килдем ахры дип чшкәрәк китеп чемоданыма утырдым Бераздан вахтаның үтәли йөренмәде коридоры ишегеннән кулына юка гына папка тотып оперуполномоченный Николай Васильевич Поляков чыкты Мин аягүрә бастым
— Сәлам.—диде ул миңа, дустанә елмаеп —Шатлан туган Казанына озатабыз сине СССР Верховный Суды хокем карарыңны юкка чыгарган К.« занл!.!лар эшеңне яңабаштан тикшерергә сине анда ашыгыч кайтаруны таләп итәләр
— Беләсездер. Козьма Прутков, акрынлап ашык дигән Ашыгу шайтан фигыле бит. Николай Васильевич
— Килешәм дөрес әйтәсең’ Контроль эшләр очен сиңа зур рәхмәт Кадынрон Алар очен мин бишлеләр алдым, шәп булыштың моло дсп* Хезмәтең очен үзеңне бәхилләт.» алмадым үпкәләмә Эшем гавык та чүплән бетермәслек күн. өлгерә алмадым Иреккә чыга калсаң, хат яз. Көтәрмен Сине Хәзер сганщнпә o3aii.nl куярлар Берәр үтенечең булса әиг үтәрмен »
— Бернинди үтенечем дә юк рәхмәт Моннан китәсемне ннгә кич.» үк әйтмәдегез, бүгенгә калдырдыгыз. Николаи Васильевич3
— Моннан китәсегсзне кичә яки бүген белүегезнең ни әһәмияте бар барыбер түгелмени?
— Түгел, хөрмәтле өлкән лейтенант Мин менә бригададашларым белән саубуллашмый китәм. Бу бик мөһим Әйтерсең, мондагы семьяма хыянәт итәм
— Бер төн булса да тынычлап йокласын, йолкынмасын, дидем мин сине Семьям дисең, бригададаш иптәшләрең белән нинди уртаклыгың бар иде. аларның үз кыйблалары, синең үз кыйблаң бит
— Кыйблаларыбыз төрле, әмма кояшыбыз уртак иде. Николай Васильевич Мин бригададашларым белән оч ел буе иңгә-иң торып эшләдем, бер түбә астында бер үк бозык, тынчу һаваны суладым, алар тосле үк зэк исәпләндем
— Гафу ит, хаталык эшләгәнмен, гаебемне таныйм. Үтенәм. эшегезне» ни белән бетүен хәбәр итегез миңа Килештекме?
— Күз күрер
Без кул кысышып аерылыштык
2
Мине станциягә алын килгән йок машинасы ерак тупикта торган ялгыз вагон янында туктады Вагон эченнән шундук оч солдат чыкты Алар мине колониядән алып килгән конвоирдан башта документларымны, аннары үземне кабул итен алдылар Әйләнә-тирәмә күз салырга да өлгермәдем, ашыкты рып вагонга керттеләр Күңелне токка күрәзә димиләр, резина итекләрне бик урынлы алганмын, тамбурны узгач, Столыпин вагонына эләгүемне абайладым Вагон коридорына кергәч, миңа тагылып диярлек атлаган табак битле, кысык күзле казах тибындагы солдат
— Чемоданыңны шунда керт,—диде җицемнәй сул якка тартып.
Анда ишеге яртылаш ачык купе икән, кердем, солдат та миңа иярде
— Кесәләреңдә нәрсәләрең бар. чыгар
— Бернием дә ток
Табак бит әйткәнемә ышанмады, барлык кесәләремне кулын тыгып тик-шерде. өстемдәге киемнәремне капшап чыкты £ 3
— Ботинкаларыңны сал.
Салдым. Ботинкаларымны тикшерде
— Чемоданыңны ач.
Ачтым Солдат андагы хатларны, кәгазьләрне остән-өстән генә тикшергәч. чемоданны ябарга кушты Мин ботинкаларымны салып, аякларыма резина итекләр киеп алдым Казах аяк киемнәремне алыштыруыма сүз әйтмәде, ул котсыз итекләрне нигә кигәнеңне беләм дигән тосле саран гына елмайды Аннары мине яңадан коридорга алын чыгып, вагонның аргы башына алып китте Анда барганда мин ал яклары калын тимер рәшәткә белән ныгытылган купе-читлскләрдә берәүне дә күрмәдем Башыма бөтен вагонга мин берүзем микәнни дигән күңелсез уй килде Юк. мин үзем генә түгел, иң аргы купе читлектә бер кеше бар булып чыкты Эт башы кадәр йозакны ачып, солдат мине купе читлеккә кертеп бикләде Андагы бәндә миңа керү белән
— Танышыйк. Сертей Александрович Жирнаков. Рәссам. Соль-Илецки- дан.—дип кулын сузды
Таныштык
— Алланың рәхмәте, бик үк бәхетсез түгел икәнмен әле. менә сез кердегез. икәү булдык. Юкса инде тәүлек буена ялгызым үземне rap кабердә, тимер табут эчендә итеп күзаллый башлаган идем,—дип куанды купеда- шым—Күрәсез, шаккаткыч уңайлыклар белән Казахстанга сөргенгә кайтаралар мине Сез дә минем кебек үк сөргенгә юл тотасызмы?
— Юк. минем эшем яңабаштан каралачак, шуңа кайтаралар.
— Алай Статьягыз нинди?
— Элек 58-10 ныц икенче матдәсе иде
— Күпме утырган идегез инде5
— Дүрг ел ярым
— Мин унны утырдым Минем дә статьям 58-10. тик аның беренче матдәсе Дәүләт иминлеге министрлыгы вәкилләре теле белән әйтсәк ба шымдагы шөрепләремне тутык басканы өчен утырдым Тикшерү вакытында да, судта да. син дошман тегермәненә су коеп, үзен белән аралашкан ке шеләрнең миләрен чүпләгәнсең, диделәр.
Без купе-читлегебезнең урта сәндерәсенә урнаштык Читлектә шем сүзчән кеше икән, тыңлыйммы аны тыңламыйммы, сойләвен белде ,
— Сез минем ни өчен утыруымны әйткәч, өнәп бетермәдегез кебек,—дип башлады ул сүзен.—Минем фикерләвемне дингә аллага ышан маучы кешегә аңлавы да. кабул итүе дә читен Дин. кешенең җаны бар. дип өйрәтә Кешенең хисеме үлгәндә аның җаны үлми, исән кала Җан —изге, ул. мәңгелек Үлгән кешенең җаны күк бушлыгындагы фәрештәләр арасын да кая барырга белми каңгырап йөрми, яңа җирлеккә — ана карыныннан дөньяга килгән балага кайта. Бу чын дөрес хәл Сугыштан соң бер фәнни популяр журналда Селезиядәге кечкенә генә немец шәһәрендә бер рус сол датының шул шәһәрдәге башкаларыннан һич аермасы булмаган гади генә бер йорт алдында сихерләнгәндәй туктап калуын яздылар Солдат тылсым көченә буйсынгандай як-ягына карана, алдындагы йорттан, магнит белән тартылгандай йә арткарак чигенә, йә аңа якынрак килә Үзе минем монда булганым бар бит бар. дип кабатлый Тик бу йортның фасадында элек күргәндә ике генә багана иде хәзер дүрт, киң баскычның ике ягында нәрсәләрдер җитми, тик нәрсәләр җитмәүне хәтерли генә алмыйм, дип үз алдына сөйләнә-сөйләнә йорт эченә үтә Анда кергәч йорт хуҗасын эзләп табып, фасадагыздагы колонналарны сез кайчан арттырдыгыз, баскычыгыз ның як-якларыннан да нәрсәләрнедер алгансыз, йортыгыз алдында алар юк. ди Йортыбыз фасадындагы таш баганалар, бабам заманында, мин туганчы ук өстәлгәннәр, дип җавап бирә солдатка хуҗа Баскыч читендәге арслан нарны, фасадта баганалар арткач, йортның гомуми күренешен бозып тор ганы, урамның тулы ансамбленә ярашмаганы өчен башка җиргә күчергәннәр Аннары ул солдаттан, сез минем йортымның иске фотосын’ кайда күргән идегез, дип сорый Мин фотода түгел, натурада күргәнем бар йортыгызны, дип җавап кайтара немецка солдат Сиңа ничә яшь. ди хуҗа Егерме оч. ди солдат Минем бабам үлгәнгә инде утыз елдан артык, бу йорт ны синең элек күрүең мөмкин түгел, ди немец Әфәндем, мин йортыгызның эчке бүлмәләрен дә беләм Әнә коридорыгызның сул ягындагы өченче ишек дүрт биек тәрәзәле, бизәкле эшләнгән борышы каминлы бүлмәгә кертә, дип шаккатыра хуҗаны солдат
— Немец белән рус солдаты нинди телдә сөйләшкәннәр?—дип бүлдем мин юлдашымны
— Журналда ул турыда язылмаган иде. әйтә алмыйм Бәлки солдат не мецча белгәндер, ә немец русча аңлагандыр
— Сез аны анык белмисез, димәк, бу бик моһим бит
— Аларның нинди телдә аңлаша алулары турындагы уй исемә дә килмәде минем
— Ярар, алар ниндидер уртак тел тапсыннар да ди Мәсьәлә анда гына түгел Сез башта ук. дингә аллага ышанмаган кешегә минем фикерләүләрем не кабул итүе кыен, дип кисәттегез Әйе. яшермим аңлавы авыр сезне Кон цепциягезнең. мин сезнең фикерләүләрем диюегезне шулай үземчә атыйм, ничектер очлары очка ялганып ук бетми шикелле Миңа сез гонаһлыларны теге дөньяда тәмуг, гөнаһсызларны җәннәт көткәнен аңлатмасагыз да була Тик менә гәмугта гөнаһлының нәрсәсе дәһшәтле утта янып, коточкыч җәфалар кичерә дә. җәннәткә эләккән генаһсызның анда нәрсәсе рәхәт чигә, хозурлыклар кичерә — төшендерегез шуны Үлгән кешенең җисеме туфракка әверелә, анысы берәүгә дә сер түгел сез җанны мәңгелек, ул ана карыныннан дөньяга яңа килгән сабыйга күчә, дидегез Монда да концепциягезнең очы очка ялганмый бугай бит. ә?
Юлдашым миңа үзе инанган нәрсәләрне яклап та шик астына алып та тормады, турыдан-туры ж
— Фикерләүләремнең сез шикләнгән өлешләрен мнем тегермәнендә яңабаштан тартып он итәсен. аннары ул оннан туклыклы ипи пешерергә кирәклеген сез үзегез дә сизми гади генә итеп аңлаттыгыз миңа, рәхмәт.-—диде. елмаеп,—Фикерләүләремне дәвам итимме?
— Ихтыярыгыз. *
— Хәзер мин, кем әйткәндәй, пластинкамны алмашып, концепциямнең икенче өлешен бәян итәм Атом төшенең электроннарга һәм протоннарга таркалу хасияте инде берәүгә дә сер түгел, аны елтырык борынлы балалар да белә булыр Mifti кеше организмы да триллионлаган атомнардан гыйбарәт дигән карашта торам Табигый буларак, кеше организмындагы атомнар да электроннарга һәм протоннарга таркалалар. Алар безнең тәнебездә бик үзенчәлекле функцияләрне башкаралар. Әйтик, менә сез һәм мин Без таныштык Безнең танышуыбыз эзсез генә үтмәде, сезнең протоннарыгызныц күпмеседер миңа, минем протоннарымның шул кадәресе үк сезгә күчте Алар безнең геннарыбызның хәтер күзәнәкләренә урынлашты. Шулар аркасында алда сез мине исегездә сакларсыз, мин — сезне. Бу безнең күченгән протоннарыбызның үзебездә калган электроннары белән яңадан кушылырга омтылуларыннан килә. Шул нигездә кешеләр үзләренең кайдагыдыр якыннарына бәхетсезлек килүен, яки үзләренә шатлык йә борчылу киләсен алдан сизәләр Кеше кинәт кенә тынычлыгын югалта, борчыла, үз-үзенә урын та- балмый. Аннары берничә көннән хәбәр ала. ул тынычсызланып чыгырыннан чыкканда аның туганымы, үтә якын кешесеме дөньядан киткән була. Бу инде яшәүдән туктаган кешенең синдә саклана торган протоннары үзләренең электроннары һәлакәткә юлыкканга чамадан тыш ярсынуларыннан Тгилә Шуларның ярсынулары синдә борчылу тудыра Сөйләгәнем сезгә аңлашыла- рак төшсен өчен тагын кабатлыйм, менә без сезнең белән таныштык һәм бер-беребез белән протоннарыбызны алмашыштык. Алмашкан протоннарыбыз безгә, һич югында, бер тапкыр, бер-беребезне аз гына мизгелгә булса да искә төшерергә, хәтерләргә булышачаклар
— Фикерләвегезнең бу өлешенең ниндидер дәрәҗәдә нигезе бар кебек.—дип сүз кыстырдым мин юлдашымның сөйләвенә.— әмма тынычсызлану һәм үз-үзеңә урын тапмауларны электроннарга һәм протоннарга бәйләү бик примитив Ә TOIJI күрүне сез ничек аңлатасыз5
— Төш күрү тбндәге электроннар һәм протоннарның кеше йоклаганда да уяу калулары, аларның бал кортларының умартада калгай күчтән аерылгандагы шикелле халәт кичерүләре турында сөйли. Шуңа күрә кешегә әллә нинди куркыныч төшләр керә...
Очраклы юлдашым Сергей Александрович Жирнаков үзенең фикерләү- саташуларын шулай Ангарскидан башлап Омскига кайтып җиткәнче сөйли- сөйли саруымны кайнатты Омскида безне аердылар Купеда ялгызым гына калгач Казанга кадәр араны үз-үземне кая куярга белмичә борчылып кайттым «Хөкем карарыгыз СССР Верховный Суды тарафыннан юкка чыгарылган. сезне Казан эшегезне яңабаштан тикшерү өчен үзенә ашыгычлык белән кайтаруны таләп итә-—диде колониядә кум мине зонадан станциягә озатканда Сигез ай буена сузып тикшергәннәр иде бит инде Тикшерүчем үзе уйлап чыгарган уйдырма «җинаятьләремвиәи кала, бүтән .гаебем табылмаган иде Минем эшемне кырык кат тикшерсәң дә бер үк нәтиҗә булачагын Мәскәүдә аңламадылар микәнни? Күпчелек беркетмәләргә кулым куелма- ган. гагын ни җитми икән инде? Оляга шөгыле юктан шөгыль табып кычытмаган җирләрен кашу нигә кирәк иде. моның белән ул минем эшемне чет- рекләндерел. азатлыкка чыгу көнемне күпмегәдер.артка чигермәсме? Эшемне яңабаштан тикшергәндә, миңа өелгән гаепләр барысы да уйдырма, алар- ныц һәммәсе дә чынлыктан ерак диюемә ышанучы булырмы5 Һәй. эшем тикшерелде ни дә. тикшерелмәде ни. иреккә чыктым пи дә. чыкмадым ни. алда барыбер җүнле башлы яшәү көтми мине Маңгаема суцллган «халык дошманы - мөһере мәңгелек, ул беркайчан да юылмаячак Гомерем фронтта киселгән булса, исән калган коралдаш иптәшләрем хәтерендә урын алыр идем ичмасам
Ниһаять. Казанга кайтып җиттем. Кайтуымны монда көткәннәр ахры, поезд туктагач, ярты сәгать тә үтмәде, купе читлегемнең йозагын ачып мине коридорга чыгардылар
— Эчтә берниенпе лә онытмадыңмы?
— Юк. һәммә нәрсәмне алдым
-*• Ә резина итекләрең кая?
— Артык кирәкләре юк аларнын миңа, калсыннар, бәлки кемгәдер ярап куярлар
Вагоннан чыкканда кулыма чемоданымны тоттырдылар Тышта вагон ишеге төбендә, мине бер сержант белән муенына автомат аскан солдат көткәннәр икән. Чемоданымны ачып, аякларыма ботинкаларымны кидем Сержант, кулындагы дело-формулярны ачып, дикъкать белән карады да
— Фамилияң, исемең, әтиең исеме, туган елың?—диде.
Әйттем
— Әйдә, кулларыңны артка куеп як-ягыңа карамый миңа ияр
Мин утырып кайткан вагонны станция читендәге почта складлары алдында калдырганнар иде. без иң кырыйдагы рельслар буеннан тимер юлны аркылыга кисеп үткән шоссега юнәлдек Солдат, муенына аскан автоматын атарга әзер тотып, дүрт-биш адымга артка калып, безгә иярде
Кон кичкә авышып килә, әйләнә-тирәдә беркем күренми, вокзал ягын нан маневр паровозының ара-тирә ялкау гына пошкырганы ишетелә
Сагынылган Казан туфрагыннан әллә бераз үз аякларымда атлатырлармы дигән идем, булмады Шоссега җиткәч, «кара козгын-ның ябык кузовы на мендереп, караңгы тар шкафка бикләделәр Күренекле фикер ияләреннән кемдер, елгадагы бер үк суда ике тапкыр коенып булмый, дигән. Килешәм Елгада ул ирешелмәслек эш Ә менә «кара козгын» кузовындагы тар шкаф ларга ике генә түгел, бихисап тапкырлар кереп чыгу мөмкинлеген чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган лагерь колонияләр зонасындагы һаваны сулаган тоткыннар үз тәҗрибәләрендә беләләр Гадәләт «яратучы» чамадан тыш «тугры» һәм «илгәзәк» хокук органнары ул мөмкинлектән һәркемне файдаландырырга әзер торалар Без совет кешеләре, дөньяда чикләнмәгән хокуклар белән тәэмин ителгән иң бәхетле бәндәләр исәпләнәбез Башка илләрдә безгә иш беркем юк Хәреф таный башлау белән һәр адымыбызда бик тә гакыллы лозунглар, хикмәтле өндәүләр укый башлыйбыз Алар чынлыкка туры киләләрме әллә коры хыял җимешләре геноме. ул турыда уйлап баш катырмыйбыз Безнең очен партия һәм анын зирәк юлбашчылары уйлый
Тимер юл станциясеннән Дзержинский урамындагы Дәүләт иминлеге комитеты урнашкан бинаның ишегалдына кадәр араны - кара козгын» тиз үтте Әрҗәдән төшереп, эчке төрмәдәге ялгыз камераларның берсенә мине документ-фәлән күрсәтүемне, фамилияң, исемең, әтиең исеме кебек сорау ларга җавап бирүемне таләп итми генә керттеләр Бу мине гаҗәпләндермәде, киткән йортыма яңадан әйләнеп кайттым бит Күңелдә һәр карыһгы онытылмаслык гз уйган бу интегү урынында күзләремә сизе лерлек үзгәрешләр ташланмады Аның эченә уздыра торган тон ишегендәге «Чит кешеләргә керү тыела» дигән катгый язуның үзгәрешсез сакланганын күргәч, мондагы надзирательләр дә алмашынмаганнар, шулар уктыр, дип уйладым һәм ялгышмадым Төрмә коридорында мин кайчандыр песнәккә охшаткан иң үчлекле, тоткыннарны җене сойми торган явыз надзиратель хатын кизү иде Анын белән мин баш кагып исәпләштем Ул чыраен җирәпүле чытып, иреннәрен бөрештереп читкә борылды Шунда сез. апай үзегезне һаман да түрә иген саныйсыз икән әлс. мин дә сезгә үземнең тошен калганнардан түгеллегемне күрсәтермен, дин күңелемә беркеттем Ка Mepaia керү белән асты-оскә әйләндерелгән табутны хәтерләткән, көзләгән кешеләргә ятак хезмәтен үтәп шомарып беткән гопчанга аудым Надзнра гель хатын шундук ишектәге кормушка капкачын ачып
— Ятарга ярамый, гөр. йөре!—дин әмер бирде
— Сезнең урыныгызда ятмыйм, борчылмагыз үз урыным, тор мыйм,—дидем
— Торырсың, безнең монда теләсә кем теләсә ничек аунарга санаторий да. курорт та түгел
— Карагыз әле. ябыгыз кормушканы. йокым килә, комачауламагыз.
— Мин хәзер үк төрмә начальнигын чакырып, аңа синең бездәге тәртипләргә буйсынмавыңны әйтәм. ул нишләтергә белер.
— Хет комитет председателенең үзен чакырыгыз, ул да могезле‘түгелдер. курыкмыйм Сару кайнатмагыз, ябыгыз кормушканы
— Соңгы кат кисәтәм. тор, киреләнүеңнең ахыры яхшыга булмас!..
— Шулаймы? Котымны алдыгыз тәки, үләм—Капылт кына торып утырдым — Кешечә әйткәнне аңлыйсызмы, китәсезме ишектән? Тәмам сагыз булдыгыз, туйдым сездән—Үрелеп стенага беркетелгән өстәлчектән кружка алдым—Кормушканы япмасагыз. шушы кружка белән чыраегызга бәрәм Йә. өчкә кадәр саныйм бер ике. оч!
— Бандит’ —Кормушка капкачы шап итеп ябылды
Егерме беренче бүлек
1
Язмышым мине тикшерүчем Горшенин белән тагын очраштырды Бу юлы аның иңнәрендәге бер сызыклы тар капитан погоннары урынына ике сызыклы подполковник погоннары иде. уң түшендә — Кызыл Йолдыз ордены Башыма ирексездән. әһә. болай гиз үскәч, аңа инде генерал булырга да күп калмаын икән дигән мыскыллы уй килде
Мине Горшенин, элекке таныш булгангамы, киң елмаеп, ачык йоз белән каршылады, ишек катында Дәүләт иминлеге комитеты иләге аша үтүче кешеләр өчен идәнгә кузгатмаслык итеп беркетелгән махсус табуреткага түгел, өстәле каршындагы өч урындыкның берсенә утыртты Әйтерсең, ул элек да ими рәвештә кемнәргәдер ошарга, кемнәрнедер кабатларга тырышучы мин белгән кыланчык түгел, бөтенләй башка кешегә әверелгән иде Гәүдәсендә салмаклык, олысымаклык Хәрәкәтләрендә үзенә чамадан тыш ышанганлык кычкырып тора Тышкы кабыгы алмашкан, ә хакыйкатькә мөнәсәбәте элек кечә калдымы әллә анысы да үзгәрдеме икән?
— Йә. кәефләр ничек. Кадыйров? Казан сагындырдымы?
— Сезне иң кызыксындырган нәрсә шулар гынамы Семен Андреевич3— дип. сорауга каршы сорау бирдем мин
Подполковникның сипкелле чыраендагы кунакчыл елмаю һич булмагандай юкка чыкгы.
— Очрашканда әйтелә торган дежур сүзләр алар, сүзне нәрсәдәндер башларга кирәк бит
— Аңлашылды, рәхмәт Мин. җүләр. аны чын-чынлап сорадыгыз дип уйладым тагын. Кәефемә килсәк, зарланмыйм, кәефем шәп Казанны түгел, сезне сагындым мин. Семен Андреевич Колониядә чакта анда дүрт күз белән гел сезне китерүләрен когтем Ник дисезме? Урыныгыз монда түгел, күптән җинаятьчеләр арасында бит сезнең.
Тикшерүчем, олысымаклыгын онытып, миңа теге вакыттагы кебек сага- юлы текәлде
— Күрәм. сез шактый остарып кайткансыз
— Булыр академия үттем бит. чынбарлык академиясен — Әйтегез әле. ни өчен мин җинаятьчеләр арасында булырга тиеш?
— Шуны белмисезме? Әйтәм фальсификацияләр әмәлләгәнегез өчен Бернинди җинаять тә эшләмәгән һәм аны эшләргә дә уйламаган мине, шулай ук минем ише нахакка монда эләккән кешеләрнең гаепләрен фил кадәр итеп күрсәтеп халык дошманнары ясаганыгыз өчен Дәүләтебез алдындагы шундый «мөхтәрәм» хезмәтләрегез сезне инде әнә подполковник дәрәҗәсенә күтәргән һәм хәрби орденга лаек иткән Ләкин куанмагыз моңа.
ул ялгышлык иртәме-соңмы төзәтелер, төзәтелми калмас Әнә стенагыздагы әле кайчан гына эленеп торган иконагыз Берия портретын үзегез үк чыгарып чөйгәнсез инде Ул сезнең шикелле сабын куыгы күк өреп кабартылын- ган түрә иде. Очты адәм актыгы, аңына килергә дә бирмәделәр. Иконагыз артыннан сез дә озак тукранмассыз. очарсыз дим мин
— Беттеме сүзегез?—диде тикшерүчем, калтыранган бармаклары белән £ өстәлендә яткан портсигарыннан папирос алып
— Бетмәде Бу бүлмәгә соңгы кат аяк басканнан соң үткән дүрт елда * сезгә җиткерәсе сүзләрем байтак җыйналды минем, әмма хәзергә әйтелгәне ° җитеп торсын. Нигә чакырттыгыз? Кәефем белән генә кызыксыну өчен түгелдер, шәт?
— Сезнең хөкем карарыгыз юкка чыгарылган, миңа эшегезне яңабаштан < тикшерү йөкләнде
— Аны башкарырга сездән дә ахмаграк кеше юкмыни бүтән?
— Сезгә мин үземне мәсхәрәләргә киңәш итмәс идем
— Мин сезне мәсхәрәләмим, ничек булсагыз, шуны гына әйтәм >- Эшемдә объектив булырыгызга ышанмыйм. Сез миңа таккан гаепләр буенча суд хөкем карары чыгарып ун ел биргән иде ич инде, элек тикшергәнегезгә нәрсә өсти, нәрсәне аныклый алырсыз? Эшемне сезнең тиешенчә ерып чы тарыгызга ышанмыйм, шуңа күрә бүтән кул тыкмагыз аңа
— Эшегезне мин башладым, ахырына да мин үк җиткерергә тиеш Аны яңабаштан тикшерүне башка кешегә бирү мөмкин түгел
— Алай булгач эшебез карусельне хәтерләтәчәк икән
— Нинди карусельне?
— Ярминкә каруселен. Карусельдә агач атка атланып әллә никадәр юл үткән кебек буласың Баксаң, беркая да китмәгәнеңә, гел бер урында әйләнгәнеңә төшенәсең
— Алай уйламагыз, сез монда булган 1950 елдан соң безнең системада да күп кенә нәрсәләр үзгәрде. Кадыйров
— Ә төрмәгез, андагы мохит, тәртипләр шул ук калган
— Мәсәлән?
— Тоткынга элеккечә ук ятып торырга да. озак утырырга да рөхсәт юк Ул тимер читлектәге ерткыч җанвар шикелле берөзлексез йөрергә тиеш Ха тын-кыз надзирательләр, сине туалетка алып баргач, табигый ихтыяҗда рыңны ничек үтәвеңне бөтен ваклыкларына кадәр күзәтеп торалар Алар өчен бу —театрда кызыклы спектакль карау белән бер, күрәсең
— Мин суз бирәм. камерагызда сезгә карата чикләүләр булмас, мөнәсәбәт үзгәрер
Тикшерүчем сүзендә торды, надзирательләр мине тулы тынычлыкта кал дырдылар Камерама икенче көнне үк яңа китаплар һәм журналлар да керде Сорау алулардан бушап торган сәгатьләремне укып үткәрә башладым
Баштагы көннәрдә тикшерүчем мине үз кабинетына еш чакыртты Аның эшне тизрәк ахырына җиткерәсе, төгәллисе килә иде шикелле Беркетмәгә сорауларына ничек җавап бирсәм, үзгәртми терки барды, үзеннән бер ни дә өстәмәде Ахырга таба да ул бу принцибына хыянәт итмәде Эш арасында сорау алуда катнашучы прокурор кызыксынып миннән ике-өч тапкыр коло ниядөге тормыш, андагы контенгент. көндәлек хәлләр турында сорашты Соңгысында
— Хезмәт белән төзәтү лагерьларында рецидивистларның хакимлек итүләрен ишеткәнем бар. ул дөресме?—диде
— Элек хакимлек итәләр иде. соңгы амнистиядән соң әллә ни узына ал мыйлар. таянычлары азайды, политик тоткыннар койрыкларына басты лар.—дип җавап бирдем
— Җәмгыятебезнең түбәнгә тәгәрәгән кешеләренә сезнең бәягез нинди’
— Рецидивистларгамы?
— Әйе ~
— Җәмгыятебез тәненә ябышкан паразитлар алар Эш сөймиләр Эштән берничә көнгә генә булса да арынып тору өчен әгъзаларын гарипләүне
тәннәрен бозуны гадәти нәрса саныйлар Хәтта пычак белән корсакларын яралар Тирән кисмиләр, чамалап кына, әллә ни сызланмаслык итеп сызалар Берәүләре эшкә чыгуларын таләп итеп үз яннарына кергән начальствоны аяк осте басып каршыламас өчен, умалларын (йомырка капчыкларын) зур кадак белән сәке тактасына кадаклыйлар, начальстволарны күрмәс өчен, аскы күз кабакларын өскесенә ябыштырып нечкә тимерчыбык белән шәпләп тегеп куялар Кайберләре, үзләрен теләсә нинди авыртуларга исләре китмәүне күрсәтер өчен, шәрә тәннәренә ике капламлы пальтодагы шикелле итеп нечкә тимерчыбык белән иңнәреннән билләренә кадәр ике рәт төймә тагып «шаккатыралар»
— Ә политикларга лагерь ничек?—диде подполковник
— Аны сөйләп тормыйм. Семен Андреевич, анысын анда үзегез баргач күрерсез дип ышанам.—дидем
Прокурор минем җавабымнан рәхәтләнеп көлде. Уйлап эш итә торган төпле кеше бугай ул. миңа эшемне тикшерү барышында бер тапкыр да чет- рекле. буталчык сорау бирмәде, хәлемә кергәндәй тын гына утырды
— Нигә шул тикле күрәлмисез сез мине. Кадыйров?
— Нигә күрәлмисез. имеш' Сез минем язмышымны харап иттегез. Шуны белмәгән кеше кебек сорап торасыз тагын
Риан да Казанга кайткан Горшенин мине аның белән прокурор алдында кара-каршы очраштырды «Дустым»ның инсафлылыгы элек тә чамалы иде. сак астына эләккәч, ул аеруча оятсызланганга охшады Аңа тоткынлыкның аз гына да файдасы тимәве күренде. Хәер, бөкредән нәрсә көтеп була, аны тик кабер генә турайта бит Риан үзен, электәгечә үк. һичнигә исем китми дигән сыман һавалы тота Ул да әле иреккә чыкмаган бугай, өстендә минеке кебек үк зэк киемнәре Аны минем эшемне яңабаштан тикшерү уңае белән безне кара-каршы очраштырырга кайтарганнар, күрәсең.
Тикшерүче аңа
— Ничек. Саттаров, сез Кадыйров хакында элек күрсәткәннәрегездән ваз кичмәдегезме?—дигән сорау биргәч, ул кабаланып:
— Андый нәрсәнең, гражданин полковник (хәйләкәр подполковникны бер баскычка үстерде кемгә ничек мөрәҗәгать итәргә белә), минем уема да кергәне юк. һәм. инанып әйтәм. килмәс тә.—дип кырт кисте.
— Ә сез нәрсә әйтерсез моңа. Кадыйров5—дип миңа карады тик шерүчем
— Минем дә җавабым электәгечә. үзгәрешсез. Саттаровның миңа яккан гаепләре барысы да нахак уйдырма
— Ирек, нигә боргаланасың, мондагы зур кешеләрнең башларын каты рырга тырышуың көлке бит Сиңа мин төрмә бераз акыл керткәндер, файда га киткәндер дип уйлаган идем инде.
— Мин юрмәнең сиңа да берни дә бирмәгәнен күрәм Син теләсә кемгә койрык болгарга, өстерсәләр, атаң-анаңны да өзгәләп атарга әзер алабай идең инде мәетләр белән тукланучы шакалга охшый башлагансың, бер- урында гына тормыйсың, үсәсең Белсәм дә сорыйм әле. синең үз гомереңдә берәр кешегә яхшылык эшләгәнең бармы?
— Ник булмасын, менә сиңа яхшылык эшләдем
Мин мондый оятсыз җавап көтмәгән идем, югалып калдым.
— Миңа5 Син нинди яхшылык эшләдең миңа? Өстемнән нахак ошак язып башымны таш капчыкка тыгуыңны яхшылык эшләүгә саныйсыңмы?
— Әлбәттә, шуны Аңарчы син яхшы белән яманны аера белми идең, тоткынлыкта үткән елларыңда тормышның кадерен белергә өйрәнгәнсең дип уйлыйм
— Чыннан да. мәег белән тукланучы, башкаларның хәсрәт чигүләреннән хәм табучы кабахәт шакал икәнсең син!
— Әйе синең күк яңгырсыз болыт түгел
Подполковник безгә аргык чәкәләшергә бирмәде, бүлде
Бетерегез үзара талашуыгызны, җитте! Кадыйров. Саттаровка сезнең дәгъвагыз бармы5 Аны сез нәрсәдә хаксыз саныйсыз һәм моны нәрсә белән дәлилли аласыз?
— Соравыгыз урынлы рәхмәт Саттаров, минемчә, сәламәт акыллы нормаль кеше түгел, аны сары йортка җибәреп тикшертергә кирәк Аннары нәрсәгә хаҗәте булды бу кара-каршы очраштыру кәмитен Мин элек тә Сат- ' таров белән очрашу беркетмәсенә кулымны куймаган идем, хәзер дә куй мыйм Үтснәм. эшемне тизрәк бетереп суд хөкеменә озатыгыз да. мине тормә кандалаларын симертүдән азат итегез.
|
2
Инде йокыга китеп бара идем, камерам ишеге йозагында ачкыч борыл *= ганны ишетеп сискәнеп киттем. Тикшерүчем йокымны бүлеп тонлә чакырма < са, аңа кон кыска, күрәсең, дип уйладым үртәлеп Берни эшләп булмый мин *" үз иркемдәге кеше түгел, Семен Андреевич сагынган икән, күренеп төшми “ ярамас
Ишекне киң ачып, камерама авызы колагына җиткән төрмә башлыгы - килеп керде Әллә сәрхүш инде сантый, нигә куанычы ташып чыккан моның?
— Кәефләр ничек. Кадыйров? Күңелең урынындамы, берни сизмиме3
Торып аякларыма бает ым
— Кәефем зарланырлык түгел, гражданин начальник, рәхмәг Күңелем дә урынында, берни сизми, тыныч.
— Мине гражданин начальник димәгез бүтән, иптәш Пронин диегез Иптәш Кадыйров җыеныгыз, мин сезне иреккә чыгарырга кердем
— Нәрсә? Минеме3
— Әйе. дүрт ягыгыз кыйбла хәзер сезнең, иреккә чыгасыз'
Тормә начальнигы, күзләремә дусларча карап, иңемнән какты
Минем бу көтелмәгән хәбәрдән колакларым шаулый башлады, йөрәгем тибүдән туктагандай булды
— Ник шатланмыйсыз, мин чынлап әйтәм. Җыегыз әйберләрегезне Сезгә комачауламас өчен мин коридорга чыгып котам.
Иреккә чыгам! Өнме бу. әллә тешме? Бәлки, саташам гынадыр3 Юк саташмыйм бугай Тормә начальнигы үзен гражданин димәскә, иптәш Про нип дияргә куша, гаҗәп
Тоткынның җыярдай цие бар. тиз-тиз остемә киенгәч, юрганымны, җәймәләремне, мендәремне, сөлгемне матрацым эченә төреп, коридорга чыктым’
— Мин әзер, гражданин начальник
— Мин хәзер сезнең очен гражданин түгел инде. Кадыйров ә иптәш булам Гражданин сүзен иреккә чыккач та тәкрарлый күрмәгез, монда кал дырыгыз
— Нәрсә, иректә инде гражданиннар юкмыни, иптәш Пронин3
— Бар. ник булмасын Тик иректә гражданин сүзе мондагы мәгънәсендә Йөрми Ирекнең’ үз законнары төрмәнең үз тәртипләре Биредәге аршын иректәге аршын белән бер түгёл. үзгә Шул гына
— Совет власте ирек очен дә. тормә очен дә бер үктер бит?
— Бер үк, әлбәттә
— Ә нигә соң иректә законнар, төрмәдә тәртипләр дисез3
— Законнар белән тәртипләр арасында, миңа калса, үзгәлек юк Әйдәгез, иптәш Кадыйров, фәлсәфә куертып маташмыйк
— Сез хаклы түгел, иптәш Пронин, давыл кубарга тиеш Әмма ул ста кандагы сула башланып кип җәелергә, бөтен гаделсезлекләргә. башбаштак лыкларга. законсызлыкларга чик куярга тиеш
Тормә начальнигы, безне берәрсе тыңламыймы икән дигән кебек, як ягына сага юлы күз ташлады
— Мин сезнең белән тулысынча килешәм эш шуңа бара шикелле
Иреккә чыгам Эт булып эт тә түзә алмаслык кыерсытылулардан соң. ниһаять, бу кон дә килде' Төрмәдән азат ителәчәгемне иреккә чыгарылача гымны нигә миңа көндез үк прокурор яки тикшерүчем әйтмәде, нигә аны
алар төрмә начальнигыннан әйттерделәр? Бу бәлки үзләренчә кәмит уйнауларыдыр аларның? Теләсә нинди түбәнлеккә барырга сәләтле бит ул таш маңгайлар
— Шәһәрдә танышларыгыз, кунар урыныгыз бармы, иптәш Кадыйров?
Дүрт ел да сигез айдан соң үземә атап әйтелгән иптәш сүзен төрмә на чальнигы авызыннан ишетү ничектер сәер дә. ят та Кара, зэктан мин дә кешегә әверелә барам лабаса* Нәрсә, нәрсә? Танышлар, кунар урын Ул нигә сорый аны5
— Шәһәрдә кереп баш төртерлек якын танышларым юк минем Кулга алынганчы тулай торакта яшәдем. Кунар урын табармын, шәт Шәһәр бакча-ларындагы теләсә кайсы куак төбе фатирым була ала минем...
— Бәлки, иртәгә кадәр бездә генә калырсыз, төрмәдә генә йокларсыз?
— Рәхмәт иптәш Пронин, каламмы соң’.
— Шулай да. кайда баш төртергә аптырасагыз, бирегә кайтыгыз, кертербез.
Төрмә һавасын бер генә сәгать сулау да үз-үзеңә җирәнү тудырганын белми микәнни бу «киң күңелле- чиновник? Ул эчке төрмәне кунак йорты, үзен шул тәрәзәләре рәшәткәле «җәннәтенең шәфкатьле хуҗасы дип исәпли микән әллә? Иреккә чыгарулары, чыннан да. хак. димәк Тик нигә көндез чыгармадылар, төнгә калдырдылар5 Бу ләгънәтләнгән йорт капкыныннан кемнедер азат итүне кешеләргә күрсәтер!ә ярамый, биредә интеккән тоткын иреккә кон яктысында чыкса «серле» учреждениенең абруена хилафлык килү мөмкинлеге бар. күрәсең Шәп. төнлә кулга алалар, төнлә чыгаралар
Пронин мине тышкы ишеккә кадәр озатты да:
— Төрмәдән азат ителүегез турындагы документ әле әзер түгел, аны алырга иртәгә сәгать ун тулгач керегез Тыныч төн сезгә.—диде
— Рәхмәт*—дип тизрәк тышка атладым
3
Иртәгәсен сәгать унда Татарстан дәүләт иминлеге комитетының пропусклар бүлегенә бардым Мин анда урамнан керү белән шундагы ишекләрнең берсеннән төрмә начальнигы Пронин чыгып '
— Керегез монда. Кадыйров.—диде
Йөрәгем жу итте, ул миңа бүген кичәге кебек иптәш димәде, язмышым тагын шукланды, күрәсең дип коелып төшеп төрмә начальнигы чакырган кечкенә генә бүлмәгә үттем
— Исәнмесез
— Исәнмесез.—Пронин бүлмәнең бердәнбер җиһазы-бәләкәй өстәлдә яткан зәңгәр төстәге юка гына папкадан ярты дәфтәр бите зурлыгындагы ниндидер кәгазь алды Аның җитди йөзендә мин кичәге шат елмаюының эзен дә күрмәдем—Менә бу кәгазьгә басылган текстны дикъкать белән укып чыгып, «имзам- дигән җиренә кулыгызйы куегыз.
Мин үземә сузылган кәгазьне алып аннан түбәндәгеләрне укыдым.
Сер саклау турында ышаныч кәгазе
Ман. Кадыйров Ирек Сабирович. Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Дәүләт иминлеге комитетының эчке төрмәсеннән чыкканда анда үзем кичергән һәм үзем хәбәрдар булган фактларны берәүгә дә фаш итмәскә сүз бирәм.
Сүземдә тормасам. РСФСР Уголовный кодексы нигезендә, җавапка тартылачагым аңлатылды.
Имзам.
Шул мизгелдә үк йөрәгем юкка жу иткән дип шатланып, җиңел сулан куйдым, һәм. өстәлдә яткан ручканы алып, кәгазьгә кулымны куйдым
— Паспортыгызны элек үзегез пропискада торган милиция бүлегеннән, хәрби билетыгызны да шул ук районның хәрби комиссариатыннан алырсыз
Менә чемоданыгыз—Төрмә башлыгы чемоданымны остәл артыннан яныма чыгарды—Яңадан илебезнең тулы хокуклы гражданины булуыгыз белән котлыйм сезне, иптәш. Кадыйров Алдагы тормышыгызда уңышлар телим сезгә
Ул каты итеп кулымны кысты Аның йөзендә кичәге дустанә елмаю ботен тулылыгы белән кабат балкыды
— Рәхмәт.—дидем —Сез миңа иреккә чыгарылуым турында бернинди 5 документ та бирмисезмени? ' «
— Бирәм, иптәш Кадыйров. бирәм. нигә бирмәскә —Төрмә начальнигы остәлдәге зәңгәр папкадан мин әле генә кул куйган кәгазь зурлыгындагы ук | икенче бер кәгазьне чыгарып миңа тоттырды
Ул кәгазьдәге «Белешмә» дигән сүзгә күз салдым да. аны укып торма < дым. дүрткә бөкләп түш кесәмә тыктым
— Миңа инде чыгарга мөмкинмс’ ®
— Мөмкин, бик мөмкин, иптәш Кадыйров Изге юл сезгә
— Рәхмәт яхшы теләгегез өчен Хушыгыз -
— Сау булыгыз
Кулга алынгач кертелгән ишектән үк иреккә чыктым Авыр имән ишек аркама аткан төсле шартлап ябылып калды Гүя. Дәүләт иминлеге комитеты бинасы мине, чәйнәп-чәйнәп тӘ йота алмавына җенләнеп, ачу белән тышка төкерде
Карыйм, нинди документ бирде икән миңа тормә башлыгы, анда нәрсәләр язылган икән? Чемоданымны тротуарга утыртып дүрткә бөкләп түш кесәмә тыккан кәгазьне чыгардым Оһо аның өске өлешенә «Яшәр очен документ була алмый, югалтылса кабат бирелми» дип язылган Кызык нәрсә генә була ала икән соң улэ Ары укыйм әле
Белешмә
Бу белешмә 1925 елда Үргәнч шәһәрендә туган, чилләте татар. СССР гражданины Кадыйров Ирек Сабиршшчки 1950 елның 23 январеннан 1954 елның 22 сентябренә кадәр Татарстан ЛССР Министр лар Советы каршындагы Дәүләт иминлеге комитетын ың эчке тормәсендә сак астында тотылуы, аны гаепләү эшенең туктатылуы һәм Кадыйровның, азат ителеп, яшәү урынына җибәрелүе хакында би релде.
ТАССР МС карпындагы ДИ К эчке тор часе
Начальнигы вазифаларын үтәүче— Пронин.
Эчке торчәнең секретаре— Власова.
Бу белешмәдән күренгәнчә, илле алгы ай гомеремне тик эчке гөрмәдә генә үткәргән булып чыгам түгелме? Нигә анда ун елга хокем ителүем дүрт елга якын Себер колониясендә булуым күрсәтелмәде икән’ Яшәр очен до кумент була алмагач, нәрсәгә генә ярар икән бу кәҗә билеты’ Кулымда шушы хәсрәт кәгазьдән бүтән документларым, кесәмдә бер тиен акчам булма гач. кая бара алам мин’ Яшәү урынына җибәрелә имеш Минем соңгы яшәү урыным Казан иде. димәк, тору урыныма инде кайткан булам шуңа миңа ике оч көнгә генә булса да берничә тәңкә акча бирүне артык санаган нар булып чыга Ярар, илдә чыпчык үлми ул да ничек тә яшәр әле дигәннәрдер ДИК бинасы алдында зэк киемнәреннән карачкы кебек басып торудан файда юк. каядыр барырга кирәк Ләкин кая барыр! а3 Казанда бер ике конгә генә дә сыенырлык урыным юк. мин.монда ботен кешечә ят бит Оля ерак районда Мин хәзер әле яка гына дөньяга килгән ярдәмгә мвхтаҗ сабый күк Аерма шунда гына сабынны әти әниләре көтеп ала минем исә берәүгә дә хаҗәтем юк
Чемоданымны алып. Черек күл бакчасының Дзержинский урамы ягын дагы тар гына капкасыннан балалар паркына үттем Анда каршы яктап>1 тын аллеяда бала арбасы тәгәрәтүче бер яшь хатыннан бүтән кеше күренмәде Мин парк ягына таба үтеп ял итәргә уңайлы эскәмияләрнең берсенә утыр
10. «К У* № 11
дым Шул мизгелдә үк кинәт башым әйләнеп, күз алларым караңгыланып китте,
бик нык арыганымны, җеп өзәрлек тә хәлем калмаганын сиздем Кичәдән бирле
авызыма бер бөртек дзизык кергәне юк. төрмәдә җан асрарлык кына тукландырып
яшәттеләр, ачлык галәмәтедер бу. дидем үз-үземә. Аз гына икмәк кабасы, аны
чәйнәмичә суырып кына утырасы иде хәзер..
Нәрсәдер эшләргә, каядыр барырга кирәк миңа, болай утырудан файда юк
Монда, янәшәдәге Карл Маркс урамында, милиция бүлеге бар иде бит.
чемоданымны шунда кертеп калдырыйм да Матбугат йортына төшим. «Кызыл
Татарстан- һәм «Яшь сталинчы» газеталары редакцияләрендә мине белүче
иптәшләр бар иде. бәлки берәрсе очрар? Бу бакча—төрмәдән иреккә чыккан кеше
урыны түгел...
Их. ирек, ирек1 Күпме газаплар, түбәнсетелүләр, җәфа-мәсхәрәләр кичереп
ирешелгән ирек, нигә син мине шатландырмыйсың? Бәлки, ирекле тормышның
кыйммәтен, тәмен-ләззәтен онытканмындыр мин? Бәлки, аңардан ятсынамдыр,
кем белә? Төрмә кемгә әверелдерде мине3 Хуҗасыз этнең берәүгә дә кирәге
булмаган кебек, минем дә кемгә кирәгем бар?
1969 ел.
Икенче кисәк тәмам

Реклама