Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНЫБЫЗ ШУНДЫЙ БУЛГАЧ...


Ринат Мөхәммәдиевның күптән түгел донья
күргән китабына исем биргән «Кенәри —
читлек кошы* романында Сания образы бар
Чисталык, пөхтәлек яратучы намуслы хезмәт
кешесе, ательеда тегүче булып эшләүче Сания
апанын жыйнак бүлмәсендәге читлектә искиткеч
нәфис кошлар — кенәриләр яши. алар күңелгә моң
салып еш кына сайрап та җибәрәләр Сания апа үзе
зур фаҗига кичергән: Әфганстан- дагы сугышта
аның улы һәлак булган Шушы шомлы хәбәрдән соң
хәтерен җуйган Сания апа кенәриләренең читлеген
ябарга онытып ачык калдыра һәм бәхетсез
кошчыклар явыз мәченең корбанына әйләнәләр.
Әсәрдәге беренче карашка искә дә алмаслык бу
хәл-вакыйгалар асылда шактый гыйбрәтле,
катлаулы кеше язмышларына киная булып
күзаллана Баксаң, читлек кошы кенәриләргә охшаш
затлар кешеләр арасында да бар икән Романдагы
әхлаксыз, бозык ирләр үзләренең очраклы
сөяркәләрен — чибәр яшь хатыннарны да
«кенәриләр» дип. ә үзләрен дөньяны тетрәтеп
торучы куәтле хуҗалар — «арысланнар» дип атап
йөртәләр.
•Кенәри — читлек кошы» исемле роман моңа кадәр
без укып килгән гадәти әсәрләргә охшамаган
Андагы вакыйгалар да. сурәт? ләнгән тормыш та —
моңача әдипләр каләме тимәгән дияряек
үзенчәлекле чынбарлык Романның геройлары да
күнегелгән, гадәти шәхесләр түгел, элегрәк без кире
типлар дип атап йөрткән кешеләр
Тирәнгә төшмичә өстән генә караганда әсәр —
кулларында дөнья байлыклары булган ир-
атларның, әлеге «арысланнарының, яшь матур
сылулар—«кенәриләр» белән табигать
кочагындагы ябык, яшерен дача, пансионатларда
мәхәббәт уены уйнаулары турында мавыктыргыч
маҗаралы хикәят ул Романны беренче кат укыганда
миңа да шулайрак тоелган иде Яңадан укыгач, әсәр
уйландыра төште. Әйе. маҗаралар әсәрдә байтак
Ләкин асылда романның темасы, эчтәлеге,
мәгънәсе шактый тирәнрәк, катлаулырак
Роман — торгынлык дәвере, команда-адми-
нистратив мөнәсәбәтләр хакимлек иткән гадел-
сезлек чорында кешеләрнең әхлагында, үзара
мөнәсәбәтләрендә, эчке дөньясында тамыр җәйгән
әхлаксызлык, рухсызлык, бозыклыкның көннән-көн
үсә баруы, илдәге башбаштаклык. йөгәнсезлек
турында художество осталыгы белән сурәтләнгән
шактый күп планлы, тормышчан әсәр Ул укучыны
битараф калдырмый. дулкынландыра, уйландыра
Әсәрдә гәүдәләндерелган геройлар — һәрберсе
кабатланмас язмышы, характеры булган җанлы
шәхес Алар безнең арала бүген дә яшәп яткан гади
дә, бер үк вакытта катлаулы да кешеләр
Әсәрнең үзәгендә — яшь чибәр кыз. соңыннан
бердән-бер бала анасы, сылу хатын Асия образы.
Мин аны фаҗигале, трагик образ дип бәһалар идем.
Асия —безнең заман үстергән, үзендә аның барлык
катлаулы билгеләрен, бөтен капма-
каршылыкларын җыйган хатын- кыз язмышының
реаль чагылышы, чорыбызның типик бер вәкиле
Үсмер чактан ук үзенең матурлыгын тоеп үскән
гаиләдәге бердәнбер кыз баланың язмышы, бер
карасаң, әллә ни авырдан да түгел, шул ук вакытта
шактый кызганыч та. Гаиләдә Асияга игътибар бик
күп тә булган кебек, ә чынында аңа әллә ни тәрбия
эләкми дә. Әнисе — мәктәптә уку- укыту бүлеге
модире — кызының укуы белән генә кызыксына,
соңыннан аны. үзенең теләгеннән тыш. медицина
институтына укырга керергә мәҗбүр итә Асиянең
әтисе дә —елгачы. жәй буе өйдә булмый, кызын
тәрбияләү урынына иркәләүдән артмый Студентка
кызның Әстерханга карбыз җыярга баруы, анда бер
егеттән алдануы да ышандыра Үзсүзле Асиянең
институтны ташлавы һәм күршедәге Сания апа
ярдәмендә шәһәрдәге иң затлы «Йосыф-Зөләйха»
дигән тегү ательесына эшкә керүе табигый хәл
буларак сурәтләнә.
Әлеге Сания апа ярдәмендә Асиянең авылда үскән
тыйнак шофер егет Фидаилгә кияүгә чыгуы, ир бала
үстерүе — болар барысы да әсәр героинясы
язмышындагы гадәти күренешләр.
Романның хәлиткеч вакыйгалары Асиянең.
Уфа аэропортында буран булу сәбәпле. Казанга
очып китә алмыйча самолет көткән залда башланып
китә Нәкъ шунда бу матур яшь хатын белән үзен
шактый горур, ышанычлы тота торган мәһабәт
гәүдәле ир кеше — Арсланның танышуы Асиянең
тормышын тамырыннан үзгәртә. Героиняның
моннан соңгы кичерешләре шушы «арысланнар»
нәселеннән бул-
Р
Китап
күзетү
гаи иргә мөнәсәбәте, мөкиббән китеп аңа гашыйк
булуы белән бәйләнгән Фидаилга яратмыйча кияүгә
барган Лсиянен мәхәббәт маҗараларында шактый
тәҗрибәле Арсланга чын-чыннан табынып яшәве,
анын белән бергә яңа гаилә корып бәхетле
булачагына өметләнүе, якты хыялларга бирелүе
романда истә калырлык күренеш һәм детальләрдә
ча- гылдырылган
Әсәрдә сурәтләнгән мәхәббәт маҗаралары үзе бер
гыйбрәтле детектив булырлык Асия эшләгән тегү
ательесына Арсланның хатыны һәм кызы, алар
артыннан үзе килеп чыгуы героиня язмышына җил-
давыл булып бәреп керә. «Арсланнар» һәм
«кенәриләр» эпопеясы шуннан башлана да инде.
Каядыр Аккош күле буендагы тын нарат урманы
кочагында төзелеп яткан профилакторий бинасы,
аның янындагы күл. мунча-сау- на —Арслан белән
кунакка килгән Асияне таң калдыру, аның башын
әйләндерү дә табигый хәл буларак кабул ителә
Биредәге «арысланнар» белән «кенәриләрнең»
«мәхәббәт ярымут равы» күренешләрен автор
тәфсилләп, җанлы күренешләрдә тасвирлый
Шушы табигать кочагында язучы безне романының
яңа геройлары — төзелеш оешмасы җитәкчесе Лев
Белялович. гастроном директоры Капкаев кебек
«арысланнар» һәм аларның сөяркә «кенәриләре»
Гуля-Гөлсинә һәм Асия нең мәктәптәге классташы,
хәзер билгеле профессор хатыны Юля белән
таныштыра Алар- ның һәркайсының үз йөзе,
характеры бар
Романдагы бу персонажлар — торгынлык дәверенең
чын «геройлары» аларның кулында донья байлыгы,
алар һәммәсе дә —кирәкле кешеләр. Шәһәр
аръягында шашлык кыздырып, шампан шәрабына
коенып тәтәй кыз-хатыннар белән күңел ачу —әлеге
«арысланнарның» төп шөгыле булуны автор тирән
ирония һәм сатира ярдәмендә сурәтли
Әсәрдә бик дус. бср-берсенә тугрылыклы бу- £1ып
күренгән бу төркем эчендә конләшү. яшерен
дошманлык, мәкер хөкем сөрүе дә оста ачыла. Аз-
маз гына кытыршылыклар, кыенлыклар килеп
чыкканда да «аерылмас дуслар» бер-бсрсен чокырга
этәрергә, юкка чыгарырга торалар
Ринат Мохәммәдисв хәл-вакыйгаларны эзлекле
сурәтләү аша бәхетсез Асиянең чын мәхәббәт
хакындагы хыяллары чәлпәрәмә килүне күз алдына
бастыра Аның база хуҗасы Арслан «сөеклесе»
икәнен белгәч тә эш таләп итмиләр, аны серле
«профсоюз киңәшмәләренә» чакырып алалар Ә
тышта «кенәрине» дачага алып китә торган машина
көтү —менә шул «яши белү» билгесе
Асиядән аермалы буларак. Арслан күңелеңдә исә
бернинди хис тә. мәхәббәт тә юк. Асия аның өчен —
чираттагы курчак кына Арсланны сагынып аның эш
урынына килгән хатынны салкын каршылаиы.
телефон аша да •кенәри» белән сөйләшергә
теләмәме — тәкәббер «арысланны» характерлый
торган сыйфатларга ишарә Арсланның үзен генә
ярату чы. яман кеше, хыянәтче булуын әдип роман
ның соңгы битләрендә бөтен ямьсезлегендә ачып
сала дачадан ике кешелек көймәгә тоялеп качып
китеп барганда Асия егылып суга төшкәч. Арслан аңа
кул да бирми, ташлап китә. Димәк, «дөнья
хуҗаларының» кешеле к- лелеге. әхлагы шундый.
Романдагы бүтән ир-атлар да күңелдә җылылык
уятмый Лев Белялович дигәне •кенәри»ләрен
алыштырып тора Капкаев бер үк мәгънәсез жырны
кабатлый, куркак, саран зат.
Истә калырлык обрахтардан халык дошманы дип
«фаш ителгән» язучы-галим Гыйрфаиов- ның улы
Гыйлем һәм оныгы Җантимерне күрсәтергә кирәк Бу
нәселнең язмышы фаҗигале язучыны утыз җиденче
елны атканнар. ә Гыйлем үзе гомерен эт атучы булып
үткәргән Җантимернең хәле аеруча кызганыч ул.
врач булса да. наркоманга әйләнгән, әлеге
•Мәхәббәт ярымутравындагы» дачаны этләр белән
саклап торучы мескен бәндә.
Романның «антигеройларына» язучы намуслы
хезмәт кешеләре Сания апа белән гади авыл егете —
шофер Фидаилны каршы куйган Үзенең сөекле
хатыны Асиянең хыянәтен күрү _ Фидаил өчен чын
трагедия Шуңа карамастан. соңгы исәптә Фидаилнең
Арслан ташлап калдырганнан соң күлгә батып
баручы Асияне үлемнән коткаруы — үзе зур
батырлык, әхлаклылык күренеше
Романның теле, стиле үзенчәлекле Халык сөйләү
теленең бетмәс-төкәнмәс байлыгына, образлы
нечкәлегенә таянып эш итә автор Шуңа да китап бер
тын белән укыла
Замандашларның кабатланмас язмышлары роман
укучыларны да уйландыра, яшәү мәгънәсе, кешеләр
арасындагы мөнәсәбәтләр, әхлак кагыйдәләре
турында төплерәк, тирәнрәк фикер йөртергә чакыра
Әсәр безнең заманда шактый киң таралган алдау,
урлашу, күз буяу, дәүләт милкен талау хәлләренә
укучының игътибарын юнәлтеп, әһәмиятле эш эшли.
Ул кешеләрне гаделлеккә, уяулыкка
Гомумән. Ринат Мөхәммәдиев әсәрләре дә-
веребезнең үгкер. четерекле. актуаль мәсьәләләрен
күтәрүләре белән игътибарны җәлеп итә.
Язучының яңа китабына кергән «Ак кыялар турында
хыял» исемле моңсу повесть — үзенә бертөрле
романтик алым, үзгә бер нәзакәтлелек, нечкәлек
белән аерылып торган әсәр Ул да без укырга
гадәтләнгән әсәрләрдән нык аерыла, андагы гажәп
сөйкемле йорт хайва ны — елкылдап торган зәңгәрсу
тунлы кәжә бәтиеннән гыйбрәтле тәкәгә әйләнгән
Микәй образы безне сокландыра Шушы ягымлы
образ баланын күзаллавы, дөньяга карашы аша да.
матур кәжә Микәйнең үзенең «кичерешләрен»
сурәтләү ярдәмендә дә тудырылган Тылсымлы жан
иясе Микәйнең аңында аны алга, югарылыкка
чакырып ерактагы иркен ил — ак кыя лар турында
канатлы хыял яши Менә ул чик сез сөйкемле,
мәһабәт хайванның үзенчә дөньяны тоюы:
•Кинәт, әллә нидән генә аякларына коч. гәүдәсенә
дәрт, нәни мөгехтәренә гайрәт кнлә башлавын тойды
ул Бер урында тик кенә ба сып тора алмыйча, алгы
аяклары белән түбәдәге карны тырнарга кереште
Күзләре очкынланды. иңбашларына пар канатлар
чыккандай хис итте ул кинәт үзен Менә хәзер
IX «К. У • и» ю 177
шушы лапас түбәсеннән кушаяклап этенеп китсә,
аның иңбашында канатлар җилпенә башлар, һәм
күз ачып йомганчы ул урман аръягындагы теге ак
юлларга барып җитәр».
Сөйкемле кәжә Микәй язмышы турындагы хикәя
авыл балаларының шөгыль-хәрәкәтләре һәм
өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешенә бәйләнгән хәл-
вакыйгалар белән янәшә куелып тасвирлана Нурлы
Алан дигән авылга күрше авылдан Айсылу исемле
бик чибәр килен төшүе, аның эшчән, басынкы
табигатьле Миңлегали белән тату гына яши
башлавы әсәрдәге тормышның ямен раслаучы якты
җирлек булып күз алдына баса Авылның кечкенә
хуҗалары — нәни Азат. Миңлегаяз. Ва кыйфларның
үз дөньясы да игътибарны тарта Балаларның
яраткан дусы булып киткән Микәйнең дә үсүе,
чыныгуы, үзенчә батырлыклар күрсәтүе
мавыктыргыч итеп гәүдәләндерелгән
Болытсыз балачак хыяллары, сөйкемле хайван
Микәйнең маҗаралы тормышы яктысында язучы
үзенең лирик повестенда бик җитди, глобаль
проблема күтәрә Ул —халык арасында ныклап
таралып өлгергән яман гадәт — эчкечелек
мәсьәләсе Әсәр башындагы туйда күтәрелгән
«гөнаһсыз» стаканнар тора- бара. сиздермичә генә,
уңган колхозчы Миңлегалинең чиренә әверелә, шул
аркада чибәр килен Айсылу азак чиктә ирен,
гаиләсен ташлап үз авылына кайтып китәргә
мәҗбүр була Болар йөрәк әрнеткеч күренешләр аша
тасвир ителә.
Әсәрдә сурәтләнгән бу фажига Микәйнең дә
һәлакәтенә китерә. Шаярып кына тәмәке чәйнәргә
өйрәнгәннән һәм ындыр табагында эчкечеләр
аракы белән сыйлаганнан соң Микәйнең трагик
үлеме — кешеләргә искәртү ул.
Повестьның нәни герое Азатның уйланулары
беркемне дә тыныч калдырмаслык
•Микәйнең бөтен язмышы күз алдыннан узды. Чана
башындагы толып астыннан әле генә көмеш нурлар
сирпеп башын калкыткан бер нарасый иде ич ул Ә
хәзер әнә —чокыр гәбендә Аның һавада эленеп
калган зур мөгезләре сорау билгеләре булып
тоелды малайга Эре-эре сорау билгеләре •
Ринат Мөхәммәдиев үзенең әсәрләрендә катлаулы
тормыш каршылыкларын чишәргә, әхлакның
шактый четерекле проблемаларын күтәрергә
омтыла Югарыда без карап үткән ике әсәр янына
китапка автор шундый ук мөһим темага
багышланган тагын бер әсәр өстәгән Ул—«Урман
карачкысы» дигән хикәя.
Урман каравылчысы Нурфаязның саф күңелле,
эчкерсез, беркатлы кеше булуы аның һәрбер
хәрәкәтеннән, уй-фикер йөртүеннән сизелеп тора.
Ул — үзе өчен түгел, ә кешеләр өчен яшәүче шәхес
Урманда үзе үстергән меңләгән чыршыларны
кешеләргә яңа ел бүләге итеп кисеп биргән
Нурфаязның үзенә дип тәгаенләнгән чыршыны,
кызганып, кисми калдыруы ук герой характерының
үзенчәлеген ача торган бер штрих Ә урман
сакчысының боланнарны, пошыйларны ихлас
яратуы, алар- ны саклавы — шулай ук саф күңелле
кешенең асыл сыйфаты Яңа ел алды кичендә явыз
адәмнәрнең иң матур пошыйларның берсен үтерүе,
аңа ярдәмгә ташланган Нурфаязны каты яралавы,
геройның шуннан соң булган кичерешләре хикәянең
сюжет юнәлешен, аның эчтәлеген билгели Ярадан
байтак кан югалткан Нурфаязны врачка алып
китәргә дип килгән ветврач егет Марсель белән сөй-
ләшүләрендә дә ниндидер әйтеп бете-
релмәгәнлелек. серлелек бар Эчкерсез геройның
врачка барырга теләмәве дә аның кешеләргә яхшы
мөнәсәбәттә булуына кайтып кала Нурфаяз хәтта
үзен авыр җәрәхәтләгән адәмнәрнең дә хөкем
алдына басуларын теләми икән. Үзен шаярып
«урман карачкысы» дип атаган гаять намуслы,
тормышны, табигатьне. кешеләрне эчкерсез
яратучы кеше генә шундый киң күңелле була ала
икәненә ышандыра безне язучы
Бер китапта өч жанрдагы өч әсәр —роман, повесть,
хикәя. Алар, минемчә, ниндидер эчке юнәлешләре
белән бер-берсенә тыгыз бәйләнгәннәр, бер-берсен
тулыландыралар.
Бу китап Ринат Мөхәммәдиевның тормыш үзәгендә
булуы, заман сулышын яхшы тоюы, җәмгыять
алдында торган үткен, мөһим мәсьәләләрне
тормышчан образлар, жанлы характерлар аша оста
чагылдыруы хакында сөйли Бу юлда әдипне
илһамлы яңа эзләнүләр, бәхетле ачышлар һәм
куанычлы табышлар көткәненә шикләнмәскә
мөмкин.
Гыйлемдар РАМАЗАНОВ.
Уфа.