Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ХОЛКЫ: ИКЪТИСАДИ ТАМЫРЛАРЫ, СӘЯСИ ТОРМЫШТА ЧАГЫЛЫШЫ


Урамдагы кешеме, аңа түбәтәй яисә камзул кидереп кеиә татар ясап булмаган кебек, терпе сыйфатларны, хисләрне, тойгыларны да татарлаштыру момкин түгел, һәм бу кирәкми дә Шул ук вакытта тарих безгә икътисади халәтнең мөшкелләнгән. рухи кыйблалар буталган, сәяси аңның чуалган, ә хакимлек мөнәсәбәтләренең асты ескә килгән чагында фаҗиганең тамырын да. аңардан чыгу юлларына да фәкать милли характерга, халык холкына таянып кына ззләү мөмкинлеген кат-кат искертеп килә. Бусы бер Икенчедән. Рәсәйнең сан ягыннан икенче элешен биләгән татарның сәяси, икътисади һәм әхлакый тәртибе империянең җимерелү процессларына төрлечә тәэсир итүче хәлиткеч көч булачак Мәсьәләнең өченче ягы да бар фәндә һәм терпе кәсеп өлкәләрендә, мәдәнияттә һәм хокук зшчәнлегендә, сәяси системада һәм сәүдәдә — моны ничек кенә инкарь итәргә тырышмасыннар.— күзәнәк саен татар холкы, табигате, мөнәсәбәте кергән. Шуңа күрә, милли дәрткә ияреп, бәген деньяиы татарлаштыру «омтылышы» уңышлы нәтиҗәгә китермәгән кебек, Рәсәй тормь шын «татарсызлаштыру» да барып чыкмаячак
һәрхәлдә, милли холыкның, тирә-юньгә тәрле куелыкта сибелүе аерым шәхесләрнең һәм бөтен бер төркемнәрнең көндәлек адымнарында, ил күләм карарлар кабул итү стилендә һәм апарны тормышка ашыру тәкъдирендә чагылышы бүген кеи кебек ачык, бәхәссез Шуңа күрә безне, татарны башка милләтләрдән аерыл тора торган сыйфатлар белән беррөттән, аларның башка халыкларга даими тәэсир ясап үсүе яисә сулуы, сәяси система структураларына «монтажлау» һәм килештерү ысуллары, мөшкел халәтләрдәге коткару роле, тыныч шартларда «батыру» вазифасы һәм тагын башка мемкинлекләре кызыксындыра Милли холыкка игътибар белән караган кеше аның «чиккән бизәк», галимнәр фантазиясе һәм уйдырмасы да түгел, ә чынбарлык икәнлегенә тәмам ышаналар Чыннан да шулай ич: авыр чакларда, милләт турында аһәңле яки купшы сүзләрне кабатламасак та. кем икәнлегебезне хәтергә төшереп, үҗәтпәнәбех тырышабыз, сер бирмәскә исәплибез, эчтән янабыэ
Гомер бәрабәренә генә аңлашыла, ачыла торган сер бу тормышның ачысы-течесе. михнәтләре һәм сынаулары — син татар булган эченме, әллә киртәләрне, упкыннарны вә кыенлыкларны җиңә алуың—фәкать татарлыгың хакынамы’ Еллар узган, яшь үзгәргән тәҗрибә туплаган саен бу хакта ешрак уйланасың, әмма ул диалектик бәйләнешләрне телефон шнурларын сүткән кебек, ансат кына берсеннән-берсен аерып куя алмыйсың Аның таза-саф Татарстан кешесендә табылмыйча да, инде җиде йез ел элек урыслашкан нәсел вәкилләрендә сакланган социаль, мотивацион. психологик «пигмент» икәнлегенә дә еш ышанасың
Мондый кыю социологик тикшеренү үткәрелсә, җавапларның еч тәрле генә түгеп, утыз еч терпе биреләчәге шиксез, ченки бу мәсьәләгә караш битарафлык, кызыксыну, каныгу яисә яклау котыпларында гына ятмый. Берәүләр, инде телләрен, гореф- гадәтләрен. исемнәрен югалтсалар да. үзләренең татар нәсепәннән икәнлекләрен әйтеп, шуңа басым ясап тукыл торалар Икенчеләр, киресенчә, бите-чырае. исем-җисе- ме белән чыкылдап торган татар булсалар да. моны инкарь итәләр, «Я —Федя.—дип искәртергә тырышалар Өченчеләре татар икәнлекләрен конъюнктурам карал йә оныталар. йә искә төшерәләр Дүртенчеләр ач карынга җавап бирергә риза түгелләр Бишен челәре Монда, минемчә, тенденцияләргә игътибар итү купайрак. ченки алар шактый
У
гына кызыклы төсмерләрне алга чыгаралар, көчәйтәләр. Әйтик, менталитет, милли аң үсү, ил эчендәге милләтара мөнәсәбәтләрнең шактый катлаулануы, мылтыклы дәлилдән генә файдаланган «старший брат»ның абруе тешүе һәм, гомумән, мескенгә калуы, хәерчеләнүе күлләрне бабаларын рюриклар һәм вятичлар җебеннән барып түгел, ә хәтта Батый сукмакларыннан ук эзләргә этәрә. Гасыр ахырына хас хәрәкәттерме ул, яисә иртәгесе кеигә ышаныч булмауның бер шаукымымы, «генеалогик агач» кәүсәсе буйлап «гомо- советикус» бер туктамый чаба, сикерә, үрмәли башлады. Ун ел элек Америка халкы ечеи, филателиядән генә калышып, икенче урында торган естәмә шөгыль— үз килеп чыгышының тамырларын өйрәнү— безне дә биләп алды. Димәк, кеше, тамагы тук булса да, ачыга башласа да, барыбер чишмә башын эзләргә тырыша икән.
Абайламыйча калмагансыздыр. шәт туксанынчы еллар башыннан татар милли аңы үсү аның эчке активлыгына, горурлыгына гына китерми, ә башка милләтләрнең дә.— кайберләренең сагаеп, кайберләренең исе китеп, кайберләренең сокланып.— татарга булган меиәсәбәтен үзгәртә, киңәйтә, үзенә күрә яхшырта да кебек һәрхәлдә, эчтән дә. тыштан да санга сугу барлыкка килде Милләтара мөнәсәбәтләрдә маятник «туң* ноктадан чыкты, татар сәгате сугар вакыт җитте
Әмма бу халәткә буш куп белән барыл керү һич кенә дә килешми. Милли аң үсеше фикри, фәнни эзләнүләргә нигезләнсә генә матур нәтиҗәләргә китерер, шуңа күрә татар тормышы тарихы, аның тәртибен билгеләүче холкы, сәяси система белән мөнәсәбәтләре— барчасы да ашыкмыйча, кабаланмыйча, әмма кичектергесез рәвештә өйрәнелергә, барпанырга. гомумиләштерелергә һәм фәһемпәнергә тиештер.
Төп билге түгел, әмма мөһиме
Куп очракта күрәсе килгән әйберне генә чамалыйсың. Киресенчә дә була — кырыеннан узып-капшал-сыйпап та, табу бәхетеннән мәхрүм каласың Милләтне милләт иткән сыйфатлар да шундый язмышка дучар алар, стер/еотил бәяләнмәләргә кереп, шәхеснең акыл-сыйфатыиа карамастан, аңа булган мөнәсәбәтне калыпка салалар: икенчеләре мәзәк, мәкаль «сурәте* алып, көлдерә, аптырата, үзәккә үтә. өченче төрләре фәкать бала куркытырга гына ярый. Сыйфатлар терпе милләтләргә тигез өләшенеп, үзенә күрә бер аскы чик. «минимум* тәшкил итәләр, дисәк, ялгыш булмас.
Әмма бу фикерне юл чатында калдырып булмый. Эш шунда ки. бу сыйфатлар, төрле хәлләрдә бер-берсе хакына кәчәеп-кимеп, милләтнең саклануына яисә таркалуына китерәләр. «Сараннар», «комсызлар», «хәйләкәрләр», «ялкаулар», «җигелүчәннәр», «ахмаклар», .эшлеклелор». «мәкерлеләр» шулай барлыкка килә инде. Икенче яктан, милләтнең үзенә аңа гына хас холкы, сыйфатлары нигезендә сәяси система, дәүләт структуралары төзелә Милләтнең эчке ихтыяҗына тәңгәл килсә генә, ул чыдам, тоты- рыкпы була, аны бернинди чир. бәла, революция җиңә яисә тарката алмый.
Шулай итеп, сәяси системага туры килгән очракта гына милләткә муафыйк «төс» җиңеп, халыкның табигатен билгеләрлек дәрәҗәдә куерып чыга
Без урыс холкына туры килә торган системага «береккәнбез», аңарга үрелеп үскәнбез, һәм үзебез дә сизмәстән аның тотрыклылыгына ярдәм итеп киләбез. Аның соңгы вакытта чатнавыннан файдаланып, төрпе милләтләр үз холыкларына лаеклы формалар эзләргә тотындылар, зилзиләдә яхшысы-яманы буталды, кылган изгелекләр онытылды. үпкәләр кичерелмәс булды. Җир һәм тарих бүлешеп, без сугышчанлыкның, якалашуның аерым бер милләтләргә хас сыйфатлар икәнлеген онытып та җибәрәбез.
Теләсә кайсы татар авылының агае да, чит ип галимнәре дә, урысларның үз философлары һәм зур әдипләре дә апарның «вече», «соборность* кебек тешенчәләргә мөкиббән китүенә ишарә итәрләр. Дөресе дә шулай: җыелышып хезмәт итү йә вакыт сарыф итү. бәйрәм итү йә сугышу, татуланышу йә булышу аларга бик тә хас Бер үк вакытта ул сыйфатлар абсолютлаштырылмаган уңай векторлар шактый якын куелган чикләргә бәрелеп «сыналар» Соборность, ни генә әйтсәң дә, иевепировка, минималь активлык, тигезләү фәлсәфәсен алга сөрә, шәхескә җан иреге дә. икътисади байлык та бирергә теләми. Мондый ялкаулыкка корылган системаның иртәгесе көнне нинди фикер белән уянасын тәгаен генә әйтү кыен, безнең хәрби, сәяси адымнарда ул билгесезлек факторы зур. кискен, куркыныч Аннан да бигрәк, ул сыйфат терпе законнарга, кагыйдәләргә. инструкцияләргә, «терелеп» беркетелә, дистәләрчә еллар дәвамында көчләп канга сеңдерелә, кешенең бар мохитен сугара. Аңардан «Татарстанда дуңгызчылык фермаларын бетерик!» — дип кенә котыла алмыйсың
Шаккатырганы шул: төп сыйфатны һәр милләт үзенчә уңай бәяли, аны башкаларга көчләп тагып, үзенчә бәхетле итмәкче була, аны назлап үрчетә, аның белән горурлана. Азияне һәм Африканы, Европаны һәм Африканы урысча яшәргә өйрәтү кебек изге тепәк әпе безнең генералларны гына түгел, «гади халыкны» да җиппетеп ала. Чиратта торып хәлсезләнгән кешеләр «Балтыйк буе халыклары бездән аерылып харап булыр»,— дип кайгыра. «Азат итү», «дуслыкны ныгыту», «халыклар дуслыгы» кебек / төшенчәләр дә. үзләрендә капма-каршы мәгънә сакпап, сәламәт фикер йөрткән кеше-
не аптырашта калдыра. Яна «стал әйтергә кирәк, йегәинән чыгу рухи халәте, «эчкерсез кеше» кыяфәте һәм фигыле безгә нык утеп кергән, бушка актыгын бүләк итү, ’ояп җибәрү дә, «эһ» тә итмичә бүтәннәрнең соңгы сыныгын, талал-салдырыл алу да бүген бер милләткә генә «ас түгел инде.
Татар эчен, киресенчә, таркалу, сибелү хас. ул сыйфатлар аңа шәхес буларак ныгып китәргә, узен танытырга форсат, момкинлек бирә Шул ук вакытта бергәләшеп максатчан эш җәелдерергә, һоҗүм итәргә комачаулый Өстен булып калырга тырышу, күмәк җиңеп чыгу теләге шуңа күрә безнең гомуммилләт холык-фигылеи түгел, ә аерым шәхесләрнең уз милләттәшләренә менәсәбәтләрен генә күрсәтә Ул сыйфатның фәкать •икенче тизләнеше» генә милләтара яисә сәяси орбитага чыгуы ихтимал, әмма ул инде урыслашкан, ассимиляцияләнгән, «зиһеннең читкә саркуы» нәтиҗәсендә пәйда булган шәхесне тудыра Минемчә, бу объектив процесска фаҗига ител карарга кирәкми: ахыр чиктә һәрбер якты шәхеснең тырышлыгы, милләттәшләребезнең үз урынында йәзгә кызыллык китермичә эшләве вә яшәеше милләтнең гомуми абруен, дәрәҗәсен күтәрә
Бүтән халыклар безне «татарның ое тирә-юньдәге иң бай йорт булырга тиеш», •татарның хатын-кызы башкаларга караганда матуррак киенергә тиеш» кебек таләпләр аша бәялиләр икән моңа сеенергә генә кирәк. Тик менә безнең үзара татулаша алмавыбыз гына борчый: терпе тобәкпәрдән җыелган, терпе шивә вәкилләре булган милләттәшләребез тату, тоташ, тотрыклы кеч булып формалаша алмыйлар әле Мин моны шулай ук уз табигатенә муафыйк система таба алмау белән дә аңлатыр идем, димәк, җыелышып киңәшү («соборность», «вече») баскычларын мең ел элек узган халык ечен бүгенге икътисади һәм сәяси система аркавын тезу, тергезү шарт!
Башка милләтләр татарның үз-узен кимсеттермәскә, кимсенмәскә, сер бирмәскә тырышуын күзәтеп, фольклорларында, әдәбиятларында, музыкаларында теркәп килгәннәр Әмма бу сыйфатның милләт эченә юнәлгән ягында башкалар тарафыннан абайланмаган кенчелекнең барлыгын да танырга кирәк Башка милләт вәкилләре катнашмаган, яисә бик астыртын гына бу чирне пыскытып, кочәйтеп торган очракта татарның бор-берсенә монәсәбәте кенчелекнең торле бизәкләре белән чуарланган
Үзара низаг, бәхәс, аңлашылмаучылык очракларын торле комиссияләр составында куп ейрәнергә туры килде миңа Берничә закончалык күзгә ташлана, гел татарлардан гына торган коллективлар «тип-тигез җирдә», бернинди сәбәпсез берничә тәркемгә бүленеп, үзара дошманлашып яши башлыйлар, хәтта шуңардан ямь ләззәт, мәгънә дә табалар әгәр татар хезмәтендә усә, күтәрелә башласа, алга үрмәләсә, уңышларга ирешсә яисә аңа «читтән» игътибар итсәләр, аның чабуына беренче чиратта үз милләттәшләре килеп асылына, үзенекеләр аяк чала, әнә шулай рухи эшчәнлек вәкилләренә, зыялыларга ихтирам кими, хезмәткә лаеклыларны лаексызлар белән тигезләргә. пычратырга тырышу хисе кечәя. Мондый тор кенчелек культура, әдәп, кеше-леклелек сыйфатларының хәзерге тормышта гаҗәп зәгыйфьләнүен исбатлый
Билгеле, мин кенчелекнең социаль шартлар нигезендә килеп туган очракларын да инкарь итә алмыйм Нидер бүлешкәндә, урын «дәгъвалаганда», нәрсәдер опәшкәндә гасырлар буе үзенә тиешен алу бәхетеннән мәхрүм татар кабаланырга, отәпәиергә мәҗбүр булган Башка милләтне билгеле сәбәпләр аркасында, этә-тортә алмый, шуңа күрә үзенекен чукырга кала «Өстән» нәкъ әнә шундый исәп белән калҗа тамызып, ыз- гыштырып-талаштырып, тамаша ясап киләләр. Икенче яктан уйласаң, мондый геноцид һәм җәбер үзенә күрә санитарлык ролен дә башкарган икән ләбаса! Хәзер инде бу халыкның. нинди генә репрессив алымнар куллансаң да, кайнарга гына сорсәң дә. чукынмаган ечен бәкеләргә сапсаң да. баш бирмәспеге һәркемгә ачык Мондый тор генетик сайлау, күп корбаннар бәрабәренә булса да. тарихи бурычын үтәп чыккан
Татар үз эченә бикләнсә дә. үзеннән качмаган, җыелырга ашыкмаса. теләмәсә дә. эчтән ныгыган, аның үзәге, умыртка сояге таза, һәм бу татарның ныкпы психолоик потенциалы барлыгын дәлилли Апарны бер йодрыкка җыйнау һәм туплау ечен тирән фикер иясе, кечпе оештыручы гомум максат, ятышлы система кирәк Бер регионда бер республика тезү генә җитмидер аңа
Димәк, татар потенциалын арттыру ечен аның үз дәүләтен теэү беләк беррәттән (сүзнең бүтәнчә куелуы момкин дә түгел), башка мәмләкәтләрнең сәяси, икътисади күзәнәкләренә керергә, донья күләм икътисади һәм рухи хәрәкәтләрдә катнашырга кирәк Заманында андый момкинлекне мәмпүкпәр камил тестә тормышка ашырганнар
Әйтергә кирәк, бу эш каршылыксыз гына бармаячак, җәмгыятьтәге тешемне урын буш булмый бит. Татарга әлеге дә баягы хәрби заводларда кара эш тәкъдим итүдән узмаслар Миңа татарларның хәрби хезмәттә, тегел фәннәрдә һәм сәясәттә үсеш «траек ториясен. анализларга туры килгән иде Әйтергә кирәк, терпе республикалардан бүләкләргә, делегатлыкка тәкъдим ителүчепәр исемлекләрендә — гәрчә ул тәбәкпордә милләттәшләребез күпләп яшәсә дә. апны-ялны белмичә эшләсә дә,—татар исемнәренең еш очрамавы тарихи селекциянең һаман да кочле икәнлегенә ишарәли Гуманитар иҗтимагый даирәләрдә татарның аз күренүе анарның акыпы-эиһеие чамалы дигән сүз түгеп әле Тогәл фәннәрдә космик һәм хәрби эзләнүләрдә ип терәге татар бупуь. исә сепәт ягыннан татарның эпнтага керүе хакында сейпи Димәк, әлеге дә баягы социаль селекция хәл ите. ченки милли холыкны йоэек кашыдай балкытырлык, сәләтләребезне мәйданга чыгарырлык система юк
Милли ялкаулык сәләт? сәбәп? гадәт?
Халык тулаем гына гел ялкау дә. гел тырыш та була алмый: аның херәсәне- иренчәге. етеге-азгыны да, елгыры-эшчәне да билгеле бер купамда һәм нисбәттә формалаша. Шул ук вакытта эшчән карусызлыгы белән билгеле татарның белгенлек боҗрасыннан чыга алмавы ялкаулыкның сан да, сыйфат та, рәвеш тә, хәтта социаль сәяСәт тә икәнлеген исбат итә. Чыннан да. кайбер милләтләр эчен ялкаулык — табигый халәт кенә түгеп, аның тартып алынмаслык бер сәләте дә. инде ничә еллар буе митинглар. милләтара ызгышлар һәм сугыш шартларында яшәсәләр дә. кайбер милләтләр татарга караганда җитешрәк кен курә. Без исә аларга нефть химиясе, авиация промышленносте товарлары белән бергә ит. сет, май һәм бүтән азык-төлек җибәреп тору естенә, тагын әйберләтә, акчалата ярдәм дә күрсәтәбез
Ялкаулык һәр милләткә аерым сукмак сала. Берәүләрдә ул вакыт-вакыт читкә сугышырга, таларга бару һәм шуның хисабына типтереп яшәү дәрте тәрбияләсә, икенчеләрдә азау ярган бу сыйфат сүз активлыгы, үз-үзләрен мактау, реклама рәвешен ала. Шахталарда шартлап һәлак булган, сугыш кырларыйда ятып калган кешеләрнең исемлекләрен барлаганда, татарның эштә дә. яуда да алгы сафта хәрәкәт итүен ачыклыйсың. Генетик хас аңа тырышлык, әмма
Ялкаулыкны күп өйрәнергә дә, күзәтергә дә. яэарга-тасаирларга да туры килде, шуңа курә аның пассив, мәлҗерәп, йокымсырап утырган бер хапәт түгеп, киресенчә, фәлсәфи нигезе күренеп торган бер сыйфат, «тарихи «вируслары» булган социаль чир икәнлегенә тәмам ышандым. Пәҗеп. җебеп, аркыпыны буйга апып салырга иренеп тору— ялкаулыкның гөнаһсыз бер билгесе генә Үзе чынлыкта,— шунысы кызык та инде,— гаҗәп актив, уткен. дөньяны куерта торган иблис ул: юк кына эштән дә качу, пучтәк кенә мәсьәләне хәл итүдән баш тарту өчен, галиҗәнаб Ялкаулык, мең мәртәбә артык көч түгеп, мәкергә, җинаятькә бара. Аны авызлыкларга, җигәргә, тәртәгә кертергә теләүчеләргә, ай-һай, кыен!
Ялкауны, бәлки, кызганырга да кирәктер, әмма ул үзен бәхетсез дип санамый: башын җүләргә салып, җавапсызлыгы белән тилмертә Иң аянычы шул ки, ялкау башкаларга лаеклы тормыш итәргә комачаулык итә. башкисәрләнә, көнләшә, талауның төрпе камил формаларын уйлап таба Әгәр дә социаль мохит ирек бирә икән, ялкаулык тиз урчи, ялкаулар арасында табигый селекция, сайланыш башлана һәм аның иң кечлепәре— системаның әхлакый принципларына тәңгәл килүчеләре — җиңеп чыга.
Төрле милләтләрнең тормышы, аерым кешеләрнең тәртибе дә бу хакыйкатьне гел раслап тора: ялкаулык белән хәерчелек бертуган булган кебек, ул әле усаллыкның, дошманлыкның, коткының да якын кардәше. Кем җәнҗал чыгара, әләкли? Ялкау. Кем теләсә кайда фетнәдә, сугышта, бәрелештә? Ялкау. Кемнең уенда талау хисабына бакз һәм кен итү кәсебе? Фәкать аңарда, чөнки эш белән мәшгуль кешедә — бүтән фикер, бүтән ваем, бүтән ният.
Тора-бара бу хапәт аерым бер кешенең генә түгел, бер төркемнең, катламның һәм хәтта халыкның да күзәнәкләренә үтеп кере Әгәр дә социаль шартлар купай икән, ул канга күчә, кагыйдәгә әйләнә, асыл сыйфатка әверелә. Шулай итеп, аерым кешегә хас һәм җәмгыять таралырга ирек биргән сыйфат һәр икесенең дә тискәре якпарыи берләштерә Шуңа күрә ялкаулыкны аерым бер милләт даирәсеннән генә эзләү гыйльми яктан дөрес булмас иде «Ялкаулык урыстан күчте» дигән гыйбарәне дә урынсыз куллануны искәртергә тиешмен аларның да тырышлары кул, безнең дә ялкауларыбыз җитәрлек.
Империя тарихы гына түгеп, бу чир еппар. гасырлар буе барган сугыш тарихы да әле ул Сер шунда ки, империя пәйда булу өчен кайбер милли сыйфатларның, шул исәптән ялкаулыкның һәм эшләмичә, башкаларны барып-барып тапау хисабына типтереп яшәү теләгенең өстенлек алуы шарт Аннан соң инде система ялкаулыкны узе назлап үстерә, аздыра, сәясәткә һәм фикер йөртү ысулына әйләндерә, аңа тотрыклы, кану- ный төс бирә Моның шулай икәнлегенә Явыз Иваннан башлап бүгенгечә кабул ителгән карарлар, законнар, әмерләрнең эчтәлеге белән танышкач ышанасың. Йөгәнсезләр күңеленә хуш килә торган карарларны «яңа Советларның» да күпләп кабул итүе борчый.
Татарга килгәндә, ялкаулык — милләтне гомумән характерлаучы сыйфат түгел, в аның сәяси һәм рухи тормышының бер ноктада туңып, эрергә һәм кайнарга тырышмавы, әзер булмавы. Аның берничә билгесе, үзенә күрә шомы бар: беренчедән, фән, мәдәният, сәясәт һәм башка өлкәләрдә эшләү өчен яшь алмаш әзерләүнең системасыз. мантыйксыз, килделе-киттеле оештырылуы; икенчедән, халыкның үзендә, бигрәк тә яшь буында булдыксызлык, мескенлек комплексы барлыкка килү, хәерчелеккә риза булып яшәү: өченчедән — мөстәкыйльлектән курку, ирекле фикер йөртү мөмкинлегеннән өркү. качу.
Соңгысына аерым тукталасы килә Империянең экономик кризистан чыга алмаячагы белгечләргә көн кебек ачык, һәм бу мөшкел халәттән котылуның бердәнбер ысулы: үрмәли алырдайның аягыннан тартмыйча, үз кыйбласына җибәрү — котыла алса, котылыр Әгәр дә инде ипне бүгенге чикләрендә саклыйсы киле икән, бу исә объектив мөмкин түгел,— аны алга киткән илләргә, колхозларны шефларга бүлеп биргән кебек,
беркетергә кирәк. Ләкин моңа кем генә риза булыр икем? Шулай ук безнең һаман да «спонсор», бай кетел ятуыбыз аптырата. Йә мәгъриптән, йә мәшрикътән «хуҗа купы» ззләаебез белән бер кочактан котылып, тагын да кысанрак икенчесенә зпәгергә маташабыз бит!
Шулай итеп, система, татар халкын үзенә бегел. аның мемкинлекләреннән даими файдаланып килсә дә, аңа сәяси һәм икътисади тормышта тулысымча ачылырлык калып бирүдән баш тарта. Дәүләт тезелеше белән милләт арасындагы каршылыклар теләсә кайсы илгә хас, әмма ипле икътисади-иҗтимагый шартлар булганда алар милләткә эчтән ныгырга бер этәргеч ясыйлар Безнең ечен система җитешсезлеге шәхесне чирле җәмгыятькә «бәйләп» кую белән генә тәмамланмый, аны милләттән дә аера. Хекүмәт белән милләт арасындагы ераклык — күпмилләтле хакимлек чылбыры булуда түгел, сәбәпне моңарда гына күрү — сәяси самимилек Минем күзәтүемчә, башка милләттән булган җитәкчеләр, шартына җайлашып, адымнарын бик уйлап, чамалап ясыйлар, алармы «татарны сеймәүдә» гаепли алмыйсың. Шуңа күрә, уз милләтеңнән җитәкчеләр кую ечен ызгыша башлаганчы, инде сайланган, билгеләнгәннәренең милли җанлы булуына ирешү хәерлерәк
Мәсьәләне ничек кенә куйсаң да, аңа дәрес җаяал берәү генә безгә милләт холкына ятышлы икътисади тормыш кейләү зарур
Милләт баерга тели Әмма ничек?
«Әгәр дә нефтебезне үзебез сатсак, ӘЛЛӘ кайчан Кувейт кебек яшәр идек».— диючеләр байтак
Әпмәт, Шегер, Карабаш ягы халкының холкын яхшы белгәнгә, татарлар нефть сатыл баюны тел эш итеп карамас иде. дип әйтергә хаклыбыз, чонки җирне һәм җир маен, җилеген уңга-сулга тарату татар ечен, гомумән, хас түгел. Ул. беренче чиратта, остәмо капитал, сәүдә, оештыру экономикасы белән шегыльләнергә күнеккән, чимал сату аның ечен бик примитив, лаексыз, кимсетә торган һеиәр Күптән табылып, үзеннән-үзе агыл ятса да. бу яктагы татар байлары нефтьне сатып әрәм-шәрәм итәргә әшыкмагаи. җаен, вакытын кеткәннәр Хәзерге алга киткән илләр кебек, авыл хуҗалыгын тотрыклы чыганак итәргә тырышканнар
Кайчагында, татарлар элек кәбестә дә үстермәгән бит, дигән «дәлил» ишетергә туры киле. Янәсе, кая инде ул җир эшкәртү культурасы сездә!
Чыннан да, кайбер татар тәбәкләремдә җиләк-җимеш. яшелчә үстерү традицияләре югалган һәм моның үзенә бер тарихы бар Заманымда татарлар балыклы зур елга ярларыннан гына куылмаган, алариың һәр алма агачына, җимеш куагына салым да салынган Шунлыктан «ялкаулана» тешкәнбез дә инде Хәзер до җирне бүлеп бирергә тырышучылар күренми, чеики колхоз-совхоз системасы шул ук ялкаулыкны таҗлаган бер коры бо-
Кара җирне сайлап ала белгән татарның җиргә менәсәбәте рус язучыларын да таң калдырган, ул хакта Аксаков, Бунин, Лесковлар яза
Мисал ечен. Әпмәт якларыннан элек-электән Чистайга. патша пристанена терпе яшепчә һәм ярма җибәреп торганнар, Мәскәүгәчо озатырлык сыйфатлы булган, димәк Кыярны, мәсәлән, ел да терпе урынга чәчкәннәр, момың ечен тауның кыйблага караган ягында агач теппәп, урын әзерләгәннәр, фәкать яңа телләгән имән. юкә. каен туфрагына гына орлык салу кулай дип саналган. Билгеле ки, милләтнең матди хәлен яхшырту ечен аңа яңадан кыяр үстерү серләрен искә тешерерго димәгән. Әмма безгә күчкән, мәҗбүри рәвештә йоктырылган ялкаулыктан котылыр ечен татарның холкына туры килә торган икътисади шегыпьләрне киңрәк җәяргә кирәк
Татар халкына гына хуш килә торган һенәрпәр бармы соң!
Әйткәнебезчә, татар кара эштән дә курыкмый, ат кебек җигелә: абстракт фикер йертү сәләтен таләп иткән эшләргә дә кече җитә, сәнгатькә до хирес Шулай дә. минемчә. татар бүтәннәргә караганда яратыбрак, һәм нәтиҗәлерәк башкара торган хезмәт даирәләре очәү сәүдә һәм маркетинг, фән һәм сәнгать, җир биләү
Сәүдә һәм маркетинг, коммерция —үз фәлсәфәсеннән, кагыйдә һәм принципларыннан гыйбарәт булган иҗат тармагы Татарның бу тармактагы хәрәкәте базарда апыш- биреш итүенә генә кайтып калмый. Меңъеллык тәҗрибә, инде рефлексларын югалта барса да. яңа экономик шартларда тернәкләнеп, яшәреп китәчәк Моның эчен бу ^нопештә татар яшьләреннән менеджерлар, коммерсантлар, экономистлар әзерләүне максатчан программа нигезендә башлап җибәрү шарт Сәүдә ул дипломатияне, психологияне. аралашу серләрен, күрәзәлек сәнгатен таләп иткән даирә, шуңа күрә татар, анда барыл керә икән, башкаларның әйрәнчеге булып, озак җәфаланмас — сәүдәгәр сыйфатлары аңарда җитәрлек Космик эзләнүләрдә, хәрби тармакта, экономикада ирешкән уңышлары татарларның деньяга урам себерел баер ечен яратылмаганын кон до исбатлап тора.