Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ризван Хәмидкә 50 яшь


Драматург Ризван Хәмид (Ризван Мирхәбибулла улы
Хәмидуллин) 1941 елның 24 октябрендә Башкорт- станиың Ярмәкәй
районы Усман Ташлы авылында туган Урта мәктәпне тәмамлагач,
Октябрьск шәһәрендә техник училищеда укый, аяк киемнәре тегү
фабрикасында. «Нефтеавтоматика». Уфадагы электр аппарату-
ралары заводында эшли. 1963 елда Казан дәүләт педагогия
институтына укырга керә, шуннан хәрби хезмәткә алына, нәтиҗәдә,
институтны 1971 елда гына тәмамлый. «Чаян» журналында
фельетончы, хатлар бүлеге модире булып эшли. 1978—79 елларда
Мәскәүдәге бер еллык Югары театр курсларында укый, аннары —
ВЛКСМиың Татарстан өлкә комитетында иҗат яшьләре белән эшләү
буенча җаваплы хезмәткәр. 1981—83 елларда исә кабат Мәскәүгә ки-
теп. М Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы ике еллык
Югары курсларда укый 1984—85 елларда Чаллы язучылар бүлегенең
җаваплы сәркатибе. 1985—87 елларда Татарстан Язучылар берлеге
идарәсе рәисе урынбасары булып эшли Бүгенге көндә ул —
профессионал язучы.
Р Хәмид драматург буларак, җитмешенче еллар азагында танылды Аның «Синең урыныңа кайттым »
исемле беренче драмасы 1978 елда Г Камал исемендәге Татар дәүләт театрында аннары Әлмәтгә азак
русчага тәрҗемә ителеп, берничә рус театрында куела
«Иске йорт кешеләре» (1979). «Каеп җиле» (1982) драмалары Әлмәт дәүләт драма театрында -Кайтыр
идем» драмасы илнең рус. чуваш, кабардин, лак, башкорт театрларында куелды. «Китәм инде» пьесасы
«Современная драматургия» альманахында басылды—бу драма шулай ук чуваш, төрекмән, латыш, литва
телләренә тәрҗемә ителде. Юбилеен драматург өр-яңа әсәрләр, шул исәптән Казан ханлыгы чорыннан «Хан
кызы» драмасын язып каршылый.
Р Хәмид юмористик хикәяләр һәм балалар өчен кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре авторы буларак та
билгеле.
1984 елдан аңа Татарстан комсомолының М. Җәлил бүләге. 1991 елда Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесё исеме бирелде.
Р Хәмид—1981 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм «Казан утлары» журналы редакциясе юбилярны кайнар
котлыйлар, аңа сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телиләр.