ТУЙ СӨЛГЕСЕ


Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителгән бизәкле сөлге. казан татарлары тарафын нан
чигеп эшләнгән әйберләр арасында кабатланмас үзенчәлекле үрнәк буларак. СССР
халыкларының этнография музеенда (Санкт-Петербург) саклана Бу сөлгенең үзенчәлеге —
бизәкнең борынгы үрнәгендә, композициясендә һәм XIX—XX гасыр башларында йола
сөлгеләрен бизәүдә инде сирәк очрый торган чигү техникасында Казан сөлгесе дип йөртелүче бу
сөлгеләр сабантуй, жыен кебек халык бәйрәмнәре, борынгы йолалар, гореф-гадәтләр сулышы
белән өртелгән бай образлы символлар булып торалар Үзләрендә сурәтләнгән мотивларның
матурлыклары һәм гадилекләре, орнамснт- бизәкләрнсң искиткеч бай булуы һәм төсләр
гаммасының күзләрне камаштырырлык ачыклыгы белән күңелне жәлеп итәләр алар. Бизәкле
сөлгеләр туй. бала туу. жсназй озату йолалары сабантуй бәйрәмнәренең зарури, аерылгысыз
юлдашлары булганнар Алар көнкүреш йолалары белән тыгыз бәйләнештә булганлыктан,
сөлгеләрдәге бизәкләргә дә аерым бер символик мәгънә салына Сәнгати эшләнеше ягыннан
төгәл булган казан сөлгеләрендә чәчәк бәйләме яки. борынгы бабаларыбыз күзаллавынча, фани
дәньяны гына түгел, мәңгелек галәмне дә чагылдыручы һәм яшәү чыганагы бул ган «тормыш
агачы» мотивы үзәк урынны тота.
Рәсемдәге сөлгедә «тормыш агачы» мотивы, борынгы башка сөлгеләрдәге кебек үк. өч
өлештән торган композициянең үзәгенә урнашкан Ян-якларында көзгедәгедәй чагылышта чәчәк
бәйләмнәре мотивы урын алган Күләме ягыннан зур булмаган «тор мыш агачы» сөлгенең гомуми
бизәкләре фонында югалып калган кебек, әмма композициядә бизәкнең үзәген тәшкил итүче
буларак аерылып тора Чәчәкләрдән, яфраклардан. гранат һәм йөзем җимешләреннән,
үрентеләрдән, бөтеркә бизәаләрдән торган орнамент. сөлгенең иңен тутырып, ике баш-башына
урнашкан һәм икс яктан тар гына чигүле кайма белән уратып алынган Сөлгедә чәчәк һәм
үсемлекләрнең борынгы болгар үрнәге бирелгән һәм алар шартлы рәвештә сурәтләнгәннәр Бу
шартлылык болгар-татар орнаментының борынгы үрнәкләренә аеруча хас Әлеге
үзенчәлекләрдән чыгып, без сөлгенең XIX йөзнең беренче яртысына караганлыгын әйтә алабыз.
Бизәкнең үзәген тәшкил итүче «тормыш агачы» мотивы биредә, һичшиксез, баш ка мәгънә
белдерә. Безнең карашыбызча, агач ботакларындагы жимешләр — гранат, йөзем тәлгәшләре,
уңыш алиһәсе символы буларак сурәтләнгәннәр Алардан югарырак урнашкан, уртасында
ноктасы булган түгәрәк исә —борынгы кояш символы Кояш мотивы белән баетылган бу агач үзе
үк иминлек һәм байлык, гаилә тормышы ныклыгының символы булып тора һәм без аны берсүзсез
никах йоласы белән бәйле туй сөлгесе дип атый алабыз Юка ак киндер тукымага чигелгән
сөлгенең барлык бизәкләре дә ачык декоратив характерда Чигелеше ягыннан затлы-зиннәтле
сөлге купшы-тантаналы йола өчен әзерләнгән булгандыр мөгаен Ул. ихтимал, кәләшнең
бирнәсендә булгандыр Кыз аны. буыннан-буынга күчүче туй йоласына хас символик үрнәкләрне
кулланып. туй көненә үзе чиккән булырга да мөмкин. Әлеге сөлгенең шәһәрдә яшәүче татарлар
культурасына хас икәнлеге бәхәссез. Үзенчәлекле фактурасы бизәкләренең тәфсилләп-
жентекләп эшләнеше, йөзем тәлгәшләре үрнәген еш кабатлау, атлас, ефәк, алтын укалы төрле
тасмалар өстәп тегү һәм чигештә ялтыравыклар куллану шуны рас лыйлар Сөлгедәге бизәк йон
һәм эрләнгән-ишелгән ефәк җепләр белән тамбурлы чигү (күпертелгән элмә) техникасы белән
эшләнгән. Тамбурлы чигү — төрки халыклар сәнгатендә иң киң таралган чигү алымы. Сөлгедә
чәчәк һәм яфрак үрнәкләренең кон турлары эре кабарынкы жөйләр белән, ә аларнык эчке
өслекләре ваграк жөйләр белән башкарылган Шулай итеп, күзне камаштырырлык ачык төсләр
һәм фактура контраст- лылыгына ирешелгән.
Бу сөлгене чигүче ритм, пропорция һәм масштабны нечкә тойган Сөлгенең бизәгенә һәр
ике яктагы почмакларда кызгылт көрән төстәге җепләрдән чигелгән ярым ай мотивы да кергән
Ул «тормыш агачы»ның мөгезсыман ботагына тәңгәл рәвештә яраша һәм композиция гажәеп
бер төгәллеккә, ритм гармониясенә һәм сәнгатьчә камиллекнең югары дәрәҗәсенә ирешә Бу
югары сәнгать әсәре —халык иҗатының эстетик идеалын үзендә чагылдырган борынгы татар
чигүенең классик үрнәге
Гүзәл ВӘЛИЕВА-СӨЛӘЙМАНОВА. сәнгать
белгече

Реклама