ШИГЫРЬЛӘР

Казан алды
Казан арты! Казан арты! Телдән төшмәгән яклар! Булгандыр бит Казан алды дип тә йөртелгән чаклар.
Кала түгел, абзарның да була арты, ал ягы...
Фасад ягына эленә һәр Ил-Йортның байрагы!
Казан алды! Казан алды!
Зөяле ул, Иделле!
Шушы якларны камады яулар килеп иң элек.
Идел күрке булган Казан — калаларның шанлысы.
Агым булып ташып төшкән дулкыннарның канлысы.
Дошман явы җир җимертеп аударгач төп капканы, Казан алдында коелган күпме асыл зат каны!
Казан алдында күпләрнең яшәү җелеге кипкән.
Казан алдында Ил-бишек ватылып-тузгып беткән...
...Фаҗига — башларны яргач, зиһенне «ача» икән!
Җиңгәннәр — итеге белән күзеңә баса икән!..
Шул чагында исән калган калаламы калада?
Казан артына күчә Ил арбада һәм чанада.
Көнчыгышка таба кемдер җан саклап качып киткән, кемдер, көч белән кайтырга үч белән ярсып киткән. Киткән...
Киткән!..
Киткән!..
Инде менә ничә гасыр Казан арты ал булган. Шул төбәктә тамырланып Калган милли бар-булган.
Без беркадәр белгән тарих шушы якка тоташа Курсавыйлар. Мәрҗаниләр, Тукай, Камаллар аша.
Бүген дә әле бу төбәкнең байтак асыл затлары арабызда. Эшләренә мөһер — халык яклавы.
Тәкъдир итик, даннар юллыйк шанлы Казан артына, булган һәм янә булачак Казан алды хакына!
...Менеп бас та, Сөембикә — Хан мәчете кашына, Казан алды әкият булып җәйрәп ятыр каршында!
Үткәннәр — бүгеннең башы
Ялгыз куркасың син.
Тынлыгыңнан оркеп качасың
Килми синең утканнарга кайтып.
Хаширәлар биген ачасың.
Хәтерләүләрдән курыкмыйм.
Нигә куркырга?
Хурлык-каза китермәдем Идел-Йортыма.
Бу иркенлек — безмен жир бит, безнең җир бит бу Ватан! Безнеке бит бу искән җил, безнеке бит бу ал таң!
Казан өстеннән ераграк күренә шул офыклар. Бөек Болгарга табамы ашыга бу болытлар?
Ярга каккан дулкыннарның юлы дисез кайларга?
Агабазар аша күчә борынгы Сарайларга!
Юлында — безнең зурлыкка шаһит таулар, атаулар. Күпме тарихи катламнар безсез өнсез яталар!
Биеклектән тирәнлеккә бак, ачылыр үткәнең — Иделнең тулысы белән безнең елга икәне...
Җанга, канга, җырга сеңгән Иделе, даласы да...
Мишәре дә, типтәре дә һәМ нугай баласы да.
Теге чакта, Казан аугач, дошман әйткәндер: «Бетте!..» ...Таш ярыр гөлләр шикелле яшь буын үсеп чыгасын шәһитләр белми китте...
Казан алды алынды, дип, баскын туйлаган чакта, Шомбай кебек, вакытлыча, бордырдык алны артка.
Алдыбыздан алынып килә җәбер-золым япмасы. Казан алды түгелме сон Шәрык-гареп капкасы!
Казан алдында очрашыр, ил-дәүләтләр кул биреп, Сәяхлар сокланып узар, «Татар иле шулмы?» дип.
Хаклыкка йөз белән карап, бәйсезлек яулаганда, үз әләмебез астында, дөнья шаһит булырлык көрәшләр тора алда.
Безгә күптән вакыт инде бу дөньяның уңын-сулын, алдын-артын аңларга! Биеккә карарга өнди манарада айлар да.
Казан алды! Казан алды! Телгә менәчәк яклар! ...Тарихларда калып бара «Казан арты», «Казан арты!» — дип кенә әйткән чаклар.
Нинди серле мәкерне дә Вакыт бер чишә! Кешелекне кеше иткән Хакыйкать — чишмә!
Әгәр кемдер үткәннәргә күзен йоммакчы, димәк, гөнаһсы аның көн кебек ачык.
...Безгә кадәр дә акыллар булып киткәннәр. Киләчәкне күреп була фәкать үткәннән.
Карап бак бер дөнья картасына — күпме анда безнең исемнәр/ Әле исән калганы гына...
Туган якта күпме атамалар!— «яңартылганнар» да яңалар! Төтен-бетон оялары корып, яңа исем китереп тагалар...
Завод асларында сеңеп кала җанга изге күпме исемнәр!
Алар әүвәл, чишмәләрдәй тибеп, халыкның рухыннан тишелгән.
Килгән-киткәннәргә нәрсә исемең! Җирең яхшы — бирсә акча. дан... Шунсы авыр: бар бит арабызда үз исемен дә саклый алмаган.
Әй, кардәшем!
Белмисеңме, тамыр корткан өчен килер буын кызарып янасын? Анаң ирененә салыр суны килмешәк кулына саласың!
Таулар кузгатыр идегез Халыклар күчергәнче! Икмәк үстерер идегез Каберләрне сөргәнче! Җырлар чыгарыр идегез указлар чыгарганчы! ...Котырына шулай вәхши үз канын чыгарганчы.
Елан тавыннан карадым ..
(төш)
Елан тавыннан карадым — дуңгыз көтүен күрдем. Казансуд? таш һәйкәлнең агып китүен күрдем.
Идел төпләренә багып, сагыш ярларын күрдем.
Елан тавыннан карадым — Ослан тауларын күрдем.
Елан тавыннан карадым — биш балта сабын күрдем. Акпатшаның айбалтада күзенең агын күрдем
Биеклек
Тау өсләрендә наратлар җилләрдә чайкалалар. Очлары белән күкләргә нидер язмак булалар?
Бөркетләр узышып яулый күкнең яңа катларын Янәсе, киң офык күрсен хакимлек канатларын!
Төнге күктән күп йолдызлар атыла я на-яна.
Бисктәнрәк төшкәне күзләргә сеңеп кала.
Кеше дә үрләмәкче гел... Ә рухының — үз күге. Кылган игелеге белән үлчәнә биеклеге.
Санамагыз киткән торналарны!
Килер язны искә алыгыз...
Төркемдәге кошлар кимрәк чыкса — сыкранып куяр җаныгыз.
...Ә кем белә: алар кайтканчы тигез торырбызмы барыбыз?
Зәңгәр күктә бер ак болыт җәйге эссе челләдә.
Аккош булып тиберәнә җәйрәп яткан күлләрдә.
Ә һәр күлнең үз юравы ак болыт — аңа гына! Керфек-камышлар эченә бу бәхет таман гына!
Шул уйда һәр тымызык су үзе йөзендәгегә —
коедагы да. баздагы да, тояк эзендәге дә...
Ә болыт йөзә челләдә...
Күк йөзе — зәңгәр-зәңгәр! Болытның да уз хыялы — «Тулышып җитсәм әгәр, ташлап бушлыкның катларын. Җиргә төшеп килешкә, кушылыр идем тамчы булып, чишмәгә, йә инешкә».
Тәрәз ачып, бер чибәр кыз толымын тарап тора.
Зәңгәр күктә ак бер болыт тукталып карап тора. Толымнарын сүтмәк булып, шук җилләр исеп тора. Җил тегермәне аларның канатын кисеп тора.
Арканланган ат яныннан үтә идем...
(Күктүбәдә булган хәл)
Котырынып өскә килде ат. Мин сискәнеп, абынып егылдым.
Керфекләргә тияр-тимәс кенә яшьнәп үтте күздән тояклар.
Шул дүрт бәкәл, шул дүрт тояк җыйган иде дүрт тарафның, бар дөньяның бөтен дәһшәтен!
Минем өчен бу мәл юк иде сәяхәт тә, ил дә, сөйгән дә...
Ята иде җирдә ихтыярсыз коты очкан тере бер капчык.
...Ат ярсулы булган, ә мин гамьсез. Күктә тургай иде, җирдә гөл.

Реклама